Барлык яңалыклар
Шәхес
5 апрель , 06:30

Ризван ХӘМИД. Яшьти абый. Хатирә (5)

– Бәләбәй нигә сезгә? Пычагымамы Бәләбәй! Исламбахты тирәсендә Яңа Шах, Яңа Турай Тарказы авыллары, Абдуллин ыстансасы да җакында гына – берсе дә кирәкми. Аксаков ыстансасы җагынарак тартылып, туп-туры Исламбахтыны сорагыз. Ык елгасы башында ук җата ул сезгә кирәк Исламбахты. Тел сезгә ниемә бирелгән Ходайдан? Җассы телегезне ефәк тасма итеп, гел сораштырып барыгыз!

Ризван ХӘМИД. Яшьти абый. Хатирә (5)
Ризван ХӘМИД. Яшьти абый. Хатирә (5)

Тагын да ныграк тәэсирле хатирәләребезнең берсе Ык елгасы буйлап, атта адашып йөрүебез булды.

Ат – татарның мәңгелек юлдашы. Хыянәт итмәс ышанычлы терәге, якын дусты. Ат белән бәйле мәкальләр, әйтемнәр юкка гына меңәрләп-меңәрләп уйлап табылмагандыр! Элегрәк авыл малаеның ике сүзенең берсе бәрхет иренле бахбайларга багышлана иде. Күбебезнең авызында: “Их, атым булсамы?!” – иде. Чөнки атсыз кеше – затсыз кеше.

Бер җәйне бертуган иң олы Сафия апабызның ире – Хәмзә җизни үзенең транспорт өчен җигә торган чем-кара туры айгырын вакытлыча бездә калдырып киткәч, сикергәләп биемәдек кенә яшьти абыем белән! Җизнәбез Хәмзә Тазиев, дүрт тояклы атка менеп, бот арасын каезлауга караганда, ике тәгәрмәчле матаена атланып чабуны өстенрәк күрә иде. Сүз җаеннан: Риф абый, үсеп фольклорчы-галимгә әверелгәч, энәсеннән-җебенә тиклем ачыклап исбатлады: бөтен дөньяга дан-шөһрәт казанган Һарун Тазиев Хәмзә җизнәбезнең адашы гына түгел, бик якын нәселдәше дә икән – мин, “Тукай булгач”, моны бер пьесам өчен файдаландым. Әнә шул җизнәбезнең кара атын рәхәтләнеп җиктек... дияр идем, айгырның калын гәүдәсе бер кыш чыккан үгезебезгә генә җайланган арбабызның тәртә арасына сыймый! Озын торыклы, кыя таудай биек савырлы, чаба башласа, кап-кара ялы, дулкынланып, ястык киңлегендәге тигез сыртын каплап бетерә, бәкәлләренә кадәр салынып төшкән куе кыллы озын койрыгы, яшел үләнне сыйпап, киң юл салып үтә! “Ак бүре” әкиятендәге канатлы тулпардан ким түгел. Нукта кидертмәгәнне, ничек гади утын арбасына җигәсең ди аны?! Атланыр идең – аршынлы сыртын бот арасына кыстырып булмый...

Менә шушы әкияти мәһабәт гәүдәле айгырны әтиебез авылыбыздан 70-80 чакырым читтә урнашкан Исламбахты авылына, Хәмзә җизнәбезгә илтеп кайтырга кушты. Мин – дүртенчедә, абыем бишенчедә генә укыган дәвер, беребезнең дә анда булганыбыз юк, барасы юл һич таныш түгел. Җизнәбез алданрак, ИЖ-49 маркалы матаена атланып, Бәләбәй якларына чыгып киткән. Ул фининспектор булып эшли, безне туган авылына барып җитәрәк каршы алачак, имеш. Риф абый, төп җаваплылык үз җилкәсенә тешәсен яхшы аңлап, карышып маташты маташуын, әти, соңгы аргументы итеп: “Беррәттән чуен юлны да күреп кайтырсыз – пуезд ыстансасы каршыда гына анда, барасы юлыгызның сызмасын да сызып бирермен”, – дигәч, шатлыгымнан кулларымны чәбәкләп куйдым. “Иң гылауный, Ярмәкәйне узгач, Приютка ялгыш сугылып, урау җулга эләкмәгез, – дип кисәтә әти. – Ярмәкәй үрендәге җулда туктап, атыгызга җал бирерсез, аркалыгын-тезгенен бераз бушайтып. Чирәм үләннәре зерә сутлы анда. Аннары Бәләбәй җулын сораштырырсыз җулчылардан – халык мәш килә анда. Бәләбәй үзе кирәкми сезгә, җулын белү җиткән. Исламбахты җагына дөрес борылыр өчен”. Мин дә үземчә сүз кыстырырга булдым:

“Уфаларга барган чакта Бәләбәй уңда кала.

Уфалардан кайткан чакта Бәләбәй сулда кала,

дип, гел җырлыйсың, әткәй, – мин әйтәм, – без барасы юлның кай ягында калырга тиеш соң ул җыруларга кергән Бәләбәй дигән кала?” “Уңда да калмый, сулда да калмый, улым, – ди.

– Бәләбәй нигә сезгә? Пычагымамы Бәләбәй! Исламбахты тирәсендә Яңа Шах, Яңа Турай Тарказы авыллары, Абдуллин ыстансасы да җакында гына – берсе дә кирәкми. Аксаков ыстансасы җагынарак тартылып, туп-туры Исламбахтыны сорагыз. Ык елгасы башында ук җата ул сезгә кирәк Исламбахты. Тел сезгә ниемә бирелгән Ходайдан? Җассы телегезне ефәк тасма итеп, гел сораштырып барыгыз! “Болай да томаланган башны син дә катырмале!” – ди яшьти абыем, кырыс кына. “Соң, – мин әйтәм, – барысы да үз ягыбыздагы төсле, таныш исемнәр икән ич?!” Әти бәхәскә саллы нокта куя: иртә кичтән хәерлерәк!

(Дәвамы бар)

Фотолар Илдус ФАЗЛЕТДИНОВның шәхси архивыннан.

 

Ризван ХӘМИД. Яшьти абый. Хатирә (5)
Ризван ХӘМИД. Яшьти абый. Хатирә (5)
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас