Ошбу гап-гади сәфәргә вәзенләп тукталуымның сәбәбе шактый җитди: чөнки без барыбыз да балачагыбыздан чыктык бит. Балачакта күргән-ишеткән бернәрсә дә эзсез югалмый. Әйтик, тирән күңел төпкелендә онытылып калырга тиешле “ат сәяхәтен” мин үземнең пьесаларымда күп тапкырлар файдаландым, хәтта озын адурлы олаучылар да үз тавышлары белән килеп керә иделәр драмага, әсәрләремнең каһарманнары да шуңа күрә Оренбург якларына барып чыккалыйлар...
Ә элекке “яшьти абыем” фольклорчы-галим Риф Мөхәммәтҗановка әверелгәч, бөтен Ык елгасы буйларын, Башкортстан, Оренбург һәм башка төбәкләрне дистә мәртәбәләр җентекләп йөреп чыкты (күп чакларда җәяүләп); барлык якын туган-тумачаларыбызны, – Мирхәбибулла әтиебездән башлап, Сафия, Нәһирә апаларыбызны, Гүзәл исемле сеңлебезне – шуңа өстәп, Башкорт дәүләт университеты филология факультетының барча студентларын, махсус экспедицияләргә йөрттереп, халык җәүһәрләрен җыйды, җыйдырды, татар халык авыз иҗатына багышланган күптомлыкларга исемнәрен кертте. Риф абый әдәбият хәрәкәтенә кушып җибәргән табышларны язучылар үз иҗатларында бик теләп файдаланалар хәзер. Моңа бер генә бик саллы мисал китерү дә җитәдер.
Бервакыт драматург Туфан Миңнуллинның Муса Җәлилгә багышлаган “Моңлы бер җыр” дигән пьесасы буенча куелган спектакль премьерасы узды: әсәр искиткеч яхшы сәхнәләштерелгән, артистлар да бик урынлы сайлап алынган – Камал театрының зур уңышы бу. Тик мине, пьеса авторы Туфан Миңнуллинның яшь коллегасын, нидер канәгатьләндерми: баксам, пьеса герое, шагыйрь, үз хыялы белән барлык персонажларны “терелтеп” сөйләштерә, хәтта явыз фашистларны да көчле образлар итеп күзаллый, ә каһарман шагыйрь Муса Җәлилне якты дөньяга табып үстергән анасын – Рәхимә Җәлилованы телгә дә алмый?! Драматурглар һәрвакыт үзара фикер алыша бит. “Нишләп, – мин әйтәм, – Муса Җәлилнең газиз әнисен пьесаңа кертмәдең?” “Әйбәт, тулы канлы образ тудырыр өчен җитәрлек детальләр табылмады, ә әсәрне олы юбилейга әзерләп җиткерергә тиеш идек”, – ди. “Бәй – мин әйтәм – “яптыр малахай”, Риф абый Мөхәммәтҗанов Җәлилнең әнисенең улына язган шигъри хатын табып, “Казан утлары” журналында бастырып чыгарган иде ич?!” Театрыбыз шуннан соң, шаулап барган спектакльне вакытлыча туктатып торып, кабат тулыландырып эшләде һәм бик нык отты: мәшһүр артистка Рәшидә ханым Җиһаншина сәхнәдә тудырган Бөек Ана образы әле дә тулы канлы булып күз алдыма килә! Монсы да, әзме-күпме дәрәҗәдә, теге чакларда кичергән “ат сәяхәтенең” чагылышы...
Язмышларыбыз Риф абыем Мөхәммәтҗанов белән мине, ут күршеләр итеп, Уфа белән Казанга төпләндерде. Без Ходай биргән гомеребез буе кара-каршы хатлар язышып, мәркәз калаларыбызга еш йөрешеп, туганнарча да, якын фикердәш иҗатчылар буларак та, гел уй-тойгыларыбызны уртаклашып яшәдек: уңышларыбыз өчен бергә сөенештек, кыенлыклар туса, бергә-бергә күтәрдек.
Әмма “бүрәнәнең авыррак очы” һәрдаим яшьти абыем җилкәсенә төшә иде. Мин әле дә аның зирәк акыллы җылы карашын тоеп яшим...
Ризван ХӘМИД. 2013 ел.
Фотолар Илдус ФАЗЛЕТДИНОВның шәхси архивыннан.