Тәңкәләрдә – халкым тарихы
– Мин борынгы акчалар җыю белән инде мәктәп елларында ук шөгыльләнә башлаган идем. Ул вакытта алар урамда да, иске йорт нигезләрендә дә, бакчада да табыла иде. Яшьлеккә аяк баскач та бу шөгылемне ташламадым. Зур гына коллекция тупланды. Ләкин бу чорда мин тәңкәләрне чорына, дәүләтенә карамыйча, барысын бергә җыя идем. Соңгы өч-дүрт елда бары тик борынгы дәүләтебез – Алтын Урдага караганнарын гына туплый башладым. Аларны Интернет аша башка нумизматлардан сатып алам яисә үземнекеләргә алмашам. Тәңкәләр аша халкыбыз тарихын да җентекләп өйрәнеп була.
Менә, мәсәлән, тарих дәреслекләрендә “Дмитрий Донской урыс кенәзлекләрен Алтын Урда изүеннән азат иткән” дип язарга яраталар. Сафсата бу! Беренчедән, бернинди изү дә булмаган, урыслар рәхәтләнеп үз телләрендә сөйләшкән, үз диннәрен тоткан. Чиркәүләр һәм монастырьлар һәртөрле салымнардан азат ителгән. Икенчедән, 1380 елгы Куликово кыры сугышыннан соң да (әгәр ул чыннан да булган очракта!) Дмитрий Донской кенәзлеге белән Алтын Урдага вассаллык мөнәсәбәтендә торудан туктамаган. Моны аның заманында басылган тәңкәләр дә раслый. Эш шунда: Туктамыш хан вассалы Дмитрий Донскойга үз халкы өчен “удельный деньга” бастыру хокукын бирә. Тәңкәләрнең бер ягына кириллица белән урыс телендә язу урнаштырылса, икенче ягында гарәп графикасында “Әл-солтан, әл-гадел, Туктамыш хан, аның идарәсе озаклардан-озак булсын” дигән мәгънәдәге язма урнаштырыла. Менә шундый хәлләр...
Гомумән, Алтын Урдада барлыгы 42 хан булуы мәгълүм. Аерым чорларда хәтта бер-берсенә көндәш икешәр хан да тәхетне биләгән. Һәркайсы үз акчасын чыгарган. Ханлыкның чәчәк ату чоры Үзбәк хан һәм аның улы Җанибәк хан хакимлек иткән дәвергә туры килә. Аннан соң, XIV гасыр урталарында, хәл катлаулана, төрле низаг-фетнәләр куба, Урда – башта икегә, аннары инде бөтенләй вак ханлыкларга таркала. Тәңкәләр, телсез булсалар да, әнә шул вакыйгалар турында сөйли. Өйрән, гыйбрәт ал!
* * *
Менә шундый кеше ул Кәрим ага Яушев. Яше җитмешнең ары ягын күптән узса да, аның күңелендә, нәкъ халык җырындагыча, “биле бәйле ат ятыр”. Чын ир-егетлек, миллилек, тамырларга тартылу, аларны барлау-өйрәнү – болар һәммәсе дә Кәрим Кәррам улының рухи асылын, тормыш мәгънәсен тәшкил итә. Бөек әдибебез Дәрдемәнд түбәндәге үлемсез юлларын нәкъ шушы Кәрим ага кебек шәхесләргә атап язган кебек:
Татарлыктан татар һич гарь итәрме,
Кеше үз исемене инкяр итәрме?!
Татарлыкта татар угълы татармын,
Татар түгел димә – башың ватармын!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,
филология фәннәре кандидаты, доцент, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре, Ф. Кәрим исемендәге төбәкара әдәби премия лауреаты, “Хезмәт даны” медале иясе.
Фотолар Кәрим ЯУШЕВның шәхси архивыннан.