Телем, милләтем дип көрәшүче
Фидакарьләр бик күп табылмас.
Җир күчәре бераз аешса да,
Кәрим “орбитасы” тайпылмас.
Милләтеңә хезмәтең күп булды,
Башка халыкка да юл бирдең.
Хезмәтеңә күрә хөрмәт белән
Илбашлары сиңа кул бирде.
Агачлар бар... Дала кылганнары...
Җил кай яктан, шунда кыйбласы.
Ничә еллар гадел-хаклык диеп,
Мөнбәреңдә кыю торасың.
Безнең канкардәшлек ерак булса,
Якын күрше – туган йортыбыз.
Каран суы безгә уртак булды,
Шуңа күрә рухи ныклы без.
Ихлас елмаюың – йөзеңә нур,
Хакыйкатькә – ачык йөрәгең.
Мин-минлеккә урын калдырмастан,
Хаҗәтемдә – булдың терәгем.
Кәрим атлы олпат затның бүген
Тулган диләр, имеш, җитмеше.
Еллар – нәрсә? Кылган гамәлләрең
Чорыбызның затлы җимеше.
Мактау да бар. Мактанулар да бар.
Болар синнән ерак торалар.
Акны һич тә кара, димәдең син,
Караны – ак, дисә түрәләр.
Нинди генә теләк теләсәң дә,
Кабул итүчесе – бер Ходай.
Тагын күпме гомер кичерсәң дә,
Кәрим булып кал син, гел шулай!