Шәхес
4 Апреля , 01:30

Ризван ХӘМИД. Яшьти абый. Хатирә (4)

Ләкин әти дә, яшьти абыем да тирәнгә яшергән бер үтә “важный” серемне белмиләр: мәктәптә укый башлауга ук, мин “Тукай булырга” карар кылдым! Ә “тукайлар” барысы да Казанда яшәгәннәр һәм яшиләр. Казан – татар шагыйрьләренең Мәккәсе!

Ризван ХӘМИД. Яшьти абый. Хатирә (4)Ризван ХӘМИД. Яшьти абый. Хатирә (4)
Ризван ХӘМИД. Яшьти абый. Хатирә (4)

Әтиебез ачтырган мәктәптә укыган өч елыбыз истә тотарлык хәлләргә әлләни мул булмады кебек: балачакның кызык вакыйгалары гына хәтер йомгагына төйнәлә бара бит. Укытучы апабыз алты почмаклы бинаның алгы ягында яши: ул өлеш уртадагы тышкы ишекнең кечкенә ян коридоры кебегрәк итеп, калын такталар белән бүлеп куелган; ике як өчен бер мич, төнлеге – класс ягында, мич авызы – коридорда; Сәлимә апабызның аш-су урыны, плитәсе – үзе яшәгән якта. Мичнең сөреме дә, башка каба торган әшәке исе дә классыбызга эләгә. Беренче сыйныфта – өч бөртек малай; икенче класста, Риф абыйны да кертеп, өч малай да ике кыз; өченчедә – Усман Ташлы мәктәбеннән килгән, теге биш кыз. Хәер, безнең белән бергә укый башлаган укучыларның байтагы берәмләп-икешәрләп коела бардылар, сират күперен кичә алганнарының да күпчелеге, дөньяның җиз иләгенә эләгеп, бүтән кәсеп сайларга мәҗбүр ителделәр. “Укып мулла булмассың, чукып карга булмассың”, дип, кул селтәүдән түгел: тома ятимнәр, ярым ятимнәр чоры иде ул, сугыш гарипләре татыган хәсрәтләрне әйтәсе дә юк. Бала-чаганың бар теләге ничегрәк тамак туйдыру да, кайсылайрак ямаусыз кием-салым юнәтү. Уку кайгысымы?! Бергә беренче класс партасы артына утырган өч малайдан беребез өченчене уза алмады, икенчебез бишенчегә йөри башлагач, ат эшенә тартып алынды. Ә әтиебез безне ничек тә укытырга тырышты: “Надан кеше – сукыр кеше ул”, – дип, һәрдаим колакларыбызга тукып торды. һәм, шуңа күрә, тапканын бездән кызганмады. Тик мине кеше кулыннан нәрсә килә, шуларның һәммәсе кызыксындыра, шайтан, укуга эленке-салынкы ук карамасам да, артыгын да тырышмыйм. Ә яшьти абыемның ике кулына бер эш – бар белгәне мәктәп белеме эстәү. Миндә таркаулык көчле. Абыем – бер максатчан. Әти, холыкларыбыз аермасын әйбәт аңлап, икебезгә дә тигез юл куя, икебезне дә дәртләндерә иде. Яшелчә бакчасы бригадиры буларак, төрле агротехник тәҗрибәләр ясап караучы әткәбез, безнең кырысрак табигать шартларында үсә торган үзебезгә генә хас яшелчә-җимешләрдән башка, җылы як кавын-карбызлары да үстерә иде. Ул Риф абый белән миңа да тәҗрибә объектлары кебегрәк итеп карый иде, күрәсең. Риф абыйны ул сынап бетергәнгә саный сыман, шуңадырмы, минем “таркаулыгымны” әтинең дәртләндерүенә абыем көнләшебрәк карый. Кәефе күтәренкерәк чагы булса, әти кайчак миңа “төпчек улым” дип тә эндәшә. Ә Риф абый белә: борынгы йола буенча төп йорт төпчек малайга калачак – аның үзенә тәтемәячәк, янәсе. Ләкин әти дә, яшьти абыем да тирәнгә яшергән бер үтә “важный” серемне белмиләр: мәктәптә укый башлауга ук, мин “Тукай булырга” карар кылдым! Ә “тукайлар” барысы да Казанда яшәгәннәр һәм яшиләр. Казан – татар шагыйрьләренең Мәккәсе! Яшьти абыем дөньяны бүтәнчәрәк кабул итә, аның көлүеннән куркып, үзем дә серемне тишмим. Китапларда ниләр генә язмый язучы-шагыйрьләр! Димәк, алар бик күп беләләр?! Кул һөнәрен күп белү генә аз, тел һөнәрең дә гаять бай булырга тиештер? Мин, абыема сиздерми генә, сирәк ишеткән сүзләрне, җор фикерләрне, кызык гыйбарәләрне хәтеремә сеңдерә барам. Хәтерем, Аллага шөкер, шәп (дәреслекләр алырга акча җитмәү дә шуңа “ярдәм итә” – укытучылар сөйләгәнне бер тыңлауда отып калырга күнектем), әмма бу ысулым бигүк ышанычлы йозак түгеллегенә тиз төшендем: кәгазьгә теркәп бару күпкә отышлырак. Беркем дә табып укымасын, дип, язмаларымны өебез чардагындагы төрле тишек-ярыкларга кыстырам. Беркем дигәнем – шул бердәнбер “конкурент фирма” – яшьти абыем инде, ләкин бик каты ялгышканмын икән: түбә башында “тудыйм-судыйм” чыелдашып чабучы тычканнар шулардан, үткен тешләре белән тураклап, бала үстерер өчен өн ясыйлар икән! Әмма аяныч фиаско кичерүем гадәткә әверелгән шөгылемнән биздермәде: хәзергә кадәр сирәк сүз-гыйбарә җыюымны дәвам итәм – саны биш-алты миллионга якынлаша, бугай...

Риф абый, миңа сиздерми генә, төрле мәзәкләр, сөйләкләр, кызык вакыйгалар, хикмәтле гыйбарәләр, татарның борынгы йолалары, гореф-гадәтләре белән, чын-чынлап, җитди кызыксына башлаган икән, ләса! Уйнап кына тотынган сәер мавыгуыбыз (сәер булмыйни, авыл малайларына хас нәрсәмени ул?), кайчандыр җитди иҗатыбызга нигез ташлары булачак дип, кайсыбыз күз алдына китерә алсын инде ул чакларда?! Хәлбуки, киләчәк һөнәребезгә иң тәүге адымнарыбыз булганнар алар, минемчә.

(Дәвамы бар)

Фотолар Илдус ФАЗЛЕТДИНОВның шәхси архивыннан.

Ризван ХӘМИД. Яшьти абый. Хатирә (4)
Ризван ХӘМИД. Яшьти абый. Хатирә (4)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас