Шәхес
1 Апреля , 01:30

Ризван ХӘМИД. Яшьти абый. Хатирә (1)

Остазыбыз, күренекле фольклорчы Риф ага МӨХӘММӘТҖАНОВның (1939–1996) исемен 1960–2000 елларда Башкорт дәүләт университетының татар-рус бүлеген тәмамлаучылар яхшы белә. Тик менә аның танылган татар драматургы Ризван ХӘМИДнең (1941–2017) бертуган абыйсы булуын күпләр белмидер дә әле. Язмыш җилләре бертуганнарның фамилияләрен икегә үзгәртсә дә, бер нәсел татар халкына ике зур шәхес бүләк иткән булып чыга. 2013 елда мин Риф аганың яшьлек дусты, якташы Әмир абый КОТЛЫБАЕВ ярдәме белән Ризван ХӘМИДнең телефонын, адресын эзләп табып, аңардан абыйсы турында истәлекләр язуын үтендем. Ризван абый сүзендә торды һәм “Яшьти абый” дип аталган балачак хатирәләре озакламый “Тулпар” журналында басылып та чыкты. Бүген, әйдәгез, хәтерләребезне яңартып, татар дөньясының бу ике олы шәхесен кабат искә төшереп үтик! Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

Ризван ХӘМИД. Яшьти абый. Хатирә (1)Ризван ХӘМИД. Яшьти абый. Хатирә (1)
Ризван ХӘМИД. Яшьти абый. Хатирә (1)

Кеше хәтере – җиз иләк: тормышның куна тактасында ул үткәннәрне иләп, бары тик яхшы хатирәләрне генә калдыра. Риф Мөхәммәтҗанов белән мин, бер ата һәм анадан тугангамы, әллә яшь араларыбыз ике генә ел булгангамы (ишле гаиләбездә абый-апаларыбыз да шактый иде: Риф белән икебезнең, үз әниебездән башка, үги әниләребез дә бишәү булды), бер-беребезне ачык белә башлаудан алып, “яшьти абый”, “яшьти энекәш” дип йөрдек. Балачакта төрле хәлләр очрый, үзара мөнәсәбәтләребезнең, көрчеккә килеп терәлеп, кризис кичергән чаклары да булгандыр, әмма мин, хәзерге гомер баскычыннан караганда, усаллашуларга барып җиткәнебезне хәтерли алмыйм.

Кояш җиле ашап, каракучкылланып беткән йөзле, язгы кар суларында да туган авылыбыз өстендәге биек Кызылтауга ялантәпи менгән ике “кәкре аяклы” дус малай, Ишәй белән Кушай шикелле, гел бергә идек. Бертуганнар булган өчен генә түгел, авыр авыл тормышының, бигрәк тә сугышның яңа гына тәмамланган иң авыр еллары төште бит безнең өлешкә, теләсәң-теләмәсәң дә бергәлекне таләп итә иде дөньябыз. Авыл җирендә ялгыз бала – терәксез кәкре агач белән бер. Бүрәнәнең юан очы күбрәк абый кешегә тия, әлбәттә: ул үзе дә, төптән калынрак үскән, хәйлә-мәйләне белми, ә мин аннан какчарак гәүдәле, хәйләкәррәк холкым еш коткара иде төрле четерекле хәлләрдә. Тик, менә каһәр, яшьти абыем ушлы егет бит, минем төлке затыннан икәнлегемне бишбылтыр элек сынаган – шундук кырт кисә: “Муклашка итен тансыклагансың, ахры син”, – дип, миңа йодрыгын гына күрсәтеп ала. Шулай да чандыр гәүдәле абыем да кайчак чыгырыннан чыга: кара кашларын почтык борын төбенә җыеп, сөякчел юка иңбашыма каты гына төртеп җибәрә. (Хафиза исемле үз әниебез: “Синең эчкә баткан корсагың аша аркаңны кытыклап була, Ризуан улым”, – дип барыбызны көлдерә торган иде). Әмма, мин дә ким-хур түгел, тик баштарак хәл этика кысаларыннан чыкмый. Сүз көрәштерү – авыл җыеннарында (безнең якларда сабан туен әнә шулай атыйлар) малай-шалайларның башлап бил алышуы белән бер бу безнең өчен. Аннары, кайсыбыз өстен калуга карап, йә – мин, йә – яшьти абый, мыскыллауга түзмичә, чын-чынлап көрмәкләшергә керешәбез! Риф абый Ходай буй өләшкәндә миннән арткарак калган, ахры, – монысы минем файдага, тиздән мин көрмәкләшергә күчү өчен сәбәп көтә башлыйм: яшьти абый турыгарак салып, минем, әти-әни сайлап, авыл мулласы кушкан атымнан көлке ясый: "Ризуан – эре-җуан!” Минем какчалыкка төрттерә, янәсе. “Эриф мичкә – вак-нечкә! Ашыйсың килсә, кер мичкә!” Бусы – минем иң отышлы җавабым. Сүз сабан туеның кызуы күңелнең термометр пыяласын менә-менә ватып, челпәрәмә китерәчәк дигәндә генә, яшьти абый өлкәнлеген исенә төшерә, чөнки ул соңгы чиккә җиткәндә дә абый булып кала белә иде. Һәм “салкын сугыш” үзеннән-үзе тына...

Икенчедән, бала-чага көрмәкләшүе – кадерле вакытны юкка әрәм-шәрәм итү ич аныңча: иң яхшысы, әти кушкан эшне тизрәк эшләп бетер дә, кулыңа берәр яраткан китабыңны алып, укы! Укый-яза белә башлауга, Риф абый иң тәүдә үзебезнең өй шүрлекләрендәге, киштәләрдәге журнал-китапларны басылган елларына, торган бәяләренә кадәр җентекләп укып чыкты, аннан соң, төрле йомыш тапкан булып, күрше-күләннәрнең китап киштәләрен, яшерен сандыкларын ачтыртып, һәр язманың битен-биткә актарды. Күрше Усман Ташлы авылына йөреп, белем эсти башлагач, мәктәп, авыл китапханәләренә “ревизия” ясады һәм, хәйләләп-юмалап, күрше авылдашларның китап шүрлекләренә күчте. Кыскасы, Ходай биргән гомеренә җитәрлек китап җене кагылган булып чыкты аңа. Риф абый ни кыланса, шуны кыла торган “яшьти энекәше” – мин дә, кар өстендә “эсвежи” куян эзенә тап булган бурзай этедәй, аның артыннан калышмаска тырышам. Тик, ни галәмәт, “вәйт Ходаның фәрманы, кыр үрдәге тамгалы” дигәндәй, шигырь чыгаруга башлап мин тотындым! Озакламый минем берничә такмагымны Ярмәкәй район гәзите редакторы Хәмидуллин акка кара белән бастырып чыгармасынмы?! Минем баш күкләргә тиде, әлбәттә... Әтиебез дә, башта кырынрак карый иде минем яңа һөнәргә, чөнки турысын әйтим, мин бер дә тиктормас, кычыткан куллы малай идем: якын урманнан чаганын-элмәсен үзем сайлап кисеп алып кайтам, нәкъ урталай яргач, юкартып шомартам да, бер башын аш пешерә торган казаныбызда кайнатып, әткәй махсус ясап биргән карама бөккеч белән чаңгы очларын бөгәм. “Лыжаларым” әзер: уртасына каеш тагасы гына кала. Монысыннан алдарак чабата ясарга өйрәндем: әти телеп биргән курыс юкәсеннән барыбыз өчен чабата кайтара идем. Артканнарын сатып, дүртенче класска кадәр дәфтәр-каләм, ручка белән үземне үзем тәэмин итеп килдем. Иске Турай базарында бер пар чабата 20 тиен тора. Кажай авылы мукшылары: “Татар чабатасы вәт матур башлы була!” – дип, мине мактый-мактый, тиз арада алып бетерәләр иде. Биш пар чабата хакына унике битле бер дәфтәр алып була иде. Хәтта, мавыгып китеп, үзем әмәлләштергән “лыйжыларымны” да базарга чыгара башламакчы идем – әпетит ашаганда килә, – ләкин үземнән өлкәнрәк кайбер егетләр миннән остарак “чаңгы мачтырлары” булып киттеләр һәм миңа нәфсемне тыя төшәргә туры килде.

Ләкин бит шигырь язып бастыру – “лыйжы” агачы каезлау ише генә түгел! Әтиебез моны дөрес аңлый иде: “Егет кешегә җитмеш җиде һөнәр дә аз”, – дип, безнең туң колакларыбызга тукыса да, шигырь – гади һөнәр җимеше генә түгеллеген интуициясе белән чамалап кына үлчәми, ул үзе дә такмак-җыр белән якыннан эш итүче кеше. Заманында безнең әткәбез – “Мирхәбибулла абзый Хәмидуллин” күрше-тирә авыл-салаларда оста җырчы буларак дан тоткан кеше. Ник “Мирхәбибулла абзый?” Чөнки, аның үз балалары булсак та, әти кеше – яшькә өлкән кеше ич, ә өлкәнгә “абзый” дип карарга өйрәтәләр иде безне авылда. Үз атаң хакында “абзый” дип сөйләү хата булса да, артык зыянлы түгел. Нишләп, Риф абый – “Мөхәммәтҗанов”, ә мин, төгәлрәге, гаиләбездә барыбыз да – “Хәмидуллиннар”? Яшьти абыем да бер үк ата-анадан туган бит?

Әткәебез, Мирхәбибулла абзый, моны безгә болайрак аңлатты: беренче дөнья сугышына алынган чакта ул ике генә сыйныфлы мәктәптә дәрес эстәгән егет булган, шуңа күрә атың кем, ягъни исемең ничек, дигән сорауга, татар гадәтенчә, “Хәмидулла малае” дип җавап биргән. Солдатлар исемлеген теркәүче тоткан да, “Хәмидуллин” дип язып куйган. Шуннан, борын-борыннан Мөхәммәтҗановлар булып саналсак та, фамилия алмашынган икән. Ә Риф абый дөньяга тәү тапкыр аваз салган 1939нчы елда әти, доносчылар “тырышлыгы” белән, “Макар бозауларын көтәргә”, сөргенгә җибәрелгән булган икән (ике генә айлык агрокурслар бетереп, мактаулы агротехник дәрәҗәсенә күтәрелгән кешедән көнләшүчеләр булмыймыни!?), шуңа күрә абыемны әтинең бертуган энесе – Әхмәдулла абзый “Мөхәммәтҗанов” дип яздырып кайткан. Хәер, яшьти абый мәктәптә гел Хәмидуллин булып укыды: ун сыйныфны көмеш медальгә тәмамлап, вузга керер өчен документлар җыя башлагач, фаш ителмәсенме барысы да! Утыз беренче августта да четерекле буталчыклык Риф абый файдасына хәл ителеп бетмәгән була әле: ярый, аның бәхетенә, имтихан алучылар “собеседование” уздырганда – медале булгач, экзамен тотасы юк абыйның – абруйлы фольклорчы-галим Кирәй Мәргән килеп керә һәм, Рифнең кулында ниндидер калын “амбар кенәгәсе” күреп, кызыксынып актара башлый. “Нәмәкәй бу?” – дип сорый башкорт галиме. “Әти агроном минем, ул гомер буе табигать күренешләрен көндәлеккә теркәп барды, хәтеренә төшкән йолаларны, төрле җыруларны да җыя ул, мин үзем дә кайберләрен өстәп куйгалыйм”, дип җаваплый Риф абый, ояла-ояла гына. “Нимәгә кызарасың моңа, егетем, изге нәмәдән оялмыйлар. Мин һине үз бүлегемә алам, кустым”, – димәсенме атаклы фольклорчы! Соңрак ул аңа “мырза кустым” дип эндәшә башлаган.

(Дәвамы бар)

Фотолар Илдус ФАЗЛЕТДИНОВның шәхси архивыннан.

Ризван ХӘМИД. Яшьти абый. Хатирә (1)
Ризван ХӘМИД. Яшьти абый. Хатирә (1)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас