Шәхес
12 Апреля , 16:54

Таныш булмаган Гагарин

Гагарин тормышындагы кайбер без белмәгән вакыйгалар.    Юра Гагарин Смоленск өлкәсендәге Гжатск шәһәрендә гади колхозчы гаиләсендә туа. Әти-әнисе таңнан караңгыга кадәр колхоз эшеннән кайтып керми, малайны нянька яллатып караталар. Шулай ук 7 яшьлек апасы Зоя да караша. Кыз көн саен Юраны күтәреп әнисе янына имезергә йөртә. Аның сүзләренчә, малай шул вакытта ук бик таза була, шуңа аны аякларыннан күтәреп, баштүбән дә йөртергә туры килә. Ягъни Гагарин шул вакытта ук космоска беренче күнекмәләрен ала башлый. Ике елдан гаиләдә тагын бер малай туа. Аңа Борис дип исем кушалар. Юра Оренбургта укыганда танцмәйданчыкта булачак хатыны белән таныша. Кыска буйлы, озын кара чәчле, кара күзле Валя белән өч ай йөргәч гаилә коралар. Биредә аларның кызлары туа. Аннан икенче кызлары дөньяга килә. Юраның энесе Борис бик иртә эчкечелеккә сабышып, 20 яшендә ашказан яман шеше белән авырый башлый. Гагариннарның әти-әниләре аерылыша. Борис үз-үзенә кул сала. ...Космоска очуга өч көн кала гына космонавтның исемен хәбәр итәләр. Барысы да Герман Титов очар дип көтә. Ләкин дәүләт комиссиясе шулай хәл итә. Гагарин үзе дә моңа әзер булмый. Соңрак моңа кадәр дус булып йөргән Титов белән аралар сүрелә. Гагарин якыннарына беренче санлы космонавт булырга теләмәвен,  “үзеннән парад генералы ясаулары” өчен үкенүен әйтә. Җирнең беренче космонавты 15 мең сум акча ала. Яңа “Волга” ул вакытта кибеттә 4 мең сум тора, “кара базарда” 10 мең сум тирәсе. Аңа Чкаловскаядагы панель йорттагы ике фатирны (бер һәм өч бүлмәле) тоташтыралар, гомуми мәйданы 80 квадрат метр була. Хөкүмәт аңа Югославиянең “Белград” җиһазлары җыелмасын  бүләк итә (йокы бүлмәсе, ашханә һәм кабинет өчен). Бу ул вакытта иң яхшы һәм иң кыйммәтле (6 мең сум) җиһаз булган. Аны кибеттән сатып алу мөмкин түгел, спекулянтлар гарнитурны 25 мең сумга алалар. Бөтен җирдән бүләкләр сибелә: Гагаринга 21нче “Волга”, кечкенә катер (ул катерда Юрий Алексеевич кайвакыт Клязьминск сусаклагычын әйләнеп чыга), “Пежо” спорт машинасы бүләк ителә. Гагаринга шәхси шофер һәм сакчы белән хезмәт “Волга”сы бүлеп бирелә. Тиздән Гагаринга полковник дәрәҗәсе бирелә, ә өч айдан соң ул отряд командиры була. Ул вакытта аның хезмәт хакы 380 сум, шуңа өстәп очышлар өчен 180 сум түләнә. Көләч булуы турында да кызыклы фикерләр бар. Баксаң аның йөз төзелеше шулай була. Авыз читләре өскә күтәрелеп торгач көлгән кеше кебек тоела. Бу хакта космонавт Алексей Леонов шулай дип язган: “Мин аның белән Сокольниктагы авиация госпиталендә таныштым. Палатага килеп кергән идем, ул елмаеп утыра. Мин аны бераз ычкынган дип уйлап куйдым, баксаң, аның йөз төзелеше шулай икән. Шуңа ул барлык фотоларда да елмаеп тора. Хәтта күңелсез чакларында да”. 1965 елда Гагарин туган Гжатск шәһәрендә бер генә агач йорт та калмый. Бөтен юллар асфальтлана, заводлар ачыла. Юрий Гагарин исемендәге урам, ресторан, кибетләр барлыкка килә. “Восток” кунакханәсе каршында космонавтка зур монумент куела. Шәһәрдә яшәүчеләр 5  меңнән 70 меңгә арта. Көненә 12шәр экскурсия уздырыла. 1968 елда шәһәрдә Гагарин исеме бирелә. Бүген шәһәрдә заводлар ябылган. Елына 12ләп экскурсия уза. 70 меңлек халкы 26,500 кешегә калган.   Фото: Роскосмос              Әмир ӘМИНЕВ. Танкист. Повесть (Ахыры)     (Дәвамы бар.)   Freepik.com     Жәлләсәләр дә, ачулансалар да, илне, ил җитәкчеләрен сүксәләр дә, аяк астында яткан картның үз хәле – берәү дә ярдәм кулы сузмаячак.         Танкист үзенең урынына утырды. Күпме хыялланды бит ул шушы минут хакында! Днепр өчен теге сугыштан соң югалткан иде танкын, хәзер килеп тапты. Моннан ары гел килеп йөрер, көн җылына төшкәч, шушында яшәргә дә күчәр. Рәхмәт инде бәләкәй оныгына, ул оч- раштырмаса, шушы шәһәрдә, хәтта күрше генә урамда торган танкын мәңге күрә алмас иде… Барыр җире юк, аны көтүче дә юк, аңа кайда йокласа да барыбер. Әллә хәзер үк төнне шушында уздырыргамы? Танкист башнядан чыкты, постамент читенә басып, кече хаҗәтен башкарды, баскычын өскә тартып алып бөкләде дә танк астына тыкты. Шуннан башняга кире төшеп, сак кына люкны япты. Тынычланып бераз утыргач, гел аркасына асып йөрткән чүпрәк токчаеннан мендәрен алып (аны да Захар табып биргән иде) баш астына салды, аяк киемнәрен чиште, олы бер кинәнү белән сузылып ятты. Иптәшләре исенә төште, уе белән аларны үзләренең урыннарына утыртып чыкты: тышкы кыяфәте белән кабалануның ни икәнен белмәгән, әмма барысына да өлгергән механик йөртүче Кондратьев, орчык Филиппов, үтә җитди командир Иванов. Экипаж төгәлләнде… Танкист, шул көннән, дөресрәге, шул төннән башлап, үзенең танкында йоклап йөри башлады. Көннәре әүвәлгечә урам гизеп, шешә җыеп, ашханәләрдә кешедән калган белән тамак ялгап үтә, төнен, тирә-юньдә кеше аягы тынгач, танкына менә. Захар белән шәһәр читендәге чүплектә йөреп, иске пальто ишарәте, җылы свитер, чагыштырмача яңа туфли тапты, юып, киптереп, шуларны танкына менгерде, ашханәдән стакан, тәлинкә, калак чәлдерде, танк төбенә зур кәгазь картон җәйде. Бер төнне яңа фатирын юарга Захарны чакырды. Булган акчаларын кушып, бер шешә аракы алдылар, шуны танк эчендә эчә-эчә, төне буе сөйләшеп чыктылар. Урыс, теле ачылып, ничек итеп бу көнгә төшүен, Тимергали үз язмышын сөйләде. Ул «Колой кантон»ны җырлады, урыс та көй сузды, шуннан икәүләшеп түгелеп-түгелеп елаштылар. Танкына менеп-төшеп йөрүнең азагы булырын Тимер- гали карт аңлый иде. Барыбер берсе күрәчәк, әләкләячәк, күзәтеп торачак. Менә беркөнне, чынлап та, иртәнчәк (йоклап, соңлабрак торган) аягын җиргә терәве булды, янына ике милиционер килеп басты. Икесе дә – яшь кенә сержантлар. – Йә, бабай, танк белән йөреп буламы? – дип елмайды берсе мыскыллы гына. Карт эндәшмәде, баскычын алды да бөкләп китәргә чамалады. нвин – Тукта, китми тор, син бит общественный тәртипне боздың, аның өчен җавап бирергә туры килер. – Икен- чесе татар егете булып чыкты. Ул картка үзенең артын- нан иярергә ишарә ясады. Милиционерларның берсе ал- дан төште, икенчесе – арттан, Тимергали карт, уртага бөкләгән баскычын, чүпрәк токчаен тотып, уртадан килә. Килделәр, начальникларының бүлмәсенә керсәләр, теге вакыт вокзалдан тотып алып килгәндә сорау алган яшь лейтенант утыра. Ул чак лейтенант иде, хәзер – өлкән лейтенант. – Иптәш өлкән лейтенант, бу карт Жиңү паркындагы танк өстенә менгән, төшкән чагында эләктердек, дип, татар егете олы канәгатьлек белән рапорт бирде. Әйтерсең лә дәүләт чиген бозган шпионны тоткан. – Ну и ну! Могҗиза тек могҗиза. Страна чудес. Анда ничек менгән инде? – Баскыч ярдәмендә. Картны күрү белән танып алган өлкән лейтенант янындагы шкафтан калын кенәгә барып алды, аның исем-шәрифен, Гөлсемнең адресын тапты. – Ә баскычны кайдан урладың? – Урламадым, үзем ясадым. – Теге вакыт тоткан җирдән чыгарган идем, нигә, тагын урамда йөрисеңмени? - Өлкән лейтенантның тирән утыртылган күсе күзләре картка кадалды. – Тәмам бомжга әйләнгәнсең бит, иптәш фронтовик. – Танкист мин! – Танкист фронтовик булмыймыни? Танкист булгач, «глухо как в танке» дип, тем более өйдә генә утырырга тиешсең. Кыяфәтеңә караганда, иптәш танкист, сиңа урамда рәхәт түгел. Йә, бу юлы нишлибез? Мин бит, общественный порядокны бозган өчен, хөкемгә тарттыра алам. Ул синең өчен генә танк, халык өчен – һәйкәл, үткән сугыш истәлеге, немецларны җиңү символы. Сизәсеңме, нинди сәяси оттенок биреп була, ә! – Барсы да сезнең кулда, – диде Тимергали битараф кына. – Әлбәттә, минем кулда. Ә шулай да нәрсә дип мендең анда, малай-шалайдай булып? – Ул - минем танк. Мин аның белән фашистка каршы сугыштым. Днепрны кичкәндә, безне яндырдылар, танк шунда утырып калды, чөнки аны урынында гына ремонтларлык түгел иде… Соңыннан, ремонтлап, шушында китереп утыртканнар. Тик кем утыртканын гына ачыклый алмадым. Гаҗәпләнде күсе күз, картның сүзләренә ышанмаганы күренеп тора иде. – Именно синең танк икәнен кайдан беләсең, ничек таныдың соң? – Номеры минеке, аннан күңелем дә сизә. – Кызыңа шылтыратыйммы, әллә унбиш тәүлеккә ябып куйыйммы? – Утыртсаң утырт, шылтыратма. – Нишләп? – Анда барыбер кайтасым юк. – Ну, как знаешь. Менә кәгазь, ручка, бүтән анда менмим, и вопше, бүтән беркайчан да общественный порядокны бозмыйм, дип яз да кулыңны куй, числоны күрсәт. – Башкортча язсам ярыймы? – Русчаң хөртимени? – Хөртирәк шул. Өлкән лейтенант кәнәфиендә тураеп, сөякләрен шартлатканчы кулларын ике якка җәеп кирелде дә авызын зур ачып иснәде, шуннан йокылы тавыш белән: – Ярый, яз, – диде канәгатьсез генә. – Дәүләт теле иттеләр дә, «русча белмим»гә сылтап, башкорты башкортча, татары татарча язарга тырыша. Монда укый белгән кеше юк, русча кирәк, дисәң, алайса, ни өчен башкорт телен дәүләт теле иттек, конституцион хокукны бозасыз, дип кенә җибәрәләр. – Монысын өлкән лейтенант әллә үзалдына сөйләнде, әллә аңа әйтте - Тимергали карт аңламады. Ни дип язарга белми озак азапланды танкист. Өлкән лейтенант янә бер-ике әйтеп кабаландыргач, шикәрдәй ап-ак кәгазь уртасына бер-берсенә ялганмаган, кәкре-бөкре эре хәрефләр белән өч сүз язды: «Башкача тәртип бозмам». Аска фамилиясен өстәде, числоны куйды. Өлкән лейтенант кәгазьне алды да битараф кына күз йөгертте, шуннан: «Синнән нәрсә көтәсең инде», – дигәндәй, кулын селтәде, кәгазьне калын кенәгә арасына тыкты. – Дүрт ягың кыйбла, тик бүтәнчә эләкмә, мин сине гел генә чыгарып утырмам, – диде, усал итеп. Күсе күзләре картны гүя үтәли тишеп бораулады. – Төшендеңме, танкист? Аннан, ул – минем танк, дип саташма. Синеке түгел ул. – Баскычны алырга ярыймы? – Ярамый! – Өлкән лейтенантның тавышында тимер зыңы ишетелде. – Син әпәт менәргә чамалыйсыңмы? Карт җавап бирмәде. Борылды да, авыр атлап, ишеккә таба юнәлде. Үзе, котылдым шикелле, соңгы плацдарм әле исән калды, дип шатланды. Баскычы – ерунда, яңадан эшләр дә алыр, монысы кыскарак та иде барыбер. Баскычын күргәч, шулай да җаны көйде: ничә көнлек хезмәте юкка чыкты, хәерсез. Көннәр тәмам язга авышты. Апрель туды. Кар башына җитә торган әче җил исә. Милициягә эләккәннән соң, танкист атна чамасы под- валында кунып йөрде дә яңа баскыч эшләргә булды. Кирәк тирәкне ега, ди. Бау, кадак-фәлән юллап, Үзәк базарга сугылды. Теләнү, шешә эзләү уенда да юк, бар теләге – баскыч юнәтү. Каршында кинәт тагын теге ике йолкыш пәйда булды. Ике яктан кысрыклап, кеше бик йөрмәгән почмакка алып киттеләр. Карт: «Туктагыз, мин бит базар аша үтеп кенә барам», – дип әйтеп-ялварып караса да туктамадылар, сөйрәүләрен белделәр. – Базар – безнең территория, нигә киләсең һаман, орденлы бомж? Берсе эченә китереп сукты, икенчесе аягына типте. Авыртуга түзә алмый, карт егылды. Тегеләр йөгерә-атлый качты. Тимергали карт байтак ятты кузгала алмый. Сызлану аралаш ул яныннан үткән кешеләрнең «алкаш», «бомж» дигәннәрен дә, «мескен, үлә бит» дип жәлләгәннәрен дә, «илне нинди чиккә китереп терәде бу җитәкчеләр» дип төкеренгәннәрен дә ишетеп ятты. Жәлләсәләр дә, ачулансалар да, илне, ил җитәкчеләрен сүксәләр дә, аяк астында яткан карт сукбайның үз хәле – берәү дә ярдәм кулы сузмаячак. Айкала-чайкала калкынды да аксый-туксый атлап китте һәм подвалына көчкә барып ауды. Ул, авыртынып-сызланып, берничә тәүлек ятты өнендә, каты-коты кимереп. Әзрәк хәл кергәндәй булгач, тагы баскыч әтмәлләргә тотынды. Урыс дустын ярдәмгә эндәште, икәүләп эшләделәр. Анысы танкистның шушы арада йончуын күреп бик пошынды. Эш беткәч, боек кына хушлаштылар, нидер сизенделәр… Яңа баскыч әзер булгач, Тимергали карт подвалда булган бөтен кием-салымын төйнәде, ныклап күз бәйләнеп, урамда кеше өзелгәч, паркка таба атлады. Бу юлы бик өрекми атлады, тирә-ягына да каранмады. Тотып утыртып куйсалар да, әлеге ише тукмасалар да, аңа барыбер хәзер. Эт көнендә яшәүдән арыды ул, бизде, гомумән, яшәүнең бер мәгънәсен дә күрми башлады, чөнки аның хәзер беркемгә дә кирәге юк: кызына да, җәмгыятькә дә… Баскычын постаментка сөяде, зур гына төенчеген аркасына асты, кабаланмый гына менде (бу баскычын тап-таман гына итеп эшләгән икән). Люкны ачып, эчкә төште, май шәмен кабызды, алып менгән кием-салымын таратып, кигәнен киде, кимәгәнен астына җәйде. Шуннан ятты. Ятуы булды – әллә көне буе авыртынып йөрүе, әллә аруы җиткән иде – оеп та китте. Тагын төш күрде – теге төшнең гыйбрәтле дәвамы. Ул, йөгерә-чаба, әллә күпме танклар арасыннан үзенекен чак эзләп тапты. Иптәшләре дүрт күз белән аны көткән – ял вакыты беткән, кузгалырга боерык бирелгән. Тимергали йөгереп килгән уңайга танкка сикереп менде. Игътибар итсә, танкларның номерлары төрлечә, аларныкы гына – «555»… Ә кияве, кияве генә дисең, хәрби комиссариаттагы капитан да, милиция өлкән лейтенанты да ышанмаган була танкның аныкы икәненә. Үзенеке, нәкъ үзенеке!.. Тимергали карт водитель урынына утырды. Машинаны кабызды. Гажәп: ул шундук дигәндәй кабынды. Бөтен приборлар да үз урынында һәм төгәл эшли. Двигательне бераз кыздыргач, иң түбән тизлеккә салып, җай гына кузгатып карады, кузгалды, тик биек постаменттан машинаны ничек төшерергә соң? Жимертеп караса? Һәм шулай итте дә Тимергали карт: танкны бер алга, бер артка биреп, тәүдә гусеницаны бәйләгән тросларны өздерде, аннан урынында гына бөтерелеп, постаментны җимерергә тотынды. Бераздан таш, бетон ваклана, ватыла башлады, чит-читеннән зур гына берничә кисәк актарылып төште. Әйләндерә торгач, постамент тәмам какшады, нигезе җимерелеп җәелеп китте, һәм танк, әйләнгән көе, таш, бетон өеме белән бергә җай гына аска шуарга тотынды. Тимергали икенче тизлеккә салды – танк алга ыргылды. Карт иң беренче нәүбәттә кызы белән киявенә сугылырга булды. Йортлары янына барып, көпшәне аларның тәрәзәсенә терәп, радио аша: «Гөлсем, чык, бу – мин, әтиең», – диде. Ярты минут та үтмәде, кызы, аның артыннан мышнак кияве, Азат белән Руслан подъезд алдына чыгып та бастылар. «Әти, кайда йөрисең син?» – дип кычкырып җибәрде Гөлсем, еламсырап. «Ярар, артистланма! – диде Тимергали катгый гына. – Син минем өйне саткансың икән. Кемнән сорадың?» – «Әти, гафу ит, мин…» – дип бутала кызы, ничек акланырга белми, яклау эзләп, кызы бер иренә, бер балаларына карый. Бәләкәй оныгы Руслан: «Әйттем мин сезгә, картәтинең танкы дип, ә сез ышанмадыгыз, әнә бит биш йөз илле биш саны!» – дип сөрәнли. Мышнак кияве аны үзенең артына яшерергә тырыша. Ә олы оныгы Азат гаепле төс белән читтәрәк тора һәм: «Картәти, сукканым өчен гафу ит, әнинең теге илле сум акчасын да мин алган идем, аның өчен дә гафу ит», – ди, елардай булып. «Әти, әйдә, керик өйгә», – ди кызы, әмма Тимергали катгый баш тарта: «Юк инде, Гөлсем, әтиеңә мөнәсәбәтеңне күрсәттең, кермим, авылга кайтам, син саткан йортымны кире алырга кирәк», – дип җаваплый. Танкын, урынында зыр әйләндереп, кирегә бора да хәрби комиссариатка юнәлә. Барып җиткәч, радиодан: «Унберенче кабинеттагы капитан хәзер үк монда чыксын!» – дип боера. Симез, йоп-йомры битендә күзе, танавы чак беленгән капитан пәйда була, әйтерсең Тимергалинең килүен көтеп кенә утырган. «Жиңү паркындагы танк чынлап та сезнеке икән. Ачыкладым. Гафу итегез, теге чак белми идем», – ди капитан. Үзе бер честь бирә, бер кулын күтәрә. «Бу тыл күсесен типкәләп китик, сугыштан качып утырып, ничек симергән», – ди Кондратьев. «Яшәсен», – дип җаваплый Тимергали һәм танкын кирегә бора. Юлда аны милиция бүлегенә тотып китергән ике яшь сержант очрый. Алар, таяктай катып, честь биреп кала. Бармак яный аларга танкист. Юл буе халык. Араларында милиция дә, хәрбиләр дә бар. Әмма аңа каршы чыгучы, туктарга кушучы юк, киресенчә, күпләр, теләктәшлек белдереп, кул болгый, көлә, шатлана. Кеше арасында Тимергали трамвайда карбызын ваткан һәм ачуланып эченә төрткән чибәр хатынны, «шәһәрдә башкорт күбәйде» дип канәгатьсезлек белдергән ирне шәйли. Бер урам почмагында милиция өлкән лейтенанты честь биреп кала. Базар яныннан үткәндә, аны берничә тапкыр тукмап, төенчек-токчайларын, орден-медальләрен тартып алган ике йолкыш тап була. Берсе җан-фәрман качарга тотына, икенчесе түш кесәсеннән Тимергалинең орден, медальләрен тартып чыгара. Туктый танкист һәм тегенең кулыннан бүләкләрен алып түшенә беркетә. Тимергали танкны авыл ягына бора. Тик иптәшләре туктата да, юк, без синең белән бара алмыйбыз, кайтырга кирәк, дип төшеп кала. Танкист алар белән хушлаша. Ул ашыга, аңа, караңгы төшкәнче, авылына кайтып җитәргә кирәк. Шуңа да, шәһәрне чыгу белән, тизлекне күпкә арттыра. Ул юлда туры килгән авылларны урап уза, елгаларны кичә, тауларны үтә, куаклыклар, урманнар арасыннан юл яра һәм, кояш баеганчы, авылына барыбер дә кайтып җитеп өлгерә. Башнясына тиклем пычранган танкын капка төбенә туктатты да, люкны ачып, байтактан бирле күрмәгән өенә, каралты-курасына карап торды. Болай бернәрсә дә үзгәрмәгән сымак. Ныклап кулы тияргә дә өлгермәгәндер Кәрам малаеның. Шуннан радиосын алды да: «Егет, чык әле, сүз бар», – дип эндәште. Көттерми генә, өйдән яшь ир килеп чыкты. – Син нишләп минем өйдә торасың әле? – диде танкист, катгый гына итеп. – Нишләп дип, сатып алгач торам инде. – Аның бит хуҗасы мин! – Гөлсем ападан, Тимергали бабай өен сатканны беләме, аның рөхсәте бармы дип, кабат-кабат сорадым… – Гөлсемнең йортны сатарга хокукы юк иде. Ул сиңа миннән бернинди дә справка, ышаныч кәгазе алып килмәде. Шулай булгач, минем үз кулларым белән салып кергән йортымны кире алырга тулы хакым бар. – Ә мин нишлим? Егетнең тавышы көчсез генә чыкты, тирә-ягына карап, кемнәндер яклау эзләде. – Ансын белмим. Әлегә әтиеңә күч, аннан берәр нәрсә уйларсың. Тимергали, танк эченә төшеп, люкны шап иттереп япты да көпшәне өйгә төзәде – Кәрам малае тәүдә аның бу кыланмышын аңламады, җыелып килгән кеше кычкырыша башлагач кына, эшнең җитди икәненә төшенде – калтыранып китте, нигәдер кулларын күтәрде, шуннан кинәт борылды да ишеккә ташланды. Күп тә үтми, аның булган бар мөлкәте, чыгарылып, капка төбенә өелгән иде. Тимергали танкын урынында гына йөз сиксән градуска борды да арты белән ихатага кертеп утыртты. Моторын сүндерде, чыкты, шлемын, комбинезонын салды, гимнастёркасындагы орден-медальләрен сыйпады. Кабаланмый гына төшеп, болдырына аяк басты, үз нигезен, үз тылын кайтарып ала алуына куанып, канәгать көрсенде дә: «Саумы, өем, мин кайттым! Моннан соң, сине калдырып, беркайда да китү юк», – дип, учы белән стенага сукты…   Чираттагы Жиңү бәйрәме алдыннан парктагы танкны буяу өчен, ике кеше постаментка менде. Әлбәттә, агач баскыч ярдәмендә түгел, автокран мендерде. Шунда алар танк астында яткан баскычка, арканга игътибар итте. Аптыраштылар да, танк өстенә менеп, люкка күз салдылар. Гаҗәп: сварка белән ябыштырылган урыны кубарылган! Буяучыларның берсе, куркып кына, люкны күтәрде, икенчесе үрелеп эчкә карады. Карады да, коты алынып, башын тартып алды. Бераздан икәүләп башларын тыктылар һәм шундый күренешкә шаһит булдылар: эчтә, куллары белән рычагларга нык ябышып, җансыз күзләрен туры, чал башын горур тотып, бер карт утыра иде…   Freepik.com       (Дәвамы бар.)     Freepik.com     * * * – Бабай, ә сез әби белән ничек таныштыгыз? – Интернет аша. – Ул заманда Интернет булмаган бит! – Тукта, ә кайсы әбине соравың?   * * * – Оныгың туган икән. Котлыйм! – Әйе, оныклар ясарлык кына хәл бар әле!   * * * –Син шушы кыяфәттә клубка чыктыңмы? – Әйе, әби. – Ярый, киен дә йокларга ят!   * * * Ике ана сөйләшә: – Син укучы улыңның өйгә бирелгән эшләрен эшләдеңме? – Әйе. – Күчерергә бир әле!   * * * – Барысын да ташладым. – Ничек инде? – Эчүне дә, тартуны да, хатынны да. – Ә хатыныңны ник ташладың? – Эчмәгән, тартмаган әйбәт иргә лаек түгел ул.   Коръән һәм Мәхәммәт пәйгамбәр хуплаган җимешләр   Хөрмә (финик)   Хөрмә организмның төрле чирләргә, инфекцияләргә каршы тору көчен арттыра, күзәнәкләрнең яңаруын яхшырта, аруны, ачыгуны бетерә. Пәйгамбәребез финикны йөрәк авыруларына каршы дару буларак кулланырга киңәш иткән: җимештә калий күп. Белгечләр әйтүенчә, финикта шулай ук яман шешнең үсешен тоткарлау көченә ия мөһим элементлар бар. Җимеш кальцийга бай, димәк, сөякләрнең ныгуына булышлык итә. Шулай ук күрү сәләтен яхшырта. Бүгенге галимнәр раславынча, бер хөрмә һәм бер стакан сөт кеше организмының туклыклы матдәләргә көндәлек ихтыяҗын тулысынча тәэмин итә.   Бал   Әгәр дә кеше  бу ризыкны ашый икән, ашказанына меңләгән дару керә һәм миллионлаган авыру чыгып китә. Бакыйлыкка күчкәннең эчендә бал бар икән, аңа ут тимәс, ягъни тамукта янмас. Пәйгамбәребезнең шушындый гадәте булган: ач карынга бал салынган су эчкән. Бу алым ашказанны ныгыту, аппетитны күтәрү, тынычлык өчен әйбәт.     Банан   Мәгълүм булуынча, банан туклыклы булуы белән билгеле, аның 75 процентын су, калган өлешен аксым, май, калий, углеводлар тәшкил итә. Бу җимеш – күп авырудан дәва, аеруча тән температурасы күтәрелгәндә, ашказаны эшчәнлеге бозылганда ярдәм итә. Банан шулай ук кан басымын төшерү, аллергиядан котылу өчен кулланыла. Җимештә В витамины күп. Мәгълүм булуынча, организмга ул җитмәсә, кеше тиз арый, кызып китә, йоклый алмый интегә, кан басымы түбән була. Шул ук вакытта бөердә таш барлыкка килүе, тиренең начарлануы мөмкин.     Йөзем   Йөзем витаминга, минераль матдәләргә бай иң кыйммәтле җимешләрнең берсе санала. Аның 20-25 проценты глюкозадан тора, шунлыктан йөзем авыр физик һәм акыл көчергәнеше кичергән кешеләр өчен аеруча файдалы. Йөземдә шулай ук тимер күп. Тикшерүләр күрсәтүенчә, виноград составындагы кайбер химик бәйләнешләр яман шеш барлыкка килү хәвефен киметә.   Инҗир Инҗир фосфор, кальций, тимер, калий, магнийга, шулай ук А, В, В, В, B6, С витаминнарына бай. Шул сәбәпле җимеш физик һәм акыл эшенә күп көч салган кешегә тиз арада яңа көч өсти. Шул ук вакытта инҗир мускулларга һәм нерв системасына уңай йогынты ясый. Ул минералларга бик бай. Бу җимешне даими кулланган кеше бер вакытта да йөрәк-кан тамырлары авыруына зарланмас.   Су    Аны аерым йотымнарга бүлеп эчегез. Кабалану бавыр авыруына китерә.       Кара миләш хәтерне яхшырта   Бакчачыларның күпчелеге кара миләш үстермичә калмый. Тирә-якка җәелеп утыручы бу куакны, матурлыгыннан һәм чыдамлыгыннан тыш, җимешләре бик файдалы булган өчен яраталар. Кара миләшне “арония” дип тә йөртәләр. Аның җимешләре кызыл миләшнекенә охшаш, тик тәме белән аерыла: баллырак, авызны бөрештерә. Кара миләш, аскорбин кислотасына бик бай булмаса да, аңарда В, РР, Е витаминнары, тимер, марганец, йод һәм башка микроэлементлар аеруча күп. Яңа гына җыелган җимешләр Р витамины җитмәгәндә, гипертония авыруы белән бәйле башка төр чирләрне кисәтү өчен кулланыла. Арониянең җимешләрен көненә өч тапкыр 100 грамм чамасы ашарга кирәк. Дәвалау курсын 10 көннән бер айга кадәр дәвам итәргә мөмкин. Гипертонияне дәвалау өчен кара миләш суты файдалы: ике атна буе көненә өчәр тапкыр яртышар стакан эчәргә кирәк. Халык медицинасында бу җимешнең сутын тән пешү очракларында да кулланалар. Арония – склерозга каршы яхшы дәва, кандагы холестеринны киметергә ярдәм итә. Кара миләшнең башка чирләрдән дә дәвасы бар, ди белгечләр. Яңа җыелган җимешләре һәм суты аппетитны ача, ашказанындагы ачылыкны арттыра, шуңа да ул аеруча файдалы.     Фәкыйрьлектән бөеклеккә   Голливуд йолдызы Чарльз Бронсон һәм аның кызы Зөләйха турында.   1921 елның 3 ноябрендә Эренфелд шахтерлар бистәсендә (Пенсильвания штаты, АКШ) эмигрантлар – Литва татарлары (аларны күбрәк “Польша-Литва татарлары” дип йөртәләр) гаиләсендә Каролис исемле малай туа. Соңрак ул бөтен дөньяга Чарльз Бронсон исеме белән боевиклар һәм вестерннар йолдызы буларак таныла. Аны, хаклы рәвештә, егерменче гасырның иң бөек актерларының берсе, диләр. Ул 100дән артык картинада төшкән һәм “Большой побег”, “Однажды на Диком Западе” һәм “Великолепная семерка” фильмнарындагы рольләре аша аны бөтен дөнья белә. “Однажды на Диком Западе” вестернының режиссеры Серджио Леоне Бронсонны кайчан да булса үзе белән эшләгән иң бөек актер дип атый. Бу урында кайбер тарихи мәгълүмат китерү урынлы булыр. Польша-Литва татарлары дөньяның төрле кыйтгаларына сибелгән. Аларның гомум санын хәзерге вакытта ачыклау авыр, ә менә 10 меңнән артык кешенең – Белоруссиядә, 4 мең чамасы – Литвада, 5 меңнән күбрәк татарның Польшада яшәве билгеле. Литва территориясенә татарларның күченүе бөек Литва кенәзе Витовт (1392-1430) белән бәйле. Кенәзлекне баскынчылардан саклау өчен Витовт Алтын Урда ханы Туктамыш гаскәрләре ярдәменә таяна. Ханның улы Жәләлетдин, мәсәлән, кенәзгә хезмәт итә. Польша-Литва татарлары берлеге XIV йөз ахырында Бөек Литва кенәзлеге территориясендә, башлыча, чыгышлары Алтын Урдадан булган кешеләр, соңрак Олы Урдадан һәм Нугай Урдасыннан, Кырым ханлыгыннан чыгучылар хисабына оеша башлый. Ул вакытта Җәләлетдин хан җитәкчелегендәге татар гаскәре Тевтон орденына каршы сугышта катнаша. XVI-XVII йөзләр чигендә Польша-Литва татарлары этник телләрен югалта, поляк яисә урыс теленә күчәләр. Шулай да үзләренең традицион диннәрен – Ислам динен саклап калалар, моңа Польша корольләренең дин иреген тану сәясәте дә булышлык итә. Беренче Бөтендөнья сугышы алдыннан Русия армиясендә Польша-Литва татарларыннан 20гә якын генерал хезмәт итә (Х. Базаревский, Т. Беляк, К. Бицутко, С. Вильчыньский, Я. Давидович, С. Б. Крычыньский, А. Мильковский, Абу Талиб Мөхлә, Ю. Полтожыцкий, А. Романович, С. Соболевский, М. Сулькевич, И. Тальковский, А. Туган-Барановский, Я. Юзефович, Ю. Якубовский, Х. Янушевский h.б.). Польша-Литва татарларының дини һәм иҗтимагый-мәдәни үзәкләре Вильно (Вильнюс), Варшава шәһәрләрендә эшләп килә, анда “Рочник татарски” бюллетене, “Жиче татарске”, “Пшеглонд исламски” (“Исламча күзәтү”) фәнни-популяр журналлары басылып чыга. Речь Посполита мөселман дини берлеге, Речь Посполита татарларының мәдәни-мәгърифәтчелек берлеге, Польша-Литва татарлары мөфтияте эшли. Татарларның күбесе поляк һәм урыс телләрендә сөйләшүгә күчсә дә, аларның милли үзаңы көчле була. Алар дини китаплар белән бергә борынгы төрки әдәбият үрнәкләрен славян телләрендә гарәп хәрефләре белән язып саклаганнар. Әйткәндәй, Польша әдәбияты классигы Генрик Сенкевичның тамырлары да татар нәселеннән. 2010 елның 25 ноябрендә Польшаның Гданьск шәһәрендә татарларга һәйкәл ачу тантанасы булды. Атка атланган татар сугышчысы – Улан сыныннан гыйбарәт монумент Польша-Литва дәүләтенең Грюнвальд сугышында тарихи җиңүенең 600 еллыгы уңаеннан төзелгән. Полякларга тарихи җиңүгә ирешергә ул чакта татар сугышчылары ярдәм итә. Татарларның каһарманлыгына рәхмәт йөзеннән Польша дәүләте әлеге һәйкәлне төзү башлангычы белән чыкты. Һәйкәлне ачуга багышланган тантаналарда Польша Президенты Бронислав Комаровски катнашты. Аның әнисе Ядвига Коморовская әтисенең татар булуы белән горурлануын белдерде. …Чарльз Бронсон үзенең төрки тамырлары белән горурланган. Аның (тәрбиягә алганнары белән бергә) җиде баласы була. Үзе әйтүенчә, иң яраткан кызы Зөләйха исемле. Актер бала чакта коточкыч фәкыйрьлекне дә күрә, Икенче Бөтендөнья сугышында катнаша, актерлык карьерасын беркемнән бернинди ярдәмсез башлап җибәрә, ә аннары табигый таланты, максатчанлыгы һәм үҗәтлеге нәтиҗәсендә бөтен дөньяга танылуга ирешә. 2003 елда актер вафат булды. Үз гомерендә ул шактый байлык туплаган (68 миллион доллар) һәм васыятьнамәсендә беркемне дә мәхрүм калдырмаган. Әмма үз байлыгының күп өлешен һәм Вермонттагы шәхси ранчосын Чарльз Бронсон яраткан кызы Зөләйхага калдырган. Зөлөйха – гарәпләрдән кергән татар исеме. Зөләйха исемле хатын-кыз Коръәндәге Йосыф сүрәсендә искә алына. Исемнең мәгънәсе – сәламәт, матур, якын туган. Урта гасыр ядкарьләреннән төрки әдәбият тарихына Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф”ы кебек тирәнтен тоташкан бүтән әсәр юктыр. Татар халкы аны “Йосыф китабы” дип йөртә. Йосыф һәм Зөләйха мисалында мәхәббәткә һәм гаилә бәхетенә юлның намус һәм сафлык аша салынуы сурәтләнә. Әсәр туганнар арасындагы ызгыш-талашлардан читтә торырга өнди. Гомумән, татар халкы әлеге әсәрне беркайчан да онытмый. Бөек актер да балачактан “Йосыф китабы”н тыңлап үскәндер, мөгаен. Шуңа күрә, кызына сәламәт, матур тормыш, туган җанлылык теләп, “Зөләйха” дип исем кушкандыр…   Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.   Нәҗибә ӘМИНЕВА   Кич инде   Бар гомерне йотып барган дәрья ул, Бар гомернең котын алган дәрья ул!   Нурия ИЗМАЙЛОВА.   Кайнарланып давылларга Тәрәзә ачмыйм инде. Януыма түзә алмый, Шигырь дә язмыйм инде.   Булды инде, үтте инде, Бар дәрьялар кичелде. Шәфәкъ кенә офыгымда – Кояш баткан, кич инде.   Тоям сабырсыз дулкыннар Аягымны юганын. Алда шаулый соңгы дәрья, Каршы яры юк аның…     Шөкер!   Хәлләремне аңлап, утаклашып, Күңелемдә шигырь яшьнидер… К үңелендә шигырь яралмаган Бәхетләрдә ничек яшидер?!   Һәм кайгылар Минем генә түгел, Башканың да эчен өзәдер… Йөрәгендә шигырь яралмаган Кайгыларга ничек түзәдер?!   Тик яралу – әле язылу түгел – Язылмаган чагың күп, шигырь… Язылмаган чагың күп булса да, Яралмаган чагың юк, шөкер!…     Яшәргә генә   Бу җиргә язгы ләйсәндә Коенырга дип килдем. Давылда имәннәренә Сыенырга дип килдем.   Яратып яратылам дип, Янып-көям дип килдем. Нәфрәтләнәм кайчак, әмма Бары сөям дип килдем.   Гөлләр иснәргә, җимешләр Тәмен тәмләргә килдем. Үзем матурланырга һәм Җирне ямьләргә килдем.   Матурлыкка, яхшылыкка Кушылып эрергә килдем. Сүз табалсам, тормыш ямен Әйтеп бирергә килдем.   Сүз тапмасам, "Аһ!" дип өзелеп Дәшәргә генә килдем. Әллә ни көтмәгез, җиргә Яшәргә генә килдем.   Тамара ГАНИЕВА   Туган җирем   Шомыртларның сут төйнәгән мәле, Имәнлекләр – серле күләгә. Әнә кошчык, Таулар итәгендә Җемелдәшеп торган нурлар кебек Җәй яңгыры биеп кинәнә.   Бит юам дип җәйге тамчыларда, Мин җилдерәм җилләр ялында. Яңгыр дигәннәрем – Аяз денья, Җилбәзәктәй тимгел каеннар.   Әйтерсең дә аксыл күлмәкләрен Тубыгына тиклем күтәргән Сылу кызлар яшел су коена, Кояш күзләп тора күкләрдән. Каенлыктан берәү җырлап килә, Күзләрендә серле сабырлык. Туган җирем! Мәхәббәтем минем! Моңнарыңны әйтмимен дә инде, Куеннарың һуштан язарлык.     Минем дөньям   Кызым минем җәйгор төсләрендә: Хыяллары – зәңгәр, Караш – гәүһәр, Үзе сөт, бал, чәчкә исләрендә, Таңгы чишмә булып чыңлый җаны – Кызым минем җәйгор төсләрендә.   Әнкәм минем җирнең төсләрендә: Уй – карурман, Йөрәк – чаган, Үзе басу, икмәк исләрендә, Моңлы курай булып сызыла җаны – Әнкәм минем җирнең төсләрендә.   Ярым минем күкнең төсләрендә: Тойгы – буран, Күзләр – җиһан, Исерткеч тә һава исләрендә, Бөркет булып чыңлый горур җаны Ярым үзе күкнең төсләрендә.   Дөнья минем күзем төсләрендә: Әнкәм, Балам, Ярым сыны булып, Җылынып кына яши эчләремдә.     Гомер жанрлары   Мәхәббәтнең асыл нурларыннан Дөнья безгә чатыр корган. Шук елмая гөлләр, Янәсе дә, Күз алдында – Роман, Роман!   Казан асам икебезгә диеп, Балта ал да, җаным, Син йорт бура. Берчә зыңлый зәңгәр бокалыбыз, Берчә савыт-саба. Дөнья көтү – Драма, Драма.   Мин өшимен учак яннарында. Ялгызлыктан бөгеләм – Парлы көйгә. Мәхәббәтем үтте. Яшиселәр күпме… Трагедия, Трагедия…         Әнәс САФУАНОВ   Таныш очучы   Умарталар карап йөрим. Көн аяз, тын. Тирә-ягымда умарта кортлары безелди, куаклыкта кошлар сайрый, агач башында кәккүк кычкыра. Хозурланып, тирә-ягыма, күккә карыйм. Күрәм, түбәннән генә бер самолет очып бара. Минем турга җиткәч: “Привет, Михаил!” – дигәнгә, ныклабрак карасам, – бергә хезмәт иткән майор-летчик икән. “Привет! Как дела?” дигәнче, үтеп тә китте.   Аптыраттым     Безне эшалун белән икенче фронтка күчерергә тиешләр иде. Мин, шәһәрдә марҗалар белән типтереп йөреп, поездга соңга калганмын. “Все, мәйтәм, бетте баш! Трибунал!” Аталар… Бер выход табарга кирәк. Кайгырып утырып эш чыкмас. Комендатурага эләксәң, соң була. Сугыш чоры. Как дезертир, сорап та тормый, аталар. Ерак түгел аэродром бар иде. Киттем шунда. Барып, тиз генә аэродром директорын таптым да, хәлне аңлатып, йөз сум акча, полный сухой паек төрттем тегеңә. Жор егет икән, аптырап тормады. Үтеп барган бер самолетны туктатып төшерде дә, мине утыртып җибәрде. Безнекеләр килеп төшкәндә, мин инде чәстә иркенләп, рәхәтләнеп чәй эчеп утырам. Ну аптырадыла-а-ар! Чын!   Салам ягып   Салам ягып  Берлинны алдык. Сугыш бетте. Туды-сюды алты ай үтте. Кайтыр якка юл тоттык. Күңелдә – җиңү шатлыгы, йөрәктә туган якка ашкыну. Мең фажигәләр белән кайтабыз. Чишмәгә җитәрәк, поезд әкренәя башлады. Ну, хыт этеп аппар инде! Йөрәк ашкына, йөрәк ярсый. Сагындырган бит, үтереп туган якларга кайтып җитәсе килә. Бәй, биш елдан артык вакыт үтте бит инде туган авылдан киткәнгә. Түзмәдем, киттем машинист янына. “Браток! – дим, – нилзә быстрей, ә!” “Какуй-такуй быстро, – ди бу, уфтанып, – озакламый бөтенләй туктаячакбыз. Ягарга гүпчим дә күмер калмады”. Аяз көн, җир туң, кар юк. Пошаманга төшеп, тирә-ягыма карыйм. Тирә-як – ачык ялан. Бер якта тигез басу. Басуларда салам эскертләре тезелеп тора. Кинәт башыма якты уй, чаткылы фикер килде. Ул яктан мине беләсез инде. Акыллы фикер дигәндә… Бу юлы да шулай булды инде. “Бор, – мәйтәм, – поездны шул басуга! Әнә сиңа ягулык! Без заманында салам ягып кыш чыккан кешеләр!” Борылып кереп салам төядек тә, салам яга-яга, җилдердек туган якка. Ә дигәнче Туймазыда идек инде. Чын! Ышанмасагыз, Жәрәмкә аксак Хөснидән барып сорагыз. Ул да эшалунда иде.     Яралану   Бервакыт шулай атакага барабыз. Фронтовой йөз граммны салып алгач, күзгә ак-кара күренми. Ур-р-а-а! Алга-а! Кинәт  янымда гына эснәрәд шартламасынмы! Үзем бер якка мәтәлдем, каскам икенче якка очты. Тереме мин, үлеме? Ранин түгелме? Капшап карыйм – бар җирем дә исән. Аллага шөкер! Башымны тотып карыйм – кан-мазар күренми. Но кулга ниндидер ак әйбер ябешә. Ныклап карасам, башым ярылып, баш мием ага икән. Иркенләп бәйләп торырга вакыт юк. Якын-тирәдә санитар да күренми. Алга барырга кирәк. Мин, үзегез беләсез, бик чәмле кеше бит инде. Тиз генә кесәдән тәмәке төрә торган кәгазь алдым да, төкерекләп “ләчт” җәрәхәт өстенә, ябештереп куйдым и дәлше, вперед! Менә шул җәрәхәт эзе. Ышанмасагыз, карагыз!   Абзардагы җәен   Хәтерегездәме, бер елны авылны су басты? Халыкны коткарырга Кандрадан вертолет та килде. Кемнең мал-туары акты, кемнеке өелгән тирес өстенә менеп калды. Менә шул елны булды инде бу кеше ышанмас хәл. Су басудан исән-сау калгач, сыерны абзарга кертеп кенә булмый бит. Иснәнә, ат шикелле пошкыра, нәрсәдәндер курка. Кереп карыйм – утлыкта ниндидер гәүдә кыймылдаган кебек. Әй, мин әйтәм, теге алкаш Әптерәй кереп йоклагандыр, берәр эт-мазар кысылгандыр. Алай дисәң, чыелдар иде, дим. Ныклабрак карасам, – утлыкта митыр җарымлы җәен ята. Әкрен генә койрыгын селкетә. Үзегез беләсез, җәен бик пошаманга кала торган жанвар түгел бит инде. Авызын ачып- ябып, сабыр гына ята бирә. Алай дисәң дә инде, сабыр итми кая барасың, әйләнә-тирәдә су юк, ишшу, җитмәсә, утлыкта ята. Кая барсын инде! Мәхлук! Ышансагыз, әй! Ите бер ай ашарга җитте. Бер чиләк икрасы чыкты. Мин үзем дә, җиңгәгез дә икра яратмыйбыз бит. Икрасын, эчәк-бавырларын кош-кортларга бирдек. Ну, үрдәкләр симерде, малай! Түлке итләреннән балык тәме килде, каһәрең! Аның каравы, үрдәк шулпасы белән пополам уха ашадык. Әйе, чын! “Ни эшләп әле сыер абзарына җәен кергән?” – дисезме? И-и, шуны да төшенмисезме? Менә, әйтегез әле, нигә элек-электән сыерларны суга кертеп тупларга киңәш итмиләр, ә? Бер елны сыер көтүчесен шуның өчен генә эшеннән кудылар бит. Бәй, черки-кигәвеннән коткарам, дип, бөтен сыерларны елгага кертеп  туплаган. Рәхәт дөнья – үзе күләгәдә йоклый, сыерлар суда күшәп ята. Түлке шул көнне сыерларның җиленнәре буш кайткан. Ышансагыз әгәр, бер грамм сөтләре юк икән. Барысына да көтүче белән җәеннәр гаепле. Чөнки җәен балыгы ифрат та сөт ярата икән. Сөт исенә елгадагы бар җәеннәр җыелганнар да, вич, барлык сыерларны имеп чыкканнар. Ул заманда бар кешенең төп ризыгы сөт тә бәрәңге бит инде. Барысы да сөтсез калган. Кумый, куалар кәнишне. Менә теге җәен дә, су таралудан файдаланып, сөт иснәнеп килеп кергән дә инде. Керүен кергән дә, утлыктан чыга алмаган. Чы-ын! Өстә Чын+ баш сүз                       Марат КӘРИМОВ. Сиам игезәкләре. Юмореска   Картлар дөрес әйткән шул: һәр нәрсәнең үз чамасы бар. Хәтта шаярганда да чама кирәк. Бөтен бу хикмәтле маҗара әнә шул чама белмәүдән килеп чыкты да инде. Сөйләгәч–сөйләгәч, баштан башлыйм әле. Шулай җиңгәгез белән филармониягә көлке кичәсенә барган идек. Артистларның килештереп уйнавыннан көлә–көлә хәл бетте хәтта. Шул кичәнең шаукымы әллә безгә дә капты – шаярасы килеп тик тора. Кайтырга чыкканда да безне шат кәеф ташламады. Тукталышта торабыз көлешә–көлешә. Көлеп кенә эш бетми шул. Вакыт та соң. Үч иткәндәй, бер транспорт та юк. Җиңгәгез, үзегез беләсез, көязрәк, җиңелрәк киенгән, шуңа дер–дер калтырый башла– ды. Нишләмәк кирәк, итәге җирдән сөйрәлгән озын пальтомны икебезнең дә иңбашына салырга туры килде. Җиңгәгез тал кебек бит ул, икебезгә тап–таман булды бу пальто, җитмәсә, алдан төймәләрен дә эләктереп куйдым. Тән тәнгә терәлсә, җылы була икән. Моны яшьләр белмиләрдер әле. Җиңгәгезгә янә җан керде – шаярырга чамалый. – Менә ике башлы кеше булдык! – дип көлә бу. Ул арада яныбызга шып итеп такси килеп туктады. Без юлның уртарак өлешенә чыкканбыз, күрәсең, шофер тәрәзәсен ачты да: – Тапталып үләсегез киләмени? – дип җикеренде. Аннан абайлабрак карады бугай, тавышы йомшара төште: – Бәй,   Марат Кәримов, Сиам игезәкЛәре   көткәнлеге турында сүзне туктатып, ан– нан безне өйгә алып кайтуын үтендек. Шофер тиз риза булды. Тик ара–тирә артка карый да башын чайкап ала: – Менә мәзәк, сезнең бер башыгыз хатын–кызныкы, икенчесе ир–атныкы икән! – ди. – Табигатьнең шаяруы, – дим мин, шаркылдап көлүдән чак–чак тыелып. – Ә ничек… болай башларыгыз бер– берсе белән килешеп яшиме? – Килешми карасын, ул каршы сөйли башласа, мин аның авызын үбеп ябам, – ди җиңгәгез. Шофер ышангандай итә. – Анысы шулай, – ди. – Мин үзем дә, мәсәлән, хатын тузына башласа, чут– чут үбәргә тотынам. Шунда ук шым була да карават ягына карый башлый. Җиңгәгез мине чеметә. Ишетсен кола– гың, димәкче. – Бер уйлаганда, кешедә ике баш булуы шәбрәк тә, – дип, философиягә бирелә шоферыбыз. – Ни дисәң дә, бер баш – ярты баш, ике баш – бөтен баш. Киңәшләшүгә карата әйтелгәндер инде бу. Югыйсә, әнә тегендә утыручылар… – Ул бармагын югары күтәреп алды. – Шул барлы–юклы ярты башлары белән илне җитәкләмәкчеләр. Ярты баштан ни көтә– сең инде? Менә сиңа кирәк булса! Безнең бу шаяру сәясәт бушлыгына алып кереп бара түгелме соң? Тагы әллә нәрсәләргә кереп китүең бар. Тизрәк төшеп калу хәерле. Таксист һаман таксист булып кала икән. – Бер кеше өчен генә түлим, – дигән идем дә, риза булмады. – Юк, мин акчаны баш хакына алам! – диде катгый рәвештә. – Ә сездә, бер кеше булсагыз да, ике баш! Аны бәхилләштергәч, егылып ятып көл– дек. Бу көлүебезнең башы гына булган икән. Берничә көннән калада ике башлы кеше пәйда булуы турында хәбәр тарал– ды. Кемне генә алма, авызында шул сүз булды. Газеталар шундый сенсациядән читтә каламы?! Әлеге таксист белән ин– тервью басып чыгардылар. Ул, шул ике башлы кешене күрүче бердәнбер шаһит буларак, телевидение аша да чыгыш яса– ды. Бу шау–шуга галимнәр дә кушылды. Берәүләр мондый хәлнең булуы мөмкин икәнлеген язып чыктылар дәлил итеп, 140   ДисвИл рәтләүләргә маһир. Зәки нәрсә языйм икән тип аптырап йөрми, тагын йөз ел туктамый са да аның әйтәсе сүзе бетмәячәк. Эстәр– узсм д лык телим кордашка. әлеге таксист сымак, сиам игезәкләрен, ике башлы бозау тууын китерделәр. Икен– челәре исә таксистны психик яктан тик– шерүне таләп иттеләр. Әмма психологик анализлар таксистның нормаль кеше бу– луын күрсәттеләр. Бу сенсация интернет аша бөтен дөньяга таралган булып чык– ты. Тиздән Япония галимнәре, төрле при– борлар төяп, калабызга килеп төштеләр. Ике башлы кешене күрүчеләргә күп кенә акча вәгъдә иттеләр. Акча сүзен ишетеп, бөтен милиция аякка басты. Әмма, әлеге таксисттан башка, ике башлы кешене кү– рүче табылмады. Безнең җиңгәгез белән гөнаһсыз шая– руыбыз шундый шау–шу тудырганга баш– та көлеп карасак та, соңрак нигә шаяр– дык микән дигән көнгә төштек. Уеннан уймак чыгасын кем белгән! Көлке көлә килә, артыннан куа килә, дигәннәре шул буладыр инде. Шулай да вакыт үзенекен итте, әкрен– ләп–әкренләп бу шау–шу басылды. Гезата– лар башка сенсацияләргә күчтеләр. Шө– кер, алары безнең илдә көн дә буа буар– лык булып тора. Без онытылдык. Үзебез дә тынычландык. Әлеге мәхшәр булмаган да кебек тоела башлады. Әмәлгә калган– дай, теге вакыттагы артистлар тагы килгә– нен ишеткәч, янә филармониягә барасы иттек. Кайтышлый тагы такси туктатырга туры килде. Салон ишеген ачып керүгә, күзебез шар булды: безне өйгә алып кайт– кан таксист үзе! Ул да безне танып алды. – Ә–ә, сезне аердылармыни? – дип сүз башлады ул. – Бүген генә газетада укыган идем, кайсыдыр илдә, Кытайда бугай, сиам игезәкләренә операция яса– ганнар икән. Тик алар сезнең кебек түгел, бер җенестән булганнар. – Аннан өстәп куйды. – Кызганыч, кызганыч, илне җи– тәкләгән бер башлы кешеләрдән уңмадык. Ике башлылардан уңар идек, бәлки. Озак– ламый сайлаулар була, шунда кандидату– рагызны күрсәтсәгез, бөтен халык берта– выштан үзегезне президент итеп сайлар иде. Ике башлы президент! Ничек яңгы– рый, ә! Их, булмады инде болай булгач. – Ул, уфтанып, өметсез генә кулын сел– кеде. Шуны да әйтим, бу юлы да ул акчаны баш хакы буенча алды. Счетчигы эшләми икән… Башкортостан.       Фото:  samtatnews.ru             Күренекле шагыйрь, язучы, драматург Рафис Корбан (Рафис Харис улы Корбанов) Татарстанның Биектау  районы Кече Битаман авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында ала. Күршедәге Зур Битаман авылында урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә белем ала.  “Татарстан яшьләре”, “Әдәби җомга”, “Шәһри Казан”, “Заман” гәзитләре, “Салават күпере”, “Идел” журналы, Татарстан радиосында  редакцияләрендә, Татарстан китап нәшриятында эшли. 2012–2016 елларда Татарстан Язучылар берлеге рәисе була. Бүгенге көндә “Казан утлары” журналы редакциясендә проза бүлеген җитәкли.  Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шайхи Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр иясе.     "Кызыл таң"  12 сентябрь, 2025 ел   Бармак очына басыгыз!   Бу – бармактагы бик мөһим нокта. Аңа басып тору кан басымын төшерә, организмны нормага китерә. Баш шаулаудан туктый, күз аллары яктырып китә. Бу ысулны хәрби медицинада кулланалар. Ә анда дәвалау төрләре гадәтидән күпкә аерыла. Анда – экстремаль медицина. Бу мөһим нокта урта бармак очының йомшак ягында урнашкан. Аңа очлы предмет, мәсәлән, ручка белән 1 минут чамасы басып торырга кирәк. Шуннан соң кан басымы нормальләшә, баш авыртуы басыла. Үзеңне яхшы хис итә башлыйсың.   tr.pinterest.com (Дәвамы бар.)   Фото: russianartsfoundation.com     Freepik.com     Нишләмәк кирәк, адәм сөйли, язмыш көйли...     Фото: islamnews.ru               Шәфкать ГАНИЕВ. Мин сыер ыштули?     * * * Бервакыт ике телсез бер–берсен бүлдерә–бүлдерә бәхәсләшеп киләләр. Берсен беләм, күршем Саша, ул миңа бәхәснең сәбәбен анлатты да инде. Әйтергә кирәк: мин алар телен аңлыйм, әнинең абыйсы тумыштан телсез иде. Баксаң, футбол турында икән бәхәсләре. Әлбәттә, мин дә кушылдым. Күршем бераздан өенә кереп китте, ә без яңа танышым белән озак кына футбол яңалыклары белән уртаклаштык. Шулвакыт аны хатыны: «Җитәр инде, вакыт юк», – дип өенә чакырды. «Хәзер, яме, бу телсезгә бер нәрсәне генә анлатам да!» – диде «телсез» танышым… Ә без, чиләнә–чиләнә, телсезләр телендә аралаштык!   * * * Остановкада «Кофе с собой» киоскасы бар, «Каждый 6 кофе – бесплатно» дип тә язылган. Түзмәдем: «Әгәр бер кеше алты кофе алсамы?» – диеп сорадым. «Әйе!» – ди. Мин сыер ыштули?   Шәфкать ГАНИЕВ фотосы.       Шыгрым тулган автобуска кереп бастым, салонның бер почмагына. Урта яшьләрдәге бер ир–ат белән шул ук яшьләрдәге ханым кычкырып ачуланышалар. Мин рус телен яхшы гына белсәм дә, нәрсә бүлешкәннәрен аңламадым. Хатын–кыз аңа: «Вы что, мальчик что ли?» – дигән иде, тегесе югалып калмады: «Да! Хотите покажу!» – диде дә туктап калды. Ә без, пассажирлар, ни күрсәтер икән бу, дип көткәндә, паспортын чыгарып күрсәтте.   Малайга өч яшьләр тирәсе иде. Бик эссе көн. Ул мине «Эчәсем килә» дип аптырата, ә якын–тирәдәге туңдырмалар, соклар сата торган киоск янында су буе чират. Минем чиратта торасым килми, баланың түземсезләнеп, азаплап бетерәчәген беләм бит. Ләкин моны кечкенә балага аңлатып кара син! Аптырагач, үзенә акча тоттырдым да «Бар, алып кара» дип җибәрдем. Бераз чиратта басып торды да, чиратның алдына чыгып, су аласы килгәнлеген аңлата башлады бу. Тик аны беркем дә ишетми. Шуннан малай сатучы апа янына кечкенә генә тишектән кереп тә китте. Баксаң, сабый сатучының итәк астына ук кереп киткән икән! Каушавыннан, сатучы хатын егылып китте, ә малай, куркудан, кычкырып елый ук башлады. Малай тизрәк аңга килде, егылып яткан сатучының борын төбенә 100 сумын сузды да: «Миңа су кирәк!» – дип, үз кирәген искә төшерде.     * * * Мине әти, сигез яшьлек чагымда, күрше малае Дилүс белән тәмәке тарткан өчен каеш белән тәрбияләгән иде. Бик гарьләнгәнмен, күрәсең. «Үскәч кирәген бирермен әле» дип яздым да, бүрәнә ярыгына тыгып куйдым… Әтинең кырыгын уздырганда, искә төште бу язу. Эзләп табып алып укыдым, барысы да моңсу гына көлештеләр! Ә мин хәзер дә тартмыйм…         Аның белән каберең янәшә булмасын!   Шәфкать ГАНИЕВ. Каберләре янәшә   Чатан аяклы Гаяз абый Бөек Ватан сугышы ветераны иде. Ул авылда ун еллап яшәде. Каян безнең якларга килеп чыгу тарихын белмәсәм дә, сәбәбен әзрәк чамалый идем. Үземнең дә балалыктан үсмер чорга күчкән чагым. Күп нәрсә белән кызыксынырга яраткангамы, авыл читендә урнашкан су куу җайланмасы – водокачка янындагы алачыкта яшәп көн күрүче Гаяз абый белән дустанә аралашып йөрдем. Ул тимер койма белән уратып алынган биләмә – территория ниндидер ямьле, үзенә җәлеп итә торган нурлы иде. Водокачка алачыгында даими яшәгән Гаяз абый анда яшелчә бакчасы ясады. Үзенә ел дәвамына җитәрлек бәрәңге, яшелчәләрне шунда утыртты. Тәртип белән ясалган түтәлләрдә суган, кишер, кәбестә, бәрәңге, чөгендер, помидор, кыяр, ул чакта мин белмәгән әллә нинди тәмләткеч үләннәр, ә койма кырыйларында – аллы-гөлле чәчкәләр үстерде. Соңгылары бигрәк тә күңелгә хуш килә иде. 60нчы елларда авыл халкы үз бакчаларында яшелчә үстерү белән әллә ни мавыкмады бит. Хуҗалык ындырында төп культура – бәрәңге, бераз суган утыртылды. Тагын Гаяз абый укырга яратты. Гел авыл китапханәсенә йөрде, почта аша «Аргументы и факты», «Правда», «Труд», «Комсомольская правда» белән бергә татарча гәҗитләр дә алдыртты. Дөньяви хәлләр, иҗтимагый, сәяси, мәдәни, икътисади, көнкүреш мәсьәләләрен яктырткан материаллар аның күңеленә хуш килә иде. Әңгәмәдәшемнең белеме дә, күпкырлы кызыксынуы да булганга, үзара аралашулар минем өчен үзенчә бер сабак булды. Гаяз абый беркайчан тәмәке тартмады, исерткеч эчемлекләр белән мавыкмады. Ул яшәгән тыйнак алачыкта һәм яшелчә бакчасында уникаль тәртип булуына гаҗәпләнеп, нык соклана идем. Сугышка чаклы ул педучилищеда укыган, аннан мәктәптә укыткан. Белемле, оештыру сәләтенә ия булган батыр сугышчы фронтта капитан дәрәҗәсенә күтәрелгән, рота командиры итеп билгеләнгән. Каты бәрелешләрдә яраланып алган контузияләр эзсез калмаган, сәламәтлегенә шактый зыян килгән. Сугыштан соңгы елларда, белеме дә, хәрби дәрәҗәсе дә булганлыктан, аны колхоз рәисе итеп билгеләгәннәр. Үзенә дә, башкаларга да нык таләпчән фронтовик гадел җитәкче булган. Тәртипсезлекләр белән аяусыз көрәшкән. Төрле әвеш-тәвеш китерүләргә күз йома белмәгәнгә, аның җитәкчелек эшенә аяк чалучылар табылган… Сталин идарә иткән кырыс заманада Гаяз абый, кулга алынудан чак котылып, безнең якларга килеп чыккан. Аңа районның авыл хуҗалыгы техникасы оешмасы – сельхозтехника урнашкан зур авылны тулысынча су белән тәэмин итү эшен йөклиләр. Берүзе кулдашсыз – напарниксыз, алсыз-ялсыз дистә елдан артык шул хезмәтне башкара, Беркемгә дәгъва белдерми, кинаяләр белән җитәкчеләр юлын таптамый, бернинди запас частьлар, әйбер сорап борчымый. Шыпырт кына үз җаена яши, эшли бирде. Ул гел пөхтә киенеп йөрде: аягында ялтырап торган яловый итек, өстендә галифе чалбар белән һәрбер төймәсе төймәләнгән фронт гимнастеркасы иде. Бермәлне читтән килгән бер бушкуыкны управлящий хуҗалык эшләре буенча мастер итеп билгели Тегесе килә-килешкә Гаяз абыйга бәйләнергә тотына: водокачка янындагы гөрләп үсеп утырган яшелчә бакчасы аның канын кыздыра: «Бу территориядә әйбер үстерергә ярамый», – дигән таләп куя. Исереп килеп, яшелчәләрне таптап, гөлбакчаны тармар итә. Мәсхәрәләнгән Гаяз абыйның түземлеге бетә. Ул да җавапсыз калмый, җиргә салып, исерек мастерны әйбәтләп тәпәли һәм шул көнне үзе авылдан билгесез юнәлештә юкка чыга. Бушаган урынга мастер читтән килгән ниндидер танышын урнаштыра. Яңа су хуҗасы ике генә көн нормаль эшли дә салырга тотына. Шул сәбәпле, вакытында су куылмый, авыл халкы суга кытлык кичерә башлый, ризасызлык, гауга куба. Агрегатлар туктаусыз ватыла, насослары эштән чыга. Слесарьларны чакыртып, сәбәпләрен эзләтәләр. Тегеләре эш җаен белми, Ә бит Гаяз абый заманында, чишмәдән ургылып аккан кебек, су даими килеп торган. Бөтен агрегатлар үз көченә эшләгән, дистә еллар дәвамында җирле хуҗалар да, слесарьлар да аларның ватылганын абайламаган да, белмәгән дә. Суның кадере – чишмә корыгач беленә, кешенең кадере – киткәч беленә, ди халык мәкале. Гаяз абый китап, гәҗитләр генә укып ятмаган икән, алтын куллы да булган: бөтен ватык-чытыкларны үзе төзәтеп, техниканы кайгыртып, вакытында карап торган икән ләбаса! Шул гаугалы вакыйгалардан соң сельхозтехника җитәкчесе мастерны вазифаларыннан азат итеп, гади эшче итеп калдырган. Болай да хәмергә битараф булмаган мөртәт, башы-аягы белән, эчүгә сабышкан. Гаяз абыйның әллә каян нурлар чәчеп торган гөлбакчасы тар-мар ителгәч, водокачка яны шыксызланып калды. Тора-бара ул җирне биек чүп үләннәре басты. Гаяз абый авылдан киткәндә мастер турында кемгәдер: «Аның белән каберең янәшә булмасын!» – дип әйткән булган, дип сөйләделәр. Күрәсең, ниндидер авыл кешесе белән элемтәдә булган. Мин инде ул вакытта, укырга дип, Казанга ук киткән идем. 80нче еллар ахырында Гаяз абый бакыйлыкка күчкән. Үләр алдыннан үзе әйткән васыяте буенча, аның җәсәде авыл зиратында җирләнгән. Язмыш шаяруы дип әйтимме, сәрхуш мастер да шул көннәрдә, авариягә эләгеп, җитди имгәнә. Үз халәтен сугыш кырларында сәламәтлеген югалткан фронтовик Гаяз абыйны рәнҗеткәне өчен Аллаһ биргән сынау, җәза дип бәяли. Күргән-белгән һәр кешедән Гаяз абый турында сорашкан. Аллаһка ялварып, ярлыкау сорап, тәүбәгә килгән, Казан бүлнисендә уңышсыз ясалган операциядән соң күзләрен ул да мәңгегә йомган. Ун көн аралыгында икесенең дә каберләре зиратта янәшә урын алган, Күрәсең, олы җанлы Гаяз абый мастерга ачу сакламаган, аның әшәке кыланмышларын кичерә белгән. Җәсәдләре янәшә булса да, ахирәтлектә тормышлары төрледер, дип уйлыйм. Аллаһ Үзе хәерлесен кылсын, Аңа бары да билгеле.   Автор фотосы.   Шәфкать Ганиев, Ижау шәһәре.               Фото: Freepik.com                                           АТА НИГЕЗЕ                                                                                                  Бер кулдагы биш бармакның                                                                                                  Беркем тапмас тигезен.                                                                                                  Гомерендә рәхәт күрмәс                                                                                                  Саткан ата нигезен...     Туып – үскән авылымнан китүемә аз вакыт үтүенә карамастан, андагы дусларыма, бигрәк тә иң газизләрем – әтием белән әниемә карата күңелемдә сагыш хисләре урын алып, мине чит шәһәрдә якташларым–милләттәшләрем янына көннән–көн ныграк тарта башлады. Шуңа пәнҗешәмбе киче җитүен атна буена зарыгып көтә идем. Чөнки фәкать шул кичтә генә мин килгән шәһәрнең ял паркының матур бер урынында милләттәшләрем җыелып күңел ачалар. Алар төрле төбәкләрдән булсалар да, шушы «Татар почмагы»нда, зур гаиләнең әгъзалары кебек, үзара аралашып, бергә җырлап, күңел ачып, сагышларын таратып, тагын атна буена дөнья мәшәкатьләрендә кайнарлык  рухи көч тупларга җыелалар кебек монда. Андагы гармун моңы, туган якта гына көн дә яңгырый торган җырлар, сагышлы күңелләрне юатучы, чит–ят телләрдән арый төшкән колакларны иркәләүче татар теленең татлы сүзләре, халкыбызга гына хас йомшак, бер үк вакытта бик тапкыр шаяртулар шәһәр паркының бу почмагына күркәмлек биреп, башка милләт кешеләрен дә шунда җәлеп итәләр иде.     «Татарлар почмагы»на мин еш кына җизнәмнең танышы, безнең районнан килгән, миннән 7 – 8 яшькә өлкәнрәк Фидаил абый белән йөри идем. Ул якташларым арасында оста гармунчы һәм сәләтле такмакчы буларак дан тота иде. Минем белән үзен бик горур тоткан, еш кына минем хисләремнән көләргә яраткан Фидаил абый чит шәһәрдә аралашып йөри торган якын кешеләремнең берсе булып кала бирде.      «Нәрсә, авылыңның пычрак урамнарын сагынасыңмы?» – дип миннән көлүе күңелемдә үпкә–ачу хисләре тудырса да, аңа каршы сүз әйтергә бер дә кыймый идем.        Шундый кичләрнең берсендә, якташым белән паркка килдек һәм «Татар почмагы»на юнәлдек. Без килүгә анда күп кенә кеше баянга кушылып, ул чакларда киң таралган «Зәңгәр күлмәк»не җырлыйлар иде. Фидаил абый гармунын уйнарга әзерләде дә шул төркемдәге кешеләргә кушылып җырлый башлады, ә мин тамашачы булып үземә читтәрәк урын алдым. Җыр артыннан җыр яңгырады, алар бераздан биюләр белән алышынды, биючеләр арый төшкәч, такмакларга күчтеләр. Күңелле көйләр, тапкыр такмаклар «Татар почмагы»н тагын да җанландырып җибәрде. Анда күңел ачу үзенең иң биек ноктасына җитте. Менә Фидаил абый үзенең такмакларын сиптерә башлады:                                                 Авылдагы авыр тормыш                                                 Безнең башка төшмәсен.                                                 Әйдә анда көне – төне                                                 Колхозчылар эшләсен!      Бу куплеттан соң көлүчеләр бик аз булды, алар да көлүләреннән бик тиз тукталып калдылар. Ә такмакчы дәвам итте:                                                 Авыр эштән безнең тәндә                                                 Әле дә тир кипмәгән.                                                 Бер ял белми гел эшләргә                                                 Башка колын типмәгән.                                                 Хәзер инде беркем әйтмәс                                                 Мине колхозчы диеп.                                                 Мин калада эшкә йөрим                                                 Нейлон күлмәкләр киеп.      Әле генә көлешүдән шаулап торган «Татарлар почмагы»нда ниндидер сәер тынлык урнашты. Әйтерсең, җыелганнар кинәт кенә бер – берсеннән ояла  башладылар, алар кая карарга да белми, аптырап калгандай тоелдылар. Фидаил абыйның такмаклары минем күңелдә дә шул ук оялу хисен тудырдылар. Андагы сүзләр өчен мин нигәдер үземдә гаеп тоя башладым. Хәер, бу авыр хис бер миндә генә булмагандыр, чөнки бу такмаклар  иң изге ата – баба нигезенә, бергә үскән дусларга, анда калган авылдашларга карата хыянәт иде бит!      Белмим, сәер тынлык күпме вакыт дәвам итәр иде, ләкин шулчак чәчләренә чал куна башлаган баянчы абзый такмаклар көен дәвам итте дә (менә бит ул халкымның тапкырлыгы!) җырлап җибәрде:                                               Нейлон күлмәк, нейлон күлмәк!                                               Ул да гади төймәле.                                               Нейлон күлмәк кидем, диеп,                                               Борыныңны чөймәле.     Ул бармакларын баян телләрендә йөгертеп алды да үзәкләрне өздерерлек итеп «Авыл көе»н сузып җибәрде. Тын гына торган якташларым шушы көйне генә көткәндәй беравыздан баян моңына кушылдылар. Күптән түгел генә шау–гөр килгән «Татарлар почмагы»ннан сагышлы моң агыла башлады.                                                                                             Туып–үскән җирләреңдә                                                Гомер кичерсәң иде,– дип җыр тәмамлануга якташларым арасында яшьләрен сөртеп куйган апалар да табылды.         Югары уку йортына керер өчен тиздән мин башка шәһәргә киттем. Ике ел узгач, җәйге каникулда тагын шунда килдем. Көннәрдән бер  көнне шәһәр урамыннан китеп барганда Фидаил абый белән очраштым. Якташымның үз–үзен тотуында үзгәрешләр сизмәдем. Тик элек миңа горурлык булып күренгән сыйфаты хәзер инде зур тәккәберлеккә әйләнгән. Фидаил абый мине күрүенә бик шатланды булса кирәк, кыстый–кыстый фатирына алып китте. Торган җиреннән бик якын булганлыктан, эшләгән урынына да алып килде, мактана–мактана аны күрсәтте, һәм юл уңаенда үзенең гаражына кереп чыгарга булды.             – Менә,– диде гаражда торган машинага зур горурлык белән күрсәтеп,– хәзер йөрергә       үземнең машинам бар. Быел авылга кайтып, әтидән калган йортны сатып килдем дә, машина алдым. Хәзер ул йорт миңа нигә кирәк? Күрәсең бит, торган җирем нинди! Авылга кайтып җәфа чигеп яшисем юк инде. Гомер ике килми, рәхәтләнеп яшәп калырга кирәк. Дөрес бит? – диде ул минем хуплавымны көтеп булса кирәк.       Якташымның фикерләре белән килешмәсәм дә, каршы сүз әйтмәскә булдым, чөнки аның мактанасы, макталасы килүе сизелеп тора иде.          –Сез миннән өлкәнрәк кеше бит, үзегез беләсездер инде,– дидем соравын җавапсыз калдырмас өчен генә.       Минем сүзләр Фидаил абыйга ошадылар бугай. Ул тагын да дәртләнебрәк сөйләвен дәвам итте: –Дөрес әйтәсең,якташ! Мин хәзер дөнья күрмәгән авыл малае түгел инде. Ә менә туганнар мине шундыйга саныйлар икән. Йортны сатарга кайткач өйрәтә башладылар:       –»Туган йортыбыз бит,торсын»,– дигән булалар. Абыем хәтта:»Әткәй, урыны җәннәттә булсын, бу өйне , нигезен югалтмас өчен ике атын, сыерын биреп,күңеле тартмаса да, колхозга кергән»,– дигән булды. Инде ул кайчан булган?! Дөньялар үзгәрде бит. Абый йортны улына калдырмакчы иде, мин аны тиз аңлап алдым. Өйне саткач миңа ачуланып калган булдылар. Ачулансыннар,әйдә! Анда кайтмасам да «уф» та димим. Монда мине ихтирам итәләр, дуслар да  күп. Гөрләтеп яшим әле,  алар интексен анда. Минем анда кайтасым юк инде,– диде дә, гаражның ишеген бикләп куйды.         Без аның фатирына килдек. Ул тагын да мактана–мактана тиз арада өстәл әзерләде, өендәге җиһазларның хакларын әйтеп чыкты.         Ашагач–эчкәч, якташымның теле тагын да чишелебрәк китте. Ул миңа нинди «зур» кешеләр белән дус икәнен сөйләде. Укуымны тәмамлагач, мине фәкать бу шәһәргә генә кайтырга өнди башлады. Кайда, нинди эшкә урнаштырачагын әйтеп салды. Минем кайтырга ниятем булмаганны белгәч, каты гына әрләп тә алды. Фидаил абый үзен шулай тотуы мине ялкытырга өлгерде. Бәхеткә тиздән хатыны Зәйтүнә апа белән ике кызы кайтып керделәр. Алардан хәл–әхвәл сорашкач, мин дә кайтырга ашыктым һәм саубуллашып чыгып киттем.       ...Шул вакыйгалардан соң егерме елга якын вакыт узгач, бу шәһәргә язмыш тагы алып килде. Бер кичтә без курсташым белән шәһәр паркына киттек. «Бар микән соң әле бу милләттәшләремнең күңел куанычы – «Татарлар почмагы?» Хәзер анда кемнәр йөри икән?» Бу уйлар башымнан йөрәгемә күчеп, аны дулкынландырып алдылар, чөнки соңгы елларда илебездәге зур үзгәрешләр бу шәһәрне күптән инде башка мөстәкыйль бер дәүләтнекенә әверелдерделәр. Соңгы елларда күпме якташларым туган якларына әйләнеп кайттылар бит!         Паркка килеп җиткәч без «Татарлар почмагы» урнашкан якка юнәлдек.Аңа якыная төшкәч, гармун тавышы ишетелә башлады. Тере! Тере икән әле «Татарлар почмагы!» Ләкин нигәдер гармун тавышы ялгыз яңгырый. Әйтерсең, салкын көздә башкалардан аерылып калган ялгыз аккош тавышы бу. Үзе моңлы, үзе сагышлы. Үзем дә сизмәстән, адымнарымны ешайта төштем. Менә гармунның сагышлы моңына сагышлы җыр да кушылды:                                    Туган якта, бик еракта                                                       Мөһәҗирнең юл башы.                                                       Туган җирдән киткәннәрнең                                                       Сагыш гомер юлдашы.                                                       «Сагыш була сары төстә»,–                                                       Диелгән шул бик дөрес.                                                       Сагыш кертә алсу йөзгә                                                       Һич юылмас сары төс.                                                       Сагыш ята яраларда                                                       Мәңге бетмәс тоз булып.                                                       Чәчәк аткан күңелләрне                                                       Туңдыра ул боз булып.                                                       Бәхетле шул – язмышының                                                       Ачысын татымаган.                                                       Күз яшенең тозлы тәмен                                                       Белмидер сагынмаган.                 Чынлап та, ялгыз җырчы иде бу. Өстендәге керле киеме, күптән юылмаган, укмашып беткән чәчләре җырчының вокзалларда очрый торган тормыш төбенә төшкән кеше икәнлеген аңлатып торалар. Җырчы безнең якка борылып карамады, шул сәбәпле,  аның йөзен күрү мөмкин түгел иде. Якынлашкач, карашым алдындагы кәгазь тартмага төште, аның төбендә акчалар күренде. Тартманың ни өчен куелганын аңлагач, кесәмнән акча алдым да, аны салырга иелдем. Рәхмәт әйтергә теләп, ахрысы, җырчы башын минем якка борды һәм күзләребез бер–берсенә төбәлделәр. Аның күзләре, сакал–мыек баскан йөзе миңа бик таныш күренде. Яшен тизлегендә башымда меңләгән уйлар йөгереп үтте һәм  үзем дә сизмәстән: «Фидаил абый?!»– дип кычкырып җибәрдем. Ә ул күзләрен төбәп миңа карап алды да уйнаудан туктап гармунын кочаклады һәм күзләрен яңадан читкә борды. Мин аңа үземнең кем булуымны аңлата башладым – җизнәм турында исенә төшерергә тырыштым.     –Әллә... Онытылган инде,– диде ул сүлпән генә. Ләкин минем якка әйләнеп карамады. Кайчандыр башкаларга тәккәберлек белән карап йөргән Фидаил абый күзләрен кешедән яшерегә күптән күнеккән иде инде, күрәсең...         Танышымны мондый хәлдә очратуым мине тетрәндерде. Аны бу хәлдә тагын ялгызлыкта калдырып китәсем килмәде. Бу бичараның кем икәнлеген курсташыма аңлаттым, аны ашханәгә алып барып җылы аш ашатырга теләгәнемне әйттем. Бик кунакчыл, олы йөрәкле курсташым мине аңлап, Фидаил абыйны да үзебез белән өенә алып барырга киңәш итте. Тиздән без өчебез дә аның йортына  килдек.         Фидаил абый юынып алгач, ашап–эчтек тә, якташым белән икәүләп өй алдына чыктык.         –Энекәш, син мине гафу ит,– дип сүз башлады Фидаил абый. – Җизнәңнең исемен әйтү белән мин сине таныдым, ләкин үземне таныттырасым килмәгән иде. Рәхмәт инде, борылып китмәдең. Миннән йөзләрен читкә боручылар күп булгач, син дә алар кебексеңдер дигән идем. Рәхмәт, якташ, миңа җирәнми караганың өчен,– дигән сүзләреннән соң Фидаил абый үзенең фаҗигале томышын сөйләп бирде:           – Нигез саткан – утта янган, диләр. Минем бәхетсезлек тә шуннан башланды. Мин әтиемнән калган йортны, кендек каны тамган нигеземне сатып машина алдым. Ул машина миңа шатлык түгел, гел кайгы гына китерде. Билгеле, гаеп машинада түгел, ә үземдә . Масаеп китәр өчен машина сәбәп кенә булды. Ә мин масаеп, үземне әллә кемгә куеп яши башлаган идем. Еш кына руль артына да эчеп утыра идем. Мине сыйлаучылар – «дуслар» да күп иде ул вакытта. Билгеле, миннән кирәк нәрсәләрен алгач сыйлыйлар иде. Ә мин аны чын дуслыкка саный идем.          Беркөнне шулай яхшы гына «сыйлангач», «дуслар» белән ял иткән җирдән шәһәргә кайтырга чыктык. Исерек кеше машина тизлеген сизә мени? Үземне күрсәтергә теләп машинамны бик нык кудым. Янымда утырганнар курка төшкәч, мин тагын да дәртләнеп киттем һәм шул зур тизлектә борылышта машинам юлдан чыгып очты. Янымдагы иптәшләремнең берсе  һәлак булды. Мине алты елга төрмәгә утырттылар. Ярты ел да үтмәде, хатыным  Зәйтүнәнең вафат булуы турында хәбәр алдым. Ул гына да түгел, авылымда мине  хатынын кыйнап үтергән икән, дип чыгарганнар. Мин бит аны җирләргә дә кайта алмадым! Әби килеп кызларымны алып кайтып киткән. Хәзер кызларым да мине әниләрен үтерүдә гаеплиләрдер инде. Менә ул ата нигезенең җәзасы нинди авыр!     Шулай итеп, төрмәдән чыккач мин ялгыз, йортсыз, хәтта өметсез дә бер бәндә кисәгенә әверелдем. Башта колхозларда йөреп,кешеләргә төзелеш эшләрен эшләп көн күрә идем. Хәзер андый эшләр дә юк. Халык төзелеш белән шөгыльләнә алмый – акчасы юк. Мин инде ничек яшәргә дә белмим. Паркта җырлап әзрәк акча эшлим,икмәк алырга җитә инде. Икмәк су белән көн күрәм. Инде яшисем дә килми, тик Ходай җанымны алырга ашыкмый. Бу дөньяда аласы җәзаларым бетмәгән әле, күрәсең... Бәхетлеләр күптән инде туган якларына кайтып киттеләр. Мин исә кайтасы җиремне – туган нигеземне дөнья байлыгына алыштырдым. Ә байлык бүген бар,иртәгә юк...       Каршымдагы якташым хәзер бөтенләй башка, тормыш авырлыгыннан изелеп, күпне аңлаган бәхетсез бер кеше . Аның сүзләре йөрәгемне телгәләп үттеләр. Чит җирләрдә ялгыз югалып калган, белүемчә, бик сәләтле  якташымның шушы хәлгә төшүе мине авыр уйларга салды. Мин тагын аның өс–башына күз ташладым, һәм карашым аның күлмәгендә тукталды: Фидаил абыйның өстендә кайчандыр аның горурлыгы булган, инде дистәләгән еллар элек модадан чыккан, еллар белән үзенең беренче төсен югалткан, керләнеп беткән нейлон күлмәк иде...                                                                                                                       КӨЙДЕРЕЛГӘН КАНАТЛАР                                                                                                                                                                                                                                                                         Канатларын ныгытмыйча                                                                                                                  Очырмыйлар кошлар баласын.                                                                                                                  Белсәң иде ни көткәнен                                                                                                                  Зур шәһәрдә авыл баласын.           Шәһәрдә үз эшләремне тәмамлагач, танышымның үтенечен үтәр өчен аның институтта  укып йөргән кызына күчтәнәчләр тапшырырга  студентлар яшәгән тулай торакларның берсенә юл алдым. Шәһәр урамнарында күп кенә үзгәрешләр  күзгә күренеп торсалар да, биш ел буе үзем басып йөргән юл кирәкле бинаны табуга кыенлыклар тудырмады. Күпкатлы тулай торакның зур һәм авыр ишеген ачып эчкә үттем. Анда  мине өлкән яшьләрдәге вахтер апа каршы алды. Мин аңа үземнең нинди йомыш белән килгәнемне, миңа кемнең кирәклеген аңлаттым. Бу апа мөлаем гына елмаеп,миңа бераз вакыт көтеп торырга кушты да, янында утырган кызыкайны миңа кирәк кеше артыннан йөгертте. Нәкъ шулчакны мин үземә төбәлгән ниндидер караш сизгәндәй булдым һәм шул якка борылдым.                 – Хәниф, синме бу?! Мине танымыйсыңмы әллә? – дигән сүзләрне ишеттем, ә күзләрем миннән берничә метр гына ераклыкта утырган бер ханымга төште. Әйе,исемемне атап, бу ханым миңа эндәшә! Ләкин кем соң ул? Исемемне каян белә? Үзем дә сизмәстән аңа таба атлый башладым, ул да урыныннан торды.          – Бу мин, Лена, бер сыйныфта укыдык бит, оныттыңмыни?          –Лена?! Чынлап та, бу бит минем сыйныфташым, кайчандыр яшь  йөрәгемнең тартылган кылларын чирткән, яшьлегемнең гүзәл хатирәләренең берсе булган, сокланып туймаслык Лена Закирова лабаса!!!              Көтелмәгән очрашуга чиксез шатланып, елмаеп аңа кулымны суздым... Ә ул мине кочаклап алды да, башын күкрәгемә терәп, үксеп–үксеп еларга тотынды. Бу очрашу минем өчен көтелмәгән зур шатлык булса да, Ленаның куанычы хәтта күз яшьләренә кадәр килеп җитүе мине аптырата төште.             – Ярый, Лена, тынычлан. Хәзер барысы турында да иркенләп сөйләшербез,– дидем мин аны тынычландыру нияте белән.           Берничә минуттан Лена үзен кулга алды, кулъяулыгы белән яшьләрен сөртә–сөртә, миннән гафу үтенеп, карашы белән янындагы утыргычка мине дә өндәп, урынына утырды. Бер беребездән кулларыбызны алмый берникадәр вакыт сүзсез генә карашып тордык. Ленаның кайчандыр яшь йөрәгемне җилкендергән зәңгәр күзләре элекке нурларын югалткан, күп яшь коюдан булса кирәк, күз төпләре бераз шешенгән, тирә–якка нур сибеп торган сөйкемле йөзен сагыш баскан... Болар барысы да сыйныфташымның бик зур кайгысы турында сөйлиләр иде, һәм мин алдагы әңгәмәбез өчен кирәкле сүзләр, сораулар эзли башладым. Шушы уйлар башымда чуалганда янымы танышымның кызы килеп җитте. Мин тиз генә аның хәлләрен сораштым, әтисе биреп җибәргән күчтәнәчләрне тапшырдым да, аның белән хушлаштым. Берсүзсез миңа карап утырган Ленага эндәштем:           – Менә мин хәзер эшләремне тәмамладым. Инде иркенләп сөйләшә алабыз. Син монда кызыңны көтәсеңме?– дидем, безнең соңгы очрашуны искә төшереп. Ун елдан артык элек шушындый көтелмәгән очрашу вакытында ул миңа иренең һәлак булуы, үзенең 3 яшьлек кызы белән ялгыз калуы турында әйткән иде.            Лена минем соравыма җавап бирми яңадан елый башлады. Ни булганын аңламый мин бөтенләй калтырап төштем, аны тынычландырырлык сүзләр эзләп газаплана башладым. Ләкин тиздән Лена үзе елаудан туктады, миннән кабат–кабат гафу үтенде. Мин аңа урамга чыгарга тәкъдим итүдән башка чара тапмадым. Без шәһәр урамына чыгып якындагы скверга таба атладык.            Сүзне Лена башлады:            –И, Хәниф! Ходай Тәгалә минем яныма сине гел кайгы килгәндә китерә. Исеңдәме, соңгы күрешүебездә мин сиңа иремне югалтуымны сөйләп биргән идем. Бүген...бүген...– диде ул күз яшьләренә буылып,– бүген менә бердәнбер кызымны таба алмый йөрим. Кемнән сорарга да, кайдан эзләргә дә белмим. Шәһәрдә туганнар да, танышлар да юк бит. Аптырагач, инде өч көн элек торган җиренә килмәсме, дип тулай торакта көтеп тордым. Бүген кызымның исәнме икәнен дә белмим.               Без сквердагы эскәмияләрнең берсенә барып утырдык. –Лена, тукта әле, тынычлан. Миңа барын дә аңлатып сөйләп бир әле: ни булды?  Ничек югалттың син кызыңны? – дидем мин сыйныфташымның кайгысына төшенергә теләп. Яшь аралаш сүзләр белән Лена түбәндәгеләрне сөйләде:             – Иремне югалткач,минем өчен якты дөньяның нурлары сүнгән иде инде, ләкин кулымда кечкенә Ләйсәнем бар иде шул. Ул кабызды кабат миндә яшәү нурын, ул бирде миңа яшәргә көч! Мин аның өчен генә яши башладым. Ләйсәнем минем үземә дә, әниемә дә зур куаныч, яшәү матурлыгы булды. Ул безне сөендереп үсте.Мәктәпкә укырга кергәч, андагы уңышлары, тәртибе, эш сөючәнлеге белән шулай гел куандырып торды. Кечкенәдән укытучы булырга хыялланды, сыйныфтан– сыйныфка күчкән саен Ләйсәнемнең хыял канатлары үсә һәм ныгый гына барды. Ятимлеген сизмәсен,  дип үземне дә кызганмый, вакыт белән дә хисаплашып тормый көне–төне эшләргә тырыштым. Шулай яши торгач минем сөенечем 11 сыйныфны да тәмамлады, сылу кызга әйләнде. Хыял канатларының көче белән күккә очардай булып шәһәргә институтка керергә  китте. Имтиханнарын уңышлы гына тапшырса да, конкурстан үтә алмаган. Бик төшенке кәеф белән яныма кайтты, түләп укырга мөмкинчелек булганын әйтте. Бурычка булса да  кирәкле кадәр акча җыеп, шәһәргә кызым белән үзем дә килдем. Институт белән килешү төзеп, акчасын түләгәч, кызымны 1нче курска укырга алдылар. Кызым шулай итеп укый башлады, минем эшем артты. Ике атнага бер тапкыр яныма кайта иде, ул кайтуга мин гел акча хәстәрләп тордым. Бик авыр чаклар булса да, шулай бер ел вакыт үтеп китте. Быел мин икенче елның яртысы өчен сентябрьдә кызым белән килеп акча түләп киттем.               Октябрь үтте, кызым яныма бер генә тапкыр да кайтып әйләнмәде. Октябрь бәйрәменә көттем, ә ул юк. Күңелемдә шик туды һәм үзем аның янына юл тоттым. Монда килеп, кызымның инде 1 айдан артык элек институтан чыгарылганын белгәч, һушымны җуя яздым. Аны эзләп ул яшәгән тулай торакка килсәм, аннан да чыгараганнар икән. Кызымны институттан эзләп карарга булдым, кая гына  кереп сорасам да гел бер җавап ишеттем: «Она исключена». Хәлемне аңларга теләүче дә юк. Түрәләрдән: «Институттан чыгару куркынычы тугач та нигә миңа хәбәр итмәдегез?» – дип сораган идем, алар миннән көлеп: «Бездә меңләгән кеше укый, аларның барысына да ничек хәбәр итәсең?» – дип кенә җавап кайтардылар. Меңләгән кеше укыса да, институттан чыгарылганнары берәм–сәрәм генәдер бит.Нигә шундый балаларның ата–анасына хәбәр итмиләр? Аларны әллә кеше язмышы борчымый микән? Аларны әллә бары тик акча гына борчыймы? Яшьләрнең язмышына алар битараф булмасалар уку йортының тирә–ягын кафе–барлар басып алмас иде, институт каршында япь–яшь кызлар тәмәке көйрәтеп,  сыра эчеп утырмаслар иде. Аларның яннарыннан үтеп йөргән укытучылар нәрсә уйлыйлар икән? Югары белемем булмаса да, яхшы беләм: шушы кафе–барларда тәмәке кузында көя яшьләрнең хыял канатлары, шунда гына югалалар кичәге студентлар. Югыйсә,ни өчен   7–8 кешедән имтиханнар белән сайлап алынган (үзләре сайлап алган!) бала  алар биргән белемне үзләштерә алмый соң? Мондый   «Канат көйдергечләр» – кафе –барлар белән бөтен шәһәр тулган бит! Шуларның төтененә кереп адашмыйлармы шәһәрдә авыл балалары?!               Институтта һәм башка урыннарда утырган түрәләр шушы коточкыч хәлләр турында уйлыйсы урынга үзләренең кабинетларын кыйммәтле мебельләр белән тәэмин итүгә салынганнар. Берсеннән– берсе уздырып кабинетларын бизәгәннәр, ә студентлар белем алган бүлмәләрдә совет чорыннан калган җиһазлардан башка нәрсә күренми. Ни булды безнең кешеләр белән? Нигә барысы да байлыкка бирелде әле?! Кайдан туды  кеше язмышына җаннарны өшетерлек битарафлык? Битарафлык белән яшьләребезнең хыял канатларын көйдереп, алар белән наркоманнар, фәхишәләр санын арттырабыз түгелме?!                Олы кайгысыннан өзгәләнеп әйткән сорауларга мин җавап таба алмадым. Сыйныфташымны автовокзалга барып, автобуска утыртып өенә озаттым. Ленаның йөрәк өзгеч тавышы бик озак колагымда яңгырап торды...               Авыр тойгылардан арынырга тырышып, су эчәргә дип якындагы кафега кердем. Күзләрем шунда  өстәл артында тәмәке көйрәтеп, сыра эчеп утырган чибәр, япь–яшь өч кызга төште. «Көйдерелгән өч пар канат» дип уйлап куйдым мин, сыйныфташымның үзәкләрне өздерерлек фаҗигасен тагын бер тапкыр йөрәк аша кичереп...                                                                                                 БУРЗАЙ                                                                                Шамил төне буе төшендә көчек белән уйнап чыкты. Иртән дә ул бу кечкенә җан иясенең җылысын тоя кебек иде әле. Уянуына карамастан, малай һаман да аның белән саташып йөри бирде. Үзенә көчек алу хыялы биләп алды аның күңелен.     Төшке аш вакытында үзенең хыялы турында ул әтисенә дә сөйләп бирде. Әмма әтисе улының теләген һич кенә дә хупламады.    ­­      – Юк, улым, безгә әлегә бернинди көчек тә кирәк түгел. Беренчедән, аны карарга безнең вакытыбыз юк, икенчедән, көзен сиңа мәктәпкә укуга барырга, көн дә дәресләр әзерләргә кирәк булачак, ә син, көчек булса, укуың турында исеңә дә алмассың. Ә алай берничек тә укып булмаячак.    Сөйләшү Шамилның файдасына тәмамланмаса да, малай үзенең көчек турындагы хыялыннан арына алмый, татлы уйларында йөзә бирде. Ул гына да түгел, уйлары белән үзенең хыялын күз алдына китерә башлады: авылдагы малайлар аңа ничек көнләшеп караячаклар, ә аның матур йонтәч көчеге һәркөнне шатланып өрә–өрә аны мәктәптән каршы алачак. Ә инде үсеп җиткәч, ул, бәлки, аның сумкасын да күтәреп йөрер әле...     Менә шундый татлы хисләргә бирелеп, Шамил авылның бала–чагалары җыела торган җиргә – җимерек сәмән өйләр янына юнәлде. Анда, гадәттәгечә, бала – чагаларның шау – шулы тавышлары берөзлексез яңгырап тора иде. Шамил үзенең дусы Маратның тавышын ишетте:    – Шамил! Әйдә тизрәк безнең янга! Бездә кешеләр җитми! Көчләр тигез түгел...    Шамил дә дуслары белән уенга кушылды. Әмма шулчакны кемнеңдер кычкырып әйткән сүзләре яңгырады:     – Карагыз әле, Бурзай килә!    Барысы да, уен турында онытып, якынлашып килгән озын аяклы чуар эт каршына йөгерделәр. Эт, аларны күргәч, туктап калды. Балалар аны төрле яклап уратып алдылар. Якын барырга җөрьәт итмәгәннәре эттән ерактарак урын алдылар, ә иң кыюлары аның янына ук килеп, кайберләре аны ипи белән сыйлый да башладылар.    Бурзайны тирә – якта бары да белә иде. Ул авылга еш кына килгәләп торса да, анда озакка бер дә калганы булмады. Бу эт хакында авылда төрле–төрле имеш–мимешләр дә йөри. Кемдер аны күрше авылда хуҗасында яши, дип сөйләсә, башкаларның сүзләре маэмайның язмышын сугыш чорлары белән бәйлиләр иде. Имеш, бу эт кайчандыр сугыш яланында хуҗасы, немец офицеры янында булганда, бервакыт бик каты снарядлар шартлавыннан куркып, аннан качып киткән һәм бу якларга килеп чыккан. Шуннан бирле ул бер авылда да яшәми, ел буена кырларда ирекле гизеп, үзенә ризык табып, тамагын туйдырып яши икән. Бу хәбәрләрнең кайсы дөреслеккә туры килгәнен беркемнең дә тикшергәне булмады, авыл халкын бу хакыйкать һич тә кызыксындырмады, ә арттырыбрак сөйләргә яратканнарга дөрес мәгълүмәтнең булмавы телләрен чарларга бер сәбәп булып торды. Боларны искә алмаганда, шуны әйтергә була: авыл халкы бу җан иясенә бик җылы карады. Бурзайның да кешеләргә бер генә дә зыяны тимәде. Шуның өчендер дә авыл халкы аны һәрчак ашатырга тырыша иде. Ә  сугыштан соңгы елларда моны эшләү бер дә җиңел булмаса да, юмарт авыл халкы изге эшен эшли иде.    Менә әле дә, Бурзай бер үзе генә белгән сәбәпләр белән балалар уйнаган урынга килеп чыкты һәм аларның юмарт кулларыннан сыйлана да башлады. Шамил дә, үзендә булган курку хисен җиңә алды бу юлы: зур саклык белән генә эт янына якынлашты һәм аны күзәтергә кереште. Бу эт бик ябык, әллә нинди нечкә озын борынлы, аклы–каралы ау эте иде. Озын–озын аяклары аны тагын да ябыгырак итеп күрсәткәнгә, малайның күзенә этнең корсагы умыртка сөягенә ябышып беткәндәй күренде. Ябык гәүдәле бу этне ул бик кызганды һәм кесәсендә булган ипи телеменнән өлеш сындырып маэмайга сузды. Ипи кисәге авызына эләккәч, эт тыныч кына чәйни башлады. Бурзай сыйланып торган вакытта Шамил сак кына этне муеныннан сыйпап алды, эт булса үзенең рәхмәтле күзләре белән малайга карап, башка бернинди хәрәкәтсез килеш тора бирде. Көчек турында хыялланган малайның башында көтмәгәндә бик кызыктыргыч уй туды: нигә әле шушы этне өенә алып кайтып, аны үзенеке итмәскә! Кинәт туган бу фикерен тормышка ашыру нияте белән Шамил өенә табан берничә адым ясады да, кулындагы ипи кисәген эткә сузып, аны янына чакырды. Бурзай да шуны гына көткәндәй, йөгереп малай янына килеп басты һәм аның кулыннан сыйны алып, яңа танышы артыннан атлады.    Өйләренә кайтып җиткәч, малай эткә икмәкнең соңгы кисәген каптырды да, кызу–кызу атлап, йөгереп диярдәй, өенә кереп китте. Күп тә үтмәде, ул кулына түгәрәк ипинең яртысын тотып яңадан дүрт–аяклы дусы янына килеп басты һәм аны сыйлавын дәвам итте. Эт белән дуслашуына ныклап ышангач, Шамил абзарларына кереп, аннан кулына бау тотып эте янына килде. Ул шул бау белән, кулыннан килгәнчә, этнең муеныннан яхшы гына итеп бәйләдеде дә, этне ихаталарының иң ерак почмагына алып килде.Шунда ул бауның икенче очын баганага бәйләп куйды да, тагын йөгереп өйгә кереп китте. Бераздан ул кулына зур гына савыт тотып, этенә эчәр өчен су алып чыкты. Сусаган эт су эчәргә тотынды.     Нәкъ шулчакны болдырда елап беткән өч яшьлек сеңлесе күренде. Абыйсы аның янына ашыкты, аны тынычландырырга теләп, өйгә алып кереп китте. Сеңлесе белән  Шамил байтак вакытын уздырды.     Ул яңадан эте янына чыкканда эңгер–меңгер төшкән иде. Малай яңа дүрт–аяклы дусы янына ашыкты, әмма анда ул чәйнәп өзелгән бәйдән башка берни дә тапмады. Моны күргәч, Шамил елар чиккә җитте, аның тамак төбенә яндыргыч төер килеп тыгылды. Күңеле белән бу хәлгә һаман да ышанып бетмәгәнгә, ул Бурзайны эзләп, абзарга кереп чыкты, мунча артларын җинтекләп тикшерде. Ләкин аның яңа дусы беркайда да юк иде. Малай ни эшләргә дә белми, ташып чыгарга торган күз яшьләрен тыяр өчен үзенең иреннәрен тешләп яңадан өйгә юнәлде. Анда кергәч, ул дусын югалтуга сәбәпче булган сеңлесен дә әрләп алды.      Ә кичен гаилә табын артына җыелгач, өйдә бер телем дә икмәк калмаганлыгы ачыкланды. Әни кеше тиз генә күршеләргә йөгерде, ләкин аларда да артык ипи булмагач, буш кул белән кайтып керергә мәҗбүр булды. Кичке ашны иписез генә уздырдылар. Икмәсез калуның сәбәбе ачыклангач, юмартлыгын күрсәткән Шамилгә әнисеннән дә, әтисеннән дә каты гына «шелтә» эләкте.       Иртәнгә, Шамил өйдә булган ипине Бурзайга ашатып, гаиләне кичке ашка икмәксез калдырган, дигән хәбәр авыл буйлап таралган иде инде. Шуннан соң авыл халкының бу юмарт малайга шаярып та, төттереп тә әйткән сүзләре бик күп булды, тик Шамил генә аларга артык игътибар итмәде. Ул үзенең яңа дүрт–аяклы дусы – Бурзае турында хыяллана бирде, бөтен күңеле белән очрашу мизгелләрен көтте. Ә Бурзай авылга килеп чыккач, Шамил аның янына йөгереп килеп тә җитте. Эт малайны ниндидер җылылык белән каршы алды, әйтерсең лә, ул аның юмартлыгын әле дә исендә тота иде.      Гомерендә бәй белмәгән эт белән көчек турында хыялланган малай арасында дуслык  менә шулай урнашты.      Вакыт үтә торды, көз дә  җитте. Шамил беренче сыйныфка укырга керде. Укучы малай дусы Бурзай турында хәзер элекке кебек еш–ештан уйлап тормаса да, эт авылда күренгәндә, дуслар очрашмый калмыйлар иде. Читтән караганда, бу озын аяклы эт ерак юллар узып авылга дусын күрергә генә килә иде кебек, чөнки Шамил белән очрашкач, ул бик тиз арада авылдан үз юлы белән китеп югала.      Шуны да әйтергә кирәк: бу очрашулар, күрешү мизгелләрен зарыгып көткәндә туган хыялый уйлар әле генә белем дөньясына аяк баскан малайның тормышын тагын да ямьләндереп тордылар. Шамил вакыт агышын һич тә сизмәде, көз үтте, кыш килде. Авылда бала–чагалар җимерек сәмән өйләр янында түгел, таудан чаңгыда һәм чанада шуып уйный башладылар.      Беркөнне Шамил башка малайлар белән таудан шуып уйнап йөргәндә, ул әтисе белән абыйсы атка утырып юлдан үтеп киткәннәрен күреп калды. Абыйсы аңа: -                     Без апаларга киттек! – дип кычкырырга да өлгерде. Малай башта югалып калды: аның да бит кунакка барасы, анда кунаклар өчен генә сакланган тәм–төмнәрне авыз итәсе килә! Бу уйларны Шамил башыннан кичергәнче, әтисе белән абыйсы утырган ат шактый еракка китте, ә Шамил булса бар көченә өйләренә таба йөгерде. Өйләренә кайткач, ул башта пималарын салып атты, аннары чыланып беткән чалбарларының өске катын салды да, яңадан пималарын киеп урамга чыгып йөгерде. Бернәрсәгә дә игътибар итми, ул әтисе һәм абыйсы киткән юлдан, аларны куып җитү хыялы белән йөгерде дә йөгерде. Ул шушы хыялыннан айный алмый, авылның күптән инде артта калуын да, авылдан шактый еракка китүен дә сизмәде, алга карап йөгерүен белде. Үзенә калса, ул бик тиз йөгерә, имеш, озакламый аңа алда сүлпән генә юырткан ат күренер төсле тоелды, чөнки ул моңа чын күңеленнән ышана иде. Башта ул ат алдагы посадка артына кереп киткәндер, дип, бар көченә агачлар үскән посадкага таба йөгерде, ә аңа барып җиткәнче юл чатына килеп чыккач, малай кая барырга белми, аптырап калды. Әмма аның вакытны югалтасы килмәде, тәвәкәлләп, посадкага таба барган юлны сайлап, алга ашыкты.Ул агачлыкка килеп җиткәндә, искән җил көчәя төшкән иде инде, җитмәсә яуган кар бөртекләре дә күренә башладылар. Тик малай боларны һич кенә дә сизмәде, йөгереп алга баруын белде. Тиздән кар явуы көчәйде, өстәвенә кояш баеп, караңгы төшә башлады. Хыялыннан аерыла алмаган Шамил бернәрсәгә дә игътибар итмәде, «авылга кире кайтырга кирәктер», – дигән уй башына ялгыш та кереп чыкмады. Ул йөгерүеннән туктамады. Башында аның тик бер генә уй бөтерелде: менә–менә ул барган юлда аның күзләренә әтисе һәм абыйсы утырган ат күренергә тиеш. Ә җил көчәйгәннән көчәйде, инде караңгы да төште, ләкин Шамил юлын өзмәде, алга баруын белде.     Әллә башына берәр уй килде, әллә буранның көчәюе сәбәпле, юлны начар күрә башлаган  малай кинәт кенә туктап калды. Артына борылып карады, тирә–якка күз ташлады, әмма үзеннән ун–унбиш адымнан аңа берни дә күренмәде, чөнки яуган кар   бөртекләре, аларны һавада уйнатып, бөтереп. төрле якларга куып торган җил юлчыны бар яктан да ап–ак стена белән уратып алган иде кебек. Башта ул ни эшләргә дә белми, куркып өлгергәнче, аптырап калды. Башына килеп кергән уйлар аңа курку хисләрен дә китереп җиткерделәр. Буранда, авылдан еракта, караңгы төшкәч юлда берүзе калуын аңлап, малай куркуыннан кычкырырга тотынды: –Әти–и–и! Әти–и–кә–ем!      Көчле искән җил аның тавышын йотып торды, ә бу исә малайда курку хисләрен тагын да көчәйтте. Менә ул үзенең бераз өши башлаганын сизде, күзләреннән кайнар яшьләр ургылып бәреп чыктылар.      –Әти–кә–ем! Син ка–ай–да? Мин мо–о–нда–а–а!– диеп кычкырды ул.     Шулчак куркуыннан ни эшләргә белмәгән малай үзеннән берничә адымда гына нәрсәнеңдер кузгалып куйганын сизгәндәй булды.      –Бүре! – дип уйлады да, куркуыннан хәтта күзләрен йомды. Ул ач бүренең очлы тешләрен ыржайтып аңа ничек ташланачагын ачык итеп күз алдына китерде. Менә ул бүренең тын алышын сизеп, куркуының соңгы чигенә җитеп, ирексездән, күзләрен ачты һәм үзенең алдында еш–еш сулап торган... Бурзайны күреп, шатлыгыннан кычкырып җибәрде:      –Дускаем минем! Бурзайкаем минем! Ничек таптың син мине?! – дип сөйләнә–сөйләнә этне кочаклап алды. Малай бу минутта үзенең хәвефле хәле турында онытып, уйларында план да кора башлады: ул бит хәзер ялгыз түгел, янында аның яраткан эте – Бурзае бар! Алар икәүләп һич тә югалып калмаячаклар, әтиләрен барыбер табачаклар! Бу уйлар аңа ниндидер көч өстәгәндәй булды. Ул яңадан алга таба атлады. Әмма байтак вакыт юлда булган малайның көче озакка бармады, ул хәлсезләнә башлады, бераздан үзенең бик нык арыганлыгын да сизде. Аяклары да авырта башлады, алар күтәргесез булып авырайдылар. Хәзер һәрбер адым аңардан зур көчләр таләп итә иде. Күзләрен ачарга бирми каршыга искән җил юлчыны туктарга мәҗбүр итте. Шамил туктагач, җилдән яшеренергә теләп, аякларын бөкләп утырды да, башын фуфайкасының эченә үк тыкты һәм күзләрен йомды. Хәзер аның бер генә адым да атлыйсы килми иде, аны әкренләп йокы басты.     Моны сизгән Бурзай комачаулана башлады: юлдашы тирәли берничә тапкыр әйләнде дә, аның каршына басып кат–кат өрде. Ләкин малай кыймылдамады, ул йокыга тарып бара иде. Эт үзенең борыны белән фуфайканы ачып, Шамилнең йөзен ялый башлады. Шунда гына йокыга тарып барган малай үзенә килде, ниндидер эчке тоемлавы белән этнең аны алга чакыруын аңлап, урыныннан торды һәм эт артыннан атлап китте. Эт аның алдына төшкәч, ул кая барырга кирәк икәнлеген аңлады һәм шуңа буйсынды.      Шулай атлый торгач, Шамил бераздан җилнең аз гына басыла төшүен тоемлады, аңа атлау да җиңеләя төште. Болар хакында уйлап өлгермәде, ул уң якта тонык кына янган ут шарларын күреп алды. Ерактарак та берничә ут нокталары бар иде. Юлдагы малай авылга килеп кергәнен аңлады. Беренче күренгән өйгә карап, ул таныш булмаган, чит авылга килеп кергәнлеген белде. Арыган, йокы басып барган төнге сәяхәтче шул йортның болдыр баскычыннан күтәрелде дә, аның ишеген какты.      Ишек ачылмады, ә аның икенче ягыннан бер әбинең тавышы ишетелде:     –Кем бар анда?!    Шамил үзе турында сөйләп бирде, монда ничек килеп чыкканлыгын аңлатты. Ишек артындагы карчык аңа ишекне ачарга куркуы, өйдә берүзе генә булуы турында әйтте дә, малайга күршеләренә керергә кушты.      –Анда сиңа ачарлар,– диде карчык, – чөнки күршем улы белән яши.     Малай күрше йортка юнәлде. Юлдашы Бурзай аның һәрбер хәрәкәтен күзәтеп, артыннан салмак кына атлап озата килде һәм анда болдыр каршына утырды да, янә күзәтүен дәвам итте.      Чынлап та, бу йортта ишекне шунда ук ачып, төнге «кунак»ны өй эченә үк керттеләр. Шамил аларга үзе белән ниләр булганын яңадан бер тапкыр җентекләп сөйләп бирде. Йорт хуҗалары аңа тагын да бик күп сорулар бирделәр, малай аларга җавап кайтарып торды, дус эте Бурзай хакында да үзенең мактау сүзләрен ишеттерде, аны монда шул эт алып килгәнлеге турында әйтте. Ул этне күрергә хуҗа кеше ихатага да чыгып караган иде дә, анда бернәрсә дә тапмый кире керде. Өй хуҗалары шуңадыр да малайның сүзләренә бик ышанып бетмәделәр, аны үзеннән уйлап чыгарып сөйлидер, дигән фикердә калдылар. Чөнки Шамил өйгә кереп киткәч тә, Бурзай үзе генә белгән юл белән үзенең иркенлек дөньясына – тирә–якта яткан киң кырларга юл алган иде инде.       Юлдан килгән малайга чәй эчерткәч, барысы да йокларга яттылар...      Иртән торгач, өй хуҗалары Шамилне ничек авылына озатырга икән, дип, сөйләшә башладылар. Анасы улына:       –Улым, син почтальон янына барып кил әле. Бүген ул район үзәгенә барырга җыенмый микән? Барса, ул бу малай торган авыл аша үтәргә тиеш була бит, аңа утыртып җибәрербез.       Шулай итеп, төнге сәяхәтеннән соң икенче көнне Шамил авылына, өенә кайтып җитте. Ул үзе белән ниләр булганы, ничек чит авылга барып чыкканы, Бурзайның аны ничек коткаруы турында җентекләп кат–кат сөйләде. Авылдашлары малайны Бурзай үлемнән алып калганына ышандылар. Соңгы атна–ун көнлеккә бу хәл авылда иң күп сөйләнә торган хәбәрләрнең берсе булды. Ә Бурзайны гел җылы сүзләр белән генә искә алдылар.      Гаҗәеп, моңардан соң байтак вакыт узды, әмма эт авылда никтер һаман да күренмәде. Озакламый кешеләр аны искә дә алмый башладылар. Тик Шамил генә аны өзелеп көтте. Үзен коткарган дүрт–аяклы дусын сагынды ул. Нык сагынды. Аның белән булачак очрашуны кат–кат күз алдына китерде.       Очрашу булды, ләкин аларның күрешүе бөтенләй башкача килеп чыкты...      Беркөнне, вакыт кичкә салышканда, Бурзайның җимерек сәмән өйләр янында ятканын Шамилгә җиткерделәр. Малай бар көченә шунда йөгерде. Килеп җиткәч, ул тагын да ныгырак ябыккан, өтәләнеп беткән, хәлсезләнеп, җиргә сузылып яткан Бурзайны күрде. Аның күзләре йомык иде. Шамилнең беренче сүзләреннән, таныш тавышны ишетеп, эт күзләрен ачты. Күзләрендә яшәү нуры сүнеп барган дусын юатырга малай аңа күңеленнән ташып торган җылы сүзләрен яудыра башлады. Эт булса кузгалмады. Нәкъ шулчакны Шамил аның күзләреннән ике бөртек күз яшьләре тәгәрәп төшүен күреп калды. Бурзай елый иде! Эт күзләрен яңадан йомды да, бераздан ниндидер сәер тавыш чыгарып, тынып калды. Шамил яраткан этен терелтергә теләп, елый–елый аның гәүдәсен сыйпаларга тотынды. Шул вакытта аның кулы каты бер төергә терәлде. Малай ике кулы белән ул урындагы йоннарны ачкач, ул анда төзәлеп бетмәгән, саркып торган яра күрде. Димәк, аның яраткан дусына, аны үлемнән коткарган Бурзайга кемдер мылтыктан аткан!     Кайгысыннан бар дөньяны оныткан, җан әрнүенә түзә алмаган Шамил елый–елый өйләренә кайтты, анда да елавыннан туктый алмый төн буе шыңшып чыкты. Бары тик таң алдыннан гына барлык көчен югалтып, ул каты йокыга талды...                                                          Шикләнү бураны                                                                                                    Шикләнү бураны                                                                                                  Таратты зиһенне,                                                                                                  Туңдырып аңымны,                                                                                                   Юк итте үземне.                                                                                                               (Бәеттән).      Яңа елны каршыларга санаулы гына сәгатьләр калса да, мәхәббәт  утларында янган Ринатның кәефе бер дә күтәренке түгел иде: институтта укулар булмаса да, чираттагы эш көне 1нче январьга туры килә. Димәк, ул Яңа елны каршыларга сөйгәне Гөлназ янына кайта алмаячак. Бу Ринат өчен күтәрә алмаслык авыр бер кайгыгы әверелде. Сөйгәненең ягымлы тавышын ишетер өчен, аңа хәлләрен, йөрәгендә булган хисләрен аңлатырга дип, ул авылга, Гөлназның күршеләренә шалтыратырга элемтә үзәгенә килде.      Тиздән аны сөйләшергә чакырдылар. Ринат, йөрәгендә кайнаган хисләрдән дулкынланып, телефон трубкасын алды. Телефоннан авылдашы, Гөлназның күршесе Зәкия апаның тавышы ишетелде. Алар бер–бересенең хәлләрен сораштылар, егет телефонга Гөлназны чакыруларын сорады. Бераз вакыт узгач трубкада Гөлназның шатлыклы тавышы яңгырады:         – Ринат, саумы! Кайчан кайтасың? Без Яңа елны каршыларга Кәримнәрдә җыелырга булдык.  Синең өчен акчаны мин бирдем инде. Кайтып җит, – диде ул.         Күңеленә якын Гөлназның ягымлы тавышын ишеткәч, Ринатның дулкынлануы арта төште.          –Гөлназым, кара әле... беләсеңме... килеп чыкмый бит әле... Ничек әйтим икән?... – диде ул башында чуалган төрле уйларының очына чыга алмый.          – Нәрсә, син кайтмаска булдыңмыни? – диде Гөлназ, егетнең сүзен бүлеп. Аның тавышында үпкәләү, бер үк вакытта ачу чаткылары чагылды. – Яңа елны шәһәрдә, шәһәр кызлары белән үткәрергә булдыңмы? Алай булгач, үзеңә үпкәлә, – диде дә Гөлназ, трубканы куйды, ә Ринатның колагына  ирештереп әйткән кебек «пи–пи–пи» ишетелде.         Сөйләшүнең болай килеп чыгуыннан Ринат бөтенләй коелып төште. Нигә әле болай килеп чыкты? Ул бит матур гына сөйләшеп, үзенең хәлен аңлатырга ниятләнгән иде. Нигә  Гөлназның аның белән сөйләшәсе килмәде? Нигә ул аны тыңларга теләмәде? Бәлки, Гөлназ аны онытып бара торгандыр?!         Яңа елны Кәримнәрдә каршыларга җыенуы зур шик тудырды Ринатның күңелендә: Гөлназ артыннан Кәрим аз йөрмәгән иде... Бу уй егетнең күңелендә көнләшү җилләрен кузгатты. Башына килгән төрле уйлардан ул җилләрнең көче арта барды, һәм  Ринат зур кайгыга чумды. Хәзер ул бары тик Гөлназ белән Кәрим турында гына уйлый башлады. «Ничек кайтып килергә? Ничек кенә Гөлназны күреп сөйләшергә?» – шушы уйлар аның башында бертуктаусыз кайнап тордылар, ә күңелендә кузгалган җилләр әкренләп шикләнү буранына әверелделәр.        Ринат, үзен борчыган сорауларга һаман да җавап таба алмый , төнге эшенә китте. Эшендә Яңа ел алдыннан хезмәт хакын алды, ләкин ул да кайгыга чумган егетнең кәефенә йогынты ясый алмады.                         Бу уйлардан Ринатны дусы Зөфәрнең күтәренке тавышы чыгарды:        –Сәлам, Ринат! Бик кәефсез күренәсең, нәрсә булды? – диде ул, дусына кулын сузып. – Яңа ел белән сине! Шундый кәеф белән каршылыйлармыни Яңа елны, – диде Зөфәр, дусының күңелен күтәрергә теләп.       Ринат дусына үзенең кайгысын аңлатты,  сөйгәне белән сөйләшә алмаячагына  үкенүен әйтте.       – Ә нигә кайтмаска? Берендә эшкә синең урынга үзем чыгармын. Миндә бит мәхәббәт проблемалары юк, – диде Зөфәр.         Дусының әйткән сүзләре Ринатның күңелендә өмет очкыннары кабызып, анда шаулаган буранны бераз баса төште.         – Чынлапмы?! – диде ул, Зөфәрнең сүзләренә ышанып бетә алмый, – шулай итик әле, дусым. Миңа ничек кенә булса да кайтып килергә кирәк. Бик кирәк, – диде Ринат,күңеленнән дусына мең–мең рәхмәтләр укып.           Икенче көнне төнге эштән соң йоклап та тормый Ринат сөйгәненә Яңа ел бүләге эзләргә шәһәргә чыгып китте. Кибеттән кибеткә йөреп, бүләк сайлап, ул күп кенә вакытын югалтты, ләкин күңелендә кузгалган шикләнү бураны үткән вакытка карамый үзенең дулавын дәвам итте, егетнең башына ямьсез уйлар өертә торды. Гөлназга Яңа ел бүләге итеп Ринат алтын йөзек, әнисенә, сеңлесенә төрле күчтәнәчләр алды да, яңадан торган бүлмәсенә кайтты. Алган күчтәнәчләрне сумкага салгач, сөеклесенә алган бүләкне тагын бер тапкыр кулына алды һәм аны ничек бүләк итәчәге, нинди сүзләр әйтәчәге турында уйлап торды. Шуннан соң ул алтын йөзекне кадерләп кенә түш кесәсенә, йөрәге янына салып куйды, һәм әйберләрен алып тышка чыкты.           Урамда егетне көчле генә искән җил каршы алды. Ринат, вакытны югалтмас өчен, автовокзалга барып тормаска булды һәм автобуска утырып шәһәр читенә чыкты. Анда килеп җитүгә җил тагын да көчәя төшкән, өстәвенә, кар да ява башлаган иде. Озакламый буран чыгачагы көн кебек ачык иде, ләкин йөрәгендә, күңелендә котырынган шикләнү бураны Ринатны юлга чакырды. Ул кул күтәреп бер йөк машинасын туктатты. Шофер егет район үзәгенә кадәр барачагын әйткәч, Ринат тиз генә кабинага кереп утырды. Берникадәр вакыт алар күңелле генә сөйләшеп килделәр. Ләкин тышта буранның көчәюе сәбәпле аларның әңгәмәләре өзелде,һәм Ринат яңадан үзен борчыган уйларга кайтты. Ул Гөлназ белән ничек очрашачагы турында уйлый башлады. Инде Гөлназы             аны,бәлки, көтми дә торгандыр. Ә күпме әйтәсе сүзләре бар аның сөйгәненә! Җәйгә корган планнары турында сөйлисе бар, чөнки ул планнарны бергә уйлашырга кирәк  Ринатка. Уку елы тәмамлангач,ул читтән торып укуга күчәргә ният тота. Беренчедән, аның сеңлесе 11 классны тәмамлый, Алла боерса, ул да укырга керер. Икенчедән, әнисенә авылда дөнья көтүе елдан–ел авырлаша. Шуның өчен Ринат, әнисе янына кайтып, дөнья авырлыкларын үз өстенә алырга тиеш. Читтән торып укырга нибары бер генә ел кала, шулай булгач, җәйгә туй турында да уйларга мөмкин.        «Моңа Гөлназ ничек карар икән? Нигә ул телефоннан шулай сөйләште? Әллә хисләре Кәримгә  күчтеме икән?» – дигән уйлар  башына кереп, күңелендә котырынган шикләнү буранын тагын да көчәйтеп җибәрделәр.          « Ничек булса да бүген кайтып җитәргә кирәк!» – дип уйлап куйды Ринат,тынгы бирмәгән ямьсез уйларыннан арынырга теләп.           Район үзәгенә караңгы төшүгә генә килеп җиттеләр. Шофер егет юлдашының әле авылга китәргә ният тотуын белгәч, аңа ташланды:          – Син нәрсә? Акылдан яздыңмы әллә? Мондый буранда кем берүзе юлга чыга?! Әйдә минем белән. Буран туктагач кайтырсың авылыңа, – диде ул каты гына.                           Ләкин Ринат та үз сүзендә каты торды:               – Юк инде, монда кайтып җиткәч биш–алты чакырымны җәяү дә үтәм. Кайтырга кирәк миңа, кайтырга! – диде ул,          һәм юлдашы белән саубуллашып, машинадан төшеп калды. Тышта күз ачкысыз көчле буран,ләкин күңелендә котырынган шикләнү бураны башыннан барлык дөрес уй–фикерләрне куып бетергән иде инде. Ул, бернәрсәгә карамый, авылы ягына атлый башлады. Үзсүзле егетнең юлны һаман да дәвам итүеннән буранның ачуы килгәндәй, ул ярсый башлады. Җилләре киемнәрен өзеп алырдай булып Ринатка ташландылар, ә карлары йөзенә бәрелеп, аңа күзләрен ачарга да ирек бирми башладылар. Ләкин шикләнүдән, бер үк вакытта сагынудан аңын җуйган егет авылга таба атлавын белде. Күңелендә купкан шикләнү бураны аның башына яңадан – яңа  шомлы уйлар куып тордылар: әгәр дә ул кайтып өлгермәсә, Кәрим Ринатның юклыгыннан һичшиксез файдаланачак, Гөлназны үзенә каратырга бөтен көчен куячак! «Кайтырга кирәк, кайтырга!» диде ул кычкырып, ләкин көчле җил аның сүзләрен авызыннан алып, колагына да җиткерми, шунда ук юк итте. Егет күпме генә кызурак атларга тырышса да, каршы искән җил, йөзенә бәрелгән суык карлар аның тырышлыгын, куйган көчен юкка чыгара иделәр. Өстәвенә, юлда ештан – еш  кар өемнәре очрый башладылар. Бөтен дөнья бер аклыктан торганлыктан, кар өемнәрен күрү мөмкин түгел иде. Бары тик бөтен гәүдәсе белән кереп чумгач кына белеп кала  иде Ринат ул кар өемнәрен.Шулай атлау юлчының бөтен көчен алды, ул тиргә батты, ә киемнәре исә, әле генә судан алган шикелле, юешләнеп бетте.             Карлар ерып шулай килә торгач, Ринат агачлыкка килеп чыкты, һәм аның йөрәге «жу» итеп китте,чөнки бу агачлык авылга кайта торган юлдан ике чакырымга якын читтәрәк булырга тиеш иде.Димәк, ул авыл юлын күптән югалткан!              Агачлар ышыгына туктап, Ринат бераз вакыт уйланып торды: кире юлга чыксаң, авылга кадәр өч чакырымлап ара калган. Тик юлны хәзер ничек табарга?!            Агачлар ышыгына карамый, егетнең бөтен тәне буйлап суыклык үтте. Ул үзенең өши башлавын сизде һәм юлын дәвам итәргә булды, юл калган якка юнәлде.            Салкын җил юеш киемнәрне туңдыра башларга да өлгергән иде инде. Өстәвенә, тәүлектән артык йокламаган тән үзенә ял сорый башлады, авырая төште. Хәзер һәрбер адым зур көч белән генә бирелгәннән, хәлсезләнгән егет ештан –еш кар өемнәренә чумып егыла башлады...              Ә аның Гөлназы исә бу кичне Яңа елны каршыларга беркая да бармаган иде. Ринат белән кичәге сөйләшү аның күңелендә дә ниндидер авыр тәэсир калдырды. Ул үзенең сөйләшүне өзеп, трубканы куйганы өчен, икенче көн инде үкенеп бетә алмый, җанын телгәләде. Нигә соң аның түземлеге җитмәде?! Әллә күрешүне сагынып көткәнгәме? Шушы сорауларга җавап таба алмый утыра иде Гөлназ бу кичне үз бүлмәсендә...             Ә шикләнү бураныннан аңын җуйган, инде үзенең өшегәнен дә сизмәгән Ринат басу буйлап адашып йөри бирде. Тәмам хәлдән таеп, менә ул тагын бер кар өеменә кереп чумды. Инде үзе дә аңламый, булган көчен җыеп, ул бу өемне дә ерып чыкты да, кар өстенә ауды... һәм сөйгәне, Гөлназы белән очрашты...           ... Яңа елга бизәлгән, яп – якты җылы бүлмә. Ринатның каршында Гөлназ. Аның йөзендәге шатлыгы нурлар булып тирә – якка тарала. Җылылык, күзләрне камаштырган яктылык Ринатның тәненә зур ләззәт бирәләр. Аңа шундый рәхәт! Менә ул түш кесәсеннән сөйгәненә алган бүләкне, алтын йөзекне ала һәм Гөлназга суза... Гөлназ да елмаеп Ринатка кулын суза... ләкин кинәт  бернинди хәрәкәтсез торган җиреннән күтәрелә башлый. Ринат аның артыннан ашкына, аны тотмакчы була, әмма урыныннан кузгала алмый. Аның тыны кысыла, «Гөлназым!» – дип кычкыра, ләкин тавышы чыкмый. Ә Гөлназ ераклаша – ераклаша  бара һәм бөтенләй күздән югала...                            Икенче көнне юлдан ерак түгел Ринатның җансыз гәүдәсен таптылар. Аның учында сөйгәненә алган Яңа ел бүләге – алтын йөзек бар иде...                                             ТӘКЪДИР ТАШЫ                                                                                                                                                          Борынгылар белми әйтмәгәннәр,                                                                                                             Ышан, балам, ышан син шуңа:                                                                                                             Тәкъдиребез кендек каны белән                                                                                                              Языла ул нигез ташына.                                                                                                              Язмышың да синең аңа бәйле,                                                                                                              Бәхетең дә шунда саклана.                                                                                                              Нигезеңә һәрчак тугры булчы,                                                                                                              Берүк, балам, аны ташлама!     Гафур Сәлимгәрәй улын пенсиягә озату кичәсе шактый кызу барды. Матур–матур теләкләр, алдагы көннәрдә дә бергә булырбыз, дигән ярым буш вәгъдәләр күп яңгырады, һәм менә шулар юбилярның күңелендә киләчәккә өмет очкыннарын сүндерми саклап алып  калырга ярдәм иткән иделәр. Әмма кичәдән соң ай ярым вакыт үттеме–юкмы, бу кинәт кенә килеп туган  эшсезлек Гафур Сәлимгәрәевичның кәефенә тискәре йогынты ясый башлады. Нишләргә дә белмәде ул, киң, иркен фатирының бүлмәләрендә көне буе тегендә–монда сугылып вакыт уздырырга мәҗбүр булды.      Гомере буе иртә торырга күнеккән, ул бүген дә сәгать җидене суккач, түшәгеннән торып, юыну бүлмәсенә юнәлде. Юл уңаеннан кухнядагы радионы кабызып җибәрде. Юынып чыгуына соңгы хәбәрләр тапшыралар иде. Плитәдәге чәйнекнең астына ут кабызды да, радио тыңларга утырды. Берникадәр вакыт узгач радиодан аның туып–үскән районында якташларының ирешкән уңышлары турында әйтеп уздылар. Туган районы, якташлары хакында ишеткәч, ул, хисләргә бирелеп, уйга чумды, хатирәләр аны туган ягына, яшьлек елларына алып киттеләр...            ...ФЗУда укып йөргән чагы иде. Гафур, байтак вакыт җыйган акчасын алып, кибеткә аяк киеме алырга юнәлде. Әмма аны юлында бер чегән хатыны туктатты.           – Күреп торам, син бик акыллы, нечкә күңелле һәм ярдәмчел егетсең, – диде ул, каушабрак калган егетнең күзләренә туп–туры карап. Гафур каршы әйтмәкче булды, ләкин чегән хатынкайның яныннан китү өчен үзендә көч тә, теләк тә таба алмады. Кәсепкә чыккан чегәнгә шул гына кирәк иде: аптыраган егет һушына килгәнче ул сөйләвен дәвам итте:           – Туган төбәгеңне бик нык сагынасың икән, төшләреңдә дә аны еш күрәсең, әниең янына бик кайтасың килә. Әйдә, мин сиңа алдагы тормышыңны сөйләп бирим. Синең бит аны бик беләсең килә, – диде дә, егетнең кулыннан тотып алды.             Чынлап та, бик беләсе килә иде Гафурның алдагы тормышы, киләчәге турында. Моны сизеп торган чегән хатыны четердәвен дәвам итте:             – Синең тормышың матур булачак. Ничек икәнен беләсең килсә, кулымны алтынлап җибәр. – Ул кулын Гафурга сузды. Егет күрәзәченең сүзләрен аңлап бетермәде, аптырап карап тора бирде. Хатын сөйләүдән туктамый: – Шушы кулыма акча сал. Ул дөресен әйттерер. Киләчәгеңне сөйләп бирер. Акчаңны кызганма, – диде, башындагы уйларының чигенә чыга алмый, аптырап калган егетнең күзләренә карап.             Гафур үзе дә сизмәстән кесәсеннән акча чыгарды һәм берничә кәгазь акчаны аның кулына салды.              – Син әле бик тиз генә туган якларыңа кайта алмаячаксың. Монда сине күп кенә эшләр көтә. Алар барысы да тик синең файдаңа булырлар. Укырсың әле, укырсың, – диде дә, кулын тагын Гафурга сузды. – Алар тормышка ашсын, дисәң, син акчаңны жәлләмә, алтынла кулымны, алтынла. Киләчәгең синең шуңа бәйле, кызганма акчаңны, язмышыңны боза күрмә!             Дөньясын онытырга өлгергән егет хатынның кулына булган акчасын салды.              – Син туган ягыңа бик дәрәҗәле кеше булып кайтырсың, анда байтак эшләр башкарырсың, дан яуларсың. Тәкъдир ташың туган нигезеңдә, гомереңнең соңгы минутлары да анда булыр. Бәхетле тормыш юлы үтәрсең. – диде дә чегән хатыны, китеп тә барды. Бер тиенсез торып калган Гафур бераз вакыт һушына килә алмый торгандай, басып катып калды. Үзенең мөшкел хәлен аңлагач, яшәгән җиренә юл тотты... Кеше хәтере бик гаҗәеп һәм бик серле нәрсә шул. Белмәссең, ул ниндидер вакыйгаларны озак вакытлар сиңа тукып кына тора, ә кайберләрен шунда ук «сандыгының» иң төбенә салып куя да, дистәләрчә еллар буена бер генә тапкыр да исеңә төшерми. Гафур Сәлимгәрәевич чегән хатыны белән очрашуын бер–ике мәртәбә исенә төшерде төшерүен, әмма ул вакыйганы оныткан иде инде. Менә бит, ул кабат аның исенә кинәт кенә килеп төште, ул гына да түгел, барысы да ап–ачык булып күз алдыннан үткәндәй булды. Бер уйласаң, чегән хатыны әйткән фаразлар хак булганнар ләбаса! Чынлап та, Гафур озак еллар укыды. ФЗУны тәмамлагач, өч ел заводта эшләде, шунда кичке мәктәпне бетереп урта белемгә ия булды һәм авыл хуҗалыгы институтына укырга керде. Аны уңышлы тәмамлаганнан соң, туган ягына кайтып эшкә тотынды. Анда башта агроном булып кына эш башлаган булса, соңрак район Советы башкарма комитеты рәисе дәрәҗәсенә кадәр күтәрелде. Ул гына да түгел, моннан унбиш ел элек аны авыл хуҗалыгы министрлыгына эшкә алдылар, һәм ул анда лаеклы ялга чыкканчы төрле җаваплы эшләр башкарды, чегән хатыны әйткәнчә, дан яулады, күп кенә хөкүмәт бүләкләренә лаек булды. Ә менә ни өчен ул «гомереңнең соңгы минутлары да анда булыр» дип әйтте соң? Гафур Сәлимгәрәевич бүген яхшы белә: аның туган авылы 70нче еллар ахырында «киләчәге юк» дигән мөһер алып, башка шундый авыллар кебек юкка чыкты. Туган авылының сүнеп баруын район Советының башкарма комитеты рәисе булып эшләгәндә үз күзләре белән күрде. Ул вакытта ук аның туган йортының урынында нигез ташлары гына ятып калган иде, чөнки Гафур туган өен район үзәгенә күчереп, сипләп, зурайтып салып куйган иде.           Кинәт кенә хәтерендә терелеп, ачык итеп күз алдына килеп баскан туган ягындагы гомер еллары Гафур Сәлимгәрәевичны тирән уйларга салды, ниндидер сәер көч күңел кылларын өзәрдәй булып аны туган авылына тартты. Аның шул югалган авылга кайтып, туган йорты торган урынын гына булса да күреп, туган нигезендә утырып уйланасы килеп китте. Башында кинәт кенә барлыкка килгән шушы уйлар аны авылына кайтып килергә, дигән карарга да җиткерделәр...           Иртәнге чәй вакытында бу уйларын тормыш иптәше Сәвия белән дә бүлеште. Гомер буе эштә йөргән иренең уйларына хатыны каршы төшмәде.            Гафур Сәлимгәрәевич кичен улына шылтыратып, үзенең ниятләре турында сөйләп бирде, улын бергә йөреп кайтырга чакырды. Алар алдагы ял көнендә юлга чыгарга сөйләштеләр.            Ял көнен Гафур Сәлимгәрәевич яшәреп киткәндәй, бик күтәренке кәеф белән каршы алды. Иртән тору белән юлга чыгу хәстәрлеген кайгырта башлады: озак кына кияргә кием сайлады, бар күңеле белән улының тизрәк килеп җитүен көтте.            Улы килеп җитүгә Сәвия апа аш әзерләп өлгергән иде. Бергәләп ашап алгач та, Гафур юлга чыгарга ашыкты. Иренең шулкадәр юлга ашкынуына Сәвия апа, үпкәләгәндәй, әйтеп куйды:             – Әллә миннән бизгәнсең инде, гел чыгып китәргә генә торасың. Элек эш дип йөгердең, хәзер пенсиядә дә янымда утырасың килми.              – Утырырбыз әле, утырырбыз. Алда әле күпме вакыт бар. Тагын аз гына түз инде, син бит түзәргә өйрәнгән, – диде ире, хатынын тынычландырырга теләп.            Шулай кузгала башлаган җилне басып, ир белән хатын җылы гына саубуллаштылар. Әтисе кереп утыргач, улы машинаны кабызды, һәм алар авыл якларына юл алдылар.            Әти кеше юлда улының эшләре, аның планнары белән кызыксынды, сүз уңаеннан улына төрле киңәшләр бирде. Сөйләшеп килә торгач вакытның үтүе дә сизелмәде, сәгать ярым–ике сәгать вакыт эчендә алар район үзәгенә килеп җиттеләр. Гафур Сәлимгәрәевич юл уңаеннан элек бергә эшләгән дуслары янына кереп, алар белән сөйләшеп, байтак кына вакытын югалтты. Ниһаять, эшләре беткәч, ул улына үзенең туган авылына юл тотарга кушты.          Таныш табигать, үзе атлап йөргән юллар, гомеренең байтак елларын туган төбәктән еракларда уздырган Гафур Сәлимгәрәевичның күңелендәге хисләрне кузгаттылар, аның хәтерен яңартып, аны нык кына дулкынландырып алдылар. Туган йортта биш бала үссәләр дә, бүгенге көндә ул йорт урынында бары нигез ташлары кына торып калган. Туган өйнең нигезе бүген олы бер каберне хәтерләтә. Сәер шомлы тынлык Гафурның җанын телгәләп узды. Тормышның никадәр катлаулы һәм үзенчәлекле булуы турында уйланды сагышлы уйларга чумган Гафур Сәлимгәрәевич. Уйлап карасаң, бер өйдә туып–үскән бер ананың биш баласы да тормыштан ничек кенә булса да отыш эзләгәннәр ләбаса, чөнки аларның берсе дә шушы изге туган нигезен балалар, оныклар тавышына күмәр өчен саклап кала алмаган, үзләренә бәхет эзләп, төрле төбәкләргә сибелгәннәр алар. Ике абыйсы инде гүр ияләре, ә кече абыйсы Себер якларында тормыш корып, анда яшәп ята. Ярый әле сеңлесе якында тора, аның белән аралашалар. Мондый язмышка, нәрсә соң дучар итте?! Гаеп кемдә, нәрсәдә: авырлыклардамы, әллә анда яшәгән кешеләрнең үзләрендәме? Нигә авылларга «киләчәге юк» дигән мөһер бик җиңел генә сугыла соң?! Нигә соң авылны яклаучылар калмады? Үзебез аз гына чирли башласак, табибларга йөгерәбез, ә авылларның каты авыруын күрсәк тә, аларга ярдәм кулы сузучы юк! Шулай булгач, без иң мәрхәмәтсез авыл балалары түгелбезме?! Ә бит вакытында туган авылын җанландырып җибәрү райсовет башлыгының кулыннан килми идеме? Килә иде, ләкин ул бит моның турында уйлап та карамады, югарыдан төшкән боерыкларны берсүзсез үтәп торудан башка юлны хәтеренә дә салмады. Менә шуңадыр да, авыл урынында җан өзгеч сагыш һәм сәер шомлы тынлык. Хәтта анда үскән үләннәр дә аңардан качарга теләп җиргә сырылганнар кебек.           Машинадан төшеп, Гафур Сәлимгәрәевич балачак урамына аяк басты, күз алдына авылның шул вакыттагы күренеше килде. Әйтерсең лә, бар йортлар да үз урыннарында, тирәләрендә ямь–яшел бакчалар... Тик урам гына буп–буш. Менә бу йортта аның дусы, сыйныфташы Сәфәргали яши, ә бу өй Гафурның йөрәген яндырган гүзәл Зөләйханыкы... Менә ул уе белән элекке капканы ачып үзләренең йортына таба атлады һәм таныш юлдан нигезгә күтәрелде. Озак кына уйланды ул, бер почмакта посып калган нигез ташына утырып.              Уйлар бер–берсен алыштырып тордылар, ләкин аларның чиге юк иде: вакытында ныклап, җентекләбрәк уйламаганлыктан килеп чыкты бит бу үзәк өзгеч күренешләр. Авылдан чыккан күпме якташларыбыз илебезнең кайсы гына төбәкләрендә тырыш хезмәтләрен күрсәтмәделәр! Нигә соң без бүген туган нигезләребездән өзелгәнбез?!             «Гаеп бары безнең үзебездә генә, – дигән фикергә килде ул. – Бу хакта яшьләргә ачыктан–ачык сөйлисе бар!» Менә шушы юнәлештә эшләргә, дигән бурыч куйды үзенә пенсионер.             Уйларыннан арынып, бер карарга килгәч, ул урыныннан күтәрелде һәм калкулыктан түбәнгә атлады. Нәкъ ул баскан җирдә яткан кечкенә таш аяк астында тәгәрәп китте, олы гәүдәле ир тотрыклылыгын югалтып, бөтен гәүдәсе белән артка ауды, башы нигез ташына бәрелде, һәм Гафур Сәлимгәрәевич шунда соңгы сулышын алды...       Фото: tetushi.tatarstan.ru         Freepik.com   Рүзәл Мөхәммәтшин. Төшләр   – Әниләр беркайчан да алдаламый алар!   Рүзәл МӨХӘММӘТША. Карт белән малай. Хикәя   Нурмый карт авылга таба күз ташлады – әнә ул, авыл: еракта, тау астында рәхәтләнеп җәелеп яткан. Әнә аның ике күле – зәп–зәңгәр күлләр, ике күзе кебек… Шундый ук зәп–зәңгәр күккә бакканнар. Әнә аның урманы – куе урманы, караңгы урманы. Әнә аның басу–кырлары – мәгъриптән мәшрикъка, офыктан – офыкка сузылганнар. Әнә – зират. Әнә кечкенә генә бер казык кебек мәчет манарасы күренә. Әнә аның инеше – йөгерә–йөгерә анасы куенына – Нократка ашы Әнә, икенче якта – Нократ үзе. Эченнән генә ниндидер сагышлы моңсу да булган көйне көйләп, халкының бөтен бар булган моңын гасырдан–гасырга илткән, буыннан–буынга тапшырган елга. Һаман да шул җырын җырлый ул. Халык ул җырны ишетә… Нурмый карт та ул җырны ишетә… Меңенче, ун меңенче елын бу ярларны юып, кәефе яхшы чакта – тын кына, кәефе начар вакытта – дулый–дулый аларны ишеп, әмма үз язмышы барыбер тугры калып – әлеге моң чылбырын өзмичә, заманнан–заман дәвердән–дәвергә илтеп – ага да ага ул… Сугышлар артыннан сугышлар кабына, империя артыннан империяләр җимерелеп, яңалары төзелә тора; кавемнәр, халыклар бернинди эзен калдырмыйча юкка чыга, кырыла,  ә ул – ага да ага һаман… Үз ярында урнашкан кечкенә генә авылны һәр дулкыны белән сәламлә таңнан–кичкә кадәр юлдаш булып аңа, татлы йокыга озатып аны, ага… – Нурмый бабай, исәнме!.. Гади генә, әмма чиста–пөхтә киенгән кечкенә малай карт янына йөгерә иде. Икенче сыйныфта укый ул. Берүзе. – Ә–ә–ә, исәнме улым! Кая кил әле монда, утыр әле… – Ю–у–к, утырмыйм, чирәм салкын инде хәзер, әни шулай дие. Утырсам ачуланачак ул мине. Карт елмаеп куйды: – Әниең юк бит әле монда, кил, утыр… – Юк, ярамый… Алайса, Аллаһ бабай күреп, әнигә әйтә дә, әни мин барыбер ачулана. – Кил, алдыма утыр, алайса… – Ә әни ачуланмасмы соң? – Ачуланмас. Нәрсә, ничә икеле алдың бүген? – Берне дә түгел. – А–а–а, малай, син вабше әшәкеләнеп беткәнең бит. Икеле дә алмагач аны. Менә мин синең җәштә–ә–ә… – Алдама, әни әйтә, Нурмый абыең бик акыллы ул, дие. Жиде класс бетергән, дие… Ул вакытта бик әзләр укыган, дие. Нурмый карт кабат елмайды: – Балам, әниең алдалыйдыр. Ничек мин, туксан яшьлек карт, сине житкән җегетне, оялмыйча алдалап торыйм дие инде?!. – Әниләр беркайчан да алдаламый алар! Нурмый картның әлеге җаваптан бик канәгать калуы йөзенә чыккан иде: – Дөрес, улым, маладис. Мә, тот бу алманы шуның өчен… – Рәхмәт, бабай. Бераздан куакларны сыйпаган җил тавышына малайның шартлатып алма кимергән тавышы кушылды. – Атаң ничек соң, ияләнәм диме? – Ияләнәдер инде. Безгә бик авыр: әнигә авыр, әбигә авыр, миңа авыр… Абый да сирәк кайта, апа да. Бик сагынам. – Нишләтәсен, китәләр бит. Эш жук, диләр. Эше булса, акчасы жук, диләр… – Рамилнең әтисе дә китте. Минеке Казанга гына әле, аныкы Себергә үк бит! Минем әти кайткалый әле, аныкы – яздан бирле күренми инде. Рифат абыйныкы да, Йолдызныкы да. Кичә шалтыратты әле: сиңа бик күп күчтәнәчләр, китаплар алдым, дие. Әйбәт укысаң, алып кайтырмын, дие. Менә сине тыңлап икелеләр алсам, ул миңа китап алмас иде! Карт, малайның башын сыйпады: – Син маладис улым, синең белән була… – Әти дә шулай, дие. Тагын алмаң юкмы, бабай? – Өйгә кайткач бирермен. Икене бирермен. – Өчне бирәсеңме соң? Берсен – Рамилгә. – Дүртне бирермен, алай булгач. Киттек, кузгалыйкмы? – Әйдә. Алар тау итәге буенча, елга ярыннан, авылга таба юл алды. Һәр адымнары аларны елгадан ерагайтып, авылга якынлаштыра иде. – Бабай, матур безнең елга, име? – Матур, улым… – Авылыбыз да матур, име? – Авылыбыз да матур… – Ә нигә, алайса, «бетә» диләр аны? Ничек авыл бетә ала инде? – Кем әйтә? – Бөтен кеше әйтә. – Курыкма, улым, синең белән без икәү бар бит әле. Без булганда бетмәс. – Әни, Аллаһ бирса, диергә куша. – Дөрес әйтә, улым, Аллаһ боерса. – Бабай, ә безнең авылны хан заманыннан билгеле, диләр. Бу күптәнме? – Бик күптән. Малай очкын тулы күзләрен картка төбәде: – Динозаврлар яшәгән вакыттанмы әллә? Карт кеткелдәп көлеп җибәрде: – Жук, алай ук түгел инде, бераз сонрак. – Безнең авылны тол кеше нигезләгән, диләр, шул дөресме соң? – Дөрестер, улым, риваяте шундый. – Аңа кадәр авылда чирмешләр генә яшәгән, диләр… – Анысы да бардыр. – Сөйлә әле мина шуның турында. – Нәрсә турында? – Менә шулар турында. Авыл турында. Карт малайга борылды: – Үзең дә беләсең бит әнә. – Юк, мин тулысы белән белмим, тулысы белән сөйлә! – Нәрсә сөйлим соң? Китап авылның салынуын бик борынгыдан күрсәтә… – Динозаврлардан соң… Картның иреннәре елмайгандагы кебек хәрәкәт итеп алды: – Әйе. Казан ханлыгы чорында… Кайчандыр монда, чыннан да, әз генә йортлы чирмеш авылы булган, дип сөйлиләр. Моны үткәндәге чыганаклар да раслый… – Ә «чыганаклар» – нәрсә ул? – Китаплар, язулар дигән кебегрәк инде… – Ә–ә–ә… – Авылның ул вакыттагы исеме безнең көннәргәчә килеп җитмәгән. Чирмешләрдән соң бу урынга җиде ир балалы тол хатын килеп утырган, дие. Шуннан Толлы киткән инде. Тол хатынлы, җәнәсе… Отыры, исем, авылда татарлар яшәгәнне аңлатыпмы, Татар Толлысына әйләнгән… Тол хатын урынына тол карт булган, диючеләр дә бар. Шуннан киткән инде менә безнең авыл. – Нурмый карт малайга борылды. – Бәлки, шул тол турыдан–туры синең бабаң булгандыр? Малай шаккаткан күзләрен картка төбәп: – Чынлапмы? – дип сорады. – Бик мөмкин, – диде карт аңа. Малай уйга калды: – Шул авыл миңа килеп житкәч бетәрме инде? – Нишләтәсең… Дөнья шундый. Берни дә мәңгелек түгел. – Безнең авыл матур бит! – Матур. – Урманы да матур! – Матур. – Нократ та матур! – Матур… – Нигә соң, шулай булгач… Карт, җавапка бер сүз дә әйтми генә, инеш аркылы сузылган басмага аяк басты: – Саграк бул, абалана күрмә…   Freepik.com             (Дәвамы бар.)   Фото: Freepik.com             Тәнзилә НАЗ   * * * Җылы җилле язлар килгәч Эреде кар күңеле. Әйлән–бәйлән уйнады ул Бураннарда күмелеп.   Яз кояшы иркәләде Бер елмаеп, бер көлеп. Белмәде кар, бу мәхәббәт Өзәр үк, дип, гомерен.   Әҗәл көткән – утны үпкән, И, син, беркатлы күңел. Язлар  гүзәл, тик сөюе Ак карлар өчен түгел...   * * * Сокландыргыч бер мәл – гөлле җәйләр! Гөлләр белән җәйләр сөйкемле! Болыннарны гүзәл гөлләр бизи, Ә гомерне – яшьлек бит инде.   Болыннарда йөрим бер ялгызым, Чәчәкләргә күзем камашып, Чәчәк җыеп. Гүя яшьлек үзе Калган кебек монда адашып.   Карашымны иркә гөлләр сөя, Жәйләр – гүзәл яшьлек туенда. Еракларда калган яшьлегемне Очраткандай булдым болында.   СИРЕНЬ ЧӘЧӘГЕ   Күк сиреньнәр чәчәк атты, Чәчәкләре хуш исле. Сирень чәчәгедәй гүзәл Балачак искә төште.   Сирень чәчәге дүрт таҗлы, Мин бишлесен эзләдем. Биш таҗ – бәхет тылсымы, дип, Өзеп каптым, түзмәдем.   Алда көтеп торсын дисәң Бәхетле киләчәгең, Табу, кабу җитә икән Бишле сирень чәчәген.   И, балачак, керсез җаным! Үтсә дә күпме гомер, Сирень чәчәкләре кебек, Бүген дә бала – күңел.   Янә чәчәк атты сирень, Ымсындыра хуш исе. Тормыштагы бәхет сыман – Сирәк икән бишлесе…   * * * Тормыш сынауларын үтә–үтә, Гомер чылбырларын сүтә–сүтә, Ургып–ургып агып еллар китә.   Таңда төшкән чыкның бөртегенә Бер нур сибеп кояш үпкән сыман, Язлар үтә, җылы җәйләр үтә.   Җимешләрен тәмлим диеп көтеп, Өмет кәрзинендә көзләр җитә. Көзләр китә, кышлар җитә.   Бар да үтә, бары сынаулары, Йөрәк тамырларын өтә–өтә, Барлык гомеркәйләреңә җитә.     БАЛАН   Килеп җитте уңыш җыяр чак та, Көннәр инде көзгә юл алган. Бакчабызда җимеш агачлары – Алма, чия, миләш һәм балан.   Татлы җимешләрне җыеп алдым, Әнә балан көтә тезелеп. Карашымны тарта ымсындырып, Тәмлә, әйдә, үрелеп өз, диеп.   Язларда ул ап–ак чәчәк атты, Тирә–якны хуш искә төреп. Бал кортлары анда нектар җыйды, Кәрәзләргә ятты бал тулып.   Пешкән балан – гүя чая яшьлек, Балкып, янып тора, ут кебек. Кызыктым да берне өзеп каптым – Телне өтте күзгә яшь элеп.   Тормыш та бит нәкъ шул балан сыман – Аңлап булмый тәмләми торып. Хыялыңда – татлы өмет ята, Ә ул җанны өтә ут кебек.   Балан әче, диеп, җыймый калмам, Телне өткән өчен үпкәләп. Гомер бакчам, көзләремне берүк Татлы язмыш белән иркәлә!     САРЫ КАМЫЛ   Көзләр килүне хәбәрләп Күктә болытлар уйнады, Уенлы–чынлы, коенлы Яңгыры белән сыйлады.   Күк болытлар арасында Соңгы яшен дә чагылды. Сөюгә хас нур йөгертеп Сары камылга сарылды.   Тик хисләнмәде шул камыл, Яңгырда госел коенды. Коенды да башын иеп, Жир – намазлыкка сыенды.   * * * Ялан яңгыратып атлар кешни, Колыннары уйный сикереп. Яшь колындай сабый бала чагым Күңелемнән үтте җилкенеп.   Берчак атлар да бит колын иде, Бар дөньясы – болын, гөл иле. Яланнарда – яңгыравык тавыш Гомеренең якты мизгеле.   Вакыт – юргак, колын – кырыкмыш тай (Койрык, ялы тигез киселде). Тышаусыз да, йөгәнсез дә чагы Үткән җәе белән күченде.   ...Ефәк ялдай озын толымнарны Турап кисте «мода» җилләре. Туып үскән төбәкләрдән читкә Эзләп киттек бәхет дигәнне.   Төрлебезне төрле язмыш белән Жигеп алды тормыш арбасы. Йөгәннәре – кыска, юллар – озын, Аякларга сукты дагасы.   ...Ялан яңгыратып атлар кешни, Колыннары уйный сикереп. – И, колынчак, сиңа кайдан белү Алда нинди язмыш көтүен…     АЙРАТ ТУГАНЫМНЫ ЮКСЫНЫП   (Жир астыннан хат…)   Алмагачлар язын чәчәк атар, Хуш исләрен кочар бар урам. Алмалары алсуланып пешәр, Ул чакларда инде мин булмам.   Бал кортларым чәчәкләргә кунып, Кабаланып шунда бал җыяр. Кәрәзләрдән баллар тамган чакта, И, туганнар, инде мин булмам.   Йөгерепләр бер урыйсы иде Кызылъярның чишмә буйларын. Балаларым үсеп җитте дә бит, Күрәлмәдем инде туйларын.   И, бәхетле идек, Рәсимәкәй, Күз тидерде әллә берәрсе. Бәхетемнән канатланып очтым, Үлем янәш булган, күрәсең.   Беләм дә бит, җаным, Рәсимәкәй, Сиңа бик–бик авыр икәнен. Жаным аерылды тәннәремнән, Кайта алмыйм инде бүтән мин.   Балаларым, берүк яратыгыз Әнкәгезне, минем өчен дә. 90 яшькә кадәр яшимен, дип Күргән идем дә бит төшемдә.   Фәрит энем белән икебезгә Булган икән 90 яше дә. Дөньяларда мин бәхетле булдым, Күрсәтмәдем ачы яшем дә.   Фани дөньяларда дусларыма, Барлык туганнарга мин бәхил. Бәлки дошманнар да бардыр, Ходай белә, Мин кылалмыйм инде берни хәл.   Үч алырга васыять калдырмадым, Алар да бит беркөн килерләр. Кеше күрәчәген кеше күрми – Дөньялыкта мәңге түгелләр.   Һич үпкәм юк инде табибларга, Өлешемә тигән гомерем. И, туганнар, бары Аллаһ белә – Кайчан, кемгә әҗәл килерен.   Мин эчкерсез булдым, йөрәгемдә Һичбер кемгә ачу ятмады. Сөеп туялмадым дөньяларда, Яшәү сусыннарым кайтмады.   Күнәрсез сез берчак мин юкка да, Кабер өстен чирәм каплагач. Нишлисең бит, көтеп–көттереп тә, Сагындырган кешең кайтмагач…     САГЫШЛЫ МОҢ Т   Чишмә буе – вак–вак ташлар. Күңел – керсез, яшь, саф чаклар. Шул чакларга кайтсаң иде Хыялыңа җигеп чаптар.   Жәйләр үтте. Күкләр – боек. Түгелепләр елый болыт. Сагыш дигән сәер бер кош Сайрый болытларга кунып.   Күңелемә сагышлы моң салып Жылы якка очты кошлар да. Кануннарны бозып, әллә язга Китим микән – керми кышларга.   СУ БУЕНДА   (Кичә)   Өстендә яшел камзулы, Чуклы–чуклы калфагы, Хәтфә үләнле су буе – Өянкенең яшь чагы.   Яшел камзулы бизәлгән Иртәнге чык–тәңкәдән. Үләннәрдә – сары йомгак – Йөгерешә бәбкәләр.   Су буйларында тал гына, Талда сайрый сандугач. Инеш суының ярына Очып кунды карлыгач.   Чук–калфаклы бөдрә талга Оя ясый сандугач. Инештән су ташып, ярда Оя сылый карлыгач.   Субуйларында тал гына, Инеш ага җай гына. Карлыгачы – ярга гашыйк, Ә сандугач – талына.   (Бүген)   Яшел камзулы чишелгән, Калфак тузып сүтелгән. Үләннәргә кырау тигән. Җәйләре белән бергә Яшь гомере үтелгән.   Су буйларында тал гына, Инеш суы сай гына. Яр читендә кыйгак–кыйгак Ап–ак казлар кагына (Йомгак иде язында).   Килер язда сандугачы Кайтмас инде талына. Карлыгач та оя ясап Кунмас инеш ярына. Үткән инде бары да.   Ишелгән инде яры да, Моңсуланган карт талы. Инеш суында тирбәлә Коелган яфраклар белән Сары сагышлы зары.   ДӨНЬЯ ҺӘМ БЕЗ   Өй тәбәшәк иде, без бәләкәй идек, Тәрәз аша бактык дөньяга. Шул кечкенә тәрәз өлгесенә Сыйган кебек иде дөнья да.   Атлап чыктык ишек, ташлап бишек, Бишекләрдән бастык чирәмгә. Тормыш алды тотып, билдән кысып Дөньялар киңәйде дигәндә.   Дөнья киң дә, тормыш иңгә басып Бөкрәйтә шул берчак, түз генә. Бер бөгелгәч инде тураю юк, Тотып тора кыска тезгендә.   Өй бәләкәй түгел, без бәләкәй түгел, Тәрәз аша багам дөньяга. Тәрәз өлгесеннән моңсу карый Тормыш йөген тарткан дөнья да.   Бер үрәләр, бер сүтәләр аны, Ниләр генә күрми, бичара… Дөнья тиклем дөнья бирешкәндә Бездәй гади җанга ни чара…   * * * –––––– Бикле йортлар, ябык тәрәзәләр – Тынып калган авыл урамы. Хәтта сукмаклар да яшеренгән Кар юрганы белән уранып.   Күкне иңләп салмак кына йөзгән Айның үз хәстәре, үз уе. Авыл урамнарын бер урый да Янә дәвам итә үз юлын.   Үтеп барган чакта кышкы буран, Ачтырмакчы булып ишекләр, Кага–кага ятып бер елый да Китә, табылмагач ишеткән. Нинди ишеткән??????77             Уранган да урам кар–юрганга, Суытмаска тели сукмагын. Тик сукмаклар әрем арасыннан Таба алыр микән йортларын?     БӘХЕТЕМ КИТМӘСЕН ТУГЕЛЕП   Чишмә буендагы тирәкләрдә Былбыл кошлар сайрый түгелеп. Челтер–челтер җырлап чишмә суы Улаклардан ага йөгереп.   Пар чиләкләремә сулар алам Басмаларга басып, үрелеп. Мөлдерәмә тула чиләкләрем, Мөлдерәмә тулы күңелем.   Чишмә суларының агышына Кушылалар былбыл моңнары. Йөрәгемне кысам кулларыма, Өзелмәсенче, дип, кыллары.   Чиләкләрдән тулып ташып китә Чишмә моңы, Жирнең сулышы. Дөп–дөп тибә күкрәгемдә йөрәк – Бу бит минем гомер агышы.   Мөлдерәмә тулы чиләкләрем, Мөлдерәмә тулы күңелем. Чиләкләрдән сулар ташса – ташсын, Бәхетем китмәсен түгелеп!                     Фото: Freepik.com     Картаймасан, яшьлек китми ул!   Кастор маеның бу кадәр файдасы барлыгын белмәгәнсездер әле! Чәчегез ялтырап торсын, сәламәт күренсен өчен атнага бер тапкыр кастор мае сөртегез; Чәчләр өчен тагын бер киңәш: бер чынаяк кефирны кайнар сулы тәлинкәдә тотып җылытыгыз да аңа биш тамчы кастор мае тамызыгыз. Катнашманы чәчегезгә сылагыз да, полиэтилен киеп, өстеннән сөлге урагыз. Ярты сәгатьтән соң чәчегезне юыгыз; Чәч коелганнан: бер өлеш майга ике өлеш аракы кушып, шуны чәч төбенә сылагыз; Кавыктан котылу өчен: бер стакан кайнар кара чәйгә бер чәй калагы кастор мае һәм 20 грамм аракы салып болгатыгыз да чәчегезгә сөртегез, бер сәгатьтән соң юыгыз; Кастор мае керфекләрне дә үстерә. Атнага берничә тапкыр төнгә каршы керфегегезгә сылагыз; Кастор мае коры битләр өчен дә файдалы. Бер йомырка сарысына ун тамчы кастор мае кушып, битегезгә сөртегез һәм унбиш минуттан соң юыгыз. Соңыннан битегезне яшел чәй белән юсагыз, тагын да яхшырак булыр.   Пестә белән бадәм ярдәм итәр   Яз айларында, витаминнар аз чакта, сезгә чикләвекләр ярдәмгә килер. Аеруча шушы биш төр чикләвекне табиблар ешрак ашарга куша. Ләкин аларны саклык белән кулланырга кирәк, диләр. Аллергиясе булган кешеләргә чикләвекнең зур куркыныч тудыруы ихтимал. Әстерхан чикләвеге. Депрессиядән коткара, стресс белән көрәшергә ярдәм итә. Йокыны нормальләштерә. Баш авыртуын баса. Хәтерне яхшырта. Фундук. Тән тиресенә һәм күзләргә файдалы (Е витамины). Атеросклерозны булдырмаска ярдәм итә. Пестә (фисташка). «Начар» холестерин күләмен киметә. Күзләр сәламәтлеген ныгыта. Күзәнәкләрне таркалудан саклый. Бадәм (миндаль). Инсулин эшләп чыгаруны киметә. Чамасын белеп ашаганда, ул ябыгырга ярдәм итә. Күзәнәкләрне ирекле радикаллар «һөҗүменнән» саклый. Кешью. Бөтен организмны кислород белән тәэмин итүгә булыша (тимер). Хәтерне яхшырта (магний). Сөяк системасының ныклыгын саклый (магний һәм бакыр).     ШАШЛЫК   Кефирдан ясалган маринад. 1 килограмм иткә 200 миллилитр кефир, 3 суган, тоз, төелгән кара борыч кирәк. Итне юып, кисәкләп турыйбыз, тоз, борыч, боҗралап туралган суган салабыз. Өстенә кефир агызабыз да кимендә биш сәгатькә суыткычка куябыз.   Минераль су белән   1 килограмм иткә 250 миллилитр минераль су, 2–3 суган, тоз, борыч кирәк. Иткә тоз, борыч, суган салып, өстенә минераль су агызабыз, 1–3 сәгать тотабыз.   «Иң тиз» маринад 1 килограмм иткә 5 киви, 5 тырнак сарымсак, тоз, борыч алабыз. Киви белән сарымсакны блендерда изәбез, юылган, туралган, тоз һәм борыч сибелгән ит белән кушып болгатабыз. Өстенә капкач ябып, 40–60 минут тотабыз.   Гранат сутында   1 килограмм иткә 250 миллилитр гранат суты, 4 суган, тоз, борыч алына. Иткә тоз, борыч, ярымбоҗралап туралган суган салабыз, өстенә гранат суты агызабыз. Салкын урында 8–10 сәгать тотабыз.   – Кызыгыз да, казыгыз да кадалып китегез! Берни дә кирәкми! – ди, Илдар Юзеев.           итер тылод олетоу əçmə əsərlər lәчмә әсәрләр кдах нлод Рүзәл Мөхәммәтша ХИКӘЯЛӘР Төшләр …Рауза карчык кат– кат Аллаһыдан минем гөнаһларымны кичерүен үтенде. Авылыбызның зиратында булган барча әрвахларның рухы шәрифләренә дога кылды, бабамнарны, әбиләремне, ир һәм кыз туганнарымны исемләп атап, барчасына– барчасына теге дөньяда оҗмахта урын сорады. Аннары аңа күчте: –  Йа Раббым! Рамил улы Раил Фаиз улы Рүзәлне җөдәтеп җөрмәсен, төшләренә кермәсен! Тынычлыкта калдырсын аны, әлхәмдүлилләһи, әлхәмдүлилләһи… Менә, Ройка, нинди көн килеп җитте бит, ә: безне Аллаһ белән исем–  отчестволап таныштыралар… Үлеменнән соң берничә көн үткәч, Ройка тәүге кат төшемә керде минем. Төше дә әллә нәрсә түгел иде, үзем дә хорафатларга артык ышанмыйм –  төнлә күргәннәр миңа берничек тә тәэсир итмәде. Шулай да… Имеш, мәктәп еллары… Без –  Ройка, Рафил, мин –  ни сәбәпледер Кәркәвеч клубына төшкәнбез. Нәкъ менә Кәркәвеч клубы! Минем анда гомердә булганым юк югыйсә… Нишләптер, һәммәбез дә авылча киемнәрдән: Ройка бейсболка, совет заманындагы мәктәп формасын кигән. Шулай йөри иде ул… Мәйдан шаулый, гөр килә! Рафил белән мин дә и сикерешәбез, и бии Рафил! Хәер, нәрсә ул Рафил –  гомер бии белмәгән мин дә шатыр– шотыр җилдерәм генә. Аяклар очып кына йөри диярсең. Тик… Ройка моңсу иде. Йә тавыш–  тынсыз басып тора, йә дивар буйлап тезелгән урындыкларның берсенә барып утыра. Ә тирә– юньдә музыка хакимлек итә… Бииләр! Мин түзмәдем, ахыр, якасыннан тоттым да, җилтерәттем тегене: –  Ач күзеңне! Нәрсә монсуланасың, шәп бит! Киттек, биибез, –  дим. Рүзәл МӨХӘММӘТША (1989) –  шагыйрь, прозаик; «Каралама» китабы авторы. Татарстан Республикасының М.Җәлил исемендәге премиясе лауреаты. Казанда яши. 100   8,00 38,00 20,05 120,05 15 907,84 –  Юк, –  дип ымлады ул, башын иеп, һәм дәшми генә чыгып та китте… Бөтен көчкә акырган музыка аша да ишекнең шап итеп ябылганын аермачык ишеттем мин. Музыка көчәйде (менә сина вәйт, ниндидер трагедия диярсең: музыка көчәя. Ут сүнә. Пәрдә.) Ройканың китүен башлары түшәмгә тигәнче котыра– котыра биегән яшьләр сизмәде дә… Рафил белән без дә биеп калдык. Ройка китте, ә без биеп калдык. Без һаман биибез әле… 2 мено Ул вакытта мин Казанда идем.м Милли музейда лекцияләр тыңлыйбыз. Кызу. Чәч арасында берәр– берәр тир бөртеге шытып, әледән– әле маңгайдан, ияктән ага тора иде… Кесәдә тавыш чыгарган телефоным мине сискәндереп куйды… Кайсы хәерсезе икән? Телефонны кулга алам. Укыйм: «Раил үлгән». Мин, дөрес анламадым, ахры, дип күзләремне тагын берничә мәртәбә электрон хәрефләр буенча йөгерттем. Нәрсә бу? Калтырый– калтырый, смс җибәргән номерны –  сеңелемне –  кире җыям: –  Ни булды? мэхдатыхва хвео эншет vа –  Абый, Раил үлгән. Мин тораташтай каттым. Сүгенеп җибәрдем. –  Ничек? Кайда? –  Казансуда баткан… Сеңелем шул сүзләрне әйтеп бетерергә өлгерде генә, элемтә өзелде. Акчасы беткән булса кирәк… Озын– озак гудоклар гына ишетелеп калды. Бетте. Минем өчен лекция, алай гына да түгел –  бу көн тәмам иде. Дәфтәр– ручканы тиз генә пакетка салып, тышка чыктым. Биредә тагын да тынчу иде. Мин Кремль урамы буйлап университетка таба атладым, ләкин озак бара алмадым –  аяклар чуала башлады, баш чатный –  туктап, аркам белән йорт диварына терәлдем, дивар буенча шуышып төшеп, чирәмгә утырдым. Янәшәмнән генә миңа, һәм гомумән, бөтен дөньяга битараф булган адәмнәр ашыга иде. Кайберләре миңа шикләнеп, кайберләре миннән көлеп уза бирде. Аларга ни ул таныш түгел бер үсмернең башын иеп утыруы? Мин күземне күккә төбәдем, зәңгәр– зәңгәр болытлар да каядыр ашыгалар иде… Тамак кипте, кармакка эләгеп яр кырыена ыргытылган балык төсле, авызымны ачтым, һаваны йоттым, гүя бу һава сусавымны басарга мөмкин иде… Ройка үлгән. Ройка үлгән… Ройка –  үлгән!. Сеңелем тарафыннан әйтелгән бу сүзләр минем башымны ярды, контузияләнгән хәрби кебек, колагымда бары тик шушы хәбәр генә яңгырады: –  Ройка –  үлгән! Ничек инде алай, ничек инде… Ничек инде?!! Әле генә, Сабан туенда гына бергә йөргән идек бит… Ройка безнең өйдә утыра икән… Мин аның үле икәнен хәтерлим, имеш, ләкин ул ничектер кире кайткан. Иң кызыгы: ул бернинди хисләр, тәм– ис тоярга сәләтсез. Безнең кече якта утырабыз. Табын тулы сый– нигъмәт, чәй эчәбез… Ә Ройка бернинди тәм тоймый, һәм миңа бу шулкадәр искиткеч кызык кебек тоела! 101   рүзәл мөхәммәтша –  Ипи тәмен дә тоймыйсыңмы? –  дип сорыйм моңардан. –  Юк, –  ди ул миңа, моңсу гына елмаеп. –  Исен дә сизмисеңме? Нинди тәмле бит!… Исним. –  Юк, –  ди ул. Без урамга чыгып киттек. Чиләкләп– чиләкләп яңгыр ява иде… Исәрләнгән сыман, кулларымны як– якка җәеп, яңгырны кочмакчы булам. Эре– эре яңгыр тамчылары чәчемне, йөземне чылата, иңбашларымнан аяк очларыма агып төшә. Шулкадәр рәхәт, рәхәт нигәдер! –  Яңгырны да сизмисеңме? –  дим. Ройка дәшми. Үзе шулкадәр моңсу инде! Уянып киттем. Караватка утырдым да, уйга калдым. Нәрсә булды бу? Төшем әле күптән түгел генә караган кинофильмны хәтерләтә. Николас Кейдж башкаруында персонаж (төшемдә Ройка башкарды бу рольне) –  кешенең гомерен алырга килүче фәрештә. Кем артыннан килә, фәкать шуның гына күзенә күренә ала ул. Шулай ук ис тә сизми, тәм дә тоймый –  барча хис– тойгылардан мәхрүм, әмма мәңге яшәүче зат… Ройка шушы фәрештә сыйфатында яныма килгән булып чыга түгелме соң? Бу төшне озак вакыт беркемгә дә сөйләмәдем: якыннарым өчен курыктым. Үзем, сабыр гына, нәтиҗәләр чыгарырга тотындым. Иртә әле! Ай– һай иртә! Берни эшләргә өлгермәгәнмен бит, дип уйлап куйдым. Китәсе килми икән әле… Хәер, беркайчан да китәсе килмидер инде ул. Гадәттәгедән озаграк вакытка туган авылыңа кайткач та, әти– әниеңнән, чишмә– тугайларыңнан, тау– елгаларыңнан аерыла алмыйча интегәсең: китәсе килми! Ә монда ике дистә ел (ни дисәң дә, каникулларга кайтудан күбрәк бит!) яшәп, кинәт кенә –  ишек шакыйлар да, автобус көтә, тизрәк җыенырга кирәк, диләр… Озаграк торган саен китәсе килмәү көче ныграк, чөнки озаккарак сузылган һәр мизгел, һәр көн, һәр ел китәргә кирәк булган вакытны якынайта. Яшәргә ияләнеп беткәндә генә –  китәргә кирәк!ш 4 Сабан туенда бик моңсу йөрде ул… Юк, үләчәген алдан сизенгәндәй моңсу йөрде дип әйтәсем килми –  алай булмагандыр. Кем үзенең үләчәген алдан белсен инде? Сабан туе мәйданы –  клуб каршында гына. Мәйданда көрәшкәне көрәшә, көч сыный, көрәшмәгәне таллар астында аракы эчә… Хәер, алай карасаң, тегесе дә, бусы да көч сыный инде… Мин, ни эшләргә белмичә, аптырап йөрим. Таныш– белешләр күп, ә кирәк кеше –  юк дәрәҗәсендә. Булганы да йә парлашып –  егет белән кыз узып китәләр, йә балалары белән тундырма кибетенә чират торалар. Кыскасы, Башлачевның бер җырындагы кебек «сплошной духовный неуют»… Уемны укыгандай, әллә каян тузан туздырып, шәмәхә– зәңгәр ВАЗ 2106 яныма килеп туктады: Федя белән Рустик төшкән. Федя горур гына машина ишеген япты да мине кочты: Нихәл, брат? –  Ярый… 102 Әйдә, бик скушныга охшаган мында, киттек, Өшенгә төшәбез… Рустик күбрәк русча сөйләшә, шуңа күрә безнең әңгәмәне әллә ни   8,00 58,00 20,05 120,05 15 907,84 хикәяләр игътибар белән тыңламады –  барыбер аңламам, дип уйлагандыр. Гәрчә машина аныкы һәм шофер –  ул булса да. –  Әйдә, –  дидем мин. –  Кемнәр төшә соң? –  Син, мин, Рөстәм төшә… Рөстәм –  шул ук Рустик инде. Ул арада әллә каян гына Салават килеп чыкты, аның да Шөнгә барасы килә икән. Бераздан минем әле генә Ройканы күреп алганым искә төште. Дөрес, ул сөйгәне белән иде шул. Әһә… Әнә ул! –  Киттек… –  диде Ройка битараф кына. –  Талаштыгызмы әллә? –  Юк, нормально. Шулай да, талашканнар иде бугай… Юкса болай тиз генә ризалашыр идеме ул? Киттек… Юл озын түгел. Шөн дигәнебез –  күрше авыл гына. Дөрес, авылгача асфальтның әсәре дә юк. Тузан иснәп төшәсе… Мондый компания, яхшы кәеф һәм кесәдә акча булганда, анысына гына күнегәсең ул. Ройка пистолет чыгарды. –  Син нәрсә?! –  дим мин каушап. –  Хәзер моннан башка йөрмим. Казанда тотып типкәләгәннәр иде… Пистолеты –  пневматика гына югыйсә. –  Кемнәр? –  димен. –  А хрен их знает! Таладылар… Мин Ройкага карап алдым: битендә бер– ике төзәлеп бетмәгән ярасы да бар иде шул… –  Пычак беләнме әллә? –  димен, шул яраларга күрсәтеп. –  Кастет, –  диде ул. Бераздан рульгә Федя утырды. Арабыздан «права»сыз ул гына иде бугай, шуңар күрә моның ише форсатны ычкындырасы килмәде аның, билгеле: сугыш вакытыннан бирле бернинди үзгәреш кичермәгән юлларда данлыклы һәм гадел гаишниклар очрамаячагы көн кебек ачык иде. Ә көн ачык иде, чыннан да… Бераздан без Шөнгә төшеп җиттек. Машинаны куеп, мәйданга юл алдык. Ярты Толлы биредә икән! Әйтәм җирле үзебездә «скушны» иде шул. Йә берсе исәнләшеп узып китә, йә икенчесе белән үзебез исәнләшәбез. Сыра алдык, сыра янына кипкән бәрәңге. Рустик сок белән чикләнде. Эчәбез… Әйе, искиткеч гүзәл табигать! Бер– ике стаканнан соң минем башыма әллә нинди миңгерәү уйлар килә башлады: ә нәрсәгә төштек соң әле без монда? – Ничек энде, мында күңеллерәк ич, –  диде Федя, минем чыннан да миңгерәү соравыма исе китеп. Батырга бүләкләр дә әйбәтрәк. Кызлар да чибәррәк. Мин дәшмәдем. Әлбәттә ки, арабыздан һичкемнең дә көрәшергә, яки әтәч артыннан куарга яки, һичьюгы, капчыкта чабышырга теләге юк иде. Нигә Федя бүләкләрне телгә алды –  анламадым. Кызлар да искитәрлек түгел. Күрше күркәсенә караганда үз тавыгымны якынрак күрүчеләрдән…… Тавык дигәннән, ул арада югалып торган Салават та пәйда булды. Үзе белән шашлык һәм ике егет алып килгән. Молодец, шашлыксыз нинди Сабан туе инде! Егетләрнең юанрагы кул суза: –  Ришат. –  Рүзәл. Ришат. –  Раил… –  Ришат. 103   рүзәл мөхәммәтша –  Фидәрис. –  Федя һәрвакыт үзенең чын исемен әйтеп таныша иде. –  Ришат. –  Рустам. –  Фирдүс. –  Рүзәл. Һәм шундый ук тәртиптә Фирдүс белән күрешеп чыктык. Кәркәвеч егетләренең Толлыга төшәргә исәпләре бар икән. Тик… машинабызда урын юк шул. Салават фотоаппаратын чыгарып, шалт– шолт күзләрне чагылдырып алды. Ул да Федя белән бер фикердә иде булса кирәк: «мында» чыннан да шәп… Егетләрнең тәкъдиме игътибар җәлеп итмәслек түгел: сыраны үзебез белән алып, кире туган авылыбызга юл тоттык. Авылга төшеп житү белән, Ройканы кызы култыклап алды. –  Ройка, –  дидем мин. –  Бушагач кил. Үзем Резедага –  аның сөйгәненә борылдым, янәсе, җибәрерсең бит? Ройка елмайды: –  Юк, җитәр. Бүтән мин аны күрмәдем… Исән– имин килеш соңгы тапкыр очрашуыбыз иде бу. –  Хәзер мин бергә төшкән фотоларга –  Ройканың соңгы фотоларына! карыйм. Әйе, Сабан туенда Ройка монсу иде… 5 11 Бераздан мин ниндидер сюрреалистик, мозаикадан гына торган төшләр күрә башладым. Миңа йә этләр ташлана, имеш, йә бүреләр куа… Йә баш өстемнән өер– өер үләксә козгыннары кычкырып очып китә… Йә ярканатлар өстемә ябырыла… Мин аларда Ройканы сизә идем –  ачулы иде кебек ул миңа. Моны анлату кыен, әмма ул бу төшләрдә бар иде… Белмим, бүре өрүеме, каш астыннан карап тын алуымы, кошларның кычкыру тавышымы, тирә– юньме –  Ройканыкы, дөресрәге –  Ройка үзе иде. Мин төн уртасында куркып, туңып уяна башладым. Эссе җәйдә –  туңып! Юрганым манма тиргә батып, сыгып алырлык була иде. Күзәнәкләр, әйтерсең, һәрберсе –  аерым организм һәм һәркайсының эчендә үз йөрәкләре тибеп, канны мигә куалар, мин исә бу кадәр басымга түзә алмыйча, күз алларым караңгыланып, егыла идем, калтырана идем… Мин йоклап китүдән курка башладым… Мин төннән курка башладым… Ялгызлыктан курка башладым… Энекәшен үтереп, үз шәүләсеннән куркып йөргән Кабилгә әйләндем мин. Һәрбер гайре табигый тавыш, яфрак селкенүе, адымнар (бигрәк тә төнлә!) куркыта иде мине… Әмма, Кабилдән аермалы буларак, гаебемнең нидә икәнлеген аңлый алмадым… Ройка Себердән кайткан иде. Абыйсы һәм энекәше белән бергә әтиләре безнең авылга –  игез сыңарына тәрбиягә алып кайтты аларны. Күптән иде инде бу… Беренче сыйныфка бергә кердек. Озак еллар бер партада утырдык. Аннары, тугыздан сон, китте ул. Ташчы булырга укырга кергән иде –  кан басымы уйный икән –  төзү эшенә яраксыз булып чыкты, мәктәпкә кире кайтты. Яңадан янәшә утыра башладык… 104   8,00 $8,00 20,05 120,05 15 907,84 хикәяләр Ройканы моргтан алып кайтканнар иде инде. Алар капкасы турында халык мыж килә. Кырыйдан караганда –  берәрсенең туе гөрли диярсең! Әмма чыр– чу көлү урынына һәммәсе буыла–  буыла, үкси– үкси елый иде. Туганнарын, якын кешеләрен юатырга ашыгучылар да шактый: –  Сащуствую… –  Нык булыгыз инде, берүк… Бик кызганыч. Миңа, нишләптер, бу сүзләр бер дә юату булып ишетелмәде. Алар, киресенчә, язгы боз сөңгеләре эреп төшеп яшь, йомшак туфракны тишкәләгән сыман, минем дә йомшак, ә бу вакытта үтә дә йомшак һәм үтә дә тиз җәрәхәтләнергә мөмкин йөрәгемә тамып– тамып, аны, мескенемне, тишкәлиләр иде. Бу кешеләргә ачу белән карадым. Битлек кигән убырлар ясалма сагышлана төсле иде… Мин, башымны игән килеш, өйгә уздым. Ройка, беркемгә дә үпкә сакламаган һәм бернигә дә ачуы калмаган кебек, зал уртасында ап– ак кәфенлеккә төренеп, тын гына ята иде. Битендәге кастет эзләре шәмәхәләнеп чыккан. Йоклый… Көзгеләрне каплаганнар. Гүя, Ройка үзен көзгедән күреп курыкмасын өчен, махсус шулай иткәннәр иде. Әлбәттә: үзеңне кәфенлеккә төрелгән килеш күрү бер дә күңелле хәл түгел. Мин кулларымны күтәрдем, баш ягыннан аякка таба өч тапкыр йөртеп, кабатладым: –  Бисмилләһир– рахмәнир– рахим… Бисмилләһир– рахмәнир– рахим… Бисмилләһир– рахмәнир– рахим… Аның белән хушлашырга теләүчеләр күп иде. Тышка чыктым. Сыйныфташлар җыелган икән: Ләйсән, Рафил, Дамира… Фәләнчә еллар буе күрмәгән Зөлфия дә күренде. Безне Ройка очраштырды булып чыга, урыны җәннәттә булсын… Югыйсә кызыйның төс– битен оныткан идем инде. Көн кызу. Без, күз алдыннан югалып, машина артына –  күләгәгә юнәлдек. –  Нәрсә булган соң анда? –  Чумган да, чыкмаган диләр…да – Берүзе булганмыни? –  Көтү белән булганнар!… Шуның алдыннан ярты сәгатьтән артык кызы белән сөйләшкән… –  Бичара… –  Салган баштанмы? –  Канында алкоголь тапмаганнар бугай… –  Киемнәре белән баткан бит ул! Менә иң аңлаешсызы… Водолазларны да берәр сәгать үткәч кенә чакыртканнар. –  Ничек инде? Шулай. –  Ройка йөзә белми иде! Аннары, салган баштан булса да, ул дурак што ли киемнәре белән кереп китәргә?… Шәһәр буйлап шул кием белән кайтасы бар бит әле… –  Әрәм иткәннәр инде, алайса. –  Бли– и– и– н… –  Уеннан уймак диләрме әле? –  Кем белсен… –  Ярар, гайбәт сатмыйк инде. Ройкага барыбер хәзер… –  Алла сакласын! Берникадәр вакыттан соң, без, әңгәмәне тәмамлап, ачык капкага бактык: Ройканы алып чыгалар иде… 105   рүзәл мөхәммәтша Зиратка кергәч, аны чирәмгә куйдылар. Мулла тәһарәтле булганнарны үз янына чакырды. Ун– унбишләп кеше җыелгач, Коръән чыкты, арттагыларга борылып: –  Рамил малае Раил әйбәт кеше идеме? –  дип сорады. –  Әйбәт кеше иде, –  диеште арттагылар. Миңа кабатлау мәжбүри булмаса да, мин дә эчемнән генә: «Әйбәт кеше иде», –  дип кабатладым… Әйбәт кеше идеңме соң син, Ройка? Дөресен әйттемме мин синең турыда? Мөгаен, әйедер. Һәр адәм баласына хас вак– төяк гөнаһ– фәләнне кертмәгәндә –  әйедер. Минем алдарга күнекмәгәнне беләсең. Болай, шаярып булса гына инде. Әмма бу очракта нинди шаяру? Әйбәт кеше иде! Ройканы кабергә төшерделәр… Минем сулышым ешайды: йөрәк дөп–  дөп, хәзер менә чыгып китәрдәй тибеп канны кызуырак йөгертә башлады, хәл китте, баш әйләнде. Ройка кап– кара туфрак өстендә ап– ак кәфенлектән ята иде… Коточкыч авыр иде миңа. Кинәт баш ике чигәдән кысып, үтереп–  үтереп авырта башлады… Ярабби! Минем күз алдымда ләхетне томалап, Ройканы бушлыкта, караңгылыкта һәм… куркыныч ялгызлыкта (караңгыдагы коточкыч куркыныч ялгызлыкта!) үзен генә каплап калдырырга керештеләр… Башта аяклары капланды, аннары –  гәүдәсе, башы… Мин, җилдә атынган тере карачкыдай, ул– буны анламый торганда, кабер өстенә туфрак ишелә башлады. Бер уч –  бер уч кына атып башлаган авылдашлар бераздан көрәккә тотынды… Тагын да бераздан Ройка юк иде инде. Ничек микән ул, үле килеш анда, аста, беркемнең дә буе җитә алмаслык аста, юештә, салкында берүзең ятуы?! Көннән– көн яңа кояш туачак, көннән– көн ул һаман бернидән дә канәгать булмаган адәмнәрнең ачуын чыгарып, кыздырачак, һәр көн таң туып, кич җитәчәк, ә Син –  юк! Барысы да бар, барысы да үз урынында: чәчәкләр, таулар, агачлар, елгалар, йортлар! Ә син –  юк! Син генә юк! Һәркөнне кешеләр каядыр ашыгачак, кем кемнәр беләндер талашачак, балалар тәпи йөрергә өйрәнәчәк… Һәр көз саен җиһан алтынсу төскә һәм пычракка батып, һәр кыш ап– ак, сөт кебек, аклыкның үзе кебек ап– акка күмеләчәк. Һәр яз саен бөреләр шытып, язын ялангач калган каен кызлары, усаклар, читенсенеп кенә, киемгә төренәчәк, елгалар ташып агачак, ә син –  юк… Дөнья шулкадәр матур һәм бәхетле булыр өчен сина бик аз, бик аз нәрсә җитәр иде! Бары… булу, исән булу җитәр иде… Әмма… син юк… Барысы бар, барысы үз урынында! Ә син юк. Һәм, бәлки иң куркынычы: син генә юк… Сәдака өләшеп чыктылар. Аннары, мулла тагын бер кат дога кылды да без, зираттагылар, төркем– төркем өйгә таба кузгалдык. Кемдер сигарет кабызды. Жирәнгеч татлы ис борынны кытыклап, күзләрне яшьләндерде… Ройка тартуын ташлыйсы килеп йөргән иде… Өлгердеме икән? Кыш азаклары… 7 Киң басу, имеш. Без баеп баручы кояшка таба атлыйбыз. Нәрсәдер сөйләшәбез дә бугай. Күпмедер узганнан соң, мин туктап калдым, бераз дәшми генә миннән ераклашып баручы Ройкага карап торганнан соң: 106   8,00 38,00 20,05 120,05 15 907,84 –  Ройка, шулай да, нигә керәсең син минем төшләремә? –  дидем. Ул да туктады. Жилкәсе аша гына карап, җавап бирде: –  Чөнки син… Һәм хет үтер инде –  ишетмәдем нәрсәгә икәнен! Ул, башка бер сүз дә чыгармыйча, юлын дәвам итте. Мин калдым… Калдым! Алып китмәде үзе белән… Мин уяндым –  йөрәк тагын дөп– дөп, дөп– дөп, дөп– дөп… 8 Бик– бик дуслар идек. Күмәк хуҗалык эшләренә дә бергә йөрдек, бергә уйнадык. Мотоциклда йөрергә ярата иде ул. Кара күзлекләр, күн курткалар, пистолетлар –  кыскасы, кәттә «кырку» егет булырга ярата иде… Берсендә урам буйлап котырып, ап– ак карга батып, этешеп– төртешеп–  егышып кайтканда әбисе –  Энжүдә апа –  ачуланды безне: –  Сез туганнар бит, сугышмагыз алай, тату булыгыз! –  диде ул. Туганнар! Беренче тапкыр ишетүебез! Бу яңалык тагын да якынайтты безне. Бик матур рәсемнәр ясый иде. Бер рәсеме миндә әле дә саклана… Сөйгәнен ярата иде ул… Бик нык –  мотоцикллар– пистолетлар яраткан кебек, «кырку» булуны яраткан кебек –  ярата иде аны. «Өйләнешер идек –  яшь бит әле ул, әти– әнисе рөхсәт итмәс», –  дип көрсенгәнен хәтерлим. –  Минем шаһитем –  син булачаксың! –  диде беркөнне. Мин бик шат идем, канәгать елмайдым: –  Әлбәттә. Язмаган, нишләтәсең… Шөндәге Сабан туенда мәрхүм дусларыбызны искә алып, мин: «Яшисе дә яшисе иде бит әле аларга!» –  дип сөйләнеп утырганда, Ройка тирән сулыш алып: –  И Алла… –  дип кушыла бирде һәрдаим. И Алла! Яшисе дә яшисе иде бит әле Ройкага да! Рәхәтләнеп яшисе дә яшисе иде! Рауза карчык Аллаһка әйтергә теләгәнен әйтеп бетерде кебек. Битен сыпырды ул, аннары, торып, иңнәремнән какты. Әни җибәргәнгә генә килүем: бар, Раил дога сорыйдыр, юкка кермәс, дип күндерде… Аның фикеренчә, Ройка миннән нибары ничәдер сум сәдака гына сорый иде. Артыгы түгел. Мин, рәхмәт әйтеп, тышка чыктым. Көн һәрвакыттагыча аяз иде: һәрбер йолдыз аермачык күренеп тора. Буең җитсә, Рауза карчыкның таягы белән бер– икесен бәреп төшерергә дә мөмкин иде кебек. Мин түбән очка таба атладым. Менә бер йортны узып барам, менә икенчесен. Менә Ройка яшәгән йорт турына җиттем: Ройканың бүлмәсендә ут яна… Ул көнне шулкадәр изелеп, шулкадәр рәхәтләнеп йокладым мин. Бернинди төш кермәде. Карт белән малай Нурмый карт авылга таба күз ташлады –  әнә ул, авыл: еракта, тау астында рәхәтләнеп җәелеп яткан. Әнә аның ике күле –  зәп– зәңгәр күлләр, ике күзе кебек… Шундый ук зәп– зәңгәр күккә бакканнар. Әнә аның урманы –  куе урманы, караңгы урманы. 107         Гагарин тормышындагы кайбер без белмәгән вакыйгалар.    Юра Гагарин Смоленск өлкәсендәге Гжатск шәһәрендә гади колхозчы гаиләсендә туа. Әти-әнисе таңнан караңгыга кадәр колхоз эшеннән кайтып керми, малайны нянька яллатып караталар. Шулай ук 7 яшьлек апасы Зоя да караша. Кыз көн саен Юраны күтәреп әнисе янына имезергә йөртә. Аның сүзләренчә, малай шул вакытта ук бик таза була, шуңа аны аякларыннан күтәреп, баштүбән дә йөртергә туры килә. Ягъни Гагарин шул вакытта ук космоска беренче күнекмәләрен ала башлый. Ике елдан гаиләдә тагын бер малай туа. Аңа Борис дип исем кушалар. Юра Оренбургта укыганда танцмәйданчыкта булачак хатыны белән таныша. Кыска буйлы, озын кара чәчле, кара күзле Валя белән өч ай йөргәч гаилә коралар. Биредә аларның кызлары туа. Аннан икенче кызлары дөньяга килә. Юраның энесе Борис бик иртә эчкечелеккә сабышып, 20 яшендә ашказан яман шеше белән авырый башлый. Гагариннарның әти-әниләре аерылыша. Борис үз-үзенә кул сала. ...Космоска очуга өч көн кала гына космонавтның исемен хәбәр итәләр. Барысы да Герман Титов очар дип көтә. Ләкин дәүләт комиссиясе шулай хәл итә. Гагарин үзе дә моңа әзер булмый. Соңрак моңа кадәр дус булып йөргән Титов белән аралар сүрелә. Гагарин якыннарына беренче санлы космонавт булырга теләмәвен,  “үзеннән парад генералы ясаулары” өчен үкенүен әйтә. Җирнең беренче космонавты 15 мең сум акча ала. Яңа “Волга” ул вакытта кибеттә 4 мең сум тора, “кара базарда” 10 мең сум тирәсе. Аңа Чкаловскаядагы панель йорттагы ике фатирны (бер һәм өч бүлмәле) тоташтыралар, гомуми мәйданы 80 квадрат метр була. Хөкүмәт аңа Югославиянең “Белград” җиһазлары җыелмасын  бүләк итә (йокы бүлмәсе, ашханә һәм кабинет өчен). Бу ул вакытта иң яхшы һәм иң кыйммәтле (6 мең сум) җиһаз булган. Аны кибеттән сатып алу мөмкин түгел, спекулянтлар гарнитурны 25 мең сумга алалар. Бөтен җирдән бүләкләр сибелә: Гагаринга 21нче “Волга”, кечкенә катер (ул катерда Юрий Алексеевич кайвакыт Клязьминск сусаклагычын әйләнеп чыга), “Пежо” спорт машинасы бүләк ителә. Гагаринга шәхси шофер һәм сакчы белән хезмәт “Волга”сы бүлеп бирелә. Тиздән Гагаринга полковник дәрәҗәсе бирелә, ә өч айдан соң ул отряд командиры була. Ул вакытта аның хезмәт хакы 380 сум, шуңа өстәп очышлар өчен 180 сум түләнә. Көләч булуы турында да кызыклы фикерләр бар. Баксаң аның йөз төзелеше шулай була. Авыз читләре өскә күтәрелеп торгач көлгән кеше кебек тоела. Бу хакта космонавт Алексей Леонов шулай дип язган: “Мин аның белән Сокольниктагы авиация госпиталендә таныштым. Палатага килеп кергән идем, ул елмаеп утыра. Мин аны бераз ычкынган дип уйлап куйдым, баксаң, аның йөз төзелеше шулай икән. Шуңа ул барлык фотоларда да елмаеп тора. Хәтта күңелсез чакларында да”. 1965 елда Гагарин туган Гжатск шәһәрендә бер генә агач йорт та калмый. Бөтен юллар асфальтлана, заводлар ачыла. Юрий Гагарин исемендәге урам, ресторан, кибетләр барлыкка килә. “Восток” кунакханәсе каршында космонавтка зур монумент куела. Шәһәрдә яшәүчеләр 5  меңнән 70 меңгә арта. Көненә 12шәр экскурсия уздырыла. 1968 елда шәһәрдә Гагарин исеме бирелә. Бүген шәһәрдә заводлар ябылган. Елына 12ләп экскурсия уза. 70 меңлек халкы 26,500 кешегә калган.   Фото: Роскосмос              Әмир ӘМИНЕВ. Танкист. Повесть (Ахыры)     (Дәвамы бар.)   Freepik.com     Жәлләсәләр дә, ачулансалар да, илне, ил җитәкчеләрен сүксәләр дә, аяк астында яткан картның үз хәле – берәү дә ярдәм кулы сузмаячак.         Танкист үзенең урынына утырды. Күпме хыялланды бит ул шушы минут хакында! Днепр өчен теге сугыштан соң югалткан иде танкын, хәзер килеп тапты. Моннан ары гел килеп йөрер, көн җылына төшкәч, шушында яшәргә дә күчәр. Рәхмәт инде бәләкәй оныгына, ул оч- раштырмаса, шушы шәһәрдә, хәтта күрше генә урамда торган танкын мәңге күрә алмас иде… Барыр җире юк, аны көтүче дә юк, аңа кайда йокласа да барыбер. Әллә хәзер үк төнне шушында уздырыргамы? Танкист башнядан чыкты, постамент читенә басып, кече хаҗәтен башкарды, баскычын өскә тартып алып бөкләде дә танк астына тыкты. Шуннан башняга кире төшеп, сак кына люкны япты. Тынычланып бераз утыргач, гел аркасына асып йөрткән чүпрәк токчаеннан мендәрен алып (аны да Захар табып биргән иде) баш астына салды, аяк киемнәрен чиште, олы бер кинәнү белән сузылып ятты. Иптәшләре исенә төште, уе белән аларны үзләренең урыннарына утыртып чыкты: тышкы кыяфәте белән кабалануның ни икәнен белмәгән, әмма барысына да өлгергән механик йөртүче Кондратьев, орчык Филиппов, үтә җитди командир Иванов. Экипаж төгәлләнде… Танкист, шул көннән, дөресрәге, шул төннән башлап, үзенең танкында йоклап йөри башлады. Көннәре әүвәлгечә урам гизеп, шешә җыеп, ашханәләрдә кешедән калган белән тамак ялгап үтә, төнен, тирә-юньдә кеше аягы тынгач, танкына менә. Захар белән шәһәр читендәге чүплектә йөреп, иске пальто ишарәте, җылы свитер, чагыштырмача яңа туфли тапты, юып, киптереп, шуларны танкына менгерде, ашханәдән стакан, тәлинкә, калак чәлдерде, танк төбенә зур кәгазь картон җәйде. Бер төнне яңа фатирын юарга Захарны чакырды. Булган акчаларын кушып, бер шешә аракы алдылар, шуны танк эчендә эчә-эчә, төне буе сөйләшеп чыктылар. Урыс, теле ачылып, ничек итеп бу көнгә төшүен, Тимергали үз язмышын сөйләде. Ул «Колой кантон»ны җырлады, урыс та көй сузды, шуннан икәүләшеп түгелеп-түгелеп елаштылар. Танкына менеп-төшеп йөрүнең азагы булырын Тимер- гали карт аңлый иде. Барыбер берсе күрәчәк, әләкләячәк, күзәтеп торачак. Менә беркөнне, чынлап та, иртәнчәк (йоклап, соңлабрак торган) аягын җиргә терәве булды, янына ике милиционер килеп басты. Икесе дә – яшь кенә сержантлар. – Йә, бабай, танк белән йөреп буламы? – дип елмайды берсе мыскыллы гына. Карт эндәшмәде, баскычын алды да бөкләп китәргә чамалады. нвин – Тукта, китми тор, син бит общественный тәртипне боздың, аның өчен җавап бирергә туры килер. – Икен- чесе татар егете булып чыкты. Ул картка үзенең артын- нан иярергә ишарә ясады. Милиционерларның берсе ал- дан төште, икенчесе – арттан, Тимергали карт, уртага бөкләгән баскычын, чүпрәк токчаен тотып, уртадан килә. Килделәр, начальникларының бүлмәсенә керсәләр, теге вакыт вокзалдан тотып алып килгәндә сорау алган яшь лейтенант утыра. Ул чак лейтенант иде, хәзер – өлкән лейтенант. – Иптәш өлкән лейтенант, бу карт Жиңү паркындагы танк өстенә менгән, төшкән чагында эләктердек, дип, татар егете олы канәгатьлек белән рапорт бирде. Әйтерсең лә дәүләт чиген бозган шпионны тоткан. – Ну и ну! Могҗиза тек могҗиза. Страна чудес. Анда ничек менгән инде? – Баскыч ярдәмендә. Картны күрү белән танып алган өлкән лейтенант янындагы шкафтан калын кенәгә барып алды, аның исем-шәрифен, Гөлсемнең адресын тапты. – Ә баскычны кайдан урладың? – Урламадым, үзем ясадым. – Теге вакыт тоткан җирдән чыгарган идем, нигә, тагын урамда йөрисеңмени? - Өлкән лейтенантның тирән утыртылган күсе күзләре картка кадалды. – Тәмам бомжга әйләнгәнсең бит, иптәш фронтовик. – Танкист мин! – Танкист фронтовик булмыймыни? Танкист булгач, «глухо как в танке» дип, тем более өйдә генә утырырга тиешсең. Кыяфәтеңә караганда, иптәш танкист, сиңа урамда рәхәт түгел. Йә, бу юлы нишлибез? Мин бит, общественный порядокны бозган өчен, хөкемгә тарттыра алам. Ул синең өчен генә танк, халык өчен – һәйкәл, үткән сугыш истәлеге, немецларны җиңү символы. Сизәсеңме, нинди сәяси оттенок биреп була, ә! – Барсы да сезнең кулда, – диде Тимергали битараф кына. – Әлбәттә, минем кулда. Ә шулай да нәрсә дип мендең анда, малай-шалайдай булып? – Ул - минем танк. Мин аның белән фашистка каршы сугыштым. Днепрны кичкәндә, безне яндырдылар, танк шунда утырып калды, чөнки аны урынында гына ремонтларлык түгел иде… Соңыннан, ремонтлап, шушында китереп утыртканнар. Тик кем утыртканын гына ачыклый алмадым. Гаҗәпләнде күсе күз, картның сүзләренә ышанмаганы күренеп тора иде. – Именно синең танк икәнен кайдан беләсең, ничек таныдың соң? – Номеры минеке, аннан күңелем дә сизә. – Кызыңа шылтыратыйммы, әллә унбиш тәүлеккә ябып куйыйммы? – Утыртсаң утырт, шылтыратма. – Нишләп? – Анда барыбер кайтасым юк. – Ну, как знаешь. Менә кәгазь, ручка, бүтән анда менмим, и вопше, бүтән беркайчан да общественный порядокны бозмыйм, дип яз да кулыңны куй, числоны күрсәт. – Башкортча язсам ярыймы? – Русчаң хөртимени? – Хөртирәк шул. Өлкән лейтенант кәнәфиендә тураеп, сөякләрен шартлатканчы кулларын ике якка җәеп кирелде дә авызын зур ачып иснәде, шуннан йокылы тавыш белән: – Ярый, яз, – диде канәгатьсез генә. – Дәүләт теле иттеләр дә, «русча белмим»гә сылтап, башкорты башкортча, татары татарча язарга тырыша. Монда укый белгән кеше юк, русча кирәк, дисәң, алайса, ни өчен башкорт телен дәүләт теле иттек, конституцион хокукны бозасыз, дип кенә җибәрәләр. – Монысын өлкән лейтенант әллә үзалдына сөйләнде, әллә аңа әйтте - Тимергали карт аңламады. Ни дип язарга белми озак азапланды танкист. Өлкән лейтенант янә бер-ике әйтеп кабаландыргач, шикәрдәй ап-ак кәгазь уртасына бер-берсенә ялганмаган, кәкре-бөкре эре хәрефләр белән өч сүз язды: «Башкача тәртип бозмам». Аска фамилиясен өстәде, числоны куйды. Өлкән лейтенант кәгазьне алды да битараф кына күз йөгертте, шуннан: «Синнән нәрсә көтәсең инде», – дигәндәй, кулын селтәде, кәгазьне калын кенәгә арасына тыкты. – Дүрт ягың кыйбла, тик бүтәнчә эләкмә, мин сине гел генә чыгарып утырмам, – диде, усал итеп. Күсе күзләре картны гүя үтәли тишеп бораулады. – Төшендеңме, танкист? Аннан, ул – минем танк, дип саташма. Синеке түгел ул. – Баскычны алырга ярыймы? – Ярамый! – Өлкән лейтенантның тавышында тимер зыңы ишетелде. – Син әпәт менәргә чамалыйсыңмы? Карт җавап бирмәде. Борылды да, авыр атлап, ишеккә таба юнәлде. Үзе, котылдым шикелле, соңгы плацдарм әле исән калды, дип шатланды. Баскычы – ерунда, яңадан эшләр дә алыр, монысы кыскарак та иде барыбер. Баскычын күргәч, шулай да җаны көйде: ничә көнлек хезмәте юкка чыкты, хәерсез. Көннәр тәмам язга авышты. Апрель туды. Кар башына җитә торган әче җил исә. Милициягә эләккәннән соң, танкист атна чамасы под- валында кунып йөрде дә яңа баскыч эшләргә булды. Кирәк тирәкне ега, ди. Бау, кадак-фәлән юллап, Үзәк базарга сугылды. Теләнү, шешә эзләү уенда да юк, бар теләге – баскыч юнәтү. Каршында кинәт тагын теге ике йолкыш пәйда булды. Ике яктан кысрыклап, кеше бик йөрмәгән почмакка алып киттеләр. Карт: «Туктагыз, мин бит базар аша үтеп кенә барам», – дип әйтеп-ялварып караса да туктамадылар, сөйрәүләрен белделәр. – Базар – безнең территория, нигә киләсең һаман, орденлы бомж? Берсе эченә китереп сукты, икенчесе аягына типте. Авыртуга түзә алмый, карт егылды. Тегеләр йөгерә-атлый качты. Тимергали карт байтак ятты кузгала алмый. Сызлану аралаш ул яныннан үткән кешеләрнең «алкаш», «бомж» дигәннәрен дә, «мескен, үлә бит» дип жәлләгәннәрен дә, «илне нинди чиккә китереп терәде бу җитәкчеләр» дип төкеренгәннәрен дә ишетеп ятты. Жәлләсәләр дә, ачулансалар да, илне, ил җитәкчеләрен сүксәләр дә, аяк астында яткан карт сукбайның үз хәле – берәү дә ярдәм кулы сузмаячак. Айкала-чайкала калкынды да аксый-туксый атлап китте һәм подвалына көчкә барып ауды. Ул, авыртынып-сызланып, берничә тәүлек ятты өнендә, каты-коты кимереп. Әзрәк хәл кергәндәй булгач, тагы баскыч әтмәлләргә тотынды. Урыс дустын ярдәмгә эндәште, икәүләп эшләделәр. Анысы танкистның шушы арада йончуын күреп бик пошынды. Эш беткәч, боек кына хушлаштылар, нидер сизенделәр… Яңа баскыч әзер булгач, Тимергали карт подвалда булган бөтен кием-салымын төйнәде, ныклап күз бәйләнеп, урамда кеше өзелгәч, паркка таба атлады. Бу юлы бик өрекми атлады, тирә-ягына да каранмады. Тотып утыртып куйсалар да, әлеге ише тукмасалар да, аңа барыбер хәзер. Эт көнендә яшәүдән арыды ул, бизде, гомумән, яшәүнең бер мәгънәсен дә күрми башлады, чөнки аның хәзер беркемгә дә кирәге юк: кызына да, җәмгыятькә дә… Баскычын постаментка сөяде, зур гына төенчеген аркасына асты, кабаланмый гына менде (бу баскычын тап-таман гына итеп эшләгән икән). Люкны ачып, эчкә төште, май шәмен кабызды, алып менгән кием-салымын таратып, кигәнен киде, кимәгәнен астына җәйде. Шуннан ятты. Ятуы булды – әллә көне буе авыртынып йөрүе, әллә аруы җиткән иде – оеп та китте. Тагын төш күрде – теге төшнең гыйбрәтле дәвамы. Ул, йөгерә-чаба, әллә күпме танклар арасыннан үзенекен чак эзләп тапты. Иптәшләре дүрт күз белән аны көткән – ял вакыты беткән, кузгалырга боерык бирелгән. Тимергали йөгереп килгән уңайга танкка сикереп менде. Игътибар итсә, танкларның номерлары төрлечә, аларныкы гына – «555»… Ә кияве, кияве генә дисең, хәрби комиссариаттагы капитан да, милиция өлкән лейтенанты да ышанмаган була танкның аныкы икәненә. Үзенеке, нәкъ үзенеке!.. Тимергали карт водитель урынына утырды. Машинаны кабызды. Гажәп: ул шундук дигәндәй кабынды. Бөтен приборлар да үз урынында һәм төгәл эшли. Двигательне бераз кыздыргач, иң түбән тизлеккә салып, җай гына кузгатып карады, кузгалды, тик биек постаменттан машинаны ничек төшерергә соң? Жимертеп караса? Һәм шулай итте дә Тимергали карт: танкны бер алга, бер артка биреп, тәүдә гусеницаны бәйләгән тросларны өздерде, аннан урынында гына бөтерелеп, постаментны җимерергә тотынды. Бераздан таш, бетон ваклана, ватыла башлады, чит-читеннән зур гына берничә кисәк актарылып төште. Әйләндерә торгач, постамент тәмам какшады, нигезе җимерелеп җәелеп китте, һәм танк, әйләнгән көе, таш, бетон өеме белән бергә җай гына аска шуарга тотынды. Тимергали икенче тизлеккә салды – танк алга ыргылды. Карт иң беренче нәүбәттә кызы белән киявенә сугылырга булды. Йортлары янына барып, көпшәне аларның тәрәзәсенә терәп, радио аша: «Гөлсем, чык, бу – мин, әтиең», – диде. Ярты минут та үтмәде, кызы, аның артыннан мышнак кияве, Азат белән Руслан подъезд алдына чыгып та бастылар. «Әти, кайда йөрисең син?» – дип кычкырып җибәрде Гөлсем, еламсырап. «Ярар, артистланма! – диде Тимергали катгый гына. – Син минем өйне саткансың икән. Кемнән сорадың?» – «Әти, гафу ит, мин…» – дип бутала кызы, ничек акланырга белми, яклау эзләп, кызы бер иренә, бер балаларына карый. Бәләкәй оныгы Руслан: «Әйттем мин сезгә, картәтинең танкы дип, ә сез ышанмадыгыз, әнә бит биш йөз илле биш саны!» – дип сөрәнли. Мышнак кияве аны үзенең артына яшерергә тырыша. Ә олы оныгы Азат гаепле төс белән читтәрәк тора һәм: «Картәти, сукканым өчен гафу ит, әнинең теге илле сум акчасын да мин алган идем, аның өчен дә гафу ит», – ди, елардай булып. «Әти, әйдә, керик өйгә», – ди кызы, әмма Тимергали катгый баш тарта: «Юк инде, Гөлсем, әтиеңә мөнәсәбәтеңне күрсәттең, кермим, авылга кайтам, син саткан йортымны кире алырга кирәк», – дип җаваплый. Танкын, урынында зыр әйләндереп, кирегә бора да хәрби комиссариатка юнәлә. Барып җиткәч, радиодан: «Унберенче кабинеттагы капитан хәзер үк монда чыксын!» – дип боера. Симез, йоп-йомры битендә күзе, танавы чак беленгән капитан пәйда була, әйтерсең Тимергалинең килүен көтеп кенә утырган. «Жиңү паркындагы танк чынлап та сезнеке икән. Ачыкладым. Гафу итегез, теге чак белми идем», – ди капитан. Үзе бер честь бирә, бер кулын күтәрә. «Бу тыл күсесен типкәләп китик, сугыштан качып утырып, ничек симергән», – ди Кондратьев. «Яшәсен», – дип җаваплый Тимергали һәм танкын кирегә бора. Юлда аны милиция бүлегенә тотып китергән ике яшь сержант очрый. Алар, таяктай катып, честь биреп кала. Бармак яный аларга танкист. Юл буе халык. Араларында милиция дә, хәрбиләр дә бар. Әмма аңа каршы чыгучы, туктарга кушучы юк, киресенчә, күпләр, теләктәшлек белдереп, кул болгый, көлә, шатлана. Кеше арасында Тимергали трамвайда карбызын ваткан һәм ачуланып эченә төрткән чибәр хатынны, «шәһәрдә башкорт күбәйде» дип канәгатьсезлек белдергән ирне шәйли. Бер урам почмагында милиция өлкән лейтенанты честь биреп кала. Базар яныннан үткәндә, аны берничә тапкыр тукмап, төенчек-токчайларын, орден-медальләрен тартып алган ике йолкыш тап була. Берсе җан-фәрман качарга тотына, икенчесе түш кесәсеннән Тимергалинең орден, медальләрен тартып чыгара. Туктый танкист һәм тегенең кулыннан бүләкләрен алып түшенә беркетә. Тимергали танкны авыл ягына бора. Тик иптәшләре туктата да, юк, без синең белән бара алмыйбыз, кайтырга кирәк, дип төшеп кала. Танкист алар белән хушлаша. Ул ашыга, аңа, караңгы төшкәнче, авылына кайтып җитәргә кирәк. Шуңа да, шәһәрне чыгу белән, тизлекне күпкә арттыра. Ул юлда туры килгән авылларны урап уза, елгаларны кичә, тауларны үтә, куаклыклар, урманнар арасыннан юл яра һәм, кояш баеганчы, авылына барыбер дә кайтып җитеп өлгерә. Башнясына тиклем пычранган танкын капка төбенә туктатты да, люкны ачып, байтактан бирле күрмәгән өенә, каралты-курасына карап торды. Болай бернәрсә дә үзгәрмәгән сымак. Ныклап кулы тияргә дә өлгермәгәндер Кәрам малаеның. Шуннан радиосын алды да: «Егет, чык әле, сүз бар», – дип эндәште. Көттерми генә, өйдән яшь ир килеп чыкты. – Син нишләп минем өйдә торасың әле? – диде танкист, катгый гына итеп. – Нишләп дип, сатып алгач торам инде. – Аның бит хуҗасы мин! – Гөлсем ападан, Тимергали бабай өен сатканны беләме, аның рөхсәте бармы дип, кабат-кабат сорадым… – Гөлсемнең йортны сатарга хокукы юк иде. Ул сиңа миннән бернинди дә справка, ышаныч кәгазе алып килмәде. Шулай булгач, минем үз кулларым белән салып кергән йортымны кире алырга тулы хакым бар. – Ә мин нишлим? Егетнең тавышы көчсез генә чыкты, тирә-ягына карап, кемнәндер яклау эзләде. – Ансын белмим. Әлегә әтиеңә күч, аннан берәр нәрсә уйларсың. Тимергали, танк эченә төшеп, люкны шап иттереп япты да көпшәне өйгә төзәде – Кәрам малае тәүдә аның бу кыланмышын аңламады, җыелып килгән кеше кычкырыша башлагач кына, эшнең җитди икәненә төшенде – калтыранып китте, нигәдер кулларын күтәрде, шуннан кинәт борылды да ишеккә ташланды. Күп тә үтми, аның булган бар мөлкәте, чыгарылып, капка төбенә өелгән иде. Тимергали танкын урынында гына йөз сиксән градуска борды да арты белән ихатага кертеп утыртты. Моторын сүндерде, чыкты, шлемын, комбинезонын салды, гимнастёркасындагы орден-медальләрен сыйпады. Кабаланмый гына төшеп, болдырына аяк басты, үз нигезен, үз тылын кайтарып ала алуына куанып, канәгать көрсенде дә: «Саумы, өем, мин кайттым! Моннан соң, сине калдырып, беркайда да китү юк», – дип, учы белән стенага сукты…   Чираттагы Жиңү бәйрәме алдыннан парктагы танкны буяу өчен, ике кеше постаментка менде. Әлбәттә, агач баскыч ярдәмендә түгел, автокран мендерде. Шунда алар танк астында яткан баскычка, арканга игътибар итте. Аптыраштылар да, танк өстенә менеп, люкка күз салдылар. Гаҗәп: сварка белән ябыштырылган урыны кубарылган! Буяучыларның берсе, куркып кына, люкны күтәрде, икенчесе үрелеп эчкә карады. Карады да, коты алынып, башын тартып алды. Бераздан икәүләп башларын тыктылар һәм шундый күренешкә шаһит булдылар: эчтә, куллары белән рычагларга нык ябышып, җансыз күзләрен туры, чал башын горур тотып, бер карт утыра иде…   Freepik.com       (Дәвамы бар.)     Freepik.com     * * * – Бабай, ә сез әби белән ничек таныштыгыз? – Интернет аша. – Ул заманда Интернет булмаган бит! – Тукта, ә кайсы әбине соравың?   * * * – Оныгың туган икән. Котлыйм! – Әйе, оныклар ясарлык кына хәл бар әле!   * * * –Син шушы кыяфәттә клубка чыктыңмы? – Әйе, әби. – Ярый, киен дә йокларга ят!   * * * Ике ана сөйләшә: – Син укучы улыңның өйгә бирелгән эшләрен эшләдеңме? – Әйе. – Күчерергә бир әле!   * * * – Барысын да ташладым. – Ничек инде? – Эчүне дә, тартуны да, хатынны да. – Ә хатыныңны ник ташладың? – Эчмәгән, тартмаган әйбәт иргә лаек түгел ул.   Коръән һәм Мәхәммәт пәйгамбәр хуплаган җимешләр   Хөрмә (финик)   Хөрмә организмның төрле чирләргә, инфекцияләргә каршы тору көчен арттыра, күзәнәкләрнең яңаруын яхшырта, аруны, ачыгуны бетерә. Пәйгамбәребез финикны йөрәк авыруларына каршы дару буларак кулланырга киңәш иткән: җимештә калий күп. Белгечләр әйтүенчә, финикта шулай ук яман шешнең үсешен тоткарлау көченә ия мөһим элементлар бар. Җимеш кальцийга бай, димәк, сөякләрнең ныгуына булышлык итә. Шулай ук күрү сәләтен яхшырта. Бүгенге галимнәр раславынча, бер хөрмә һәм бер стакан сөт кеше организмының туклыклы матдәләргә көндәлек ихтыяҗын тулысынча тәэмин итә.   Бал   Әгәр дә кеше  бу ризыкны ашый икән, ашказанына меңләгән дару керә һәм миллионлаган авыру чыгып китә. Бакыйлыкка күчкәннең эчендә бал бар икән, аңа ут тимәс, ягъни тамукта янмас. Пәйгамбәребезнең шушындый гадәте булган: ач карынга бал салынган су эчкән. Бу алым ашказанны ныгыту, аппетитны күтәрү, тынычлык өчен әйбәт.     Банан   Мәгълүм булуынча, банан туклыклы булуы белән билгеле, аның 75 процентын су, калган өлешен аксым, май, калий, углеводлар тәшкил итә. Бу җимеш – күп авырудан дәва, аеруча тән температурасы күтәрелгәндә, ашказаны эшчәнлеге бозылганда ярдәм итә. Банан шулай ук кан басымын төшерү, аллергиядан котылу өчен кулланыла. Җимештә В витамины күп. Мәгълүм булуынча, организмга ул җитмәсә, кеше тиз арый, кызып китә, йоклый алмый интегә, кан басымы түбән була. Шул ук вакытта бөердә таш барлыкка килүе, тиренең начарлануы мөмкин.     Йөзем   Йөзем витаминга, минераль матдәләргә бай иң кыйммәтле җимешләрнең берсе санала. Аның 20-25 проценты глюкозадан тора, шунлыктан йөзем авыр физик һәм акыл көчергәнеше кичергән кешеләр өчен аеруча файдалы. Йөземдә шулай ук тимер күп. Тикшерүләр күрсәтүенчә, виноград составындагы кайбер химик бәйләнешләр яман шеш барлыкка килү хәвефен киметә.   Инҗир Инҗир фосфор, кальций, тимер, калий, магнийга, шулай ук А, В, В, В, B6, С витаминнарына бай. Шул сәбәпле җимеш физик һәм акыл эшенә күп көч салган кешегә тиз арада яңа көч өсти. Шул ук вакытта инҗир мускулларга һәм нерв системасына уңай йогынты ясый. Ул минералларга бик бай. Бу җимешне даими кулланган кеше бер вакытта да йөрәк-кан тамырлары авыруына зарланмас.   Су    Аны аерым йотымнарга бүлеп эчегез. Кабалану бавыр авыруына китерә.       Кара миләш хәтерне яхшырта   Бакчачыларның күпчелеге кара миләш үстермичә калмый. Тирә-якка җәелеп утыручы бу куакны, матурлыгыннан һәм чыдамлыгыннан тыш, җимешләре бик файдалы булган өчен яраталар. Кара миләшне “арония” дип тә йөртәләр. Аның җимешләре кызыл миләшнекенә охшаш, тик тәме белән аерыла: баллырак, авызны бөрештерә. Кара миләш, аскорбин кислотасына бик бай булмаса да, аңарда В, РР, Е витаминнары, тимер, марганец, йод һәм башка микроэлементлар аеруча күп. Яңа гына җыелган җимешләр Р витамины җитмәгәндә, гипертония авыруы белән бәйле башка төр чирләрне кисәтү өчен кулланыла. Арониянең җимешләрен көненә өч тапкыр 100 грамм чамасы ашарга кирәк. Дәвалау курсын 10 көннән бер айга кадәр дәвам итәргә мөмкин. Гипертонияне дәвалау өчен кара миләш суты файдалы: ике атна буе көненә өчәр тапкыр яртышар стакан эчәргә кирәк. Халык медицинасында бу җимешнең сутын тән пешү очракларында да кулланалар. Арония – склерозга каршы яхшы дәва, кандагы холестеринны киметергә ярдәм итә. Кара миләшнең башка чирләрдән дә дәвасы бар, ди белгечләр. Яңа җыелган җимешләре һәм суты аппетитны ача, ашказанындагы ачылыкны арттыра, шуңа да ул аеруча файдалы.     Фәкыйрьлектән бөеклеккә   Голливуд йолдызы Чарльз Бронсон һәм аның кызы Зөләйха турында.   1921 елның 3 ноябрендә Эренфелд шахтерлар бистәсендә (Пенсильвания штаты, АКШ) эмигрантлар – Литва татарлары (аларны күбрәк “Польша-Литва татарлары” дип йөртәләр) гаиләсендә Каролис исемле малай туа. Соңрак ул бөтен дөньяга Чарльз Бронсон исеме белән боевиклар һәм вестерннар йолдызы буларак таныла. Аны, хаклы рәвештә, егерменче гасырның иң бөек актерларының берсе, диләр. Ул 100дән артык картинада төшкән һәм “Большой побег”, “Однажды на Диком Западе” һәм “Великолепная семерка” фильмнарындагы рольләре аша аны бөтен дөнья белә. “Однажды на Диком Западе” вестернының режиссеры Серджио Леоне Бронсонны кайчан да булса үзе белән эшләгән иң бөек актер дип атый. Бу урында кайбер тарихи мәгълүмат китерү урынлы булыр. Польша-Литва татарлары дөньяның төрле кыйтгаларына сибелгән. Аларның гомум санын хәзерге вакытта ачыклау авыр, ә менә 10 меңнән артык кешенең – Белоруссиядә, 4 мең чамасы – Литвада, 5 меңнән күбрәк татарның Польшада яшәве билгеле. Литва территориясенә татарларның күченүе бөек Литва кенәзе Витовт (1392-1430) белән бәйле. Кенәзлекне баскынчылардан саклау өчен Витовт Алтын Урда ханы Туктамыш гаскәрләре ярдәменә таяна. Ханның улы Жәләлетдин, мәсәлән, кенәзгә хезмәт итә. Польша-Литва татарлары берлеге XIV йөз ахырында Бөек Литва кенәзлеге территориясендә, башлыча, чыгышлары Алтын Урдадан булган кешеләр, соңрак Олы Урдадан һәм Нугай Урдасыннан, Кырым ханлыгыннан чыгучылар хисабына оеша башлый. Ул вакытта Җәләлетдин хан җитәкчелегендәге татар гаскәре Тевтон орденына каршы сугышта катнаша. XVI-XVII йөзләр чигендә Польша-Литва татарлары этник телләрен югалта, поляк яисә урыс теленә күчәләр. Шулай да үзләренең традицион диннәрен – Ислам динен саклап калалар, моңа Польша корольләренең дин иреген тану сәясәте дә булышлык итә. Беренче Бөтендөнья сугышы алдыннан Русия армиясендә Польша-Литва татарларыннан 20гә якын генерал хезмәт итә (Х. Базаревский, Т. Беляк, К. Бицутко, С. Вильчыньский, Я. Давидович, С. Б. Крычыньский, А. Мильковский, Абу Талиб Мөхлә, Ю. Полтожыцкий, А. Романович, С. Соболевский, М. Сулькевич, И. Тальковский, А. Туган-Барановский, Я. Юзефович, Ю. Якубовский, Х. Янушевский h.б.). Польша-Литва татарларының дини һәм иҗтимагый-мәдәни үзәкләре Вильно (Вильнюс), Варшава шәһәрләрендә эшләп килә, анда “Рочник татарски” бюллетене, “Жиче татарске”, “Пшеглонд исламски” (“Исламча күзәтү”) фәнни-популяр журналлары басылып чыга. Речь Посполита мөселман дини берлеге, Речь Посполита татарларының мәдәни-мәгърифәтчелек берлеге, Польша-Литва татарлары мөфтияте эшли. Татарларның күбесе поляк һәм урыс телләрендә сөйләшүгә күчсә дә, аларның милли үзаңы көчле була. Алар дини китаплар белән бергә борынгы төрки әдәбият үрнәкләрен славян телләрендә гарәп хәрефләре белән язып саклаганнар. Әйткәндәй, Польша әдәбияты классигы Генрик Сенкевичның тамырлары да татар нәселеннән. 2010 елның 25 ноябрендә Польшаның Гданьск шәһәрендә татарларга һәйкәл ачу тантанасы булды. Атка атланган татар сугышчысы – Улан сыныннан гыйбарәт монумент Польша-Литва дәүләтенең Грюнвальд сугышында тарихи җиңүенең 600 еллыгы уңаеннан төзелгән. Полякларга тарихи җиңүгә ирешергә ул чакта татар сугышчылары ярдәм итә. Татарларның каһарманлыгына рәхмәт йөзеннән Польша дәүләте әлеге һәйкәлне төзү башлангычы белән чыкты. Һәйкәлне ачуга багышланган тантаналарда Польша Президенты Бронислав Комаровски катнашты. Аның әнисе Ядвига Коморовская әтисенең татар булуы белән горурлануын белдерде. …Чарльз Бронсон үзенең төрки тамырлары белән горурланган. Аның (тәрбиягә алганнары белән бергә) җиде баласы була. Үзе әйтүенчә, иң яраткан кызы Зөләйха исемле. Актер бала чакта коточкыч фәкыйрьлекне дә күрә, Икенче Бөтендөнья сугышында катнаша, актерлык карьерасын беркемнән бернинди ярдәмсез башлап җибәрә, ә аннары табигый таланты, максатчанлыгы һәм үҗәтлеге нәтиҗәсендә бөтен дөньяга танылуга ирешә. 2003 елда актер вафат булды. Үз гомерендә ул шактый байлык туплаган (68 миллион доллар) һәм васыятьнамәсендә беркемне дә мәхрүм калдырмаган. Әмма үз байлыгының күп өлешен һәм Вермонттагы шәхси ранчосын Чарльз Бронсон яраткан кызы Зөләйхага калдырган. Зөлөйха – гарәпләрдән кергән татар исеме. Зөләйха исемле хатын-кыз Коръәндәге Йосыф сүрәсендә искә алына. Исемнең мәгънәсе – сәламәт, матур, якын туган. Урта гасыр ядкарьләреннән төрки әдәбият тарихына Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф”ы кебек тирәнтен тоташкан бүтән әсәр юктыр. Татар халкы аны “Йосыф китабы” дип йөртә. Йосыф һәм Зөләйха мисалында мәхәббәткә һәм гаилә бәхетенә юлның намус һәм сафлык аша салынуы сурәтләнә. Әсәр туганнар арасындагы ызгыш-талашлардан читтә торырга өнди. Гомумән, татар халкы әлеге әсәрне беркайчан да онытмый. Бөек актер да балачактан “Йосыф китабы”н тыңлап үскәндер, мөгаен. Шуңа күрә, кызына сәламәт, матур тормыш, туган җанлылык теләп, “Зөләйха” дип исем кушкандыр…   Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.   Нәҗибә ӘМИНЕВА   Кич инде   Бар гомерне йотып барган дәрья ул, Бар гомернең котын алган дәрья ул!   Нурия ИЗМАЙЛОВА.   Кайнарланып давылларга Тәрәзә ачмыйм инде. Януыма түзә алмый, Шигырь дә язмыйм инде.   Булды инде, үтте инде, Бар дәрьялар кичелде. Шәфәкъ кенә офыгымда – Кояш баткан, кич инде.   Тоям сабырсыз дулкыннар Аягымны юганын. Алда шаулый соңгы дәрья, Каршы яры юк аның…     Шөкер!   Хәлләремне аңлап, утаклашып, Күңелемдә шигырь яшьнидер… К үңелендә шигырь яралмаган Бәхетләрдә ничек яшидер?!   Һәм кайгылар Минем генә түгел, Башканың да эчен өзәдер… Йөрәгендә шигырь яралмаган Кайгыларга ничек түзәдер?!   Тик яралу – әле язылу түгел – Язылмаган чагың күп, шигырь… Язылмаган чагың күп булса да, Яралмаган чагың юк, шөкер!…     Яшәргә генә   Бу җиргә язгы ләйсәндә Коенырга дип килдем. Давылда имәннәренә Сыенырга дип килдем.   Яратып яратылам дип, Янып-көям дип килдем. Нәфрәтләнәм кайчак, әмма Бары сөям дип килдем.   Гөлләр иснәргә, җимешләр Тәмен тәмләргә килдем. Үзем матурланырга һәм Җирне ямьләргә килдем.   Матурлыкка, яхшылыкка Кушылып эрергә килдем. Сүз табалсам, тормыш ямен Әйтеп бирергә килдем.   Сүз тапмасам, "Аһ!" дип өзелеп Дәшәргә генә килдем. Әллә ни көтмәгез, җиргә Яшәргә генә килдем.   Тамара ГАНИЕВА   Туган җирем   Шомыртларның сут төйнәгән мәле, Имәнлекләр – серле күләгә. Әнә кошчык, Таулар итәгендә Җемелдәшеп торган нурлар кебек Җәй яңгыры биеп кинәнә.   Бит юам дип җәйге тамчыларда, Мин җилдерәм җилләр ялында. Яңгыр дигәннәрем – Аяз денья, Җилбәзәктәй тимгел каеннар.   Әйтерсең дә аксыл күлмәкләрен Тубыгына тиклем күтәргән Сылу кызлар яшел су коена, Кояш күзләп тора күкләрдән. Каенлыктан берәү җырлап килә, Күзләрендә серле сабырлык. Туган җирем! Мәхәббәтем минем! Моңнарыңны әйтмимен дә инде, Куеннарың һуштан язарлык.     Минем дөньям   Кызым минем җәйгор төсләрендә: Хыяллары – зәңгәр, Караш – гәүһәр, Үзе сөт, бал, чәчкә исләрендә, Таңгы чишмә булып чыңлый җаны – Кызым минем җәйгор төсләрендә.   Әнкәм минем җирнең төсләрендә: Уй – карурман, Йөрәк – чаган, Үзе басу, икмәк исләрендә, Моңлы курай булып сызыла җаны – Әнкәм минем җирнең төсләрендә.   Ярым минем күкнең төсләрендә: Тойгы – буран, Күзләр – җиһан, Исерткеч тә һава исләрендә, Бөркет булып чыңлый горур җаны Ярым үзе күкнең төсләрендә.   Дөнья минем күзем төсләрендә: Әнкәм, Балам, Ярым сыны булып, Җылынып кына яши эчләремдә.     Гомер жанрлары   Мәхәббәтнең асыл нурларыннан Дөнья безгә чатыр корган. Шук елмая гөлләр, Янәсе дә, Күз алдында – Роман, Роман!   Казан асам икебезгә диеп, Балта ал да, җаным, Син йорт бура. Берчә зыңлый зәңгәр бокалыбыз, Берчә савыт-саба. Дөнья көтү – Драма, Драма.   Мин өшимен учак яннарында. Ялгызлыктан бөгеләм – Парлы көйгә. Мәхәббәтем үтте. Яшиселәр күпме… Трагедия, Трагедия…         Әнәс САФУАНОВ   Таныш очучы   Умарталар карап йөрим. Көн аяз, тын. Тирә-ягымда умарта кортлары безелди, куаклыкта кошлар сайрый, агач башында кәккүк кычкыра. Хозурланып, тирә-ягыма, күккә карыйм. Күрәм, түбәннән генә бер самолет очып бара. Минем турга җиткәч: “Привет, Михаил!” – дигәнгә, ныклабрак карасам, – бергә хезмәт иткән майор-летчик икән. “Привет! Как дела?” дигәнче, үтеп тә китте.   Аптыраттым     Безне эшалун белән икенче фронтка күчерергә тиешләр иде. Мин, шәһәрдә марҗалар белән типтереп йөреп, поездга соңга калганмын. “Все, мәйтәм, бетте баш! Трибунал!” Аталар… Бер выход табарга кирәк. Кайгырып утырып эш чыкмас. Комендатурага эләксәң, соң була. Сугыш чоры. Как дезертир, сорап та тормый, аталар. Ерак түгел аэродром бар иде. Киттем шунда. Барып, тиз генә аэродром директорын таптым да, хәлне аңлатып, йөз сум акча, полный сухой паек төрттем тегеңә. Жор егет икән, аптырап тормады. Үтеп барган бер самолетны туктатып төшерде дә, мине утыртып җибәрде. Безнекеләр килеп төшкәндә, мин инде чәстә иркенләп, рәхәтләнеп чәй эчеп утырам. Ну аптырадыла-а-ар! Чын!   Салам ягып   Салам ягып  Берлинны алдык. Сугыш бетте. Туды-сюды алты ай үтте. Кайтыр якка юл тоттык. Күңелдә – җиңү шатлыгы, йөрәктә туган якка ашкыну. Мең фажигәләр белән кайтабыз. Чишмәгә җитәрәк, поезд әкренәя башлады. Ну, хыт этеп аппар инде! Йөрәк ашкына, йөрәк ярсый. Сагындырган бит, үтереп туган якларга кайтып җитәсе килә. Бәй, биш елдан артык вакыт үтте бит инде туган авылдан киткәнгә. Түзмәдем, киттем машинист янына. “Браток! – дим, – нилзә быстрей, ә!” “Какуй-такуй быстро, – ди бу, уфтанып, – озакламый бөтенләй туктаячакбыз. Ягарга гүпчим дә күмер калмады”. Аяз көн, җир туң, кар юк. Пошаманга төшеп, тирә-ягыма карыйм. Тирә-як – ачык ялан. Бер якта тигез басу. Басуларда салам эскертләре тезелеп тора. Кинәт башыма якты уй, чаткылы фикер килде. Ул яктан мине беләсез инде. Акыллы фикер дигәндә… Бу юлы да шулай булды инде. “Бор, – мәйтәм, – поездны шул басуга! Әнә сиңа ягулык! Без заманында салам ягып кыш чыккан кешеләр!” Борылып кереп салам төядек тә, салам яга-яга, җилдердек туган якка. Ә дигәнче Туймазыда идек инде. Чын! Ышанмасагыз, Жәрәмкә аксак Хөснидән барып сорагыз. Ул да эшалунда иде.     Яралану   Бервакыт шулай атакага барабыз. Фронтовой йөз граммны салып алгач, күзгә ак-кара күренми. Ур-р-а-а! Алга-а! Кинәт  янымда гына эснәрәд шартламасынмы! Үзем бер якка мәтәлдем, каскам икенче якка очты. Тереме мин, үлеме? Ранин түгелме? Капшап карыйм – бар җирем дә исән. Аллага шөкер! Башымны тотып карыйм – кан-мазар күренми. Но кулга ниндидер ак әйбер ябешә. Ныклап карасам, башым ярылып, баш мием ага икән. Иркенләп бәйләп торырга вакыт юк. Якын-тирәдә санитар да күренми. Алга барырга кирәк. Мин, үзегез беләсез, бик чәмле кеше бит инде. Тиз генә кесәдән тәмәке төрә торган кәгазь алдым да, төкерекләп “ләчт” җәрәхәт өстенә, ябештереп куйдым и дәлше, вперед! Менә шул җәрәхәт эзе. Ышанмасагыз, карагыз!   Абзардагы җәен   Хәтерегездәме, бер елны авылны су басты? Халыкны коткарырга Кандрадан вертолет та килде. Кемнең мал-туары акты, кемнеке өелгән тирес өстенә менеп калды. Менә шул елны булды инде бу кеше ышанмас хәл. Су басудан исән-сау калгач, сыерны абзарга кертеп кенә булмый бит. Иснәнә, ат шикелле пошкыра, нәрсәдәндер курка. Кереп карыйм – утлыкта ниндидер гәүдә кыймылдаган кебек. Әй, мин әйтәм, теге алкаш Әптерәй кереп йоклагандыр, берәр эт-мазар кысылгандыр. Алай дисәң, чыелдар иде, дим. Ныклабрак карасам, – утлыкта митыр җарымлы җәен ята. Әкрен генә койрыгын селкетә. Үзегез беләсез, җәен бик пошаманга кала торган жанвар түгел бит инде. Авызын ачып- ябып, сабыр гына ята бирә. Алай дисәң дә инде, сабыр итми кая барасың, әйләнә-тирәдә су юк, ишшу, җитмәсә, утлыкта ята. Кая барсын инде! Мәхлук! Ышансагыз, әй! Ите бер ай ашарга җитте. Бер чиләк икрасы чыкты. Мин үзем дә, җиңгәгез дә икра яратмыйбыз бит. Икрасын, эчәк-бавырларын кош-кортларга бирдек. Ну, үрдәкләр симерде, малай! Түлке итләреннән балык тәме килде, каһәрең! Аның каравы, үрдәк шулпасы белән пополам уха ашадык. Әйе, чын! “Ни эшләп әле сыер абзарына җәен кергән?” – дисезме? И-и, шуны да төшенмисезме? Менә, әйтегез әле, нигә элек-электән сыерларны суга кертеп тупларга киңәш итмиләр, ә? Бер елны сыер көтүчесен шуның өчен генә эшеннән кудылар бит. Бәй, черки-кигәвеннән коткарам, дип, бөтен сыерларны елгага кертеп  туплаган. Рәхәт дөнья – үзе күләгәдә йоклый, сыерлар суда күшәп ята. Түлке шул көнне сыерларның җиленнәре буш кайткан. Ышансагыз әгәр, бер грамм сөтләре юк икән. Барысына да көтүче белән җәеннәр гаепле. Чөнки җәен балыгы ифрат та сөт ярата икән. Сөт исенә елгадагы бар җәеннәр җыелганнар да, вич, барлык сыерларны имеп чыкканнар. Ул заманда бар кешенең төп ризыгы сөт тә бәрәңге бит инде. Барысы да сөтсез калган. Кумый, куалар кәнишне. Менә теге җәен дә, су таралудан файдаланып, сөт иснәнеп килеп кергән дә инде. Керүен кергән дә, утлыктан чыга алмаган. Чы-ын! Өстә Чын+ баш сүз                       Марат КӘРИМОВ. Сиам игезәкләре. Юмореска   Картлар дөрес әйткән шул: һәр нәрсәнең үз чамасы бар. Хәтта шаярганда да чама кирәк. Бөтен бу хикмәтле маҗара әнә шул чама белмәүдән килеп чыкты да инде. Сөйләгәч–сөйләгәч, баштан башлыйм әле. Шулай җиңгәгез белән филармониягә көлке кичәсенә барган идек. Артистларның килештереп уйнавыннан көлә–көлә хәл бетте хәтта. Шул кичәнең шаукымы әллә безгә дә капты – шаярасы килеп тик тора. Кайтырга чыкканда да безне шат кәеф ташламады. Тукталышта торабыз көлешә–көлешә. Көлеп кенә эш бетми шул. Вакыт та соң. Үч иткәндәй, бер транспорт та юк. Җиңгәгез, үзегез беләсез, көязрәк, җиңелрәк киенгән, шуңа дер–дер калтырый башла– ды. Нишләмәк кирәк, итәге җирдән сөйрәлгән озын пальтомны икебезнең дә иңбашына салырга туры килде. Җиңгәгез тал кебек бит ул, икебезгә тап–таман булды бу пальто, җитмәсә, алдан төймәләрен дә эләктереп куйдым. Тән тәнгә терәлсә, җылы була икән. Моны яшьләр белмиләрдер әле. Җиңгәгезгә янә җан керде – шаярырга чамалый. – Менә ике башлы кеше булдык! – дип көлә бу. Ул арада яныбызга шып итеп такси килеп туктады. Без юлның уртарак өлешенә чыкканбыз, күрәсең, шофер тәрәзәсен ачты да: – Тапталып үләсегез киләмени? – дип җикеренде. Аннан абайлабрак карады бугай, тавышы йомшара төште: – Бәй,   Марат Кәримов, Сиам игезәкЛәре   көткәнлеге турында сүзне туктатып, ан– нан безне өйгә алып кайтуын үтендек. Шофер тиз риза булды. Тик ара–тирә артка карый да башын чайкап ала: – Менә мәзәк, сезнең бер башыгыз хатын–кызныкы, икенчесе ир–атныкы икән! – ди. – Табигатьнең шаяруы, – дим мин, шаркылдап көлүдән чак–чак тыелып. – Ә ничек… болай башларыгыз бер– берсе белән килешеп яшиме? – Килешми карасын, ул каршы сөйли башласа, мин аның авызын үбеп ябам, – ди җиңгәгез. Шофер ышангандай итә. – Анысы шулай, – ди. – Мин үзем дә, мәсәлән, хатын тузына башласа, чут– чут үбәргә тотынам. Шунда ук шым була да карават ягына карый башлый. Җиңгәгез мине чеметә. Ишетсен кола– гың, димәкче. – Бер уйлаганда, кешедә ике баш булуы шәбрәк тә, – дип, философиягә бирелә шоферыбыз. – Ни дисәң дә, бер баш – ярты баш, ике баш – бөтен баш. Киңәшләшүгә карата әйтелгәндер инде бу. Югыйсә, әнә тегендә утыручылар… – Ул бармагын югары күтәреп алды. – Шул барлы–юклы ярты башлары белән илне җитәкләмәкчеләр. Ярты баштан ни көтә– сең инде? Менә сиңа кирәк булса! Безнең бу шаяру сәясәт бушлыгына алып кереп бара түгелме соң? Тагы әллә нәрсәләргә кереп китүең бар. Тизрәк төшеп калу хәерле. Таксист һаман таксист булып кала икән. – Бер кеше өчен генә түлим, – дигән идем дә, риза булмады. – Юк, мин акчаны баш хакына алам! – диде катгый рәвештә. – Ә сездә, бер кеше булсагыз да, ике баш! Аны бәхилләштергәч, егылып ятып көл– дек. Бу көлүебезнең башы гына булган икән. Берничә көннән калада ике башлы кеше пәйда булуы турында хәбәр тарал– ды. Кемне генә алма, авызында шул сүз булды. Газеталар шундый сенсациядән читтә каламы?! Әлеге таксист белән ин– тервью басып чыгардылар. Ул, шул ике башлы кешене күрүче бердәнбер шаһит буларак, телевидение аша да чыгыш яса– ды. Бу шау–шуга галимнәр дә кушылды. Берәүләр мондый хәлнең булуы мөмкин икәнлеген язып чыктылар дәлил итеп, 140   ДисвИл рәтләүләргә маһир. Зәки нәрсә языйм икән тип аптырап йөрми, тагын йөз ел туктамый са да аның әйтәсе сүзе бетмәячәк. Эстәр– узсм д лык телим кордашка. әлеге таксист сымак, сиам игезәкләрен, ике башлы бозау тууын китерделәр. Икен– челәре исә таксистны психик яктан тик– шерүне таләп иттеләр. Әмма психологик анализлар таксистның нормаль кеше бу– луын күрсәттеләр. Бу сенсация интернет аша бөтен дөньяга таралган булып чык– ты. Тиздән Япония галимнәре, төрле при– борлар төяп, калабызга килеп төштеләр. Ике башлы кешене күрүчеләргә күп кенә акча вәгъдә иттеләр. Акча сүзен ишетеп, бөтен милиция аякка басты. Әмма, әлеге таксисттан башка, ике башлы кешене кү– рүче табылмады. Безнең җиңгәгез белән гөнаһсыз шая– руыбыз шундый шау–шу тудырганга баш– та көлеп карасак та, соңрак нигә шаяр– дык микән дигән көнгә төштек. Уеннан уймак чыгасын кем белгән! Көлке көлә килә, артыннан куа килә, дигәннәре шул буладыр инде. Шулай да вакыт үзенекен итте, әкрен– ләп–әкренләп бу шау–шу басылды. Гезата– лар башка сенсацияләргә күчтеләр. Шө– кер, алары безнең илдә көн дә буа буар– лык булып тора. Без онытылдык. Үзебез дә тынычландык. Әлеге мәхшәр булмаган да кебек тоела башлады. Әмәлгә калган– дай, теге вакыттагы артистлар тагы килгә– нен ишеткәч, янә филармониягә барасы иттек. Кайтышлый тагы такси туктатырга туры килде. Салон ишеген ачып керүгә, күзебез шар булды: безне өйгә алып кайт– кан таксист үзе! Ул да безне танып алды. – Ә–ә, сезне аердылармыни? – дип сүз башлады ул. – Бүген генә газетада укыган идем, кайсыдыр илдә, Кытайда бугай, сиам игезәкләренә операция яса– ганнар икән. Тик алар сезнең кебек түгел, бер җенестән булганнар. – Аннан өстәп куйды. – Кызганыч, кызганыч, илне җи– тәкләгән бер башлы кешеләрдән уңмадык. Ике башлылардан уңар идек, бәлки. Озак– ламый сайлаулар була, шунда кандидату– рагызны күрсәтсәгез, бөтен халык берта– выштан үзегезне президент итеп сайлар иде. Ике башлы президент! Ничек яңгы– рый, ә! Их, булмады инде болай булгач. – Ул, уфтанып, өметсез генә кулын сел– кеде. Шуны да әйтим, бу юлы да ул акчаны баш хакы буенча алды. Счетчигы эшләми икән… Башкортостан.       Фото:  samtatnews.ru             Күренекле шагыйрь, язучы, драматург Рафис Корбан (Рафис Харис улы Корбанов) Татарстанның Биектау  районы Кече Битаман авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында ала. Күршедәге Зур Битаман авылында урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә белем ала.  “Татарстан яшьләре”, “Әдәби җомга”, “Шәһри Казан”, “Заман” гәзитләре, “Салават күпере”, “Идел” журналы, Татарстан радиосында  редакцияләрендә, Татарстан китап нәшриятында эшли. 2012–2016 елларда Татарстан Язучылар берлеге рәисе була. Бүгенге көндә “Казан утлары” журналы редакциясендә проза бүлеген җитәкли.  Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шайхи Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр иясе.     "Кызыл таң"  12 сентябрь, 2025 ел   Бармак очына басыгыз!   Бу – бармактагы бик мөһим нокта. Аңа басып тору кан басымын төшерә, организмны нормага китерә. Баш шаулаудан туктый, күз аллары яктырып китә. Бу ысулны хәрби медицинада кулланалар. Ә анда дәвалау төрләре гадәтидән күпкә аерыла. Анда – экстремаль медицина. Бу мөһим нокта урта бармак очының йомшак ягында урнашкан. Аңа очлы предмет, мәсәлән, ручка белән 1 минут чамасы басып торырга кирәк. Шуннан соң кан басымы нормальләшә, баш авыртуы басыла. Үзеңне яхшы хис итә башлыйсың.   tr.pinterest.com (Дәвамы бар.)   Фото: russianartsfoundation.com     Freepik.com     Нишләмәк кирәк, адәм сөйли, язмыш көйли...     Фото: islamnews.ru               Шәфкать ГАНИЕВ. Мин сыер ыштули?     * * * Бервакыт ике телсез бер–берсен бүлдерә–бүлдерә бәхәсләшеп киләләр. Берсен беләм, күршем Саша, ул миңа бәхәснең сәбәбен анлатты да инде. Әйтергә кирәк: мин алар телен аңлыйм, әнинең абыйсы тумыштан телсез иде. Баксаң, футбол турында икән бәхәсләре. Әлбәттә, мин дә кушылдым. Күршем бераздан өенә кереп китте, ә без яңа танышым белән озак кына футбол яңалыклары белән уртаклаштык. Шулвакыт аны хатыны: «Җитәр инде, вакыт юк», – дип өенә чакырды. «Хәзер, яме, бу телсезгә бер нәрсәне генә анлатам да!» – диде «телсез» танышым… Ә без, чиләнә–чиләнә, телсезләр телендә аралаштык!   * * * Остановкада «Кофе с собой» киоскасы бар, «Каждый 6 кофе – бесплатно» дип тә язылган. Түзмәдем: «Әгәр бер кеше алты кофе алсамы?» – диеп сорадым. «Әйе!» – ди. Мин сыер ыштули?   Шәфкать ГАНИЕВ фотосы.       Шыгрым тулган автобуска кереп бастым, салонның бер почмагына. Урта яшьләрдәге бер ир–ат белән шул ук яшьләрдәге ханым кычкырып ачуланышалар. Мин рус телен яхшы гына белсәм дә, нәрсә бүлешкәннәрен аңламадым. Хатын–кыз аңа: «Вы что, мальчик что ли?» – дигән иде, тегесе югалып калмады: «Да! Хотите покажу!» – диде дә туктап калды. Ә без, пассажирлар, ни күрсәтер икән бу, дип көткәндә, паспортын чыгарып күрсәтте.   Малайга өч яшьләр тирәсе иде. Бик эссе көн. Ул мине «Эчәсем килә» дип аптырата, ә якын–тирәдәге туңдырмалар, соклар сата торган киоск янында су буе чират. Минем чиратта торасым килми, баланың түземсезләнеп, азаплап бетерәчәген беләм бит. Ләкин моны кечкенә балага аңлатып кара син! Аптырагач, үзенә акча тоттырдым да «Бар, алып кара» дип җибәрдем. Бераз чиратта басып торды да, чиратның алдына чыгып, су аласы килгәнлеген аңлата башлады бу. Тик аны беркем дә ишетми. Шуннан малай сатучы апа янына кечкенә генә тишектән кереп тә китте. Баксаң, сабый сатучының итәк астына ук кереп киткән икән! Каушавыннан, сатучы хатын егылып китте, ә малай, куркудан, кычкырып елый ук башлады. Малай тизрәк аңга килде, егылып яткан сатучының борын төбенә 100 сумын сузды да: «Миңа су кирәк!» – дип, үз кирәген искә төшерде.     * * * Мине әти, сигез яшьлек чагымда, күрше малае Дилүс белән тәмәке тарткан өчен каеш белән тәрбияләгән иде. Бик гарьләнгәнмен, күрәсең. «Үскәч кирәген бирермен әле» дип яздым да, бүрәнә ярыгына тыгып куйдым… Әтинең кырыгын уздырганда, искә төште бу язу. Эзләп табып алып укыдым, барысы да моңсу гына көлештеләр! Ә мин хәзер дә тартмыйм…         Аның белән каберең янәшә булмасын!   Шәфкать ГАНИЕВ. Каберләре янәшә   Чатан аяклы Гаяз абый Бөек Ватан сугышы ветераны иде. Ул авылда ун еллап яшәде. Каян безнең якларга килеп чыгу тарихын белмәсәм дә, сәбәбен әзрәк чамалый идем. Үземнең дә балалыктан үсмер чорга күчкән чагым. Күп нәрсә белән кызыксынырга яраткангамы, авыл читендә урнашкан су куу җайланмасы – водокачка янындагы алачыкта яшәп көн күрүче Гаяз абый белән дустанә аралашып йөрдем. Ул тимер койма белән уратып алынган биләмә – территория ниндидер ямьле, үзенә җәлеп итә торган нурлы иде. Водокачка алачыгында даими яшәгән Гаяз абый анда яшелчә бакчасы ясады. Үзенә ел дәвамына җитәрлек бәрәңге, яшелчәләрне шунда утыртты. Тәртип белән ясалган түтәлләрдә суган, кишер, кәбестә, бәрәңге, чөгендер, помидор, кыяр, ул чакта мин белмәгән әллә нинди тәмләткеч үләннәр, ә койма кырыйларында – аллы-гөлле чәчкәләр үстерде. Соңгылары бигрәк тә күңелгә хуш килә иде. 60нчы елларда авыл халкы үз бакчаларында яшелчә үстерү белән әллә ни мавыкмады бит. Хуҗалык ындырында төп культура – бәрәңге, бераз суган утыртылды. Тагын Гаяз абый укырга яратты. Гел авыл китапханәсенә йөрде, почта аша «Аргументы и факты», «Правда», «Труд», «Комсомольская правда» белән бергә татарча гәҗитләр дә алдыртты. Дөньяви хәлләр, иҗтимагый, сәяси, мәдәни, икътисади, көнкүреш мәсьәләләрен яктырткан материаллар аның күңеленә хуш килә иде. Әңгәмәдәшемнең белеме дә, күпкырлы кызыксынуы да булганга, үзара аралашулар минем өчен үзенчә бер сабак булды. Гаяз абый беркайчан тәмәке тартмады, исерткеч эчемлекләр белән мавыкмады. Ул яшәгән тыйнак алачыкта һәм яшелчә бакчасында уникаль тәртип булуына гаҗәпләнеп, нык соклана идем. Сугышка чаклы ул педучилищеда укыган, аннан мәктәптә укыткан. Белемле, оештыру сәләтенә ия булган батыр сугышчы фронтта капитан дәрәҗәсенә күтәрелгән, рота командиры итеп билгеләнгән. Каты бәрелешләрдә яраланып алган контузияләр эзсез калмаган, сәламәтлегенә шактый зыян килгән. Сугыштан соңгы елларда, белеме дә, хәрби дәрәҗәсе дә булганлыктан, аны колхоз рәисе итеп билгеләгәннәр. Үзенә дә, башкаларга да нык таләпчән фронтовик гадел җитәкче булган. Тәртипсезлекләр белән аяусыз көрәшкән. Төрле әвеш-тәвеш китерүләргә күз йома белмәгәнгә, аның җитәкчелек эшенә аяк чалучылар табылган… Сталин идарә иткән кырыс заманада Гаяз абый, кулга алынудан чак котылып, безнең якларга килеп чыккан. Аңа районның авыл хуҗалыгы техникасы оешмасы – сельхозтехника урнашкан зур авылны тулысынча су белән тәэмин итү эшен йөклиләр. Берүзе кулдашсыз – напарниксыз, алсыз-ялсыз дистә елдан артык шул хезмәтне башкара, Беркемгә дәгъва белдерми, кинаяләр белән җитәкчеләр юлын таптамый, бернинди запас частьлар, әйбер сорап борчымый. Шыпырт кына үз җаена яши, эшли бирде. Ул гел пөхтә киенеп йөрде: аягында ялтырап торган яловый итек, өстендә галифе чалбар белән һәрбер төймәсе төймәләнгән фронт гимнастеркасы иде. Бермәлне читтән килгән бер бушкуыкны управлящий хуҗалык эшләре буенча мастер итеп билгели Тегесе килә-килешкә Гаяз абыйга бәйләнергә тотына: водокачка янындагы гөрләп үсеп утырган яшелчә бакчасы аның канын кыздыра: «Бу территориядә әйбер үстерергә ярамый», – дигән таләп куя. Исереп килеп, яшелчәләрне таптап, гөлбакчаны тармар итә. Мәсхәрәләнгән Гаяз абыйның түземлеге бетә. Ул да җавапсыз калмый, җиргә салып, исерек мастерны әйбәтләп тәпәли һәм шул көнне үзе авылдан билгесез юнәлештә юкка чыга. Бушаган урынга мастер читтән килгән ниндидер танышын урнаштыра. Яңа су хуҗасы ике генә көн нормаль эшли дә салырга тотына. Шул сәбәпле, вакытында су куылмый, авыл халкы суга кытлык кичерә башлый, ризасызлык, гауга куба. Агрегатлар туктаусыз ватыла, насослары эштән чыга. Слесарьларны чакыртып, сәбәпләрен эзләтәләр. Тегеләре эш җаен белми, Ә бит Гаяз абый заманында, чишмәдән ургылып аккан кебек, су даими килеп торган. Бөтен агрегатлар үз көченә эшләгән, дистә еллар дәвамында җирле хуҗалар да, слесарьлар да аларның ватылганын абайламаган да, белмәгән дә. Суның кадере – чишмә корыгач беленә, кешенең кадере – киткәч беленә, ди халык мәкале. Гаяз абый китап, гәҗитләр генә укып ятмаган икән, алтын куллы да булган: бөтен ватык-чытыкларны үзе төзәтеп, техниканы кайгыртып, вакытында карап торган икән ләбаса! Шул гаугалы вакыйгалардан соң сельхозтехника җитәкчесе мастерны вазифаларыннан азат итеп, гади эшче итеп калдырган. Болай да хәмергә битараф булмаган мөртәт, башы-аягы белән, эчүгә сабышкан. Гаяз абыйның әллә каян нурлар чәчеп торган гөлбакчасы тар-мар ителгәч, водокачка яны шыксызланып калды. Тора-бара ул җирне биек чүп үләннәре басты. Гаяз абый авылдан киткәндә мастер турында кемгәдер: «Аның белән каберең янәшә булмасын!» – дип әйткән булган, дип сөйләделәр. Күрәсең, ниндидер авыл кешесе белән элемтәдә булган. Мин инде ул вакытта, укырга дип, Казанга ук киткән идем. 80нче еллар ахырында Гаяз абый бакыйлыкка күчкән. Үләр алдыннан үзе әйткән васыяте буенча, аның җәсәде авыл зиратында җирләнгән. Язмыш шаяруы дип әйтимме, сәрхуш мастер да шул көннәрдә, авариягә эләгеп, җитди имгәнә. Үз халәтен сугыш кырларында сәламәтлеген югалткан фронтовик Гаяз абыйны рәнҗеткәне өчен Аллаһ биргән сынау, җәза дип бәяли. Күргән-белгән һәр кешедән Гаяз абый турында сорашкан. Аллаһка ялварып, ярлыкау сорап, тәүбәгә килгән, Казан бүлнисендә уңышсыз ясалган операциядән соң күзләрен ул да мәңгегә йомган. Ун көн аралыгында икесенең дә каберләре зиратта янәшә урын алган, Күрәсең, олы җанлы Гаяз абый мастерга ачу сакламаган, аның әшәке кыланмышларын кичерә белгән. Җәсәдләре янәшә булса да, ахирәтлектә тормышлары төрледер, дип уйлыйм. Аллаһ Үзе хәерлесен кылсын, Аңа бары да билгеле.   Автор фотосы.   Шәфкать Ганиев, Ижау шәһәре.               Фото: Freepik.com                                           АТА НИГЕЗЕ                                                                                                  Бер кулдагы биш бармакның                                                                                                  Беркем тапмас тигезен.                                                                                                  Гомерендә рәхәт күрмәс                                                                                                  Саткан ата нигезен...     Туып – үскән авылымнан китүемә аз вакыт үтүенә карамастан, андагы дусларыма, бигрәк тә иң газизләрем – әтием белән әниемә карата күңелемдә сагыш хисләре урын алып, мине чит шәһәрдә якташларым–милләттәшләрем янына көннән–көн ныграк тарта башлады. Шуңа пәнҗешәмбе киче җитүен атна буена зарыгып көтә идем. Чөнки фәкать шул кичтә генә мин килгән шәһәрнең ял паркының матур бер урынында милләттәшләрем җыелып күңел ачалар. Алар төрле төбәкләрдән булсалар да, шушы «Татар почмагы»нда, зур гаиләнең әгъзалары кебек, үзара аралашып, бергә җырлап, күңел ачып, сагышларын таратып, тагын атна буена дөнья мәшәкатьләрендә кайнарлык  рухи көч тупларга җыелалар кебек монда. Андагы гармун моңы, туган якта гына көн дә яңгырый торган җырлар, сагышлы күңелләрне юатучы, чит–ят телләрдән арый төшкән колакларны иркәләүче татар теленең татлы сүзләре, халкыбызга гына хас йомшак, бер үк вакытта бик тапкыр шаяртулар шәһәр паркының бу почмагына күркәмлек биреп, башка милләт кешеләрен дә шунда җәлеп итәләр иде.     «Татарлар почмагы»на мин еш кына җизнәмнең танышы, безнең районнан килгән, миннән 7 – 8 яшькә өлкәнрәк Фидаил абый белән йөри идем. Ул якташларым арасында оста гармунчы һәм сәләтле такмакчы буларак дан тота иде. Минем белән үзен бик горур тоткан, еш кына минем хисләремнән көләргә яраткан Фидаил абый чит шәһәрдә аралашып йөри торган якын кешеләремнең берсе булып кала бирде.      «Нәрсә, авылыңның пычрак урамнарын сагынасыңмы?» – дип миннән көлүе күңелемдә үпкә–ачу хисләре тудырса да, аңа каршы сүз әйтергә бер дә кыймый идем.        Шундый кичләрнең берсендә, якташым белән паркка килдек һәм «Татар почмагы»на юнәлдек. Без килүгә анда күп кенә кеше баянга кушылып, ул чакларда киң таралган «Зәңгәр күлмәк»не җырлыйлар иде. Фидаил абый гармунын уйнарга әзерләде дә шул төркемдәге кешеләргә кушылып җырлый башлады, ә мин тамашачы булып үземә читтәрәк урын алдым. Җыр артыннан җыр яңгырады, алар бераздан биюләр белән алышынды, биючеләр арый төшкәч, такмакларга күчтеләр. Күңелле көйләр, тапкыр такмаклар «Татар почмагы»н тагын да җанландырып җибәрде. Анда күңел ачу үзенең иң биек ноктасына җитте. Менә Фидаил абый үзенең такмакларын сиптерә башлады:                                                 Авылдагы авыр тормыш                                                 Безнең башка төшмәсен.                                                 Әйдә анда көне – төне                                                 Колхозчылар эшләсен!      Бу куплеттан соң көлүчеләр бик аз булды, алар да көлүләреннән бик тиз тукталып калдылар. Ә такмакчы дәвам итте:                                                 Авыр эштән безнең тәндә                                                 Әле дә тир кипмәгән.                                                 Бер ял белми гел эшләргә                                                 Башка колын типмәгән.                                                 Хәзер инде беркем әйтмәс                                                 Мине колхозчы диеп.                                                 Мин калада эшкә йөрим                                                 Нейлон күлмәкләр киеп.      Әле генә көлешүдән шаулап торган «Татарлар почмагы»нда ниндидер сәер тынлык урнашты. Әйтерсең, җыелганнар кинәт кенә бер – берсеннән ояла  башладылар, алар кая карарга да белми, аптырап калгандай тоелдылар. Фидаил абыйның такмаклары минем күңелдә дә шул ук оялу хисен тудырдылар. Андагы сүзләр өчен мин нигәдер үземдә гаеп тоя башладым. Хәер, бу авыр хис бер миндә генә булмагандыр, чөнки бу такмаклар  иң изге ата – баба нигезенә, бергә үскән дусларга, анда калган авылдашларга карата хыянәт иде бит!      Белмим, сәер тынлык күпме вакыт дәвам итәр иде, ләкин шулчак чәчләренә чал куна башлаган баянчы абзый такмаклар көен дәвам итте дә (менә бит ул халкымның тапкырлыгы!) җырлап җибәрде:                                               Нейлон күлмәк, нейлон күлмәк!                                               Ул да гади төймәле.                                               Нейлон күлмәк кидем, диеп,                                               Борыныңны чөймәле.     Ул бармакларын баян телләрендә йөгертеп алды да үзәкләрне өздерерлек итеп «Авыл көе»н сузып җибәрде. Тын гына торган якташларым шушы көйне генә көткәндәй беравыздан баян моңына кушылдылар. Күптән түгел генә шау–гөр килгән «Татарлар почмагы»ннан сагышлы моң агыла башлады.                                                                                             Туып–үскән җирләреңдә                                                Гомер кичерсәң иде,– дип җыр тәмамлануга якташларым арасында яшьләрен сөртеп куйган апалар да табылды.         Югары уку йортына керер өчен тиздән мин башка шәһәргә киттем. Ике ел узгач, җәйге каникулда тагын шунда килдем. Көннәрдән бер  көнне шәһәр урамыннан китеп барганда Фидаил абый белән очраштым. Якташымның үз–үзен тотуында үзгәрешләр сизмәдем. Тик элек миңа горурлык булып күренгән сыйфаты хәзер инде зур тәккәберлеккә әйләнгән. Фидаил абый мине күрүенә бик шатланды булса кирәк, кыстый–кыстый фатирына алып китте. Торган җиреннән бик якын булганлыктан, эшләгән урынына да алып килде, мактана–мактана аны күрсәтте, һәм юл уңаенда үзенең гаражына кереп чыгарга булды.             – Менә,– диде гаражда торган машинага зур горурлык белән күрсәтеп,– хәзер йөрергә       үземнең машинам бар. Быел авылга кайтып, әтидән калган йортны сатып килдем дә, машина алдым. Хәзер ул йорт миңа нигә кирәк? Күрәсең бит, торган җирем нинди! Авылга кайтып җәфа чигеп яшисем юк инде. Гомер ике килми, рәхәтләнеп яшәп калырга кирәк. Дөрес бит? – диде ул минем хуплавымны көтеп булса кирәк.       Якташымның фикерләре белән килешмәсәм дә, каршы сүз әйтмәскә булдым, чөнки аның мактанасы, макталасы килүе сизелеп тора иде.          –Сез миннән өлкәнрәк кеше бит, үзегез беләсездер инде,– дидем соравын җавапсыз калдырмас өчен генә.       Минем сүзләр Фидаил абыйга ошадылар бугай. Ул тагын да дәртләнебрәк сөйләвен дәвам итте: –Дөрес әйтәсең,якташ! Мин хәзер дөнья күрмәгән авыл малае түгел инде. Ә менә туганнар мине шундыйга саныйлар икән. Йортны сатарга кайткач өйрәтә башладылар:       –»Туган йортыбыз бит,торсын»,– дигән булалар. Абыем хәтта:»Әткәй, урыны җәннәттә булсын, бу өйне , нигезен югалтмас өчен ике атын, сыерын биреп,күңеле тартмаса да, колхозга кергән»,– дигән булды. Инде ул кайчан булган?! Дөньялар үзгәрде бит. Абый йортны улына калдырмакчы иде, мин аны тиз аңлап алдым. Өйне саткач миңа ачуланып калган булдылар. Ачулансыннар,әйдә! Анда кайтмасам да «уф» та димим. Монда мине ихтирам итәләр, дуслар да  күп. Гөрләтеп яшим әле,  алар интексен анда. Минем анда кайтасым юк инде,– диде дә, гаражның ишеген бикләп куйды.         Без аның фатирына килдек. Ул тагын да мактана–мактана тиз арада өстәл әзерләде, өендәге җиһазларның хакларын әйтеп чыкты.         Ашагач–эчкәч, якташымның теле тагын да чишелебрәк китте. Ул миңа нинди «зур» кешеләр белән дус икәнен сөйләде. Укуымны тәмамлагач, мине фәкать бу шәһәргә генә кайтырга өнди башлады. Кайда, нинди эшкә урнаштырачагын әйтеп салды. Минем кайтырга ниятем булмаганны белгәч, каты гына әрләп тә алды. Фидаил абый үзен шулай тотуы мине ялкытырга өлгерде. Бәхеткә тиздән хатыны Зәйтүнә апа белән ике кызы кайтып керделәр. Алардан хәл–әхвәл сорашкач, мин дә кайтырга ашыктым һәм саубуллашып чыгып киттем.       ...Шул вакыйгалардан соң егерме елга якын вакыт узгач, бу шәһәргә язмыш тагы алып килде. Бер кичтә без курсташым белән шәһәр паркына киттек. «Бар микән соң әле бу милләттәшләремнең күңел куанычы – «Татарлар почмагы?» Хәзер анда кемнәр йөри икән?» Бу уйлар башымнан йөрәгемә күчеп, аны дулкынландырып алдылар, чөнки соңгы елларда илебездәге зур үзгәрешләр бу шәһәрне күптән инде башка мөстәкыйль бер дәүләтнекенә әверелдерделәр. Соңгы елларда күпме якташларым туган якларына әйләнеп кайттылар бит!         Паркка килеп җиткәч без «Татарлар почмагы» урнашкан якка юнәлдек.Аңа якыная төшкәч, гармун тавышы ишетелә башлады. Тере! Тере икән әле «Татарлар почмагы!» Ләкин нигәдер гармун тавышы ялгыз яңгырый. Әйтерсең, салкын көздә башкалардан аерылып калган ялгыз аккош тавышы бу. Үзе моңлы, үзе сагышлы. Үзем дә сизмәстән, адымнарымны ешайта төштем. Менә гармунның сагышлы моңына сагышлы җыр да кушылды:                                    Туган якта, бик еракта                                                       Мөһәҗирнең юл башы.                                                       Туган җирдән киткәннәрнең                                                       Сагыш гомер юлдашы.                                                       «Сагыш була сары төстә»,–                                                       Диелгән шул бик дөрес.                                                       Сагыш кертә алсу йөзгә                                                       Һич юылмас сары төс.                                                       Сагыш ята яраларда                                                       Мәңге бетмәс тоз булып.                                                       Чәчәк аткан күңелләрне                                                       Туңдыра ул боз булып.                                                       Бәхетле шул – язмышының                                                       Ачысын татымаган.                                                       Күз яшенең тозлы тәмен                                                       Белмидер сагынмаган.                 Чынлап та, ялгыз җырчы иде бу. Өстендәге керле киеме, күптән юылмаган, укмашып беткән чәчләре җырчының вокзалларда очрый торган тормыш төбенә төшкән кеше икәнлеген аңлатып торалар. Җырчы безнең якка борылып карамады, шул сәбәпле,  аның йөзен күрү мөмкин түгел иде. Якынлашкач, карашым алдындагы кәгазь тартмага төште, аның төбендә акчалар күренде. Тартманың ни өчен куелганын аңлагач, кесәмнән акча алдым да, аны салырга иелдем. Рәхмәт әйтергә теләп, ахрысы, җырчы башын минем якка борды һәм күзләребез бер–берсенә төбәлделәр. Аның күзләре, сакал–мыек баскан йөзе миңа бик таныш күренде. Яшен тизлегендә башымда меңләгән уйлар йөгереп үтте һәм  үзем дә сизмәстән: «Фидаил абый?!»– дип кычкырып җибәрдем. Ә ул күзләрен төбәп миңа карап алды да уйнаудан туктап гармунын кочаклады һәм күзләрен яңадан читкә борды. Мин аңа үземнең кем булуымны аңлата башладым – җизнәм турында исенә төшерергә тырыштым.     –Әллә... Онытылган инде,– диде ул сүлпән генә. Ләкин минем якка әйләнеп карамады. Кайчандыр башкаларга тәккәберлек белән карап йөргән Фидаил абый күзләрен кешедән яшерегә күптән күнеккән иде инде, күрәсең...         Танышымны мондый хәлдә очратуым мине тетрәндерде. Аны бу хәлдә тагын ялгызлыкта калдырып китәсем килмәде. Бу бичараның кем икәнлеген курсташыма аңлаттым, аны ашханәгә алып барып җылы аш ашатырга теләгәнемне әйттем. Бик кунакчыл, олы йөрәкле курсташым мине аңлап, Фидаил абыйны да үзебез белән өенә алып барырга киңәш итте. Тиздән без өчебез дә аның йортына  килдек.         Фидаил абый юынып алгач, ашап–эчтек тә, якташым белән икәүләп өй алдына чыктык.         –Энекәш, син мине гафу ит,– дип сүз башлады Фидаил абый. – Җизнәңнең исемен әйтү белән мин сине таныдым, ләкин үземне таныттырасым килмәгән иде. Рәхмәт инде, борылып китмәдең. Миннән йөзләрен читкә боручылар күп булгач, син дә алар кебексеңдер дигән идем. Рәхмәт, якташ, миңа җирәнми караганың өчен,– дигән сүзләреннән соң Фидаил абый үзенең фаҗигале томышын сөйләп бирде:           – Нигез саткан – утта янган, диләр. Минем бәхетсезлек тә шуннан башланды. Мин әтиемнән калган йортны, кендек каны тамган нигеземне сатып машина алдым. Ул машина миңа шатлык түгел, гел кайгы гына китерде. Билгеле, гаеп машинада түгел, ә үземдә . Масаеп китәр өчен машина сәбәп кенә булды. Ә мин масаеп, үземне әллә кемгә куеп яши башлаган идем. Еш кына руль артына да эчеп утыра идем. Мине сыйлаучылар – «дуслар» да күп иде ул вакытта. Билгеле, миннән кирәк нәрсәләрен алгач сыйлыйлар иде. Ә мин аны чын дуслыкка саный идем.          Беркөнне шулай яхшы гына «сыйлангач», «дуслар» белән ял иткән җирдән шәһәргә кайтырга чыктык. Исерек кеше машина тизлеген сизә мени? Үземне күрсәтергә теләп машинамны бик нык кудым. Янымда утырганнар курка төшкәч, мин тагын да дәртләнеп киттем һәм шул зур тизлектә борылышта машинам юлдан чыгып очты. Янымдагы иптәшләремнең берсе  һәлак булды. Мине алты елга төрмәгә утырттылар. Ярты ел да үтмәде, хатыным  Зәйтүнәнең вафат булуы турында хәбәр алдым. Ул гына да түгел, авылымда мине  хатынын кыйнап үтергән икән, дип чыгарганнар. Мин бит аны җирләргә дә кайта алмадым! Әби килеп кызларымны алып кайтып киткән. Хәзер кызларым да мине әниләрен үтерүдә гаеплиләрдер инде. Менә ул ата нигезенең җәзасы нинди авыр!     Шулай итеп, төрмәдән чыккач мин ялгыз, йортсыз, хәтта өметсез дә бер бәндә кисәгенә әверелдем. Башта колхозларда йөреп,кешеләргә төзелеш эшләрен эшләп көн күрә идем. Хәзер андый эшләр дә юк. Халык төзелеш белән шөгыльләнә алмый – акчасы юк. Мин инде ничек яшәргә дә белмим. Паркта җырлап әзрәк акча эшлим,икмәк алырга җитә инде. Икмәк су белән көн күрәм. Инде яшисем дә килми, тик Ходай җанымны алырга ашыкмый. Бу дөньяда аласы җәзаларым бетмәгән әле, күрәсең... Бәхетлеләр күптән инде туган якларына кайтып киттеләр. Мин исә кайтасы җиремне – туган нигеземне дөнья байлыгына алыштырдым. Ә байлык бүген бар,иртәгә юк...       Каршымдагы якташым хәзер бөтенләй башка, тормыш авырлыгыннан изелеп, күпне аңлаган бәхетсез бер кеше . Аның сүзләре йөрәгемне телгәләп үттеләр. Чит җирләрдә ялгыз югалып калган, белүемчә, бик сәләтле  якташымның шушы хәлгә төшүе мине авыр уйларга салды. Мин тагын аның өс–башына күз ташладым, һәм карашым аның күлмәгендә тукталды: Фидаил абыйның өстендә кайчандыр аның горурлыгы булган, инде дистәләгән еллар элек модадан чыккан, еллар белән үзенең беренче төсен югалткан, керләнеп беткән нейлон күлмәк иде...                                                                                                                       КӨЙДЕРЕЛГӘН КАНАТЛАР                                                                                                                                                                                                                                                                         Канатларын ныгытмыйча                                                                                                                  Очырмыйлар кошлар баласын.                                                                                                                  Белсәң иде ни көткәнен                                                                                                                  Зур шәһәрдә авыл баласын.           Шәһәрдә үз эшләремне тәмамлагач, танышымның үтенечен үтәр өчен аның институтта  укып йөргән кызына күчтәнәчләр тапшырырга  студентлар яшәгән тулай торакларның берсенә юл алдым. Шәһәр урамнарында күп кенә үзгәрешләр  күзгә күренеп торсалар да, биш ел буе үзем басып йөргән юл кирәкле бинаны табуга кыенлыклар тудырмады. Күпкатлы тулай торакның зур һәм авыр ишеген ачып эчкә үттем. Анда  мине өлкән яшьләрдәге вахтер апа каршы алды. Мин аңа үземнең нинди йомыш белән килгәнемне, миңа кемнең кирәклеген аңлаттым. Бу апа мөлаем гына елмаеп,миңа бераз вакыт көтеп торырга кушты да, янында утырган кызыкайны миңа кирәк кеше артыннан йөгертте. Нәкъ шулчакны мин үземә төбәлгән ниндидер караш сизгәндәй булдым һәм шул якка борылдым.                 – Хәниф, синме бу?! Мине танымыйсыңмы әллә? – дигән сүзләрне ишеттем, ә күзләрем миннән берничә метр гына ераклыкта утырган бер ханымга төште. Әйе,исемемне атап, бу ханым миңа эндәшә! Ләкин кем соң ул? Исемемне каян белә? Үзем дә сизмәстән аңа таба атлый башладым, ул да урыныннан торды.          – Бу мин, Лена, бер сыйныфта укыдык бит, оныттыңмыни?          –Лена?! Чынлап та, бу бит минем сыйныфташым, кайчандыр яшь  йөрәгемнең тартылган кылларын чирткән, яшьлегемнең гүзәл хатирәләренең берсе булган, сокланып туймаслык Лена Закирова лабаса!!!              Көтелмәгән очрашуга чиксез шатланып, елмаеп аңа кулымны суздым... Ә ул мине кочаклап алды да, башын күкрәгемә терәп, үксеп–үксеп еларга тотынды. Бу очрашу минем өчен көтелмәгән зур шатлык булса да, Ленаның куанычы хәтта күз яшьләренә кадәр килеп җитүе мине аптырата төште.             – Ярый, Лена, тынычлан. Хәзер барысы турында да иркенләп сөйләшербез,– дидем мин аны тынычландыру нияте белән.           Берничә минуттан Лена үзен кулга алды, кулъяулыгы белән яшьләрен сөртә–сөртә, миннән гафу үтенеп, карашы белән янындагы утыргычка мине дә өндәп, урынына утырды. Бер беребездән кулларыбызны алмый берникадәр вакыт сүзсез генә карашып тордык. Ленаның кайчандыр яшь йөрәгемне җилкендергән зәңгәр күзләре элекке нурларын югалткан, күп яшь коюдан булса кирәк, күз төпләре бераз шешенгән, тирә–якка нур сибеп торган сөйкемле йөзен сагыш баскан... Болар барысы да сыйныфташымның бик зур кайгысы турында сөйлиләр иде, һәм мин алдагы әңгәмәбез өчен кирәкле сүзләр, сораулар эзли башладым. Шушы уйлар башымда чуалганда янымы танышымның кызы килеп җитте. Мин тиз генә аның хәлләрен сораштым, әтисе биреп җибәргән күчтәнәчләрне тапшырдым да, аның белән хушлаштым. Берсүзсез миңа карап утырган Ленага эндәштем:           – Менә мин хәзер эшләремне тәмамладым. Инде иркенләп сөйләшә алабыз. Син монда кызыңны көтәсеңме?– дидем, безнең соңгы очрашуны искә төшереп. Ун елдан артык элек шушындый көтелмәгән очрашу вакытында ул миңа иренең һәлак булуы, үзенең 3 яшьлек кызы белән ялгыз калуы турында әйткән иде.            Лена минем соравыма җавап бирми яңадан елый башлады. Ни булганын аңламый мин бөтенләй калтырап төштем, аны тынычландырырлык сүзләр эзләп газаплана башладым. Ләкин тиздән Лена үзе елаудан туктады, миннән кабат–кабат гафу үтенде. Мин аңа урамга чыгарга тәкъдим итүдән башка чара тапмадым. Без шәһәр урамына чыгып якындагы скверга таба атладык.            Сүзне Лена башлады:            –И, Хәниф! Ходай Тәгалә минем яныма сине гел кайгы килгәндә китерә. Исеңдәме, соңгы күрешүебездә мин сиңа иремне югалтуымны сөйләп биргән идем. Бүген...бүген...– диде ул күз яшьләренә буылып,– бүген менә бердәнбер кызымны таба алмый йөрим. Кемнән сорарга да, кайдан эзләргә дә белмим. Шәһәрдә туганнар да, танышлар да юк бит. Аптырагач, инде өч көн элек торган җиренә килмәсме, дип тулай торакта көтеп тордым. Бүген кызымның исәнме икәнен дә белмим.               Без сквердагы эскәмияләрнең берсенә барып утырдык. –Лена, тукта әле, тынычлан. Миңа барын дә аңлатып сөйләп бир әле: ни булды?  Ничек югалттың син кызыңны? – дидем мин сыйныфташымның кайгысына төшенергә теләп. Яшь аралаш сүзләр белән Лена түбәндәгеләрне сөйләде:             – Иремне югалткач,минем өчен якты дөньяның нурлары сүнгән иде инде, ләкин кулымда кечкенә Ләйсәнем бар иде шул. Ул кабызды кабат миндә яшәү нурын, ул бирде миңа яшәргә көч! Мин аның өчен генә яши башладым. Ләйсәнем минем үземә дә, әниемә дә зур куаныч, яшәү матурлыгы булды. Ул безне сөендереп үсте.Мәктәпкә укырга кергәч, андагы уңышлары, тәртибе, эш сөючәнлеге белән шулай гел куандырып торды. Кечкенәдән укытучы булырга хыялланды, сыйныфтан– сыйныфка күчкән саен Ләйсәнемнең хыял канатлары үсә һәм ныгый гына барды. Ятимлеген сизмәсен,  дип үземне дә кызганмый, вакыт белән дә хисаплашып тормый көне–төне эшләргә тырыштым. Шулай яши торгач минем сөенечем 11 сыйныфны да тәмамлады, сылу кызга әйләнде. Хыял канатларының көче белән күккә очардай булып шәһәргә институтка керергә  китте. Имтиханнарын уңышлы гына тапшырса да, конкурстан үтә алмаган. Бик төшенке кәеф белән яныма кайтты, түләп укырга мөмкинчелек булганын әйтте. Бурычка булса да  кирәкле кадәр акча җыеп, шәһәргә кызым белән үзем дә килдем. Институт белән килешү төзеп, акчасын түләгәч, кызымны 1нче курска укырга алдылар. Кызым шулай итеп укый башлады, минем эшем артты. Ике атнага бер тапкыр яныма кайта иде, ул кайтуга мин гел акча хәстәрләп тордым. Бик авыр чаклар булса да, шулай бер ел вакыт үтеп китте. Быел мин икенче елның яртысы өчен сентябрьдә кызым белән килеп акча түләп киттем.               Октябрь үтте, кызым яныма бер генә тапкыр да кайтып әйләнмәде. Октябрь бәйрәменә көттем, ә ул юк. Күңелемдә шик туды һәм үзем аның янына юл тоттым. Монда килеп, кызымның инде 1 айдан артык элек институтан чыгарылганын белгәч, һушымны җуя яздым. Аны эзләп ул яшәгән тулай торакка килсәм, аннан да чыгараганнар икән. Кызымны институттан эзләп карарга булдым, кая гына  кереп сорасам да гел бер җавап ишеттем: «Она исключена». Хәлемне аңларга теләүче дә юк. Түрәләрдән: «Институттан чыгару куркынычы тугач та нигә миңа хәбәр итмәдегез?» – дип сораган идем, алар миннән көлеп: «Бездә меңләгән кеше укый, аларның барысына да ничек хәбәр итәсең?» – дип кенә җавап кайтардылар. Меңләгән кеше укыса да, институттан чыгарылганнары берәм–сәрәм генәдер бит.Нигә шундый балаларның ата–анасына хәбәр итмиләр? Аларны әллә кеше язмышы борчымый микән? Аларны әллә бары тик акча гына борчыймы? Яшьләрнең язмышына алар битараф булмасалар уку йортының тирә–ягын кафе–барлар басып алмас иде, институт каршында япь–яшь кызлар тәмәке көйрәтеп,  сыра эчеп утырмаслар иде. Аларның яннарыннан үтеп йөргән укытучылар нәрсә уйлыйлар икән? Югары белемем булмаса да, яхшы беләм: шушы кафе–барларда тәмәке кузында көя яшьләрнең хыял канатлары, шунда гына югалалар кичәге студентлар. Югыйсә,ни өчен   7–8 кешедән имтиханнар белән сайлап алынган (үзләре сайлап алган!) бала  алар биргән белемне үзләштерә алмый соң? Мондый   «Канат көйдергечләр» – кафе –барлар белән бөтен шәһәр тулган бит! Шуларның төтененә кереп адашмыйлармы шәһәрдә авыл балалары?!               Институтта һәм башка урыннарда утырган түрәләр шушы коточкыч хәлләр турында уйлыйсы урынга үзләренең кабинетларын кыйммәтле мебельләр белән тәэмин итүгә салынганнар. Берсеннән– берсе уздырып кабинетларын бизәгәннәр, ә студентлар белем алган бүлмәләрдә совет чорыннан калган җиһазлардан башка нәрсә күренми. Ни булды безнең кешеләр белән? Нигә барысы да байлыкка бирелде әле?! Кайдан туды  кеше язмышына җаннарны өшетерлек битарафлык? Битарафлык белән яшьләребезнең хыял канатларын көйдереп, алар белән наркоманнар, фәхишәләр санын арттырабыз түгелме?!                Олы кайгысыннан өзгәләнеп әйткән сорауларга мин җавап таба алмадым. Сыйныфташымны автовокзалга барып, автобуска утыртып өенә озаттым. Ленаның йөрәк өзгеч тавышы бик озак колагымда яңгырап торды...               Авыр тойгылардан арынырга тырышып, су эчәргә дип якындагы кафега кердем. Күзләрем шунда  өстәл артында тәмәке көйрәтеп, сыра эчеп утырган чибәр, япь–яшь өч кызга төште. «Көйдерелгән өч пар канат» дип уйлап куйдым мин, сыйныфташымның үзәкләрне өздерерлек фаҗигасен тагын бер тапкыр йөрәк аша кичереп...                                                                                                 БУРЗАЙ                                                                                Шамил төне буе төшендә көчек белән уйнап чыкты. Иртән дә ул бу кечкенә җан иясенең җылысын тоя кебек иде әле. Уянуына карамастан, малай һаман да аның белән саташып йөри бирде. Үзенә көчек алу хыялы биләп алды аның күңелен.     Төшке аш вакытында үзенең хыялы турында ул әтисенә дә сөйләп бирде. Әмма әтисе улының теләген һич кенә дә хупламады.    ­­      – Юк, улым, безгә әлегә бернинди көчек тә кирәк түгел. Беренчедән, аны карарга безнең вакытыбыз юк, икенчедән, көзен сиңа мәктәпкә укуга барырга, көн дә дәресләр әзерләргә кирәк булачак, ә син, көчек булса, укуың турында исеңә дә алмассың. Ә алай берничек тә укып булмаячак.    Сөйләшү Шамилның файдасына тәмамланмаса да, малай үзенең көчек турындагы хыялыннан арына алмый, татлы уйларында йөзә бирде. Ул гына да түгел, уйлары белән үзенең хыялын күз алдына китерә башлады: авылдагы малайлар аңа ничек көнләшеп караячаклар, ә аның матур йонтәч көчеге һәркөнне шатланып өрә–өрә аны мәктәптән каршы алачак. Ә инде үсеп җиткәч, ул, бәлки, аның сумкасын да күтәреп йөрер әле...     Менә шундый татлы хисләргә бирелеп, Шамил авылның бала–чагалары җыела торган җиргә – җимерек сәмән өйләр янына юнәлде. Анда, гадәттәгечә, бала – чагаларның шау – шулы тавышлары берөзлексез яңгырап тора иде. Шамил үзенең дусы Маратның тавышын ишетте:    – Шамил! Әйдә тизрәк безнең янга! Бездә кешеләр җитми! Көчләр тигез түгел...    Шамил дә дуслары белән уенга кушылды. Әмма шулчакны кемнеңдер кычкырып әйткән сүзләре яңгырады:     – Карагыз әле, Бурзай килә!    Барысы да, уен турында онытып, якынлашып килгән озын аяклы чуар эт каршына йөгерделәр. Эт, аларны күргәч, туктап калды. Балалар аны төрле яклап уратып алдылар. Якын барырга җөрьәт итмәгәннәре эттән ерактарак урын алдылар, ә иң кыюлары аның янына ук килеп, кайберләре аны ипи белән сыйлый да башладылар.    Бурзайны тирә – якта бары да белә иде. Ул авылга еш кына килгәләп торса да, анда озакка бер дә калганы булмады. Бу эт хакында авылда төрле–төрле имеш–мимешләр дә йөри. Кемдер аны күрше авылда хуҗасында яши, дип сөйләсә, башкаларның сүзләре маэмайның язмышын сугыш чорлары белән бәйлиләр иде. Имеш, бу эт кайчандыр сугыш яланында хуҗасы, немец офицеры янында булганда, бервакыт бик каты снарядлар шартлавыннан куркып, аннан качып киткән һәм бу якларга килеп чыккан. Шуннан бирле ул бер авылда да яшәми, ел буена кырларда ирекле гизеп, үзенә ризык табып, тамагын туйдырып яши икән. Бу хәбәрләрнең кайсы дөреслеккә туры килгәнен беркемнең дә тикшергәне булмады, авыл халкын бу хакыйкать һич тә кызыксындырмады, ә арттырыбрак сөйләргә яратканнарга дөрес мәгълүмәтнең булмавы телләрен чарларга бер сәбәп булып торды. Боларны искә алмаганда, шуны әйтергә була: авыл халкы бу җан иясенә бик җылы карады. Бурзайның да кешеләргә бер генә дә зыяны тимәде. Шуның өчендер дә авыл халкы аны һәрчак ашатырга тырыша иде. Ә  сугыштан соңгы елларда моны эшләү бер дә җиңел булмаса да, юмарт авыл халкы изге эшен эшли иде.    Менә әле дә, Бурзай бер үзе генә белгән сәбәпләр белән балалар уйнаган урынга килеп чыкты һәм аларның юмарт кулларыннан сыйлана да башлады. Шамил дә, үзендә булган курку хисен җиңә алды бу юлы: зур саклык белән генә эт янына якынлашты һәм аны күзәтергә кереште. Бу эт бик ябык, әллә нинди нечкә озын борынлы, аклы–каралы ау эте иде. Озын–озын аяклары аны тагын да ябыгырак итеп күрсәткәнгә, малайның күзенә этнең корсагы умыртка сөягенә ябышып беткәндәй күренде. Ябык гәүдәле бу этне ул бик кызганды һәм кесәсендә булган ипи телеменнән өлеш сындырып маэмайга сузды. Ипи кисәге авызына эләккәч, эт тыныч кына чәйни башлады. Бурзай сыйланып торган вакытта Шамил сак кына этне муеныннан сыйпап алды, эт булса үзенең рәхмәтле күзләре белән малайга карап, башка бернинди хәрәкәтсез килеш тора бирде. Көчек турында хыялланган малайның башында көтмәгәндә бик кызыктыргыч уй туды: нигә әле шушы этне өенә алып кайтып, аны үзенеке итмәскә! Кинәт туган бу фикерен тормышка ашыру нияте белән Шамил өенә табан берничә адым ясады да, кулындагы ипи кисәген эткә сузып, аны янына чакырды. Бурзай да шуны гына көткәндәй, йөгереп малай янына килеп басты һәм аның кулыннан сыйны алып, яңа танышы артыннан атлады.    Өйләренә кайтып җиткәч, малай эткә икмәкнең соңгы кисәген каптырды да, кызу–кызу атлап, йөгереп диярдәй, өенә кереп китте. Күп тә үтмәде, ул кулына түгәрәк ипинең яртысын тотып яңадан дүрт–аяклы дусы янына килеп басты һәм аны сыйлавын дәвам итте. Эт белән дуслашуына ныклап ышангач, Шамил абзарларына кереп, аннан кулына бау тотып эте янына килде. Ул шул бау белән, кулыннан килгәнчә, этнең муеныннан яхшы гына итеп бәйләдеде дә, этне ихаталарының иң ерак почмагына алып килде.Шунда ул бауның икенче очын баганага бәйләп куйды да, тагын йөгереп өйгә кереп китте. Бераздан ул кулына зур гына савыт тотып, этенә эчәр өчен су алып чыкты. Сусаган эт су эчәргә тотынды.     Нәкъ шулчакны болдырда елап беткән өч яшьлек сеңлесе күренде. Абыйсы аның янына ашыкты, аны тынычландырырга теләп, өйгә алып кереп китте. Сеңлесе белән  Шамил байтак вакытын уздырды.     Ул яңадан эте янына чыкканда эңгер–меңгер төшкән иде. Малай яңа дүрт–аяклы дусы янына ашыкты, әмма анда ул чәйнәп өзелгән бәйдән башка берни дә тапмады. Моны күргәч, Шамил елар чиккә җитте, аның тамак төбенә яндыргыч төер килеп тыгылды. Күңеле белән бу хәлгә һаман да ышанып бетмәгәнгә, ул Бурзайны эзләп, абзарга кереп чыкты, мунча артларын җинтекләп тикшерде. Ләкин аның яңа дусы беркайда да юк иде. Малай ни эшләргә дә белми, ташып чыгарга торган күз яшьләрен тыяр өчен үзенең иреннәрен тешләп яңадан өйгә юнәлде. Анда кергәч, ул дусын югалтуга сәбәпче булган сеңлесен дә әрләп алды.      Ә кичен гаилә табын артына җыелгач, өйдә бер телем дә икмәк калмаганлыгы ачыкланды. Әни кеше тиз генә күршеләргә йөгерде, ләкин аларда да артык ипи булмагач, буш кул белән кайтып керергә мәҗбүр булды. Кичке ашны иписез генә уздырдылар. Икмәсез калуның сәбәбе ачыклангач, юмартлыгын күрсәткән Шамилгә әнисеннән дә, әтисеннән дә каты гына «шелтә» эләкте.       Иртәнгә, Шамил өйдә булган ипине Бурзайга ашатып, гаиләне кичке ашка икмәксез калдырган, дигән хәбәр авыл буйлап таралган иде инде. Шуннан соң авыл халкының бу юмарт малайга шаярып та, төттереп тә әйткән сүзләре бик күп булды, тик Шамил генә аларга артык игътибар итмәде. Ул үзенең яңа дүрт–аяклы дусы – Бурзае турында хыяллана бирде, бөтен күңеле белән очрашу мизгелләрен көтте. Ә Бурзай авылга килеп чыккач, Шамил аның янына йөгереп килеп тә җитте. Эт малайны ниндидер җылылык белән каршы алды, әйтерсең лә, ул аның юмартлыгын әле дә исендә тота иде.      Гомерендә бәй белмәгән эт белән көчек турында хыялланган малай арасында дуслык  менә шулай урнашты.      Вакыт үтә торды, көз дә  җитте. Шамил беренче сыйныфка укырга керде. Укучы малай дусы Бурзай турында хәзер элекке кебек еш–ештан уйлап тормаса да, эт авылда күренгәндә, дуслар очрашмый калмыйлар иде. Читтән караганда, бу озын аяклы эт ерак юллар узып авылга дусын күрергә генә килә иде кебек, чөнки Шамил белән очрашкач, ул бик тиз арада авылдан үз юлы белән китеп югала.      Шуны да әйтергә кирәк: бу очрашулар, күрешү мизгелләрен зарыгып көткәндә туган хыялый уйлар әле генә белем дөньясына аяк баскан малайның тормышын тагын да ямьләндереп тордылар. Шамил вакыт агышын һич тә сизмәде, көз үтте, кыш килде. Авылда бала–чагалар җимерек сәмән өйләр янында түгел, таудан чаңгыда һәм чанада шуып уйный башладылар.      Беркөнне Шамил башка малайлар белән таудан шуып уйнап йөргәндә, ул әтисе белән абыйсы атка утырып юлдан үтеп киткәннәрен күреп калды. Абыйсы аңа: -                     Без апаларга киттек! – дип кычкырырга да өлгерде. Малай башта югалып калды: аның да бит кунакка барасы, анда кунаклар өчен генә сакланган тәм–төмнәрне авыз итәсе килә! Бу уйларны Шамил башыннан кичергәнче, әтисе белән абыйсы утырган ат шактый еракка китте, ә Шамил булса бар көченә өйләренә таба йөгерде. Өйләренә кайткач, ул башта пималарын салып атты, аннары чыланып беткән чалбарларының өске катын салды да, яңадан пималарын киеп урамга чыгып йөгерде. Бернәрсәгә дә игътибар итми, ул әтисе һәм абыйсы киткән юлдан, аларны куып җитү хыялы белән йөгерде дә йөгерде. Ул шушы хыялыннан айный алмый, авылның күптән инде артта калуын да, авылдан шактый еракка китүен дә сизмәде, алга карап йөгерүен белде. Үзенә калса, ул бик тиз йөгерә, имеш, озакламый аңа алда сүлпән генә юырткан ат күренер төсле тоелды, чөнки ул моңа чын күңеленнән ышана иде. Башта ул ат алдагы посадка артына кереп киткәндер, дип, бар көченә агачлар үскән посадкага таба йөгерде, ә аңа барып җиткәнче юл чатына килеп чыккач, малай кая барырга белми, аптырап калды. Әмма аның вакытны югалтасы килмәде, тәвәкәлләп, посадкага таба барган юлны сайлап, алга ашыкты.Ул агачлыкка килеп җиткәндә, искән җил көчәя төшкән иде инде, җитмәсә яуган кар бөртекләре дә күренә башладылар. Тик малай боларны һич кенә дә сизмәде, йөгереп алга баруын белде. Тиздән кар явуы көчәйде, өстәвенә кояш баеп, караңгы төшә башлады. Хыялыннан аерыла алмаган Шамил бернәрсәгә дә игътибар итмәде, «авылга кире кайтырга кирәктер», – дигән уй башына ялгыш та кереп чыкмады. Ул йөгерүеннән туктамады. Башында аның тик бер генә уй бөтерелде: менә–менә ул барган юлда аның күзләренә әтисе һәм абыйсы утырган ат күренергә тиеш. Ә җил көчәйгәннән көчәйде, инде караңгы да төште, ләкин Шамил юлын өзмәде, алга баруын белде.     Әллә башына берәр уй килде, әллә буранның көчәюе сәбәпле, юлны начар күрә башлаган  малай кинәт кенә туктап калды. Артына борылып карады, тирә–якка күз ташлады, әмма үзеннән ун–унбиш адымнан аңа берни дә күренмәде, чөнки яуган кар   бөртекләре, аларны һавада уйнатып, бөтереп. төрле якларга куып торган җил юлчыны бар яктан да ап–ак стена белән уратып алган иде кебек. Башта ул ни эшләргә дә белми, куркып өлгергәнче, аптырап калды. Башына килеп кергән уйлар аңа курку хисләрен дә китереп җиткерделәр. Буранда, авылдан еракта, караңгы төшкәч юлда берүзе калуын аңлап, малай куркуыннан кычкырырга тотынды: –Әти–и–и! Әти–и–кә–ем!      Көчле искән җил аның тавышын йотып торды, ә бу исә малайда курку хисләрен тагын да көчәйтте. Менә ул үзенең бераз өши башлаганын сизде, күзләреннән кайнар яшьләр ургылып бәреп чыктылар.      –Әти–кә–ем! Син ка–ай–да? Мин мо–о–нда–а–а!– диеп кычкырды ул.     Шулчак куркуыннан ни эшләргә белмәгән малай үзеннән берничә адымда гына нәрсәнеңдер кузгалып куйганын сизгәндәй булды.      –Бүре! – дип уйлады да, куркуыннан хәтта күзләрен йомды. Ул ач бүренең очлы тешләрен ыржайтып аңа ничек ташланачагын ачык итеп күз алдына китерде. Менә ул бүренең тын алышын сизеп, куркуының соңгы чигенә җитеп, ирексездән, күзләрен ачты һәм үзенең алдында еш–еш сулап торган... Бурзайны күреп, шатлыгыннан кычкырып җибәрде:      –Дускаем минем! Бурзайкаем минем! Ничек таптың син мине?! – дип сөйләнә–сөйләнә этне кочаклап алды. Малай бу минутта үзенең хәвефле хәле турында онытып, уйларында план да кора башлады: ул бит хәзер ялгыз түгел, янында аның яраткан эте – Бурзае бар! Алар икәүләп һич тә югалып калмаячаклар, әтиләрен барыбер табачаклар! Бу уйлар аңа ниндидер көч өстәгәндәй булды. Ул яңадан алга таба атлады. Әмма байтак вакыт юлда булган малайның көче озакка бармады, ул хәлсезләнә башлады, бераздан үзенең бик нык арыганлыгын да сизде. Аяклары да авырта башлады, алар күтәргесез булып авырайдылар. Хәзер һәрбер адым аңардан зур көчләр таләп итә иде. Күзләрен ачарга бирми каршыга искән җил юлчыны туктарга мәҗбүр итте. Шамил туктагач, җилдән яшеренергә теләп, аякларын бөкләп утырды да, башын фуфайкасының эченә үк тыкты һәм күзләрен йомды. Хәзер аның бер генә адым да атлыйсы килми иде, аны әкренләп йокы басты.     Моны сизгән Бурзай комачаулана башлады: юлдашы тирәли берничә тапкыр әйләнде дә, аның каршына басып кат–кат өрде. Ләкин малай кыймылдамады, ул йокыга тарып бара иде. Эт үзенең борыны белән фуфайканы ачып, Шамилнең йөзен ялый башлады. Шунда гына йокыга тарып барган малай үзенә килде, ниндидер эчке тоемлавы белән этнең аны алга чакыруын аңлап, урыныннан торды һәм эт артыннан атлап китте. Эт аның алдына төшкәч, ул кая барырга кирәк икәнлеген аңлады һәм шуңа буйсынды.      Шулай атлый торгач, Шамил бераздан җилнең аз гына басыла төшүен тоемлады, аңа атлау да җиңеләя төште. Болар хакында уйлап өлгермәде, ул уң якта тонык кына янган ут шарларын күреп алды. Ерактарак та берничә ут нокталары бар иде. Юлдагы малай авылга килеп кергәнен аңлады. Беренче күренгән өйгә карап, ул таныш булмаган, чит авылга килеп кергәнлеген белде. Арыган, йокы басып барган төнге сәяхәтче шул йортның болдыр баскычыннан күтәрелде дә, аның ишеген какты.      Ишек ачылмады, ә аның икенче ягыннан бер әбинең тавышы ишетелде:     –Кем бар анда?!    Шамил үзе турында сөйләп бирде, монда ничек килеп чыкканлыгын аңлатты. Ишек артындагы карчык аңа ишекне ачарга куркуы, өйдә берүзе генә булуы турында әйтте дә, малайга күршеләренә керергә кушты.      –Анда сиңа ачарлар,– диде карчык, – чөнки күршем улы белән яши.     Малай күрше йортка юнәлде. Юлдашы Бурзай аның һәрбер хәрәкәтен күзәтеп, артыннан салмак кына атлап озата килде һәм анда болдыр каршына утырды да, янә күзәтүен дәвам итте.      Чынлап та, бу йортта ишекне шунда ук ачып, төнге «кунак»ны өй эченә үк керттеләр. Шамил аларга үзе белән ниләр булганын яңадан бер тапкыр җентекләп сөйләп бирде. Йорт хуҗалары аңа тагын да бик күп сорулар бирделәр, малай аларга җавап кайтарып торды, дус эте Бурзай хакында да үзенең мактау сүзләрен ишеттерде, аны монда шул эт алып килгәнлеге турында әйтте. Ул этне күрергә хуҗа кеше ихатага да чыгып караган иде дә, анда бернәрсә дә тапмый кире керде. Өй хуҗалары шуңадыр да малайның сүзләренә бик ышанып бетмәделәр, аны үзеннән уйлап чыгарып сөйлидер, дигән фикердә калдылар. Чөнки Шамил өйгә кереп киткәч тә, Бурзай үзе генә белгән юл белән үзенең иркенлек дөньясына – тирә–якта яткан киң кырларга юл алган иде инде.       Юлдан килгән малайга чәй эчерткәч, барысы да йокларга яттылар...      Иртән торгач, өй хуҗалары Шамилне ничек авылына озатырга икән, дип, сөйләшә башладылар. Анасы улына:       –Улым, син почтальон янына барып кил әле. Бүген ул район үзәгенә барырга җыенмый микән? Барса, ул бу малай торган авыл аша үтәргә тиеш була бит, аңа утыртып җибәрербез.       Шулай итеп, төнге сәяхәтеннән соң икенче көнне Шамил авылына, өенә кайтып җитте. Ул үзе белән ниләр булганы, ничек чит авылга барып чыкканы, Бурзайның аны ничек коткаруы турында җентекләп кат–кат сөйләде. Авылдашлары малайны Бурзай үлемнән алып калганына ышандылар. Соңгы атна–ун көнлеккә бу хәл авылда иң күп сөйләнә торган хәбәрләрнең берсе булды. Ә Бурзайны гел җылы сүзләр белән генә искә алдылар.      Гаҗәеп, моңардан соң байтак вакыт узды, әмма эт авылда никтер һаман да күренмәде. Озакламый кешеләр аны искә дә алмый башладылар. Тик Шамил генә аны өзелеп көтте. Үзен коткарган дүрт–аяклы дусын сагынды ул. Нык сагынды. Аның белән булачак очрашуны кат–кат күз алдына китерде.       Очрашу булды, ләкин аларның күрешүе бөтенләй башкача килеп чыкты...      Беркөнне, вакыт кичкә салышканда, Бурзайның җимерек сәмән өйләр янында ятканын Шамилгә җиткерделәр. Малай бар көченә шунда йөгерде. Килеп җиткәч, ул тагын да ныгырак ябыккан, өтәләнеп беткән, хәлсезләнеп, җиргә сузылып яткан Бурзайны күрде. Аның күзләре йомык иде. Шамилнең беренче сүзләреннән, таныш тавышны ишетеп, эт күзләрен ачты. Күзләрендә яшәү нуры сүнеп барган дусын юатырга малай аңа күңеленнән ташып торган җылы сүзләрен яудыра башлады. Эт булса кузгалмады. Нәкъ шулчакны Шамил аның күзләреннән ике бөртек күз яшьләре тәгәрәп төшүен күреп калды. Бурзай елый иде! Эт күзләрен яңадан йомды да, бераздан ниндидер сәер тавыш чыгарып, тынып калды. Шамил яраткан этен терелтергә теләп, елый–елый аның гәүдәсен сыйпаларга тотынды. Шул вакытта аның кулы каты бер төергә терәлде. Малай ике кулы белән ул урындагы йоннарны ачкач, ул анда төзәлеп бетмәгән, саркып торган яра күрде. Димәк, аның яраткан дусына, аны үлемнән коткарган Бурзайга кемдер мылтыктан аткан!     Кайгысыннан бар дөньяны оныткан, җан әрнүенә түзә алмаган Шамил елый–елый өйләренә кайтты, анда да елавыннан туктый алмый төн буе шыңшып чыкты. Бары тик таң алдыннан гына барлык көчен югалтып, ул каты йокыга талды...                                                          Шикләнү бураны                                                                                                    Шикләнү бураны                                                                                                  Таратты зиһенне,                                                                                                  Туңдырып аңымны,                                                                                                   Юк итте үземне.                                                                                                               (Бәеттән).      Яңа елны каршыларга санаулы гына сәгатьләр калса да, мәхәббәт  утларында янган Ринатның кәефе бер дә күтәренке түгел иде: институтта укулар булмаса да, чираттагы эш көне 1нче январьга туры килә. Димәк, ул Яңа елны каршыларга сөйгәне Гөлназ янына кайта алмаячак. Бу Ринат өчен күтәрә алмаслык авыр бер кайгыгы әверелде. Сөйгәненең ягымлы тавышын ишетер өчен, аңа хәлләрен, йөрәгендә булган хисләрен аңлатырга дип, ул авылга, Гөлназның күршеләренә шалтыратырга элемтә үзәгенә килде.      Тиздән аны сөйләшергә чакырдылар. Ринат, йөрәгендә кайнаган хисләрдән дулкынланып, телефон трубкасын алды. Телефоннан авылдашы, Гөлназның күршесе Зәкия апаның тавышы ишетелде. Алар бер–бересенең хәлләрен сораштылар, егет телефонга Гөлназны чакыруларын сорады. Бераз вакыт узгач трубкада Гөлназның шатлыклы тавышы яңгырады:         – Ринат, саумы! Кайчан кайтасың? Без Яңа елны каршыларга Кәримнәрдә җыелырга булдык.  Синең өчен акчаны мин бирдем инде. Кайтып җит, – диде ул.         Күңеленә якын Гөлназның ягымлы тавышын ишеткәч, Ринатның дулкынлануы арта төште.          –Гөлназым, кара әле... беләсеңме... килеп чыкмый бит әле... Ничек әйтим икән?... – диде ул башында чуалган төрле уйларының очына чыга алмый.          – Нәрсә, син кайтмаска булдыңмыни? – диде Гөлназ, егетнең сүзен бүлеп. Аның тавышында үпкәләү, бер үк вакытта ачу чаткылары чагылды. – Яңа елны шәһәрдә, шәһәр кызлары белән үткәрергә булдыңмы? Алай булгач, үзеңә үпкәлә, – диде дә Гөлназ, трубканы куйды, ә Ринатның колагына  ирештереп әйткән кебек «пи–пи–пи» ишетелде.         Сөйләшүнең болай килеп чыгуыннан Ринат бөтенләй коелып төште. Нигә әле болай килеп чыкты? Ул бит матур гына сөйләшеп, үзенең хәлен аңлатырга ниятләнгән иде. Нигә  Гөлназның аның белән сөйләшәсе килмәде? Нигә ул аны тыңларга теләмәде? Бәлки, Гөлназ аны онытып бара торгандыр?!         Яңа елны Кәримнәрдә каршыларга җыенуы зур шик тудырды Ринатның күңелендә: Гөлназ артыннан Кәрим аз йөрмәгән иде... Бу уй егетнең күңелендә көнләшү җилләрен кузгатты. Башына килгән төрле уйлардан ул җилләрнең көче арта барды, һәм  Ринат зур кайгыга чумды. Хәзер ул бары тик Гөлназ белән Кәрим турында гына уйлый башлады. «Ничек кайтып килергә? Ничек кенә Гөлназны күреп сөйләшергә?» – шушы уйлар аның башында бертуктаусыз кайнап тордылар, ә күңелендә кузгалган җилләр әкренләп шикләнү буранына әверелделәр.        Ринат, үзен борчыган сорауларга һаман да җавап таба алмый , төнге эшенә китте. Эшендә Яңа ел алдыннан хезмәт хакын алды, ләкин ул да кайгыга чумган егетнең кәефенә йогынты ясый алмады.                         Бу уйлардан Ринатны дусы Зөфәрнең күтәренке тавышы чыгарды:        –Сәлам, Ринат! Бик кәефсез күренәсең, нәрсә булды? – диде ул, дусына кулын сузып. – Яңа ел белән сине! Шундый кәеф белән каршылыйлармыни Яңа елны, – диде Зөфәр, дусының күңелен күтәрергә теләп.       Ринат дусына үзенең кайгысын аңлатты,  сөйгәне белән сөйләшә алмаячагына  үкенүен әйтте.       – Ә нигә кайтмаска? Берендә эшкә синең урынга үзем чыгармын. Миндә бит мәхәббәт проблемалары юк, – диде Зөфәр.         Дусының әйткән сүзләре Ринатның күңелендә өмет очкыннары кабызып, анда шаулаган буранны бераз баса төште.         – Чынлапмы?! – диде ул, Зөфәрнең сүзләренә ышанып бетә алмый, – шулай итик әле, дусым. Миңа ничек кенә булса да кайтып килергә кирәк. Бик кирәк, – диде Ринат,күңеленнән дусына мең–мең рәхмәтләр укып.           Икенче көнне төнге эштән соң йоклап та тормый Ринат сөйгәненә Яңа ел бүләге эзләргә шәһәргә чыгып китте. Кибеттән кибеткә йөреп, бүләк сайлап, ул күп кенә вакытын югалтты, ләкин күңелендә кузгалган шикләнү бураны үткән вакытка карамый үзенең дулавын дәвам итте, егетнең башына ямьсез уйлар өертә торды. Гөлназга Яңа ел бүләге итеп Ринат алтын йөзек, әнисенә, сеңлесенә төрле күчтәнәчләр алды да, яңадан торган бүлмәсенә кайтты. Алган күчтәнәчләрне сумкага салгач, сөеклесенә алган бүләкне тагын бер тапкыр кулына алды һәм аны ничек бүләк итәчәге, нинди сүзләр әйтәчәге турында уйлап торды. Шуннан соң ул алтын йөзекне кадерләп кенә түш кесәсенә, йөрәге янына салып куйды, һәм әйберләрен алып тышка чыкты.           Урамда егетне көчле генә искән җил каршы алды. Ринат, вакытны югалтмас өчен, автовокзалга барып тормаска булды һәм автобуска утырып шәһәр читенә чыкты. Анда килеп җитүгә җил тагын да көчәя төшкән, өстәвенә, кар да ява башлаган иде. Озакламый буран чыгачагы көн кебек ачык иде, ләкин йөрәгендә, күңелендә котырынган шикләнү бураны Ринатны юлга чакырды. Ул кул күтәреп бер йөк машинасын туктатты. Шофер егет район үзәгенә кадәр барачагын әйткәч, Ринат тиз генә кабинага кереп утырды. Берникадәр вакыт алар күңелле генә сөйләшеп килделәр. Ләкин тышта буранның көчәюе сәбәпле аларның әңгәмәләре өзелде,һәм Ринат яңадан үзен борчыган уйларга кайтты. Ул Гөлназ белән ничек очрашачагы турында уйлый башлады. Инде Гөлназы             аны,бәлки, көтми дә торгандыр. Ә күпме әйтәсе сүзләре бар аның сөйгәненә! Җәйгә корган планнары турында сөйлисе бар, чөнки ул планнарны бергә уйлашырга кирәк  Ринатка. Уку елы тәмамлангач,ул читтән торып укуга күчәргә ният тота. Беренчедән, аның сеңлесе 11 классны тәмамлый, Алла боерса, ул да укырга керер. Икенчедән, әнисенә авылда дөнья көтүе елдан–ел авырлаша. Шуның өчен Ринат, әнисе янына кайтып, дөнья авырлыкларын үз өстенә алырга тиеш. Читтән торып укырга нибары бер генә ел кала, шулай булгач, җәйгә туй турында да уйларга мөмкин.        «Моңа Гөлназ ничек карар икән? Нигә ул телефоннан шулай сөйләште? Әллә хисләре Кәримгә  күчтеме икән?» – дигән уйлар  башына кереп, күңелендә котырынган шикләнү буранын тагын да көчәйтеп җибәрделәр.          « Ничек булса да бүген кайтып җитәргә кирәк!» – дип уйлап куйды Ринат,тынгы бирмәгән ямьсез уйларыннан арынырга теләп.           Район үзәгенә караңгы төшүгә генә килеп җиттеләр. Шофер егет юлдашының әле авылга китәргә ният тотуын белгәч, аңа ташланды:          – Син нәрсә? Акылдан яздыңмы әллә? Мондый буранда кем берүзе юлга чыга?! Әйдә минем белән. Буран туктагач кайтырсың авылыңа, – диде ул каты гына.                           Ләкин Ринат та үз сүзендә каты торды:               – Юк инде, монда кайтып җиткәч биш–алты чакырымны җәяү дә үтәм. Кайтырга кирәк миңа, кайтырга! – диде ул,          һәм юлдашы белән саубуллашып, машинадан төшеп калды. Тышта күз ачкысыз көчле буран,ләкин күңелендә котырынган шикләнү бураны башыннан барлык дөрес уй–фикерләрне куып бетергән иде инде. Ул, бернәрсәгә карамый, авылы ягына атлый башлады. Үзсүзле егетнең юлны һаман да дәвам итүеннән буранның ачуы килгәндәй, ул ярсый башлады. Җилләре киемнәрен өзеп алырдай булып Ринатка ташландылар, ә карлары йөзенә бәрелеп, аңа күзләрен ачарга да ирек бирми башладылар. Ләкин шикләнүдән, бер үк вакытта сагынудан аңын җуйган егет авылга таба атлавын белде. Күңелендә купкан шикләнү бураны аның башына яңадан – яңа  шомлы уйлар куып тордылар: әгәр дә ул кайтып өлгермәсә, Кәрим Ринатның юклыгыннан һичшиксез файдаланачак, Гөлназны үзенә каратырга бөтен көчен куячак! «Кайтырга кирәк, кайтырга!» диде ул кычкырып, ләкин көчле җил аның сүзләрен авызыннан алып, колагына да җиткерми, шунда ук юк итте. Егет күпме генә кызурак атларга тырышса да, каршы искән җил, йөзенә бәрелгән суык карлар аның тырышлыгын, куйган көчен юкка чыгара иделәр. Өстәвенә, юлда ештан – еш  кар өемнәре очрый башладылар. Бөтен дөнья бер аклыктан торганлыктан, кар өемнәрен күрү мөмкин түгел иде. Бары тик бөтен гәүдәсе белән кереп чумгач кына белеп кала  иде Ринат ул кар өемнәрен.Шулай атлау юлчының бөтен көчен алды, ул тиргә батты, ә киемнәре исә, әле генә судан алган шикелле, юешләнеп бетте.             Карлар ерып шулай килә торгач, Ринат агачлыкка килеп чыкты, һәм аның йөрәге «жу» итеп китте,чөнки бу агачлык авылга кайта торган юлдан ике чакырымга якын читтәрәк булырга тиеш иде.Димәк, ул авыл юлын күптән югалткан!              Агачлар ышыгына туктап, Ринат бераз вакыт уйланып торды: кире юлга чыксаң, авылга кадәр өч чакырымлап ара калган. Тик юлны хәзер ничек табарга?!            Агачлар ышыгына карамый, егетнең бөтен тәне буйлап суыклык үтте. Ул үзенең өши башлавын сизде һәм юлын дәвам итәргә булды, юл калган якка юнәлде.            Салкын җил юеш киемнәрне туңдыра башларга да өлгергән иде инде. Өстәвенә, тәүлектән артык йокламаган тән үзенә ял сорый башлады, авырая төште. Хәзер һәрбер адым зур көч белән генә бирелгәннән, хәлсезләнгән егет ештан –еш кар өемнәренә чумып егыла башлады...              Ә аның Гөлназы исә бу кичне Яңа елны каршыларга беркая да бармаган иде. Ринат белән кичәге сөйләшү аның күңелендә дә ниндидер авыр тәэсир калдырды. Ул үзенең сөйләшүне өзеп, трубканы куйганы өчен, икенче көн инде үкенеп бетә алмый, җанын телгәләде. Нигә соң аның түземлеге җитмәде?! Әллә күрешүне сагынып көткәнгәме? Шушы сорауларга җавап таба алмый утыра иде Гөлназ бу кичне үз бүлмәсендә...             Ә шикләнү бураныннан аңын җуйган, инде үзенең өшегәнен дә сизмәгән Ринат басу буйлап адашып йөри бирде. Тәмам хәлдән таеп, менә ул тагын бер кар өеменә кереп чумды. Инде үзе дә аңламый, булган көчен җыеп, ул бу өемне дә ерып чыкты да, кар өстенә ауды... һәм сөйгәне, Гөлназы белән очрашты...           ... Яңа елга бизәлгән, яп – якты җылы бүлмә. Ринатның каршында Гөлназ. Аның йөзендәге шатлыгы нурлар булып тирә – якка тарала. Җылылык, күзләрне камаштырган яктылык Ринатның тәненә зур ләззәт бирәләр. Аңа шундый рәхәт! Менә ул түш кесәсеннән сөйгәненә алган бүләкне, алтын йөзекне ала һәм Гөлназга суза... Гөлназ да елмаеп Ринатка кулын суза... ләкин кинәт  бернинди хәрәкәтсез торган җиреннән күтәрелә башлый. Ринат аның артыннан ашкына, аны тотмакчы була, әмма урыныннан кузгала алмый. Аның тыны кысыла, «Гөлназым!» – дип кычкыра, ләкин тавышы чыкмый. Ә Гөлназ ераклаша – ераклаша  бара һәм бөтенләй күздән югала...                            Икенче көнне юлдан ерак түгел Ринатның җансыз гәүдәсен таптылар. Аның учында сөйгәненә алган Яңа ел бүләге – алтын йөзек бар иде...                                             ТӘКЪДИР ТАШЫ                                                                                                                                                          Борынгылар белми әйтмәгәннәр,                                                                                                             Ышан, балам, ышан син шуңа:                                                                                                             Тәкъдиребез кендек каны белән                                                                                                              Языла ул нигез ташына.                                                                                                              Язмышың да синең аңа бәйле,                                                                                                              Бәхетең дә шунда саклана.                                                                                                              Нигезеңә һәрчак тугры булчы,                                                                                                              Берүк, балам, аны ташлама!     Гафур Сәлимгәрәй улын пенсиягә озату кичәсе шактый кызу барды. Матур–матур теләкләр, алдагы көннәрдә дә бергә булырбыз, дигән ярым буш вәгъдәләр күп яңгырады, һәм менә шулар юбилярның күңелендә киләчәккә өмет очкыннарын сүндерми саклап алып  калырга ярдәм иткән иделәр. Әмма кичәдән соң ай ярым вакыт үттеме–юкмы, бу кинәт кенә килеп туган  эшсезлек Гафур Сәлимгәрәевичның кәефенә тискәре йогынты ясый башлады. Нишләргә дә белмәде ул, киң, иркен фатирының бүлмәләрендә көне буе тегендә–монда сугылып вакыт уздырырга мәҗбүр булды.      Гомере буе иртә торырга күнеккән, ул бүген дә сәгать җидене суккач, түшәгеннән торып, юыну бүлмәсенә юнәлде. Юл уңаеннан кухнядагы радионы кабызып җибәрде. Юынып чыгуына соңгы хәбәрләр тапшыралар иде. Плитәдәге чәйнекнең астына ут кабызды да, радио тыңларга утырды. Берникадәр вакыт узгач радиодан аның туып–үскән районында якташларының ирешкән уңышлары турында әйтеп уздылар. Туган районы, якташлары хакында ишеткәч, ул, хисләргә бирелеп, уйга чумды, хатирәләр аны туган ягына, яшьлек елларына алып киттеләр...            ...ФЗУда укып йөргән чагы иде. Гафур, байтак вакыт җыйган акчасын алып, кибеткә аяк киеме алырга юнәлде. Әмма аны юлында бер чегән хатыны туктатты.           – Күреп торам, син бик акыллы, нечкә күңелле һәм ярдәмчел егетсең, – диде ул, каушабрак калган егетнең күзләренә туп–туры карап. Гафур каршы әйтмәкче булды, ләкин чегән хатынкайның яныннан китү өчен үзендә көч тә, теләк тә таба алмады. Кәсепкә чыккан чегәнгә шул гына кирәк иде: аптыраган егет һушына килгәнче ул сөйләвен дәвам итте:           – Туган төбәгеңне бик нык сагынасың икән, төшләреңдә дә аны еш күрәсең, әниең янына бик кайтасың килә. Әйдә, мин сиңа алдагы тормышыңны сөйләп бирим. Синең бит аны бик беләсең килә, – диде дә, егетнең кулыннан тотып алды.             Чынлап та, бик беләсе килә иде Гафурның алдагы тормышы, киләчәге турында. Моны сизеп торган чегән хатыны четердәвен дәвам итте:             – Синең тормышың матур булачак. Ничек икәнен беләсең килсә, кулымны алтынлап җибәр. – Ул кулын Гафурга сузды. Егет күрәзәченең сүзләрен аңлап бетермәде, аптырап карап тора бирде. Хатын сөйләүдән туктамый: – Шушы кулыма акча сал. Ул дөресен әйттерер. Киләчәгеңне сөйләп бирер. Акчаңны кызганма, – диде, башындагы уйларының чигенә чыга алмый, аптырап калган егетнең күзләренә карап.             Гафур үзе дә сизмәстән кесәсеннән акча чыгарды һәм берничә кәгазь акчаны аның кулына салды.              – Син әле бик тиз генә туган якларыңа кайта алмаячаксың. Монда сине күп кенә эшләр көтә. Алар барысы да тик синең файдаңа булырлар. Укырсың әле, укырсың, – диде дә, кулын тагын Гафурга сузды. – Алар тормышка ашсын, дисәң, син акчаңны жәлләмә, алтынла кулымны, алтынла. Киләчәгең синең шуңа бәйле, кызганма акчаңны, язмышыңны боза күрмә!             Дөньясын онытырга өлгергән егет хатынның кулына булган акчасын салды.              – Син туган ягыңа бик дәрәҗәле кеше булып кайтырсың, анда байтак эшләр башкарырсың, дан яуларсың. Тәкъдир ташың туган нигезеңдә, гомереңнең соңгы минутлары да анда булыр. Бәхетле тормыш юлы үтәрсең. – диде дә чегән хатыны, китеп тә барды. Бер тиенсез торып калган Гафур бераз вакыт һушына килә алмый торгандай, басып катып калды. Үзенең мөшкел хәлен аңлагач, яшәгән җиренә юл тотты... Кеше хәтере бик гаҗәеп һәм бик серле нәрсә шул. Белмәссең, ул ниндидер вакыйгаларны озак вакытлар сиңа тукып кына тора, ә кайберләрен шунда ук «сандыгының» иң төбенә салып куя да, дистәләрчә еллар буена бер генә тапкыр да исеңә төшерми. Гафур Сәлимгәрәевич чегән хатыны белән очрашуын бер–ике мәртәбә исенә төшерде төшерүен, әмма ул вакыйганы оныткан иде инде. Менә бит, ул кабат аның исенә кинәт кенә килеп төште, ул гына да түгел, барысы да ап–ачык булып күз алдыннан үткәндәй булды. Бер уйласаң, чегән хатыны әйткән фаразлар хак булганнар ләбаса! Чынлап та, Гафур озак еллар укыды. ФЗУны тәмамлагач, өч ел заводта эшләде, шунда кичке мәктәпне бетереп урта белемгә ия булды һәм авыл хуҗалыгы институтына укырга керде. Аны уңышлы тәмамлаганнан соң, туган ягына кайтып эшкә тотынды. Анда башта агроном булып кына эш башлаган булса, соңрак район Советы башкарма комитеты рәисе дәрәҗәсенә кадәр күтәрелде. Ул гына да түгел, моннан унбиш ел элек аны авыл хуҗалыгы министрлыгына эшкә алдылар, һәм ул анда лаеклы ялга чыкканчы төрле җаваплы эшләр башкарды, чегән хатыны әйткәнчә, дан яулады, күп кенә хөкүмәт бүләкләренә лаек булды. Ә менә ни өчен ул «гомереңнең соңгы минутлары да анда булыр» дип әйтте соң? Гафур Сәлимгәрәевич бүген яхшы белә: аның туган авылы 70нче еллар ахырында «киләчәге юк» дигән мөһер алып, башка шундый авыллар кебек юкка чыкты. Туган авылының сүнеп баруын район Советының башкарма комитеты рәисе булып эшләгәндә үз күзләре белән күрде. Ул вакытта ук аның туган йортының урынында нигез ташлары гына ятып калган иде, чөнки Гафур туган өен район үзәгенә күчереп, сипләп, зурайтып салып куйган иде.           Кинәт кенә хәтерендә терелеп, ачык итеп күз алдына килеп баскан туган ягындагы гомер еллары Гафур Сәлимгәрәевичны тирән уйларга салды, ниндидер сәер көч күңел кылларын өзәрдәй булып аны туган авылына тартты. Аның шул югалган авылга кайтып, туган йорты торган урынын гына булса да күреп, туган нигезендә утырып уйланасы килеп китте. Башында кинәт кенә барлыкка килгән шушы уйлар аны авылына кайтып килергә, дигән карарга да җиткерделәр...           Иртәнге чәй вакытында бу уйларын тормыш иптәше Сәвия белән дә бүлеште. Гомер буе эштә йөргән иренең уйларына хатыны каршы төшмәде.            Гафур Сәлимгәрәевич кичен улына шылтыратып, үзенең ниятләре турында сөйләп бирде, улын бергә йөреп кайтырга чакырды. Алар алдагы ял көнендә юлга чыгарга сөйләштеләр.            Ял көнен Гафур Сәлимгәрәевич яшәреп киткәндәй, бик күтәренке кәеф белән каршы алды. Иртән тору белән юлга чыгу хәстәрлеген кайгырта башлады: озак кына кияргә кием сайлады, бар күңеле белән улының тизрәк килеп җитүен көтте.            Улы килеп җитүгә Сәвия апа аш әзерләп өлгергән иде. Бергәләп ашап алгач та, Гафур юлга чыгарга ашыкты. Иренең шулкадәр юлга ашкынуына Сәвия апа, үпкәләгәндәй, әйтеп куйды:             – Әллә миннән бизгәнсең инде, гел чыгып китәргә генә торасың. Элек эш дип йөгердең, хәзер пенсиядә дә янымда утырасың килми.              – Утырырбыз әле, утырырбыз. Алда әле күпме вакыт бар. Тагын аз гына түз инде, син бит түзәргә өйрәнгән, – диде ире, хатынын тынычландырырга теләп.            Шулай кузгала башлаган җилне басып, ир белән хатын җылы гына саубуллаштылар. Әтисе кереп утыргач, улы машинаны кабызды, һәм алар авыл якларына юл алдылар.            Әти кеше юлда улының эшләре, аның планнары белән кызыксынды, сүз уңаеннан улына төрле киңәшләр бирде. Сөйләшеп килә торгач вакытның үтүе дә сизелмәде, сәгать ярым–ике сәгать вакыт эчендә алар район үзәгенә килеп җиттеләр. Гафур Сәлимгәрәевич юл уңаеннан элек бергә эшләгән дуслары янына кереп, алар белән сөйләшеп, байтак кына вакытын югалтты. Ниһаять, эшләре беткәч, ул улына үзенең туган авылына юл тотарга кушты.          Таныш табигать, үзе атлап йөргән юллар, гомеренең байтак елларын туган төбәктән еракларда уздырган Гафур Сәлимгәрәевичның күңелендәге хисләрне кузгаттылар, аның хәтерен яңартып, аны нык кына дулкынландырып алдылар. Туган йортта биш бала үссәләр дә, бүгенге көндә ул йорт урынында бары нигез ташлары кына торып калган. Туган өйнең нигезе бүген олы бер каберне хәтерләтә. Сәер шомлы тынлык Гафурның җанын телгәләп узды. Тормышның никадәр катлаулы һәм үзенчәлекле булуы турында уйланды сагышлы уйларга чумган Гафур Сәлимгәрәевич. Уйлап карасаң, бер өйдә туып–үскән бер ананың биш баласы да тормыштан ничек кенә булса да отыш эзләгәннәр ләбаса, чөнки аларның берсе дә шушы изге туган нигезен балалар, оныклар тавышына күмәр өчен саклап кала алмаган, үзләренә бәхет эзләп, төрле төбәкләргә сибелгәннәр алар. Ике абыйсы инде гүр ияләре, ә кече абыйсы Себер якларында тормыш корып, анда яшәп ята. Ярый әле сеңлесе якында тора, аның белән аралашалар. Мондый язмышка, нәрсә соң дучар итте?! Гаеп кемдә, нәрсәдә: авырлыклардамы, әллә анда яшәгән кешеләрнең үзләрендәме? Нигә авылларга «киләчәге юк» дигән мөһер бик җиңел генә сугыла соң?! Нигә соң авылны яклаучылар калмады? Үзебез аз гына чирли башласак, табибларга йөгерәбез, ә авылларның каты авыруын күрсәк тә, аларга ярдәм кулы сузучы юк! Шулай булгач, без иң мәрхәмәтсез авыл балалары түгелбезме?! Ә бит вакытында туган авылын җанландырып җибәрү райсовет башлыгының кулыннан килми идеме? Килә иде, ләкин ул бит моның турында уйлап та карамады, югарыдан төшкән боерыкларны берсүзсез үтәп торудан башка юлны хәтеренә дә салмады. Менә шуңадыр да, авыл урынында җан өзгеч сагыш һәм сәер шомлы тынлык. Хәтта анда үскән үләннәр дә аңардан качарга теләп җиргә сырылганнар кебек.           Машинадан төшеп, Гафур Сәлимгәрәевич балачак урамына аяк басты, күз алдына авылның шул вакыттагы күренеше килде. Әйтерсең лә, бар йортлар да үз урыннарында, тирәләрендә ямь–яшел бакчалар... Тик урам гына буп–буш. Менә бу йортта аның дусы, сыйныфташы Сәфәргали яши, ә бу өй Гафурның йөрәген яндырган гүзәл Зөләйханыкы... Менә ул уе белән элекке капканы ачып үзләренең йортына таба атлады һәм таныш юлдан нигезгә күтәрелде. Озак кына уйланды ул, бер почмакта посып калган нигез ташына утырып.              Уйлар бер–берсен алыштырып тордылар, ләкин аларның чиге юк иде: вакытында ныклап, җентекләбрәк уйламаганлыктан килеп чыкты бит бу үзәк өзгеч күренешләр. Авылдан чыккан күпме якташларыбыз илебезнең кайсы гына төбәкләрендә тырыш хезмәтләрен күрсәтмәделәр! Нигә соң без бүген туган нигезләребездән өзелгәнбез?!             «Гаеп бары безнең үзебездә генә, – дигән фикергә килде ул. – Бу хакта яшьләргә ачыктан–ачык сөйлисе бар!» Менә шушы юнәлештә эшләргә, дигән бурыч куйды үзенә пенсионер.             Уйларыннан арынып, бер карарга килгәч, ул урыныннан күтәрелде һәм калкулыктан түбәнгә атлады. Нәкъ ул баскан җирдә яткан кечкенә таш аяк астында тәгәрәп китте, олы гәүдәле ир тотрыклылыгын югалтып, бөтен гәүдәсе белән артка ауды, башы нигез ташына бәрелде, һәм Гафур Сәлимгәрәевич шунда соңгы сулышын алды...       Фото: tetushi.tatarstan.ru         Freepik.com   Рүзәл Мөхәммәтшин. Төшләр   – Әниләр беркайчан да алдаламый алар!   Рүзәл МӨХӘММӘТША. Карт белән малай. Хикәя   Нурмый карт авылга таба күз ташлады – әнә ул, авыл: еракта, тау астында рәхәтләнеп җәелеп яткан. Әнә аның ике күле – зәп–зәңгәр күлләр, ике күзе кебек… Шундый ук зәп–зәңгәр күккә бакканнар. Әнә аның урманы – куе урманы, караңгы урманы. Әнә аның басу–кырлары – мәгъриптән мәшрикъка, офыктан – офыкка сузылганнар. Әнә – зират. Әнә кечкенә генә бер казык кебек мәчет манарасы күренә. Әнә аның инеше – йөгерә–йөгерә анасы куенына – Нократка ашы Әнә, икенче якта – Нократ үзе. Эченнән генә ниндидер сагышлы моңсу да булган көйне көйләп, халкының бөтен бар булган моңын гасырдан–гасырга илткән, буыннан–буынга тапшырган елга. Һаман да шул җырын җырлый ул. Халык ул җырны ишетә… Нурмый карт та ул җырны ишетә… Меңенче, ун меңенче елын бу ярларны юып, кәефе яхшы чакта – тын кына, кәефе начар вакытта – дулый–дулый аларны ишеп, әмма үз язмышы барыбер тугры калып – әлеге моң чылбырын өзмичә, заманнан–заман дәвердән–дәвергә илтеп – ага да ага ул… Сугышлар артыннан сугышлар кабына, империя артыннан империяләр җимерелеп, яңалары төзелә тора; кавемнәр, халыклар бернинди эзен калдырмыйча юкка чыга, кырыла,  ә ул – ага да ага һаман… Үз ярында урнашкан кечкенә генә авылны һәр дулкыны белән сәламлә таңнан–кичкә кадәр юлдаш булып аңа, татлы йокыга озатып аны, ага… – Нурмый бабай, исәнме!.. Гади генә, әмма чиста–пөхтә киенгән кечкенә малай карт янына йөгерә иде. Икенче сыйныфта укый ул. Берүзе. – Ә–ә–ә, исәнме улым! Кая кил әле монда, утыр әле… – Ю–у–к, утырмыйм, чирәм салкын инде хәзер, әни шулай дие. Утырсам ачуланачак ул мине. Карт елмаеп куйды: – Әниең юк бит әле монда, кил, утыр… – Юк, ярамый… Алайса, Аллаһ бабай күреп, әнигә әйтә дә, әни мин барыбер ачулана. – Кил, алдыма утыр, алайса… – Ә әни ачуланмасмы соң? – Ачуланмас. Нәрсә, ничә икеле алдың бүген? – Берне дә түгел. – А–а–а, малай, син вабше әшәкеләнеп беткәнең бит. Икеле дә алмагач аны. Менә мин синең җәштә–ә–ә… – Алдама, әни әйтә, Нурмый абыең бик акыллы ул, дие. Жиде класс бетергән, дие… Ул вакытта бик әзләр укыган, дие. Нурмый карт кабат елмайды: – Балам, әниең алдалыйдыр. Ничек мин, туксан яшьлек карт, сине житкән җегетне, оялмыйча алдалап торыйм дие инде?!. – Әниләр беркайчан да алдаламый алар! Нурмый картның әлеге җаваптан бик канәгать калуы йөзенә чыккан иде: – Дөрес, улым, маладис. Мә, тот бу алманы шуның өчен… – Рәхмәт, бабай. Бераздан куакларны сыйпаган җил тавышына малайның шартлатып алма кимергән тавышы кушылды. – Атаң ничек соң, ияләнәм диме? – Ияләнәдер инде. Безгә бик авыр: әнигә авыр, әбигә авыр, миңа авыр… Абый да сирәк кайта, апа да. Бик сагынам. – Нишләтәсен, китәләр бит. Эш жук, диләр. Эше булса, акчасы жук, диләр… – Рамилнең әтисе дә китте. Минеке Казанга гына әле, аныкы Себергә үк бит! Минем әти кайткалый әле, аныкы – яздан бирле күренми инде. Рифат абыйныкы да, Йолдызныкы да. Кичә шалтыратты әле: сиңа бик күп күчтәнәчләр, китаплар алдым, дие. Әйбәт укысаң, алып кайтырмын, дие. Менә сине тыңлап икелеләр алсам, ул миңа китап алмас иде! Карт, малайның башын сыйпады: – Син маладис улым, синең белән була… – Әти дә шулай, дие. Тагын алмаң юкмы, бабай? – Өйгә кайткач бирермен. Икене бирермен. – Өчне бирәсеңме соң? Берсен – Рамилгә. – Дүртне бирермен, алай булгач. Киттек, кузгалыйкмы? – Әйдә. Алар тау итәге буенча, елга ярыннан, авылга таба юл алды. Һәр адымнары аларны елгадан ерагайтып, авылга якынлаштыра иде. – Бабай, матур безнең елга, име? – Матур, улым… – Авылыбыз да матур, име? – Авылыбыз да матур… – Ә нигә, алайса, «бетә» диләр аны? Ничек авыл бетә ала инде? – Кем әйтә? – Бөтен кеше әйтә. – Курыкма, улым, синең белән без икәү бар бит әле. Без булганда бетмәс. – Әни, Аллаһ бирса, диергә куша. – Дөрес әйтә, улым, Аллаһ боерса. – Бабай, ә безнең авылны хан заманыннан билгеле, диләр. Бу күптәнме? – Бик күптән. Малай очкын тулы күзләрен картка төбәде: – Динозаврлар яшәгән вакыттанмы әллә? Карт кеткелдәп көлеп җибәрде: – Жук, алай ук түгел инде, бераз сонрак. – Безнең авылны тол кеше нигезләгән, диләр, шул дөресме соң? – Дөрестер, улым, риваяте шундый. – Аңа кадәр авылда чирмешләр генә яшәгән, диләр… – Анысы да бардыр. – Сөйлә әле мина шуның турында. – Нәрсә турында? – Менә шулар турында. Авыл турында. Карт малайга борылды: – Үзең дә беләсең бит әнә. – Юк, мин тулысы белән белмим, тулысы белән сөйлә! – Нәрсә сөйлим соң? Китап авылның салынуын бик борынгыдан күрсәтә… – Динозаврлардан соң… Картның иреннәре елмайгандагы кебек хәрәкәт итеп алды: – Әйе. Казан ханлыгы чорында… Кайчандыр монда, чыннан да, әз генә йортлы чирмеш авылы булган, дип сөйлиләр. Моны үткәндәге чыганаклар да раслый… – Ә «чыганаклар» – нәрсә ул? – Китаплар, язулар дигән кебегрәк инде… – Ә–ә–ә… – Авылның ул вакыттагы исеме безнең көннәргәчә килеп җитмәгән. Чирмешләрдән соң бу урынга җиде ир балалы тол хатын килеп утырган, дие. Шуннан Толлы киткән инде. Тол хатынлы, җәнәсе… Отыры, исем, авылда татарлар яшәгәнне аңлатыпмы, Татар Толлысына әйләнгән… Тол хатын урынына тол карт булган, диючеләр дә бар. Шуннан киткән инде менә безнең авыл. – Нурмый карт малайга борылды. – Бәлки, шул тол турыдан–туры синең бабаң булгандыр? Малай шаккаткан күзләрен картка төбәп: – Чынлапмы? – дип сорады. – Бик мөмкин, – диде карт аңа. Малай уйга калды: – Шул авыл миңа килеп житкәч бетәрме инде? – Нишләтәсең… Дөнья шундый. Берни дә мәңгелек түгел. – Безнең авыл матур бит! – Матур. – Урманы да матур! – Матур. – Нократ та матур! – Матур… – Нигә соң, шулай булгач… Карт, җавапка бер сүз дә әйтми генә, инеш аркылы сузылган басмага аяк басты: – Саграк бул, абалана күрмә…   Freepik.com             (Дәвамы бар.)   Фото: Freepik.com             Тәнзилә НАЗ   * * * Җылы җилле язлар килгәч Эреде кар күңеле. Әйлән–бәйлән уйнады ул Бураннарда күмелеп.   Яз кояшы иркәләде Бер елмаеп, бер көлеп. Белмәде кар, бу мәхәббәт Өзәр үк, дип, гомерен.   Әҗәл көткән – утны үпкән, И, син, беркатлы күңел. Язлар  гүзәл, тик сөюе Ак карлар өчен түгел...   * * * Сокландыргыч бер мәл – гөлле җәйләр! Гөлләр белән җәйләр сөйкемле! Болыннарны гүзәл гөлләр бизи, Ә гомерне – яшьлек бит инде.   Болыннарда йөрим бер ялгызым, Чәчәкләргә күзем камашып, Чәчәк җыеп. Гүя яшьлек үзе Калган кебек монда адашып.   Карашымны иркә гөлләр сөя, Жәйләр – гүзәл яшьлек туенда. Еракларда калган яшьлегемне Очраткандай булдым болында.   СИРЕНЬ ЧӘЧӘГЕ   Күк сиреньнәр чәчәк атты, Чәчәкләре хуш исле. Сирень чәчәгедәй гүзәл Балачак искә төште.   Сирень чәчәге дүрт таҗлы, Мин бишлесен эзләдем. Биш таҗ – бәхет тылсымы, дип, Өзеп каптым, түзмәдем.   Алда көтеп торсын дисәң Бәхетле киләчәгең, Табу, кабу җитә икән Бишле сирень чәчәген.   И, балачак, керсез җаным! Үтсә дә күпме гомер, Сирень чәчәкләре кебек, Бүген дә бала – күңел.   Янә чәчәк атты сирень, Ымсындыра хуш исе. Тормыштагы бәхет сыман – Сирәк икән бишлесе…   * * * Тормыш сынауларын үтә–үтә, Гомер чылбырларын сүтә–сүтә, Ургып–ургып агып еллар китә.   Таңда төшкән чыкның бөртегенә Бер нур сибеп кояш үпкән сыман, Язлар үтә, җылы җәйләр үтә.   Җимешләрен тәмлим диеп көтеп, Өмет кәрзинендә көзләр җитә. Көзләр китә, кышлар җитә.   Бар да үтә, бары сынаулары, Йөрәк тамырларын өтә–өтә, Барлык гомеркәйләреңә җитә.     БАЛАН   Килеп җитте уңыш җыяр чак та, Көннәр инде көзгә юл алган. Бакчабызда җимеш агачлары – Алма, чия, миләш һәм балан.   Татлы җимешләрне җыеп алдым, Әнә балан көтә тезелеп. Карашымны тарта ымсындырып, Тәмлә, әйдә, үрелеп өз, диеп.   Язларда ул ап–ак чәчәк атты, Тирә–якны хуш искә төреп. Бал кортлары анда нектар җыйды, Кәрәзләргә ятты бал тулып.   Пешкән балан – гүя чая яшьлек, Балкып, янып тора, ут кебек. Кызыктым да берне өзеп каптым – Телне өтте күзгә яшь элеп.   Тормыш та бит нәкъ шул балан сыман – Аңлап булмый тәмләми торып. Хыялыңда – татлы өмет ята, Ә ул җанны өтә ут кебек.   Балан әче, диеп, җыймый калмам, Телне өткән өчен үпкәләп. Гомер бакчам, көзләремне берүк Татлы язмыш белән иркәлә!     САРЫ КАМЫЛ   Көзләр килүне хәбәрләп Күктә болытлар уйнады, Уенлы–чынлы, коенлы Яңгыры белән сыйлады.   Күк болытлар арасында Соңгы яшен дә чагылды. Сөюгә хас нур йөгертеп Сары камылга сарылды.   Тик хисләнмәде шул камыл, Яңгырда госел коенды. Коенды да башын иеп, Жир – намазлыкка сыенды.   * * * Ялан яңгыратып атлар кешни, Колыннары уйный сикереп. Яшь колындай сабый бала чагым Күңелемнән үтте җилкенеп.   Берчак атлар да бит колын иде, Бар дөньясы – болын, гөл иле. Яланнарда – яңгыравык тавыш Гомеренең якты мизгеле.   Вакыт – юргак, колын – кырыкмыш тай (Койрык, ялы тигез киселде). Тышаусыз да, йөгәнсез дә чагы Үткән җәе белән күченде.   ...Ефәк ялдай озын толымнарны Турап кисте «мода» җилләре. Туып үскән төбәкләрдән читкә Эзләп киттек бәхет дигәнне.   Төрлебезне төрле язмыш белән Жигеп алды тормыш арбасы. Йөгәннәре – кыска, юллар – озын, Аякларга сукты дагасы.   ...Ялан яңгыратып атлар кешни, Колыннары уйный сикереп. – И, колынчак, сиңа кайдан белү Алда нинди язмыш көтүен…     АЙРАТ ТУГАНЫМНЫ ЮКСЫНЫП   (Жир астыннан хат…)   Алмагачлар язын чәчәк атар, Хуш исләрен кочар бар урам. Алмалары алсуланып пешәр, Ул чакларда инде мин булмам.   Бал кортларым чәчәкләргә кунып, Кабаланып шунда бал җыяр. Кәрәзләрдән баллар тамган чакта, И, туганнар, инде мин булмам.   Йөгерепләр бер урыйсы иде Кызылъярның чишмә буйларын. Балаларым үсеп җитте дә бит, Күрәлмәдем инде туйларын.   И, бәхетле идек, Рәсимәкәй, Күз тидерде әллә берәрсе. Бәхетемнән канатланып очтым, Үлем янәш булган, күрәсең.   Беләм дә бит, җаным, Рәсимәкәй, Сиңа бик–бик авыр икәнен. Жаным аерылды тәннәремнән, Кайта алмыйм инде бүтән мин.   Балаларым, берүк яратыгыз Әнкәгезне, минем өчен дә. 90 яшькә кадәр яшимен, дип Күргән идем дә бит төшемдә.   Фәрит энем белән икебезгә Булган икән 90 яше дә. Дөньяларда мин бәхетле булдым, Күрсәтмәдем ачы яшем дә.   Фани дөньяларда дусларыма, Барлык туганнарга мин бәхил. Бәлки дошманнар да бардыр, Ходай белә, Мин кылалмыйм инде берни хәл.   Үч алырга васыять калдырмадым, Алар да бит беркөн килерләр. Кеше күрәчәген кеше күрми – Дөньялыкта мәңге түгелләр.   Һич үпкәм юк инде табибларга, Өлешемә тигән гомерем. И, туганнар, бары Аллаһ белә – Кайчан, кемгә әҗәл килерен.   Мин эчкерсез булдым, йөрәгемдә Һичбер кемгә ачу ятмады. Сөеп туялмадым дөньяларда, Яшәү сусыннарым кайтмады.   Күнәрсез сез берчак мин юкка да, Кабер өстен чирәм каплагач. Нишлисең бит, көтеп–көттереп тә, Сагындырган кешең кайтмагач…     САГЫШЛЫ МОҢ Т   Чишмә буе – вак–вак ташлар. Күңел – керсез, яшь, саф чаклар. Шул чакларга кайтсаң иде Хыялыңа җигеп чаптар.   Жәйләр үтте. Күкләр – боек. Түгелепләр елый болыт. Сагыш дигән сәер бер кош Сайрый болытларга кунып.   Күңелемә сагышлы моң салып Жылы якка очты кошлар да. Кануннарны бозып, әллә язга Китим микән – керми кышларга.   СУ БУЕНДА   (Кичә)   Өстендә яшел камзулы, Чуклы–чуклы калфагы, Хәтфә үләнле су буе – Өянкенең яшь чагы.   Яшел камзулы бизәлгән Иртәнге чык–тәңкәдән. Үләннәрдә – сары йомгак – Йөгерешә бәбкәләр.   Су буйларында тал гына, Талда сайрый сандугач. Инеш суының ярына Очып кунды карлыгач.   Чук–калфаклы бөдрә талга Оя ясый сандугач. Инештән су ташып, ярда Оя сылый карлыгач.   Субуйларында тал гына, Инеш ага җай гына. Карлыгачы – ярга гашыйк, Ә сандугач – талына.   (Бүген)   Яшел камзулы чишелгән, Калфак тузып сүтелгән. Үләннәргә кырау тигән. Җәйләре белән бергә Яшь гомере үтелгән.   Су буйларында тал гына, Инеш суы сай гына. Яр читендә кыйгак–кыйгак Ап–ак казлар кагына (Йомгак иде язында).   Килер язда сандугачы Кайтмас инде талына. Карлыгач та оя ясап Кунмас инеш ярына. Үткән инде бары да.   Ишелгән инде яры да, Моңсуланган карт талы. Инеш суында тирбәлә Коелган яфраклар белән Сары сагышлы зары.   ДӨНЬЯ ҺӘМ БЕЗ   Өй тәбәшәк иде, без бәләкәй идек, Тәрәз аша бактык дөньяга. Шул кечкенә тәрәз өлгесенә Сыйган кебек иде дөнья да.   Атлап чыктык ишек, ташлап бишек, Бишекләрдән бастык чирәмгә. Тормыш алды тотып, билдән кысып Дөньялар киңәйде дигәндә.   Дөнья киң дә, тормыш иңгә басып Бөкрәйтә шул берчак, түз генә. Бер бөгелгәч инде тураю юк, Тотып тора кыска тезгендә.   Өй бәләкәй түгел, без бәләкәй түгел, Тәрәз аша багам дөньяга. Тәрәз өлгесеннән моңсу карый Тормыш йөген тарткан дөнья да.   Бер үрәләр, бер сүтәләр аны, Ниләр генә күрми, бичара… Дөнья тиклем дөнья бирешкәндә Бездәй гади җанга ни чара…   * * * –––––– Бикле йортлар, ябык тәрәзәләр – Тынып калган авыл урамы. Хәтта сукмаклар да яшеренгән Кар юрганы белән уранып.   Күкне иңләп салмак кына йөзгән Айның үз хәстәре, үз уе. Авыл урамнарын бер урый да Янә дәвам итә үз юлын.   Үтеп барган чакта кышкы буран, Ачтырмакчы булып ишекләр, Кага–кага ятып бер елый да Китә, табылмагач ишеткән. Нинди ишеткән??????77             Уранган да урам кар–юрганга, Суытмаска тели сукмагын. Тик сукмаклар әрем арасыннан Таба алыр микән йортларын?     БӘХЕТЕМ КИТМӘСЕН ТУГЕЛЕП   Чишмә буендагы тирәкләрдә Былбыл кошлар сайрый түгелеп. Челтер–челтер җырлап чишмә суы Улаклардан ага йөгереп.   Пар чиләкләремә сулар алам Басмаларга басып, үрелеп. Мөлдерәмә тула чиләкләрем, Мөлдерәмә тулы күңелем.   Чишмә суларының агышына Кушылалар былбыл моңнары. Йөрәгемне кысам кулларыма, Өзелмәсенче, дип, кыллары.   Чиләкләрдән тулып ташып китә Чишмә моңы, Жирнең сулышы. Дөп–дөп тибә күкрәгемдә йөрәк – Бу бит минем гомер агышы.   Мөлдерәмә тулы чиләкләрем, Мөлдерәмә тулы күңелем. Чиләкләрдән сулар ташса – ташсын, Бәхетем китмәсен түгелеп!                     Фото: Freepik.com     Картаймасан, яшьлек китми ул!   Кастор маеның бу кадәр файдасы барлыгын белмәгәнсездер әле! Чәчегез ялтырап торсын, сәламәт күренсен өчен атнага бер тапкыр кастор мае сөртегез; Чәчләр өчен тагын бер киңәш: бер чынаяк кефирны кайнар сулы тәлинкәдә тотып җылытыгыз да аңа биш тамчы кастор мае тамызыгыз. Катнашманы чәчегезгә сылагыз да, полиэтилен киеп, өстеннән сөлге урагыз. Ярты сәгатьтән соң чәчегезне юыгыз; Чәч коелганнан: бер өлеш майга ике өлеш аракы кушып, шуны чәч төбенә сылагыз; Кавыктан котылу өчен: бер стакан кайнар кара чәйгә бер чәй калагы кастор мае һәм 20 грамм аракы салып болгатыгыз да чәчегезгә сөртегез, бер сәгатьтән соң юыгыз; Кастор мае керфекләрне дә үстерә. Атнага берничә тапкыр төнгә каршы керфегегезгә сылагыз; Кастор мае коры битләр өчен дә файдалы. Бер йомырка сарысына ун тамчы кастор мае кушып, битегезгә сөртегез һәм унбиш минуттан соң юыгыз. Соңыннан битегезне яшел чәй белән юсагыз, тагын да яхшырак булыр.   Пестә белән бадәм ярдәм итәр   Яз айларында, витаминнар аз чакта, сезгә чикләвекләр ярдәмгә килер. Аеруча шушы биш төр чикләвекне табиблар ешрак ашарга куша. Ләкин аларны саклык белән кулланырга кирәк, диләр. Аллергиясе булган кешеләргә чикләвекнең зур куркыныч тудыруы ихтимал. Әстерхан чикләвеге. Депрессиядән коткара, стресс белән көрәшергә ярдәм итә. Йокыны нормальләштерә. Баш авыртуын баса. Хәтерне яхшырта. Фундук. Тән тиресенә һәм күзләргә файдалы (Е витамины). Атеросклерозны булдырмаска ярдәм итә. Пестә (фисташка). «Начар» холестерин күләмен киметә. Күзләр сәламәтлеген ныгыта. Күзәнәкләрне таркалудан саклый. Бадәм (миндаль). Инсулин эшләп чыгаруны киметә. Чамасын белеп ашаганда, ул ябыгырга ярдәм итә. Күзәнәкләрне ирекле радикаллар «һөҗүменнән» саклый. Кешью. Бөтен организмны кислород белән тәэмин итүгә булыша (тимер). Хәтерне яхшырта (магний). Сөяк системасының ныклыгын саклый (магний һәм бакыр).     ШАШЛЫК   Кефирдан ясалган маринад. 1 килограмм иткә 200 миллилитр кефир, 3 суган, тоз, төелгән кара борыч кирәк. Итне юып, кисәкләп турыйбыз, тоз, борыч, боҗралап туралган суган салабыз. Өстенә кефир агызабыз да кимендә биш сәгатькә суыткычка куябыз.   Минераль су белән   1 килограмм иткә 250 миллилитр минераль су, 2–3 суган, тоз, борыч кирәк. Иткә тоз, борыч, суган салып, өстенә минераль су агызабыз, 1–3 сәгать тотабыз.   «Иң тиз» маринад 1 килограмм иткә 5 киви, 5 тырнак сарымсак, тоз, борыч алабыз. Киви белән сарымсакны блендерда изәбез, юылган, туралган, тоз һәм борыч сибелгән ит белән кушып болгатабыз. Өстенә капкач ябып, 40–60 минут тотабыз.   Гранат сутында   1 килограмм иткә 250 миллилитр гранат суты, 4 суган, тоз, борыч алына. Иткә тоз, борыч, ярымбоҗралап туралган суган салабыз, өстенә гранат суты агызабыз. Салкын урында 8–10 сәгать тотабыз.   – Кызыгыз да, казыгыз да кадалып китегез! Берни дә кирәкми! – ди, Илдар Юзеев.           итер тылод олетоу əçmə əsərlər lәчмә әсәрләр кдах нлод Рүзәл Мөхәммәтша ХИКӘЯЛӘР Төшләр …Рауза карчык кат– кат Аллаһыдан минем гөнаһларымны кичерүен үтенде. Авылыбызның зиратында булган барча әрвахларның рухы шәрифләренә дога кылды, бабамнарны, әбиләремне, ир һәм кыз туганнарымны исемләп атап, барчасына– барчасына теге дөньяда оҗмахта урын сорады. Аннары аңа күчте: –  Йа Раббым! Рамил улы Раил Фаиз улы Рүзәлне җөдәтеп җөрмәсен, төшләренә кермәсен! Тынычлыкта калдырсын аны, әлхәмдүлилләһи, әлхәмдүлилләһи… Менә, Ройка, нинди көн килеп җитте бит, ә: безне Аллаһ белән исем–  отчестволап таныштыралар… Үлеменнән соң берничә көн үткәч, Ройка тәүге кат төшемә керде минем. Төше дә әллә нәрсә түгел иде, үзем дә хорафатларга артык ышанмыйм –  төнлә күргәннәр миңа берничек тә тәэсир итмәде. Шулай да… Имеш, мәктәп еллары… Без –  Ройка, Рафил, мин –  ни сәбәпледер Кәркәвеч клубына төшкәнбез. Нәкъ менә Кәркәвеч клубы! Минем анда гомердә булганым юк югыйсә… Нишләптер, һәммәбез дә авылча киемнәрдән: Ройка бейсболка, совет заманындагы мәктәп формасын кигән. Шулай йөри иде ул… Мәйдан шаулый, гөр килә! Рафил белән мин дә и сикерешәбез, и бии Рафил! Хәер, нәрсә ул Рафил –  гомер бии белмәгән мин дә шатыр– шотыр җилдерәм генә. Аяклар очып кына йөри диярсең. Тик… Ройка моңсу иде. Йә тавыш–  тынсыз басып тора, йә дивар буйлап тезелгән урындыкларның берсенә барып утыра. Ә тирә– юньдә музыка хакимлек итә… Бииләр! Мин түзмәдем, ахыр, якасыннан тоттым да, җилтерәттем тегене: –  Ач күзеңне! Нәрсә монсуланасың, шәп бит! Киттек, биибез, –  дим. Рүзәл МӨХӘММӘТША (1989) –  шагыйрь, прозаик; «Каралама» китабы авторы. Татарстан Республикасының М.Җәлил исемендәге премиясе лауреаты. Казанда яши. 100   8,00 38,00 20,05 120,05 15 907,84 –  Юк, –  дип ымлады ул, башын иеп, һәм дәшми генә чыгып та китте… Бөтен көчкә акырган музыка аша да ишекнең шап итеп ябылганын аермачык ишеттем мин. Музыка көчәйде (менә сина вәйт, ниндидер трагедия диярсең: музыка көчәя. Ут сүнә. Пәрдә.) Ройканың китүен башлары түшәмгә тигәнче котыра– котыра биегән яшьләр сизмәде дә… Рафил белән без дә биеп калдык. Ройка китте, ә без биеп калдык. Без һаман биибез әле… 2 мено Ул вакытта мин Казанда идем.м Милли музейда лекцияләр тыңлыйбыз. Кызу. Чәч арасында берәр– берәр тир бөртеге шытып, әледән– әле маңгайдан, ияктән ага тора иде… Кесәдә тавыш чыгарган телефоным мине сискәндереп куйды… Кайсы хәерсезе икән? Телефонны кулга алам. Укыйм: «Раил үлгән». Мин, дөрес анламадым, ахры, дип күзләремне тагын берничә мәртәбә электрон хәрефләр буенча йөгерттем. Нәрсә бу? Калтырый– калтырый, смс җибәргән номерны –  сеңелемне –  кире җыям: –  Ни булды? мэхдатыхва хвео эншет vа –  Абый, Раил үлгән. Мин тораташтай каттым. Сүгенеп җибәрдем. –  Ничек? Кайда? –  Казансуда баткан… Сеңелем шул сүзләрне әйтеп бетерергә өлгерде генә, элемтә өзелде. Акчасы беткән булса кирәк… Озын– озак гудоклар гына ишетелеп калды. Бетте. Минем өчен лекция, алай гына да түгел –  бу көн тәмам иде. Дәфтәр– ручканы тиз генә пакетка салып, тышка чыктым. Биредә тагын да тынчу иде. Мин Кремль урамы буйлап университетка таба атладым, ләкин озак бара алмадым –  аяклар чуала башлады, баш чатный –  туктап, аркам белән йорт диварына терәлдем, дивар буенча шуышып төшеп, чирәмгә утырдым. Янәшәмнән генә миңа, һәм гомумән, бөтен дөньяга битараф булган адәмнәр ашыга иде. Кайберләре миңа шикләнеп, кайберләре миннән көлеп уза бирде. Аларга ни ул таныш түгел бер үсмернең башын иеп утыруы? Мин күземне күккә төбәдем, зәңгәр– зәңгәр болытлар да каядыр ашыгалар иде… Тамак кипте, кармакка эләгеп яр кырыена ыргытылган балык төсле, авызымны ачтым, һаваны йоттым, гүя бу һава сусавымны басарга мөмкин иде… Ройка үлгән. Ройка үлгән… Ройка –  үлгән!. Сеңелем тарафыннан әйтелгән бу сүзләр минем башымны ярды, контузияләнгән хәрби кебек, колагымда бары тик шушы хәбәр генә яңгырады: –  Ройка –  үлгән! Ничек инде алай, ничек инде… Ничек инде?!! Әле генә, Сабан туенда гына бергә йөргән идек бит… Ройка безнең өйдә утыра икән… Мин аның үле икәнен хәтерлим, имеш, ләкин ул ничектер кире кайткан. Иң кызыгы: ул бернинди хисләр, тәм– ис тоярга сәләтсез. Безнең кече якта утырабыз. Табын тулы сый– нигъмәт, чәй эчәбез… Ә Ройка бернинди тәм тоймый, һәм миңа бу шулкадәр искиткеч кызык кебек тоела! 101   рүзәл мөхәммәтша –  Ипи тәмен дә тоймыйсыңмы? –  дип сорыйм моңардан. –  Юк, –  ди ул миңа, моңсу гына елмаеп. –  Исен дә сизмисеңме? Нинди тәмле бит!… Исним. –  Юк, –  ди ул. Без урамга чыгып киттек. Чиләкләп– чиләкләп яңгыр ява иде… Исәрләнгән сыман, кулларымны як– якка җәеп, яңгырны кочмакчы булам. Эре– эре яңгыр тамчылары чәчемне, йөземне чылата, иңбашларымнан аяк очларыма агып төшә. Шулкадәр рәхәт, рәхәт нигәдер! –  Яңгырны да сизмисеңме? –  дим. Ройка дәшми. Үзе шулкадәр моңсу инде! Уянып киттем. Караватка утырдым да, уйга калдым. Нәрсә булды бу? Төшем әле күптән түгел генә караган кинофильмны хәтерләтә. Николас Кейдж башкаруында персонаж (төшемдә Ройка башкарды бу рольне) –  кешенең гомерен алырга килүче фәрештә. Кем артыннан килә, фәкать шуның гына күзенә күренә ала ул. Шулай ук ис тә сизми, тәм дә тоймый –  барча хис– тойгылардан мәхрүм, әмма мәңге яшәүче зат… Ройка шушы фәрештә сыйфатында яныма килгән булып чыга түгелме соң? Бу төшне озак вакыт беркемгә дә сөйләмәдем: якыннарым өчен курыктым. Үзем, сабыр гына, нәтиҗәләр чыгарырга тотындым. Иртә әле! Ай– һай иртә! Берни эшләргә өлгермәгәнмен бит, дип уйлап куйдым. Китәсе килми икән әле… Хәер, беркайчан да китәсе килмидер инде ул. Гадәттәгедән озаграк вакытка туган авылыңа кайткач та, әти– әниеңнән, чишмә– тугайларыңнан, тау– елгаларыңнан аерыла алмыйча интегәсең: китәсе килми! Ә монда ике дистә ел (ни дисәң дә, каникулларга кайтудан күбрәк бит!) яшәп, кинәт кенә –  ишек шакыйлар да, автобус көтә, тизрәк җыенырга кирәк, диләр… Озаграк торган саен китәсе килмәү көче ныграк, чөнки озаккарак сузылган һәр мизгел, һәр көн, һәр ел китәргә кирәк булган вакытны якынайта. Яшәргә ияләнеп беткәндә генә –  китәргә кирәк!ш 4 Сабан туенда бик моңсу йөрде ул… Юк, үләчәген алдан сизенгәндәй моңсу йөрде дип әйтәсем килми –  алай булмагандыр. Кем үзенең үләчәген алдан белсен инде? Сабан туе мәйданы –  клуб каршында гына. Мәйданда көрәшкәне көрәшә, көч сыный, көрәшмәгәне таллар астында аракы эчә… Хәер, алай карасаң, тегесе дә, бусы да көч сыный инде… Мин, ни эшләргә белмичә, аптырап йөрим. Таныш– белешләр күп, ә кирәк кеше –  юк дәрәҗәсендә. Булганы да йә парлашып –  егет белән кыз узып китәләр, йә балалары белән тундырма кибетенә чират торалар. Кыскасы, Башлачевның бер җырындагы кебек «сплошной духовный неуют»… Уемны укыгандай, әллә каян тузан туздырып, шәмәхә– зәңгәр ВАЗ 2106 яныма килеп туктады: Федя белән Рустик төшкән. Федя горур гына машина ишеген япты да мине кочты: Нихәл, брат? –  Ярый… 102 Әйдә, бик скушныга охшаган мында, киттек, Өшенгә төшәбез… Рустик күбрәк русча сөйләшә, шуңа күрә безнең әңгәмәне әллә ни   8,00 58,00 20,05 120,05 15 907,84 хикәяләр игътибар белән тыңламады –  барыбер аңламам, дип уйлагандыр. Гәрчә машина аныкы һәм шофер –  ул булса да. –  Әйдә, –  дидем мин. –  Кемнәр төшә соң? –  Син, мин, Рөстәм төшә… Рөстәм –  шул ук Рустик инде. Ул арада әллә каян гына Салават килеп чыкты, аның да Шөнгә барасы килә икән. Бераздан минем әле генә Ройканы күреп алганым искә төште. Дөрес, ул сөйгәне белән иде шул. Әһә… Әнә ул! –  Киттек… –  диде Ройка битараф кына. –  Талаштыгызмы әллә? –  Юк, нормально. Шулай да, талашканнар иде бугай… Юкса болай тиз генә ризалашыр идеме ул? Киттек… Юл озын түгел. Шөн дигәнебез –  күрше авыл гына. Дөрес, авылгача асфальтның әсәре дә юк. Тузан иснәп төшәсе… Мондый компания, яхшы кәеф һәм кесәдә акча булганда, анысына гына күнегәсең ул. Ройка пистолет чыгарды. –  Син нәрсә?! –  дим мин каушап. –  Хәзер моннан башка йөрмим. Казанда тотып типкәләгәннәр иде… Пистолеты –  пневматика гына югыйсә. –  Кемнәр? –  димен. –  А хрен их знает! Таладылар… Мин Ройкага карап алдым: битендә бер– ике төзәлеп бетмәгән ярасы да бар иде шул… –  Пычак беләнме әллә? –  димен, шул яраларга күрсәтеп. –  Кастет, –  диде ул. Бераздан рульгә Федя утырды. Арабыздан «права»сыз ул гына иде бугай, шуңар күрә моның ише форсатны ычкындырасы килмәде аның, билгеле: сугыш вакытыннан бирле бернинди үзгәреш кичермәгән юлларда данлыклы һәм гадел гаишниклар очрамаячагы көн кебек ачык иде. Ә көн ачык иде, чыннан да… Бераздан без Шөнгә төшеп җиттек. Машинаны куеп, мәйданга юл алдык. Ярты Толлы биредә икән! Әйтәм җирле үзебездә «скушны» иде шул. Йә берсе исәнләшеп узып китә, йә икенчесе белән үзебез исәнләшәбез. Сыра алдык, сыра янына кипкән бәрәңге. Рустик сок белән чикләнде. Эчәбез… Әйе, искиткеч гүзәл табигать! Бер– ике стаканнан соң минем башыма әллә нинди миңгерәү уйлар килә башлады: ә нәрсәгә төштек соң әле без монда? – Ничек энде, мында күңеллерәк ич, –  диде Федя, минем чыннан да миңгерәү соравыма исе китеп. Батырга бүләкләр дә әйбәтрәк. Кызлар да чибәррәк. Мин дәшмәдем. Әлбәттә ки, арабыздан һичкемнең дә көрәшергә, яки әтәч артыннан куарга яки, һичьюгы, капчыкта чабышырга теләге юк иде. Нигә Федя бүләкләрне телгә алды –  анламадым. Кызлар да искитәрлек түгел. Күрше күркәсенә караганда үз тавыгымны якынрак күрүчеләрдән…… Тавык дигәннән, ул арада югалып торган Салават та пәйда булды. Үзе белән шашлык һәм ике егет алып килгән. Молодец, шашлыксыз нинди Сабан туе инде! Егетләрнең юанрагы кул суза: –  Ришат. –  Рүзәл. Ришат. –  Раил… –  Ришат. 103   рүзәл мөхәммәтша –  Фидәрис. –  Федя һәрвакыт үзенең чын исемен әйтеп таныша иде. –  Ришат. –  Рустам. –  Фирдүс. –  Рүзәл. Һәм шундый ук тәртиптә Фирдүс белән күрешеп чыктык. Кәркәвеч егетләренең Толлыга төшәргә исәпләре бар икән. Тик… машинабызда урын юк шул. Салават фотоаппаратын чыгарып, шалт– шолт күзләрне чагылдырып алды. Ул да Федя белән бер фикердә иде булса кирәк: «мында» чыннан да шәп… Егетләрнең тәкъдиме игътибар җәлеп итмәслек түгел: сыраны үзебез белән алып, кире туган авылыбызга юл тоттык. Авылга төшеп житү белән, Ройканы кызы култыклап алды. –  Ройка, –  дидем мин. –  Бушагач кил. Үзем Резедага –  аның сөйгәненә борылдым, янәсе, җибәрерсең бит? Ройка елмайды: –  Юк, җитәр. Бүтән мин аны күрмәдем… Исән– имин килеш соңгы тапкыр очрашуыбыз иде бу. –  Хәзер мин бергә төшкән фотоларга –  Ройканың соңгы фотоларына! карыйм. Әйе, Сабан туенда Ройка монсу иде… 5 11 Бераздан мин ниндидер сюрреалистик, мозаикадан гына торган төшләр күрә башладым. Миңа йә этләр ташлана, имеш, йә бүреләр куа… Йә баш өстемнән өер– өер үләксә козгыннары кычкырып очып китә… Йә ярканатлар өстемә ябырыла… Мин аларда Ройканы сизә идем –  ачулы иде кебек ул миңа. Моны анлату кыен, әмма ул бу төшләрдә бар иде… Белмим, бүре өрүеме, каш астыннан карап тын алуымы, кошларның кычкыру тавышымы, тирә– юньме –  Ройканыкы, дөресрәге –  Ройка үзе иде. Мин төн уртасында куркып, туңып уяна башладым. Эссе җәйдә –  туңып! Юрганым манма тиргә батып, сыгып алырлык була иде. Күзәнәкләр, әйтерсең, һәрберсе –  аерым организм һәм һәркайсының эчендә үз йөрәкләре тибеп, канны мигә куалар, мин исә бу кадәр басымга түзә алмыйча, күз алларым караңгыланып, егыла идем, калтырана идем… Мин йоклап китүдән курка башладым… Мин төннән курка башладым… Ялгызлыктан курка башладым… Энекәшен үтереп, үз шәүләсеннән куркып йөргән Кабилгә әйләндем мин. Һәрбер гайре табигый тавыш, яфрак селкенүе, адымнар (бигрәк тә төнлә!) куркыта иде мине… Әмма, Кабилдән аермалы буларак, гаебемнең нидә икәнлеген аңлый алмадым… Ройка Себердән кайткан иде. Абыйсы һәм энекәше белән бергә әтиләре безнең авылга –  игез сыңарына тәрбиягә алып кайтты аларны. Күптән иде инде бу… Беренче сыйныфка бергә кердек. Озак еллар бер партада утырдык. Аннары, тугыздан сон, китте ул. Ташчы булырга укырга кергән иде –  кан басымы уйный икән –  төзү эшенә яраксыз булып чыкты, мәктәпкә кире кайтты. Яңадан янәшә утыра башладык… 104   8,00 $8,00 20,05 120,05 15 907,84 хикәяләр Ройканы моргтан алып кайтканнар иде инде. Алар капкасы турында халык мыж килә. Кырыйдан караганда –  берәрсенең туе гөрли диярсең! Әмма чыр– чу көлү урынына һәммәсе буыла–  буыла, үкси– үкси елый иде. Туганнарын, якын кешеләрен юатырга ашыгучылар да шактый: –  Сащуствую… –  Нык булыгыз инде, берүк… Бик кызганыч. Миңа, нишләптер, бу сүзләр бер дә юату булып ишетелмәде. Алар, киресенчә, язгы боз сөңгеләре эреп төшеп яшь, йомшак туфракны тишкәләгән сыман, минем дә йомшак, ә бу вакытта үтә дә йомшак һәм үтә дә тиз җәрәхәтләнергә мөмкин йөрәгемә тамып– тамып, аны, мескенемне, тишкәлиләр иде. Бу кешеләргә ачу белән карадым. Битлек кигән убырлар ясалма сагышлана төсле иде… Мин, башымны игән килеш, өйгә уздым. Ройка, беркемгә дә үпкә сакламаган һәм бернигә дә ачуы калмаган кебек, зал уртасында ап– ак кәфенлеккә төренеп, тын гына ята иде. Битендәге кастет эзләре шәмәхәләнеп чыккан. Йоклый… Көзгеләрне каплаганнар. Гүя, Ройка үзен көзгедән күреп курыкмасын өчен, махсус шулай иткәннәр иде. Әлбәттә: үзеңне кәфенлеккә төрелгән килеш күрү бер дә күңелле хәл түгел. Мин кулларымны күтәрдем, баш ягыннан аякка таба өч тапкыр йөртеп, кабатладым: –  Бисмилләһир– рахмәнир– рахим… Бисмилләһир– рахмәнир– рахим… Бисмилләһир– рахмәнир– рахим… Аның белән хушлашырга теләүчеләр күп иде. Тышка чыктым. Сыйныфташлар җыелган икән: Ләйсән, Рафил, Дамира… Фәләнчә еллар буе күрмәгән Зөлфия дә күренде. Безне Ройка очраштырды булып чыга, урыны җәннәттә булсын… Югыйсә кызыйның төс– битен оныткан идем инде. Көн кызу. Без, күз алдыннан югалып, машина артына –  күләгәгә юнәлдек. –  Нәрсә булган соң анда? –  Чумган да, чыкмаган диләр…да – Берүзе булганмыни? –  Көтү белән булганнар!… Шуның алдыннан ярты сәгатьтән артык кызы белән сөйләшкән… –  Бичара… –  Салган баштанмы? –  Канында алкоголь тапмаганнар бугай… –  Киемнәре белән баткан бит ул! Менә иң аңлаешсызы… Водолазларны да берәр сәгать үткәч кенә чакыртканнар. –  Ничек инде? Шулай. –  Ройка йөзә белми иде! Аннары, салган баштан булса да, ул дурак што ли киемнәре белән кереп китәргә?… Шәһәр буйлап шул кием белән кайтасы бар бит әле… –  Әрәм иткәннәр инде, алайса. –  Бли– и– и– н… –  Уеннан уймак диләрме әле? –  Кем белсен… –  Ярар, гайбәт сатмыйк инде. Ройкага барыбер хәзер… –  Алла сакласын! Берникадәр вакыттан соң, без, әңгәмәне тәмамлап, ачык капкага бактык: Ройканы алып чыгалар иде… 105   рүзәл мөхәммәтша Зиратка кергәч, аны чирәмгә куйдылар. Мулла тәһарәтле булганнарны үз янына чакырды. Ун– унбишләп кеше җыелгач, Коръән чыкты, арттагыларга борылып: –  Рамил малае Раил әйбәт кеше идеме? –  дип сорады. –  Әйбәт кеше иде, –  диеште арттагылар. Миңа кабатлау мәжбүри булмаса да, мин дә эчемнән генә: «Әйбәт кеше иде», –  дип кабатладым… Әйбәт кеше идеңме соң син, Ройка? Дөресен әйттемме мин синең турыда? Мөгаен, әйедер. Һәр адәм баласына хас вак– төяк гөнаһ– фәләнне кертмәгәндә –  әйедер. Минем алдарга күнекмәгәнне беләсең. Болай, шаярып булса гына инде. Әмма бу очракта нинди шаяру? Әйбәт кеше иде! Ройканы кабергә төшерделәр… Минем сулышым ешайды: йөрәк дөп–  дөп, хәзер менә чыгып китәрдәй тибеп канны кызуырак йөгертә башлады, хәл китте, баш әйләнде. Ройка кап– кара туфрак өстендә ап– ак кәфенлектән ята иде… Коточкыч авыр иде миңа. Кинәт баш ике чигәдән кысып, үтереп–  үтереп авырта башлады… Ярабби! Минем күз алдымда ләхетне томалап, Ройканы бушлыкта, караңгылыкта һәм… куркыныч ялгызлыкта (караңгыдагы коточкыч куркыныч ялгызлыкта!) үзен генә каплап калдырырга керештеләр… Башта аяклары капланды, аннары –  гәүдәсе, башы… Мин, җилдә атынган тере карачкыдай, ул– буны анламый торганда, кабер өстенә туфрак ишелә башлады. Бер уч –  бер уч кына атып башлаган авылдашлар бераздан көрәккә тотынды… Тагын да бераздан Ройка юк иде инде. Ничек микән ул, үле килеш анда, аста, беркемнең дә буе җитә алмаслык аста, юештә, салкында берүзең ятуы?! Көннән– көн яңа кояш туачак, көннән– көн ул һаман бернидән дә канәгать булмаган адәмнәрнең ачуын чыгарып, кыздырачак, һәр көн таң туып, кич җитәчәк, ә Син –  юк! Барысы да бар, барысы да үз урынында: чәчәкләр, таулар, агачлар, елгалар, йортлар! Ә син –  юк! Син генә юк! Һәркөнне кешеләр каядыр ашыгачак, кем кемнәр беләндер талашачак, балалар тәпи йөрергә өйрәнәчәк… Һәр көз саен җиһан алтынсу төскә һәм пычракка батып, һәр кыш ап– ак, сөт кебек, аклыкның үзе кебек ап– акка күмеләчәк. Һәр яз саен бөреләр шытып, язын ялангач калган каен кызлары, усаклар, читенсенеп кенә, киемгә төренәчәк, елгалар ташып агачак, ә син –  юк… Дөнья шулкадәр матур һәм бәхетле булыр өчен сина бик аз, бик аз нәрсә җитәр иде! Бары… булу, исән булу җитәр иде… Әмма… син юк… Барысы бар, барысы үз урынында! Ә син юк. Һәм, бәлки иң куркынычы: син генә юк… Сәдака өләшеп чыктылар. Аннары, мулла тагын бер кат дога кылды да без, зираттагылар, төркем– төркем өйгә таба кузгалдык. Кемдер сигарет кабызды. Жирәнгеч татлы ис борынны кытыклап, күзләрне яшьләндерде… Ройка тартуын ташлыйсы килеп йөргән иде… Өлгердеме икән? Кыш азаклары… 7 Киң басу, имеш. Без баеп баручы кояшка таба атлыйбыз. Нәрсәдер сөйләшәбез дә бугай. Күпмедер узганнан соң, мин туктап калдым, бераз дәшми генә миннән ераклашып баручы Ройкага карап торганнан соң: 106   8,00 38,00 20,05 120,05 15 907,84 –  Ройка, шулай да, нигә керәсең син минем төшләремә? –  дидем. Ул да туктады. Жилкәсе аша гына карап, җавап бирде: –  Чөнки син… Һәм хет үтер инде –  ишетмәдем нәрсәгә икәнен! Ул, башка бер сүз дә чыгармыйча, юлын дәвам итте. Мин калдым… Калдым! Алып китмәде үзе белән… Мин уяндым –  йөрәк тагын дөп– дөп, дөп– дөп, дөп– дөп… 8 Бик– бик дуслар идек. Күмәк хуҗалык эшләренә дә бергә йөрдек, бергә уйнадык. Мотоциклда йөрергә ярата иде ул. Кара күзлекләр, күн курткалар, пистолетлар –  кыскасы, кәттә «кырку» егет булырга ярата иде… Берсендә урам буйлап котырып, ап– ак карга батып, этешеп– төртешеп–  егышып кайтканда әбисе –  Энжүдә апа –  ачуланды безне: –  Сез туганнар бит, сугышмагыз алай, тату булыгыз! –  диде ул. Туганнар! Беренче тапкыр ишетүебез! Бу яңалык тагын да якынайтты безне. Бик матур рәсемнәр ясый иде. Бер рәсеме миндә әле дә саклана… Сөйгәнен ярата иде ул… Бик нык –  мотоцикллар– пистолетлар яраткан кебек, «кырку» булуны яраткан кебек –  ярата иде аны. «Өйләнешер идек –  яшь бит әле ул, әти– әнисе рөхсәт итмәс», –  дип көрсенгәнен хәтерлим. –  Минем шаһитем –  син булачаксың! –  диде беркөнне. Мин бик шат идем, канәгать елмайдым: –  Әлбәттә. Язмаган, нишләтәсең… Шөндәге Сабан туенда мәрхүм дусларыбызны искә алып, мин: «Яшисе дә яшисе иде бит әле аларга!» –  дип сөйләнеп утырганда, Ройка тирән сулыш алып: –  И Алла… –  дип кушыла бирде һәрдаим. И Алла! Яшисе дә яшисе иде бит әле Ройкага да! Рәхәтләнеп яшисе дә яшисе иде! Рауза карчык Аллаһка әйтергә теләгәнен әйтеп бетерде кебек. Битен сыпырды ул, аннары, торып, иңнәремнән какты. Әни җибәргәнгә генә килүем: бар, Раил дога сорыйдыр, юкка кермәс, дип күндерде… Аның фикеренчә, Ройка миннән нибары ничәдер сум сәдака гына сорый иде. Артыгы түгел. Мин, рәхмәт әйтеп, тышка чыктым. Көн һәрвакыттагыча аяз иде: һәрбер йолдыз аермачык күренеп тора. Буең җитсә, Рауза карчыкның таягы белән бер– икесен бәреп төшерергә дә мөмкин иде кебек. Мин түбән очка таба атладым. Менә бер йортны узып барам, менә икенчесен. Менә Ройка яшәгән йорт турына җиттем: Ройканың бүлмәсендә ут яна… Ул көнне шулкадәр изелеп, шулкадәр рәхәтләнеп йокладым мин. Бернинди төш кермәде. Карт белән малай Нурмый карт авылга таба күз ташлады –  әнә ул, авыл: еракта, тау астында рәхәтләнеп җәелеп яткан. Әнә аның ике күле –  зәп– зәңгәр күлләр, ике күзе кебек… Шундый ук зәп– зәңгәр күккә бакканнар. Әнә аның урманы –  куе урманы, караңгы урманы. 107             Гагарин тормышындагы кайбер без белмәгән вакыйгалар.    Юра Гагарин Смоленск өлкәсендәге Гжатск шәһәрендә гади колхозчы гаиләсендә туа. Әти-әнисе таңнан караңгыга кадәр колхоз эшеннән кайтып керми, малайны нянька яллатып караталар. Шулай ук 7 яшьлек апасы Зоя да караша. Кыз көн саен Юраны күтәреп әнисе янына имезергә йөртә. Аның сүзләренчә, малай шул вакытта ук бик таза була, шуңа аны аякларыннан күтәреп, баштүбән дә йөртергә туры килә. Ягъни Гагарин шул вакытта ук космоска беренче күнекмәләрен ала башлый. Ике елдан гаиләдә тагын бер малай туа. Аңа Борис дип исем кушалар. Юра Оренбургта укыганда танцмәйданчыкта булачак хатыны белән таныша. Кыска буйлы, озын кара чәчле, кара күзле Валя белән өч ай йөргәч гаилә коралар. Биредә аларның кызлары туа. Аннан икенче кызлары дөньяга килә. Юраның энесе Борис бик иртә эчкечелеккә сабышып, 20 яшендә ашказан яман шеше белән авырый башлый. Гагариннарның әти-әниләре аерылыша. Борис үз-үзенә кул сала. ...Космоска очуга өч көн кала гына космонавтның исемен хәбәр итәләр. Барысы да Герман Титов очар дип көтә. Ләкин дәүләт комиссиясе шулай хәл итә. Гагарин үзе дә моңа әзер булмый. Соңрак моңа кадәр дус булып йөргән Титов белән аралар сүрелә. Гагарин якыннарына беренче санлы космонавт булырга теләмәвен,  “үзеннән парад генералы ясаулары” өчен үкенүен әйтә. Җирнең беренче космонавты 15 мең сум акча ала. Яңа “Волга” ул вакытта кибеттә 4 мең сум тора, “кара базарда” 10 мең сум тирәсе. Аңа Чкаловскаядагы панель йорттагы ике фатирны (бер һәм өч бүлмәле) тоташтыралар, гомуми мәйданы 80 квадрат метр була. Хөкүмәт аңа Югославиянең “Белград” җиһазлары җыелмасын  бүләк итә (йокы бүлмәсе, ашханә һәм кабинет өчен). Бу ул вакытта иң яхшы һәм иң кыйммәтле (6 мең сум) җиһаз булган. Аны кибеттән сатып алу мөмкин түгел, спекулянтлар гарнитурны 25 мең сумга алалар. Бөтен җирдән бүләкләр сибелә: Гагаринга 21нче “Волга”, кечкенә катер (ул катерда Юрий Алексеевич кайвакыт Клязьминск сусаклагычын әйләнеп чыга), “Пежо” спорт машинасы бүләк ителә. Гагаринга шәхси шофер һәм сакчы белән хезмәт “Волга”сы бүлеп бирелә. Тиздән Гагаринга полковник дәрәҗәсе бирелә, ә өч айдан соң ул отряд командиры була. Ул вакытта аның хезмәт хакы 380 сум, шуңа өстәп очышлар өчен 180 сум түләнә. Көләч булуы турында да кызыклы фикерләр бар. Баксаң аның йөз төзелеше шулай була. Авыз читләре өскә күтәрелеп торгач көлгән кеше кебек тоела. Бу хакта космонавт Алексей Леонов шулай дип язган: “Мин аның белән Сокольниктагы авиация госпиталендә таныштым. Палатага килеп кергән идем, ул елмаеп утыра. Мин аны бераз ычкынган дип уйлап куйдым, баксаң, аның йөз төзелеше шулай икән. Шуңа ул барлык фотоларда да елмаеп тора. Хәтта күңелсез чакларында да”. 1965 елда Гагарин туган Гжатск шәһәрендә бер генә агач йорт та калмый. Бөтен юллар асфальтлана, заводлар ачыла. Юрий Гагарин исемендәге урам, ресторан, кибетләр барлыкка килә. “Восток” кунакханәсе каршында космонавтка зур монумент куела. Шәһәрдә яшәүчеләр 5  меңнән 70 меңгә арта. Көненә 12шәр экскурсия уздырыла. 1968 елда шәһәрдә Гагарин исеме бирелә. Бүген шәһәрдә заводлар ябылган. Елына 12ләп экскурсия уза. 70 меңлек халкы 26,500 кешегә калган.   Фото: Роскосмос              Әмир ӘМИНЕВ. Танкист. Повесть (Ахыры)     (Дәвамы бар.)   Freepik.com     Жәлләсәләр дә, ачулансалар да, илне, ил җитәкчеләрен сүксәләр дә, аяк астында яткан картның үз хәле – берәү дә ярдәм кулы сузмаячак.         Танкист үзенең урынына утырды. Күпме хыялланды бит ул шушы минут хакында! Днепр өчен теге сугыштан соң югалткан иде танкын, хәзер килеп тапты. Моннан ары гел килеп йөрер, көн җылына төшкәч, шушында яшәргә дә күчәр. Рәхмәт инде бәләкәй оныгына, ул оч- раштырмаса, шушы шәһәрдә, хәтта күрше генә урамда торган танкын мәңге күрә алмас иде… Барыр җире юк, аны көтүче дә юк, аңа кайда йокласа да барыбер. Әллә хәзер үк төнне шушында уздырыргамы? Танкист башнядан чыкты, постамент читенә басып, кече хаҗәтен башкарды, баскычын өскә тартып алып бөкләде дә танк астына тыкты. Шуннан башняга кире төшеп, сак кына люкны япты. Тынычланып бераз утыргач, гел аркасына асып йөрткән чүпрәк токчаеннан мендәрен алып (аны да Захар табып биргән иде) баш астына салды, аяк киемнәрен чиште, олы бер кинәнү белән сузылып ятты. Иптәшләре исенә төште, уе белән аларны үзләренең урыннарына утыртып чыкты: тышкы кыяфәте белән кабалануның ни икәнен белмәгән, әмма барысына да өлгергән механик йөртүче Кондратьев, орчык Филиппов, үтә җитди командир Иванов. Экипаж төгәлләнде… Танкист, шул көннән, дөресрәге, шул төннән башлап, үзенең танкында йоклап йөри башлады. Көннәре әүвәлгечә урам гизеп, шешә җыеп, ашханәләрдә кешедән калган белән тамак ялгап үтә, төнен, тирә-юньдә кеше аягы тынгач, танкына менә. Захар белән шәһәр читендәге чүплектә йөреп, иске пальто ишарәте, җылы свитер, чагыштырмача яңа туфли тапты, юып, киптереп, шуларны танкына менгерде, ашханәдән стакан, тәлинкә, калак чәлдерде, танк төбенә зур кәгазь картон җәйде. Бер төнне яңа фатирын юарга Захарны чакырды. Булган акчаларын кушып, бер шешә аракы алдылар, шуны танк эчендә эчә-эчә, төне буе сөйләшеп чыктылар. Урыс, теле ачылып, ничек итеп бу көнгә төшүен, Тимергали үз язмышын сөйләде. Ул «Колой кантон»ны җырлады, урыс та көй сузды, шуннан икәүләшеп түгелеп-түгелеп елаштылар. Танкына менеп-төшеп йөрүнең азагы булырын Тимер- гали карт аңлый иде. Барыбер берсе күрәчәк, әләкләячәк, күзәтеп торачак. Менә беркөнне, чынлап та, иртәнчәк (йоклап, соңлабрак торган) аягын җиргә терәве булды, янына ике милиционер килеп басты. Икесе дә – яшь кенә сержантлар. – Йә, бабай, танк белән йөреп буламы? – дип елмайды берсе мыскыллы гына. Карт эндәшмәде, баскычын алды да бөкләп китәргә чамалады. нвин – Тукта, китми тор, син бит общественный тәртипне боздың, аның өчен җавап бирергә туры килер. – Икен- чесе татар егете булып чыкты. Ул картка үзенең артын- нан иярергә ишарә ясады. Милиционерларның берсе ал- дан төште, икенчесе – арттан, Тимергали карт, уртага бөкләгән баскычын, чүпрәк токчаен тотып, уртадан килә. Килделәр, начальникларының бүлмәсенә керсәләр, теге вакыт вокзалдан тотып алып килгәндә сорау алган яшь лейтенант утыра. Ул чак лейтенант иде, хәзер – өлкән лейтенант. – Иптәш өлкән лейтенант, бу карт Жиңү паркындагы танк өстенә менгән, төшкән чагында эләктердек, дип, татар егете олы канәгатьлек белән рапорт бирде. Әйтерсең лә дәүләт чиген бозган шпионны тоткан. – Ну и ну! Могҗиза тек могҗиза. Страна чудес. Анда ничек менгән инде? – Баскыч ярдәмендә. Картны күрү белән танып алган өлкән лейтенант янындагы шкафтан калын кенәгә барып алды, аның исем-шәрифен, Гөлсемнең адресын тапты. – Ә баскычны кайдан урладың? – Урламадым, үзем ясадым. – Теге вакыт тоткан җирдән чыгарган идем, нигә, тагын урамда йөрисеңмени? - Өлкән лейтенантның тирән утыртылган күсе күзләре картка кадалды. – Тәмам бомжга әйләнгәнсең бит, иптәш фронтовик. – Танкист мин! – Танкист фронтовик булмыймыни? Танкист булгач, «глухо как в танке» дип, тем более өйдә генә утырырга тиешсең. Кыяфәтеңә караганда, иптәш танкист, сиңа урамда рәхәт түгел. Йә, бу юлы нишлибез? Мин бит, общественный порядокны бозган өчен, хөкемгә тарттыра алам. Ул синең өчен генә танк, халык өчен – һәйкәл, үткән сугыш истәлеге, немецларны җиңү символы. Сизәсеңме, нинди сәяси оттенок биреп була, ә! – Барсы да сезнең кулда, – диде Тимергали битараф кына. – Әлбәттә, минем кулда. Ә шулай да нәрсә дип мендең анда, малай-шалайдай булып? – Ул - минем танк. Мин аның белән фашистка каршы сугыштым. Днепрны кичкәндә, безне яндырдылар, танк шунда утырып калды, чөнки аны урынында гына ремонтларлык түгел иде… Соңыннан, ремонтлап, шушында китереп утыртканнар. Тик кем утыртканын гына ачыклый алмадым. Гаҗәпләнде күсе күз, картның сүзләренә ышанмаганы күренеп тора иде. – Именно синең танк икәнен кайдан беләсең, ничек таныдың соң? – Номеры минеке, аннан күңелем дә сизә. – Кызыңа шылтыратыйммы, әллә унбиш тәүлеккә ябып куйыйммы? – Утыртсаң утырт, шылтыратма. – Нишләп? – Анда барыбер кайтасым юк. – Ну, как знаешь. Менә кәгазь, ручка, бүтән анда менмим, и вопше, бүтән беркайчан да общественный порядокны бозмыйм, дип яз да кулыңны куй, числоны күрсәт. – Башкортча язсам ярыймы? – Русчаң хөртимени? – Хөртирәк шул. Өлкән лейтенант кәнәфиендә тураеп, сөякләрен шартлатканчы кулларын ике якка җәеп кирелде дә авызын зур ачып иснәде, шуннан йокылы тавыш белән: – Ярый, яз, – диде канәгатьсез генә. – Дәүләт теле иттеләр дә, «русча белмим»гә сылтап, башкорты башкортча, татары татарча язарга тырыша. Монда укый белгән кеше юк, русча кирәк, дисәң, алайса, ни өчен башкорт телен дәүләт теле иттек, конституцион хокукны бозасыз, дип кенә җибәрәләр. – Монысын өлкән лейтенант әллә үзалдына сөйләнде, әллә аңа әйтте - Тимергали карт аңламады. Ни дип язарга белми озак азапланды танкист. Өлкән лейтенант янә бер-ике әйтеп кабаландыргач, шикәрдәй ап-ак кәгазь уртасына бер-берсенә ялганмаган, кәкре-бөкре эре хәрефләр белән өч сүз язды: «Башкача тәртип бозмам». Аска фамилиясен өстәде, числоны куйды. Өлкән лейтенант кәгазьне алды да битараф кына күз йөгертте, шуннан: «Синнән нәрсә көтәсең инде», – дигәндәй, кулын селтәде, кәгазьне калын кенәгә арасына тыкты. – Дүрт ягың кыйбла, тик бүтәнчә эләкмә, мин сине гел генә чыгарып утырмам, – диде, усал итеп. Күсе күзләре картны гүя үтәли тишеп бораулады. – Төшендеңме, танкист? Аннан, ул – минем танк, дип саташма. Синеке түгел ул. – Баскычны алырга ярыймы? – Ярамый! – Өлкән лейтенантның тавышында тимер зыңы ишетелде. – Син әпәт менәргә чамалыйсыңмы? Карт җавап бирмәде. Борылды да, авыр атлап, ишеккә таба юнәлде. Үзе, котылдым шикелле, соңгы плацдарм әле исән калды, дип шатланды. Баскычы – ерунда, яңадан эшләр дә алыр, монысы кыскарак та иде барыбер. Баскычын күргәч, шулай да җаны көйде: ничә көнлек хезмәте юкка чыкты, хәерсез. Көннәр тәмам язга авышты. Апрель туды. Кар башына җитә торган әче җил исә. Милициягә эләккәннән соң, танкист атна чамасы под- валында кунып йөрде дә яңа баскыч эшләргә булды. Кирәк тирәкне ега, ди. Бау, кадак-фәлән юллап, Үзәк базарга сугылды. Теләнү, шешә эзләү уенда да юк, бар теләге – баскыч юнәтү. Каршында кинәт тагын теге ике йолкыш пәйда булды. Ике яктан кысрыклап, кеше бик йөрмәгән почмакка алып киттеләр. Карт: «Туктагыз, мин бит базар аша үтеп кенә барам», – дип әйтеп-ялварып караса да туктамадылар, сөйрәүләрен белделәр. – Базар – безнең территория, нигә киләсең һаман, орденлы бомж? Берсе эченә китереп сукты, икенчесе аягына типте. Авыртуга түзә алмый, карт егылды. Тегеләр йөгерә-атлый качты. Тимергали карт байтак ятты кузгала алмый. Сызлану аралаш ул яныннан үткән кешеләрнең «алкаш», «бомж» дигәннәрен дә, «мескен, үлә бит» дип жәлләгәннәрен дә, «илне нинди чиккә китереп терәде бу җитәкчеләр» дип төкеренгәннәрен дә ишетеп ятты. Жәлләсәләр дә, ачулансалар да, илне, ил җитәкчеләрен сүксәләр дә, аяк астында яткан карт сукбайның үз хәле – берәү дә ярдәм кулы сузмаячак. Айкала-чайкала калкынды да аксый-туксый атлап китте һәм подвалына көчкә барып ауды. Ул, авыртынып-сызланып, берничә тәүлек ятты өнендә, каты-коты кимереп. Әзрәк хәл кергәндәй булгач, тагы баскыч әтмәлләргә тотынды. Урыс дустын ярдәмгә эндәште, икәүләп эшләделәр. Анысы танкистның шушы арада йончуын күреп бик пошынды. Эш беткәч, боек кына хушлаштылар, нидер сизенделәр… Яңа баскыч әзер булгач, Тимергали карт подвалда булган бөтен кием-салымын төйнәде, ныклап күз бәйләнеп, урамда кеше өзелгәч, паркка таба атлады. Бу юлы бик өрекми атлады, тирә-ягына да каранмады. Тотып утыртып куйсалар да, әлеге ише тукмасалар да, аңа барыбер хәзер. Эт көнендә яшәүдән арыды ул, бизде, гомумән, яшәүнең бер мәгънәсен дә күрми башлады, чөнки аның хәзер беркемгә дә кирәге юк: кызына да, җәмгыятькә дә… Баскычын постаментка сөяде, зур гына төенчеген аркасына асты, кабаланмый гына менде (бу баскычын тап-таман гына итеп эшләгән икән). Люкны ачып, эчкә төште, май шәмен кабызды, алып менгән кием-салымын таратып, кигәнен киде, кимәгәнен астына җәйде. Шуннан ятты. Ятуы булды – әллә көне буе авыртынып йөрүе, әллә аруы җиткән иде – оеп та китте. Тагын төш күрде – теге төшнең гыйбрәтле дәвамы. Ул, йөгерә-чаба, әллә күпме танклар арасыннан үзенекен чак эзләп тапты. Иптәшләре дүрт күз белән аны көткән – ял вакыты беткән, кузгалырга боерык бирелгән. Тимергали йөгереп килгән уңайга танкка сикереп менде. Игътибар итсә, танкларның номерлары төрлечә, аларныкы гына – «555»… Ә кияве, кияве генә дисең, хәрби комиссариаттагы капитан да, милиция өлкән лейтенанты да ышанмаган була танкның аныкы икәненә. Үзенеке, нәкъ үзенеке!.. Тимергали карт водитель урынына утырды. Машинаны кабызды. Гажәп: ул шундук дигәндәй кабынды. Бөтен приборлар да үз урынында һәм төгәл эшли. Двигательне бераз кыздыргач, иң түбән тизлеккә салып, җай гына кузгатып карады, кузгалды, тик биек постаменттан машинаны ничек төшерергә соң? Жимертеп караса? Һәм шулай итте дә Тимергали карт: танкны бер алга, бер артка биреп, тәүдә гусеницаны бәйләгән тросларны өздерде, аннан урынында гына бөтерелеп, постаментны җимерергә тотынды. Бераздан таш, бетон ваклана, ватыла башлады, чит-читеннән зур гына берничә кисәк актарылып төште. Әйләндерә торгач, постамент тәмам какшады, нигезе җимерелеп җәелеп китте, һәм танк, әйләнгән көе, таш, бетон өеме белән бергә җай гына аска шуарга тотынды. Тимергали икенче тизлеккә салды – танк алга ыргылды. Карт иң беренче нәүбәттә кызы белән киявенә сугылырга булды. Йортлары янына барып, көпшәне аларның тәрәзәсенә терәп, радио аша: «Гөлсем, чык, бу – мин, әтиең», – диде. Ярты минут та үтмәде, кызы, аның артыннан мышнак кияве, Азат белән Руслан подъезд алдына чыгып та бастылар. «Әти, кайда йөрисең син?» – дип кычкырып җибәрде Гөлсем, еламсырап. «Ярар, артистланма! – диде Тимергали катгый гына. – Син минем өйне саткансың икән. Кемнән сорадың?» – «Әти, гафу ит, мин…» – дип бутала кызы, ничек акланырга белми, яклау эзләп, кызы бер иренә, бер балаларына карый. Бәләкәй оныгы Руслан: «Әйттем мин сезгә, картәтинең танкы дип, ә сез ышанмадыгыз, әнә бит биш йөз илле биш саны!» – дип сөрәнли. Мышнак кияве аны үзенең артына яшерергә тырыша. Ә олы оныгы Азат гаепле төс белән читтәрәк тора һәм: «Картәти, сукканым өчен гафу ит, әнинең теге илле сум акчасын да мин алган идем, аның өчен дә гафу ит», – ди, елардай булып. «Әти, әйдә, керик өйгә», – ди кызы, әмма Тимергали катгый баш тарта: «Юк инде, Гөлсем, әтиеңә мөнәсәбәтеңне күрсәттең, кермим, авылга кайтам, син саткан йортымны кире алырга кирәк», – дип җаваплый. Танкын, урынында зыр әйләндереп, кирегә бора да хәрби комиссариатка юнәлә. Барып җиткәч, радиодан: «Унберенче кабинеттагы капитан хәзер үк монда чыксын!» – дип боера. Симез, йоп-йомры битендә күзе, танавы чак беленгән капитан пәйда була, әйтерсең Тимергалинең килүен көтеп кенә утырган. «Жиңү паркындагы танк чынлап та сезнеке икән. Ачыкладым. Гафу итегез, теге чак белми идем», – ди капитан. Үзе бер честь бирә, бер кулын күтәрә. «Бу тыл күсесен типкәләп китик, сугыштан качып утырып, ничек симергән», – ди Кондратьев. «Яшәсен», – дип җаваплый Тимергали һәм танкын кирегә бора. Юлда аны милиция бүлегенә тотып китергән ике яшь сержант очрый. Алар, таяктай катып, честь биреп кала. Бармак яный аларга танкист. Юл буе халык. Араларында милиция дә, хәрбиләр дә бар. Әмма аңа каршы чыгучы, туктарга кушучы юк, киресенчә, күпләр, теләктәшлек белдереп, кул болгый, көлә, шатлана. Кеше арасында Тимергали трамвайда карбызын ваткан һәм ачуланып эченә төрткән чибәр хатынны, «шәһәрдә башкорт күбәйде» дип канәгатьсезлек белдергән ирне шәйли. Бер урам почмагында милиция өлкән лейтенанты честь биреп кала. Базар яныннан үткәндә, аны берничә тапкыр тукмап, төенчек-токчайларын, орден-медальләрен тартып алган ике йолкыш тап була. Берсе җан-фәрман качарга тотына, икенчесе түш кесәсеннән Тимергалинең орден, медальләрен тартып чыгара. Туктый танкист һәм тегенең кулыннан бүләкләрен алып түшенә беркетә. Тимергали танкны авыл ягына бора. Тик иптәшләре туктата да, юк, без синең белән бара алмыйбыз, кайтырга кирәк, дип төшеп кала. Танкист алар белән хушлаша. Ул ашыга, аңа, караңгы төшкәнче, авылына кайтып җитәргә кирәк. Шуңа да, шәһәрне чыгу белән, тизлекне күпкә арттыра. Ул юлда туры килгән авылларны урап уза, елгаларны кичә, тауларны үтә, куаклыклар, урманнар арасыннан юл яра һәм, кояш баеганчы, авылына барыбер дә кайтып җитеп өлгерә. Башнясына тиклем пычранган танкын капка төбенә туктатты да, люкны ачып, байтактан бирле күрмәгән өенә, каралты-курасына карап торды. Болай бернәрсә дә үзгәрмәгән сымак. Ныклап кулы тияргә дә өлгермәгәндер Кәрам малаеның. Шуннан радиосын алды да: «Егет, чык әле, сүз бар», – дип эндәште. Көттерми генә, өйдән яшь ир килеп чыкты. – Син нишләп минем өйдә торасың әле? – диде танкист, катгый гына итеп. – Нишләп дип, сатып алгач торам инде. – Аның бит хуҗасы мин! – Гөлсем ападан, Тимергали бабай өен сатканны беләме, аның рөхсәте бармы дип, кабат-кабат сорадым… – Гөлсемнең йортны сатарга хокукы юк иде. Ул сиңа миннән бернинди дә справка, ышаныч кәгазе алып килмәде. Шулай булгач, минем үз кулларым белән салып кергән йортымны кире алырга тулы хакым бар. – Ә мин нишлим? Егетнең тавышы көчсез генә чыкты, тирә-ягына карап, кемнәндер яклау эзләде. – Ансын белмим. Әлегә әтиеңә күч, аннан берәр нәрсә уйларсың. Тимергали, танк эченә төшеп, люкны шап иттереп япты да көпшәне өйгә төзәде – Кәрам малае тәүдә аның бу кыланмышын аңламады, җыелып килгән кеше кычкырыша башлагач кына, эшнең җитди икәненә төшенде – калтыранып китте, нигәдер кулларын күтәрде, шуннан кинәт борылды да ишеккә ташланды. Күп тә үтми, аның булган бар мөлкәте, чыгарылып, капка төбенә өелгән иде. Тимергали танкын урынында гына йөз сиксән градуска борды да арты белән ихатага кертеп утыртты. Моторын сүндерде, чыкты, шлемын, комбинезонын салды, гимнастёркасындагы орден-медальләрен сыйпады. Кабаланмый гына төшеп, болдырына аяк басты, үз нигезен, үз тылын кайтарып ала алуына куанып, канәгать көрсенде дә: «Саумы, өем, мин кайттым! Моннан соң, сине калдырып, беркайда да китү юк», – дип, учы белән стенага сукты…   Чираттагы Жиңү бәйрәме алдыннан парктагы танкны буяу өчен, ике кеше постаментка менде. Әлбәттә, агач баскыч ярдәмендә түгел, автокран мендерде. Шунда алар танк астында яткан баскычка, арканга игътибар итте. Аптыраштылар да, танк өстенә менеп, люкка күз салдылар. Гаҗәп: сварка белән ябыштырылган урыны кубарылган! Буяучыларның берсе, куркып кына, люкны күтәрде, икенчесе үрелеп эчкә карады. Карады да, коты алынып, башын тартып алды. Бераздан икәүләп башларын тыктылар һәм шундый күренешкә шаһит булдылар: эчтә, куллары белән рычагларга нык ябышып, җансыз күзләрен туры, чал башын горур тотып, бер карт утыра иде…   Freepik.com       (Дәвамы бар.)     Freepik.com     * * * – Бабай, ә сез әби белән ничек таныштыгыз? – Интернет аша. – Ул заманда Интернет булмаган бит! – Тукта, ә кайсы әбине соравың?   * * * – Оныгың туган икән. Котлыйм! – Әйе, оныклар ясарлык кына хәл бар әле!   * * * –Син шушы кыяфәттә клубка чыктыңмы? – Әйе, әби. – Ярый, киен дә йокларга ят!   * * * Ике ана сөйләшә: – Син укучы улыңның өйгә бирелгән эшләрен эшләдеңме? – Әйе. – Күчерергә бир әле!   * * * – Барысын да ташладым. – Ничек инде? – Эчүне дә, тартуны да, хатынны да. – Ә хатыныңны ник ташладың? – Эчмәгән, тартмаган әйбәт иргә лаек түгел ул.   Коръән һәм Мәхәммәт пәйгамбәр хуплаган җимешләр   Хөрмә (финик)   Хөрмә организмның төрле чирләргә, инфекцияләргә каршы тору көчен арттыра, күзәнәкләрнең яңаруын яхшырта, аруны, ачыгуны бетерә. Пәйгамбәребез финикны йөрәк авыруларына каршы дару буларак кулланырга киңәш иткән: җимештә калий күп. Белгечләр әйтүенчә, финикта шулай ук яман шешнең үсешен тоткарлау көченә ия мөһим элементлар бар. Җимеш кальцийга бай, димәк, сөякләрнең ныгуына булышлык итә. Шулай ук күрү сәләтен яхшырта. Бүгенге галимнәр раславынча, бер хөрмә һәм бер стакан сөт кеше организмының туклыклы матдәләргә көндәлек ихтыяҗын тулысынча тәэмин итә.   Бал   Әгәр дә кеше  бу ризыкны ашый икән, ашказанына меңләгән дару керә һәм миллионлаган авыру чыгып китә. Бакыйлыкка күчкәннең эчендә бал бар икән, аңа ут тимәс, ягъни тамукта янмас. Пәйгамбәребезнең шушындый гадәте булган: ач карынга бал салынган су эчкән. Бу алым ашказанны ныгыту, аппетитны күтәрү, тынычлык өчен әйбәт.     Банан   Мәгълүм булуынча, банан туклыклы булуы белән билгеле, аның 75 процентын су, калган өлешен аксым, май, калий, углеводлар тәшкил итә. Бу җимеш – күп авырудан дәва, аеруча тән температурасы күтәрелгәндә, ашказаны эшчәнлеге бозылганда ярдәм итә. Банан шулай ук кан басымын төшерү, аллергиядан котылу өчен кулланыла. Җимештә В витамины күп. Мәгълүм булуынча, организмга ул җитмәсә, кеше тиз арый, кызып китә, йоклый алмый интегә, кан басымы түбән була. Шул ук вакытта бөердә таш барлыкка килүе, тиренең начарлануы мөмкин.     Йөзем   Йөзем витаминга, минераль матдәләргә бай иң кыйммәтле җимешләрнең берсе санала. Аның 20-25 проценты глюкозадан тора, шунлыктан йөзем авыр физик һәм акыл көчергәнеше кичергән кешеләр өчен аеруча файдалы. Йөземдә шулай ук тимер күп. Тикшерүләр күрсәтүенчә, виноград составындагы кайбер химик бәйләнешләр яман шеш барлыкка килү хәвефен киметә.   Инҗир Инҗир фосфор, кальций, тимер, калий, магнийга, шулай ук А, В, В, В, B6, С витаминнарына бай. Шул сәбәпле җимеш физик һәм акыл эшенә күп көч салган кешегә тиз арада яңа көч өсти. Шул ук вакытта инҗир мускулларга һәм нерв системасына уңай йогынты ясый. Ул минералларга бик бай. Бу җимешне даими кулланган кеше бер вакытта да йөрәк-кан тамырлары авыруына зарланмас.   Су    Аны аерым йотымнарга бүлеп эчегез. Кабалану бавыр авыруына китерә.       Кара миләш хәтерне яхшырта   Бакчачыларның күпчелеге кара миләш үстермичә калмый. Тирә-якка җәелеп утыручы бу куакны, матурлыгыннан һәм чыдамлыгыннан тыш, җимешләре бик файдалы булган өчен яраталар. Кара миләшне “арония” дип тә йөртәләр. Аның җимешләре кызыл миләшнекенә охшаш, тик тәме белән аерыла: баллырак, авызны бөрештерә. Кара миләш, аскорбин кислотасына бик бай булмаса да, аңарда В, РР, Е витаминнары, тимер, марганец, йод һәм башка микроэлементлар аеруча күп. Яңа гына җыелган җимешләр Р витамины җитмәгәндә, гипертония авыруы белән бәйле башка төр чирләрне кисәтү өчен кулланыла. Арониянең җимешләрен көненә өч тапкыр 100 грамм чамасы ашарга кирәк. Дәвалау курсын 10 көннән бер айга кадәр дәвам итәргә мөмкин. Гипертонияне дәвалау өчен кара миләш суты файдалы: ике атна буе көненә өчәр тапкыр яртышар стакан эчәргә кирәк. Халык медицинасында бу җимешнең сутын тән пешү очракларында да кулланалар. Арония – склерозга каршы яхшы дәва, кандагы холестеринны киметергә ярдәм итә. Кара миләшнең башка чирләрдән дә дәвасы бар, ди белгечләр. Яңа җыелган җимешләре һәм суты аппетитны ача, ашказанындагы ачылыкны арттыра, шуңа да ул аеруча файдалы.     Фәкыйрьлектән бөеклеккә   Голливуд йолдызы Чарльз Бронсон һәм аның кызы Зөләйха турында.   1921 елның 3 ноябрендә Эренфелд шахтерлар бистәсендә (Пенсильвания штаты, АКШ) эмигрантлар – Литва татарлары (аларны күбрәк “Польша-Литва татарлары” дип йөртәләр) гаиләсендә Каролис исемле малай туа. Соңрак ул бөтен дөньяга Чарльз Бронсон исеме белән боевиклар һәм вестерннар йолдызы буларак таныла. Аны, хаклы рәвештә, егерменче гасырның иң бөек актерларының берсе, диләр. Ул 100дән артык картинада төшкән һәм “Большой побег”, “Однажды на Диком Западе” һәм “Великолепная семерка” фильмнарындагы рольләре аша аны бөтен дөнья белә. “Однажды на Диком Западе” вестернының режиссеры Серджио Леоне Бронсонны кайчан да булса үзе белән эшләгән иң бөек актер дип атый. Бу урында кайбер тарихи мәгълүмат китерү урынлы булыр. Польша-Литва татарлары дөньяның төрле кыйтгаларына сибелгән. Аларның гомум санын хәзерге вакытта ачыклау авыр, ә менә 10 меңнән артык кешенең – Белоруссиядә, 4 мең чамасы – Литвада, 5 меңнән күбрәк татарның Польшада яшәве билгеле. Литва территориясенә татарларның күченүе бөек Литва кенәзе Витовт (1392-1430) белән бәйле. Кенәзлекне баскынчылардан саклау өчен Витовт Алтын Урда ханы Туктамыш гаскәрләре ярдәменә таяна. Ханның улы Жәләлетдин, мәсәлән, кенәзгә хезмәт итә. Польша-Литва татарлары берлеге XIV йөз ахырында Бөек Литва кенәзлеге территориясендә, башлыча, чыгышлары Алтын Урдадан булган кешеләр, соңрак Олы Урдадан һәм Нугай Урдасыннан, Кырым ханлыгыннан чыгучылар хисабына оеша башлый. Ул вакытта Җәләлетдин хан җитәкчелегендәге татар гаскәре Тевтон орденына каршы сугышта катнаша. XVI-XVII йөзләр чигендә Польша-Литва татарлары этник телләрен югалта, поляк яисә урыс теленә күчәләр. Шулай да үзләренең традицион диннәрен – Ислам динен саклап калалар, моңа Польша корольләренең дин иреген тану сәясәте дә булышлык итә. Беренче Бөтендөнья сугышы алдыннан Русия армиясендә Польша-Литва татарларыннан 20гә якын генерал хезмәт итә (Х. Базаревский, Т. Беляк, К. Бицутко, С. Вильчыньский, Я. Давидович, С. Б. Крычыньский, А. Мильковский, Абу Талиб Мөхлә, Ю. Полтожыцкий, А. Романович, С. Соболевский, М. Сулькевич, И. Тальковский, А. Туган-Барановский, Я. Юзефович, Ю. Якубовский, Х. Янушевский h.б.). Польша-Литва татарларының дини һәм иҗтимагый-мәдәни үзәкләре Вильно (Вильнюс), Варшава шәһәрләрендә эшләп килә, анда “Рочник татарски” бюллетене, “Жиче татарске”, “Пшеглонд исламски” (“Исламча күзәтү”) фәнни-популяр журналлары басылып чыга. Речь Посполита мөселман дини берлеге, Речь Посполита татарларының мәдәни-мәгърифәтчелек берлеге, Польша-Литва татарлары мөфтияте эшли. Татарларның күбесе поляк һәм урыс телләрендә сөйләшүгә күчсә дә, аларның милли үзаңы көчле була. Алар дини китаплар белән бергә борынгы төрки әдәбият үрнәкләрен славян телләрендә гарәп хәрефләре белән язып саклаганнар. Әйткәндәй, Польша әдәбияты классигы Генрик Сенкевичның тамырлары да татар нәселеннән. 2010 елның 25 ноябрендә Польшаның Гданьск шәһәрендә татарларга һәйкәл ачу тантанасы булды. Атка атланган татар сугышчысы – Улан сыныннан гыйбарәт монумент Польша-Литва дәүләтенең Грюнвальд сугышында тарихи җиңүенең 600 еллыгы уңаеннан төзелгән. Полякларга тарихи җиңүгә ирешергә ул чакта татар сугышчылары ярдәм итә. Татарларның каһарманлыгына рәхмәт йөзеннән Польша дәүләте әлеге һәйкәлне төзү башлангычы белән чыкты. Һәйкәлне ачуга багышланган тантаналарда Польша Президенты Бронислав Комаровски катнашты. Аның әнисе Ядвига Коморовская әтисенең татар булуы белән горурлануын белдерде. …Чарльз Бронсон үзенең төрки тамырлары белән горурланган. Аның (тәрбиягә алганнары белән бергә) җиде баласы була. Үзе әйтүенчә, иң яраткан кызы Зөләйха исемле. Актер бала чакта коточкыч фәкыйрьлекне дә күрә, Икенче Бөтендөнья сугышында катнаша, актерлык карьерасын беркемнән бернинди ярдәмсез башлап җибәрә, ә аннары табигый таланты, максатчанлыгы һәм үҗәтлеге нәтиҗәсендә бөтен дөньяга танылуга ирешә. 2003 елда актер вафат булды. Үз гомерендә ул шактый байлык туплаган (68 миллион доллар) һәм васыятьнамәсендә беркемне дә мәхрүм калдырмаган. Әмма үз байлыгының күп өлешен һәм Вермонттагы шәхси ранчосын Чарльз Бронсон яраткан кызы Зөләйхага калдырган. Зөлөйха – гарәпләрдән кергән татар исеме. Зөләйха исемле хатын-кыз Коръәндәге Йосыф сүрәсендә искә алына. Исемнең мәгънәсе – сәламәт, матур, якын туган. Урта гасыр ядкарьләреннән төрки әдәбият тарихына Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф”ы кебек тирәнтен тоташкан бүтән әсәр юктыр. Татар халкы аны “Йосыф китабы” дип йөртә. Йосыф һәм Зөләйха мисалында мәхәббәткә һәм гаилә бәхетенә юлның намус һәм сафлык аша салынуы сурәтләнә. Әсәр туганнар арасындагы ызгыш-талашлардан читтә торырга өнди. Гомумән, татар халкы әлеге әсәрне беркайчан да онытмый. Бөек актер да балачактан “Йосыф китабы”н тыңлап үскәндер, мөгаен. Шуңа күрә, кызына сәламәт, матур тормыш, туган җанлылык теләп, “Зөләйха” дип исем кушкандыр…   Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.   Нәҗибә ӘМИНЕВА   Кич инде   Бар гомерне йотып барган дәрья ул, Бар гомернең котын алган дәрья ул!   Нурия ИЗМАЙЛОВА.   Кайнарланып давылларга Тәрәзә ачмыйм инде. Януыма түзә алмый, Шигырь дә язмыйм инде.   Булды инде, үтте инде, Бар дәрьялар кичелде. Шәфәкъ кенә офыгымда – Кояш баткан, кич инде.   Тоям сабырсыз дулкыннар Аягымны юганын. Алда шаулый соңгы дәрья, Каршы яры юк аның…     Шөкер!   Хәлләремне аңлап, утаклашып, Күңелемдә шигырь яшьнидер… К үңелендә шигырь яралмаган Бәхетләрдә ничек яшидер?!   Һәм кайгылар Минем генә түгел, Башканың да эчен өзәдер… Йөрәгендә шигырь яралмаган Кайгыларга ничек түзәдер?!   Тик яралу – әле язылу түгел – Язылмаган чагың күп, шигырь… Язылмаган чагың күп булса да, Яралмаган чагың юк, шөкер!…     Яшәргә генә   Бу җиргә язгы ләйсәндә Коенырга дип килдем. Давылда имәннәренә Сыенырга дип килдем.   Яратып яратылам дип, Янып-көям дип килдем. Нәфрәтләнәм кайчак, әмма Бары сөям дип килдем.   Гөлләр иснәргә, җимешләр Тәмен тәмләргә килдем. Үзем матурланырга һәм Җирне ямьләргә килдем.   Матурлыкка, яхшылыкка Кушылып эрергә килдем. Сүз табалсам, тормыш ямен Әйтеп бирергә килдем.   Сүз тапмасам, "Аһ!" дип өзелеп Дәшәргә генә килдем. Әллә ни көтмәгез, җиргә Яшәргә генә килдем.   Тамара ГАНИЕВА   Туган җирем   Шомыртларның сут төйнәгән мәле, Имәнлекләр – серле күләгә. Әнә кошчык, Таулар итәгендә Җемелдәшеп торган нурлар кебек Җәй яңгыры биеп кинәнә.   Бит юам дип җәйге тамчыларда, Мин җилдерәм җилләр ялында. Яңгыр дигәннәрем – Аяз денья, Җилбәзәктәй тимгел каеннар.   Әйтерсең дә аксыл күлмәкләрен Тубыгына тиклем күтәргән Сылу кызлар яшел су коена, Кояш күзләп тора күкләрдән. Каенлыктан берәү җырлап килә, Күзләрендә серле сабырлык. Туган җирем! Мәхәббәтем минем! Моңнарыңны әйтмимен дә инде, Куеннарың һуштан язарлык.     Минем дөньям   Кызым минем җәйгор төсләрендә: Хыяллары – зәңгәр, Караш – гәүһәр, Үзе сөт, бал, чәчкә исләрендә, Таңгы чишмә булып чыңлый җаны – Кызым минем җәйгор төсләрендә.   Әнкәм минем җирнең төсләрендә: Уй – карурман, Йөрәк – чаган, Үзе басу, икмәк исләрендә, Моңлы курай булып сызыла җаны – Әнкәм минем җирнең төсләрендә.   Ярым минем күкнең төсләрендә: Тойгы – буран, Күзләр – җиһан, Исерткеч тә һава исләрендә, Бөркет булып чыңлый горур җаны Ярым үзе күкнең төсләрендә.   Дөнья минем күзем төсләрендә: Әнкәм, Балам, Ярым сыны булып, Җылынып кына яши эчләремдә.     Гомер жанрлары   Мәхәббәтнең асыл нурларыннан Дөнья безгә чатыр корган. Шук елмая гөлләр, Янәсе дә, Күз алдында – Роман, Роман!   Казан асам икебезгә диеп, Балта ал да, җаным, Син йорт бура. Берчә зыңлый зәңгәр бокалыбыз, Берчә савыт-саба. Дөнья көтү – Драма, Драма.   Мин өшимен учак яннарында. Ялгызлыктан бөгеләм – Парлы көйгә. Мәхәббәтем үтте. Яшиселәр күпме… Трагедия, Трагедия…         Әнәс САФУАНОВ   Таныш очучы   Умарталар карап йөрим. Көн аяз, тын. Тирә-ягымда умарта кортлары безелди, куаклыкта кошлар сайрый, агач башында кәккүк кычкыра. Хозурланып, тирә-ягыма, күккә карыйм. Күрәм, түбәннән генә бер самолет очып бара. Минем турга җиткәч: “Привет, Михаил!” – дигәнгә, ныклабрак карасам, – бергә хезмәт иткән майор-летчик икән. “Привет! Как дела?” дигәнче, үтеп тә китте.   Аптыраттым     Безне эшалун белән икенче фронтка күчерергә тиешләр иде. Мин, шәһәрдә марҗалар белән типтереп йөреп, поездга соңга калганмын. “Все, мәйтәм, бетте баш! Трибунал!” Аталар… Бер выход табарга кирәк. Кайгырып утырып эш чыкмас. Комендатурага эләксәң, соң була. Сугыш чоры. Как дезертир, сорап та тормый, аталар. Ерак түгел аэродром бар иде. Киттем шунда. Барып, тиз генә аэродром директорын таптым да, хәлне аңлатып, йөз сум акча, полный сухой паек төрттем тегеңә. Жор егет икән, аптырап тормады. Үтеп барган бер самолетны туктатып төшерде дә, мине утыртып җибәрде. Безнекеләр килеп төшкәндә, мин инде чәстә иркенләп, рәхәтләнеп чәй эчеп утырам. Ну аптырадыла-а-ар! Чын!   Салам ягып   Салам ягып  Берлинны алдык. Сугыш бетте. Туды-сюды алты ай үтте. Кайтыр якка юл тоттык. Күңелдә – җиңү шатлыгы, йөрәктә туган якка ашкыну. Мең фажигәләр белән кайтабыз. Чишмәгә җитәрәк, поезд әкренәя башлады. Ну, хыт этеп аппар инде! Йөрәк ашкына, йөрәк ярсый. Сагындырган бит, үтереп туган якларга кайтып җитәсе килә. Бәй, биш елдан артык вакыт үтте бит инде туган авылдан киткәнгә. Түзмәдем, киттем машинист янына. “Браток! – дим, – нилзә быстрей, ә!” “Какуй-такуй быстро, – ди бу, уфтанып, – озакламый бөтенләй туктаячакбыз. Ягарга гүпчим дә күмер калмады”. Аяз көн, җир туң, кар юк. Пошаманга төшеп, тирә-ягыма карыйм. Тирә-як – ачык ялан. Бер якта тигез басу. Басуларда салам эскертләре тезелеп тора. Кинәт башыма якты уй, чаткылы фикер килде. Ул яктан мине беләсез инде. Акыллы фикер дигәндә… Бу юлы да шулай булды инде. “Бор, – мәйтәм, – поездны шул басуга! Әнә сиңа ягулык! Без заманында салам ягып кыш чыккан кешеләр!” Борылып кереп салам төядек тә, салам яга-яга, җилдердек туган якка. Ә дигәнче Туймазыда идек инде. Чын! Ышанмасагыз, Жәрәмкә аксак Хөснидән барып сорагыз. Ул да эшалунда иде.     Яралану   Бервакыт шулай атакага барабыз. Фронтовой йөз граммны салып алгач, күзгә ак-кара күренми. Ур-р-а-а! Алга-а! Кинәт  янымда гына эснәрәд шартламасынмы! Үзем бер якка мәтәлдем, каскам икенче якка очты. Тереме мин, үлеме? Ранин түгелме? Капшап карыйм – бар җирем дә исән. Аллага шөкер! Башымны тотып карыйм – кан-мазар күренми. Но кулга ниндидер ак әйбер ябешә. Ныклап карасам, башым ярылып, баш мием ага икән. Иркенләп бәйләп торырга вакыт юк. Якын-тирәдә санитар да күренми. Алга барырга кирәк. Мин, үзегез беләсез, бик чәмле кеше бит инде. Тиз генә кесәдән тәмәке төрә торган кәгазь алдым да, төкерекләп “ләчт” җәрәхәт өстенә, ябештереп куйдым и дәлше, вперед! Менә шул җәрәхәт эзе. Ышанмасагыз, карагыз!   Абзардагы җәен   Хәтерегездәме, бер елны авылны су басты? Халыкны коткарырга Кандрадан вертолет та килде. Кемнең мал-туары акты, кемнеке өелгән тирес өстенә менеп калды. Менә шул елны булды инде бу кеше ышанмас хәл. Су басудан исән-сау калгач, сыерны абзарга кертеп кенә булмый бит. Иснәнә, ат шикелле пошкыра, нәрсәдәндер курка. Кереп карыйм – утлыкта ниндидер гәүдә кыймылдаган кебек. Әй, мин әйтәм, теге алкаш Әптерәй кереп йоклагандыр, берәр эт-мазар кысылгандыр. Алай дисәң, чыелдар иде, дим. Ныклабрак карасам, – утлыкта митыр җарымлы җәен ята. Әкрен генә койрыгын селкетә. Үзегез беләсез, җәен бик пошаманга кала торган жанвар түгел бит инде. Авызын ачып- ябып, сабыр гына ята бирә. Алай дисәң дә инде, сабыр итми кая барасың, әйләнә-тирәдә су юк, ишшу, җитмәсә, утлыкта ята. Кая барсын инде! Мәхлук! Ышансагыз, әй! Ите бер ай ашарга җитте. Бер чиләк икрасы чыкты. Мин үзем дә, җиңгәгез дә икра яратмыйбыз бит. Икрасын, эчәк-бавырларын кош-кортларга бирдек. Ну, үрдәкләр симерде, малай! Түлке итләреннән балык тәме килде, каһәрең! Аның каравы, үрдәк шулпасы белән пополам уха ашадык. Әйе, чын! “Ни эшләп әле сыер абзарына җәен кергән?” – дисезме? И-и, шуны да төшенмисезме? Менә, әйтегез әле, нигә элек-электән сыерларны суга кертеп тупларга киңәш итмиләр, ә? Бер елны сыер көтүчесен шуның өчен генә эшеннән кудылар бит. Бәй, черки-кигәвеннән коткарам, дип, бөтен сыерларны елгага кертеп  туплаган. Рәхәт дөнья – үзе күләгәдә йоклый, сыерлар суда күшәп ята. Түлке шул көнне сыерларның җиленнәре буш кайткан. Ышансагыз әгәр, бер грамм сөтләре юк икән. Барысына да көтүче белән җәеннәр гаепле. Чөнки җәен балыгы ифрат та сөт ярата икән. Сөт исенә елгадагы бар җәеннәр җыелганнар да, вич, барлык сыерларны имеп чыкканнар. Ул заманда бар кешенең төп ризыгы сөт тә бәрәңге бит инде. Барысы да сөтсез калган. Кумый, куалар кәнишне. Менә теге җәен дә, су таралудан файдаланып, сөт иснәнеп килеп кергән дә инде. Керүен кергән дә, утлыктан чыга алмаган. Чы-ын! Өстә Чын+ баш сүз                       Марат КӘРИМОВ. Сиам игезәкләре. Юмореска   Картлар дөрес әйткән шул: һәр нәрсәнең үз чамасы бар. Хәтта шаярганда да чама кирәк. Бөтен бу хикмәтле маҗара әнә шул чама белмәүдән килеп чыкты да инде. Сөйләгәч–сөйләгәч, баштан башлыйм әле. Шулай җиңгәгез белән филармониягә көлке кичәсенә барган идек. Артистларның килештереп уйнавыннан көлә–көлә хәл бетте хәтта. Шул кичәнең шаукымы әллә безгә дә капты – шаярасы килеп тик тора. Кайтырга чыкканда да безне шат кәеф ташламады. Тукталышта торабыз көлешә–көлешә. Көлеп кенә эш бетми шул. Вакыт та соң. Үч иткәндәй, бер транспорт та юк. Җиңгәгез, үзегез беләсез, көязрәк, җиңелрәк киенгән, шуңа дер–дер калтырый башла– ды. Нишләмәк кирәк, итәге җирдән сөйрәлгән озын пальтомны икебезнең дә иңбашына салырга туры килде. Җиңгәгез тал кебек бит ул, икебезгә тап–таман булды бу пальто, җитмәсә, алдан төймәләрен дә эләктереп куйдым. Тән тәнгә терәлсә, җылы була икән. Моны яшьләр белмиләрдер әле. Җиңгәгезгә янә җан керде – шаярырга чамалый. – Менә ике башлы кеше булдык! – дип көлә бу. Ул арада яныбызга шып итеп такси килеп туктады. Без юлның уртарак өлешенә чыкканбыз, күрәсең, шофер тәрәзәсен ачты да: – Тапталып үләсегез киләмени? – дип җикеренде. Аннан абайлабрак карады бугай, тавышы йомшара төште: – Бәй,   Марат Кәримов, Сиам игезәкЛәре   көткәнлеге турында сүзне туктатып, ан– нан безне өйгә алып кайтуын үтендек. Шофер тиз риза булды. Тик ара–тирә артка карый да башын чайкап ала: – Менә мәзәк, сезнең бер башыгыз хатын–кызныкы, икенчесе ир–атныкы икән! – ди. – Табигатьнең шаяруы, – дим мин, шаркылдап көлүдән чак–чак тыелып. – Ә ничек… болай башларыгыз бер– берсе белән килешеп яшиме? – Килешми карасын, ул каршы сөйли башласа, мин аның авызын үбеп ябам, – ди җиңгәгез. Шофер ышангандай итә. – Анысы шулай, – ди. – Мин үзем дә, мәсәлән, хатын тузына башласа, чут– чут үбәргә тотынам. Шунда ук шым була да карават ягына карый башлый. Җиңгәгез мине чеметә. Ишетсен кола– гың, димәкче. – Бер уйлаганда, кешедә ике баш булуы шәбрәк тә, – дип, философиягә бирелә шоферыбыз. – Ни дисәң дә, бер баш – ярты баш, ике баш – бөтен баш. Киңәшләшүгә карата әйтелгәндер инде бу. Югыйсә, әнә тегендә утыручылар… – Ул бармагын югары күтәреп алды. – Шул барлы–юклы ярты башлары белән илне җитәкләмәкчеләр. Ярты баштан ни көтә– сең инде? Менә сиңа кирәк булса! Безнең бу шаяру сәясәт бушлыгына алып кереп бара түгелме соң? Тагы әллә нәрсәләргә кереп китүең бар. Тизрәк төшеп калу хәерле. Таксист һаман таксист булып кала икән. – Бер кеше өчен генә түлим, – дигән идем дә, риза булмады. – Юк, мин акчаны баш хакына алам! – диде катгый рәвештә. – Ә сездә, бер кеше булсагыз да, ике баш! Аны бәхилләштергәч, егылып ятып көл– дек. Бу көлүебезнең башы гына булган икән. Берничә көннән калада ике башлы кеше пәйда булуы турында хәбәр тарал– ды. Кемне генә алма, авызында шул сүз булды. Газеталар шундый сенсациядән читтә каламы?! Әлеге таксист белән ин– тервью басып чыгардылар. Ул, шул ике башлы кешене күрүче бердәнбер шаһит буларак, телевидение аша да чыгыш яса– ды. Бу шау–шуга галимнәр дә кушылды. Берәүләр мондый хәлнең булуы мөмкин икәнлеген язып чыктылар дәлил итеп, 140   ДисвИл рәтләүләргә маһир. Зәки нәрсә языйм икән тип аптырап йөрми, тагын йөз ел туктамый са да аның әйтәсе сүзе бетмәячәк. Эстәр– узсм д лык телим кордашка. әлеге таксист сымак, сиам игезәкләрен, ике башлы бозау тууын китерделәр. Икен– челәре исә таксистны психик яктан тик– шерүне таләп иттеләр. Әмма психологик анализлар таксистның нормаль кеше бу– луын күрсәттеләр. Бу сенсация интернет аша бөтен дөньяга таралган булып чык– ты. Тиздән Япония галимнәре, төрле при– борлар төяп, калабызга килеп төштеләр. Ике башлы кешене күрүчеләргә күп кенә акча вәгъдә иттеләр. Акча сүзен ишетеп, бөтен милиция аякка басты. Әмма, әлеге таксисттан башка, ике башлы кешене кү– рүче табылмады. Безнең җиңгәгез белән гөнаһсыз шая– руыбыз шундый шау–шу тудырганга баш– та көлеп карасак та, соңрак нигә шаяр– дык микән дигән көнгә төштек. Уеннан уймак чыгасын кем белгән! Көлке көлә килә, артыннан куа килә, дигәннәре шул буладыр инде. Шулай да вакыт үзенекен итте, әкрен– ләп–әкренләп бу шау–шу басылды. Гезата– лар башка сенсацияләргә күчтеләр. Шө– кер, алары безнең илдә көн дә буа буар– лык булып тора. Без онытылдык. Үзебез дә тынычландык. Әлеге мәхшәр булмаган да кебек тоела башлады. Әмәлгә калган– дай, теге вакыттагы артистлар тагы килгә– нен ишеткәч, янә филармониягә барасы иттек. Кайтышлый тагы такси туктатырга туры килде. Салон ишеген ачып керүгә, күзебез шар булды: безне өйгә алып кайт– кан таксист үзе! Ул да безне танып алды. – Ә–ә, сезне аердылармыни? – дип сүз башлады ул. – Бүген генә газетада укыган идем, кайсыдыр илдә, Кытайда бугай, сиам игезәкләренә операция яса– ганнар икән. Тик алар сезнең кебек түгел, бер җенестән булганнар. – Аннан өстәп куйды. – Кызганыч, кызганыч, илне җи– тәкләгән бер башлы кешеләрдән уңмадык. Ике башлылардан уңар идек, бәлки. Озак– ламый сайлаулар була, шунда кандидату– рагызны күрсәтсәгез, бөтен халык берта– выштан үзегезне президент итеп сайлар иде. Ике башлы президент! Ничек яңгы– рый, ә! Их, булмады инде болай булгач. – Ул, уфтанып, өметсез генә кулын сел– кеде. Шуны да әйтим, бу юлы да ул акчаны баш хакы буенча алды. Счетчигы эшләми икән… Башкортостан.       Фото:  samtatnews.ru             Күренекле шагыйрь, язучы, драматург Рафис Корбан (Рафис Харис улы Корбанов) Татарстанның Биектау  районы Кече Битаман авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында ала. Күршедәге Зур Битаман авылында урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә белем ала.  “Татарстан яшьләре”, “Әдәби җомга”, “Шәһри Казан”, “Заман” гәзитләре, “Салават күпере”, “Идел” журналы, Татарстан радиосында  редакцияләрендә, Татарстан китап нәшриятында эшли. 2012–2016 елларда Татарстан Язучылар берлеге рәисе була. Бүгенге көндә “Казан утлары” журналы редакциясендә проза бүлеген җитәкли.  Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шайхи Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр иясе.     "Кызыл таң"  12 сентябрь, 2025 ел   Бармак очына басыгыз!   Бу – бармактагы бик мөһим нокта. Аңа басып тору кан басымын төшерә, организмны нормага китерә. Баш шаулаудан туктый, күз аллары яктырып китә. Бу ысулны хәрби медицинада кулланалар. Ә анда дәвалау төрләре гадәтидән күпкә аерыла. Анда – экстремаль медицина. Бу мөһим нокта урта бармак очының йомшак ягында урнашкан. Аңа очлы предмет, мәсәлән, ручка белән 1 минут чамасы басып торырга кирәк. Шуннан соң кан басымы нормальләшә, баш авыртуы басыла. Үзеңне яхшы хис итә башлыйсың.   tr.pinterest.com (Дәвамы бар.)   Фото: russianartsfoundation.com     Freepik.com     Нишләмәк кирәк, адәм сөйли, язмыш көйли...     Фото: islamnews.ru               Шәфкать ГАНИЕВ. Мин сыер ыштули?     * * * Бервакыт ике телсез бер–берсен бүлдерә–бүлдерә бәхәсләшеп киләләр. Берсен беләм, күршем Саша, ул миңа бәхәснең сәбәбен анлатты да инде. Әйтергә кирәк: мин алар телен аңлыйм, әнинең абыйсы тумыштан телсез иде. Баксаң, футбол турында икән бәхәсләре. Әлбәттә, мин дә кушылдым. Күршем бераздан өенә кереп китте, ә без яңа танышым белән озак кына футбол яңалыклары белән уртаклаштык. Шулвакыт аны хатыны: «Җитәр инде, вакыт юк», – дип өенә чакырды. «Хәзер, яме, бу телсезгә бер нәрсәне генә анлатам да!» – диде «телсез» танышым… Ә без, чиләнә–чиләнә, телсезләр телендә аралаштык!   * * * Остановкада «Кофе с собой» киоскасы бар, «Каждый 6 кофе – бесплатно» дип тә язылган. Түзмәдем: «Әгәр бер кеше алты кофе алсамы?» – диеп сорадым. «Әйе!» – ди. Мин сыер ыштули?   Шәфкать ГАНИЕВ фотосы.       Шыгрым тулган автобуска кереп бастым, салонның бер почмагына. Урта яшьләрдәге бер ир–ат белән шул ук яшьләрдәге ханым кычкырып ачуланышалар. Мин рус телен яхшы гына белсәм дә, нәрсә бүлешкәннәрен аңламадым. Хатын–кыз аңа: «Вы что, мальчик что ли?» – дигән иде, тегесе югалып калмады: «Да! Хотите покажу!» – диде дә туктап калды. Ә без, пассажирлар, ни күрсәтер икән бу, дип көткәндә, паспортын чыгарып күрсәтте.   Малайга өч яшьләр тирәсе иде. Бик эссе көн. Ул мине «Эчәсем килә» дип аптырата, ә якын–тирәдәге туңдырмалар, соклар сата торган киоск янында су буе чират. Минем чиратта торасым килми, баланың түземсезләнеп, азаплап бетерәчәген беләм бит. Ләкин моны кечкенә балага аңлатып кара син! Аптырагач, үзенә акча тоттырдым да «Бар, алып кара» дип җибәрдем. Бераз чиратта басып торды да, чиратның алдына чыгып, су аласы килгәнлеген аңлата башлады бу. Тик аны беркем дә ишетми. Шуннан малай сатучы апа янына кечкенә генә тишектән кереп тә китте. Баксаң, сабый сатучының итәк астына ук кереп киткән икән! Каушавыннан, сатучы хатын егылып китте, ә малай, куркудан, кычкырып елый ук башлады. Малай тизрәк аңга килде, егылып яткан сатучының борын төбенә 100 сумын сузды да: «Миңа су кирәк!» – дип, үз кирәген искә төшерде.     * * * Мине әти, сигез яшьлек чагымда, күрше малае Дилүс белән тәмәке тарткан өчен каеш белән тәрбияләгән иде. Бик гарьләнгәнмен, күрәсең. «Үскәч кирәген бирермен әле» дип яздым да, бүрәнә ярыгына тыгып куйдым… Әтинең кырыгын уздырганда, искә төште бу язу. Эзләп табып алып укыдым, барысы да моңсу гына көлештеләр! Ә мин хәзер дә тартмыйм…         Аның белән каберең янәшә булмасын!   Шәфкать ГАНИЕВ. Каберләре янәшә   Чатан аяклы Гаяз абый Бөек Ватан сугышы ветераны иде. Ул авылда ун еллап яшәде. Каян безнең якларга килеп чыгу тарихын белмәсәм дә, сәбәбен әзрәк чамалый идем. Үземнең дә балалыктан үсмер чорга күчкән чагым. Күп нәрсә белән кызыксынырга яраткангамы, авыл читендә урнашкан су куу җайланмасы – водокачка янындагы алачыкта яшәп көн күрүче Гаяз абый белән дустанә аралашып йөрдем. Ул тимер койма белән уратып алынган биләмә – территория ниндидер ямьле, үзенә җәлеп итә торган нурлы иде. Водокачка алачыгында даими яшәгән Гаяз абый анда яшелчә бакчасы ясады. Үзенә ел дәвамына җитәрлек бәрәңге, яшелчәләрне шунда утыртты. Тәртип белән ясалган түтәлләрдә суган, кишер, кәбестә, бәрәңге, чөгендер, помидор, кыяр, ул чакта мин белмәгән әллә нинди тәмләткеч үләннәр, ә койма кырыйларында – аллы-гөлле чәчкәләр үстерде. Соңгылары бигрәк тә күңелгә хуш килә иде. 60нчы елларда авыл халкы үз бакчаларында яшелчә үстерү белән әллә ни мавыкмады бит. Хуҗалык ындырында төп культура – бәрәңге, бераз суган утыртылды. Тагын Гаяз абый укырга яратты. Гел авыл китапханәсенә йөрде, почта аша «Аргументы и факты», «Правда», «Труд», «Комсомольская правда» белән бергә татарча гәҗитләр дә алдыртты. Дөньяви хәлләр, иҗтимагый, сәяси, мәдәни, икътисади, көнкүреш мәсьәләләрен яктырткан материаллар аның күңеленә хуш килә иде. Әңгәмәдәшемнең белеме дә, күпкырлы кызыксынуы да булганга, үзара аралашулар минем өчен үзенчә бер сабак булды. Гаяз абый беркайчан тәмәке тартмады, исерткеч эчемлекләр белән мавыкмады. Ул яшәгән тыйнак алачыкта һәм яшелчә бакчасында уникаль тәртип булуына гаҗәпләнеп, нык соклана идем. Сугышка чаклы ул педучилищеда укыган, аннан мәктәптә укыткан. Белемле, оештыру сәләтенә ия булган батыр сугышчы фронтта капитан дәрәҗәсенә күтәрелгән, рота командиры итеп билгеләнгән. Каты бәрелешләрдә яраланып алган контузияләр эзсез калмаган, сәламәтлегенә шактый зыян килгән. Сугыштан соңгы елларда, белеме дә, хәрби дәрәҗәсе дә булганлыктан, аны колхоз рәисе итеп билгеләгәннәр. Үзенә дә, башкаларга да нык таләпчән фронтовик гадел җитәкче булган. Тәртипсезлекләр белән аяусыз көрәшкән. Төрле әвеш-тәвеш китерүләргә күз йома белмәгәнгә, аның җитәкчелек эшенә аяк чалучылар табылган… Сталин идарә иткән кырыс заманада Гаяз абый, кулга алынудан чак котылып, безнең якларга килеп чыккан. Аңа районның авыл хуҗалыгы техникасы оешмасы – сельхозтехника урнашкан зур авылны тулысынча су белән тәэмин итү эшен йөклиләр. Берүзе кулдашсыз – напарниксыз, алсыз-ялсыз дистә елдан артык шул хезмәтне башкара, Беркемгә дәгъва белдерми, кинаяләр белән җитәкчеләр юлын таптамый, бернинди запас частьлар, әйбер сорап борчымый. Шыпырт кына үз җаена яши, эшли бирде. Ул гел пөхтә киенеп йөрде: аягында ялтырап торган яловый итек, өстендә галифе чалбар белән һәрбер төймәсе төймәләнгән фронт гимнастеркасы иде. Бермәлне читтән килгән бер бушкуыкны управлящий хуҗалык эшләре буенча мастер итеп билгели Тегесе килә-килешкә Гаяз абыйга бәйләнергә тотына: водокачка янындагы гөрләп үсеп утырган яшелчә бакчасы аның канын кыздыра: «Бу территориядә әйбер үстерергә ярамый», – дигән таләп куя. Исереп килеп, яшелчәләрне таптап, гөлбакчаны тармар итә. Мәсхәрәләнгән Гаяз абыйның түземлеге бетә. Ул да җавапсыз калмый, җиргә салып, исерек мастерны әйбәтләп тәпәли һәм шул көнне үзе авылдан билгесез юнәлештә юкка чыга. Бушаган урынга мастер читтән килгән ниндидер танышын урнаштыра. Яңа су хуҗасы ике генә көн нормаль эшли дә салырга тотына. Шул сәбәпле, вакытында су куылмый, авыл халкы суга кытлык кичерә башлый, ризасызлык, гауга куба. Агрегатлар туктаусыз ватыла, насослары эштән чыга. Слесарьларны чакыртып, сәбәпләрен эзләтәләр. Тегеләре эш җаен белми, Ә бит Гаяз абый заманында, чишмәдән ургылып аккан кебек, су даими килеп торган. Бөтен агрегатлар үз көченә эшләгән, дистә еллар дәвамында җирле хуҗалар да, слесарьлар да аларның ватылганын абайламаган да, белмәгән дә. Суның кадере – чишмә корыгач беленә, кешенең кадере – киткәч беленә, ди халык мәкале. Гаяз абый китап, гәҗитләр генә укып ятмаган икән, алтын куллы да булган: бөтен ватык-чытыкларны үзе төзәтеп, техниканы кайгыртып, вакытында карап торган икән ләбаса! Шул гаугалы вакыйгалардан соң сельхозтехника җитәкчесе мастерны вазифаларыннан азат итеп, гади эшче итеп калдырган. Болай да хәмергә битараф булмаган мөртәт, башы-аягы белән, эчүгә сабышкан. Гаяз абыйның әллә каян нурлар чәчеп торган гөлбакчасы тар-мар ителгәч, водокачка яны шыксызланып калды. Тора-бара ул җирне биек чүп үләннәре басты. Гаяз абый авылдан киткәндә мастер турында кемгәдер: «Аның белән каберең янәшә булмасын!» – дип әйткән булган, дип сөйләделәр. Күрәсең, ниндидер авыл кешесе белән элемтәдә булган. Мин инде ул вакытта, укырга дип, Казанга ук киткән идем. 80нче еллар ахырында Гаяз абый бакыйлыкка күчкән. Үләр алдыннан үзе әйткән васыяте буенча, аның җәсәде авыл зиратында җирләнгән. Язмыш шаяруы дип әйтимме, сәрхуш мастер да шул көннәрдә, авариягә эләгеп, җитди имгәнә. Үз халәтен сугыш кырларында сәламәтлеген югалткан фронтовик Гаяз абыйны рәнҗеткәне өчен Аллаһ биргән сынау, җәза дип бәяли. Күргән-белгән һәр кешедән Гаяз абый турында сорашкан. Аллаһка ялварып, ярлыкау сорап, тәүбәгә килгән, Казан бүлнисендә уңышсыз ясалган операциядән соң күзләрен ул да мәңгегә йомган. Ун көн аралыгында икесенең дә каберләре зиратта янәшә урын алган, Күрәсең, олы җанлы Гаяз абый мастерга ачу сакламаган, аның әшәке кыланмышларын кичерә белгән. Җәсәдләре янәшә булса да, ахирәтлектә тормышлары төрледер, дип уйлыйм. Аллаһ Үзе хәерлесен кылсын, Аңа бары да билгеле.   Автор фотосы.   Шәфкать Ганиев, Ижау шәһәре.               Фото: Freepik.com                                           АТА НИГЕЗЕ                                                                                                  Бер кулдагы биш бармакның                                                                                                  Беркем тапмас тигезен.                                                                                                  Гомерендә рәхәт күрмәс                                                                                                  Саткан ата нигезен...     Туып – үскән авылымнан китүемә аз вакыт үтүенә карамастан, андагы дусларыма, бигрәк тә иң газизләрем – әтием белән әниемә карата күңелемдә сагыш хисләре урын алып, мине чит шәһәрдә якташларым–милләттәшләрем янына көннән–көн ныграк тарта башлады. Шуңа пәнҗешәмбе киче җитүен атна буена зарыгып көтә идем. Чөнки фәкать шул кичтә генә мин килгән шәһәрнең ял паркының матур бер урынында милләттәшләрем җыелып күңел ачалар. Алар төрле төбәкләрдән булсалар да, шушы «Татар почмагы»нда, зур гаиләнең әгъзалары кебек, үзара аралашып, бергә җырлап, күңел ачып, сагышларын таратып, тагын атна буена дөнья мәшәкатьләрендә кайнарлык  рухи көч тупларга җыелалар кебек монда. Андагы гармун моңы, туган якта гына көн дә яңгырый торган җырлар, сагышлы күңелләрне юатучы, чит–ят телләрдән арый төшкән колакларны иркәләүче татар теленең татлы сүзләре, халкыбызга гына хас йомшак, бер үк вакытта бик тапкыр шаяртулар шәһәр паркының бу почмагына күркәмлек биреп, башка милләт кешеләрен дә шунда җәлеп итәләр иде.     «Татарлар почмагы»на мин еш кына җизнәмнең танышы, безнең районнан килгән, миннән 7 – 8 яшькә өлкәнрәк Фидаил абый белән йөри идем. Ул якташларым арасында оста гармунчы һәм сәләтле такмакчы буларак дан тота иде. Минем белән үзен бик горур тоткан, еш кына минем хисләремнән көләргә яраткан Фидаил абый чит шәһәрдә аралашып йөри торган якын кешеләремнең берсе булып кала бирде.      «Нәрсә, авылыңның пычрак урамнарын сагынасыңмы?» – дип миннән көлүе күңелемдә үпкә–ачу хисләре тудырса да, аңа каршы сүз әйтергә бер дә кыймый идем.        Шундый кичләрнең берсендә, якташым белән паркка килдек һәм «Татар почмагы»на юнәлдек. Без килүгә анда күп кенә кеше баянга кушылып, ул чакларда киң таралган «Зәңгәр күлмәк»не җырлыйлар иде. Фидаил абый гармунын уйнарга әзерләде дә шул төркемдәге кешеләргә кушылып җырлый башлады, ә мин тамашачы булып үземә читтәрәк урын алдым. Җыр артыннан җыр яңгырады, алар бераздан биюләр белән алышынды, биючеләр арый төшкәч, такмакларга күчтеләр. Күңелле көйләр, тапкыр такмаклар «Татар почмагы»н тагын да җанландырып җибәрде. Анда күңел ачу үзенең иң биек ноктасына җитте. Менә Фидаил абый үзенең такмакларын сиптерә башлады:                                                 Авылдагы авыр тормыш                                                 Безнең башка төшмәсен.                                                 Әйдә анда көне – төне                                                 Колхозчылар эшләсен!      Бу куплеттан соң көлүчеләр бик аз булды, алар да көлүләреннән бик тиз тукталып калдылар. Ә такмакчы дәвам итте:                                                 Авыр эштән безнең тәндә                                                 Әле дә тир кипмәгән.                                                 Бер ял белми гел эшләргә                                                 Башка колын типмәгән.                                                 Хәзер инде беркем әйтмәс                                                 Мине колхозчы диеп.                                                 Мин калада эшкә йөрим                                                 Нейлон күлмәкләр киеп.      Әле генә көлешүдән шаулап торган «Татарлар почмагы»нда ниндидер сәер тынлык урнашты. Әйтерсең, җыелганнар кинәт кенә бер – берсеннән ояла  башладылар, алар кая карарга да белми, аптырап калгандай тоелдылар. Фидаил абыйның такмаклары минем күңелдә дә шул ук оялу хисен тудырдылар. Андагы сүзләр өчен мин нигәдер үземдә гаеп тоя башладым. Хәер, бу авыр хис бер миндә генә булмагандыр, чөнки бу такмаклар  иң изге ата – баба нигезенә, бергә үскән дусларга, анда калган авылдашларга карата хыянәт иде бит!      Белмим, сәер тынлык күпме вакыт дәвам итәр иде, ләкин шулчак чәчләренә чал куна башлаган баянчы абзый такмаклар көен дәвам итте дә (менә бит ул халкымның тапкырлыгы!) җырлап җибәрде:                                               Нейлон күлмәк, нейлон күлмәк!                                               Ул да гади төймәле.                                               Нейлон күлмәк кидем, диеп,                                               Борыныңны чөймәле.     Ул бармакларын баян телләрендә йөгертеп алды да үзәкләрне өздерерлек итеп «Авыл көе»н сузып җибәрде. Тын гына торган якташларым шушы көйне генә көткәндәй беравыздан баян моңына кушылдылар. Күптән түгел генә шау–гөр килгән «Татарлар почмагы»ннан сагышлы моң агыла башлады.                                                                                             Туып–үскән җирләреңдә                                                Гомер кичерсәң иде,– дип җыр тәмамлануга якташларым арасында яшьләрен сөртеп куйган апалар да табылды.         Югары уку йортына керер өчен тиздән мин башка шәһәргә киттем. Ике ел узгач, җәйге каникулда тагын шунда килдем. Көннәрдән бер  көнне шәһәр урамыннан китеп барганда Фидаил абый белән очраштым. Якташымның үз–үзен тотуында үзгәрешләр сизмәдем. Тик элек миңа горурлык булып күренгән сыйфаты хәзер инде зур тәккәберлеккә әйләнгән. Фидаил абый мине күрүенә бик шатланды булса кирәк, кыстый–кыстый фатирына алып китте. Торган җиреннән бик якын булганлыктан, эшләгән урынына да алып килде, мактана–мактана аны күрсәтте, һәм юл уңаенда үзенең гаражына кереп чыгарга булды.             – Менә,– диде гаражда торган машинага зур горурлык белән күрсәтеп,– хәзер йөрергә       үземнең машинам бар. Быел авылга кайтып, әтидән калган йортны сатып килдем дә, машина алдым. Хәзер ул йорт миңа нигә кирәк? Күрәсең бит, торган җирем нинди! Авылга кайтып җәфа чигеп яшисем юк инде. Гомер ике килми, рәхәтләнеп яшәп калырга кирәк. Дөрес бит? – диде ул минем хуплавымны көтеп булса кирәк.       Якташымның фикерләре белән килешмәсәм дә, каршы сүз әйтмәскә булдым, чөнки аның мактанасы, макталасы килүе сизелеп тора иде.          –Сез миннән өлкәнрәк кеше бит, үзегез беләсездер инде,– дидем соравын җавапсыз калдырмас өчен генә.       Минем сүзләр Фидаил абыйга ошадылар бугай. Ул тагын да дәртләнебрәк сөйләвен дәвам итте: –Дөрес әйтәсең,якташ! Мин хәзер дөнья күрмәгән авыл малае түгел инде. Ә менә туганнар мине шундыйга саныйлар икән. Йортны сатарга кайткач өйрәтә башладылар:       –»Туган йортыбыз бит,торсын»,– дигән булалар. Абыем хәтта:»Әткәй, урыны җәннәттә булсын, бу өйне , нигезен югалтмас өчен ике атын, сыерын биреп,күңеле тартмаса да, колхозга кергән»,– дигән булды. Инде ул кайчан булган?! Дөньялар үзгәрде бит. Абый йортны улына калдырмакчы иде, мин аны тиз аңлап алдым. Өйне саткач миңа ачуланып калган булдылар. Ачулансыннар,әйдә! Анда кайтмасам да «уф» та димим. Монда мине ихтирам итәләр, дуслар да  күп. Гөрләтеп яшим әле,  алар интексен анда. Минем анда кайтасым юк инде,– диде дә, гаражның ишеген бикләп куйды.         Без аның фатирына килдек. Ул тагын да мактана–мактана тиз арада өстәл әзерләде, өендәге җиһазларның хакларын әйтеп чыкты.         Ашагач–эчкәч, якташымның теле тагын да чишелебрәк китте. Ул миңа нинди «зур» кешеләр белән дус икәнен сөйләде. Укуымны тәмамлагач, мине фәкать бу шәһәргә генә кайтырга өнди башлады. Кайда, нинди эшкә урнаштырачагын әйтеп салды. Минем кайтырга ниятем булмаганны белгәч, каты гына әрләп тә алды. Фидаил абый үзен шулай тотуы мине ялкытырга өлгерде. Бәхеткә тиздән хатыны Зәйтүнә апа белән ике кызы кайтып керделәр. Алардан хәл–әхвәл сорашкач, мин дә кайтырга ашыктым һәм саубуллашып чыгып киттем.       ...Шул вакыйгалардан соң егерме елга якын вакыт узгач, бу шәһәргә язмыш тагы алып килде. Бер кичтә без курсташым белән шәһәр паркына киттек. «Бар микән соң әле бу милләттәшләремнең күңел куанычы – «Татарлар почмагы?» Хәзер анда кемнәр йөри икән?» Бу уйлар башымнан йөрәгемә күчеп, аны дулкынландырып алдылар, чөнки соңгы елларда илебездәге зур үзгәрешләр бу шәһәрне күптән инде башка мөстәкыйль бер дәүләтнекенә әверелдерделәр. Соңгы елларда күпме якташларым туган якларына әйләнеп кайттылар бит!         Паркка килеп җиткәч без «Татарлар почмагы» урнашкан якка юнәлдек.Аңа якыная төшкәч, гармун тавышы ишетелә башлады. Тере! Тере икән әле «Татарлар почмагы!» Ләкин нигәдер гармун тавышы ялгыз яңгырый. Әйтерсең, салкын көздә башкалардан аерылып калган ялгыз аккош тавышы бу. Үзе моңлы, үзе сагышлы. Үзем дә сизмәстән, адымнарымны ешайта төштем. Менә гармунның сагышлы моңына сагышлы җыр да кушылды:                                    Туган якта, бик еракта                                                       Мөһәҗирнең юл башы.                                                       Туган җирдән киткәннәрнең                                                       Сагыш гомер юлдашы.                                                       «Сагыш була сары төстә»,–                                                       Диелгән шул бик дөрес.                                                       Сагыш кертә алсу йөзгә                                                       Һич юылмас сары төс.                                                       Сагыш ята яраларда                                                       Мәңге бетмәс тоз булып.                                                       Чәчәк аткан күңелләрне                                                       Туңдыра ул боз булып.                                                       Бәхетле шул – язмышының                                                       Ачысын татымаган.                                                       Күз яшенең тозлы тәмен                                                       Белмидер сагынмаган.                 Чынлап та, ялгыз җырчы иде бу. Өстендәге керле киеме, күптән юылмаган, укмашып беткән чәчләре җырчының вокзалларда очрый торган тормыш төбенә төшкән кеше икәнлеген аңлатып торалар. Җырчы безнең якка борылып карамады, шул сәбәпле,  аның йөзен күрү мөмкин түгел иде. Якынлашкач, карашым алдындагы кәгазь тартмага төште, аның төбендә акчалар күренде. Тартманың ни өчен куелганын аңлагач, кесәмнән акча алдым да, аны салырга иелдем. Рәхмәт әйтергә теләп, ахрысы, җырчы башын минем якка борды һәм күзләребез бер–берсенә төбәлделәр. Аның күзләре, сакал–мыек баскан йөзе миңа бик таныш күренде. Яшен тизлегендә башымда меңләгән уйлар йөгереп үтте һәм  үзем дә сизмәстән: «Фидаил абый?!»– дип кычкырып җибәрдем. Ә ул күзләрен төбәп миңа карап алды да уйнаудан туктап гармунын кочаклады һәм күзләрен яңадан читкә борды. Мин аңа үземнең кем булуымны аңлата башладым – җизнәм турында исенә төшерергә тырыштым.     –Әллә... Онытылган инде,– диде ул сүлпән генә. Ләкин минем якка әйләнеп карамады. Кайчандыр башкаларга тәккәберлек белән карап йөргән Фидаил абый күзләрен кешедән яшерегә күптән күнеккән иде инде, күрәсең...         Танышымны мондый хәлдә очратуым мине тетрәндерде. Аны бу хәлдә тагын ялгызлыкта калдырып китәсем килмәде. Бу бичараның кем икәнлеген курсташыма аңлаттым, аны ашханәгә алып барып җылы аш ашатырга теләгәнемне әйттем. Бик кунакчыл, олы йөрәкле курсташым мине аңлап, Фидаил абыйны да үзебез белән өенә алып барырга киңәш итте. Тиздән без өчебез дә аның йортына  килдек.         Фидаил абый юынып алгач, ашап–эчтек тә, якташым белән икәүләп өй алдына чыктык.         –Энекәш, син мине гафу ит,– дип сүз башлады Фидаил абый. – Җизнәңнең исемен әйтү белән мин сине таныдым, ләкин үземне таныттырасым килмәгән иде. Рәхмәт инде, борылып китмәдең. Миннән йөзләрен читкә боручылар күп булгач, син дә алар кебексеңдер дигән идем. Рәхмәт, якташ, миңа җирәнми караганың өчен,– дигән сүзләреннән соң Фидаил абый үзенең фаҗигале томышын сөйләп бирде:           – Нигез саткан – утта янган, диләр. Минем бәхетсезлек тә шуннан башланды. Мин әтиемнән калган йортны, кендек каны тамган нигеземне сатып машина алдым. Ул машина миңа шатлык түгел, гел кайгы гына китерде. Билгеле, гаеп машинада түгел, ә үземдә . Масаеп китәр өчен машина сәбәп кенә булды. Ә мин масаеп, үземне әллә кемгә куеп яши башлаган идем. Еш кына руль артына да эчеп утыра идем. Мине сыйлаучылар – «дуслар» да күп иде ул вакытта. Билгеле, миннән кирәк нәрсәләрен алгач сыйлыйлар иде. Ә мин аны чын дуслыкка саный идем.          Беркөнне шулай яхшы гына «сыйлангач», «дуслар» белән ял иткән җирдән шәһәргә кайтырга чыктык. Исерек кеше машина тизлеген сизә мени? Үземне күрсәтергә теләп машинамны бик нык кудым. Янымда утырганнар курка төшкәч, мин тагын да дәртләнеп киттем һәм шул зур тизлектә борылышта машинам юлдан чыгып очты. Янымдагы иптәшләремнең берсе  һәлак булды. Мине алты елга төрмәгә утырттылар. Ярты ел да үтмәде, хатыным  Зәйтүнәнең вафат булуы турында хәбәр алдым. Ул гына да түгел, авылымда мине  хатынын кыйнап үтергән икән, дип чыгарганнар. Мин бит аны җирләргә дә кайта алмадым! Әби килеп кызларымны алып кайтып киткән. Хәзер кызларым да мине әниләрен үтерүдә гаеплиләрдер инде. Менә ул ата нигезенең җәзасы нинди авыр!     Шулай итеп, төрмәдән чыккач мин ялгыз, йортсыз, хәтта өметсез дә бер бәндә кисәгенә әверелдем. Башта колхозларда йөреп,кешеләргә төзелеш эшләрен эшләп көн күрә идем. Хәзер андый эшләр дә юк. Халык төзелеш белән шөгыльләнә алмый – акчасы юк. Мин инде ничек яшәргә дә белмим. Паркта җырлап әзрәк акча эшлим,икмәк алырга җитә инде. Икмәк су белән көн күрәм. Инде яшисем дә килми, тик Ходай җанымны алырга ашыкмый. Бу дөньяда аласы җәзаларым бетмәгән әле, күрәсең... Бәхетлеләр күптән инде туган якларына кайтып киттеләр. Мин исә кайтасы җиремне – туган нигеземне дөнья байлыгына алыштырдым. Ә байлык бүген бар,иртәгә юк...       Каршымдагы якташым хәзер бөтенләй башка, тормыш авырлыгыннан изелеп, күпне аңлаган бәхетсез бер кеше . Аның сүзләре йөрәгемне телгәләп үттеләр. Чит җирләрдә ялгыз югалып калган, белүемчә, бик сәләтле  якташымның шушы хәлгә төшүе мине авыр уйларга салды. Мин тагын аның өс–башына күз ташладым, һәм карашым аның күлмәгендә тукталды: Фидаил абыйның өстендә кайчандыр аның горурлыгы булган, инде дистәләгән еллар элек модадан чыккан, еллар белән үзенең беренче төсен югалткан, керләнеп беткән нейлон күлмәк иде...                                                                                                                       КӨЙДЕРЕЛГӘН КАНАТЛАР                                                                                                                                                                                                                                                                         Канатларын ныгытмыйча                                                                                                                  Очырмыйлар кошлар баласын.                                                                                                                  Белсәң иде ни көткәнен                                                                                                                  Зур шәһәрдә авыл баласын.           Шәһәрдә үз эшләремне тәмамлагач, танышымның үтенечен үтәр өчен аның институтта  укып йөргән кызына күчтәнәчләр тапшырырга  студентлар яшәгән тулай торакларның берсенә юл алдым. Шәһәр урамнарында күп кенә үзгәрешләр  күзгә күренеп торсалар да, биш ел буе үзем басып йөргән юл кирәкле бинаны табуга кыенлыклар тудырмады. Күпкатлы тулай торакның зур һәм авыр ишеген ачып эчкә үттем. Анда  мине өлкән яшьләрдәге вахтер апа каршы алды. Мин аңа үземнең нинди йомыш белән килгәнемне, миңа кемнең кирәклеген аңлаттым. Бу апа мөлаем гына елмаеп,миңа бераз вакыт көтеп торырга кушты да, янында утырган кызыкайны миңа кирәк кеше артыннан йөгертте. Нәкъ шулчакны мин үземә төбәлгән ниндидер караш сизгәндәй булдым һәм шул якка борылдым.                 – Хәниф, синме бу?! Мине танымыйсыңмы әллә? – дигән сүзләрне ишеттем, ә күзләрем миннән берничә метр гына ераклыкта утырган бер ханымга төште. Әйе,исемемне атап, бу ханым миңа эндәшә! Ләкин кем соң ул? Исемемне каян белә? Үзем дә сизмәстән аңа таба атлый башладым, ул да урыныннан торды.          – Бу мин, Лена, бер сыйныфта укыдык бит, оныттыңмыни?          –Лена?! Чынлап та, бу бит минем сыйныфташым, кайчандыр яшь  йөрәгемнең тартылган кылларын чирткән, яшьлегемнең гүзәл хатирәләренең берсе булган, сокланып туймаслык Лена Закирова лабаса!!!              Көтелмәгән очрашуга чиксез шатланып, елмаеп аңа кулымны суздым... Ә ул мине кочаклап алды да, башын күкрәгемә терәп, үксеп–үксеп еларга тотынды. Бу очрашу минем өчен көтелмәгән зур шатлык булса да, Ленаның куанычы хәтта күз яшьләренә кадәр килеп җитүе мине аптырата төште.             – Ярый, Лена, тынычлан. Хәзер барысы турында да иркенләп сөйләшербез,– дидем мин аны тынычландыру нияте белән.           Берничә минуттан Лена үзен кулга алды, кулъяулыгы белән яшьләрен сөртә–сөртә, миннән гафу үтенеп, карашы белән янындагы утыргычка мине дә өндәп, урынына утырды. Бер беребездән кулларыбызны алмый берникадәр вакыт сүзсез генә карашып тордык. Ленаның кайчандыр яшь йөрәгемне җилкендергән зәңгәр күзләре элекке нурларын югалткан, күп яшь коюдан булса кирәк, күз төпләре бераз шешенгән, тирә–якка нур сибеп торган сөйкемле йөзен сагыш баскан... Болар барысы да сыйныфташымның бик зур кайгысы турында сөйлиләр иде, һәм мин алдагы әңгәмәбез өчен кирәкле сүзләр, сораулар эзли башладым. Шушы уйлар башымда чуалганда янымы танышымның кызы килеп җитте. Мин тиз генә аның хәлләрен сораштым, әтисе биреп җибәргән күчтәнәчләрне тапшырдым да, аның белән хушлаштым. Берсүзсез миңа карап утырган Ленага эндәштем:           – Менә мин хәзер эшләремне тәмамладым. Инде иркенләп сөйләшә алабыз. Син монда кызыңны көтәсеңме?– дидем, безнең соңгы очрашуны искә төшереп. Ун елдан артык элек шушындый көтелмәгән очрашу вакытында ул миңа иренең һәлак булуы, үзенең 3 яшьлек кызы белән ялгыз калуы турында әйткән иде.            Лена минем соравыма җавап бирми яңадан елый башлады. Ни булганын аңламый мин бөтенләй калтырап төштем, аны тынычландырырлык сүзләр эзләп газаплана башладым. Ләкин тиздән Лена үзе елаудан туктады, миннән кабат–кабат гафу үтенде. Мин аңа урамга чыгарга тәкъдим итүдән башка чара тапмадым. Без шәһәр урамына чыгып якындагы скверга таба атладык.            Сүзне Лена башлады:            –И, Хәниф! Ходай Тәгалә минем яныма сине гел кайгы килгәндә китерә. Исеңдәме, соңгы күрешүебездә мин сиңа иремне югалтуымны сөйләп биргән идем. Бүген...бүген...– диде ул күз яшьләренә буылып,– бүген менә бердәнбер кызымны таба алмый йөрим. Кемнән сорарга да, кайдан эзләргә дә белмим. Шәһәрдә туганнар да, танышлар да юк бит. Аптырагач, инде өч көн элек торган җиренә килмәсме, дип тулай торакта көтеп тордым. Бүген кызымның исәнме икәнен дә белмим.               Без сквердагы эскәмияләрнең берсенә барып утырдык. –Лена, тукта әле, тынычлан. Миңа барын дә аңлатып сөйләп бир әле: ни булды?  Ничек югалттың син кызыңны? – дидем мин сыйныфташымның кайгысына төшенергә теләп. Яшь аралаш сүзләр белән Лена түбәндәгеләрне сөйләде:             – Иремне югалткач,минем өчен якты дөньяның нурлары сүнгән иде инде, ләкин кулымда кечкенә Ләйсәнем бар иде шул. Ул кабызды кабат миндә яшәү нурын, ул бирде миңа яшәргә көч! Мин аның өчен генә яши башладым. Ләйсәнем минем үземә дә, әниемә дә зур куаныч, яшәү матурлыгы булды. Ул безне сөендереп үсте.Мәктәпкә укырга кергәч, андагы уңышлары, тәртибе, эш сөючәнлеге белән шулай гел куандырып торды. Кечкенәдән укытучы булырга хыялланды, сыйныфтан– сыйныфка күчкән саен Ләйсәнемнең хыял канатлары үсә һәм ныгый гына барды. Ятимлеген сизмәсен,  дип үземне дә кызганмый, вакыт белән дә хисаплашып тормый көне–төне эшләргә тырыштым. Шулай яши торгач минем сөенечем 11 сыйныфны да тәмамлады, сылу кызга әйләнде. Хыял канатларының көче белән күккә очардай булып шәһәргә институтка керергә  китте. Имтиханнарын уңышлы гына тапшырса да, конкурстан үтә алмаган. Бик төшенке кәеф белән яныма кайтты, түләп укырга мөмкинчелек булганын әйтте. Бурычка булса да  кирәкле кадәр акча җыеп, шәһәргә кызым белән үзем дә килдем. Институт белән килешү төзеп, акчасын түләгәч, кызымны 1нче курска укырга алдылар. Кызым шулай итеп укый башлады, минем эшем артты. Ике атнага бер тапкыр яныма кайта иде, ул кайтуга мин гел акча хәстәрләп тордым. Бик авыр чаклар булса да, шулай бер ел вакыт үтеп китте. Быел мин икенче елның яртысы өчен сентябрьдә кызым белән килеп акча түләп киттем.               Октябрь үтте, кызым яныма бер генә тапкыр да кайтып әйләнмәде. Октябрь бәйрәменә көттем, ә ул юк. Күңелемдә шик туды һәм үзем аның янына юл тоттым. Монда килеп, кызымның инде 1 айдан артык элек институтан чыгарылганын белгәч, һушымны җуя яздым. Аны эзләп ул яшәгән тулай торакка килсәм, аннан да чыгараганнар икән. Кызымны институттан эзләп карарга булдым, кая гына  кереп сорасам да гел бер җавап ишеттем: «Она исключена». Хәлемне аңларга теләүче дә юк. Түрәләрдән: «Институттан чыгару куркынычы тугач та нигә миңа хәбәр итмәдегез?» – дип сораган идем, алар миннән көлеп: «Бездә меңләгән кеше укый, аларның барысына да ничек хәбәр итәсең?» – дип кенә җавап кайтардылар. Меңләгән кеше укыса да, институттан чыгарылганнары берәм–сәрәм генәдер бит.Нигә шундый балаларның ата–анасына хәбәр итмиләр? Аларны әллә кеше язмышы борчымый микән? Аларны әллә бары тик акча гына борчыймы? Яшьләрнең язмышына алар битараф булмасалар уку йортының тирә–ягын кафе–барлар басып алмас иде, институт каршында япь–яшь кызлар тәмәке көйрәтеп,  сыра эчеп утырмаслар иде. Аларның яннарыннан үтеп йөргән укытучылар нәрсә уйлыйлар икән? Югары белемем булмаса да, яхшы беләм: шушы кафе–барларда тәмәке кузында көя яшьләрнең хыял канатлары, шунда гына югалалар кичәге студентлар. Югыйсә,ни өчен   7–8 кешедән имтиханнар белән сайлап алынган (үзләре сайлап алган!) бала  алар биргән белемне үзләштерә алмый соң? Мондый   «Канат көйдергечләр» – кафе –барлар белән бөтен шәһәр тулган бит! Шуларның төтененә кереп адашмыйлармы шәһәрдә авыл балалары?!               Институтта һәм башка урыннарда утырган түрәләр шушы коточкыч хәлләр турында уйлыйсы урынга үзләренең кабинетларын кыйммәтле мебельләр белән тәэмин итүгә салынганнар. Берсеннән– берсе уздырып кабинетларын бизәгәннәр, ә студентлар белем алган бүлмәләрдә совет чорыннан калган җиһазлардан башка нәрсә күренми. Ни булды безнең кешеләр белән? Нигә барысы да байлыкка бирелде әле?! Кайдан туды  кеше язмышына җаннарны өшетерлек битарафлык? Битарафлык белән яшьләребезнең хыял канатларын көйдереп, алар белән наркоманнар, фәхишәләр санын арттырабыз түгелме?!                Олы кайгысыннан өзгәләнеп әйткән сорауларга мин җавап таба алмадым. Сыйныфташымны автовокзалга барып, автобуска утыртып өенә озаттым. Ленаның йөрәк өзгеч тавышы бик озак колагымда яңгырап торды...               Авыр тойгылардан арынырга тырышып, су эчәргә дип якындагы кафега кердем. Күзләрем шунда  өстәл артында тәмәке көйрәтеп, сыра эчеп утырган чибәр, япь–яшь өч кызга төште. «Көйдерелгән өч пар канат» дип уйлап куйдым мин, сыйныфташымның үзәкләрне өздерерлек фаҗигасен тагын бер тапкыр йөрәк аша кичереп...                                                                                                 БУРЗАЙ                                                                                Шамил төне буе төшендә көчек белән уйнап чыкты. Иртән дә ул бу кечкенә җан иясенең җылысын тоя кебек иде әле. Уянуына карамастан, малай һаман да аның белән саташып йөри бирде. Үзенә көчек алу хыялы биләп алды аның күңелен.     Төшке аш вакытында үзенең хыялы турында ул әтисенә дә сөйләп бирде. Әмма әтисе улының теләген һич кенә дә хупламады.    ­­      – Юк, улым, безгә әлегә бернинди көчек тә кирәк түгел. Беренчедән, аны карарга безнең вакытыбыз юк, икенчедән, көзен сиңа мәктәпкә укуга барырга, көн дә дәресләр әзерләргә кирәк булачак, ә син, көчек булса, укуың турында исеңә дә алмассың. Ә алай берничек тә укып булмаячак.    Сөйләшү Шамилның файдасына тәмамланмаса да, малай үзенең көчек турындагы хыялыннан арына алмый, татлы уйларында йөзә бирде. Ул гына да түгел, уйлары белән үзенең хыялын күз алдына китерә башлады: авылдагы малайлар аңа ничек көнләшеп караячаклар, ә аның матур йонтәч көчеге һәркөнне шатланып өрә–өрә аны мәктәптән каршы алачак. Ә инде үсеп җиткәч, ул, бәлки, аның сумкасын да күтәреп йөрер әле...     Менә шундый татлы хисләргә бирелеп, Шамил авылның бала–чагалары җыела торган җиргә – җимерек сәмән өйләр янына юнәлде. Анда, гадәттәгечә, бала – чагаларның шау – шулы тавышлары берөзлексез яңгырап тора иде. Шамил үзенең дусы Маратның тавышын ишетте:    – Шамил! Әйдә тизрәк безнең янга! Бездә кешеләр җитми! Көчләр тигез түгел...    Шамил дә дуслары белән уенга кушылды. Әмма шулчакны кемнеңдер кычкырып әйткән сүзләре яңгырады:     – Карагыз әле, Бурзай килә!    Барысы да, уен турында онытып, якынлашып килгән озын аяклы чуар эт каршына йөгерделәр. Эт, аларны күргәч, туктап калды. Балалар аны төрле яклап уратып алдылар. Якын барырга җөрьәт итмәгәннәре эттән ерактарак урын алдылар, ә иң кыюлары аның янына ук килеп, кайберләре аны ипи белән сыйлый да башладылар.    Бурзайны тирә – якта бары да белә иде. Ул авылга еш кына килгәләп торса да, анда озакка бер дә калганы булмады. Бу эт хакында авылда төрле–төрле имеш–мимешләр дә йөри. Кемдер аны күрше авылда хуҗасында яши, дип сөйләсә, башкаларның сүзләре маэмайның язмышын сугыш чорлары белән бәйлиләр иде. Имеш, бу эт кайчандыр сугыш яланында хуҗасы, немец офицеры янында булганда, бервакыт бик каты снарядлар шартлавыннан куркып, аннан качып киткән һәм бу якларга килеп чыккан. Шуннан бирле ул бер авылда да яшәми, ел буена кырларда ирекле гизеп, үзенә ризык табып, тамагын туйдырып яши икән. Бу хәбәрләрнең кайсы дөреслеккә туры килгәнен беркемнең дә тикшергәне булмады, авыл халкын бу хакыйкать һич тә кызыксындырмады, ә арттырыбрак сөйләргә яратканнарга дөрес мәгълүмәтнең булмавы телләрен чарларга бер сәбәп булып торды. Боларны искә алмаганда, шуны әйтергә була: авыл халкы бу җан иясенә бик җылы карады. Бурзайның да кешеләргә бер генә дә зыяны тимәде. Шуның өчендер дә авыл халкы аны һәрчак ашатырга тырыша иде. Ә  сугыштан соңгы елларда моны эшләү бер дә җиңел булмаса да, юмарт авыл халкы изге эшен эшли иде.    Менә әле дә, Бурзай бер үзе генә белгән сәбәпләр белән балалар уйнаган урынга килеп чыкты һәм аларның юмарт кулларыннан сыйлана да башлады. Шамил дә, үзендә булган курку хисен җиңә алды бу юлы: зур саклык белән генә эт янына якынлашты һәм аны күзәтергә кереште. Бу эт бик ябык, әллә нинди нечкә озын борынлы, аклы–каралы ау эте иде. Озын–озын аяклары аны тагын да ябыгырак итеп күрсәткәнгә, малайның күзенә этнең корсагы умыртка сөягенә ябышып беткәндәй күренде. Ябык гәүдәле бу этне ул бик кызганды һәм кесәсендә булган ипи телеменнән өлеш сындырып маэмайга сузды. Ипи кисәге авызына эләккәч, эт тыныч кына чәйни башлады. Бурзай сыйланып торган вакытта Шамил сак кына этне муеныннан сыйпап алды, эт булса үзенең рәхмәтле күзләре белән малайга карап, башка бернинди хәрәкәтсез килеш тора бирде. Көчек турында хыялланган малайның башында көтмәгәндә бик кызыктыргыч уй туды: нигә әле шушы этне өенә алып кайтып, аны үзенеке итмәскә! Кинәт туган бу фикерен тормышка ашыру нияте белән Шамил өенә табан берничә адым ясады да, кулындагы ипи кисәген эткә сузып, аны янына чакырды. Бурзай да шуны гына көткәндәй, йөгереп малай янына килеп басты һәм аның кулыннан сыйны алып, яңа танышы артыннан атлады.    Өйләренә кайтып җиткәч, малай эткә икмәкнең соңгы кисәген каптырды да, кызу–кызу атлап, йөгереп диярдәй, өенә кереп китте. Күп тә үтмәде, ул кулына түгәрәк ипинең яртысын тотып яңадан дүрт–аяклы дусы янына килеп басты һәм аны сыйлавын дәвам итте. Эт белән дуслашуына ныклап ышангач, Шамил абзарларына кереп, аннан кулына бау тотып эте янына килде. Ул шул бау белән, кулыннан килгәнчә, этнең муеныннан яхшы гына итеп бәйләдеде дә, этне ихаталарының иң ерак почмагына алып килде.Шунда ул бауның икенче очын баганага бәйләп куйды да, тагын йөгереп өйгә кереп китте. Бераздан ул кулына зур гына савыт тотып, этенә эчәр өчен су алып чыкты. Сусаган эт су эчәргә тотынды.     Нәкъ шулчакны болдырда елап беткән өч яшьлек сеңлесе күренде. Абыйсы аның янына ашыкты, аны тынычландырырга теләп, өйгә алып кереп китте. Сеңлесе белән  Шамил байтак вакытын уздырды.     Ул яңадан эте янына чыкканда эңгер–меңгер төшкән иде. Малай яңа дүрт–аяклы дусы янына ашыкты, әмма анда ул чәйнәп өзелгән бәйдән башка берни дә тапмады. Моны күргәч, Шамил елар чиккә җитте, аның тамак төбенә яндыргыч төер килеп тыгылды. Күңеле белән бу хәлгә һаман да ышанып бетмәгәнгә, ул Бурзайны эзләп, абзарга кереп чыкты, мунча артларын җинтекләп тикшерде. Ләкин аның яңа дусы беркайда да юк иде. Малай ни эшләргә дә белми, ташып чыгарга торган күз яшьләрен тыяр өчен үзенең иреннәрен тешләп яңадан өйгә юнәлде. Анда кергәч, ул дусын югалтуга сәбәпче булган сеңлесен дә әрләп алды.      Ә кичен гаилә табын артына җыелгач, өйдә бер телем дә икмәк калмаганлыгы ачыкланды. Әни кеше тиз генә күршеләргә йөгерде, ләкин аларда да артык ипи булмагач, буш кул белән кайтып керергә мәҗбүр булды. Кичке ашны иписез генә уздырдылар. Икмәсез калуның сәбәбе ачыклангач, юмартлыгын күрсәткән Шамилгә әнисеннән дә, әтисеннән дә каты гына «шелтә» эләкте.       Иртәнгә, Шамил өйдә булган ипине Бурзайга ашатып, гаиләне кичке ашка икмәксез калдырган, дигән хәбәр авыл буйлап таралган иде инде. Шуннан соң авыл халкының бу юмарт малайга шаярып та, төттереп тә әйткән сүзләре бик күп булды, тик Шамил генә аларга артык игътибар итмәде. Ул үзенең яңа дүрт–аяклы дусы – Бурзае турында хыяллана бирде, бөтен күңеле белән очрашу мизгелләрен көтте. Ә Бурзай авылга килеп чыккач, Шамил аның янына йөгереп килеп тә җитте. Эт малайны ниндидер җылылык белән каршы алды, әйтерсең лә, ул аның юмартлыгын әле дә исендә тота иде.      Гомерендә бәй белмәгән эт белән көчек турында хыялланган малай арасында дуслык  менә шулай урнашты.      Вакыт үтә торды, көз дә  җитте. Шамил беренче сыйныфка укырга керде. Укучы малай дусы Бурзай турында хәзер элекке кебек еш–ештан уйлап тормаса да, эт авылда күренгәндә, дуслар очрашмый калмыйлар иде. Читтән караганда, бу озын аяклы эт ерак юллар узып авылга дусын күрергә генә килә иде кебек, чөнки Шамил белән очрашкач, ул бик тиз арада авылдан үз юлы белән китеп югала.      Шуны да әйтергә кирәк: бу очрашулар, күрешү мизгелләрен зарыгып көткәндә туган хыялый уйлар әле генә белем дөньясына аяк баскан малайның тормышын тагын да ямьләндереп тордылар. Шамил вакыт агышын һич тә сизмәде, көз үтте, кыш килде. Авылда бала–чагалар җимерек сәмән өйләр янында түгел, таудан чаңгыда һәм чанада шуып уйный башладылар.      Беркөнне Шамил башка малайлар белән таудан шуып уйнап йөргәндә, ул әтисе белән абыйсы атка утырып юлдан үтеп киткәннәрен күреп калды. Абыйсы аңа: -                     Без апаларга киттек! – дип кычкырырга да өлгерде. Малай башта югалып калды: аның да бит кунакка барасы, анда кунаклар өчен генә сакланган тәм–төмнәрне авыз итәсе килә! Бу уйларны Шамил башыннан кичергәнче, әтисе белән абыйсы утырган ат шактый еракка китте, ә Шамил булса бар көченә өйләренә таба йөгерде. Өйләренә кайткач, ул башта пималарын салып атты, аннары чыланып беткән чалбарларының өске катын салды да, яңадан пималарын киеп урамга чыгып йөгерде. Бернәрсәгә дә игътибар итми, ул әтисе һәм абыйсы киткән юлдан, аларны куып җитү хыялы белән йөгерде дә йөгерде. Ул шушы хыялыннан айный алмый, авылның күптән инде артта калуын да, авылдан шактый еракка китүен дә сизмәде, алга карап йөгерүен белде. Үзенә калса, ул бик тиз йөгерә, имеш, озакламый аңа алда сүлпән генә юырткан ат күренер төсле тоелды, чөнки ул моңа чын күңеленнән ышана иде. Башта ул ат алдагы посадка артына кереп киткәндер, дип, бар көченә агачлар үскән посадкага таба йөгерде, ә аңа барып җиткәнче юл чатына килеп чыккач, малай кая барырга белми, аптырап калды. Әмма аның вакытны югалтасы килмәде, тәвәкәлләп, посадкага таба барган юлны сайлап, алга ашыкты.Ул агачлыкка килеп җиткәндә, искән җил көчәя төшкән иде инде, җитмәсә яуган кар бөртекләре дә күренә башладылар. Тик малай боларны һич кенә дә сизмәде, йөгереп алга баруын белде. Тиздән кар явуы көчәйде, өстәвенә кояш баеп, караңгы төшә башлады. Хыялыннан аерыла алмаган Шамил бернәрсәгә дә игътибар итмәде, «авылга кире кайтырга кирәктер», – дигән уй башына ялгыш та кереп чыкмады. Ул йөгерүеннән туктамады. Башында аның тик бер генә уй бөтерелде: менә–менә ул барган юлда аның күзләренә әтисе һәм абыйсы утырган ат күренергә тиеш. Ә җил көчәйгәннән көчәйде, инде караңгы да төште, ләкин Шамил юлын өзмәде, алга баруын белде.     Әллә башына берәр уй килде, әллә буранның көчәюе сәбәпле, юлны начар күрә башлаган  малай кинәт кенә туктап калды. Артына борылып карады, тирә–якка күз ташлады, әмма үзеннән ун–унбиш адымнан аңа берни дә күренмәде, чөнки яуган кар   бөртекләре, аларны һавада уйнатып, бөтереп. төрле якларга куып торган җил юлчыны бар яктан да ап–ак стена белән уратып алган иде кебек. Башта ул ни эшләргә дә белми, куркып өлгергәнче, аптырап калды. Башына килеп кергән уйлар аңа курку хисләрен дә китереп җиткерделәр. Буранда, авылдан еракта, караңгы төшкәч юлда берүзе калуын аңлап, малай куркуыннан кычкырырга тотынды: –Әти–и–и! Әти–и–кә–ем!      Көчле искән җил аның тавышын йотып торды, ә бу исә малайда курку хисләрен тагын да көчәйтте. Менә ул үзенең бераз өши башлаганын сизде, күзләреннән кайнар яшьләр ургылып бәреп чыктылар.      –Әти–кә–ем! Син ка–ай–да? Мин мо–о–нда–а–а!– диеп кычкырды ул.     Шулчак куркуыннан ни эшләргә белмәгән малай үзеннән берничә адымда гына нәрсәнеңдер кузгалып куйганын сизгәндәй булды.      –Бүре! – дип уйлады да, куркуыннан хәтта күзләрен йомды. Ул ач бүренең очлы тешләрен ыржайтып аңа ничек ташланачагын ачык итеп күз алдына китерде. Менә ул бүренең тын алышын сизеп, куркуының соңгы чигенә җитеп, ирексездән, күзләрен ачты һәм үзенең алдында еш–еш сулап торган... Бурзайны күреп, шатлыгыннан кычкырып җибәрде:      –Дускаем минем! Бурзайкаем минем! Ничек таптың син мине?! – дип сөйләнә–сөйләнә этне кочаклап алды. Малай бу минутта үзенең хәвефле хәле турында онытып, уйларында план да кора башлады: ул бит хәзер ялгыз түгел, янында аның яраткан эте – Бурзае бар! Алар икәүләп һич тә югалып калмаячаклар, әтиләрен барыбер табачаклар! Бу уйлар аңа ниндидер көч өстәгәндәй булды. Ул яңадан алга таба атлады. Әмма байтак вакыт юлда булган малайның көче озакка бармады, ул хәлсезләнә башлады, бераздан үзенең бик нык арыганлыгын да сизде. Аяклары да авырта башлады, алар күтәргесез булып авырайдылар. Хәзер һәрбер адым аңардан зур көчләр таләп итә иде. Күзләрен ачарга бирми каршыга искән җил юлчыны туктарга мәҗбүр итте. Шамил туктагач, җилдән яшеренергә теләп, аякларын бөкләп утырды да, башын фуфайкасының эченә үк тыкты һәм күзләрен йомды. Хәзер аның бер генә адым да атлыйсы килми иде, аны әкренләп йокы басты.     Моны сизгән Бурзай комачаулана башлады: юлдашы тирәли берничә тапкыр әйләнде дә, аның каршына басып кат–кат өрде. Ләкин малай кыймылдамады, ул йокыга тарып бара иде. Эт үзенең борыны белән фуфайканы ачып, Шамилнең йөзен ялый башлады. Шунда гына йокыга тарып барган малай үзенә килде, ниндидер эчке тоемлавы белән этнең аны алга чакыруын аңлап, урыныннан торды һәм эт артыннан атлап китте. Эт аның алдына төшкәч, ул кая барырга кирәк икәнлеген аңлады һәм шуңа буйсынды.      Шулай атлый торгач, Шамил бераздан җилнең аз гына басыла төшүен тоемлады, аңа атлау да җиңеләя төште. Болар хакында уйлап өлгермәде, ул уң якта тонык кына янган ут шарларын күреп алды. Ерактарак та берничә ут нокталары бар иде. Юлдагы малай авылга килеп кергәнен аңлады. Беренче күренгән өйгә карап, ул таныш булмаган, чит авылга килеп кергәнлеген белде. Арыган, йокы басып барган төнге сәяхәтче шул йортның болдыр баскычыннан күтәрелде дә, аның ишеген какты.      Ишек ачылмады, ә аның икенче ягыннан бер әбинең тавышы ишетелде:     –Кем бар анда?!    Шамил үзе турында сөйләп бирде, монда ничек килеп чыкканлыгын аңлатты. Ишек артындагы карчык аңа ишекне ачарга куркуы, өйдә берүзе генә булуы турында әйтте дә, малайга күршеләренә керергә кушты.      –Анда сиңа ачарлар,– диде карчык, – чөнки күршем улы белән яши.     Малай күрше йортка юнәлде. Юлдашы Бурзай аның һәрбер хәрәкәтен күзәтеп, артыннан салмак кына атлап озата килде һәм анда болдыр каршына утырды да, янә күзәтүен дәвам итте.      Чынлап та, бу йортта ишекне шунда ук ачып, төнге «кунак»ны өй эченә үк керттеләр. Шамил аларга үзе белән ниләр булганын яңадан бер тапкыр җентекләп сөйләп бирде. Йорт хуҗалары аңа тагын да бик күп сорулар бирделәр, малай аларга җавап кайтарып торды, дус эте Бурзай хакында да үзенең мактау сүзләрен ишеттерде, аны монда шул эт алып килгәнлеге турында әйтте. Ул этне күрергә хуҗа кеше ихатага да чыгып караган иде дә, анда бернәрсә дә тапмый кире керде. Өй хуҗалары шуңадыр да малайның сүзләренә бик ышанып бетмәделәр, аны үзеннән уйлап чыгарып сөйлидер, дигән фикердә калдылар. Чөнки Шамил өйгә кереп киткәч тә, Бурзай үзе генә белгән юл белән үзенең иркенлек дөньясына – тирә–якта яткан киң кырларга юл алган иде инде.       Юлдан килгән малайга чәй эчерткәч, барысы да йокларга яттылар...      Иртән торгач, өй хуҗалары Шамилне ничек авылына озатырга икән, дип, сөйләшә башладылар. Анасы улына:       –Улым, син почтальон янына барып кил әле. Бүген ул район үзәгенә барырга җыенмый микән? Барса, ул бу малай торган авыл аша үтәргә тиеш була бит, аңа утыртып җибәрербез.       Шулай итеп, төнге сәяхәтеннән соң икенче көнне Шамил авылына, өенә кайтып җитте. Ул үзе белән ниләр булганы, ничек чит авылга барып чыкканы, Бурзайның аны ничек коткаруы турында җентекләп кат–кат сөйләде. Авылдашлары малайны Бурзай үлемнән алып калганына ышандылар. Соңгы атна–ун көнлеккә бу хәл авылда иң күп сөйләнә торган хәбәрләрнең берсе булды. Ә Бурзайны гел җылы сүзләр белән генә искә алдылар.      Гаҗәеп, моңардан соң байтак вакыт узды, әмма эт авылда никтер һаман да күренмәде. Озакламый кешеләр аны искә дә алмый башладылар. Тик Шамил генә аны өзелеп көтте. Үзен коткарган дүрт–аяклы дусын сагынды ул. Нык сагынды. Аның белән булачак очрашуны кат–кат күз алдына китерде.       Очрашу булды, ләкин аларның күрешүе бөтенләй башкача килеп чыкты...      Беркөнне, вакыт кичкә салышканда, Бурзайның җимерек сәмән өйләр янында ятканын Шамилгә җиткерделәр. Малай бар көченә шунда йөгерде. Килеп җиткәч, ул тагын да ныгырак ябыккан, өтәләнеп беткән, хәлсезләнеп, җиргә сузылып яткан Бурзайны күрде. Аның күзләре йомык иде. Шамилнең беренче сүзләреннән, таныш тавышны ишетеп, эт күзләрен ачты. Күзләрендә яшәү нуры сүнеп барган дусын юатырга малай аңа күңеленнән ташып торган җылы сүзләрен яудыра башлады. Эт булса кузгалмады. Нәкъ шулчакны Шамил аның күзләреннән ике бөртек күз яшьләре тәгәрәп төшүен күреп калды. Бурзай елый иде! Эт күзләрен яңадан йомды да, бераздан ниндидер сәер тавыш чыгарып, тынып калды. Шамил яраткан этен терелтергә теләп, елый–елый аның гәүдәсен сыйпаларга тотынды. Шул вакытта аның кулы каты бер төергә терәлде. Малай ике кулы белән ул урындагы йоннарны ачкач, ул анда төзәлеп бетмәгән, саркып торган яра күрде. Димәк, аның яраткан дусына, аны үлемнән коткарган Бурзайга кемдер мылтыктан аткан!     Кайгысыннан бар дөньяны оныткан, җан әрнүенә түзә алмаган Шамил елый–елый өйләренә кайтты, анда да елавыннан туктый алмый төн буе шыңшып чыкты. Бары тик таң алдыннан гына барлык көчен югалтып, ул каты йокыга талды...                                                          Шикләнү бураны                                                                                                    Шикләнү бураны                                                                                                  Таратты зиһенне,                                                                                                  Туңдырып аңымны,                                                                                                   Юк итте үземне.                                                                                                               (Бәеттән).      Яңа елны каршыларга санаулы гына сәгатьләр калса да, мәхәббәт  утларында янган Ринатның кәефе бер дә күтәренке түгел иде: институтта укулар булмаса да, чираттагы эш көне 1нче январьга туры килә. Димәк, ул Яңа елны каршыларга сөйгәне Гөлназ янына кайта алмаячак. Бу Ринат өчен күтәрә алмаслык авыр бер кайгыгы әверелде. Сөйгәненең ягымлы тавышын ишетер өчен, аңа хәлләрен, йөрәгендә булган хисләрен аңлатырга дип, ул авылга, Гөлназның күршеләренә шалтыратырга элемтә үзәгенә килде.      Тиздән аны сөйләшергә чакырдылар. Ринат, йөрәгендә кайнаган хисләрдән дулкынланып, телефон трубкасын алды. Телефоннан авылдашы, Гөлназның күршесе Зәкия апаның тавышы ишетелде. Алар бер–бересенең хәлләрен сораштылар, егет телефонга Гөлназны чакыруларын сорады. Бераз вакыт узгач трубкада Гөлназның шатлыклы тавышы яңгырады:         – Ринат, саумы! Кайчан кайтасың? Без Яңа елны каршыларга Кәримнәрдә җыелырга булдык.  Синең өчен акчаны мин бирдем инде. Кайтып җит, – диде ул.         Күңеленә якын Гөлназның ягымлы тавышын ишеткәч, Ринатның дулкынлануы арта төште.          –Гөлназым, кара әле... беләсеңме... килеп чыкмый бит әле... Ничек әйтим икән?... – диде ул башында чуалган төрле уйларының очына чыга алмый.          – Нәрсә, син кайтмаска булдыңмыни? – диде Гөлназ, егетнең сүзен бүлеп. Аның тавышында үпкәләү, бер үк вакытта ачу чаткылары чагылды. – Яңа елны шәһәрдә, шәһәр кызлары белән үткәрергә булдыңмы? Алай булгач, үзеңә үпкәлә, – диде дә Гөлназ, трубканы куйды, ә Ринатның колагына  ирештереп әйткән кебек «пи–пи–пи» ишетелде.         Сөйләшүнең болай килеп чыгуыннан Ринат бөтенләй коелып төште. Нигә әле болай килеп чыкты? Ул бит матур гына сөйләшеп, үзенең хәлен аңлатырга ниятләнгән иде. Нигә  Гөлназның аның белән сөйләшәсе килмәде? Нигә ул аны тыңларга теләмәде? Бәлки, Гөлназ аны онытып бара торгандыр?!         Яңа елны Кәримнәрдә каршыларга җыенуы зур шик тудырды Ринатның күңелендә: Гөлназ артыннан Кәрим аз йөрмәгән иде... Бу уй егетнең күңелендә көнләшү җилләрен кузгатты. Башына килгән төрле уйлардан ул җилләрнең көче арта барды, һәм  Ринат зур кайгыга чумды. Хәзер ул бары тик Гөлназ белән Кәрим турында гына уйлый башлады. «Ничек кайтып килергә? Ничек кенә Гөлназны күреп сөйләшергә?» – шушы уйлар аның башында бертуктаусыз кайнап тордылар, ә күңелендә кузгалган җилләр әкренләп шикләнү буранына әверелделәр.        Ринат, үзен борчыган сорауларга һаман да җавап таба алмый , төнге эшенә китте. Эшендә Яңа ел алдыннан хезмәт хакын алды, ләкин ул да кайгыга чумган егетнең кәефенә йогынты ясый алмады.                         Бу уйлардан Ринатны дусы Зөфәрнең күтәренке тавышы чыгарды:        –Сәлам, Ринат! Бик кәефсез күренәсең, нәрсә булды? – диде ул, дусына кулын сузып. – Яңа ел белән сине! Шундый кәеф белән каршылыйлармыни Яңа елны, – диде Зөфәр, дусының күңелен күтәрергә теләп.       Ринат дусына үзенең кайгысын аңлатты,  сөйгәне белән сөйләшә алмаячагына  үкенүен әйтте.       – Ә нигә кайтмаска? Берендә эшкә синең урынга үзем чыгармын. Миндә бит мәхәббәт проблемалары юк, – диде Зөфәр.         Дусының әйткән сүзләре Ринатның күңелендә өмет очкыннары кабызып, анда шаулаган буранны бераз баса төште.         – Чынлапмы?! – диде ул, Зөфәрнең сүзләренә ышанып бетә алмый, – шулай итик әле, дусым. Миңа ничек кенә булса да кайтып килергә кирәк. Бик кирәк, – диде Ринат,күңеленнән дусына мең–мең рәхмәтләр укып.           Икенче көнне төнге эштән соң йоклап та тормый Ринат сөйгәненә Яңа ел бүләге эзләргә шәһәргә чыгып китте. Кибеттән кибеткә йөреп, бүләк сайлап, ул күп кенә вакытын югалтты, ләкин күңелендә кузгалган шикләнү бураны үткән вакытка карамый үзенең дулавын дәвам итте, егетнең башына ямьсез уйлар өертә торды. Гөлназга Яңа ел бүләге итеп Ринат алтын йөзек, әнисенә, сеңлесенә төрле күчтәнәчләр алды да, яңадан торган бүлмәсенә кайтты. Алган күчтәнәчләрне сумкага салгач, сөеклесенә алган бүләкне тагын бер тапкыр кулына алды һәм аны ничек бүләк итәчәге, нинди сүзләр әйтәчәге турында уйлап торды. Шуннан соң ул алтын йөзекне кадерләп кенә түш кесәсенә, йөрәге янына салып куйды, һәм әйберләрен алып тышка чыкты.           Урамда егетне көчле генә искән җил каршы алды. Ринат, вакытны югалтмас өчен, автовокзалга барып тормаска булды һәм автобуска утырып шәһәр читенә чыкты. Анда килеп җитүгә җил тагын да көчәя төшкән, өстәвенә, кар да ява башлаган иде. Озакламый буран чыгачагы көн кебек ачык иде, ләкин йөрәгендә, күңелендә котырынган шикләнү бураны Ринатны юлга чакырды. Ул кул күтәреп бер йөк машинасын туктатты. Шофер егет район үзәгенә кадәр барачагын әйткәч, Ринат тиз генә кабинага кереп утырды. Берникадәр вакыт алар күңелле генә сөйләшеп килделәр. Ләкин тышта буранның көчәюе сәбәпле аларның әңгәмәләре өзелде,һәм Ринат яңадан үзен борчыган уйларга кайтты. Ул Гөлназ белән ничек очрашачагы турында уйлый башлады. Инде Гөлназы             аны,бәлки, көтми дә торгандыр. Ә күпме әйтәсе сүзләре бар аның сөйгәненә! Җәйгә корган планнары турында сөйлисе бар, чөнки ул планнарны бергә уйлашырга кирәк  Ринатка. Уку елы тәмамлангач,ул читтән торып укуга күчәргә ният тота. Беренчедән, аның сеңлесе 11 классны тәмамлый, Алла боерса, ул да укырга керер. Икенчедән, әнисенә авылда дөнья көтүе елдан–ел авырлаша. Шуның өчен Ринат, әнисе янына кайтып, дөнья авырлыкларын үз өстенә алырга тиеш. Читтән торып укырга нибары бер генә ел кала, шулай булгач, җәйгә туй турында да уйларга мөмкин.        «Моңа Гөлназ ничек карар икән? Нигә ул телефоннан шулай сөйләште? Әллә хисләре Кәримгә  күчтеме икән?» – дигән уйлар  башына кереп, күңелендә котырынган шикләнү буранын тагын да көчәйтеп җибәрделәр.          « Ничек булса да бүген кайтып җитәргә кирәк!» – дип уйлап куйды Ринат,тынгы бирмәгән ямьсез уйларыннан арынырга теләп.           Район үзәгенә караңгы төшүгә генә килеп җиттеләр. Шофер егет юлдашының әле авылга китәргә ният тотуын белгәч, аңа ташланды:          – Син нәрсә? Акылдан яздыңмы әллә? Мондый буранда кем берүзе юлга чыга?! Әйдә минем белән. Буран туктагач кайтырсың авылыңа, – диде ул каты гына.                           Ләкин Ринат та үз сүзендә каты торды:               – Юк инде, монда кайтып җиткәч биш–алты чакырымны җәяү дә үтәм. Кайтырга кирәк миңа, кайтырга! – диде ул,          һәм юлдашы белән саубуллашып, машинадан төшеп калды. Тышта күз ачкысыз көчле буран,ләкин күңелендә котырынган шикләнү бураны башыннан барлык дөрес уй–фикерләрне куып бетергән иде инде. Ул, бернәрсәгә карамый, авылы ягына атлый башлады. Үзсүзле егетнең юлны һаман да дәвам итүеннән буранның ачуы килгәндәй, ул ярсый башлады. Җилләре киемнәрен өзеп алырдай булып Ринатка ташландылар, ә карлары йөзенә бәрелеп, аңа күзләрен ачарга да ирек бирми башладылар. Ләкин шикләнүдән, бер үк вакытта сагынудан аңын җуйган егет авылга таба атлавын белде. Күңелендә купкан шикләнү бураны аның башына яңадан – яңа  шомлы уйлар куып тордылар: әгәр дә ул кайтып өлгермәсә, Кәрим Ринатның юклыгыннан һичшиксез файдаланачак, Гөлназны үзенә каратырга бөтен көчен куячак! «Кайтырга кирәк, кайтырга!» диде ул кычкырып, ләкин көчле җил аның сүзләрен авызыннан алып, колагына да җиткерми, шунда ук юк итте. Егет күпме генә кызурак атларга тырышса да, каршы искән җил, йөзенә бәрелгән суык карлар аның тырышлыгын, куйган көчен юкка чыгара иделәр. Өстәвенә, юлда ештан – еш  кар өемнәре очрый башладылар. Бөтен дөнья бер аклыктан торганлыктан, кар өемнәрен күрү мөмкин түгел иде. Бары тик бөтен гәүдәсе белән кереп чумгач кына белеп кала  иде Ринат ул кар өемнәрен.Шулай атлау юлчының бөтен көчен алды, ул тиргә батты, ә киемнәре исә, әле генә судан алган шикелле, юешләнеп бетте.             Карлар ерып шулай килә торгач, Ринат агачлыкка килеп чыкты, һәм аның йөрәге «жу» итеп китте,чөнки бу агачлык авылга кайта торган юлдан ике чакырымга якын читтәрәк булырга тиеш иде.Димәк, ул авыл юлын күптән югалткан!              Агачлар ышыгына туктап, Ринат бераз вакыт уйланып торды: кире юлга чыксаң, авылга кадәр өч чакырымлап ара калган. Тик юлны хәзер ничек табарга?!            Агачлар ышыгына карамый, егетнең бөтен тәне буйлап суыклык үтте. Ул үзенең өши башлавын сизде һәм юлын дәвам итәргә булды, юл калган якка юнәлде.            Салкын җил юеш киемнәрне туңдыра башларга да өлгергән иде инде. Өстәвенә, тәүлектән артык йокламаган тән үзенә ял сорый башлады, авырая төште. Хәзер һәрбер адым зур көч белән генә бирелгәннән, хәлсезләнгән егет ештан –еш кар өемнәренә чумып егыла башлады...              Ә аның Гөлназы исә бу кичне Яңа елны каршыларга беркая да бармаган иде. Ринат белән кичәге сөйләшү аның күңелендә дә ниндидер авыр тәэсир калдырды. Ул үзенең сөйләшүне өзеп, трубканы куйганы өчен, икенче көн инде үкенеп бетә алмый, җанын телгәләде. Нигә соң аның түземлеге җитмәде?! Әллә күрешүне сагынып көткәнгәме? Шушы сорауларга җавап таба алмый утыра иде Гөлназ бу кичне үз бүлмәсендә...             Ә шикләнү бураныннан аңын җуйган, инде үзенең өшегәнен дә сизмәгән Ринат басу буйлап адашып йөри бирде. Тәмам хәлдән таеп, менә ул тагын бер кар өеменә кереп чумды. Инде үзе дә аңламый, булган көчен җыеп, ул бу өемне дә ерып чыкты да, кар өстенә ауды... һәм сөйгәне, Гөлназы белән очрашты...           ... Яңа елга бизәлгән, яп – якты җылы бүлмә. Ринатның каршында Гөлназ. Аның йөзендәге шатлыгы нурлар булып тирә – якка тарала. Җылылык, күзләрне камаштырган яктылык Ринатның тәненә зур ләззәт бирәләр. Аңа шундый рәхәт! Менә ул түш кесәсеннән сөйгәненә алган бүләкне, алтын йөзекне ала һәм Гөлназга суза... Гөлназ да елмаеп Ринатка кулын суза... ләкин кинәт  бернинди хәрәкәтсез торган җиреннән күтәрелә башлый. Ринат аның артыннан ашкына, аны тотмакчы була, әмма урыныннан кузгала алмый. Аның тыны кысыла, «Гөлназым!» – дип кычкыра, ләкин тавышы чыкмый. Ә Гөлназ ераклаша – ераклаша  бара һәм бөтенләй күздән югала...                            Икенче көнне юлдан ерак түгел Ринатның җансыз гәүдәсен таптылар. Аның учында сөйгәненә алган Яңа ел бүләге – алтын йөзек бар иде...                                             ТӘКЪДИР ТАШЫ                                                                                                                                                          Борынгылар белми әйтмәгәннәр,                                                                                                             Ышан, балам, ышан син шуңа:                                                                                                             Тәкъдиребез кендек каны белән                                                                                                              Языла ул нигез ташына.                                                                                                              Язмышың да синең аңа бәйле,                                                                                                              Бәхетең дә шунда саклана.                                                                                                              Нигезеңә һәрчак тугры булчы,                                                                                                              Берүк, балам, аны ташлама!     Гафур Сәлимгәрәй улын пенсиягә озату кичәсе шактый кызу барды. Матур–матур теләкләр, алдагы көннәрдә дә бергә булырбыз, дигән ярым буш вәгъдәләр күп яңгырады, һәм менә шулар юбилярның күңелендә киләчәккә өмет очкыннарын сүндерми саклап алып  калырга ярдәм иткән иделәр. Әмма кичәдән соң ай ярым вакыт үттеме–юкмы, бу кинәт кенә килеп туган  эшсезлек Гафур Сәлимгәрәевичның кәефенә тискәре йогынты ясый башлады. Нишләргә дә белмәде ул, киң, иркен фатирының бүлмәләрендә көне буе тегендә–монда сугылып вакыт уздырырга мәҗбүр булды.      Гомере буе иртә торырга күнеккән, ул бүген дә сәгать җидене суккач, түшәгеннән торып, юыну бүлмәсенә юнәлде. Юл уңаеннан кухнядагы радионы кабызып җибәрде. Юынып чыгуына соңгы хәбәрләр тапшыралар иде. Плитәдәге чәйнекнең астына ут кабызды да, радио тыңларга утырды. Берникадәр вакыт узгач радиодан аның туып–үскән районында якташларының ирешкән уңышлары турында әйтеп уздылар. Туган районы, якташлары хакында ишеткәч, ул, хисләргә бирелеп, уйга чумды, хатирәләр аны туган ягына, яшьлек елларына алып киттеләр...            ...ФЗУда укып йөргән чагы иде. Гафур, байтак вакыт җыйган акчасын алып, кибеткә аяк киеме алырга юнәлде. Әмма аны юлында бер чегән хатыны туктатты.           – Күреп торам, син бик акыллы, нечкә күңелле һәм ярдәмчел егетсең, – диде ул, каушабрак калган егетнең күзләренә туп–туры карап. Гафур каршы әйтмәкче булды, ләкин чегән хатынкайның яныннан китү өчен үзендә көч тә, теләк тә таба алмады. Кәсепкә чыккан чегәнгә шул гына кирәк иде: аптыраган егет һушына килгәнче ул сөйләвен дәвам итте:           – Туган төбәгеңне бик нык сагынасың икән, төшләреңдә дә аны еш күрәсең, әниең янына бик кайтасың килә. Әйдә, мин сиңа алдагы тормышыңны сөйләп бирим. Синең бит аны бик беләсең килә, – диде дә, егетнең кулыннан тотып алды.             Чынлап та, бик беләсе килә иде Гафурның алдагы тормышы, киләчәге турында. Моны сизеп торган чегән хатыны четердәвен дәвам итте:             – Синең тормышың матур булачак. Ничек икәнен беләсең килсә, кулымны алтынлап җибәр. – Ул кулын Гафурга сузды. Егет күрәзәченең сүзләрен аңлап бетермәде, аптырап карап тора бирде. Хатын сөйләүдән туктамый: – Шушы кулыма акча сал. Ул дөресен әйттерер. Киләчәгеңне сөйләп бирер. Акчаңны кызганма, – диде, башындагы уйларының чигенә чыга алмый, аптырап калган егетнең күзләренә карап.             Гафур үзе дә сизмәстән кесәсеннән акча чыгарды һәм берничә кәгазь акчаны аның кулына салды.              – Син әле бик тиз генә туган якларыңа кайта алмаячаксың. Монда сине күп кенә эшләр көтә. Алар барысы да тик синең файдаңа булырлар. Укырсың әле, укырсың, – диде дә, кулын тагын Гафурга сузды. – Алар тормышка ашсын, дисәң, син акчаңны жәлләмә, алтынла кулымны, алтынла. Киләчәгең синең шуңа бәйле, кызганма акчаңны, язмышыңны боза күрмә!             Дөньясын онытырга өлгергән егет хатынның кулына булган акчасын салды.              – Син туган ягыңа бик дәрәҗәле кеше булып кайтырсың, анда байтак эшләр башкарырсың, дан яуларсың. Тәкъдир ташың туган нигезеңдә, гомереңнең соңгы минутлары да анда булыр. Бәхетле тормыш юлы үтәрсең. – диде дә чегән хатыны, китеп тә барды. Бер тиенсез торып калган Гафур бераз вакыт һушына килә алмый торгандай, басып катып калды. Үзенең мөшкел хәлен аңлагач, яшәгән җиренә юл тотты... Кеше хәтере бик гаҗәеп һәм бик серле нәрсә шул. Белмәссең, ул ниндидер вакыйгаларны озак вакытлар сиңа тукып кына тора, ә кайберләрен шунда ук «сандыгының» иң төбенә салып куя да, дистәләрчә еллар буена бер генә тапкыр да исеңә төшерми. Гафур Сәлимгәрәевич чегән хатыны белән очрашуын бер–ике мәртәбә исенә төшерде төшерүен, әмма ул вакыйганы оныткан иде инде. Менә бит, ул кабат аның исенә кинәт кенә килеп төште, ул гына да түгел, барысы да ап–ачык булып күз алдыннан үткәндәй булды. Бер уйласаң, чегән хатыны әйткән фаразлар хак булганнар ләбаса! Чынлап та, Гафур озак еллар укыды. ФЗУны тәмамлагач, өч ел заводта эшләде, шунда кичке мәктәпне бетереп урта белемгә ия булды һәм авыл хуҗалыгы институтына укырга керде. Аны уңышлы тәмамлаганнан соң, туган ягына кайтып эшкә тотынды. Анда башта агроном булып кына эш башлаган булса, соңрак район Советы башкарма комитеты рәисе дәрәҗәсенә кадәр күтәрелде. Ул гына да түгел, моннан унбиш ел элек аны авыл хуҗалыгы министрлыгына эшкә алдылар, һәм ул анда лаеклы ялга чыкканчы төрле җаваплы эшләр башкарды, чегән хатыны әйткәнчә, дан яулады, күп кенә хөкүмәт бүләкләренә лаек булды. Ә менә ни өчен ул «гомереңнең соңгы минутлары да анда булыр» дип әйтте соң? Гафур Сәлимгәрәевич бүген яхшы белә: аның туган авылы 70нче еллар ахырында «киләчәге юк» дигән мөһер алып, башка шундый авыллар кебек юкка чыкты. Туган авылының сүнеп баруын район Советының башкарма комитеты рәисе булып эшләгәндә үз күзләре белән күрде. Ул вакытта ук аның туган йортының урынында нигез ташлары гына ятып калган иде, чөнки Гафур туган өен район үзәгенә күчереп, сипләп, зурайтып салып куйган иде.           Кинәт кенә хәтерендә терелеп, ачык итеп күз алдына килеп баскан туган ягындагы гомер еллары Гафур Сәлимгәрәевичны тирән уйларга салды, ниндидер сәер көч күңел кылларын өзәрдәй булып аны туган авылына тартты. Аның шул югалган авылга кайтып, туган йорты торган урынын гына булса да күреп, туган нигезендә утырып уйланасы килеп китте. Башында кинәт кенә барлыкка килгән шушы уйлар аны авылына кайтып килергә, дигән карарга да җиткерделәр...           Иртәнге чәй вакытында бу уйларын тормыш иптәше Сәвия белән дә бүлеште. Гомер буе эштә йөргән иренең уйларына хатыны каршы төшмәде.            Гафур Сәлимгәрәевич кичен улына шылтыратып, үзенең ниятләре турында сөйләп бирде, улын бергә йөреп кайтырга чакырды. Алар алдагы ял көнендә юлга чыгарга сөйләштеләр.            Ял көнен Гафур Сәлимгәрәевич яшәреп киткәндәй, бик күтәренке кәеф белән каршы алды. Иртән тору белән юлга чыгу хәстәрлеген кайгырта башлады: озак кына кияргә кием сайлады, бар күңеле белән улының тизрәк килеп җитүен көтте.            Улы килеп җитүгә Сәвия апа аш әзерләп өлгергән иде. Бергәләп ашап алгач та, Гафур юлга чыгарга ашыкты. Иренең шулкадәр юлга ашкынуына Сәвия апа, үпкәләгәндәй, әйтеп куйды:             – Әллә миннән бизгәнсең инде, гел чыгып китәргә генә торасың. Элек эш дип йөгердең, хәзер пенсиядә дә янымда утырасың килми.              – Утырырбыз әле, утырырбыз. Алда әле күпме вакыт бар. Тагын аз гына түз инде, син бит түзәргә өйрәнгән, – диде ире, хатынын тынычландырырга теләп.            Шулай кузгала башлаган җилне басып, ир белән хатын җылы гына саубуллаштылар. Әтисе кереп утыргач, улы машинаны кабызды, һәм алар авыл якларына юл алдылар.            Әти кеше юлда улының эшләре, аның планнары белән кызыксынды, сүз уңаеннан улына төрле киңәшләр бирде. Сөйләшеп килә торгач вакытның үтүе дә сизелмәде, сәгать ярым–ике сәгать вакыт эчендә алар район үзәгенә килеп җиттеләр. Гафур Сәлимгәрәевич юл уңаеннан элек бергә эшләгән дуслары янына кереп, алар белән сөйләшеп, байтак кына вакытын югалтты. Ниһаять, эшләре беткәч, ул улына үзенең туган авылына юл тотарга кушты.          Таныш табигать, үзе атлап йөргән юллар, гомеренең байтак елларын туган төбәктән еракларда уздырган Гафур Сәлимгәрәевичның күңелендәге хисләрне кузгаттылар, аның хәтерен яңартып, аны нык кына дулкынландырып алдылар. Туган йортта биш бала үссәләр дә, бүгенге көндә ул йорт урынында бары нигез ташлары кына торып калган. Туган өйнең нигезе бүген олы бер каберне хәтерләтә. Сәер шомлы тынлык Гафурның җанын телгәләп узды. Тормышның никадәр катлаулы һәм үзенчәлекле булуы турында уйланды сагышлы уйларга чумган Гафур Сәлимгәрәевич. Уйлап карасаң, бер өйдә туып–үскән бер ананың биш баласы да тормыштан ничек кенә булса да отыш эзләгәннәр ләбаса, чөнки аларның берсе дә шушы изге туган нигезен балалар, оныклар тавышына күмәр өчен саклап кала алмаган, үзләренә бәхет эзләп, төрле төбәкләргә сибелгәннәр алар. Ике абыйсы инде гүр ияләре, ә кече абыйсы Себер якларында тормыш корып, анда яшәп ята. Ярый әле сеңлесе якында тора, аның белән аралашалар. Мондый язмышка, нәрсә соң дучар итте?! Гаеп кемдә, нәрсәдә: авырлыклардамы, әллә анда яшәгән кешеләрнең үзләрендәме? Нигә авылларга «киләчәге юк» дигән мөһер бик җиңел генә сугыла соң?! Нигә соң авылны яклаучылар калмады? Үзебез аз гына чирли башласак, табибларга йөгерәбез, ә авылларның каты авыруын күрсәк тә, аларга ярдәм кулы сузучы юк! Шулай булгач, без иң мәрхәмәтсез авыл балалары түгелбезме?! Ә бит вакытында туган авылын җанландырып җибәрү райсовет башлыгының кулыннан килми идеме? Килә иде, ләкин ул бит моның турында уйлап та карамады, югарыдан төшкән боерыкларны берсүзсез үтәп торудан башка юлны хәтеренә дә салмады. Менә шуңадыр да, авыл урынында җан өзгеч сагыш һәм сәер шомлы тынлык. Хәтта анда үскән үләннәр дә аңардан качарга теләп җиргә сырылганнар кебек.           Машинадан төшеп, Гафур Сәлимгәрәевич балачак урамына аяк басты, күз алдына авылның шул вакыттагы күренеше килде. Әйтерсең лә, бар йортлар да үз урыннарында, тирәләрендә ямь–яшел бакчалар... Тик урам гына буп–буш. Менә бу йортта аның дусы, сыйныфташы Сәфәргали яши, ә бу өй Гафурның йөрәген яндырган гүзәл Зөләйханыкы... Менә ул уе белән элекке капканы ачып үзләренең йортына таба атлады һәм таныш юлдан нигезгә күтәрелде. Озак кына уйланды ул, бер почмакта посып калган нигез ташына утырып.              Уйлар бер–берсен алыштырып тордылар, ләкин аларның чиге юк иде: вакытында ныклап, җентекләбрәк уйламаганлыктан килеп чыкты бит бу үзәк өзгеч күренешләр. Авылдан чыккан күпме якташларыбыз илебезнең кайсы гына төбәкләрендә тырыш хезмәтләрен күрсәтмәделәр! Нигә соң без бүген туган нигезләребездән өзелгәнбез?!             «Гаеп бары безнең үзебездә генә, – дигән фикергә килде ул. – Бу хакта яшьләргә ачыктан–ачык сөйлисе бар!» Менә шушы юнәлештә эшләргә, дигән бурыч куйды үзенә пенсионер.             Уйларыннан арынып, бер карарга килгәч, ул урыныннан күтәрелде һәм калкулыктан түбәнгә атлады. Нәкъ ул баскан җирдә яткан кечкенә таш аяк астында тәгәрәп китте, олы гәүдәле ир тотрыклылыгын югалтып, бөтен гәүдәсе белән артка ауды, башы нигез ташына бәрелде, һәм Гафур Сәлимгәрәевич шунда соңгы сулышын алды...       Фото: tetushi.tatarstan.ru         Freepik.com   Рүзәл Мөхәммәтшин. Төшләр   – Әниләр беркайчан да алдаламый алар!   Рүзәл МӨХӘММӘТША. Карт белән малай. Хикәя   Нурмый карт авылга таба күз ташлады – әнә ул, авыл: еракта, тау астында рәхәтләнеп җәелеп яткан. Әнә аның ике күле – зәп–зәңгәр күлләр, ике күзе кебек… Шундый ук зәп–зәңгәр күккә бакканнар. Әнә аның урманы – куе урманы, караңгы урманы. Әнә аның басу–кырлары – мәгъриптән мәшрикъка, офыктан – офыкка сузылганнар. Әнә – зират. Әнә кечкенә генә бер казык кебек мәчет манарасы күренә. Әнә аның инеше – йөгерә–йөгерә анасы куенына – Нократка ашы Әнә, икенче якта – Нократ үзе. Эченнән генә ниндидер сагышлы моңсу да булган көйне көйләп, халкының бөтен бар булган моңын гасырдан–гасырга илткән, буыннан–буынга тапшырган елга. Һаман да шул җырын җырлый ул. Халык ул җырны ишетә… Нурмый карт та ул җырны ишетә… Меңенче, ун меңенче елын бу ярларны юып, кәефе яхшы чакта – тын кына, кәефе начар вакытта – дулый–дулый аларны ишеп, әмма үз язмышы барыбер тугры калып – әлеге моң чылбырын өзмичә, заманнан–заман дәвердән–дәвергә илтеп – ага да ага ул… Сугышлар артыннан сугышлар кабына, империя артыннан империяләр җимерелеп, яңалары төзелә тора; кавемнәр, халыклар бернинди эзен калдырмыйча юкка чыга, кырыла,  ә ул – ага да ага һаман… Үз ярында урнашкан кечкенә генә авылны һәр дулкыны белән сәламлә таңнан–кичкә кадәр юлдаш булып аңа, татлы йокыга озатып аны, ага… – Нурмый бабай, исәнме!.. Гади генә, әмма чиста–пөхтә киенгән кечкенә малай карт янына йөгерә иде. Икенче сыйныфта укый ул. Берүзе. – Ә–ә–ә, исәнме улым! Кая кил әле монда, утыр әле… – Ю–у–к, утырмыйм, чирәм салкын инде хәзер, әни шулай дие. Утырсам ачуланачак ул мине. Карт елмаеп куйды: – Әниең юк бит әле монда, кил, утыр… – Юк, ярамый… Алайса, Аллаһ бабай күреп, әнигә әйтә дә, әни мин барыбер ачулана. – Кил, алдыма утыр, алайса… – Ә әни ачуланмасмы соң? – Ачуланмас. Нәрсә, ничә икеле алдың бүген? – Берне дә түгел. – А–а–а, малай, син вабше әшәкеләнеп беткәнең бит. Икеле дә алмагач аны. Менә мин синең җәштә–ә–ә… – Алдама, әни әйтә, Нурмый абыең бик акыллы ул, дие. Жиде класс бетергән, дие… Ул вакытта бик әзләр укыган, дие. Нурмый карт кабат елмайды: – Балам, әниең алдалыйдыр. Ничек мин, туксан яшьлек карт, сине житкән җегетне, оялмыйча алдалап торыйм дие инде?!. – Әниләр беркайчан да алдаламый алар! Нурмый картның әлеге җаваптан бик канәгать калуы йөзенә чыккан иде: – Дөрес, улым, маладис. Мә, тот бу алманы шуның өчен… – Рәхмәт, бабай. Бераздан куакларны сыйпаган җил тавышына малайның шартлатып алма кимергән тавышы кушылды. – Атаң ничек соң, ияләнәм диме? – Ияләнәдер инде. Безгә бик авыр: әнигә авыр, әбигә авыр, миңа авыр… Абый да сирәк кайта, апа да. Бик сагынам. – Нишләтәсен, китәләр бит. Эш жук, диләр. Эше булса, акчасы жук, диләр… – Рамилнең әтисе дә китте. Минеке Казанга гына әле, аныкы Себергә үк бит! Минем әти кайткалый әле, аныкы – яздан бирле күренми инде. Рифат абыйныкы да, Йолдызныкы да. Кичә шалтыратты әле: сиңа бик күп күчтәнәчләр, китаплар алдым, дие. Әйбәт укысаң, алып кайтырмын, дие. Менә сине тыңлап икелеләр алсам, ул миңа китап алмас иде! Карт, малайның башын сыйпады: – Син маладис улым, синең белән була… – Әти дә шулай, дие. Тагын алмаң юкмы, бабай? – Өйгә кайткач бирермен. Икене бирермен. – Өчне бирәсеңме соң? Берсен – Рамилгә. – Дүртне бирермен, алай булгач. Киттек, кузгалыйкмы? – Әйдә. Алар тау итәге буенча, елга ярыннан, авылга таба юл алды. Һәр адымнары аларны елгадан ерагайтып, авылга якынлаштыра иде. – Бабай, матур безнең елга, име? – Матур, улым… – Авылыбыз да матур, име? – Авылыбыз да матур… – Ә нигә, алайса, «бетә» диләр аны? Ничек авыл бетә ала инде? – Кем әйтә? – Бөтен кеше әйтә. – Курыкма, улым, синең белән без икәү бар бит әле. Без булганда бетмәс. – Әни, Аллаһ бирса, диергә куша. – Дөрес әйтә, улым, Аллаһ боерса. – Бабай, ә безнең авылны хан заманыннан билгеле, диләр. Бу күптәнме? – Бик күптән. Малай очкын тулы күзләрен картка төбәде: – Динозаврлар яшәгән вакыттанмы әллә? Карт кеткелдәп көлеп җибәрде: – Жук, алай ук түгел инде, бераз сонрак. – Безнең авылны тол кеше нигезләгән, диләр, шул дөресме соң? – Дөрестер, улым, риваяте шундый. – Аңа кадәр авылда чирмешләр генә яшәгән, диләр… – Анысы да бардыр. – Сөйлә әле мина шуның турында. – Нәрсә турында? – Менә шулар турында. Авыл турында. Карт малайга борылды: – Үзең дә беләсең бит әнә. – Юк, мин тулысы белән белмим, тулысы белән сөйлә! – Нәрсә сөйлим соң? Китап авылның салынуын бик борынгыдан күрсәтә… – Динозаврлардан соң… Картның иреннәре елмайгандагы кебек хәрәкәт итеп алды: – Әйе. Казан ханлыгы чорында… Кайчандыр монда, чыннан да, әз генә йортлы чирмеш авылы булган, дип сөйлиләр. Моны үткәндәге чыганаклар да раслый… – Ә «чыганаклар» – нәрсә ул? – Китаплар, язулар дигән кебегрәк инде… – Ә–ә–ә… – Авылның ул вакыттагы исеме безнең көннәргәчә килеп җитмәгән. Чирмешләрдән соң бу урынга җиде ир балалы тол хатын килеп утырган, дие. Шуннан Толлы киткән инде. Тол хатынлы, җәнәсе… Отыры, исем, авылда татарлар яшәгәнне аңлатыпмы, Татар Толлысына әйләнгән… Тол хатын урынына тол карт булган, диючеләр дә бар. Шуннан киткән инде менә безнең авыл. – Нурмый карт малайга борылды. – Бәлки, шул тол турыдан–туры синең бабаң булгандыр? Малай шаккаткан күзләрен картка төбәп: – Чынлапмы? – дип сорады. – Бик мөмкин, – диде карт аңа. Малай уйга калды: – Шул авыл миңа килеп житкәч бетәрме инде? – Нишләтәсең… Дөнья шундый. Берни дә мәңгелек түгел. – Безнең авыл матур бит! – Матур. – Урманы да матур! – Матур. – Нократ та матур! – Матур… – Нигә соң, шулай булгач… Карт, җавапка бер сүз дә әйтми генә, инеш аркылы сузылган басмага аяк басты: – Саграк бул, абалана күрмә…   Freepik.com             (Дәвамы бар.)   Фото: Freepik.com             Тәнзилә НАЗ   * * * Җылы җилле язлар килгәч Эреде кар күңеле. Әйлән–бәйлән уйнады ул Бураннарда күмелеп.   Яз кояшы иркәләде Бер елмаеп, бер көлеп. Белмәде кар, бу мәхәббәт Өзәр үк, дип, гомерен.   Әҗәл көткән – утны үпкән, И, син, беркатлы күңел. Язлар  гүзәл, тик сөюе Ак карлар өчен түгел...   * * * Сокландыргыч бер мәл – гөлле җәйләр! Гөлләр белән җәйләр сөйкемле! Болыннарны гүзәл гөлләр бизи, Ә гомерне – яшьлек бит инде.   Болыннарда йөрим бер ялгызым, Чәчәкләргә күзем камашып, Чәчәк җыеп. Гүя яшьлек үзе Калган кебек монда адашып.   Карашымны иркә гөлләр сөя, Жәйләр – гүзәл яшьлек туенда. Еракларда калган яшьлегемне Очраткандай булдым болында.   СИРЕНЬ ЧӘЧӘГЕ   Күк сиреньнәр чәчәк атты, Чәчәкләре хуш исле. Сирень чәчәгедәй гүзәл Балачак искә төште.   Сирень чәчәге дүрт таҗлы, Мин бишлесен эзләдем. Биш таҗ – бәхет тылсымы, дип, Өзеп каптым, түзмәдем.   Алда көтеп торсын дисәң Бәхетле киләчәгең, Табу, кабу җитә икән Бишле сирень чәчәген.   И, балачак, керсез җаным! Үтсә дә күпме гомер, Сирень чәчәкләре кебек, Бүген дә бала – күңел.   Янә чәчәк атты сирень, Ымсындыра хуш исе. Тормыштагы бәхет сыман – Сирәк икән бишлесе…   * * * Тормыш сынауларын үтә–үтә, Гомер чылбырларын сүтә–сүтә, Ургып–ургып агып еллар китә.   Таңда төшкән чыкның бөртегенә Бер нур сибеп кояш үпкән сыман, Язлар үтә, җылы җәйләр үтә.   Җимешләрен тәмлим диеп көтеп, Өмет кәрзинендә көзләр җитә. Көзләр китә, кышлар җитә.   Бар да үтә, бары сынаулары, Йөрәк тамырларын өтә–өтә, Барлык гомеркәйләреңә җитә.     БАЛАН   Килеп җитте уңыш җыяр чак та, Көннәр инде көзгә юл алган. Бакчабызда җимеш агачлары – Алма, чия, миләш һәм балан.   Татлы җимешләрне җыеп алдым, Әнә балан көтә тезелеп. Карашымны тарта ымсындырып, Тәмлә, әйдә, үрелеп өз, диеп.   Язларда ул ап–ак чәчәк атты, Тирә–якны хуш искә төреп. Бал кортлары анда нектар җыйды, Кәрәзләргә ятты бал тулып.   Пешкән балан – гүя чая яшьлек, Балкып, янып тора, ут кебек. Кызыктым да берне өзеп каптым – Телне өтте күзгә яшь элеп.   Тормыш та бит нәкъ шул балан сыман – Аңлап булмый тәмләми торып. Хыялыңда – татлы өмет ята, Ә ул җанны өтә ут кебек.   Балан әче, диеп, җыймый калмам, Телне өткән өчен үпкәләп. Гомер бакчам, көзләремне берүк Татлы язмыш белән иркәлә!     САРЫ КАМЫЛ   Көзләр килүне хәбәрләп Күктә болытлар уйнады, Уенлы–чынлы, коенлы Яңгыры белән сыйлады.   Күк болытлар арасында Соңгы яшен дә чагылды. Сөюгә хас нур йөгертеп Сары камылга сарылды.   Тик хисләнмәде шул камыл, Яңгырда госел коенды. Коенды да башын иеп, Жир – намазлыкка сыенды.   * * * Ялан яңгыратып атлар кешни, Колыннары уйный сикереп. Яшь колындай сабый бала чагым Күңелемнән үтте җилкенеп.   Берчак атлар да бит колын иде, Бар дөньясы – болын, гөл иле. Яланнарда – яңгыравык тавыш Гомеренең якты мизгеле.   Вакыт – юргак, колын – кырыкмыш тай (Койрык, ялы тигез киселде). Тышаусыз да, йөгәнсез дә чагы Үткән җәе белән күченде.   ...Ефәк ялдай озын толымнарны Турап кисте «мода» җилләре. Туып үскән төбәкләрдән читкә Эзләп киттек бәхет дигәнне.   Төрлебезне төрле язмыш белән Жигеп алды тормыш арбасы. Йөгәннәре – кыска, юллар – озын, Аякларга сукты дагасы.   ...Ялан яңгыратып атлар кешни, Колыннары уйный сикереп. – И, колынчак, сиңа кайдан белү Алда нинди язмыш көтүен…     АЙРАТ ТУГАНЫМНЫ ЮКСЫНЫП   (Жир астыннан хат…)   Алмагачлар язын чәчәк атар, Хуш исләрен кочар бар урам. Алмалары алсуланып пешәр, Ул чакларда инде мин булмам.   Бал кортларым чәчәкләргә кунып, Кабаланып шунда бал җыяр. Кәрәзләрдән баллар тамган чакта, И, туганнар, инде мин булмам.   Йөгерепләр бер урыйсы иде Кызылъярның чишмә буйларын. Балаларым үсеп җитте дә бит, Күрәлмәдем инде туйларын.   И, бәхетле идек, Рәсимәкәй, Күз тидерде әллә берәрсе. Бәхетемнән канатланып очтым, Үлем янәш булган, күрәсең.   Беләм дә бит, җаным, Рәсимәкәй, Сиңа бик–бик авыр икәнен. Жаным аерылды тәннәремнән, Кайта алмыйм инде бүтән мин.   Балаларым, берүк яратыгыз Әнкәгезне, минем өчен дә. 90 яшькә кадәр яшимен, дип Күргән идем дә бит төшемдә.   Фәрит энем белән икебезгә Булган икән 90 яше дә. Дөньяларда мин бәхетле булдым, Күрсәтмәдем ачы яшем дә.   Фани дөньяларда дусларыма, Барлык туганнарга мин бәхил. Бәлки дошманнар да бардыр, Ходай белә, Мин кылалмыйм инде берни хәл.   Үч алырга васыять калдырмадым, Алар да бит беркөн килерләр. Кеше күрәчәген кеше күрми – Дөньялыкта мәңге түгелләр.   Һич үпкәм юк инде табибларга, Өлешемә тигән гомерем. И, туганнар, бары Аллаһ белә – Кайчан, кемгә әҗәл килерен.   Мин эчкерсез булдым, йөрәгемдә Һичбер кемгә ачу ятмады. Сөеп туялмадым дөньяларда, Яшәү сусыннарым кайтмады.   Күнәрсез сез берчак мин юкка да, Кабер өстен чирәм каплагач. Нишлисең бит, көтеп–көттереп тә, Сагындырган кешең кайтмагач…     САГЫШЛЫ МОҢ Т   Чишмә буе – вак–вак ташлар. Күңел – керсез, яшь, саф чаклар. Шул чакларга кайтсаң иде Хыялыңа җигеп чаптар.   Жәйләр үтте. Күкләр – боек. Түгелепләр елый болыт. Сагыш дигән сәер бер кош Сайрый болытларга кунып.   Күңелемә сагышлы моң салып Жылы якка очты кошлар да. Кануннарны бозып, әллә язга Китим микән – керми кышларга.   СУ БУЕНДА   (Кичә)   Өстендә яшел камзулы, Чуклы–чуклы калфагы, Хәтфә үләнле су буе – Өянкенең яшь чагы.   Яшел камзулы бизәлгән Иртәнге чык–тәңкәдән. Үләннәрдә – сары йомгак – Йөгерешә бәбкәләр.   Су буйларында тал гына, Талда сайрый сандугач. Инеш суының ярына Очып кунды карлыгач.   Чук–калфаклы бөдрә талга Оя ясый сандугач. Инештән су ташып, ярда Оя сылый карлыгач.   Субуйларында тал гына, Инеш ага җай гына. Карлыгачы – ярга гашыйк, Ә сандугач – талына.   (Бүген)   Яшел камзулы чишелгән, Калфак тузып сүтелгән. Үләннәргә кырау тигән. Җәйләре белән бергә Яшь гомере үтелгән.   Су буйларында тал гына, Инеш суы сай гына. Яр читендә кыйгак–кыйгак Ап–ак казлар кагына (Йомгак иде язында).   Килер язда сандугачы Кайтмас инде талына. Карлыгач та оя ясап Кунмас инеш ярына. Үткән инде бары да.   Ишелгән инде яры да, Моңсуланган карт талы. Инеш суында тирбәлә Коелган яфраклар белән Сары сагышлы зары.   ДӨНЬЯ ҺӘМ БЕЗ   Өй тәбәшәк иде, без бәләкәй идек, Тәрәз аша бактык дөньяга. Шул кечкенә тәрәз өлгесенә Сыйган кебек иде дөнья да.   Атлап чыктык ишек, ташлап бишек, Бишекләрдән бастык чирәмгә. Тормыш алды тотып, билдән кысып Дөньялар киңәйде дигәндә.   Дөнья киң дә, тормыш иңгә басып Бөкрәйтә шул берчак, түз генә. Бер бөгелгәч инде тураю юк, Тотып тора кыска тезгендә.   Өй бәләкәй түгел, без бәләкәй түгел, Тәрәз аша багам дөньяга. Тәрәз өлгесеннән моңсу карый Тормыш йөген тарткан дөнья да.   Бер үрәләр, бер сүтәләр аны, Ниләр генә күрми, бичара… Дөнья тиклем дөнья бирешкәндә Бездәй гади җанга ни чара…   * * * –––––– Бикле йортлар, ябык тәрәзәләр – Тынып калган авыл урамы. Хәтта сукмаклар да яшеренгән Кар юрганы белән уранып.   Күкне иңләп салмак кына йөзгән Айның үз хәстәре, үз уе. Авыл урамнарын бер урый да Янә дәвам итә үз юлын.   Үтеп барган чакта кышкы буран, Ачтырмакчы булып ишекләр, Кага–кага ятып бер елый да Китә, табылмагач ишеткән. Нинди ишеткән??????77             Уранган да урам кар–юрганга, Суытмаска тели сукмагын. Тик сукмаклар әрем арасыннан Таба алыр микән йортларын?     БӘХЕТЕМ КИТМӘСЕН ТУГЕЛЕП   Чишмә буендагы тирәкләрдә Былбыл кошлар сайрый түгелеп. Челтер–челтер җырлап чишмә суы Улаклардан ага йөгереп.   Пар чиләкләремә сулар алам Басмаларга басып, үрелеп. Мөлдерәмә тула чиләкләрем, Мөлдерәмә тулы күңелем.   Чишмә суларының агышына Кушылалар былбыл моңнары. Йөрәгемне кысам кулларыма, Өзелмәсенче, дип, кыллары.   Чиләкләрдән тулып ташып китә Чишмә моңы, Жирнең сулышы. Дөп–дөп тибә күкрәгемдә йөрәк – Бу бит минем гомер агышы.   Мөлдерәмә тулы чиләкләрем, Мөлдерәмә тулы күңелем. Чиләкләрдән сулар ташса – ташсын, Бәхетем китмәсен түгелеп!                     Фото: Freepik.com     Картаймасан, яшьлек китми ул!   Кастор маеның бу кадәр файдасы барлыгын белмәгәнсездер әле! Чәчегез ялтырап торсын, сәламәт күренсен өчен атнага бер тапкыр кастор мае сөртегез; Чәчләр өчен тагын бер киңәш: бер чынаяк кефирны кайнар сулы тәлинкәдә тотып җылытыгыз да аңа биш тамчы кастор мае тамызыгыз. Катнашманы чәчегезгә сылагыз да, полиэтилен киеп, өстеннән сөлге урагыз. Ярты сәгатьтән соң чәчегезне юыгыз; Чәч коелганнан: бер өлеш майга ике өлеш аракы кушып, шуны чәч төбенә сылагыз; Кавыктан котылу өчен: бер стакан кайнар кара чәйгә бер чәй калагы кастор мае һәм 20 грамм аракы салып болгатыгыз да чәчегезгә сөртегез, бер сәгатьтән соң юыгыз; Кастор мае керфекләрне дә үстерә. Атнага берничә тапкыр төнгә каршы керфегегезгә сылагыз; Кастор мае коры битләр өчен дә файдалы. Бер йомырка сарысына ун тамчы кастор мае кушып, битегезгә сөртегез һәм унбиш минуттан соң юыгыз. Соңыннан битегезне яшел чәй белән юсагыз, тагын да яхшырак булыр.   Пестә белән бадәм ярдәм итәр   Яз айларында, витаминнар аз чакта, сезгә чикләвекләр ярдәмгә килер. Аеруча шушы биш төр чикләвекне табиблар ешрак ашарга куша. Ләкин аларны саклык белән кулланырга кирәк, диләр. Аллергиясе булган кешеләргә чикләвекнең зур куркыныч тудыруы ихтимал. Әстерхан чикләвеге. Депрессиядән коткара, стресс белән көрәшергә ярдәм итә. Йокыны нормальләштерә. Баш авыртуын баса. Хәтерне яхшырта. Фундук. Тән тиресенә һәм күзләргә файдалы (Е витамины). Атеросклерозны булдырмаска ярдәм итә. Пестә (фисташка). «Начар» холестерин күләмен киметә. Күзләр сәламәтлеген ныгыта. Күзәнәкләрне таркалудан саклый. Бадәм (миндаль). Инсулин эшләп чыгаруны киметә. Чамасын белеп ашаганда, ул ябыгырга ярдәм итә. Күзәнәкләрне ирекле радикаллар «һөҗүменнән» саклый. Кешью. Бөтен организмны кислород белән тәэмин итүгә булыша (тимер). Хәтерне яхшырта (магний). Сөяк системасының ныклыгын саклый (магний һәм бакыр).     ШАШЛЫК   Кефирдан ясалган маринад. 1 килограмм иткә 200 миллилитр кефир, 3 суган, тоз, төелгән кара борыч кирәк. Итне юып, кисәкләп турыйбыз, тоз, борыч, боҗралап туралган суган салабыз. Өстенә кефир агызабыз да кимендә биш сәгатькә суыткычка куябыз.   Минераль су белән   1 килограмм иткә 250 миллилитр минераль су, 2–3 суган, тоз, борыч кирәк. Иткә тоз, борыч, суган салып, өстенә минераль су агызабыз, 1–3 сәгать тотабыз.   «Иң тиз» маринад 1 килограмм иткә 5 киви, 5 тырнак сарымсак, тоз, борыч алабыз. Киви белән сарымсакны блендерда изәбез, юылган, туралган, тоз һәм борыч сибелгән ит белән кушып болгатабыз. Өстенә капкач ябып, 40–60 минут тотабыз.   Гранат сутында   1 килограмм иткә 250 миллилитр гранат суты, 4 суган, тоз, борыч алына. Иткә тоз, борыч, ярымбоҗралап туралган суган салабыз, өстенә гранат суты агызабыз. Салкын урында 8–10 сәгать тотабыз.   – Кызыгыз да, казыгыз да кадалып китегез! Берни дә кирәкми! – ди, Илдар Юзеев.           итер тылод олетоу əçmə əsərlər lәчмә әсәрләр кдах нлод Рүзәл Мөхәммәтша ХИКӘЯЛӘР Төшләр …Рауза карчык кат– кат Аллаһыдан минем гөнаһларымны кичерүен үтенде. Авылыбызның зиратында булган барча әрвахларның рухы шәрифләренә дога кылды, бабамнарны, әбиләремне, ир һәм кыз туганнарымны исемләп атап, барчасына– барчасына теге дөньяда оҗмахта урын сорады. Аннары аңа күчте: –  Йа Раббым! Рамил улы Раил Фаиз улы Рүзәлне җөдәтеп җөрмәсен, төшләренә кермәсен! Тынычлыкта калдырсын аны, әлхәмдүлилләһи, әлхәмдүлилләһи… Менә, Ройка, нинди көн килеп җитте бит, ә: безне Аллаһ белән исем–  отчестволап таныштыралар… Үлеменнән соң берничә көн үткәч, Ройка тәүге кат төшемә керде минем. Төше дә әллә нәрсә түгел иде, үзем дә хорафатларга артык ышанмыйм –  төнлә күргәннәр миңа берничек тә тәэсир итмәде. Шулай да… Имеш, мәктәп еллары… Без –  Ройка, Рафил, мин –  ни сәбәпледер Кәркәвеч клубына төшкәнбез. Нәкъ менә Кәркәвеч клубы! Минем анда гомердә булганым юк югыйсә… Нишләптер, һәммәбез дә авылча киемнәрдән: Ройка бейсболка, совет заманындагы мәктәп формасын кигән. Шулай йөри иде ул… Мәйдан шаулый, гөр килә! Рафил белән мин дә и сикерешәбез, и бии Рафил! Хәер, нәрсә ул Рафил –  гомер бии белмәгән мин дә шатыр– шотыр җилдерәм генә. Аяклар очып кына йөри диярсең. Тик… Ройка моңсу иде. Йә тавыш–  тынсыз басып тора, йә дивар буйлап тезелгән урындыкларның берсенә барып утыра. Ә тирә– юньдә музыка хакимлек итә… Бииләр! Мин түзмәдем, ахыр, якасыннан тоттым да, җилтерәттем тегене: –  Ач күзеңне! Нәрсә монсуланасың, шәп бит! Киттек, биибез, –  дим. Рүзәл МӨХӘММӘТША (1989) –  шагыйрь, прозаик; «Каралама» китабы авторы. Татарстан Республикасының М.Җәлил исемендәге премиясе лауреаты. Казанда яши. 100   8,00 38,00 20,05 120,05 15 907,84 –  Юк, –  дип ымлады ул, башын иеп, һәм дәшми генә чыгып та китте… Бөтен көчкә акырган музыка аша да ишекнең шап итеп ябылганын аермачык ишеттем мин. Музыка көчәйде (менә сина вәйт, ниндидер трагедия диярсең: музыка көчәя. Ут сүнә. Пәрдә.) Ройканың китүен башлары түшәмгә тигәнче котыра– котыра биегән яшьләр сизмәде дә… Рафил белән без дә биеп калдык. Ройка китте, ә без биеп калдык. Без һаман биибез әле… 2 мено Ул вакытта мин Казанда идем.м Милли музейда лекцияләр тыңлыйбыз. Кызу. Чәч арасында берәр– берәр тир бөртеге шытып, әледән– әле маңгайдан, ияктән ага тора иде… Кесәдә тавыш чыгарган телефоным мине сискәндереп куйды… Кайсы хәерсезе икән? Телефонны кулга алам. Укыйм: «Раил үлгән». Мин, дөрес анламадым, ахры, дип күзләремне тагын берничә мәртәбә электрон хәрефләр буенча йөгерттем. Нәрсә бу? Калтырый– калтырый, смс җибәргән номерны –  сеңелемне –  кире җыям: –  Ни булды? мэхдатыхва хвео эншет vа –  Абый, Раил үлгән. Мин тораташтай каттым. Сүгенеп җибәрдем. –  Ничек? Кайда? –  Казансуда баткан… Сеңелем шул сүзләрне әйтеп бетерергә өлгерде генә, элемтә өзелде. Акчасы беткән булса кирәк… Озын– озак гудоклар гына ишетелеп калды. Бетте. Минем өчен лекция, алай гына да түгел –  бу көн тәмам иде. Дәфтәр– ручканы тиз генә пакетка салып, тышка чыктым. Биредә тагын да тынчу иде. Мин Кремль урамы буйлап университетка таба атладым, ләкин озак бара алмадым –  аяклар чуала башлады, баш чатный –  туктап, аркам белән йорт диварына терәлдем, дивар буенча шуышып төшеп, чирәмгә утырдым. Янәшәмнән генә миңа, һәм гомумән, бөтен дөньяга битараф булган адәмнәр ашыга иде. Кайберләре миңа шикләнеп, кайберләре миннән көлеп уза бирде. Аларга ни ул таныш түгел бер үсмернең башын иеп утыруы? Мин күземне күккә төбәдем, зәңгәр– зәңгәр болытлар да каядыр ашыгалар иде… Тамак кипте, кармакка эләгеп яр кырыена ыргытылган балык төсле, авызымны ачтым, һаваны йоттым, гүя бу һава сусавымны басарга мөмкин иде… Ройка үлгән. Ройка үлгән… Ройка –  үлгән!. Сеңелем тарафыннан әйтелгән бу сүзләр минем башымны ярды, контузияләнгән хәрби кебек, колагымда бары тик шушы хәбәр генә яңгырады: –  Ройка –  үлгән! Ничек инде алай, ничек инде… Ничек инде?!! Әле генә, Сабан туенда гына бергә йөргән идек бит… Ройка безнең өйдә утыра икән… Мин аның үле икәнен хәтерлим, имеш, ләкин ул ничектер кире кайткан. Иң кызыгы: ул бернинди хисләр, тәм– ис тоярга сәләтсез. Безнең кече якта утырабыз. Табын тулы сый– нигъмәт, чәй эчәбез… Ә Ройка бернинди тәм тоймый, һәм миңа бу шулкадәр искиткеч кызык кебек тоела! 101   рүзәл мөхәммәтша –  Ипи тәмен дә тоймыйсыңмы? –  дип сорыйм моңардан. –  Юк, –  ди ул миңа, моңсу гына елмаеп. –  Исен дә сизмисеңме? Нинди тәмле бит!… Исним. –  Юк, –  ди ул. Без урамга чыгып киттек. Чиләкләп– чиләкләп яңгыр ява иде… Исәрләнгән сыман, кулларымны як– якка җәеп, яңгырны кочмакчы булам. Эре– эре яңгыр тамчылары чәчемне, йөземне чылата, иңбашларымнан аяк очларыма агып төшә. Шулкадәр рәхәт, рәхәт нигәдер! –  Яңгырны да сизмисеңме? –  дим. Ройка дәшми. Үзе шулкадәр моңсу инде! Уянып киттем. Караватка утырдым да, уйга калдым. Нәрсә булды бу? Төшем әле күптән түгел генә караган кинофильмны хәтерләтә. Николас Кейдж башкаруында персонаж (төшемдә Ройка башкарды бу рольне) –  кешенең гомерен алырга килүче фәрештә. Кем артыннан килә, фәкать шуның гына күзенә күренә ала ул. Шулай ук ис тә сизми, тәм дә тоймый –  барча хис– тойгылардан мәхрүм, әмма мәңге яшәүче зат… Ройка шушы фәрештә сыйфатында яныма килгән булып чыга түгелме соң? Бу төшне озак вакыт беркемгә дә сөйләмәдем: якыннарым өчен курыктым. Үзем, сабыр гына, нәтиҗәләр чыгарырга тотындым. Иртә әле! Ай– һай иртә! Берни эшләргә өлгермәгәнмен бит, дип уйлап куйдым. Китәсе килми икән әле… Хәер, беркайчан да китәсе килмидер инде ул. Гадәттәгедән озаграк вакытка туган авылыңа кайткач та, әти– әниеңнән, чишмә– тугайларыңнан, тау– елгаларыңнан аерыла алмыйча интегәсең: китәсе килми! Ә монда ике дистә ел (ни дисәң дә, каникулларга кайтудан күбрәк бит!) яшәп, кинәт кенә –  ишек шакыйлар да, автобус көтә, тизрәк җыенырга кирәк, диләр… Озаграк торган саен китәсе килмәү көче ныграк, чөнки озаккарак сузылган һәр мизгел, һәр көн, һәр ел китәргә кирәк булган вакытны якынайта. Яшәргә ияләнеп беткәндә генә –  китәргә кирәк!ш 4 Сабан туенда бик моңсу йөрде ул… Юк, үләчәген алдан сизенгәндәй моңсу йөрде дип әйтәсем килми –  алай булмагандыр. Кем үзенең үләчәген алдан белсен инде? Сабан туе мәйданы –  клуб каршында гына. Мәйданда көрәшкәне көрәшә, көч сыный, көрәшмәгәне таллар астында аракы эчә… Хәер, алай карасаң, тегесе дә, бусы да көч сыный инде… Мин, ни эшләргә белмичә, аптырап йөрим. Таныш– белешләр күп, ә кирәк кеше –  юк дәрәҗәсендә. Булганы да йә парлашып –  егет белән кыз узып китәләр, йә балалары белән тундырма кибетенә чират торалар. Кыскасы, Башлачевның бер җырындагы кебек «сплошной духовный неуют»… Уемны укыгандай, әллә каян тузан туздырып, шәмәхә– зәңгәр ВАЗ 2106 яныма килеп туктады: Федя белән Рустик төшкән. Федя горур гына машина ишеген япты да мине кочты: Нихәл, брат? –  Ярый… 102 Әйдә, бик скушныга охшаган мында, киттек, Өшенгә төшәбез… Рустик күбрәк русча сөйләшә, шуңа күрә безнең әңгәмәне әллә ни   8,00 58,00 20,05 120,05 15 907,84 хикәяләр игътибар белән тыңламады –  барыбер аңламам, дип уйлагандыр. Гәрчә машина аныкы һәм шофер –  ул булса да. –  Әйдә, –  дидем мин. –  Кемнәр төшә соң? –  Син, мин, Рөстәм төшә… Рөстәм –  шул ук Рустик инде. Ул арада әллә каян гына Салават килеп чыкты, аның да Шөнгә барасы килә икән. Бераздан минем әле генә Ройканы күреп алганым искә төште. Дөрес, ул сөйгәне белән иде шул. Әһә… Әнә ул! –  Киттек… –  диде Ройка битараф кына. –  Талаштыгызмы әллә? –  Юк, нормально. Шулай да, талашканнар иде бугай… Юкса болай тиз генә ризалашыр идеме ул? Киттек… Юл озын түгел. Шөн дигәнебез –  күрше авыл гына. Дөрес, авылгача асфальтның әсәре дә юк. Тузан иснәп төшәсе… Мондый компания, яхшы кәеф һәм кесәдә акча булганда, анысына гына күнегәсең ул. Ройка пистолет чыгарды. –  Син нәрсә?! –  дим мин каушап. –  Хәзер моннан башка йөрмим. Казанда тотып типкәләгәннәр иде… Пистолеты –  пневматика гына югыйсә. –  Кемнәр? –  димен. –  А хрен их знает! Таладылар… Мин Ройкага карап алдым: битендә бер– ике төзәлеп бетмәгән ярасы да бар иде шул… –  Пычак беләнме әллә? –  димен, шул яраларга күрсәтеп. –  Кастет, –  диде ул. Бераздан рульгә Федя утырды. Арабыздан «права»сыз ул гына иде бугай, шуңар күрә моның ише форсатны ычкындырасы килмәде аның, билгеле: сугыш вакытыннан бирле бернинди үзгәреш кичермәгән юлларда данлыклы һәм гадел гаишниклар очрамаячагы көн кебек ачык иде. Ә көн ачык иде, чыннан да… Бераздан без Шөнгә төшеп җиттек. Машинаны куеп, мәйданга юл алдык. Ярты Толлы биредә икән! Әйтәм җирле үзебездә «скушны» иде шул. Йә берсе исәнләшеп узып китә, йә икенчесе белән үзебез исәнләшәбез. Сыра алдык, сыра янына кипкән бәрәңге. Рустик сок белән чикләнде. Эчәбез… Әйе, искиткеч гүзәл табигать! Бер– ике стаканнан соң минем башыма әллә нинди миңгерәү уйлар килә башлады: ә нәрсәгә төштек соң әле без монда? – Ничек энде, мында күңеллерәк ич, –  диде Федя, минем чыннан да миңгерәү соравыма исе китеп. Батырга бүләкләр дә әйбәтрәк. Кызлар да чибәррәк. Мин дәшмәдем. Әлбәттә ки, арабыздан һичкемнең дә көрәшергә, яки әтәч артыннан куарга яки, һичьюгы, капчыкта чабышырга теләге юк иде. Нигә Федя бүләкләрне телгә алды –  анламадым. Кызлар да искитәрлек түгел. Күрше күркәсенә караганда үз тавыгымны якынрак күрүчеләрдән…… Тавык дигәннән, ул арада югалып торган Салават та пәйда булды. Үзе белән шашлык һәм ике егет алып килгән. Молодец, шашлыксыз нинди Сабан туе инде! Егетләрнең юанрагы кул суза: –  Ришат. –  Рүзәл. Ришат. –  Раил… –  Ришат. 103   рүзәл мөхәммәтша –  Фидәрис. –  Федя һәрвакыт үзенең чын исемен әйтеп таныша иде. –  Ришат. –  Рустам. –  Фирдүс. –  Рүзәл. Һәм шундый ук тәртиптә Фирдүс белән күрешеп чыктык. Кәркәвеч егетләренең Толлыга төшәргә исәпләре бар икән. Тик… машинабызда урын юк шул. Салават фотоаппаратын чыгарып, шалт– шолт күзләрне чагылдырып алды. Ул да Федя белән бер фикердә иде булса кирәк: «мында» чыннан да шәп… Егетләрнең тәкъдиме игътибар җәлеп итмәслек түгел: сыраны үзебез белән алып, кире туган авылыбызга юл тоттык. Авылга төшеп житү белән, Ройканы кызы култыклап алды. –  Ройка, –  дидем мин. –  Бушагач кил. Үзем Резедага –  аның сөйгәненә борылдым, янәсе, җибәрерсең бит? Ройка елмайды: –  Юк, җитәр. Бүтән мин аны күрмәдем… Исән– имин килеш соңгы тапкыр очрашуыбыз иде бу. –  Хәзер мин бергә төшкән фотоларга –  Ройканың соңгы фотоларына! карыйм. Әйе, Сабан туенда Ройка монсу иде… 5 11 Бераздан мин ниндидер сюрреалистик, мозаикадан гына торган төшләр күрә башладым. Миңа йә этләр ташлана, имеш, йә бүреләр куа… Йә баш өстемнән өер– өер үләксә козгыннары кычкырып очып китә… Йә ярканатлар өстемә ябырыла… Мин аларда Ройканы сизә идем –  ачулы иде кебек ул миңа. Моны анлату кыен, әмма ул бу төшләрдә бар иде… Белмим, бүре өрүеме, каш астыннан карап тын алуымы, кошларның кычкыру тавышымы, тирә– юньме –  Ройканыкы, дөресрәге –  Ройка үзе иде. Мин төн уртасында куркып, туңып уяна башладым. Эссе җәйдә –  туңып! Юрганым манма тиргә батып, сыгып алырлык була иде. Күзәнәкләр, әйтерсең, һәрберсе –  аерым организм һәм һәркайсының эчендә үз йөрәкләре тибеп, канны мигә куалар, мин исә бу кадәр басымга түзә алмыйча, күз алларым караңгыланып, егыла идем, калтырана идем… Мин йоклап китүдән курка башладым… Мин төннән курка башладым… Ялгызлыктан курка башладым… Энекәшен үтереп, үз шәүләсеннән куркып йөргән Кабилгә әйләндем мин. Һәрбер гайре табигый тавыш, яфрак селкенүе, адымнар (бигрәк тә төнлә!) куркыта иде мине… Әмма, Кабилдән аермалы буларак, гаебемнең нидә икәнлеген аңлый алмадым… Ройка Себердән кайткан иде. Абыйсы һәм энекәше белән бергә әтиләре безнең авылга –  игез сыңарына тәрбиягә алып кайтты аларны. Күптән иде инде бу… Беренче сыйныфка бергә кердек. Озак еллар бер партада утырдык. Аннары, тугыздан сон, китте ул. Ташчы булырга укырга кергән иде –  кан басымы уйный икән –  төзү эшенә яраксыз булып чыкты, мәктәпкә кире кайтты. Яңадан янәшә утыра башладык… 104   8,00 $8,00 20,05 120,05 15 907,84 хикәяләр Ройканы моргтан алып кайтканнар иде инде. Алар капкасы турында халык мыж килә. Кырыйдан караганда –  берәрсенең туе гөрли диярсең! Әмма чыр– чу көлү урынына һәммәсе буыла–  буыла, үкси– үкси елый иде. Туганнарын, якын кешеләрен юатырга ашыгучылар да шактый: –  Сащуствую… –  Нык булыгыз инде, берүк… Бик кызганыч. Миңа, нишләптер, бу сүзләр бер дә юату булып ишетелмәде. Алар, киресенчә, язгы боз сөңгеләре эреп төшеп яшь, йомшак туфракны тишкәләгән сыман, минем дә йомшак, ә бу вакытта үтә дә йомшак һәм үтә дә тиз җәрәхәтләнергә мөмкин йөрәгемә тамып– тамып, аны, мескенемне, тишкәлиләр иде. Бу кешеләргә ачу белән карадым. Битлек кигән убырлар ясалма сагышлана төсле иде… Мин, башымны игән килеш, өйгә уздым. Ройка, беркемгә дә үпкә сакламаган һәм бернигә дә ачуы калмаган кебек, зал уртасында ап– ак кәфенлеккә төренеп, тын гына ята иде. Битендәге кастет эзләре шәмәхәләнеп чыккан. Йоклый… Көзгеләрне каплаганнар. Гүя, Ройка үзен көзгедән күреп курыкмасын өчен, махсус шулай иткәннәр иде. Әлбәттә: үзеңне кәфенлеккә төрелгән килеш күрү бер дә күңелле хәл түгел. Мин кулларымны күтәрдем, баш ягыннан аякка таба өч тапкыр йөртеп, кабатладым: –  Бисмилләһир– рахмәнир– рахим… Бисмилләһир– рахмәнир– рахим… Бисмилләһир– рахмәнир– рахим… Аның белән хушлашырга теләүчеләр күп иде. Тышка чыктым. Сыйныфташлар җыелган икән: Ләйсән, Рафил, Дамира… Фәләнчә еллар буе күрмәгән Зөлфия дә күренде. Безне Ройка очраштырды булып чыга, урыны җәннәттә булсын… Югыйсә кызыйның төс– битен оныткан идем инде. Көн кызу. Без, күз алдыннан югалып, машина артына –  күләгәгә юнәлдек. –  Нәрсә булган соң анда? –  Чумган да, чыкмаган диләр…да – Берүзе булганмыни? –  Көтү белән булганнар!… Шуның алдыннан ярты сәгатьтән артык кызы белән сөйләшкән… –  Бичара… –  Салган баштанмы? –  Канында алкоголь тапмаганнар бугай… –  Киемнәре белән баткан бит ул! Менә иң аңлаешсызы… Водолазларны да берәр сәгать үткәч кенә чакыртканнар. –  Ничек инде? Шулай. –  Ройка йөзә белми иде! Аннары, салган баштан булса да, ул дурак што ли киемнәре белән кереп китәргә?… Шәһәр буйлап шул кием белән кайтасы бар бит әле… –  Әрәм иткәннәр инде, алайса. –  Бли– и– и– н… –  Уеннан уймак диләрме әле? –  Кем белсен… –  Ярар, гайбәт сатмыйк инде. Ройкага барыбер хәзер… –  Алла сакласын! Берникадәр вакыттан соң, без, әңгәмәне тәмамлап, ачык капкага бактык: Ройканы алып чыгалар иде… 105   рүзәл мөхәммәтша Зиратка кергәч, аны чирәмгә куйдылар. Мулла тәһарәтле булганнарны үз янына чакырды. Ун– унбишләп кеше җыелгач, Коръән чыкты, арттагыларга борылып: –  Рамил малае Раил әйбәт кеше идеме? –  дип сорады. –  Әйбәт кеше иде, –  диеште арттагылар. Миңа кабатлау мәжбүри булмаса да, мин дә эчемнән генә: «Әйбәт кеше иде», –  дип кабатладым… Әйбәт кеше идеңме соң син, Ройка? Дөресен әйттемме мин синең турыда? Мөгаен, әйедер. Һәр адәм баласына хас вак– төяк гөнаһ– фәләнне кертмәгәндә –  әйедер. Минем алдарга күнекмәгәнне беләсең. Болай, шаярып булса гына инде. Әмма бу очракта нинди шаяру? Әйбәт кеше иде! Ройканы кабергә төшерделәр… Минем сулышым ешайды: йөрәк дөп–  дөп, хәзер менә чыгып китәрдәй тибеп канны кызуырак йөгертә башлады, хәл китте, баш әйләнде. Ройка кап– кара туфрак өстендә ап– ак кәфенлектән ята иде… Коточкыч авыр иде миңа. Кинәт баш ике чигәдән кысып, үтереп–  үтереп авырта башлады… Ярабби! Минем күз алдымда ләхетне томалап, Ройканы бушлыкта, караңгылыкта һәм… куркыныч ялгызлыкта (караңгыдагы коточкыч куркыныч ялгызлыкта!) үзен генә каплап калдырырга керештеләр… Башта аяклары капланды, аннары –  гәүдәсе, башы… Мин, җилдә атынган тере карачкыдай, ул– буны анламый торганда, кабер өстенә туфрак ишелә башлады. Бер уч –  бер уч кына атып башлаган авылдашлар бераздан көрәккә тотынды… Тагын да бераздан Ройка юк иде инде. Ничек микән ул, үле килеш анда, аста, беркемнең дә буе җитә алмаслык аста, юештә, салкында берүзең ятуы?! Көннән– көн яңа кояш туачак, көннән– көн ул һаман бернидән дә канәгать булмаган адәмнәрнең ачуын чыгарып, кыздырачак, һәр көн таң туып, кич җитәчәк, ә Син –  юк! Барысы да бар, барысы да үз урынында: чәчәкләр, таулар, агачлар, елгалар, йортлар! Ә син –  юк! Син генә юк! Һәркөнне кешеләр каядыр ашыгачак, кем кемнәр беләндер талашачак, балалар тәпи йөрергә өйрәнәчәк… Һәр көз саен җиһан алтынсу төскә һәм пычракка батып, һәр кыш ап– ак, сөт кебек, аклыкның үзе кебек ап– акка күмеләчәк. Һәр яз саен бөреләр шытып, язын ялангач калган каен кызлары, усаклар, читенсенеп кенә, киемгә төренәчәк, елгалар ташып агачак, ә син –  юк… Дөнья шулкадәр матур һәм бәхетле булыр өчен сина бик аз, бик аз нәрсә җитәр иде! Бары… булу, исән булу җитәр иде… Әмма… син юк… Барысы бар, барысы үз урынында! Ә син юк. Һәм, бәлки иң куркынычы: син генә юк… Сәдака өләшеп чыктылар. Аннары, мулла тагын бер кат дога кылды да без, зираттагылар, төркем– төркем өйгә таба кузгалдык. Кемдер сигарет кабызды. Жирәнгеч татлы ис борынны кытыклап, күзләрне яшьләндерде… Ройка тартуын ташлыйсы килеп йөргән иде… Өлгердеме икән? Кыш азаклары… 7 Киң басу, имеш. Без баеп баручы кояшка таба атлыйбыз. Нәрсәдер сөйләшәбез дә бугай. Күпмедер узганнан соң, мин туктап калдым, бераз дәшми генә миннән ераклашып баручы Ройкага карап торганнан соң: 106   8,00 38,00 20,05 120,05 15 907,84 –  Ройка, шулай да, нигә керәсең син минем төшләремә? –  дидем. Ул да туктады. Жилкәсе аша гына карап, җавап бирде: –  Чөнки син… Һәм хет үтер инде –  ишетмәдем нәрсәгә икәнен! Ул, башка бер сүз дә чыгармыйча, юлын дәвам итте. Мин калдым… Калдым! Алып китмәде үзе белән… Мин уяндым –  йөрәк тагын дөп– дөп, дөп– дөп, дөп– дөп… 8 Бик– бик дуслар идек. Күмәк хуҗалык эшләренә дә бергә йөрдек, бергә уйнадык. Мотоциклда йөрергә ярата иде ул. Кара күзлекләр, күн курткалар, пистолетлар –  кыскасы, кәттә «кырку» егет булырга ярата иде… Берсендә урам буйлап котырып, ап– ак карга батып, этешеп– төртешеп–  егышып кайтканда әбисе –  Энжүдә апа –  ачуланды безне: –  Сез туганнар бит, сугышмагыз алай, тату булыгыз! –  диде ул. Туганнар! Беренче тапкыр ишетүебез! Бу яңалык тагын да якынайтты безне. Бик матур рәсемнәр ясый иде. Бер рәсеме миндә әле дә саклана… Сөйгәнен ярата иде ул… Бик нык –  мотоцикллар– пистолетлар яраткан кебек, «кырку» булуны яраткан кебек –  ярата иде аны. «Өйләнешер идек –  яшь бит әле ул, әти– әнисе рөхсәт итмәс», –  дип көрсенгәнен хәтерлим. –  Минем шаһитем –  син булачаксың! –  диде беркөнне. Мин бик шат идем, канәгать елмайдым: –  Әлбәттә. Язмаган, нишләтәсең… Шөндәге Сабан туенда мәрхүм дусларыбызны искә алып, мин: «Яшисе дә яшисе иде бит әле аларга!» –  дип сөйләнеп утырганда, Ройка тирән сулыш алып: –  И Алла… –  дип кушыла бирде һәрдаим. И Алла! Яшисе дә яшисе иде бит әле Ройкага да! Рәхәтләнеп яшисе дә яшисе иде! Рауза карчык Аллаһка әйтергә теләгәнен әйтеп бетерде кебек. Битен сыпырды ул, аннары, торып, иңнәремнән какты. Әни җибәргәнгә генә килүем: бар, Раил дога сорыйдыр, юкка кермәс, дип күндерде… Аның фикеренчә, Ройка миннән нибары ничәдер сум сәдака гына сорый иде. Артыгы түгел. Мин, рәхмәт әйтеп, тышка чыктым. Көн һәрвакыттагыча аяз иде: һәрбер йолдыз аермачык күренеп тора. Буең җитсә, Рауза карчыкның таягы белән бер– икесен бәреп төшерергә дә мөмкин иде кебек. Мин түбән очка таба атладым. Менә бер йортны узып барам, менә икенчесен. Менә Ройка яшәгән йорт турына җиттем: Ройканың бүлмәсендә ут яна… Ул көнне шулкадәр изелеп, шулкадәр рәхәтләнеп йокладым мин. Бернинди төш кермәде. Карт белән малай Нурмый карт авылга таба күз ташлады –  әнә ул, авыл: еракта, тау астында рәхәтләнеп җәелеп яткан. Әнә аның ике күле –  зәп– зәңгәр күлләр, ике күзе кебек… Шундый ук зәп– зәңгәр күккә бакканнар. Әнә аның урманы –  куе урманы, караңгы урманы. 107             Гагарин тормышындагы кайбер без белмәгән вакыйгалар.    

Таныш булмаган ГагаринТаныш булмаган Гагарин
Таныш булмаган Гагарин

Юра Гагарин Смоленск өлкәсендәге Гжатск шәһәрендә гади колхозчы гаиләсендә туа. Әти-әнисе таңнан караңгыга кадәр колхоз эшеннән кайтып керми, малайны нянька яллатып караталар. Шулай ук 7 яшьлек апасы Зоя да караша. Кыз көн саен Юраны күтәреп әнисе янына имезергә йөртә. Аның сүзләренчә, малай шул вакытта ук бик таза була, шуңа аны аякларыннан күтәреп, баштүбән дә йөртергә туры килә. Ягъни Гагарин шул вакытта ук космоска беренче күнекмәләрен ала башлый. Ике елдан гаиләдә тагын бер малай туа. Аңа Борис дип исем кушалар.

Юра Оренбургта укыганда танцмәйданчыкта булачак хатыны белән таныша. Кыска буйлы, озын кара чәчле, кара күзле Валя белән өч ай йөргәч гаилә коралар. Биредә аларның кызлары туа. Аннан икенче кызлары дөньяга килә. Юраның энесе Борис бик иртә эчкечелеккә сабышып, 20 яшендә ашказан яман шеше белән авырый башлый. Гагариннарның әти-әниләре аерылыша. Борис үз-үзенә кул сала.

...Космоска очуга өч көн кала гына космонавтның исемен хәбәр итәләр. Барысы да Герман Титов очар дип көтә. Ләкин дәүләт комиссиясе шулай хәл итә. Гагарин үзе дә моңа әзер булмый. Соңрак моңа кадәр дус булып йөргән Титов белән аралар сүрелә. Гагарин якыннарына беренче санлы космонавт булырга теләмәвен,  “үзеннән парад генералы ясаулары” өчен үкенүен әйтә.

Җирнең беренче космонавты 15 мең сум акча ала. Яңа “Волга” ул вакытта кибеттә 4 мең сум тора, “кара базарда” 10 мең сум тирәсе. Аңа Чкаловскаядагы панель йорттагы ике фатирны (бер һәм өч бүлмәле) тоташтыралар, гомуми мәйданы 80 квадрат метр була. Хөкүмәт аңа Югославиянең “Белград” җиһазлары җыелмасын  бүләк итә (йокы бүлмәсе, ашханә һәм кабинет өчен). Бу ул вакытта иң яхшы һәм иң кыйммәтле (6 мең сум) җиһаз булган. Аны кибеттән сатып алу мөмкин түгел, спекулянтлар гарнитурны 25 мең сумга алалар. Бөтен җирдән бүләкләр сибелә: Гагаринга 21нче “Волга”, кечкенә катер (ул катерда Юрий Алексеевич кайвакыт Клязьминск сусаклагычын әйләнеп чыга), “Пежо” спорт машинасы бүләк ителә. Гагаринга шәхси шофер һәм сакчы белән хезмәт “Волга”сы бүлеп бирелә. Тиздән Гагаринга полковник дәрәҗәсе бирелә, ә өч айдан соң ул отряд командиры була. Ул вакытта аның хезмәт хакы 380 сум, шуңа өстәп очышлар өчен 180 сум түләнә.

Көләч булуы турында да кызыклы фикерләр бар. Баксаң аның йөз төзелеше шулай була. Авыз читләре өскә күтәрелеп торгач көлгән кеше кебек тоела. Бу хакта космонавт Алексей Леонов шулай дип язган:

“Мин аның белән Сокольниктагы авиация госпиталендә таныштым. Палатага килеп кергән идем, ул елмаеп утыра. Мин аны бераз ычкынган дип уйлап куйдым, баксаң, аның йөз төзелеше шулай икән. Шуңа ул барлык фотоларда да елмаеп тора. Хәтта күңелсез чакларында да”.

1965 елда Гагарин туган Гжатск шәһәрендә бер генә агач йорт та калмый. Бөтен юллар асфальтлана, заводлар ачыла. Юрий Гагарин исемендәге урам, ресторан, кибетләр барлыкка килә. “Восток” кунакханәсе каршында космонавтка зур монумент куела. Шәһәрдә яшәүчеләр 5  меңнән 70 меңгә арта. Көненә 12шәр экскурсия уздырыла. 1968 елда шәһәрдә Гагарин исеме бирелә. Бүген шәһәрдә заводлар ябылган. Елына 12ләп экскурсия уза. 70 меңлек халкы 26,500 кешегә калган.

 

Фото: Роскосмос

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас