

Сугыштан соңгы чорларда, шәхси бакчаларыбыз бер аяк табаны каплап бетерерлек бик кечкенә булса да, дәүләт салган мәҗбүри натураль салымнарның ниндие генә юк иде! Сауган сыерың бармы синең, юкмы – “пливәйт якаңа”, мал-туарыңны гына түгел, каралтыларыңны да язып, дәүләткә тартып алачаклар, шуңа күрә һәркем үзе эзләп тапкан һәр карыш чирәмне, көрәк белән күтәреп, эшкәртә, бәрәңге утырта, борай, арпа, тары чәчә. Аеруча тары кадерле иде халыкка: коры елларны да әзме-күпме уңыш бирә, бәйрәм ашларына да бата, гади өйрәсе дә, сыек кына булса да, ит-май күп сорамый. Ләкин бер “эские” бар: чыпчык-чыркылдык халкы үтә дә тиз ияләшә аңа. Коймак-тәбикмәкләреңнән колак кагасың килмәсә, тары кырыңны көне-төне сакла! Җәйге челләләрдә бу вазыйфа малай-шалайларга, димәк, яшьти абыем белән миңа төшә инде. Иртә таңнан алып, җиз кыңгырау шылтырата-шылтырата, ызаннар буйлап та, басу аша аркылыга-буйга да чабып карыйбыз, пәке белән буйга сырлар сырлап, өстенә аркылы каккан юка фанер пытырдатып та куабыз – һич кенә дә котылып булмый бит әрсезләрдән! Бигрәк тә ушлы кошчыклар үзләре, җитмәсә: безнең йөгереп үтеп киткәнне биек әремнәр арасында посып көтеп торалар да, җәяүләп тары арасына шылалар! Куян куган бурзай эте кебек арып бетәбез, авызларыбыз гына түгел, телләребез коргаксып ката. Җык булабыз: ничегрәк котылырга ошбу зәхмәттән?! Чарасын уйлап таба бит яшьти абый. Тары басуыбыз Кыдаш елгасы ярында урнашкан иде. Басу димәсәң, үпкәләр: иңе-буе 15-20 адым бардыр, ачуым килмәгәе! Елга уртасында кечкенә утраучык бар. Риф абый әйтә: “Утрау таллыгында Күк капусына менә торган бәллүр араталы биек баскыч тора: мин шуның белән күккә менәм дә, изге фәрештәләрдән карак чыпчыкларны мәңгегә куып җибәрергә булышып, бәллүр шөлдермәләр зеңләтүләрен үтенәм”, – ди. Минем 4-5 кенә яшьлек чагым, әмма Күк капусы барлыгын яхшы беләм, чөнки күк ачыла торган төндә капусны күреп калганым бар (әти-әниләр бәхетле балага гына күренә ул, дип аңлатты соңыннан). Ә бәллүр араталы баскычны күргәнем дә, ишеткәнем дә юк иде моңарчы. Шуңа, рәхәтләнеп, Риф абый күккә менеп төшкәнче, чыпчыклар белән ялгызым гына сугышырга ризалык бирдем. Яшьти абыем текә яр астына төшеп китте дә, шундук, җир йоткандай, әллә кая югалды. Менә көтәм абыемны түземсезләнеп, менә көтәм, теге үзе дә, үтә күренмәле бәллүр пыяла баскычы да күренми! Кычкырып та карыйм, бераз шыңшып та алам. Түземлегем тәмам төкәнгәч, әтичәләп: “Әй, мәйт җакасына!” – дим дә, куе ябалдашлы карама астындагы куыш күләгәсенә кереп, ләззәтле йокыга талам... Калхуз пүләвәе түгел лә мин, ат менеп, чыпчык куып чабарга, янәсе! Ул елларны киндер, тары басулары “чүтеки” күп иде, хәзер киндер наркотасыннан, мәк әфьюненнән җиңел котылалар – чәчүне “гүпчим” тыялар да – вәссәлам. Элек колхоз, пүләвәйләре, “грамытны” итеп әйткәндә, кырчы, ягъни, полевойлар да, Риф абый белән минем шикелле, чыпчык куып интегәләр иде. Күк капусы барлыгына бер дә шигем юк, ансы. Алдарак әйткәнчә, кайчандыр үз күзләрем белән күреп шаккатканым бар. Кояш давыллары бик каты котырынганда, Котып балкышы хәтта без яшәгән Урал тавы итәкләренә үк килеп җиткәли бит (сүз уңаеннан, мин корабльдә хәрби хезмәт үткәндә, радист булдым, җирнең магнит кыры котырганда, радиоэлемтәгә нык зыян килә иде). Шул Котып балкышын без “Күк капусы ачылу” дип атый идек. Ә яшьти абыем вәгъдә иткән бәллүр араталы баскычны күргәнем юк бит әле: шуны күрер өчен, әти-әниләр белән бергә берничә тәүлек ураза тотарга кушсалар да, бишкуллап риза! Тик хыялый сабый түземлегенең дә бер чиге бар, кайнарланган башымны бер-ике минутка гына йомшак печәнгә салган идем, бермәлне әтинең Бөек Ватан сугышында “ранин” булып кайткан уң кулының шалкандай зур йодрыгы арт саныма бик каты китереп тондырмасынмы?! Бәрәкәт, кичке эңгер-меңгер дә сүнеп ята, ласа... “Риф абыең кайда?!” “Яшьти абый таллы утрауга төшеп киткән иде, – дип мыгырдыйм. – Күк капусының бәллүр баскычын эзлидер...” Ә үзем, әтинең муклашкасы тагы да катырак эләкмәсен, дип, тизрәк куыштан чабып чыгам. “Әй, сабыйлар, сабыйлар, – диде дә, бүтән орышмады әти. – Әнә карлыгачлар канатларын Кыдаш суына тидерә язып очалар – чебеннәр бик түбән төшкәннәр, димәк, Ризуан улым. Һава бозыласы булса, чебен-черки, тал ышыгына качарга урын эзләп, түбән оча башлый. Тарыгыз җепшекләнгәнче, иртәгә таң тишегеннән уракка төшәрсез әниең белән. Безгә дигәне чыпчыктан артып калгандыр әле”. Әти генә түгел, мин дә чамалыйм: тары сабакларының күбесе, ярым буш себеркеләрен югары чөеп, солдатлар кебек үрә катканнар... Быел, чынлап та, суккан тарыны узган елдагыча подаукалап түгел, чиләкләп кенә зур сөян тәпәнгә ташыдык!
Риф абыйның вәгъдәсез кеше икәнлеген сынадым-сынавын, ләкин мин дә бит сарык сыртына ябышкан сырганактан ким түгел, алдымда искиткеч гүзәл манзара пәйда булуын барыбер көтәм. “Коры вәгъдә капчыгы икәнсең син”, – дип, теңкәсенә тиям тегенең. – Мин дә сине агач атка атландырырмын әле бер, янә алдап-йолдап котылырмын димә!” “Бәллүр баскыч гел-гел күзгә күренми ул, ушың китәрлек бүтән серле могҗиза күрсәтәм мин сиңа”, – ди абыем. Әйе, ышандырды, ди, берәү: тагын черек төп башына утыртыпмы?
“Көтеп ала белсәң, күрерсең”, – дигән иде яшьти абыем, чынлап та, икенче вәгъдәсен үтәүне бер-ике елга кичектереп торырга туры килде.
(Дәвамы бар)
Фотолар Илдус ФАЗЛЕТДИНОВның шәхси архивыннан.