Җитәкче юлы
Хәзер кемдер сагынып, кемдер сүгенеп искә ала торган “үзгәртеп кору” еллары була бу. Горбачев җитәкчелеге картаюдан сөрсеп таркала башлаган дәүләт идарәсе системасына яңарыш – яшь, инициативалы кадрлар таләп итә. 1989 елда Фоат Галәветдин улы КПССның Башкортстан өлкә комитетына эшкә чакырыла, башта агросәнәгать комплексын фәнни тәэмин итү үзәген җитәкли, соңрак аграр бүлек мөдире, өлкә комитет секретаре була. 1991 елда КПСС таркалгач, Башкортстан Республикасының Дәүләт милке белән идарә итү буенча дәүләт комитетына эшкә күчә, рәис урынбасары вазыйфасын башкара. Монда ул 1994 елга кадәр эшли.
Исегезгә төшерегез: нинди еллар иде бу? Илдә законсызлык хөкем сөргән, дәүләт милке приватизацияләнеп уңга-сулга таратылган “кыргый капитализм” тантана иткән дәвер. Шөкер, бу зилзиләләрдән Башкортстан артык зур югалтуларсыз чыга алды, илдә үзенең тотрыклы үсеше, халкының артык бай булмаса да җитеш тормышта яшәве белән дан тотты. Монда Фоат Галәветдин улының керткән өлеше дә шактый. Авылдан чыккан, крестьян хезмәтенең авырлыгын һәм чын бәясен яхшы белгән җитәкче ата-бабаларының тире һәм каны белән сугарылган Туган җиргә хыянәт итә алмый, аны сатуга юл куймый.
Фоат Хантимеровның һөнәри талантын һәм, иң мөһиме, соң дәрәҗәдә намуслылыгын күргән республика җитәкчелеге, аңа, мөгаен, иң җаваплы өлкәне тапшыра – 1994 елда финанс министры итеп билгели. Язмамның каһарманы бу йөкне 2002 елга кадәр тарта. 1997 елдан бер үк вакытта Премьер-министр урынбасары вазыйфасын да башкара.
– Бер көнне дә хәрәкәттән туктамаска, хаталанудан курыкмыйча эшләргә дә эшләргә – бу еллар мине шуңа өйрәтте, – дип искә ала бүген Фоат Галәветдин улы. – Ә эшләгән саен тәҗрибә дә килә. Аграр секторның юкка чыгуына, заводларның ябылуына юл куймау, эш кешесен акча белән тәэмин итү, мәгариф, мәдәният, матбугат системасын үстерү – болар безнең алда торган төп бурычлар иде. Шөкер, без 90нчы еллар “бураннарын” артык зур югалтуларсыз үттек. Аерым тармакларда хәтта үсеш тә билгеләнде.
Бу сүзләр белән килешмичә мөмкин түгел. Бүген сез кулыгызда тоткан “Тулпар” журналын бюджет исәбенә чыгару турындагы карарны да Фоат Хантимеров имзалады. Ерак 1994 елда булды бу хәл. Димәк, Фоат абзабызның республикадагы татар матбугатын үстерүгә керткән өлеше дә зур. Моны күрмәү гөнаһ булыр иде.
Матбугат дигәннән... Героебызның әнисе Саимә апа гомеренең соңгы көннәренә кадәр республикабызның татарча чыга торган төп гәзите “Кызыл таң”ны укыды. Улы аны һәр подписка кампаниясе саен яраткан матбагасына яздырып торды. Бу яклап та ул татар милләтле күп җитәкчеләр өчен үрнәк булып тора ала...
Ә инде Фоат Галәветдин улының яшьлектәге иң якын дуслары исемлеген авылдашы, танылган татар фольклорчысы, филология фәннәре кандидаты, доцент Риф Мөхәммәтҗанов ача. Әңгәмәдәшемнең аның турында җылы хатирәләрен тыңлау миңа – Риф аганың шәкерте һәм һөнәри дәвамчысына – аеруча күңелле булды. Усман-Ташлы яныннан агучы Кыдаш елгасында Риф абыйсына ияреп, бергә балык тотулар, тугаенда печән чабулар, Уфадагы ихлас аралашулар – һәммәсе, һәммәсе дә Фоат абыйның күңелендә әлегәчә саклана. Менә шулай, һөнәре буенча акча-финанс елгасына чумса да, күңеле белән милли мохиттә, Ярмәкәй чишмәләрендә йөзә ул Фоат Хантимеров.
(Дәвамы бар)
Фотолар Фоат ХАНТИМЕРОВның шәхси архивыннан.