

– Сине социаль челтәрләр аша күзәтеп барам. Экран аша синнән нык көчле энергетика бөркелеп торуы сизелә. Минем уемча, тортлар пешерүче кеше ничектер тынычрак булырга тиештер кебек. Синең активлыгың бу шөгылеңә зыян китермиме?
– Юк, пешеренгәндә мин үземне бик тыныч һәм яраткан эшем белән бер дулкында булуымны тоям.Тортлар пешергәндә иҗади кеше буларак мине аларны төрле төстә һәм формада ясап булуы җәлеп итә, фантазияңне генә эшкә җик!
Аларны бизәү – ләззәтнең бер төре, тортларның тәме генә түгел, тышкы кыяфәте дә бик мөһим, шунлыктан, тәмлекәчләремнең эстетик яктан да камил булуы кирәк дип саныйм. Андый эштә ашкыну һәм кабалану чыннан да яхшыга китерми, шуңа күрә бер эшкә тотынганмын икән, димәк, бөтен игътибарымны шуңа гына юнәлтергә тырышам.
– Ә бу һөнәрең блог алып барырга комаучауламыймы? Ничек аларны берләштерәсең, икесенә дә вакыт табасың?
– Мин блогымда үземнең тормышымны, фотосурәтләремне һәм яшәешемне ничек бар шулай, гап-гади итеп күрсәтергә тырышам. Һөнәрләрем бер-берсенә комаучаулый димәс идем, хәтта киресенчә,блогым миңа кондитер буларак үсәргә ярдәм итә, чөнки тәмлекәчләргә заказ ясаучылар арасында язылучыларымның саны күп. Аннары “сарафан радиосы” дигән әйбер дә бар. Кешеләр бер-берсенә киңәш итә, берсе-берсе белән бүлешә. Гомумән,ашамлыкларга килгәндә, тортларны капчыктагы мәче кебек, теләсә кемнән сатып алып та булмый бит, ә минем эшләремне язылучыларым сәхифәләремә кереп карый алалар.