Агыйделнең текә ярындагы мәһабәт бинаның өченче катындагы тәрәзәдән чәчләре чаларса да, әле зиһен үткенлеген, хәрәкәт җитезлеген югалтмаган Ил агасы карап тора. Карашы сынаулы аның. Ул карашта туган Ярмәкәй якларының даны җырларга күчкән мәшһүр чишмәләре дә, балачакта бергә уйнап үсеп, аннары Уфаны бергә яуларга килгән яшьтәш авылдашлары да, авыл хуҗалыгы институтында укыгандагы һәм аспирантлык юлын үткәндәге хатирәләр дә сыйган. Кандидатлык диссертациясен язгандагы йокысыз төннәрнең һәм 1990 нчы еллар башына бөтен ил белән бергә көрчеккә килеп терәлә язган Башкортстанның киләчәген уйлап үткәргән мең хәстәрле көннәрнең өнсез эзләре булып маңгаена тирән буразналар да уелган.
Ләкин карашы якты аның. Һәм җылы. Чөнки ул гомер үрен – 75 яшен үзе чишмә башында торган, беренче “кирпече”еннән башлап соңгысына кадәр үзе салган Русия Социаль фондының Башкортстан идарәлеге бинасында каршы алды. Мондагы һәр хезмәткәр, ул гына да түгел, һәр җиһаз газиз аның өчен.
Кем турында сүз барганлыгын аңлагансыздыр инде – 20 елдан артык Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлеген җитәкләп, тормыш юлында республиканың Премьер-министры урынбасары, финанс министры, Дәүләт җыелышы – Корылтайның I – V чакырылыш депутаты баскычларына кадәр үткән Салават Юлаев ордены кавалеры, Русия Федерациясенең һәм Башкортстанның атказанган экономисты Фоат Галәветдин улы Хантимеров.
Юл башы
Башкортстанның Ярмәкәй районында бер ягын текә таулар уратып алып, икенче ягыннан Кыдаш елгасы агып яткан Усман-Ташлы авылы бар. 1950 елның 14 апрелендә шушы авылда гомер итүче яшь гаиләдә беренче бала булып малай туа. Әтисе Галәветдин абый – фронтовик, ул гына да түгел, данлыклы “Катюша”лар батареясында хезмәт итеп, сугыштан соң күпмедер вакыт Германия җирендә тәртип саклый. Армиядән кайткач, МТС та эшләп, бөтен гомерен тракторчы һөнәренә багышлый, бригада җитәкли. Авылда нык ихтирамлы кеше була, кешеләр арасында төрле бәхәс чыккан очракларда аларны бик тиз һәм гадел хәл итә. Әнисе Саимә Дәүләтгәрәй кызы хәлле генә гаиләдән чыга, аның әтисенең хуҗалыгында бер генә түгел, ике сабан була. Менә шушы бай булмаса да, җитеш тормышта яшәгән гаиләдә, соңрак туган тагын ике улга һәм дүрт кызга абый булып үсә безнең бүгенге героебыз – Фоат Галәветдин улы.
Дөньяны күп күргән Галәветдин абзый улын кечкенәдән укымышлы, белемле зат итеп күрә. Бу вакытта авылда татарча укытучы сигезьеллык кына мәктәп була. Күпчелек өчен бу белем җитеп тә куя, ә балаларын зур дөньяга чыгарырга теләгән ата-аналар урта белем алу өчен я алты чакрым ераклыктагы Иске Турай мәктәбен, я ундүрт чакрым арада урнашкан Түбән Троицк поселогын сайларга тиеш була. Аларның беренчесендә укыту – татарча, икенчесендә русча алып барыла.
Кайсын сайларга белмичә аптырабрак торганда, боларның өенә әтисенең күптәнге “знакумы”, фронтовик, сугышта тәрҗемәче булган Бятаев фамилияле кеше килеп керә. Усман-Ташлы авылының тавык фермасыннан чебеш сатып алырга килгән икән. Үзе – Түбән Троицк мәктәбенең директоры, немец теле укытучысы. Танышының шундый катлаулы “дилемма” каршында торуын аңлап, ул акыллы киңәш бирә:
– Галәү, – ди, – бүген урыс телен белмичә, бер нәрсә дә эшләп булмый. Акылың булса, малаеңны миңа укырга китер, – ди.
Һәм шулай итеп инде үсмерлек яшенә кергән Фоат Түбән Троицк мәктәбендә укый башлый. Илаһи көчләрдән килгән билгеме, әллә очраклылыкмы – монда русча җавап бирергә туры килгән беренче дәресе “Экономик география” була аның. Әйтерсең, язмыш киләчәктә аның экономист булып китәчәген алдан билгеләп куя...
Биредә IX сыйныфны гына тәмамлый малай. Аның каравы, суконный комбинатына кадәр булган поселок урысларын көнләштерерлек итеп русча өйрәнә, иң мөһиме, ят җирдә, чит мохиттә аралашу дәресләрен ала. Х сыйныфны Фоат Галәветдин улы күрше Иске Турай мәктәбендә тәмамлый; Байтимер Юмагулов исемле классташы белән ике арадагы алты чакрым араны көн дә я велосипедта, я чаңгыда үтә; кар дип тормый, буран дип тормый, гел юлда була. “Физкультура дәресләрен юлда алдым мин”, – дип көлемсери хәзер Фоат абзый.
(Дәвамы бар)
Фотолар Фоат ХАНТИМЕРОВның шәхси архивыннан.