Барлык яңалыклар
Шәхес
4 февраль , 06:35

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Олы юлның тузаны. (2)

Язмыш шаяруы диген, 60нчы елларда Усман-Ташлыда тик бер генә телефон була, анысы да нәкъ училищедан укырга чакырып шылтыраткан көнне генә ватыла. Җибәрелгән телеграмма да укырга кабул ителүнең соңгы көненең иртәгәсенә генә килеп җитә. Шулай итеп, илебез авиациясе үзенең бер хәрби очучысын “югалта”.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Олы юлның тузаны. (2)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Олы юлның тузаны. (2)

Юллар чатында

Һәр баланың, аеруча малай кешенең, киләчәктә кем булырга дигән бер якты хыялы була. Дөрес, ул бик сирәк тормышка аша. Күпчелектә күңелне сызландырып торган моңсу бер хатирә булып кына үзен һәрдаим искә төшереп тора. Фоат Галәветдин улының да була андый хыялы. Ул “Ударник коммунистического труда” булырга хыяллана! Моның үз тарихы бар.

– Миңа 6 яшьләр чамасы булгандыр – укырга төшмәгән идем әле, әтием янына МТСка бик шәп, ялтырап торган “Студебеккер” машинасы килеп туктады. Аны тракторчыларга ярдәмгә җибәргәннәр икән. Аңардан Володя исемле шофер сикереп килеп төште һәм әтием белән кызу-кызу нәрсәдер турында сөйләшергә кереште.

Минем аларда артык эшем юк, ләкин шушы затлы Америка машинасына һәм, аннан да бигрәк, аның уң як көзгесенә беркетелгән кызыл флагка күзем кызды бит! Җитмәсә, ул кызыл комачка алтын хәрефләр белән нәрсәдер язылган. Мәктәпкә төшмәсәм дә, укый белә идем: хәрефләп теге язылганнарны укыдым – “Ударник коммунистического труда” икән. Володя мине кабинасына утыртып авыл буйлап йөртеп тә алып кайтты. Бик ошады бу миңа. Кайтып керү белән: “Үскәч, “Ударник коммунистического труда” булып, “Студебеккер”да йөриячәкмен”, – дип, әтине тинтерәтә башладым. Тегеләр шаркылдап көлешеп җибәрделәр һәм, үзара нидер сөйләшеп алгач, әтием: “Володя абыең әйтте, яхшы укысын, диде, уку отличникларына гына мондый шәп машинаны һәм байракны бирәләр икән”, – диде. Шулай итеп, шофер булу хыялы белән янып, мин мәктәптә тырышып укый башладым, – дип сөйләде миңа Фоат Галәветдин улы.

Ләкин балачак хыялы бер нәрсә, ә реаль тормыш икенче. Инде үсмерлек яшенә кергәч, героебызның ниятләре үзгәрә – ул табиб булырга карар кыла. Моның да үз тарихы бар.

Фоат кечкенәдән уколдан курка. Көннәрдән бер көнне салкын тидерә бу. Ютәле бетми дә бетми, температурасы да төшми. Шулчак авыл советында эшләүче Фәрит абыйсы төрлечә юмалап, моны эш урынына алып килә дә, шушы ук бинада урнашкан медпунктка алып кереп, бот арасына кыстырып дигәндәй, укол салдырып та чыга. Малай шәфкать туташы яныннан ничек чыгып очканын да сизми кала, артына кадалган тимер энәне чак сындырмый.

– Укол кадыйлар, дип әйтмәдең бит, – дип зар елавына абыйсы:

– Укол казаттырасың килмәсә, үзең врач бул, – дип җаваплый каты итеп.

Малай арт саны авыртса да, сер берми:

– Менә күрерсең, булырмын да! – ди.

Шулай итеп, “коммунистик хезмәт ударнигы” табиб булу хыялы белән яна башлый. Өстәвенә, күршедәге Турай авылыннан данлыклы хирург, медицина фәннәре кандидаты Миргазыйм Төхвәтуллин үсеп чыккан була. Ул җәйге ял вакытында авылдашларын кабул итә, хәтта зур булмаган операцияләр дә ясый. Фоат та аның янына барып тешен алдырып кайта. Шунда инде, аның табиблык “специализациясе” дә билгеләнә: ул мотлак хирург булачак!

“Әйткән сүз – аткан ук”. Ул елларда Казан дәүләт университеты үзенең медицина факультеты белән дан тоткан була. Мәктәпне бетергән яңа егет шунда керергә карар кыла. Казанга килә. Ләкин факультетта реорганизация барган була. Шул сәбәпле, ул елны студентлар кабул ителми. Аптырагач, Фоат бүтән вузларга да гариза тапшырып карый, ләкин ниндидер документы җитмәгәнлектән аны кире боралар. Аның белән “Казанны яуларга” барган сыйныфташларын да шушы ук язмыш көтә.

Егетләргә  бердәнбер юл кала. Кабаттан туган якларына кайтырга. Алар озак уйлап тормыйча, бәхетләрен Уфада сынап карарга булалар һәм дүрт егет бергәләп документларын Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтына илтеп тапшыралар. Кемдер – механика факультетына, кемдер – зоотехникага, кемдер – агрономиягә. Шушы юнәлешләрнең кайсына барырга дип аптырап торганда, Фоатның хәтеренә әлеге дә баягы Фәрит абыйсының сүзләре “келт” итеп килеп төшә:

– Хәзерге заманда иң перспективалы һөнәр – медик та экономист инде ул, – дип кабатлый торган була ул.

Егет тирә-ягына караш ташлый: һәр факультет өстәле артына булачак абитуриентлар өелешкән, иң читтәге берсе генә ятим сабыйдай моңсуланып утыра, чөнки янында беркем дә юк. Янына барып, өстәлдәге табличкага күз салса, бу яңа ачылган экономика факультеты булып чыга! Менә бит, мәгълүм әйтемдәгечә, “бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына”! Өстәл артында утыручы ханым (ул шунда укытучы Вера Воробьева булып чыга) егетне шунда ук эләктереп ала:

– О, синең бездә укыйсың киләмени? Бик хуп, бик хуп, – дип ашыгып гариза тутыртырга керешә.

Ләкин документлар тапшырганда проблема килеп чыга. Моның мәктәптән килгән характеристикасына мөһер куелмаган булып чыга. Башка факультетларга бу кирәкми, ә яңа ачылган экономфакта кагыйдәләр бүтән – анда кирәк. Туган мәктәбеннән характеристикага тиз арада мөһер куйдырып, почта аша Уфага җибәрергә кушып, егетне кайтарып җибәрәләр.

Ярмәкәй егете кайтып, кушканнарны тиз арада эшли, кабул итү имтиханнарын уңышлы тапшыра һәм авыл хуҗалыгы институтының студенты таныклыгын ала. Бүгенге биеклекләргә ирешү юлында куелган киртәләрнең күплеге аларның баштан ук Аллаһ тарафыннан куелган сынаулар булуы турында сөйли түгелме соң? Кулында – көч, күңелендә – җегәр, башында – акыл булган егеткә Илаһыбыз уңга-сулга таралырга юл куймый, аны баштан ук Үзе билгеләгән юл буенча алып бара.

Моңа тагы бер мисал китерергә була. Егет корына кергәч, һәр укучы хәрби комиссариатка исәпкә басып, медицина комиссиясе аша үтәргә тиеш. Бу элек тә шулай булган, әле дә шулай. Фоат Галәветдин улы да үтә бу комиссияне. Аның сәламәтлеге шундый шәп була ки, комиссия аны бер тавыштан Саранск шәһәрендәге очучылар училищесына тәкъдим итә. Тиешле документлар җыйналып, Саранскка китә, яшь егеткә шуннан телефон аша чакыру көтәсе генә кала. Ләкин, язмыш шаяруы диген, 60нчы елларда Усман-Ташлыда тик бер генә телефон була, анысы да нәкъ училищедан укырга чакырып шылтыраткан көнне генә ватыла. Җибәрелгән телеграмма да укырга кабул ителүнең соңгы көненең иртәгәсенә генә килеп җитә. Шулай итеп, илебез авиациясе үзенең бер хәрби очучысын “югалта”. Белмим, бу югалту авиациягә күпме зыян китергәндер, ләкин Башкортстан Республикасының икътисади-финанс системасы өчен бәяләп бетергесез табыш кына китерә бу “югалту”.

(Дәвамы бар)

Фотолар Фоат ХАНТИМЕРОВның шәхси архивыннан.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Олы юлның тузаны. (2)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Олы юлның тузаны. (2)
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас