Барлык яңалыклар
Шәхес
13 февраль , 06:30

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Милләт улы (5)

Күгемнең тоныклана башлавы – йолдызлар сүнүе инде ул. Ә йолдызлар – иң якын дусларым. Аларның кайберләре, сине мәңгелеккә ташлап китеп, бакыйлыкка күчә... Дус дип санап йөргән кешеләреңнең хыянәтен күрсәң дә, аларга ышанычың югалса да сүнә ул йолдызлар. Тормышымда андыйлар да күп булды. 

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Милләт улы (5)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Милләт улы (5)

Күкләр дә тоныклана икән...

 – Күптән түгел шундый бер күзәтү ясадым: “Олыгаюның барлык хасиятләренә дә түзәргә була: көч бетүгә дә, чир-авырулар килеп чыгуына да... Ләкин иң аянычы – күгең тоныклана башлау икән ул.” Бу хакта дус-ишләремә дә әйттем. Тик алар, аңламыйча, аптырашта калды. Күгемнең тоныклана башлавы – йолдызлар сүнүе инде ул. Ә йолдызлар – иң якын дусларым. Аларның кайберләре, сине мәңгелеккә ташлап китеп, бакыйлыкка күчә. Фикердәшем, дустым Нил Бәдретдиновны югалту, мәсәлән, минем өчен уң канатымны югалтуга тиң булды. Арабыздан киткәненә инде егерме елдан артык вакыт үтсә дә, мин аны әлегә кадәр юксынам.

Дус дип санап йөргән кешеләреңнең хыянәтен күрсәң дә, аларга ышанычың югалса да сүнә ул йолдызлар. Тормышымда андыйлар да күп булды. Менә шуңа күңел күгең тоныклана да инде...

Аннары, соңгы елларда кешеләр бер-берсеннән читләшеп, үз дөньясына бикләнеп яши башлады. Эчкерсез аралашу, рәхәтләнеп көлешеп, сөйләшеп кич утырулар җитми. Дустың исән-сау, аның белән сүзгә дә килмәгәнсең, ләкин күңелеңдә инде аның йолдызы сүнгән яисә пыскып кына яна. Ә яңа дуслар бу яшьтә бик сирәк өстәлә. Менә шундый хәлләр...

(Дәвамы бар)

Фотолар Кәрим ЯУШЕВның шәхси архивыннан.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Милләт улы (5)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Милләт улы (5)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Милләт улы (5)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Милләт улы (5)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Милләт улы (5)
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас