

Сәгыйдулла Хәбибулла улы Хафизов 1945 елның 24 апрелендә Татарстан республикасының Лениногорск районы Лашман авылында туган. Башкорт дәүләт университетында 35 ел мөдәррислек кылган педагог, 20дән артык монография авторы, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлегенең әдәби тәнкыйть өлкәсендә Җамал Вәлиди исемендәге премия лауреаты (2003), авыл тормышын яктырткан проза әсәрләре конкурсында (Татарстан) әсәре повесть номинациясендә 2 урын алды. Публицистик язмалары өчен берничә тапкыр “Кызыл таң” гәзитенең лауреаты булды. Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында басылган китаплары: ”Гомерем фасыллары” (2013), ”Мәхәббәттә ярлыкау юк” (2020ел). Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Син данлыклы кырык биштә туган,
Тарихны ул сиңа язасы,
Лаеш шулпалары чөмереп тә
Үсә икән адәм баласы...
Чит тарафка килеп үз булганчы,
Еллар аккан, аккан су сыман,
Агыйдел һәм Чулман бүген инде
Күңелеңдә синең кушылган...
Хак Тәгалә үзе юл күрсәтеп,
Тапшыргандыр хәер-догасын.
«Уфаллага» җигелсәң дә, шуңа,
Тайпылмыйча, юлдан барасың.
Тавышлылар бүген мәйдан кормак —
Даулашканның шөһрәт-дан арта,
Ә асылда, синдәй егетләр бит
Чор сулышын, рухын яңарта!
Баккан кыйблаң гел гаделлек булсын,
Буталганда ак һәм карасы.
Бирешмә, син кырык биштә туган,
Син бит, җаным, Җиңү баласы!
Офыкларда инде шәфәкъ дөрли...
Әй, уйланмыйк әле бу хакта,
Яныйк әйдә, җылы сирпеп яныйк,
Яшәү дигән бөек Газапта!
Фәндидә Харрасова.