Барлык яңалыклар
Шәхес
9 февраль , 06:35

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Милләт улы (Башы)

Күпмедер вакыт элек без күренекле җәмәгать эшлеклесе, журналист Кәрим Кәррам улы ЯУШЕВ белән әңгәмә корып, чәй өстәле артында аның тормыш юлы, милли хәрәкәт тарихы, тормышка карашлары хакында озак кына сөйләшеп утырган идек. Кәрим аганың сөйләгәннәрен түкми-чәчми “Тулпар” укучылары игътибарына да тәкъдим итәргә булдым.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Милләт улы (Башы)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Милләт улы (Башы)

Башкортстандагы татар милли хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе Кәрим ага Яушевны мин инде 35 ел чамасы беләм. 1991 ел ахыры... БДУның филология факультетындагы татар-урыс бүлегенең I курсында укып йөргән чаклар... Шимбә көннәрнең берсендә, дәресләр тәмамлангач, безне, төркемдәге өч егетне, хәзер инде бакыйлыкка күчкән остазыбыз, доцент Риф Мөхәммәтҗанов тотып алды да:

– Егетләр, бүген Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге Корылтае. Әйдәгез, сезне дә ияртәм! – дип, безне үз артыннан чакырды.

Җыен Уфаның Профсоюзлар йортында булып чыкты. Зал шыгрым тулы, умарта күче кебек шау-гөр килә. Шулчак трибунага озын буйлы, җыйнак сакаллы бер абзый күтәрелде дә, кулы белән тынычланырга ишарә ясап, сүз башлады. Мине аның тавышы таң калдырган иде ул чакта. Тыныч, ләкин бик көчле, ораторның үз-үзенә, хезмәтенең хаклыгына чиксез ышанганлыгын белдерә иде бу тавыш.

– Безнең юлыбыз хак! Без җиңәрбез! – дип тәмамлады ул чыгышын. Зал аны алкышларга күмде.

Чыгыш тәмамлану белән, ораторның кем булуы турында иптәшләремнән сораша башладым. Янымда утыручы бер абзый очкынланган күзләре белән миңа аптырап карады да:

– Шуны да белмисеңмени?! Кәрим Яушев бит ул! Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе, – дип куйды.

Тора-бара Кәрим абый белән танышып та киттек. Җеннәребез килештеме, тиз арада бу танышлык дуслыкка әверелде һәм әлегә кадәр дәвам итә. 1993 елда, мин, 18 яшьлек студент, Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгенең иң яшь Идарә һәм Гали мәҗлес әгъзасы идем. Бергәләп төрле-митинг җыеннарга яшьләрне җәлеп итәргә дә, милли чаралар үткәрергә дә туры килде... Кайгыда да, шатлыкта да бергә булдык.

Күпмедер вакыт элек без күренекле җәмәгать эшлеклесе, журналист Кәрим Кәррам улы ЯУШЕВ белән әңгәмә корып, чәй өстәле артында юбилярның тормыш юлы, милли хәрәкәт тарихы, тормышка карашлары хакында озак кына сөйләшеп утырган идек. Бүген Кәрим аганың сөйләгәннәрен түкми-чәчми “Тулпар” укучылары игътибарына да тәкъдим итәргә булдым.

(Дәвамы бар)

Фотолар Кәрим ЯУШЕВның шәхси архивыннан.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Милләт улы (Башы)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Милләт улы (Башы)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Милләт улы (Башы)
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас