Барлык яңалыклар
Шәхес
5 февраль , 06:40

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Олы юлның тузаны. (3)

Мин – “төн кошы”. Төнлә зиһенем ачыла, рәхәтләнеп эшли алам. Кандидатлык диссертациямне дә төнлә яздым.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Олы юлның тузаны. (3)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Олы юлның тузаны. (3)

Гыйлем юлы

Шулай итеп, Фоат Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультеты студенты булып китә. Уку аңа җиңел бирелә. Тырышлыгы, үҗәтлеге һәм аеруча математиканы яратуы аркасында ул факультет деканы Олег Иванович Чепанскийның яраткан студентына әверелә. Өстәвенә, вакыты да нинди бит әле аның! Илнең фәнни-техник революция кичергән дәвере. Ярмәкәй егетенең II курста укып йөргән чагында, 1970 елда КПСС Үзәк Комитетының һәм Министрлар советының берлектәге “Исәпләү техникасын киң куллану нигезендә халык хуҗалыгында идарә итүне камилләштерү чаралары турында” дип аталган карары кабул ителә. Илдә ЭВМ, беренче компьютерлар төзелә, алар икътисадның барлык тармакларына да үтеп керә.

Җаны-тәне белән математикага һәм информатикага мөкиббән киткән Фоат алдында яңа офыклар ачыла. Ул ил дәрәҗәсендә үткән фәнни конференцияләрдә чыгыш ясый, “Математик алымнарны авыл хуҗалыгына кертү мөмкинлекләре” темасына язылган доклады белән хәтта бөтенсоюз симпозиумында да катнаша. Шуңа күрә аның укуын “кызыл диплом”га тәмамлавы һич гаҗәп түгел. Диплом алу белән яшь белгечкә укуын аспирантурада дәвам итәргә дигән тәкъдим ясала. Үзен фәннән башка күз алдына да китермәгән Фоат Галәветдин улы моңа шатланып ризалаша. Һәм перфокарталарга корылган беренче компьютерларда туктаусыз эзләнүләр, йокысыз төннәр башлана. Тынгысыз хезмәтнең нәтиҗәсе буларак, 1981 елда Мәскәүдә икътисад фәннәре буенча “Хуҗалыкара кооперация нигезендә авыл хуҗалыгы җитештерүенең махсуслашуын һәм концентрациясен икътисадый нигезләү: Башкорт АССР материаллары буенча” дип аталган кандидатлык диссертациясе яклана.

Хөкүмәт яңа юнәлешкә акча жәлләми. Яшь галим математик алымнарны ил икътисадына кертү мөмкинлекләренә багышланган махсус программа башкаручылар коллективына кертелә, эзләнүләр алып бара, илнең иң танылган икътисадчылары алдында үз концепцияләре белән чыгыш ясый. Озак та үтми, авыл хуҗалыгы институтында хуҗалык эшчәнлегенең статистикасы һәм анализы кафедрасы оештырыла. Фоат Галәветдин улы ассистент, өлкән укытучы, доцент баскычларын үтеп, кафедра мөдире итеп үрләтелә. Аңа кадәр шактый гына вакыт факультет деканы урынбасары булып та эшләп ала.

Яңа кафедра алдында республика җитәкчелеге зур вазыйфа куя: алдагы елларга Башкортстанның аграр тармактагы үсеш стратегиясен булдыру. Моны фәнни нигездә, төрле факторларны истә тотып математик модельләштерү юлы белән башкарырга кирәк була. Гади генә итеп әйткәндә, кайсы районда нинди культуралар һәм күпме үстерергә, шуннан чыгып малчылык белән шөгыльләнергәме-юкмы, җитештерелгән продукцияне нинди ысуллар белән кулланучыларга җиткерергә, һава торышы үзенчәлекләрен ничек искә алырга – барысына-барысына да җавап бирергә тиеш була яңа кафедра. Һәм яшь кафедра мөдире бу эш белән турыдан-туры үзе шөгыльләнә.

Бу урында сүзне Фоат Галәветдин улының үзенә бирик.

– Мондый олы, гади кеше акылы белән ерып чыгалмаслык эшне ярдәмче аппаратлар – көчле электрон исәпләү машиналары ярдәмендә генә башкарып була иде. Ә алар бер генә урында – республиканың статистика үзәгендә генә. Анда су буе чират, һәр министрлыкка, учреждение-оешмага алдан вакыт бүлеп куелган. Үтә торган түгел.

Шулай да җаен таптым. Эш шунда: мин – “төн кошы”. Төнлә зиһенем ачыла, рәхәтләнеп эшли алам. Кандидатлык диссертациямне дә төнлә яздым. Шуңа күрә, статистика идарәлеге җитәкчелеге белән сөйләштем дә, тикшеренүләремне төнлә алып барырга булдым. Кичке сәгать уннарда ЭВМнарны хезмәтләндерүче соңгы кызлар өйләренә таралыша, һәм аларның урынын мин алам. Рәхәт! Барлык электрон челтәрләр дә ачык, эшлә генә! Шулай иртәнге сәгать алтыларга кадәр башны да күтәрмичә эшлим, аннары җәяүләп Октябрь революциясе урамыннан “Акбузат” ипподромы янындагы фатирыма кайтып китәм, көндезге унберләргә кадәр черем итеп алам. Мин йокыга беркайчан да артык хирыс булмадым. Шул җитә иде. Аннары тагын эшкә. Менә шушы “төн кошы” булуым миңа дәүләт заданиесен вакытында җиренә җиткереп башкарып чыгарга мөмкинлек бирде, – дип хатирәләрен яңарта бүген әңгәмәдәшем.

Бер уйласаң, барысы да бар, эшлә дә эшлә, гыйльми карьераңны дәвам ит. Ләкин икътисад кануннарын яхшы белү һәм аның үсеш юлын берничә елга алдан күрә алу сәләтенә ия булудан тыш, үзен оста оештыручы, администратор да итеп раслаган ирне язмыш башка юлга алып кереп китә...

(Дәвамы бар)

Фотолар Фоат ХАНТИМЕРОВның шәхси архивыннан.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Олы юлның тузаны. (3)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Олы юлның тузаны. (3)
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас