Шулай итеп, Әхмәт агага ятимлек ачысын бик яшьли кичерергә туры килә. Билгеле, бу вакытта ул киләчәге фольклор гыйлеме белән бәйле булыр дип, күз алдына да китермәгәндер. 1957 елда күршедәге Байназар урта мәктәбен тәмамлап, “Сталин” колхозында эшли башлагач, аның күзенә “Совет Башкортостаны” гәзитендә басылган бер игълан чалына. Анда Кушнаренко яшелчә-җимеш техникумына укырга керү өчен абитуриентлардан гаризалар кабул ителүе турында язылган була. Егет ике дә уйламый, Кушнаренкога килеп, гариза тапшыра, имтиханнар тота. Һәм... математикадан “икеле” алып, туган авылына кайтып китә. 1957-1958 елларның кышында ул Башкортстан авыл хуҗалыгы институтына керү өчен, өч айлык әзерлек курсларында укый, чыгарылыш сынауларын бары тик “бик яхшы” билгеләренә генә тапшыра. Ләкин, язмыш шаяруы дип әйтимме, ни сәбәптәндер, физикадан алган “бишле”се имтиханнар кәгазенә теркәлми кала. Нәтиҗәдә, Әхмәт ага югары уку йортына янә укырга керә алмый. Республиканың авыл хуҗалыгы аның йөзендә кемне югалткандыр – әйтә алмыйм, ләкин ул институтка кереп, игенче булып китсә, бу фольклор һәм әдәбият гыйлеме өчен бәяләп бетергесез югалту булыр иде. Имтихан билгесен кәгазьгә теркәргә оныткан доцентка рәхмәт әйтәсе генә кала...
1958 елның октябрь азагында Әхмәт Сөләйманов армиягә алына.
– Алтынчы сыйныфта укыганда авылга “Трактористлар” фильмын алып кайттылар. Аны ничә тапкырлар караганмындыр. Аеруча кичәге танкист Клим образы ошый иде. Шулай итеп, танкист булу хыялы күңелемә кереп калды. Хәрби комиссариатта майор кеше: “Армиядә кем булып хезмәт итәсең килә?” – дип сорагач, һич икеләнүсез: “Танкист!” – дип җавап кайтардым. Хыялым тормышка ашты – бронетанк гаскәрләренә җибәрделәр, – дип сөйли иде ул миңа.
Хәрби хезмәтен Әхмәт ага Урта Азиядә, Иран белән чиктәш Чеджент шәһәрчегендә үтә. Урта белемгә ия булганга, ул тиешле әзерлек курсларыннан соң танк командиры итеп билгеләнә, Караком барханнарын аркылыга-буйга үтә.
– Армиядән мин бик күп файда алдым, – дип хәтерли иде галим. – Беренчедән, аз гына буш вакыт килеп чыгу белән, китапханәгә чаба идем. Мәктәптә алынып бетмәгән белемне армиядә үзләштердем. Икенчедән, хәрби хезмәттән мин йөгерергә әвәсләнеп кайттым, чөнки башта спорт нормативларын үтәү шактый авыр иде. Шуның өчен, төнге уникеләргә кадәр йөгерә, турникта әйләнә идек.
Әйткәндәй Әхмәт ага гомеренең соңгы көненә кадәр, һава торышының нинди булуына карамастан, һәркөн иртән йөгерүдән туктамады, чаңгыда йөрде. “Бер генә тәүлеккә туктасам да, авырый башлыйм”, – дип көлемсери иде үзе. Менә каян килгән икән ул аңардагы егетләрчә буй-сын һәм җитезлек! “Сәламәт тәндә – сәламәт рух”, – дип юкка гына әйтмиләр шул. Сәламәт яшәү рәвеше җаныңны, рухыңны чистарта, фикерләү процессына сүлпәнәергә ирек бирми, туктаусыз эзләнүләргә этәрә. Ә аның җимешләре күз алдында – дүртйөздән артык гыйльми хезмәттә, китапларда, фәнни һәм публицистик мәкаләләрдә.
(Дәвамы бар)
Фотолар авторның шәхси архивыннан.