Барлык яңалыклар
Шәхес
10 февраль , 06:40

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Милләт улы (2)

Меңталны да, Тукмак-Каранны да якын-тирәдәге башка авыллардан аерып торучы бер үзенчәлек бар: биредә Яушев фамилиясен йөртүчеләр генә яши.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Милләт улы (2)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Милләт улы (2)

Тамыр тирәнлеген яфрак тоя...

– Нәсел тамырларым ерак тарихка барып тоташа. Миндә нәселебезнең бик  борынгы шәҗәрәсе саклана. XVI гасырның икенче яртысында, Казан ханлыгы Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан җимерелгәч, төзелгән ул. Аннан соң кат-кат яңартылган, яңа буыннар белән баетылган. Яушевларның нәсел тамырларын өйрәнүче күренекле галим Дамир Исхаков фикеренчә, нәселебез урта гасырлардагы кыпчак ханы – Бачман ханга барып тоташа, аннан соң – Кара бәк, аннан инде – Яуш бәк.

Инде юкка чыккан туган авылым Тукмак-Каран буенча күршем һәм туганым Даим Яушев билгеләвенчә, Яуш Арча бәге була. Ул хәтта Казан ханына да буйсынмый, мөстәкыйльлек саклый. Ләкин, башкала өстендә кылыч уйный башлагач, ханлыкның бәйсезлеген яклауга күчә. Казанның атлы гаскәр башлыгы Япанча бәк, ярдәм сорап, Арчага килә. Аларның гаскәрләре бергә кушылып, Казанны камап алган илбасарларга һөҗүмнәр оештыра башлый. Нәтиҗәдә, дошман, Казанны калдырып торып, Арчага ябырыла. Аны тар-мар иткәч, кабат Казанга юл ала.

Арча халкы кылыч аша үткәрелеп, канга батырылса да, Яушевлар нәселе юкка чыкмый. Соңрак алар барыбер үзләренең аристократик чыгышын раслауга ирешә. Җирләре Тирсә авылы тирәләрендә була. 1762 елда алар Уфа губернасы Бәләбәй өязенең Арыслан авылына, аерым оч хасыйл итеп, күченеп утыра. Морзалар нәселе буларак, алар салым түләми, бәлки, җир мәсьәләсендә дә ызгыш-фәлән килеп чыккандыр, кыскасы – авыл халкында боларга карата зур ризасызлык туа. Нәтиҗәдә, Яушевлар, Арысланнан 4-5 чакрым читкә күченеп утырып, Яңа Арыслан авылына нигез сала. Халык телендәге атамасы – Меңтал, чөнки монда таллар белән уратып алынган чишмә чыгып яткан була.

Тора-бара чишмә кибә башлый, чөнки халык талларны кирәк-яракка дип кисеп бетерә. Су җитми. Шулай итеп, 1926 елда халыкның бер өлеше, Меңталдан ике чакрым арырак яткан Каран елгасы буендагы буш урынга күченеп утырып, Тукмак-Каран авылына нигез сала. Әйдәп баручылары әтием була.  Аңлап торасың, бу – совет чоры, әти өстеннән донос-әләк язучылар да табыла һәм ул, кулга алынып, күпмедер вакытын тоткынлыкта үткәрә. Кире әйләнеп кайтуына авылда нигез кору өчен җир дә бик аз кала. Ул кысылып дигәндәй кереп утыра.

Меңталны да, Тукмак-Каранны да якын-тирәдәге башка авыллардан аерып торучы бер үзенчәлек бар: биредә Яушев фамилиясен йөртүчеләр генә яши. Башкалар юк диярлек. Без үскәндә, шаярышып, ярамаган нәрсә кылсаң, картлар: “Син бит морзалардан!” – дип оялта иде. Янәсе, башкаларга яраган нәрсә дә безгә ярамый. Әйткәндәй, авылда картлар һәрчак аерым каста булды. Алар сүзе – закон! Бу кастага илле яшьне узгач керәсең, сакал йөртү хокукын аласың. Бер уйласаң, кызык инде. Ләкин шушы вак кына булып тоелган нәрсәләр дә рухымны ныгыткандыр, дип уйлыйм.

(Дәвамы бар)

Фотолар Кәрим ЯУШЕВның шәхси архивыннан.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Милләт улы (2)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Милләт улы (2)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Милләт улы (2)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Милләт улы (2)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Милләт улы (2)
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас