Тирән тамырлар
1996 елда БДУның филология факультетындагы татар-рус бүлеген тәмамлау белән мине татар филологиясе кафедрасына ассистент итеп эшкә калдырдылар. Мәсьәлә шунда: кафедрада фольклор дәресләрен алып баручы доцент Риф Мөхәммәтҗанов вакытсыз вафат булган иде, аның урынына килдем. Кандидатлык диссертациямнең фәнни җитәкчесен билгеләү мәсьәләсе килеп туды. Кафедра әгъзалары бертавыштан күренекле фольклорчы, филология фәннәре докторы, профессор, Русиянең Гуманитар фәннәр академиясе академигы Әхмәт Мөхәммәтвәли улы Сөләймановка мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ясадылар. Янына барып, галимне беренче тапкыр күргәч үк, хәтеремә Урал Кинҗәбулатовның халык көенә язылган “Бөрҗән егетләре” җыры килеп төшкән иде:
Зәңгәр күкне байкап оча
Уралтау бөркетләре,
Ак теләкле, ут йөрәкле
Бөрҗәннең егетләре.
Бу сүзләр нәкъ Әхмәт агага атап язылган, диярсең! Аның яшьләрчә төз, озын гәүдәсенә, җитез адымнарына, һәрвакыт көләч йөзенә карап, галимне һич икеләнүсез “Бөрҗән егете” дип кенә атап була иде... Уралтау бөркете... Ләкин яшьлек җегәре, дәрт-дәрман аңарда еллар дәвамында тупланган тормыш тәҗрибәсе, тирән акыл, максатка ирешүчәнлек белән бергә үрелеп килүен мин соңыннан яхшылап аңладым. Чал чәчләре дә шуның ишарәсе булган икән...
Галимнең йортында 22 буыннан торган шәҗәрәсе сакланды. Аның буенча, Әхмәт аганың нәсел тамырлары башкорт халык эпосында урын алган Бабсак бигә килеп тоташа икән! Ә тирәнрәк казына башласаң, Сөләймановларның нәсел агачы легендар Локман Хәкимгә үк барып чыгуы да бик ихтимал. Гомумән, галимнең ата-бабалары һәммәсе дә тархан, старшина вазыйфаларын биләп, ил-ыру башында торганнар. 3атлы нәселдән затлы ул тумыйча, кем тусын инде!
Әхмәт ага, затлы нәселнең дәвамчысы булып, 1939 елның 15 мартында Бөрҗән районы Нәби авылында дөньяга килә. Дәһшәтле, канлы репрессияләр чоры... Замана афәте Сөләймановлар гаиләсен дә урап үтми. Алтын приискында эшләгән гаилә башлыгы – Мөхәммәтвәли, вәлидовчылар белән бәйләнештә торуда гаепләнеп, 1934 елда кулга алына һәм махсус “тройка” тарафыннан яманаты чыккан 58нче статья буенча хөкем ителеп, этап белән Колымага озатыла. Красноярск станциясенә килеп җиткәч, тоткыннар арасыннан Беломорканал төзелешенә доброволецлар җыя башлыйлар. «Хезмәт ударнигы» билгесенә ия булган Мөхәммәтвәли тәвәккәлли, ризалаша. Чыдап булмаслык авыр табигый шартларда, михнәтле эштә бар сәламәтлеген югалтса да, тырыш хезмәте өчен, ул ике елдан соң азат ителә һәм туган якларына кайтып төшә. Гаиләдә бер-бер артлы өч бала – ике ул һәм бер кыз туа. Кызганычка каршы, аларның икесе вафат була, кечкенә Әхмәт кенә исән кала. Халык авыз иҗатына мәхәббәт аның күңелендә балачагында ук бөреләнә.
– Әтием дә, әнием Нурикамал да чәчәнлек сәләтенә ия иделәр. Еш кына үзара сөйләшкәндә дә алар шигырьгә күчеп китәләр иде. Әлегә кадәр авылдашларымның хәтерендә алар чыгарган такмаклар, бәетләр яши килә. Авылдагы һәр вакыйгага, һәр кешегә аларда бәет яисә такмак туып кына тора иде, – дип сөйли иде галим.
1946 елда Әхмәт Сөләйманов туган авылындагы башлангыч мәктәпкә укырга керә. Озак та үтми, гаиләгә олы кайгы килә – 1948 елның 28 мартында әтиләре – Мөхәммәтвәли ага дөнья куя. Аны йорттан зиратка алып чыкканда, күрше өйдә сабый тәү тапкыр аваз сала. Нурикамал апа Сөләймановларның иң төпчеген – Гәүһәр исемле кызларын дөньяга китерә... Хатынның соңгы тапкыр иренең күзләренә карап калырга да хәле булмый...
(Дәвамы бар)
Фотолар авторның шәхси архивыннан.