Хаклы ялга юл
2002 елда Фоат Галәветдин улы Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлеге идарәчесе итеп тәгаенләнә һәм 2022 ел ахырына кадәр шушы оешманы җитәкли. Бүген дә ул ике зур оешманы – Русия Пенсия фондын һәм Социаль страхование фондын кушу юлы белән төзелгән Русия Социаль фондының Башкортстан Республикасы буенча идарәчесе Фәнил Вахитовның киңәшчесе.
Фоат Хантимеровның Башкортстанда пенсия системасын үстерүгә керткән өлеше турында без Фәнил Рим улыннан сорадык. Аның сөйләгәннәре язмабызга аерым бер кушымта итеп бирелде.
Ә без янә Фоат абыйның тормыш юлына әйләнеп кайтыйк.
Белүебезчә, “ирне ир иткән дә, чир иткән дә, җир иткән дә – хатын”. Фоат абыйның тормыш иптәше Фәрхәнә ханым нәкъ шул мәкальдәгечә “ирне ир иткән хатын”. Әңгәмәдәшем аны аерым бер җылылык белән телгә ала. Инде алтын туйларын гөрләтеп үткәргән үрнәкле пар студент елларында, ул вакыттагы кичке уеннарның берсендә таныша. Чыгышы белән Зианчура районыннан булган башкорт кызы медицина университетында укый, педиатрия буенча белем ала. Яшьләр озак уйлап тормый: кыз – икенче, егет дүртенче курсны тәмамлау белән гаилә корып җибәрәләр. Мәхәббәт җимешләре булып, тиздән уллары Эльвир һәм кызлары Эльмира туа.
Гаиләнең бер-берсен аңлап, тигез гомер итүенә шул да дәлил: балаларның берсе – әтисе, икенчесе – әнисе юлыннан китәләр. Эльвир экономист һөнәрен алып, гомерен финанс системасы белән бәйли; Эльмира –табиб-аллерголог, медицина фәннәре кандидаты. Әби-бабаларының сөенече булып өч онык – ике кыз һәм бер малай үсә. Ял вакытында Фоат абый оныгы белән мәш килә, хоккей уйный, төрле һөнәрләргә өйрәтә.
Әйткәндәй, яшьрәк чагында Ярмәкәй егете җитди рәвештә чаңгы спорты белән шөгыльләнгән, ләкин берничә ел элек аягын сындыргач, бу шөгылен ташларга мәҗбүр булган. Аның каравы, бильярдны бәрә генә ул! Шәһәр янындагы йортында моның өчен махсус бүлмә дә бар.
Күп ирләрнең күңелен биләп алган аучылык комары Фоат Галәветдин улы өчен ят. Яратмый ул аны. Моның сәбәпләре дә бар. Тормышында булган бер вакыйга аның күңелен тере җан иясен үтерү уеннан мәңгегә кайтара.
Бервакытны кышын иптәшләренә ияреп ауга чыгып китә бу. Урман буенда йөргәндә, каршысына куян йөгереп чыга. Атып җибәрә бу. Пуля куянның аягына килеп тия, ул тере кала. Фоат абзыебызның бер гөнаһсыз җан иясенең җанын кыярга кулы бармый, тунына төреп ул аны өенә алып кайта, җылыта, ашата. Ләкин күнегелгән яшәү мохитеннән аерылган куян, күрәсең, урман-кырларын сагынуына чыдый алмыйчадыр инде, җан бирә... Шул хәлдән соң Фоат Галәветдин улы бүтән беркайчан да ауга чыкмаска, җәнлек атмаска сүз бирә. Һәм әле дә шул сүзеннән чыкканы юк.
Хәзер балыкка да йөрми ул. “Биш яшемнән Кыдаш елгасында балык тотып үссәм дә, хәзер, еллар үтү белән, нечкә күңелле – сентименталь кешегә әйләндем – жәллим”, – ди. Бакча эшен дә артык яратмый. Шулай да помидорларны яратып үстерә.
– Тормыш девизыгыз нинди? – дигән сорауга әңгәмәдәшем Николай Островский сүзләре белән җавап кайтарды:
– Тормышны максатсыз үткәргән еллар өчен оят булмаслык итеп яшәргә кирәк.
Һәм өстәп сөйләп китте:
– Минем бер көнемне дә максатсыз үткәргәнем булмады. Һичьюгы бакчага чыгып казык кадап булса да керәм. Чөнки кешене эш яшәтә. Һәм эш бернинди китаплар да бирмәгән акыл, тормыш тәҗрибәсе бирә. Минем белән яшьлектә шундый вакыйга булды. Төнлә, статистика үзәгендә халык хуҗалыгын үстерү буенча проект буенча эшлим, катлаулы исәпләүләр үткәрәм бит инде. Хәзерге шифоньер зурлык компьютерлар. Исәпләү өчен кирәкле саннарны, мәгълүматларны керттем – ә компьютер җавап чыгармый. Тегеләй дә итеп карыйм, болай да – юк инде! Ачудан, чыгырымнан чыгып, шкаф зурлык компьютерга китердем дә типтем! Компьютерга берни дә булмады, ә минем мең танышлык белән универмагтан өч хакына – 28 сумга алынган чех түфлием таралды да китте! Табаны килеп төште. Утырып елардай булдым... Эштән тапочка белән, җәяүләп кайтып киттем. Юлда түфлине болгый-болгый ыргыттым. Шунда бөтен гомеремә җитәрлек нәтиҗә ясадым: синең башың эшләмәгәнгә түфли гаепле түгел. Гаепне шул түфлине йөртүче үзеңнән эзләргә кирәк. Кылган теләсә кайсы гамәлең өчен гаепне үземнән эзләү – бу минем тормыш фәлсәфәмә әверелде. Моны аңлау өчен шушы түфли вакыйгасы кирәк булды.
Әйткәндәй, теге компьютерга мин чишәргә кушкан биремнең чишелмәү сәбәбе дә җиңел аңлашылды. Бер перфокартаны кире ягы белән тыкканмын икән. Образлы әйткәндә, бу дөньяда кылган гамәлләремдә “түфли”нең гаебе булмавын, ә үземнән эзләргә кирәклеген тормыш миңа шулай аңлатты.
* * *
Агыйдел ярындагы мәһабәт бинаның өченче кат тәрәзәсеннән чәчләрен чал сарган Ил агасы карап тора. Карашы юлда аның. Хәтеренә кайчандыр әтисе яратып җырлаган “Олы юлның тузаны” җырының сүзләре килеп төшә...
Олы юлның тузанын
Үзем күрдем тузганын.
Белми калдым, сизми калдым
Яшь гомернең узганын...
Әйе, яшь гомерләр уза – Вакыт галиҗәнәпләрен туктатыр чара юк. Шулай булса да, күңеле күтәренке аның. Чөнки ул үз юлын үзен сала. Ил агасы үзе төзеткән бина коридорлары буйлап үзе туплаган коллектив – укучылары янына ашыга. Ул белә: аны монда көтеп торалар. Бергә барасы юллар алда әле!
Нәкъ җырдагыча:
Юллар, юллар, озын булса-булсын,
Тик соңгысы гына булмасын!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
филология фәннәре кандидаты, доцент, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре, Ф. Кәрим исемендәге төбәкара әдәби премия лауреаты, “Хезмәт даны” медале иясе.