

Башкортстанда бүгенге татар филологиясе фәне, мәгарифе, югары уку йортларының татар бүлекләрендә эшләүче галимнәр турында сүз алып барганда, хәтергә иң беренче булып Илшат Сәхиятулла улы НАСИПОВ исеме килеп төшә. Аны тулы хокук белән республикадагы татар тел гыйлемен әйдәп баручы галим-тюрколог, үзе җитәкләгән кафедраларны ил дәрәҗәсенә күтәргән оста оештыручы, студентлары арасында чиксез ихтирам казанган чын педагог, тел сагында торган милләтпәрвәр, җәмәгать эшлеклесе дип атарга мөмкин. Хәер, биредә аның бер дәрәҗәсен генә атау да җитә: Илшат Сәхиятулла улы бүген Башкортстанда татар тел гыйлеме өлкәсендә филология фәннәре докторы, профессор дәрәҗәләренә ирешкән бердәнбер(!) галим. Бу үзе генә дә йөзләрчә “татлы” эпитетларга, меңнәрчә мактау сүзләренә торырлык. Аны тулы хокук белән “юл яручы” дип атарга мөмкин. Галимнең 2024 елда билгеләнгән 60 яшьлек юбилее көннәрендә язылган бу мәкаләдә без аның тормыш юлының иң мөһим этапларына, сикәлтә-борылышларына тукталырга тырышырбыз.
Юл башы
Булачак галим 1964 елның 16 мартында Башкортстанның Илеш районы Иске Күктау авылында дөньяга килә. Гаиләдәге биш бала арасында ул иң төпчеге була. Әтисе Сәхиятулла гомере буена мал табибы булып эшли. Төпчек бала буларак, кечкенә Илшат җәй көне аның арбасыннан, кышларын чанасыннан төшми, “маллар дәвалап” йөри. “Атадан күргән – ук юнган” дигәндәй, ул балачагында авыл тормышын, мал карау нечкәлекләрен яхшылап өйрәнә. Шунда ук аның беренче фәнни тикшеренүләре дә башлана:
– Әтинең малларга укол кадавын күреп, үземнең дә эксперимент ясап караганым хәтердә. Өйдәге барлык гөлләргә язу карасы кадап чыктым. Караның үсемлек сабагында күренү-күренмәвен тикшердем. Барлык гөлләр дә корыды, – дип көлемсерәп, истәлекләрен яңарта бүген галим.
V-VI сыйныфларда укыганда киләчәктә табиб булырга карар итә ул. Ләкин VIII сыйныфны тәмамлавына Иске Күктау мәктәбе ун сыйныфлы “урта мәктәп” статусы ала. Урта белем турында аттестат тапшырганда, директор һәм бер үк вакытта физика укытучысы Рәмзә Ямалов егетнең киләчәген алдан күреп: “Син укытучы булырга тиеш”, – ди һәм РОНО мөдире Рәис Әхмәдуллинның юлламасы белән, аны Уфага Башкорт дәүләт педагогия институтының тарих-инглиз теле бүлегенә укырга керергә җибәрәләр. Ә анда чит телдән дә имтихан бирергә кирәк булып чыга. Ул чордагы башка күп мәктәпләрдәге кебек үк, Иске Күктауда да немец теле укытылуы аркасында, егетнең аттестатында инглиз теле буенча билге булмый, аның документларын кабул итмиләр. Егет авылына әйләнеп кайтырга мәҗбүр була.
Әлбәттә ул монда кул кушырып утырмый. Шул ук елны комсомолның өлкә комитеты юлламасы белән Чиләбе педагогия институтына имтихан тапшырып, укуга алына. Ләкин Чиләбегә китәргә дә күңел тартмый. Балачак хыялларына бирелеп, Уфадагы медицина институтына керү хыяллары белән янып йөргәндә, юлына мәктәптәге сыйныф җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Инсия Гилфанова-Галиева очрап, аны Башкорт дәүләт университетының татар-рус бүлегенә барырга күндерә...
Әгәр ул чынлап та табиблык һөнәре буенча киткән булса, медицина үсешенә нинди өлеш кертер иде – әйтә алмыйм; ләкин филология фәне, татар тел гыйлеме үзенең талантлы бер вәкилен төгәл югалткан булыр иде. Монысына иманым камил. Биредә язмыш дигән әйбернең чынлап та булуына, күрәчәгебез Күкләрдә алдан язылуына, барысы да Аллаһ кулында икәнлегенә ышанырга гына кала. Хәер, Илшат Сәхиятулла улы – бүген табиб та. Яшьләрнең күңелләрен дәвалаучы, рухларына туган телгә сөю, әдәбиятка, мәдәниятка ихтирам иңдерүче табиб. Ә дәвалау коралы – сүз аның.
(Дәвамы бар)
Фотолар Илшат НАСИПОВның шәхси архивыннан.