Барлык яңалыклар
Шәхес
28 ноябрь 2025, 16:32

Композитор Роза Сәхәветдинова вафат

Аңа 88 яшь иде. Күренекле композиторның 700 гә якын музыкаль әсәр бар. Аның моңлы җырлары күп кенә популяр башкаручылар репертуарында, кайберләре исә  халык җырына әверелде.

Композитор Роза Сәхәветдинова вафат
Композитор Роза Сәхәветдинова вафат

Роза Сәхәветдинова - Россиянең һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев ордены кавалеры, Мифтахетдин Акмулла һәм Рәми Гарипов исемендәге премияләр лауреаты, Россия һәм Башкортстан Композиторлар берлеге әгъзасы иде.

Республиканың Мәдәният министрлыгында хәбәр итүләренчә, хушлашу 28 ноябрьдә Башгосфилармониядә була, матәм тантанасы 11 сәгатьтә башлана. Аны Чакмагыш районында – композиторның әнисенең кече туган җирендә җирлиләр.

Ул 1937 елның 25 июнендә Таҗик ССРның Дүшәнбе шәһәрендә туган. Бөек Ватан сугышыннан соң гаилә Башкортстанга, Чишмә бистәсенә күченә. Мәктәпне тәмамлагач,  Башкорт дәүләт университетының физика-математика факультетына укырга керә. Тиздән студент кызны Фәйзи Гаскәров җитәкчелегендәге халык биюләре ансамбленә чакыралар, һәм ул укуын калдырып,  эстрада бригадаларында танылган артистлар Зәки Мәхмүтов, Галия Солтанова, Гата Сөләйманов, Фәридә Кудашевалар белән бергә эшли. Филармониядә алган тәҗрибәсе аның музыка сәнгате өлкәсендәге уңышларына нигез булып тора.

1971 елда Роза Сәхәветдинова Уфа сәнгать училищесын тәмамлый. Диплом алгач, Уфаның 100 нче урта мәктәбендә эшли, анда балалар хор студиясе оештыра. 1970 елларда Роза Хәйдәр кызы җырлар иҗат итә башлый. Башкорт телевидениесендә тавыш режиссеры булып эшләгән елларында да җырлар яза. 1991 елда СССР Композиторлар берлеге әгъзасы була. Союзга керү өчен рекомендацияне аңа СССР Композиторлар берлеге рәисе Тихон Хренников бирә.

Роза Хәйдәр кызы -  Мостай Кәрим, Равил Бикбаев, Сафуан Алибаев, Рәми Гарипов, Кадим Аралбай, Муса Сираҗи, Тамара Ганиева, шулай ук Марина Цветаева, Сергей Сергенин шигырьләренә инструменталь музыка, хор әсәрләре, җырлар һәм романслар авторы. Әсәрләре арасында  драма спектакльләренә, радиопостановкаларга музыка да бар.

Аның җырлары Ренат Ибраһимов, Хәйдәр Бегичев, Фәрит Бикбулатов, Роза Рымбаева, Флүрә Килдиярова, Нәзифә Кадыйрова, Тәнзилә Үзәнбаева, Фәнүнә Сираҗетдинова, Фәнәви Салихов һәм башка артистлар репертуарына кергән. Җырлары «Мелодия» бөтенсоюз фирмасы пластинкаларына яздырылган.

Мәрхүмәнең туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Җәсаде  әнисенең туган ягында - Чакмагыш районында - җир куенына тапшырылачак, дип хәбәр итә "Башинформ".

Композитор Роза Сәхәветдинова вафат
Композитор Роза Сәхәветдинова вафат
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас