Барлык яңалыклар
Шәхес
26 ноябрь 2025, 10:08

Имән тамыры тирәндә

Күренекле галим, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Касыйм ЙОСЫПОВка –  90 яшь. Касыйм Мөхәммәтназыйф улы  90 яшен егетләрчә каршылый:  324 битле өр-яңа “Хәтер” китабын нәшер итеп. Бу басма – элекке китапларының мантыйкый дәвамы һәм авторның катлаулы шәхесен аңлау өчен хикмәтле бер ачкыч.  Чакмагыш районының Каран мәдрәсәсендә белем җыйган әтисе Мөхәммәтназыйф Мөхәммәтшакир улыннан һәм әнисе, морза Исаевлар нәселе варисы Гамбәрә Бикмөхәммәт кызыннан иң асыл һәм затлы сыйфатларны алган ир-узаманның гомер сәхифәләре бәян ителә биредә. Аксакал дәрәҗәсенә күтәрелү, туган тел язмышы, туган төбәкнең икътисади үсеше өчен җан аткан ил агасы булып әверелү сәбәпләре дә  ачык аңлашыла. Касыйм ага үткән гомер юлының чакрым  баганаларына бергәләп күз салыйк әле.

Имән тамыры тирәндә
Имән тамыры тирәндә

Белешмә: Икътисад фәннәре докторы, профессор Касыйм Йосыпов –  Русия Табигый фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (академигы), Русиянең, Башкортстанның, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, ил күләмендә танылган галим, 455 фәнни хезмәт авторы, төбәк икътисады фәнни мәктәбен барлыкка китерүчеләрнең һәм аны камилләштерүчеләрнең берсе. Ул Башкортстан Фәннәр академиясенең икътисад өлкәсендә иң саллы хезмәтләр өчен бирелә торган Мәхмүт Токымбәтов исемендәге премия иясе дә. Күптомлы “Башкорт энциклопедиясе” фәнни нәшриятының редакция советы һәм редколлегия әгъзасы булды. Мөхтәрәм шәхесебез Татарстан Президенты указы нигезендә “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде. Чакмагыш районының шәрәфле шәхесе, “Чакмагыш районы алдындагы казанышлары өчен” күкрәк билгесе иясе, районның Гыйлемдар Рамазанов исемендәге әдәби премиясенең беренче лауреаты да булды.

Касыйм Йосыпов – билгеле публицист, язучы. Укучылар аны “Кызыл таң”, “Мәдәни җомга”, “Игенче” гәзитләрендәге, “Тулпар”  журналындагы күпсанлы очерк-мәкаләләре, повесть-хикәяләре буенча белә. Туган татар телендә һәммәсе үз хисабына чыгарылган “Имәннәр”, “Сыерышбаш хикмәтләре”, “Тамырлар”, “Сыерышбаш: исемнәрдә һәм саннарда”, “Моңаймас та иде, һай, бу бала...” дигән китаплар авторы.

 

Туган тел бишеге

...Мин дә җирдә эз калдырырга тырышам. Төп кәсебем – фәннең төбәк икътисады өлкәсе. Шушы юнәлештә монографияләр һәм мәкаләләр яздым. Сөзгәч, өстендә калганы – төбәк икътисады өлкәсендәге тармакара һәм төбәкара анализлауның фәнни мәктәбен нигезләү һәм аны дөньяга чыгару булды. Әдәби иҗат исә соңлап кына, тормыш тәҗрибәсен туплагач, кулның каләм соравы, ягъни туган телне куллану кирәклеге рәвешендә үзеннән-үзе килеп чыкты да соңында кулланудан өстен ихтыяҗ да булырга тиешлеген искәртте. Ул да булса – туган телеңә хезмәт итү. Юкса, Ходай Тәгалә кушып, ник әткәм-әнкәм мине якты дөньяга китергәннәр, туган телле Сыерышбаш мәктәбем, Кушнаренко татар педагогия училищесы аның әкияти серләрен ачканнар?! Туган телдә сөйләшү  синең фани дөньядагы гади бер бурычың гына булса, ул телдә иҗат итү, аны үстерү, катлаулы глобализация шартларында да аның югалмавына өлеш кертү – ул саваплы да эштер... Горурланып әйтә алам: уйларың, фикерләвең туган телдә булса, син беркемнән дә ким түгел. Тик ул ким түгеллек кемнәргәдер бик җиңел бирелсә, башкаларга исә – тырышып, көрәшеп кенә. Әүвәлгеләребез ничек җырлаган әле: “бәндәләрдән бәндә һич ким түгел, бәхетләре генә тиң түгел”. Туган телебезне югалтмыйча, шул бәхетне без бергәләп даулыйк!

...Мин “фән” һәм “туган тел” төшенчәләренең үземдә кайсысының алданрак бөреләнә башлаганын аек кына әйтә дә алмамдыр. Икесе дә, бергә үрелеп, әткәм-әнкәм гаиләсендә, Сыерышбаш мәктәбендә башланган сыман. Мин аны ул ва­кытта аңламаганмын да. Әмма бүген ярыйсы тоям. Әткәйнең “Әбүгалисина” китабын яттан сөйләгәне хәтердә уелып калган. Ул сугышка киткәч, бер сүзне аңламасам, әнкәй яны­на йөгереп баруларым, аның, бөтен эшен ташлап, шул сүзләрне аңлатып бирүләре хәтердән җуелырлыкмыни?! Сыерышбаш мәктәбенә барыр вакытым җиткәч, без ул чагында кадерен дә белеп бетермәгән, әмма хәзер генә энҗе-мәрҗәннәргә тиңли алган туган телле белем дөньясының бу җиһанда тиңдәше бул­маганын бөтен нечкәлеге белән аңлый алдык.

...Кушнаренко татар педагогия училище­сына керүем бәхеткә булган. Монда ярыйсы гына бай китапханә бар. Мөгаен, шундагы китапларны “сөзеп” укып чыгу безнең бе­ренче эшебез булгандыр. Училищеда татар телен һәм әдәбиятын Дәрдемәнд нәселеннән булган асыл затлар укытты.

 

Фәнгә юл

...Училищены тәмамлап, вузга киткәч, тормышлар бераз үзгәрде. Әкренләп үзеңә ошаган кафедраны сайлыйсың. Мин инде, әлбәттә, икътисад географиясендә. Бу киләчәктә гомерлек кәсебемә әйләнәсе төбәк икътисадына якынайтучы бер саллы адым иде. Бәхеткә, өченче курсны тәмамлауга институтыбыз формаль рәвештә генә түгел, чынлап та университетка әйләнде. Фәнгә якынлашу реаль төс алды.  1959 елның 29 апрелендә Башкорт дәүләт университеты тари­хында беренче булып диплом якладым. Эшемнең аталышы – “Чак­магыш нефть районының икътисади-географик тасвирламасы”.

...Университетта укыганда туган телемдә нәрсәдер иҗат итү булмады, дисәм дә, бик үк дөрес булмас: 1958 елда “Кызыл таң” гәзитенә “Башкорстанга – татар театры” дигән мәкалә язып җибәргән идем. Җавабы тиз килде: “Сезнең мәкалә Башкорт АССРның Мәдәният министрлыгына җибәрелде.

СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалына аспи­рантурага университетны тәмамлауга 6 ел (укытучылык һәм комсомол эше) үткәннән соң гына 1965 елда кердем. Шулай итеп, минем фән өлкәсендәге тормышымның ярты елы – Уфада, яртысы Мәскәүдә булган чоры башланды. Икъ­тисад фәне, икътисадның үзе кебек үк, бик тиз үзгәрүчән. Тор­мыш таләпләренә ул кайбер чакларда ае-көне белән җавап бирә алырлык булырга тиеш. Мин диссертациямне башлаганда йөк ташыгандагы транспорт агымнарын оптимальләштерү көн када­гында иде. Бүгенге күзлектән караганда, бу логистика була инде. Диссертация темам да шушы ихтыяҗдан чыгып билгеләнде: “Төзелеш материалларының транспорт-икътисади элемтәләрен камилләштерү юллары (Башкортстан АССРы мисалында)”. Хатыным Бәйнә белән өйләнешкән идек, улыбыз туды, ай саен кооператив фатирга түлибез. Авыр булды безгә, ләкин түздек. 1969 елда дис­сертация уңышлы якланды. Бераздан үземне сектор мөдире итеп үрләттеләр. Шулай итеп, 1966, 1970, 1972, 1977, 1982, 1987 еллар­га Башкортстанның отчет тармак-ара баланслары, 1976-90 елларга планлы тармакара балансы, 1996-2010 елларга опти­маль планлы тармакара баланслары төзелде һәм анализланды.

Узган гасырның алтмышынчы еллары уртасыннан ук урта төбәкләрнең – (мезо-регион) дөньякүләм, союз эчендәге, төбәкара иктисади – бәйләнешләрен тармакара баланс ысулы белән тикшергәндә, Башкортстан белән Татарстан һәрдаим күз уңында тотылды. Шушы елларда СССР Фәннәр академиясенең Башкорт­стан филиалында Төбәк икътисады фәнни мәктәбе формала­ша башлады. Соңыннан Башкорт дәүләт университетындагы бу мәктәп илдә танылып камилләште. Андый мәктәпләр Русия Федерациясендә күп түгел. “Фәнни мәктәп” дип аталыр өчен берничә таләпкә җавап бирергә кирәк, минемчә: шушы мәктәпкә хас булган аерым бер фәнни ысулны куллану, фәнни хезмәтләрне ил күләмендә танылган нәшриятларда озак еллар буена даими чыгару, бер үк тематика буенча халыкара фәнни-гамәли конференцияләр үткәреп, дөнья җәмәгатьчелеген таныштырып бару һәм шушы юнәлештә кадрлар әзерләү. Без бу таләпләргә тулысынча җавап бирә алдык, дип уйлыйм.

 

Туган тел арбасы

Киеренке фәнни-тикшеренү эшләре алып барган шушы чорда хезмәтемдәге икенче юнәлешкә этәргеч биргән бер вакыйга бул­ды. 1975 ел иде. Бөек Җиңүгә 30 ел тулуга әзерлек башлан­ды. Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалында әдәби конкурс игълан ителде. Ни хикмәт, кон­курска материаллар өч телдә  җибәрелергә мөмкин. Әйтерсең лә үземне яшен сукты. Мин дә язмасам, кем язар?! 11 ел буена (Сыерышбаш җидееллык мәктәбе, Кушнаренко татар педагогия училищесы) ту­ган телем мине, иркә баласы ясап, үзенең сихри нечкәлекләренә өйрәтте. Туган телемне куллану гына җитми, аңа хезмәт итү вакытының да сәгате сукты! Һәм кечкенә ике әйбер яздым: бе­ренчесе  – “Сугыш ничек бетте”, икенчесе – “Исәнме, әткәй!”. Кон­курста җиңеп чыктым. Әлбәттә инде, дәртләнеп тә киткәнмендер. Шуннан бирле туган телем мине, гүя, арбасына җиккән дә үзе читтән елмаеп кына күзәтә: “Тарта алсаң, тарт әйдә!

 

Докторлык диссертациясе. Саллы тәкъдимнән баш тарту

Тора-бара, тармакара баланс ысулын фәнни тикшеренүләремдә куллану минем брендыма әйләнде. Кандидатлык диссертациясеннән соң 14 ел буена (арт каешланганчы) утыр­ганнан соң, докторлык диссертациям дә өлгереп җитте: “Иҗтимагый җитештерү системасында республикаларны комплекслы үстерүнең методологик проблемалары (тармакара баланс материалларында)”. Аны мин 1984 елда РСФСР Госпланының Үзәк икътисади фәнни-тикшеренү институтында якладым.

Яклаган елда ук бик түлле бер тәкъдим дә алдым. Дүрт оппонентымның берсе СССР Фәннәр академиясенең Табигый ресурслар комиссиясе рәисе Василий Шелест иде. Ул, кич белән өенә кайткач, хатынына сөйли икән, бүген бер яхшы диссертация якланды, дип. Ә аның хатыны – РСФСР Дәүләт экс­пертизасы (РСФСР Госпланының бер бүлеге) рәисенең урынбаса­ры. Рәисне РСФСР хөкүмәтенә җаваплы бер эшкә алганнар да, урын бушап калган. Ул урынга дәгъва итүче берьюлы 3 таләпкә җавап бирергә тиеш икән: яше иллегә җитмәгән булсын, КПСС әгъзасы булуы һәм иң мөһиме – ул “СССР төбәкләренең икътисады, СССРның җитештерүче көчләрен урнаштыру” белгечлеге буенча икътисад фәннәре докторы булырга тиеш. Могҗизасы шунда: шул моментка зур СССРда бөтен өч таләпкә дә берьюлы җавап бирүче бердәнбер кеше мин булып чыкканмын. (Ул вакытта гуманитар фәннәр бу­енча докторлык диссертацияләрен яклаучылар, кагыйдә була­рак, 55-60 яшьләрдә була иде). Ташламалары белән тәкъдим килде: өч бүлмәле фатир, дәүләт дачасы һ.б.

Минем җавабым ал­дан ук билгеле: татар кешесенә яшәү һәм эшләү урыны я Ка­зан, я Уфа инде ул. Тәкъдим берничә мәртәбә кабатланды. Фикерем үзгәрмичә калгач, Василий Андреевич шаярып кына “ну и дурак” кебегрәк бер сүз әйтте дә, телефонның теге як очында шар­кылдап көлгән тавыш ишетелде...

 

Без һич тә артта түгел

...Без Федерациянең барлык субъектларын ту­лысы белән колачлап, аларның җитештерү куәтен интеграль тугыз  төр күрсәткеч буенча тикшердек: табигый ресурслар, төп фондлар, кеше, продукт, финанс, инвестиция, инновация, кәсепчелек, эко­логия потенциаллары. Шунысы сөендерә иде: Башкортстан белән Татарстан  икътисадның хәлиткеч күрсәткечләре буенча беренче унлыкта.

Башкортстанның инвестицион җәлеп итүчәнлеге соңгы 4 елда (2020-23) 40 процентка күтәрелгән, аның җыелма күләме 600 миллиард сумга якынлаша. “Алга” ачык икътисади зонасы уңышлы эшләп китте. Республиканың Кытай, Һиндстан, Иран, Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстандагы яңа партнерлары белән тышкы икътисади бәйләнешләре ныгый. Алар бездән күбрәк автомобиль сәнәгате продуктларын алса, Беларусь исә үзе авыл хуҗалыгы өчен тракторлар җибәрә.

 

Кешеләр

...Син бу дөньяда ялгыз түгелсең, изге күңеллеләр, тугрылар күп, аларны күрә һәм таный белергә генә кирәк. Алар белән бергә булганда синең дә тормышың мәгънәле һәм гамьле була­чак. Тик курыкма, үз юлыңнан тай­пылма, иманыңа тугры бул, кешеләрне һәм үзеңне хөрмәт ит, үз-үзеңә хыянәт итмә, үзең булып кал, үзеңне югалтма!

 

Сугыш дәһшәте онытылмас

...Моннан 84 ел элек бөтен совет халкы илбасарларга каршы тиңдәшсез һәм аяусыз көрәшкә чыкты. Илебезнең бәйсезлеген якларга барлык республикалар, милләтләр дәһшәтле сугышка күтәрелде.

Сыерышбаш кешеләре дә, әлбәттә, бөтен совет халкы ара­сында иде. Миңа ул вакытта биш яшь ярым гына булгач, авылда телефон да, радио да, телевизор да булмагач, сугыш башланган көн хәтеремдә калмаган. Аннары ир-егетләрне күпләп сугышка озату баш­ланды. Алар арбаның өстенә дага рәвешендәрәк кочаклашып ба­скан, саубуллашалар, моңсу җырлар җырлыйлар:

 

Биек тауның башларына

Менәселәр бар әле.

Дөрләп янган ут эченә

Керәселәр бар әле...

 

Мин үземнән үзем сорыйм: ни өчен биек тау башына менәргә, нишләп анда дөрләп янган ут була? Капка төпләренә сибелгән хатын-кызлар елый. Сугышка китүчеләрнең кайсылары – Бүздәк ягына, кемнәрдер Бөре ягына китә.

Сыерышбаштан сугышка 241 ир-егет һәм 3 хатын-кыз, димәк, җәмгысы 244 кеше киткән, шуларның 127се әйләнеп кайткан, ә 117 кеше үлеп калган. Сугышка “Богдан” кол­хозында булган 2 машина һәм иң көчле һәм яшь (күбесенчә айгыр затыннан булган) дистәләгән ат та китте. Мөмкинме соң онытырга безнең Алмачуарларны, Ак бәкәлләрне, Җирән бияләрне, Кашка­ларны, Туры айгырларны?!.

...Без, сугыш еллары балаларына багышлап, 2021 елда авыл­да “Моңаймас та иде, һай, бу бала” дигән кичә уздырдык. Су­гыш еллары балалары исәбенә 1932 елның 1 гыйнварын­нан 1945 елның 3 сентябре арасында туганнар, чөнки 1931 елда туганнар хезмәт фронты әгъзалары булып исәпләнә. Авылдан сугышка киткәннәр, исән-сау әйләнеп кайтканнар, сугышта ятып калганнар, яугирләрнең сугыш еллары балалары, шул исәптән әтиләре үлгән сугыш еллары ятим балаларының исемнәрен тупладык. Соңгылары республиканың Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатларының, районнар (Чакма­гыш, Дүртөйле, Кушнаренко) җитәкчеләренең матди бүләкләрен әтиләре рухлары исеменнән язылган хатлар белән бергә ал­ды. Без аны шартлы рәвештә “Рух хаты” дип атадык. Шундый хатларның берсен хөрмәтле укучыларга да тәкъдим итәсе килә:

“Сөеп туя алмаган кызым Фәгыйлә! Тәкъдирдә шулай языл­ган булгандыр, күрәсең, матур дөньяда куанып кына яшәрбез, тырышып эшләрбез, сезне кадерләп үстерербез, дип өметләнгән булсак та, безнең ниятләребезне фашист илбасарлары өзде. Без – яу кырында ятып, ә сез ятим калдыгыз. Әмма күпме авыр­лыклар күрүегезгә карамастан, ачлыкта-ялангачлыкта да чын кешеләр булып үстегез, укыдыгыз, барлык көчегезне аямыйча илгә хезмәт иттегез. Шуларны тоеп-күрүгә безнең рухларыбыз шат! Кызым, мәрхәмәтле кешеләрдән күрсәтелгән бу кечкенә мат­ди ярдәмне атаң-анаңның бирә алмый калган соңгы бүләге итеп кабул ит! Ходай Тәгалә күпме вакыт биргән, рәхәтен күреп, тәмен табып яшә дә яшә әле! Әтиең Шәрипнең рухы”.

Кызганычка каршы, ятимнәрнең байтагы, авыру сәбәпле, кичәдә катнаша алмады, кайберләренең адреслары да табылма­ды. Иясез калган акчаларны “Йосыф” мәчетенә тапшырдык...

 

Җырга булган мәхәббәт

Җырның рух көче тел белән чагыштырыр дәрәҗәдә. Хәтта күбрәк тә дип әйтергә мөмкин: тел беткән очракта да милләт моңы саклануын дәвам итә.  Тел һәм дин белән бергә, халык җыры – милләтне саклауның иң көчле коралы.

Якынча алсак, XXI гасырга кергәндә яшьләрдә халык җырларына карата салкынлык сизелә башлады. Халык җырларын башкармаучыларга каршылык күрсәтү теләгеннән мин Чакмагышта үземнең призларыма татар халык җырларын башкаручыларның конкурсларын үткәрәм. Жюри рәисләренең исемен атап үтсәм, хөрмәтле укучылар бу бәйгеләрнең мәгънәлелеген сиземләр, дип уйлыйм: хәзер инде чынлыгына ышана да алмаслык Фәридә апабыз Кудашева, Татарстанның халык артистлары, татар халык җырларын башкару осталары Гөлзадә Сафиуллина, Фердинанд Сәлахов. Аларның барысы да Сыерышбашка гала-концертка кайтты. Яшь башкаручылар белән ярышып, халык җырларын суздылар. Авыл халкына искиткеч бүләк булды бу.

 

Касыйм Мөхәммәтназыйф улы әйтүенчә,  татар халык җырларын башкаручыларның “Туган моңнар” конкурсы быел 28 ноябрьдә Сыерышбашта дүртенчегә  үтәчәк. Жюри рәисе Миңгол Галиев булачак, кунакка Григорий Ибушевны да көтәбез. Бүген ул,  юбилеен үткәрүдән бигрәк, шушы чараны оештыру мәшәкатьләре белән мәшгуль. Җәмәгате Бәйнә ападан калган матур гөлләре белән серләшә-сөйләшә, әнкәсенең кызыл башлы чигүле сөлгеләрен, шәҗәрә байрагыдай фатиры түренә элеп, һаман да туган теленә, моңына, халкына тугры хезмәттә. Әйе, имән тамыры тирәндә. Сез дә халкыбыз бәгыреннән яшәр сут җыеп, аның әрнүле дә, дәртле дә моңнарын җаныгызга сеңдереп, газиз туган тел бишегендә тирбәлеп,  шуларга җавап рәвешендә  игелек күрсәтү юлын сайлагансыз. Аллаһы Тәгалә үзегезгә ике дөнья бәхетен насыйп итсә иде!

Юбилярга котлаулар

Васил ШӘЙХРАЗИЕВ, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе:

“Хөрмәтле Касыйм Мөхәммәтназыйф улы!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне 90 яшьлек юбилеегыз белән тәбриклим!

Һәрбер халык турында аның шәхесләренә карап фикер йөртәләр. Татар милләте вәкилләре арасында Сезнең кебек фидакарь, бөтен гомерен фәнгә багышлаган шәхесебез булу – безнең өчен зур куаныч.

 Гомерегезнең ярты гасырдан артыгын икътисад фәненә багышлавыгыз, әлеге өлкәдә йөзләрчә мәкалә авторы булуыгыз, шәкертләрегез арасында дистәләгән фән докторы, фән кандидаты булу – болар барысы да Сезнең үз хезмәтегезгә, үз эшегезгә булган тугрылыкның иң югары үрнәге.

 Русиянең, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе дигән исемнәргә лаек булуыгыз – Сезгә карата булган хөрмәтнең ике республикада гына түгел, ә илебез күләмендә югары бәяләнүен күрсәтә.

Талантлы кеше барлык яктан да талантлы була. Сез, фәнни эш белән генә чикләнмичә, үзегезне әдәби һәм тарихи публицистика өлкәсендә дә сынадыгыз. Туган телебезнең тәмен, халкыбыз тарихының нечкәлекләрен ачып биргән “Тамырлар”, “Моңаймас та иде, һай, бу бала…”, “Хәтер” һәм башка китапларыгыз белән күпсанлы укучыларның яраткан авторына әверелдегез.

Быел Казан мәркәзендә узган “Милләт җыены”нда Сезнең  чыгышыгыз халкыбыз өчен галилек һәм гадилекнең үрнәге булып торды. Башкортстан татарларының Сезне хаклы рәвештә үз аксакалы итеп тануы, хөрмәтләве юкка гына түгел, бу – Сезнең барлык изгелекләрегезнең һәм тырышлыгыгызның олы нәтиҗәсе.

 Кадерле Касыйм абый, шушы күркәм бәйрәм көнендә Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, якыннарыгызның мәхәббәтен һәм хөрмәтен телибез. Йортыгызда һәрчак шатлык һәм иминлек хөкем сөрсен, йөрәгегездәге дәрт һәм илһам сүнмәсен. Озак еллар буе безне үзегезнең зирәк сүзегез, киң күңелегез һәм рухи ныклыгыгыз белән куандырып яшәргә язсын!”

 

Рөстәм АХУНОВ, Башкортстан Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты, икътисад фәннәре докторы:   

“Касыйм Назыйф улы –  ул минем галим, икътисадчы буларак үсешүемә  бик зур өлеш керткән, үз мәктәбен булдырган шәхес. Хезмәтенә намуслы каравы, укучыларына остазларча мөнәсәбәте сәбәпле, аларның күбесе югары дәрәҗәләргә иреште, диссертацияләр яклады һәм Башкортстанда гына түгел, Русия күләмендә уңышлы эшли. Касыйм Назыйф улы үз-үзенә карата таләпчәнлеге, барыннан да элек, икътисадны тирәнтен аңлавы, эшкә намуслы мөнәсәбәте һәм бер үк вакытта гадәттән тыш тыйнаклыгы белән аерылып тора. Аңа иң ихлас теләкләрем!”.

 

Риф ЙОСЫПОВ, Дүртөйле районы хакимияте башлыгы, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы:

“Касыйм ага ­ – безнең Сыйрышбашның, Чакмагыш районының, республиканың горурлыгы, гомумән, дәверебезнең билгеле шәхесе. Ятим калып, авыр тормыш юлы үтә, үз көче белән югары дәрәҗәләргә ирешә. Шул ук вакытта беркайчан да туган ягын онытмады. Әнисен, табигатьне бик яратты.

Нәселләре көчле: бертуган абыйлары Мирсал ага Кушнаренко райкомының беренче секретаре булды,  Мәмдух ага 18 ел Чакмагыш районның “Знамя“ колхозын җитәкләде.

Касыйм абый –  чын галим. Авыл  шәҗәрәсен төзү кебек зур көч, вакыт таләп итүче җаваплы эшне дә тиешенчә башкарып чыкты. Туган телен, халык җырларын яратуы, туры сүзлелеге белән аерылып торучы шәхес. Ул әле дә сафта, 28 ноябрьдә туган авылында дүртенче тапкыр җыр конкурсы оештыра. Мин аңа сәламәтлек, үткен зиһен телим”.

 

Рәүф ИДРИСОВ, “Өмет” гәзитенең бүлек мөдире, филология фәннәре кандидаты ("Хәтер" китабының мөхәррире):

“Кем соң ул Касыйм Йосыпов, дип сорау куйсак, ул, барыннан да элек, патриот, затлы нәселенең, туган авылының, районының, Башкортстанның, үз халкының патриоты, дияр идем. Касыйм абый, китаплар язу белән бергә, әйткән-язган сүзеннән соң, әйтелгәннәрен тормышка ашырып, саваплы гамәлләренә тотына. Аның проектлары бик тә вакытлы һәм кирәк. Туган авылында сабакташлар очрашуы, концертлар, җыр конкурслары, кичәләр оештыру, Чакмагышта, Уфада һәм Казанда китап презентацияләре үткәрү...

 Актив публицист буларак танылу алганга, Касыйм ага зур иҗтимагый вакыйгаларга җәлеп ителә, чөнки аның абруйлы сүзе һәрвакыт кирәк. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең “Тамырлар” китабын бәяләп язган хаты да шул хакта сөйли. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Уфага килгәч, ике республика җитәкчелегенең татар җәмәгатьчелеге белән очрашуындагы Касыйм абыйның чыгышы вакыйга буларак кабул ителде. Аны тыңлагач, Рөстәм Миңнеханов, ил агасын хөрмәтләп: “Касыйм абзый әйткәнчә эшләсәк, әйбәт булачак”, – дип, аның чыгышындагы фикерләрне куәтләп куйган иде...”

 

Имән тамыры тирәндә
Имән тамыры тирәндә
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас