Барлык яңалыклар
Шәхес
6 апрель , 06:30

Ризван ХӘМИД. Яшьти абый. Хатирә (6)

Безнең бәхеткә, урман ташучы абзыйлар киң күңелле, ачык йөзле кешеләр булып чыкты: “Сез бара торган Исламбахты авылын 25 чакрымлап читтә калдырып, Ырынбур өлкәсендәге Абдуллино каласына килеп җитә язгансыз ич, балакайлар”, – дип шукланып көләләр яшьрәк олаучылар.

Ризван ХӘМИД. Яшьти абый. Хатирә (6)
Ризван ХӘМИД. Яшьти абый. Хатирә (6)

Икенче көнне иртүк, таң тишегеннән торып, үз күзләребез күрмәгән, үз колакларыбыз ишетмәгән ерак сәфәргә чыгып киттек: айгырны трантаска әти җигеп бирде, әлбәттә. Без бәбәкләребезне йодрыкларыбыз белән угалап уянганчы ук, ул нечкә карама чыбыкларыннан үргән читән арбага яшел үлән түшәгән – борын яфракларыбызны киерттереп, җиләкнең хуш исләре бәреп керә. Ярты ишегалдын тутырып баскан атыбыз да җигүгә тамчы да карышмый: озак җигелмәгән зирәк атка тәртә арасы тансык, диләр. Кулга әти сабы элмәкле кыска күн камчы тоттыра: кирәге чыкмас чыгуын – адымлы ат, “нафчәки случай гына”, ди. Йөгәне – җиз төймәле – изелеп торган йомшак комташ белән ышкып ялтыратылган. Кыскасы, бөтен дирбиясе зиннәтле өр-яңа күннән. Хәтта күн исе үзенә бертөрле тәмле. Әти аларны йозаклы такта сарайда яшереп саклаган икән. Төшләреңә дә кермәс мондый матур экипаж! Көне дә ап-аяз: туры килүен әйт син! Хәер, мин кичтән үк инде, икегә аеры койрыклы карлыгачларның ничек очуларын күзәтеп, фаразлаган идем: канатларын ике якка җәйсәләр, чалгы теши торган, ике очы да юка чүкечкә охшап китүче кошчыклар зәңгәр күктә югары очсалар, икенче көнне дә һава бозылмый. Ә кичен, канат очларын Кыдашта чылата язып, бик түбән очсалар, иртәгә яңгыр-мазар коюны көт тә тор. Әти үзенең амбар кенәгәсенә, күптән сынап, химик карандашы белән язып куйган иде инде моны. Атыбызны зәһәр кигәвен-бөгәлчән ише канэчкечләр дә артык борчымаячаклар, дигән сүз бу. Юашрак атлар да, аларның каныгуына чыдый алмыйча, арба тәртәләрен вата-җимерә башлыйлар, юкса! Икенчедән, юлбасарлар заманы түгел, элпә канатлы канэчкечләргә генә чарасын табарбыз, ансы...

Сәфәребезнең беренче, Ярмәкәйгә кадәрге өлеше хәвеф-хәтәрсез үтте: күңелгә кереп калырлык хәлләр дә очраштырды. Әйтик, бер урында төлкебикәне күреп калдык: юл буендагы Изге чишмәдән су эчә-эчә, юлчылар тәбәнәк ташкыя кучкарына куеп киткән каткан ипи кисәге чәйнәп тора иде. Татар Сүллесе урманы алдында туйра очларын кетердәткән мүкләк поши үгезе дә артыбыздан ваемсыз гына карап калды. Рә елгасының кичүендә туктап, атыбызны сугарттык, үзебез дә кызган битләребезне салкын суда юдык. “Район үзәген узгач, Приют юлында атны үз җаена юыртсагыз да була”, – дип калган иде әти, нәкъ шулай эшләдек: колын чактан туган урман-кырларын күреп үскән ат беркайчан да адашмый, туган ягының һавасы магнит компасы була аңа, янәсе! Очрашкалаган юлчылардан да сораштыргалыйбыз: борыннары да кибеп өлгермәгән сабыйларның ялгыз икәнлеген аңлагач, маладис егетләр сез, фәлән-фәлән авыллар аша узыгыз, дип, өйрәтәләр, ә хатын-кызлар җәмәгате аһ итә, фәлән-фәлән авыл килене мин, шунда минем әнкәйләргә кереп, чәйләп чыгыгыз, аннары әнә теге якка таба борылырсыз, диләр. Тик, нишләптер, ир-атлар өйрәткән белән чәчбикәләр күрсәтүе бер дә туры килми! Сорашуларга кул селтәдек тә, язмышыбызны ат “компасына” тапшырдык... Барабыз-барабыз: бу як кырларның иге-чиге юк икән! Караңгы да төшеп килә, юлчылар да очрамый башлады хәзер... Ярый, айгырыбыз, ару-талуны белми: лүрт-лүрт юырта бирә! Их, әз генә туктап, черем итеп аласы иде дә, дөм-караңгыга калганчы, Исламбахтыга ничек тә барып керергә тиешбез... Берзаманны колакларыбызны авырттырырлык искиткеч тынлыктан кинәт дертләп уянып китмикме! Күзләребезне көчкә киереп ачсак – бар галәм яп-якты... Өнебезме бу, төшебезме?! Чөнки, җәмәгать, күктә дә, алдыбыздагы далада да меңәрләгән якты йолдызлар җемелдәп балкый! Офык сызыгы беленми дә: әллә күк гөмбәзендәге йолдызлар, җиргә коелып, далага сибелгәннәр, әллә – каршыбызда җәйрәп яткан зур күлдә галәм шәмнәренең якты утлары чагыла... Риф абый белән икебез дә берни аңламыйбыз! Яшьти абый җаваплырак кеше бит, трантастан җиргә сикереп, алгарак атлый: “Текә кыялы тау читенә килеп терәлгәнбез ич без, яптыр малахай!” – дип, карлыккан тавыш белән миңа кычкыра. Атыбыз үзен дә, безне дә упкынга мәтәлүдән коткарып калган икән! Ушыбызны тиз генә җыеп алалмый, ике-өч минут тынып тордык та, трантасыбызны кирегә бордык – туфраклы киң юл янда гына икән. Инде хәзер кая таба атлатырга атны?! Кара төн уртасы җиткән... Шулвакыт безгә сул яктан атлар пошкырышкан, калын тавышлы ир-атлар сөйләшкән, бик күп арба тәгәрмәчләре, каты кантарларга туры килеп, дык-дык дыңгырдашкан ямьсез, әмма безнең шомрайган колакларыбызга дәртле җыр булып яңгыраган тавышлар ишетелде! Яшьти абыем сөенеченнән каршыларына ташланды: “Туктагыз, пажалысты, пастуйте!” Озын өрлекле адур арбаларга алты-җиде метрлы төп-төз нарат бүрәнәләр төягән зур олау үтеп бара икән. Берәү – олау башлыгыдыр – тавышы бик абруйлы чыга: “Туктарга!” – дип боерды.

Безнең бәхеткә, урман ташучы абзыйлар киң күңелле, ачык йөзле кешеләр булып чыкты: “Сез бара торган Исламбахты авылын 25 чакрымлап читтә калдырып, Ырынбур өлкәсендәге Абдуллино каласына килеп җитә язгансыз ич, балакайлар”, – дип шукланып көләләр яшьрәк олаучылар. Барысы да гәзиттән кәҗә сыйрагы зурлык итеп төргән очлы көпшәләргә “самосад махрасы” тутырып, көйрәтеп саф һаваны сасытырга тотындылар. Көлә-көлә, тәмәке ачысына чәчи-чәчи сөйләүләреннән менә нәрсәләр ачыкланды: “Сезнең атыгыз ялгышмаган, атагыз бераз ялгышкан булырга охшаган, – диләр. – Колын, анасы кайсы төбәктә җиргә төшереп, дүрт аягына бастыра, шул тирәнең һава исен гомеренә онытмый. Таудай биек гәүдәсенә караганда, Абдуллино тирәсендә тапкан аны бия-айгырыгыз аның нәселенә тарткан. Атыгыз, димәк, сезне үз туган җиренә туп-туры алып кайткан! Ә юлга озаткан атагыз шушы нечкәлекләрне белмәгәндер, кисәткән булыр иде”. Шулчак бер агай аны җөпләп, кычкырып ук җибәрде: “Хәмзә Таҗиев айгыры, дидегезме әле? Беләм мин сезнең Хәмзә җизнәгезне, каратуры айгырын да таныдым хәзер!” "Бик әйбәт, – диде олау башлыгы. – Кузгалырга вакыт. Без, Исламбахты авылы өстеннән үтеп китеп, Аксаковка станциясенә барабыз. Безгә иярегез – җизнәгез авылында аерылып калырсыз”. Калын тавышы май атлаткыч гөбедән чыгамыни! Бик ягымлы тоела үзе: безгә күрше Усман Ташлы авылында да Имай атлы бер абзый бар иде. Шул абзый берәрсенә сүз катса, бар бала-чага, куркышып, капка аслары аша ишегалларына кереп кача, ә көрәктәй иләмсез зур кулына эләксәң, “кем малае син, пошык танау”, дип сорый да, кытыршы учы белән башыңны сыйпап, узып китә... Калын тавышлы олаубашы шул Имайны хәтерләтә. Берничә сүз белән әйткәндә, теге яшьрәк абзый айгырыбызның тимерле авызлыгын ычкындырып, тезгененнән адуры артына бәйләп таккан; хәтта каеш дилбегәбезне, ат аякларына уралмасын өчен, трантасның кучер утыргычы тимеренә элеп куйган; ә без – ике ятып бер пошмас малайлар – Исламбахты турына җиткәнче, йомшак яшел печән өстендә рәхәтләнеп йоклап барганбыз... Олы юлда йөргәндә әнә шулай: “Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшырак булсын” дигән халык мәкаленең хаклыгы тулаем расланды!

(Ахыры бар)

Фотолар Илдус ФАЗЛЕТДИНОВның шәхси архивыннан.

 

Ризван ХӘМИД. Яшьти абый. Хатирә (6)
Ризван ХӘМИД. Яшьти абый. Хатирә (6)
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас