Барлык яңалыклар
Шәхес
30 март , 21:12

Солдат Анасы

Солдат әнисе булу күңел тынычлыгын алса да, зур горурлык ул. Ир бала үстерүче әниләр баласы туган көннән алып солдат әнисе булырга әзерләнә башлыйдыр,минемчә, чөнки кайчан да булса аларның һәркайсына да шушы сагышлы бәхетне татыйсы була бит.

Солдат Анасы
Солдат Анасы

Улларын хәрби хезмәткә озаткан әти-әниләр әлеге сынауны сабыр гына үтәргә тырыша. Ярый ла, ил-көннәр тыныч булса, тик әледән-әле ишетелеп торучы хәтәр хәбәрләрдән кайчак җаннар телгәләнә. Җитмәсә, балаң “кайнар нокта”да хезмәт итсә...

Хәрби егетләрнең әниләре, бәлки, үзләренә караганда да кыюрак кешеләрдер. Уфа шәһәрендә яшәүче Наилә Хәсәнова белән әңгәмәбез аның батыр улы Артур Хәсәнов хакында барачак. Әлеге язма әзерләнгән көннәрдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров егеткә Шәйморатов медален тапшырды.

 

Наилә ханым, Артурның балачагы турында сөйләгез әле?

Артур балачагыннан ук бик тырыш малай булып үсте. Аңардан ярдәм сорап торырга кирәкмәде, үзе белеп булыша иде. Һәрвакыт спорт белән шөгыльләнде, артыннан яшьтәшләрен дә ияртеп, спортка күнектерде. Йорт хайваннарын бик ярата, өйсез калганнарын кызганып, үзебезгә алып кайта иде. Шулай бездә озак еллар Шарик исемле эт, Ларисаисемле мәче, тутыйкошлар, хәтта ташбака да яшәде. Артурга кече яшьтән үк һәр җан иясе кадерле булды.

Белүемчә, Сез үзегез дә табиб, бу аның киләчәктә һөнәр сайлавына йогынты ясадымы?

Әйе, мин үзем табиб-анестезиолог, реаниматолог. Һәм, әлбәттә, мин улымны бик еш үзем белән эшкә ала идем. Ул табиб һөнәренең мөһимлеген, авырлыгын, үзебез генә белгән, кайвакытта аяусыз, куркыныч якларын да күреп үсте. Өстәвенә, Артур гади табиблыкка укымады бит, ул хәрби табиб, бүгенге көндә медицина хезмәте капитаны.

Автор: Айгуль Рамазанова
Читайте нас