

Ассистенттан – проректоргача
1989 елда Илшат Сәхиятулла улы Стәрлетамак дәүләт педагогия институтының милли мәктәпләрдә урыс телен укыту кафедрасы ассистенты булып эшли башлый. Биредәге тәүге көннәрдән башлап факультетта татар бүлеге оештыру мәшәкатьләренә чума. 1993 елда шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге тырышлыгы белән филология факультетында татар бүлеге ачыла. Бер үк вакытта Стәрлетамак педагогия көллиятендә татар бүлеге ачу мәсьәләсе дә күтәрелә. Илшат Насипов, шәһәрнең татар милли активистлары белән берлектә, туган теле укытучылары әзерләү кирәклеген нигезләгән документларны әзерләп, Мәгариф министрлыгы җитәкчелегенә тапшыра. Бу максаты да тормышка аша. Стәрлетамак педагогия көллиятендә татар бүлеге ачылгач, ул берничә ел анда да укытып йөри.
– Стәрлетамак шәһәрендә милли хәрәкәттә катнашу, академиядә иҗтимагый эшләр белән шөгыльләнү мине заманның бик билгеле җитәкчеләре һәм вазыйфалы кешеләре белән очраштырды, аларның ярдәмен тоеп яшәргә һәм киңәшләренә колак саларга мөмкинлек бирде. Алар арасыннан Спартак Әхмәтов, Рөстәм Рәхимов, Вячеслав Титов, Илгиз Шәрипов, Рәшит Рәҗәпов, Мөнир Вәлиев, Ринат Райманов һ.б. аерым атап булыр иде, – дип, хатирәләренә бирелә бүген галим.
Ләкин югары уку йортында ныклап аяк басып китү өчен гыйльми дәрәҗә булуы мотлак. Педагогия институтына күчү белән, Илшат Сәхиятулла улы Татарстан Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының аспирантурасына укырга керә. Башта читтән торып, соңыннан көндезге бүлеккә күчеп белем ала. Танылган тел белеме галиме, академик Мирфатыйх Зәкиев җитәкчелегендә 1994 елда якланган кандидатлык диссертациясе татар теле диалектларында сакланып калган борынгы төрки тел берәмлекләренә өйрәнүгә багышлана. Мирфатыйх Зәкиев язуынча, бу әлеге юнәлештәге беренче фәнни хезмәт була.
1997 елда Стәрлетамак дәүләт педагогия институты базасында татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы оештырыла. Аның мөдире итеп И.С. Насипов сайлана. Яңа вазыйфадагы беренче көненнән башлап ул кафедраны аякка бастыру, аны бар яктан да Русиядәге әйдәүче кафедраларның берсенә әверелдерү максатын куя. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларын, чуваш теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләүне югары дәрәҗәдә оештыру, төрки халыкларның телен, тарихын өйрәнү буенча төрле дәрәҗәдә күпсанлы фәнни конференцияләр уздыру – болар барысы да Илеш егетенең укытучы, галим, җитәкче һәм оештыручы буларак өлгергәнлеген раслый. Яшь җитәкчегә, иң беренче чиратта, кафедраның кадрлар мәсьәләсен чишәргә туры килә. Баштагы елларда Радик Сибәгатов, Камил Дәүләтшин, Әхәт Нигъмәтуллин, Алмас Шәйхулов, Суфиян Поварисов кебек Уфа галимнәрен, Вахит Хаков, Ким Миңнуллин, Сания Исмәгыйлева, Рәмил Исламов кебек Казан, Алабуга белгечләрен чиратлап үз янына чакырып, яңа бүлек студентларына лекцияләр укытса да, кафедрага яшь кадрлар кирәклеген ачык аңлый ул. Нәтиҗәдә, бүлектә эшләгән, яки анда диплом алып чыккан 20гә якын кеше аспирантура тәмамлап, шуларның дистәгә якыны фән кандидаты булып китә. Алар арасында бүген шушы кафедраны җитәкләүче Илсур Мансуров, биредә әле дә эшләүче яки эшләп киткән Фәридә Бохарова, Лариса Власова, Лира Афанасьева, Гөлназ Габбасова, Наталья Карповалар һәм Нәсимә Мөкимова да бар. Бу исә кафедраның үзаллылыгын, Русиядә татар һәм чуваш филологларын бергә әзерләүче үзәк буларак уникальлеген тәэмин итә. Аның тәкъдиме белән фән юлына басып, бүген Татарстанда уңышлы хезмәт куючы студентлары да бар аның: Миңнира Булатова (Хәлилова), Алина Хөсәинова – Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гыйльми хезмәткәрләре, Илгиз Халиков Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында милли мәгариф идарәлеген җитәкли, Лилия Галиева (Янсаева) – Минзәлә шәһәре гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары. Алар барысы да филология фәннәре кандидатлары.
2006 елда Казанда үткән Бөтенрусия конкурсында Илшат Сәхиятулла улы җитәкчелек иткән бүлек “Иң яхшы татар бүлеге” дип таныла. 2012 елда татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы “Русиянең Алтын кафедрасы” исеменә лаек була.
Зур оештыру эшләре алып баруга карамастан, И.С. Насипов җитди фәнни-тикшеренү эшләренә дә вакыт таба. Аерым алганда, төрки-татарларның фин-угыр халыклары белән уртак җирлектә күп гасырлар дәвамында яшәүләре нәтиҗәсе буларак тел белемендә барлыкка килгән “Идел-Кама телләре берлеге” теориясен үстерүгә зур өлеш кертә. Татар телендә фин-угыр алынмаларын өйрәнүгә зур көч сала. Моның нәтиҗәсе буларак 2010 елда Казанда ике белгечлек – “Русия Федерациясе халыклары телләре (татар теле)” һәм “Чагыштырма-тарихи, типологик һәм тиңләштермә тел белеме” белгечлекләре буенча филология докторы дәрәҗәсенә диссертациясен уңышлы яклап чыга. Бу елларда аның күпсанлы гыйльми монографияләре, уку кулланмалары нәшер ителә.
Шуны да өстик, Илшат Сәхиятулла улы эшләгән дәвердә Стәрлетамак педагогия институты ике тапкыр исемен үзгәртә. Башта педагогия академиясе статусын ала; соңрак Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалына әверелә. Ләкин нинди генә үзгәрешләр булмасын, Илшат Насипов бибиләрен саклаган каз кебек кафедра сагында тора, аның башка бүлекчәләр белән кушылуына, яисә таркатылуына юл куймый. Һәм бу әле дә шулай. Бүген галим тәне белән Уфада яшәсә дә, күңеле-җаны белән барыбер Стәрлетамакта кала кебек тоела миңа.
Югары уку йортында барган үзгәрешләр галимнең карьера үсешенә дә уңай тәэсир ясамыйча калмый. Академия статусын алгач, ул кафедра мөдире вазыйфасын башкару белән бергә вузның уку-укыту эшләре һәм җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр буенча проректоры итеп тә билгеләнә. Ә инде уку йорты БДУның Стәрлетамак филиалына әверелгәч, проректордан директор урынбасарына әверелә. Ләкин бу вазыйфаларда аңа озак эшләргә туры килми. Аны алда яңа юллар, яңа үзгәреш-казанышлар, атап әйткәндә, Уфа көтә.
(Дәвамы бар)
Фотолар Илшат НАСИПОВның шәхси архивыннан