Шәхес
16 Апреля , 16:29

Ал “Зәйнәб”ем, гөл “Зәйнәб”ем, Рәхәт үтсен җәйләрең!

Республикада тиз арада популярлык яулаган “Зәйнәб” шифалы чәйләр брендының башында торучы Ләйсән СИРАЕВА белән әңгәмә (2)

Ал “Зәйнәб”ем, гөл “Зәйнәб”ем,  Рәхәт үтсен җәйләрең!Ал “Зәйнәб”ем, гөл “Зәйнәб”ем,  Рәхәт үтсен җәйләрең!
Ал “Зәйнәб”ем, гөл “Зәйнәб”ем, Рәхәт үтсен җәйләрең!

– Ә чәйләр белән шөгыльләнү идеясе, гомумән,ничек барлыкка килде?

Шифалы үләннәр җыю, аларны киптереп куллану безнең гайләдә үземне белгәннән бирле килә. Без барыбыз да үләнле чәйләрне бик яратабыз. Минем яраткан хобби иде ул. Үләннәрдән автор җыелмалары ясап бүләккә, күчтәнәчкә алып бара идем. Үләннәр турында күбрәк кызыксына, өйрәнә башладым. Көннәрнең берендә, “Зәйнәб” исеме биреп сатуга чыгардым.

 

– Брендның исеме һәм килеп чыгышы турыдан-туры әбиегез шәхесе белән бәйле дип әйттегез, аның белән дә якыннанрак таныштырсагыз иде.

Зәйнәб Әминева Миякә районы Әнәч авылында туып, ярдәм сорап килгән кешеләрне үләннәре белән дәвалаган. Аның бакчасы үзе бер серле дөнья иде. Ә ул бакча исенең тәмлелеген сүз белән аңлатып бетереп булмый. Шул үләннәр турында ул, без оныкларына әкиятләр, хикәяләр сөйли иде.

Бер әкиятенең үзәген бүгенгечә хәтерлим: бөтендөнья үсемлекләрнең матурлык конкурсыбулган икән һәм бар гөлчәчәкләр арасында беренчелекне шайтан таягы алган. Ничек инде?дип аптырый башлагач, ул безгә бу үсемлекне китереп күрсәтеп, чәчкәсен мактый, файдасы турында сөйли иде.Чынлап та шайтан таягының чәчкәсен күрсәгез, сез дә картинәйемнең хаклы икәнен аңларсыз.

– Сезнең бу шөгылегезгә якыннарыгыз каршы килмәдеме?

Син үзең үз идеяңә ышанасың икән, каршы килгән кешеләр дә риза булалар (елмая). Үләннәрне чәйләргә җыя башлагач якыннарым мине хуплады. Беренче чиратта, әти-әнием, Камилә картинәйем,тормыш иптәшем, апам, сеңлем, балаларым беренче көннән ничек ярдәм кулы сузып башласалар, бүгенгә кадәр бергәбез, Аллага шөкер.

Бу сезнең гаилә бизнесы инде? Ярдәмчеләрегез күпме?

Әйе, эш күмәкне һәм бердәмлекне ярата. Арбаны бергә тартсаң җиңел ди Камилә картинәем.Гаиләм һәрчак минем янәшәмдә, бу эштә безнең һәрберебезнең үз җаваплылык зонасы бар. Гайләм белән бергә, янымда булган дусларым, фикердәшләремә дә рәхмәтлемен, алар да һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, шөкер! Үлән яратучы, экологик яктан чиста җирлекләрдән генә җыйган апалар, кызлар-егетләр дә килеп кушылды. Хәзер алар да җыеша шифалы үләннәрне.

Сер булмаса киләчәккә планнарыгыз нинди?

Әлегә мин 2024 елда куелган планнарымны үтәп киләм, Аллаһы тәгалә ризалыгы булсын. Барысы да тормышка ашып килә, дисәм дә, ялганламам. Беренче максатым дәүләт ярдәменә ирешү иде һәм мин моны булдыра алдым. Үләннәребез өчен вагончик, киптергечләр һәм үләннәрне җыюда ярдәм иткән җиһазлар да булдырылды. Икенчесеул белемемне арттыру, тиздән кулымда фитотерапевт сертифакаты булачак. Киләчәктә төп көчемне брендны үстерүгәюнәлтергә ниятлим, моңа фирма стилен яңарту, электрон сайт булдыру керә. Болар – безнең заманда бу бик мөһим әйбер. Әлеге вакытта бу юнәлешләрдәзур эшләр башкарыла.

Глобаль максатка килгәндә, кешеләр теләсә нинди чәйләр эчмәсен иде. Безнең татар халкы өчен чәй ул яшәү рәвешенә кергән эчемлек бит инде. Статистика буенча татар кешесе ким дигәндәкөненә 5 тапкыр чәй эчә. Һәм бу файдага булсын иде, зыянга түгел. Шуңа чәйләр линейкасын киңәйтеп, мөмкин кадәр күбрәк кешегә белдертәсе иде. Беразалгарак китеп карасак, хатын-кызлар өчен “Зәйнәбшифалы бизәнү товарлары һәм тән косметикасылиниясен булдыру да хыялымда. Әлеге вакыттатөрле форумнарда, конкурсларда, күргәзмәләрдәкатнашканда, без чәйләребезне тәмләп караумөмкинлеген бирәбез һәм дә чәй церемонияләреоештырабыз.

Әйткәнегезчә бик күп ярминкәләрдә катнашасыз, бер фестивальдән дә калмыйсыз диярлек. Ничек өлгәшәсез соң барысына да?

Соңгы елларда чыннан да бер чарадан да калмаска тырышам. Беренче чиратта, бу үзең өчен зур тәҗрибә. Кеше арасында йөргән саен, сине, брендыңны күбрәк таныйлар. Син күргәзмәләрдәникадәр ешрак күренәсең, бу өлкәгә шул чаклы тизрәк һәм җиңелерәк кереп китәсең. Алай гына да түгел, башка чәй җитештерүчеләрнең товарларынкүрәсең, тәмләп карыйсың, өйрәнәсең, нәтиҗәләрясыйсың, бары тик яхшы якларын гына үзеңә дәсеңдерергә тырышасың.

Ләйсән, чын дөресен әйтегез әле, җәмгыятьтә “Зәйнәбкә ихтыяҗ бармы?

Куанып әйтәм, хәзер дөрес тукланган, үз сәламәтлегеңне кайгырткан кешеләр саны арта. Шифалы үләннәр беолән кызыксыналар, һәм чәйне алучылар артканнан-арта, яңа шәһәрләр, өлкәләр безнең чәйләребезне яратып куллана. Сәламәтлектән тыш, чәйләребезнең тагын кыйммәте бар: Зәйнәбне ачып җибәрү белән, балачак, авыл, урман исе бөркеп тора. Күп кешеләрнең шәһәрләргә күчеп китүесәбәпле, мондый хуш исләр белән бәйле хәтирәләреняңарту мөмкинлекләре юк. Шулай итеп, Зәйнәб иң рәхәт чакларны, туган якларны искә төшерүнең бер чарасы да булып тора.

Сезнең өчен илһам чыганагы нинди?

Иң беренче чиратта, табигать, үз кулларым белән шушы үләннәрне җыюминем өчен зур куаныч һәр процессны үз күзләремнән үткәрү илһамландыра. Әле, гомумән, бу өлкәдеге һәр яңалык мине дәртләндерә, кызыксыну белән беррәттән көч өсти, башка чәй җитештерүчеләр артыннан күзәтү булсынмы, төрле ярминкәдә катнашу булсынмыбарысы да җанымны җылыта. Һәм, әйтеп үткәнемчә,минем иң зур терәгемгаиләм. Әлбәттә, алар зур көч бирә миңа. Барыбыз бергә урманда үләннәр җыйган мизгелләр – үзе бер гомер, үзе зур бәхет. Яраткан эшем мине әнием, картинәем, тормыш иптәшем, бертуганнарым, баларым белән якынайта, берләштерә. Шуңардан да зуррак бәхет була алмыйдыр, минемчә... Шифалы үләннәрне өйрәник, кулланыйк, сәламәт булыйк,үзебезне һәм бер-беребезне саклыйк.

 

Ләйсән Сираева – әбисенең эшен дәвам итеп, кешеләргә ярдәм итүне үз һөнәре итеп сайлаган нәселдән килгән үләнче. Аның белән сөйләшкән вакытта минем башымнан бер уй чыкмады: шулчаклы үз эшеңне яратып башкарып та була икән!Күзләреннән кояш нуры бөркелеп торган Ләйсән янында үзеңне чыннан да тынычлыкта, авылда яшәп, урманга баргандай хис итәсең. “Зәйнәб” мөмкинкадәр күбрәк кешеләрнең күңелләренә җылы бүләк итсен иде, дигән теләктә калабыз!

 

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас