Фәнил Рим улы ВАХИТОВ,
Русия Социаль фондының Башкортстан Республикасы буенча идарәчесе:
Фоат Галәветдин улы Хантимеров безнең өчен югары профессиональлек, эшкә бирелгәнлек, кешеләр файдасына юнәлтелгән бетмәс-төкәнмәс энергия символы булып тора. Минем өчен ул гади коллега яки ярдәмче генә түгел, ә чын укытучы, Остаз булып тора. Аның ныклы иңен мин һәр эшемдә дә тоеп торам.
Остазым кемнең-кемлеген баштан ук тоеп алып, сәләтле яшьләргә үсәргә көч, этәргеч бирүче, үз “җимешләренең” хезмәт нәтиҗәләрен күреп, шулардан тәм табучы шәхес. Мине дә ул “түбәннән” – Пенсия фондының Гафури район бүлекчәсен җитәкләгән җиремнән күреп алып, үзенең урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күтәрде. Күп нәрсәгә өйрәтеп, сабаклар биреп, ахырда Фонд белән җитәкчелекне минем кулларга тапшырды. Аның дәәресләрен мин әле дә күңелемдә саклыйм, көндәлек эшчәнлегемдә файдаланам.
Бүген дә ул безнең командабызда кала. Төрле катлаулы хәлләр килеп чыкканда, акыллы киңәше, тормыш тәҗрибәсе белән ярдәмгә килә. Ул – безнең өчен бетмәс-төкәнмәс акыл чыганагы.
Фоат Галәветдин улы – Башкортстанда гына түгел, гомум Русия дәрәҗәсендә пенсия системасының нигез ташларын барлыкка китергән кеше. Аның җитәкчелегендә гражданнарны пенсия исәпләренең торышы турында даими хәбәр итеп тору системасы булдырылды, Русиядә беренчеләрдән булып барлык клиент хезмәтләре электрон форматка күчерелде. Хәзер өлкәннәребезгә, яшь аналарга, мохтаҗларга пенсия яисә “Ана капиталы” билгеләү өчен пенсия хезмәте бүлекчәләре бусагасын таптарга кирәкми: берничә тапкыр компьютер төймәсенә басу да җитә. Әлеге проектлар Тамбовтагы киңәшмә вакытында Русия Президенты Владимир Путинга җиткерелде һәм аңарда яклау тапты. Ә Дмитрий Медведев үзенең Президентлык һәм Премьер-министрлык вакытында бүлекчәбездә бер түгел, ә өч тапкыр кунак булды! Бу үзе үк Фоат Галәветдин улының ил җитәкчелеге алдындагы абруен дәлилләп тора.
Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлеге берничә ел рәттән Русиядәге иң яхшы пенсия бүлеге буларак танылды. Ул салып калдырган күркәм традицияләрне әле дә түкми-чәчми саклап, бергәләп алга таба үстерергә тырышабыз.
Фоат Галәветдин улының кешелеклелек сыйфатларын аерым билгеләп үтәсем килә. Ул кырыс, ләкин гадел; таләпчән, ләкин һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Иң мөһиме, ул кеше әйткәнне тыңлый белә һәм барлык җитди карарларны да янындагыларның фикеренә таянып башкара. Мин моның өчен Остазыма чиксез рәхмәтлемен.
Фотолар Фоат ХАНТИМЕРОВның шәхси архивыннан.