Барлык яңалыклар
Шәхес
8 апрель , 06:15

Әнкәй ята... Юрган булып өстенә үскән чирәм

Риф ага МӨХӘММӘТҖАНОВ шагыйрь дә булган!

Әнкәй ята... Юрган булып өстенә үскән чирәм
Әнкәй ята... Юрган булып өстенә үскән чирәм

Күренекле татар драматургы Ризван ХӘМИДнең бертуган абыйсы, фольклор галиме Риф МӨХӘММӘТҖАНОВ турындагы балачак хатирәләре белән таныштыгыз инде. Ләкин яраткан остазыбызның шигъри күңелле зат икәнлеген белсәк тә, аның оста каләмле шагыйрь дә булганлыгын үзе исән чакта белмәгәнбез шул. Юкса аның йөздән артык шигыре узган гасырның 60-70нче елларында республика вакытлы матбугатында дөнья күргән булган. Болары – басылганнары, ә беркайда да нәшер ителмәгәннәре, “күңел өчен” генә язылганнары күпме? Кайда, кем кулларында саклана? Бу сораулар җавапсыз кала... Югыйсә, аның поэтик осталыгын “Ярмәкәй чишмәләре” иҗат берләшмәсенең юбилеена багышланган кечкенә генә җыентыкта дөнья күргән берничә шигыреннән дә күрергә мөмкин. Әйдәгез, укып карыйк!

 

* * *

Әнкәй ята бу урында..

Ничәнче кабат киләм?!

Әнкәй ята... Юрган булып

Өстенә үскән чирәм.

 

Ике бөртек чык тамчысы

Кояшта елт-елт килә.

Юк, чык түгел, бу бит әнкәй

Яшь катыш карап көлә.

 

Бик шатланган чакларында

Ул шулай көлә иде.

Әлдә, гүя элеккечә,

Каршылый әнкәй мине.

 

Ике бөртек чык тамчысы...

Әй, өзә үзәгемне.

Үзем сизми әйтәм кайчак:

Сөрт, әнкәй, күзләреңне!

 

МӘХӘББӘТ

Күзләреннән назлы нурлар

Түгеләп-түгеләм дип тора.

Иреннәре ирененә

Үреләм-үреләм дип тора.

Биткәйләре алсу янып

Оялам-оялам дип тора.

Чәчкәйләре чәчләренә

Уралам-уралам дип тора.

Телләреннән “сөям” сүзе

Коелам-коелам дип тора.

Тик егете каушап төшкән

Егылам-егылам дип тора.

Фотолар Илдус ФАЗЛЕТДИНОВның шәхси архивыннан.

Әнкәй ята... Юрган булып өстенә үскән чирәм
Әнкәй ята... Юрган булып өстенә үскән чирәм
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас