

Уфадан... – Тукайга
Ләкин барысы да син уйлаганча, планлаштырганча гына барса икән! Ул еллардагы тәртип буенча, укуларын тәмамлагач, кичәге студентларны “распределение” буенча кимендә ике-өч елга төрле төбәкләргә “хезмәт чирканчыгы” алырга җибәрәләр. Илшат Сәхиятулла улының өлешенә төшкән “көмеш” Авыргазы районының Тукай мәктәбе була. Хәер, бу мәктәпне рейтинг-абруе югарылыгы буенча үзе сайлый ул. Җитмәсә, авылның исеме дә үзенә тартып тора. Анда ул ике ел татар теле һәм әдәбияты укыта, мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары була.
– Студент елларында гаилә корган идем. Җәмәгатем Әдилә – һөнәре буенча медицина хезмәткәре. Аңа мәктәптә пионервожатый булып эшләргә туры килде. Колхоз ташландык бер бинаны торак итеп биргән иде, шуны рәткә китердек. Мал-туар асрадык. Кызыбыз Айгөл дә авыл һавасы сулап үсте. Башкорт дәүләт педагогия институтында халык мәгарифе җитәкчеләре резервының ике айлык курсларын тәмамлап кайтканнан соң, директор урынбасары итеп куйдылар, – дип искә ала бүген Илшат Сәхиятулла улы.
Ул Тукай авылында тамыр җәергә дә риза була. Авыл халкы, мишәрләргә хас гадәт буенча, читтән килгәннәрне өнәмәсә дә, яшь гаиләне үз итә. РОНО мөдире Валерий Нагаев, мәктәп директоры Хөсәен Ярмөхәммәтов һәм бердәм укытучылар коллективы, колхоз рәисе Иван Барбазюк, төзүчеләр бригадире Фәнис Канзафаров, лесник Вәзир Сәгадиев һ.б. – барысы да ярдәм кулы сузарга гына торалар. Ут күршедә генә яшәүче якташлар – укытучы Ләлә һәм партком секретаре Галимҗан Усмановларның гаиләсенең көндәлек кайгыртуы бигрәк тә мөһим була.
Шулай барысы да җайга салынып кына беткәндә генә, янә кискен борылыш – ул чактагы Стәрлетамак дәүләт педагогия институты проректоры, чыгышы белән Авыргазы районындагы күрше авылдан булган Фидая Рәфыйкова яшь һәм перспективалы педагогны институтка эшкә чакыра. Мәктәп җитәкчелеге сәләтле белгечне үзләреннән җибәрергә башта каршы булса да, яшь ирнең фән дөньясына омтылышын күреп, берни эшли алмый, ризалашырга мәҗбүр була. Шулай итеп, Илшат Насиповның тормышында яңа – аның бөтен асылын, булмышын һәм киләчәген билгеләгән Стәрлетамак этабы башлана.
(Дәвамы бар)
Фотолар Илшат НАСИПОВның шәхси архивыннан.