– Алай булгач, хәрби тормыш белән кызыксынуы каян барлыкка килде?
– Академиягә укырга кергәнче, аның бүлмәсендә карт-картәтисенең һәм картәтисенең фотосурәтләре, орден-медальләре эленеп торды, ул аларга сокланып, уйларга батып күп вакытлар үткәрә иде. Күрәсең, ата-бабаларыбызның үткәндәге батырлыкларын кабатлау теләге аның өчен зур этәргеч булгандыр.
– Артур бит яу кырында бер генә тапкыр булган кеше түгел, МХО зонасына командировкалары әледән-әле кабатланып тора?
– Улым анда өч тапкыр булып кайтты. медицина ярдәме күрсәтүнең барлык этапларында да эшләргә туры килде аңа. Башкача әйткәндә, ул окопларда кичектергесез медицина ярдәме күрсәтә, дошманның көчле уты астында егетләрне яу кырыннан тартып чыгара һәм аларның гомерләрен саклап калу өчен мөмкин булган һәм булмаган бөтен нәрсәне эшли. Шулай ук хәрби госпиталь шартларында аңа яралыларга катлаулы операцияләр үткәрергә дә туры килде.
– Беренче тапкыр киткәндә хушлашу сүзләре нинди булды?
– “Мин кайтачакмын, һичшиксез, кайтачакмын”, –диде.
– Улыгызның кайда хезмәт итәчәген белгәч, ниләр кичердегез?
– Без – табиблар. Кеше гомеренең нечкә кыллардан торганын күреп беләбез. Минем улым бер генә кешенең булса да гомерен саклап кала ала икән, моңа мөмкинлек бар икән, ул аны коткарырга тиеш, чөнки ул һөнәре алдында изге ант биргән. Кичерешләргә килгәндә, мин улым озайтачак гомерләр өчен шатландым.
– Артурның хәрби бүләкләре дә бардыр?
– Әйе, МХО зонасында хәрби һәм хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен Русия Федерациясе Президенты Указы нигезендә “Суворов” медале белән бүләкләнде. Моннан тыш ведомство бүләкләре – III дәрәҗә “Хәрби хезмәттәге батырлыгы өчен”, “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медальләре бар. Шушы көннәрдә генә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров улыма Шәйморатов медален тапшырды.
– Наилә Гизаровна, Артурның хәрби тормышта күргәннәре хакында сөйләгәне булдымы?
– Айгөл, беләсеңме, Артур чын ир-ат буларак, хәрби хезмәт турында хатын-кызларга сөйләүне дөрес дип санамый. Сораштырып караганым бар, җавап бирми. “Әни, анысы сиңа кирәк түгел, төрлесе булды, авыр хәлдәге егетләргә күп ярдәм итәргә туры килде”,– дип кискен генә җавап кайтара.
– Әгәр дә вакытны кире кайтарып булса, сез Артурның хәрби врач булмавын теләр идегезме?
– Юк, әлбәттә. Бу аның тормышы, димәк аның үз сайлау хокукы булырга тиеш. Ул кеше гомерен коткаруны яшәү мәгънәсе дип саный икән, миңа горурланырга гына кала.
– Әңгәмәгез һәм шундый шәп егетне тәрбияләп үстергәнегез өчен зур рәхмәт Сезгә!