Олы юлның тузаны
– Миңа һәрвакыт йөреп укырга туры килде. Тәүдә Меңтал башлангыч мәктәбендә белем алдым. Әйткәндәй, аны Мактау кәгазе белән тәмамлаган бердәнбер укучы булдым. Аннары җиде чакрымдагы Ярмунча сигезьеллык мәктәбенә йөреп укырга туры килде. 1966 елда Кандраның 2нче урта мәктәбендә унберенче сыйныфны көмеш медальгә тәмамладым.
Мин бик күп укыдым. Китапханә күрше Меңтал авылында урнашкан. Сетка күтәрәм дә шунда китәм. Бер баруда дүрт-биш китап күтәреп кайта идем. Нигездә, татарча китаплар. Кайчак башкортчасы да эләгә. Ул вакытта телләрнең аермасы да сизелми диярлек иде. Туктаусыз уку да рухи дөньямны, карашларымны формалаштыруга үз өлешен керткәндер.
Математика фәне миңа бик җиңел бирелә иде. Башкалары авыр бирелде дип әйтмим, татар теле, әдәбияты кебек фәннәр бәлки җиңелрәк тә бирелгәндер әле, ләкин математикадан, физикадан, химиядән төрле дәрәҗәдә үткән олимпиадаларда катнаштым, җиңеп тә чыккаладым. Өстәвенә, укытучылар да: “Ядро физикасы хәзер бик дәрәҗәле. Әйдә, университетның физика-математика факультетына укырга бар!” – дип үгетли. Шуңа күрә, кая барып, нинди белгечлеккә укырга дип, йокысыз төннәр үткәргәнем булмады.
Бардым. Укырга кердем. Тик белгечлегем “ядерная физика” түгел, ә “ядерная геофизика” булып чыкты. Анысы бөтенләй башка нәрсә икән. БДУда бик җиңел укыдым. 1971нче елда университетны тәмамлау белән мине СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиалының физика-математика бүлегенә эшкә калдырулары да очраклы булмагандыр, мөгаен. Аңа кадәр үк инде үземне сәләтле программист итеп күрсәтеп өлгергән идем. Эшкә кабул итү белән минем өскә космик тематиканы йөкләделәр. Хәтта Марска очарга тәгаенләнгән җиһан корабының атом-водород реакторына кагылышлы хисаплаулар үткәрүдә дә катнашырга туры килде. Ул эш Мәскәүдәге Королев институты канаты астында башкарылды. Бик күп эш эшләнде. Шуларның нәтиҗәсе буларак, 1975нче елда Башкортстаннан иң перспективалы биш галимне Мәскәүгә, Бөек Җиңүнең 30 еллыгына багышланган чараларга җибәрделәр. Делегация составында мин дә бар идем.
Ләкин соңыннан эшләр кирегә китте. Иң башта кандидатлык диссертациямнең фәнни җитәкчесе алышынды. Яңасы белән уртак тел табу авыр булды. Кол булырга, кемгәдер баш ияргә теләмәвем нәтиҗәсендә, 1985 елда хезмәт урынымны алмаштырдым – статистика системасындагы фәнни-тикшеренү институтына урнаштым. Шулай итеп, яңа тормыш башланды. Акрынлап шуны аңлый башладым: физика минеке түгел, күңел рухи өлкәгә тартыла икән.
Көннәрдән бер көнне өемә студент чоры буенча ике танышым килеп керде. “Кәрим, – диләр, – Уфада Галимҗан Ибраһимов исемендәге татар мәдәниятен сөючеләр клубы оеша. Син – милли җанлы егет. Әйдә, син дә кил!” “Ярар”, – дидем. Бардым. Беренче җыелышта ук республикадагы татар проблемаларын күзаллавым буенча чыгыш ясадым. Икенчесендә исә мине оешманың җаваплы сәркәтибе итеп сайлап та куйдылар. Татар мәдәниятен сөючеләр клубының ул вакыттагы җитәкчесе искиткеч яхшы, милләтпәрвәр зат Нил Бәдретдинов иде.
Шушы сыйфатта мин 1989 елның 14 гыйнварында узган Башкортстан Татар иҗтимагый үзәген оештыру Корылтаена кадәр эшләдем. Аны, нигездә, үзем әзерләдем. Менә шунда үзем Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгенең тууы турында тантаналы рәвештә игълан иттем. Резина-техник әйберләр заводының Мәдәният сарае халык белән шыгрым тулы иде. Алар, тәкъдимемне хуплап, дәррәү кул күтәрде. Корылтайда сөйләгән чыгышымның перфокарталарга язылган караламасы әлегә кадәр исән. Менә шуннан китте инде...
(Дәвамы бар)
Фотолар Кәрим ЯУШЕВның шәхси архивыннан.