Хәрби хезмәт дәверендә Әхмәт ага гәзит-журналлар белән ныклап хезмәттәшлек итә башлый, еллык партия мәктәбен тәмамлый, ротаның комсомол секретаре вазыйфасын башкара. Демобилизация вакыты җиткәч, полк замполиты Макаров аңа Львов югары хәрби-сәяси училищесына укырга кереп, хәрби журналист һөнәрен алырга тәкъдим ясый. Бәхетенә, нәкъ шул вакытта Әхмәт Сөләймановка укытучы булып эшләгән бертуган абыйсы Мөхәммәтзәкидән хат килеп төшә. Анда 1961 елдан мәктәпләрнең 11 сыйныфлык укытуга күчүе сәбәпле, чыгарылыш класслары булмавы, шуның өчен эш стажы булган яшьләргә һәм кичәге хәрбиләргә Башкортстан югары уку йортларына киң юл ачылуы турында хәбәр ителә. Мөхәммәтзәки энесенә Башкортстан дәүләт университетына гариза тапшырырга киңәш итә. “Теләсәң журналист булырсың; теләсәң, укытучы һөнәренә керешерсең”,– дип яза ул. Шулай итеп, Әхмәт ага Уфага юл ала һәм имтиханнарын уңышлы тапшырып, бер урынга җиде кешелек конкурсны исән-имин үтеп, БДУның тарих-филология факультеты студенты булып китә. Монда ул Ирек Кинҗәбулатов, Вафа Әхмәдиев, Юныс Латыйпов, Сафуан Әлибаев, Миндияр Дилмөхәммәтов кебек күренекле шәхесләр белән бергә белем ала. Өченче курстан соң дүрт егет сөйләшеп, академик отпуск алып, алган гыйлемнәрен гамәлдә сынап карарга булалар. Кемдер радиога эшкә урнаша, кемдер гәзит редакциясенә китә, ә Әхмәт ага Бөрҗән районының Иске Монасыйп сигезьеллык мәктәбендә укытучылык эшенә керешә.
Бер елдан соң Әхмәт Сөләйманов кабаттан университетка кайтып, укуга керешә, булачак галим һәм шагыйрьләр Тимергале Килмөхәмәтов, Тимербай Йосыпов, Данис Тикеев, Риф Мифтаховлар белән бергә белем ала. Фольклор фәне белән дә ул ныклап вуз эскәмиясендә шөгыльләнә башлый. Җәлил Киекбаев, Кирәй Мәргән, Әнүр Вахитов, Марат Минһаҗетдинов, Лев Бараглар җитәкчелегендә курс эшләре яза. IV курста укыганда ук аңа югары уку йортлары өчен “Башкорт халык иҗаты” дәреслегенең риваять һәм легенда жанрларына багышланган бүлеген язу эше йөкләтелә. Ни сәбәптәндер, бу изге башлангыч уңышсызлыкка юлыга. Коллектив таркала. Шулай да Әхмәт Сөләймановның шушы дәреслек өчен башкарылган “Башкорт легендалары” исемле хезмәте 1969 елда БДУ нәшриятында аерым китап булып басылып чыга.
Университетны тәмамлаганчы ук Әхмәт Мөхәммәтвәли улына укуын аспирантурада дәвам итәргә тәкъдим ясала, ләкин ахырда ректоратның фикере ни сәбәптәндер үзгәрә: яшь белгеч Мәгариф министрлыгына эшкә юнәлтмә ала. Гомерен фәнгә, педагогик хезмәткә багышларга хыялланган егет кәгазьдә чокынучы чиновник язмышына риза булмый, әлбәттә. Ул министрлыкның кадрлар бүлегенә барып, үзен туган авылындагы мәктәпкә укытучы итеп җибәрүләрен сорый. Бүлек җитәкчесенең күзе дүрт була! Ул тыныч, төшемле вазыйфадан баш тартып, әллә кайдагы Бөрҗән районының бер төпкел авылына кайтырга теләүче егетне гомерендә беренче тапкыр күрә. Ләкин Әхмәт ага үзенекен итә: тормыш иптәше Флүрә һәм ун айлык кызлары Ләйсән белән Нәби башлангыч мәктәбенә кайтып, биш ел дәвамында аны сигезьеллыкка әверелдерә. Аның бер кулында китап-дәфтәрләр булса, икенчесендә балта, чүкеч, кадак тутырылган хуҗалык сумкасы йөри. Төзүчеләр белән бергә мәктәпнең яңа бинасын сала, стендлар, күргәзмә җиһазлар ясый. Шул ук вакытта ул диссертация өстендә эшен дә туктатмый, якын-тирә авыллардан фольклор материаллары туплый, 1969 елда Уфага килеп, кандидатлык минимумнарын тапшыра.
1972 елда Әхмәт Сөләйманов Башкортстан дәүләт университетына эшкә чакырыла. Шул ук елны ул профессор Кирәй Мәргән җитәкчелегендә “Башкорт халкының топонимик легендаларының тарихи нигезләре һәм идея-эстетик функцияләре” дип исемләнгән кандидатлык диссертациясен яклый. Милли фольклористика тарихында бу хезмәтнең әһәмияте бәяләп бетергесез. Биредә беренче тапкыр легенда һәм риваять арасындагы жанр чикләре билгеләнә, тематик классификация ясала. Чагыштыру өчен бер генә мисал китерим: татар фольклористикасында легенда һәм риваятьләрне гыйльми анализлауга багышланган беренче диссертация бары тик 1998 елда гына якланды. 1980нче еллар азагына кадәр алар әкиятләр, сөйләкләр һ.б составында йөртелде.
Башкорт дәүләт университетында Әхмәт Мөхәммәтвәли улы 1991 елга кадәр эшли. Урта мәктәпләр өчен дистәләрчә дәреслек, методик әсбап бастырып чыгара. Башкорт халкының фольклор хәзинәсен җыеп, республика районнарын гына түгел, Ырымбур, Курган, Чиләбе, Пермь өлкәләрен урап чыга. Тарих, тел, әдәбият институты, БДУ, башка вузларның кулъязма фондларын актарып, ул биредәге халык авыз иҗаты үрнәкләрен бер системага туплый. Алар 1972-1985 елларда “Башкорт халык иҗаты” унсигезтомлыгында дөнья күрәләр. Әхмәт Сөләйманов каләмдәшләре Лев Бараг, Нур Зарипов, Мөхтәр Сәгыйтов белән берлектә әлеге тупланманың 7 китабын төзи. 1989-1998 елларда хезмәтнең 10 томлык урысча варианты дөнья күрә. Авторлар коллективы, шул исәптән Ә.М. Сөләйманов та, “Башкорт халык иҗаты” тупланмасы өчен 1987 елда республиканың Салават Юлаев премиясенә лаек булалар.
Әхмәт Сөләймановның бу еллардагы җәмәгать эшчәнлеге дә аерым игътибарга лаек. 1983 елда ул университетта “Йәнгүзәл” фольклор ансамблен төзи. Ансамбль шул елны ук үзешчән сәнгать коллективлары конкурсында беренче урын яулый, республика буенча гастрольләргә чыга. Казан, Ырымбур, Чиләбе тамашачылары да аның чыгышларын яратып кабул итә. “Йәнгүзәл” үрнәгендә күп кенә төбәкләрдә мөстәкыйль фольклор коллективлары барлыкка килә. Шул ук чорда Әхмәт ага “Совет Башкортостаны” гәзитендә милли фольклорны пропагандалаган “Улым, сиңа әйтәм; киленем, син тыңла” рубрикасын алып бара, Башкортстан телевидениесендә “Хәзинә” иҗади берләшмәсенең “Чәчән” тапшыруын әзерли. Соңрак ул “Ирәндек моңнары”, “Салават җыены”, “Урал батыр” эпосын башкаручылар бәйгеләрендә жюри рәисе, “Озын көй” (Туймазы), “Гармун моңнары” (Яңавыл) һ.б. конкурсларда жюри әгъзасы буларак чыгыш ясый. Халыкны рухи агартуга зур өлеш керткәне өчен, 1991 елда ул “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” мактаулы исемен ала.
Шул ук елны Әхмәт Мөхәммәтвәли улы Сөләйманов башкорт тормыш-көнкүреш әкиятләренең художество үзенчәлекләрен тикшергән хезмәте белән Мәскәү дәүләт университеты Гыйльми советында докторлык диссертациясен яклый. Бер үк вакытта Русия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәгенә караган Тарих, тел, әдәбият институтының фольклор секторы мөдире итеп сайлана. 1998 елда Башкортстан Президенты М.Г. Рәхимов тарафыннан расланган “Башкортстан халыкларын милли-мәдәни үстерү программалары турында”гы Указга ярашлы, Әхмәт ага җитәкчелегендәге галимнәр төркеме “Башкортстан Республикасы халыкларының фольклорын өйрәнү, тергезү һәм үстерү Программасы” проектын әзерләү эшен башлый. Проект 2002 елда Хөкүмәт тарафыннан раслана. Бу Программаны тормышка ашыру Әхмәт аганың вафатыннан соң да, әлегә кадәр дәвам итә, яңа китаплар, аудиоязмалар дөнья күреп килә.
(Дәвамы бар)
Фотолар авторның шәхси архивыннан.