Барлык яңалыклар
Шәхес
12 февраль , 06:35

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Милләт улы (4)

Казан... алдады. Конгресстан бер тиен акча да килмәде. Нәтиҗәдә, мин үзем яллаган бухгалтерга берничә ел үз акчамнан хезмәт хакы түләп торгач, шәхси предприятиемне ябарга мәҗбүр булдым. Чөнки акчасыз гәзит чыгару мөмкин түгел иде.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Милләт улы (4)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Милләт улы (4)

– Милли максатларга дәүләт дәрәҗәсендә ирешү өчен рәсми хакимиятне үз мәнфәгатеңдә эшләргә мәҗбүр итә белү кирәк. Ләкин моның өчен “өстә” утыручыларның синең белән, оешмаң белән санлашуы, сине яратмаса да, кимендә ихтирам итүе, партнер итеп күрүе кирәк иде. Без моңа ирешә алдык дип исәплим.

Беренчедән, без “Телләр турындагы закон”ның 2000нче елларда гына кабул ителүенә ирештек, шулай булмаса, татар телен укыту бик аяныч хәлгә төшәр иде. Ул законның кабул ителүен 4-5 елга кичектерү зур җиңү булды һәм туган телебезне саклап калды, дип тулы ышаныч белән раслый алам. 

Икенче зур казанышыбыз –  Уфа “Нур” Татар дәүләт театрын ачу булды дип исәплим. Монда шунысын да истә тотарга кирәк: Уфада татар дәүләт театры ачу кирәклеген белдереп аерым шәхесләр дә, милли оешмалар да хакимият органнарына хатлар яздылар. Болар барысы да файдага булды, әлбәттә. Әмма, хатлар язып кына зур проблемаларны чишеп булмый. Хакимият органнары белән турыдан-туры контактка керергә, сөйләшүләр алып барырга кирәк. Мин шушы юлдан киттем. Моның өчен иң башта Хөкүмәткә хат утырып яздым. Аннары шуны күтәреп өйдән-өйгә йөреп, республикадагы иң күренекле шәхесләрнең имзаларын җыярга керештем. Йосыф Гәрәй, Наҗар  Нәҗми, Ибраһим Абдуллин, Борис Домашников, Риза Магазов, Радик Сибәгатов кебек күренекле шәхесләр тәкъдимемне күтәреп алып, бер сүзсез кул куйдылар. Яннарына барган ике кеше генә мөрәҗәгать астына кул куймады.

Аннары, шушы хатны күтәреп, фикердәш дип санаган кешеләрне ияртеп, КПСС өлкә комитетының идеология буенча секретаре Әхнәф Дилмөхәммәтов, аннары ул вакыттагы  Башкортстан Министрлар советы рәисе Марат Миргазәмов янына кердем. Алар тәкъдимебезгә каршы төшмәде. Шунда бәгъзе зыялыларыбызның үз-үзен тотышы шаккатырган иде. Мин җитди, гомуммилләт өчен әһәмиятле мәсьәләләрне күтәргәндә, аларның берсе үзенең китап нәшриятында чират көтеп яткан башкортча китабы чыгуын тизләтүне таләп итәргә тотынды, икенчесе “Москвич” автомобилен чиратсыз алуда ярдәм сорый башлады. Чыккач, аңлату эшләре үткәрергә туры килде. “Шәхси мәнфәгатьләр белән милләт мәнфәгатьләрен бутамагыз, – дидем. – Милләт мәнфәгатьләре барысыннан да өстенрәк!”  Аңламадылар. Шуннан соң кайберәүләрнең кан дошманына әверелдем. Сүгелдем, тиргәлдем. Нишлисең, милли сыйфатыбыздыр инде бу...

“Нур” театры ачылуга мәрхүм Мәҗит Мөдәрисовның керткән өлешен аерым билгеләп, аны һәрвакыт истә тотарга кирәк. Мин театр мәсьәләсен чишүне сәяси яссылыкта алып барсам, Мәҗит Мөдәрисов аны практик рельсларга салу белән шөгыльләнде.

Өченче зур казаныш – республика җитәкчелеге белән берлектә 1991нче елда –  “Өмет” гәзитен, 1994нче елда – “Тулпар” журналын чыгаруга ирешү, Башкортстан “Китап” нәшриятында татар телендәге җыентыклар нәшер итүне җайга салу булды. Моның өчен шулай ук киңкүләм җәмәгатьчелек фикеренә таянып, хатлар, мөрәҗәгатьләр оештырдык, хакимият бусагасын һичтуктамый таптарга туры килде. Ләкин максатыбызга барыбер ирештек.

Дүртенчедән, 1991нче елның июнендә Октябрьский шәһәре янында “Ык елгасы – Берлин стенасы” акциясен оештырдык. Ул фаҗигале язмыш нәтиҗәсендә төрле республикаларга таралган татар белән татар арасындагы ясалма чикләрне, һичьюгы рухи чикләрне юкка чыгару максатын куйган иде. Төрле каршылыклар очраса да, без бу чараны лаеклы итеп үткәрүгә ирештек.

Бишенчедән, соңгы чордагы иң зур уңышым итеп мин 2016 елда Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институты тарафыннан “История татар Западного Приуралья” китабы нәшер ителүен саныйм. Аның үз тарихы да бар. Шуңардан берничә ел элек Татарстан Республикасының Башкортстандагы вәкиле Альберт Мәкъсүтов белән чираттагы очрашуда ул бер тәкъдим ясады: “Кәрим әфәнде, – ди, – син дә – морза, мин дә – морза, әйдә, “Морзалар тарихы”н язабыз.” Мин уйланырга вәгъдә итеп кайтып киттем.

Озак кына баш ваткач, шундый фикергә килдем – “Морзалар тарихы”н түгел, “Башкортстан татарлары тарихы”н язарга кирәк! Ә морза нәселләрен барлауга багышланган өлеш шунда кереп китәргә тиеш булачак. Бу хакта Альберт Мәкъсүтовка да хәбәр иттем. Ул тәкъдимемне хуплап каршы алды, без Казанга, Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов янына киттек һәм бергәләп эш башладык.

Башта бу проект җиде томга исәпләнгән иде. Аларның һәммәсенең дә план-проспектын үзем яздым. Тора-бара, финанс мөмкинлекләреннән чыгып, томнарның саны өчкә калды. Аларның да эчтәлеген үзем төзедем. Беренче томны эшләүгә галимнәрнең киң төркеме җәлеп ителде. Мин үзем генә дә өч ай буена Башкортстан дәүләт архивыннан чыкмый яттым. Нәтиҗәдә, 2016 елда Урал буе татарларының 1552 елга кадәрге тарихын иңләгән китап дөнья күрде. Аның презентациясе дә Казанда гөрләп узды.  

Минем төп принцибым – китаптагы һәр тезис документларга нигезләнгән булырга тиеш. Менә әле дә Император Фәннәр академиясе тарафыннан 1795нче елда Санкт-Петербургта бастырып чыгарылган патша Иоанн Васильевич Грозныйның Ногай морзалары белән бер-берсенә хатлары өстәл китабыма әверелде. Алар 1558-1563 елларны үз эченә ала. Бу хат-грамоталарны укыгач, Алтын Урданың ни өчен җимерелгәнен тагын да ачыграк аңлыйсың. Чәшке тун, шәп ат һ.б.лар өчен бер-береңне сату, донос-шикаять язу, милләтеңнән, динеңнән баш тарту инде ул вакытларда ук таралган булган. Нәкъ әлеге кебек үк. Заманалар үзгәрсә дә, кешеләр шул ук кала икән...

Шунысы да бар: җиңүләр беркайчан да... җиңелүләрсез килми. Тик, кем әйтмешли, “Җиңүләрнең ата-аналары бихисап, җиңелүләр генә ятим”. Чыннан да, алда аталган казанышларның “авторлары” елдан-ел арта гына бара, ә ирешә алмаган максатлар, тормышка ашмаган хыяллар турында искә төшерүче дә юк.

Ирешә алмаган беренче максатым Татарстанда “Туганнарның сагынган чагы” дип аталган Башкортстан татарлары көннәрен оештыра алмау булды. Әлеге чараны үткәрүдә ярдәм сорап, 1992нче елда Татарстан Хөкүмәтенә мөрәҗәгать иттек. Тиздән аннан Разил Вәлиев имзасы белән хуплау хаты килеп төште. Шуны күтәреп, Башкортстан Министрлар Советы Рәисе Анатолий Копсов янына кереп киттем. Ул әлеге чараны Башкортстан бюджетыннан финанслау турындагы карарга кул куйды. Ләкин бу карар үтәлмәде. Анатолий Яковлевичның кул астындагы чиновниклар, тәгәрмәчкә таяк тыгып, Татарстанда Башкортстан татарлары көннәре үткәрелмәвенә иреште. Бик аяныч, әлбәттә.

Югыйсә, без, 700-800 кеше – Башкортстаннан чыккан татар галимнәре, язучы-шагыйрьләре, сәнгать әһелләре, мәгариф хезмәткәрләре, эшкуарлар, унике төркем булып, Татарстанга өч юнәлештән килеп керергә тиеш идек. Һәр районда тантаналы чаралар, очрашулар үткәргәч, Яр Чаллы шәһәрендә бер төркемгә берләшеп, Казанга юл алырбыз дип ниятләгән идек. Ни кызгыныч, насыйп булмады...

Тормышка ашмаган тагын бер максатым –  Уфада “Кыйбла” татар милли-мәгърифәтчелек гәзитен чыгару. Ул татарны күкләргә чөеп мактауга корылган басма булырга тиеш түгел иде, киресенчә, милли җитешсезлекләребезне күрсәтеп, алардан котылу юлларын эзләү-ачыклау бурычын куя иде. 2005 елда мин бу тәкъдим белән Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенә чыктым. Алардан хуплау алдым, финанс чыгымнарын каплауны да вәгъдә иттеләр.

Уфага кайткач, шәхси предприятие ачып, бухгалтер яллап, эш башладым. Беренче сан тулаем әзер булды, янә икесенең материаллары тупланды. Ләкин Казан... алдады. Конгресстан бер тиен акча да килмәде. Нәтиҗәдә, мин үзем яллаган бухгалтерга берничә ел үз акчамнан хезмәт хакы түләп торгач, шәхси предприятиемне ябарга мәҗбүр булдым. Чөнки акчасыз гәзит чыгару мөмкин түгел иде. Менә шундый “ятим” җиңелүләр дә очраштыргалады тормыш юлымда...

(Дәвамы бар)

Фотолар Кәрим ЯУШЕВның шәхси архивыннан.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Милләт улы (4)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Милләт улы (4)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Милләт улы (4)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Милләт улы (4)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Милләт улы (4)
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас