Барлык яңалыклар
Шәхес
19 февраль , 06:35

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Бөрҗән бөркете (4)

Аның Казан, татар галимнәре белән хезмәттәшлеге турында аерым язасы килә. Татар фольклористикасының һәм әдәбият гыйлеменең йөзек кашлары Фатих Урманче, Хуҗиәхмәт Мәхмүтов, Нурмөхәммәт Хисамов, Ленар Җамалетдиновлар белән аны гомер буе какшамас дуслык җепләре бәйләде. Казан галимнәре тарафыннан аңа карата “үзебезнең Әхмәт” дигән гыйбарәне дә миңа еш ишетергә туры килде.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Бөрҗән бөркете (4)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Бөрҗән бөркете (4)

“Үзебезнең Әхмәт”

Бу җәһәттән шуны да әйтәсем килә: Әхмәт ага гомере буена, чын мәгънәсендә, милләтпәрвәр, туган башкорт халкының шатлык-кайгылары, зар-интизарлары белән янып яшәүче, аның өчен гомерен дә аямаучы зат булды. Моны ул 2002 елда Халыкара җәмәгать берләшмәләренең Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе итеп сайлангач, үзенең иҗтимагый эшчәнлеге белән тагын бер тапкыр исбатлады. Илнең төрле төбәкләренә сибелгән башкортларны бер йодрыкка туплау, туган телнең, милли гореф-гадәтләрнең халык күңеленнән җуелуына юл куймау өчен ул көчен дә, вакытын да кызганмады.

Үзем шаһит: бу чордагы галимнең эш графигы гаять тыгыз булды. Төн уртасында Казанга чыгып китеп, урындагы Башкорт корылтае эшчәнлеген  җайга салып, төштән соң Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре белән очрашкач, караңгыда Уфага кайтып, бер-ике сәгатьтән, юньләп ял да итмичә, Курганга юл алуларын әлегедәй хәтерлим. Шул арада, янына мине дә чакырып алып, Башкортстан татарлары фольклорын тикшерүгә багышланган кандидатлык хезмәтемнең карамаларын карап, аны камилләштерү буенча киңәшләрен бирергә дә вакыт таба иде...

Кайда гына булмасын, нинди генә җаваплы вазыйфада булмасын, фән белән шөгыльләнүен беркайчан да туктатмады ул. Шул катлаулы елларда БДУ доценты Гайнислам Ибраһимов белән берлектә төрек телендә “Башкорт әдәбияты антологиясе” икетомлыгын әзерләп, Анкарада нәшер итүгә дә ирешә хәтта! Төрле халыкара гыйльми конференцияләрдә чыгыш ясап, башкорт халкының дөнья мәдәниятендә кабатланмас үз урыны барлыгын аңлата. 

Әлбәттә, иҗтимагый эшчәнлекне һәм фәнне нәтиҗәле итеп бергә үреп бару гаять зур көч, энегия, сәламәтлек таләп итә. Нәтиҗәдә, Әхмәт Сөләйманов фән юнәлешен сайлый. 2006 елда үз теләге белән Бөтендөнья башкортлары корылтаеның Башкарма комитеты рәисе вазыйфасыннан китә һәм бар көчен фән өлкәсенә багышлый.

Халкы өчен янып-көеп, аның язмышы белән яшәсә дә, Әхмәт Сөләйманов беркайчан да башка милләтләргә карата бер генә кимсетүле сүз әйтмәде, кырын караш ташламады. Киресенчә, галимне, чын мәгънәсендә, интернационалист дип исәпләргә мөмкин иде. Ул башкорт фольклористикасы өчен генә түгел, ә башка төрки милләтләрнең фәненә дә югары квалификацияле белгечләр әзерләде. Галим җитәкчелегендә фәнни эш белән шөгыльләнеп, кандидатлык диссертацияләрен уңышлы яклап чыккан дистәдән артык аспирант арасында татар да, чуваш та, хәтта хакас та бар!

Аның Казан, татар галимнәре белән хезмәттәшлеге турында аерым язасы килә. Әхмәт Сөләйманов  –  хәзерге көндә Татарстан Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институтында хезмәт куючы якташыбыз, филология фәннәре докторы, профессор, ТР ФА мөхбир-әгъзасы Ким Миңнуллин,  танылган галимә Айсылу Садекова, фән кандидатлары Сәлим Гыйләҗетдинов, Ләйсән Кариеваларның гыйльми эшләре якланганда рәсми оппонент сыйфатында чыгыш ясаган кеше. Татар фольклористикасының һәм әдәбият гыйлеменең йөзек кашлары Фатих Урманче, Хуҗиәхмәт Мәхмүтов, Нурмөхәммәт Хисамов, Ленар Җамалетдиновлар белән аны гомер буе какшамас дуслык җепләре бәйләде. Казан галимнәре тарафыннан аңа карата “үзебезнең Әхмәт” дигән гыйбарәне дә миңа еш ишетергә туры килде. Уйлап карасаң, бик зур бәяләмә бит ул – “үзебезнеке” булу... Тамырларның, тормыш асылының, яшәү мәгънәсенең бер булуын, рух уртаклыгын, какшамас туганлыкны аңлата ул...

“Атадан күргән – ук юнган”, – дип юкка гына әйтми халык. Әхмәт аганың ике кызы да фән юлыннан китте. Өлкәне Ләйсән Иткулова – философия фәннәре кандидаты, доцент, БДУда кафедра җитәкли; төпчеге Нәркәс Хөббетдинова – филология фәннәре докторы, Тарих, тел, әдәбият институтының әйдәүче гыйльми хезмәткәре. Улы Җәлил исә – танылган рәссам, республиканың Шәехзадә Бабич исемендәге яшьләр премиясе лауреаты, Башкортстан Рәссамнар берлегенең рәис урынбасары.

Гомеренең соңгы елларында Әхмәт ага Сөләйманов Башкортстан дәүләт педагогия университеты профессоры булып, биредә “Этнопедагогика һәм халык иҗаты” гыйльми лабораториясен җитәкләде, университет кысаларында “Башкортстан халыкларының фольклор үзәге”н оештыру эше белән янып йөрде. Тик дөньяда мәңгелек бернәрсә дә юк шул... Аяусыз үлем аны 2016 елның 21 ноябрендә арабыздан алып китте... Ләкин галимнең тормышы аның физик вафаты белән тәмамланмый ул. Әхмәт аганың гомере аның хезмәтләрендә, шәкертләренең күңелендә дәвам итә. Аның чал чәчләре астындагы һәрчак көләч йөзе, якты карашы һаман да безгә бага кебек...

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,

галимнең шәкерте, филология фәннәре кандидаты, доцент, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре, Ф. Кәрим исемендәге төбәкара әдәби премия лауреаты, “Хезмәт даны” медале иясе.

Фотолар авторның шәхси архивыннан.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Бөрҗән бөркете (4)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Бөрҗән бөркете (4)
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас