

Оныклар – дәвамчылар
Илшат Сәхиятулла улы белән кайчан гына очрашма, нинди мәсьәлә турында гына сөйләшмә, сүз барыбер галимнең оныкларына барып тоташа. Сүз белән аңлатып бетерә алмаслык, картәти-бабайларда гына була торган саф мәхәббәт белән сөя ул аларны. Халыкта да “Балаңның баласы балдан татлы” дигән әйтем-гыйбарә юкка гына яшәмидер. Алар турында сөйләгәндә, Илшат Сәхиятулла улының йөзләре яктырып, күзләрендә очкыннар кабынып китә.
Кызы белән кияве галимгә ике онык – Кәмәл белән Әскәрне бүләк иткәннәр. Бүген алар гаиләләре белән Уфада яшәп, мәктәптә укыйлар. Кәмәл Уфага күченгән мәлләрдә туган татар теленнән бераз читләшкән булса да, бүген картәтисе белән татарча гына сөйләшергә тырыша. Димәк, татарлыкка тартылу бар.
– Кече оныгым Әскәр татарчасын шулай ук камилләштерер, дип өметләнәм. Ул мәктәптә татар телен өйрәнә, гел “бишле”ләр генә алып кайта. Ләкин бу гына аз шул. Мин аны “Күрәсеңме, абыең татарча яхшы белә, сөйләшергә тырыша, сиңа да анан үрнәк алырга кирәк!” – дип еш кына үчекләү катыш шелтәлим. Ул моңа бик кимсенә, димәк, тырышыр дигән ышаныч бар, – ди галим.
Амин, шулай булсын!
* * *
Язмамның керешендә Илшат Сәхиятулла улының дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәре, вазыйфалары күплегенә ишарә ясаган идем инде. Ул – Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре, Татарстан Югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре, Русиянең югары һөнәри белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре, Казан федераль университеты һәм Уфа фән һәм технологияләр университетының диссертация советлары әгъзасы, Русия Федерациясе Югары аттестация комиссиясенең (ВАК) экспертлар советы әгъзасы һәм ВАК исемлегендәге фәнни журналларның редколлегия әгъзасы. Шуларга өстәп, Русия Фәннәр академиясе каршындагы Русия тюркологлары комитеты әгъзасы, Русия табигый фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты... Быел язын Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең юбилеена багышланган тантаналарда ул республиканың абруйлы “Хезмәт даны” медаленә лаек булды. Болары әле иң әһәмиятлеләре генә. Ваграк исем-бүләкләрне саный башласаң, тагын бер язма кирәк булыр иде. Иң мөһиме – ул халык гаме, милләт, туган тел дип янып яшәүче, бар гомерен милләттәшләребезнең белемен күтәрүгә, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итүгә багышлаган шәхес.
– Үз тормышымда һәм хезмәтемдә кемнәрнеңдер миңа аяк чалганын исләмим дә. Һәрхәлдә, минем моның турында уйланырга, тирә-ягымнан мәкерлекләр эзләргә вакытым да булмады. Ә миңа ярдәм итүчеләрне мин бервакытта да онытканым юк. Эшемдә җитәкчеләрдән уңдым – ректорларым Марс Хәмидуллин, Хәмит Баймурзин, Илгиз Кызыргулов, Раил Асадуллин, Салават Сәгыйтов, директор Ягафәр Әбдрәшитов, Игорь Сыров; җәмәгать эшләрендә үрнәк алырдай шәхесләр булды – Фаил Туктаров, Эдуард Хәмитов, Алик Локманов, Кәрим Яушев, Заһир Хәкимов, Римма Үтәшева; тормышта дусларыма таянып яшәдем – Марат Сәитов, Мөдәрис Шыйгабетдинов, Азат Мәксүтов, Мидхәт Мусакаев, Дамир Әгълиуллин, Илдус Нигъмәтуллин, Рәмил Хәлитов һ.б.; туганнарым, якыннарым белән бер гаилә булып яшәдек. Аларның һәрберсенең минем тормышымда һәм хезмәтемдә лаеклы урыннары бар, – ди галим үткәннәргә сынаулы караш ташлап.
Алтмыш яшьлек гомер үреннән үзенә генә хас талпынулы озын адымнар белән һаман алга, яңа биеклекләргә таба атлый да атлый ул. Нәкъ җырдагыча, “үзе генә белгән юл белән”. Галимнең барасы юллары озын һәм якты булсын дип телик!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,
филология фәннәре кандидаты, Уфа Фән һәм технологияләр университеты доценты, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре, Фатих Кәрим исемендәге төбәкара әдәби премия лауреаты, “Хезмәт даны” медале иясе.