Барлык яңалыклар
Шәхес
16 февраль , 21:36

Мөкәрәмә САДЫЙКОВА. Әдипләр дә – адәм баласы

Галимулла үзенең яшь кенә балдызына өйләнде дә куйды бит. – Яшь балдызына өйләнгәндер дә ул, – ди Сәйфи Кудаш, уйланып. – Ә теге... ниме соң? Каләме язамы икән, дим?..

Мөкәрәмә САДЫЙКОВА. Әдипләр дә – адәм баласы
Мөкәрәмә САДЫЙКОВА. Әдипләр дә – адәм баласы

Каләме язамы икән?

 

Бик яратып гомер иткән хатыны Мәгъфүрә вафатыннан соң тол калган Сәйфи Кудаш белән дусты Гариф Гомәр бакчада сөйләшеп утыралар икән.

– Сиңа әле өйләнеп алсаң да була: төс-кыяфәткә ягымлысың, гәүдәң егетләрнеке кебек җыйнак, хәрәкәтең җитез, – дип дәртләндермәкче була Гариф карт дустын. – Әнә Бәндәүир Галимулла үзенең яшь кенә балдызына өйләнде дә куйды бит.

– Яшь балдызына өйләнгәндер дә ул, – ди Сәйфи Кудаш, уйланып. – Ә теге... ниме соң? Каләме язамы икән, дим?..

 

 

Сәркәтипләр

 

Бервакыт Язучылар берлегендә җыелыш саен президиумга рәис янына сәркәтип итеп яшь язучы Мөкәрәмәне утыртып кую гадәткә керә.

Язучылар ифрат тиз кызып китүчән, хисле халык. Тәнкыйть башкаларга кагылганда аны бик гадел хөкем итеп хуплаган һәркем үзенә кагылганны һич кенә дә яратмый. Шуңа да җыелышларда еш кына кызу бәхәсләр чыгып, “җил-давыллар” котырып ала. Сәркәтип һәр язучының чыгышын түкми-чәчми, шул ук вакытта “төшләрне кибәктән аерып” протоколга кертеп бара. Чөнки бу язманы азактан югары оешмаларга, хәтта партиянең өлкә комитетына да сорап алулары ихтимал. Шулаен шулай, тик җыелыш саен берничә сәгать буена аһаллага төшеп язып утыру ялкыта торган эш. Мөкәрәмә үзенең аһ-зарын Рәис Низамов белән уртаклаша.

– Нишләп һәр җыелышта гел мин сәркәтип? – ди ул аптырап.

– Сине бит бу эшкә башка кеше таба алмаудан түгел, аякларың матур булганга югарыга утыртып куябыз да, астан үзебез балеринаныкы кебек нәфис аякларыңа карап кинәнәбез! – дип Рәис, гадәтенчә, күзләреннән шаян очкыннар чәчрәтеп, кеткелдәп көлә.

– Әстәгъфирулла!.. Вәт гөнаһ шомлыклары...

Бу хәлне белгәннән соң чираттагы җыелышта сәркәтиплеккә үз исеме аталу белән, сикереп тора да:

– Хөрмәтле агай-эне, җыелыш саен протокол яздырып мине драмалар язарга өйрәттегез. Рәхмәт! Инде бүтән яшьрәк каләмдәшебезне бу эшкә җәлеп итик. Пьеса язарга өйрәнү аңа да зыян итмәс, – дип үзе үк Рәис Низамов кандидатурасын тәкъдим итә.

Шулай итеп, яңа сәркәтип сайлана һәм шул көннән башлап моңа кадәр яшь хатын аякларына күз атып утырган кайбер ир-егетләр, гөнаһтан арынып, әдәпле әдипләргә әйләнә...

 

Автор фотосы.

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас