Мин аның белән студент елларыннан ук таныш. Башкорт дәүләт университетының “Акчарлаклар” әдәби-иҗат түгәрәге старостасы буларак 1987 елда бер төркем шагыйрь һәм журналистларны очрашуга чакырган идем. Чара БДУның 1 санлы тулай торагының “Кызыл почмагы”нда узды. Очрашуга Равил Шаммас, Расих Ханнанов һәм Рәзил Фазылов килде. “Тере” шагыйрь белән якыннан аралашканнан соң ул автограф белән миңа үзенең “Тамсылар йырлап тама” исемле китабын бүләк итте. Аның белән тыгыз аралашкан еллар ул Башкортстан Язучылар берлегенең татар секциясе белән җитәкчелек итә башлагач башланды.
Бик әдәпле, тыныч холыклы кеше иде. Элегрәк кечкенә улы Алмасны да чараларга ияртеп килгәләде. Улы да иҗат итә башлады, Шәехзадә Бабич премиясенә ия булды. Соңгы елларда күзләре зәгыйфьләнү сәбәпле, киресенчә, улы аны җитәкләп йөртә башлады.
Ата һәм ул мөнәсәбәте миндә соклану тудыра иде.
Башкортстан Язучылар берлегендә татар секциясе оештыру тарихы турында язу өчен мин төрле елларда аның белән җитәкчелек иткән кешеләрдән фикерләр җыйган идем. Түбәндә Равил абыйның шул язмасын бернинди кыскартусыз тәкъдим итәм. Язма тулы килеш беренче тапкыр чыга.
Секция ничек оешты?
“Безне, бер төркем язучыларны, “ике теллеләр” дип атап йөрттеләр. Чыннан да, татар теле дә, башкорт теле дә безнең туган тел булды. Ике телдә дә әсәрләребез укучыларга барып җитте.
1986 елны мине Язучылар берлеге аппаратына эшкә чакырдылар. Ул чакта Язучылар берлегендә әдәбиятны пропагандалау бюросы эшләп килде. Аның хезмәткәре дә, директоры да булырга туры килде. Без күп язучыларның әсәрләрен, җыентыкларын укып, утырышларга куеп, тикшердек. Нәшриятка китап итеп чыгарырга тәкъдим иттек. Андый утырышлар күп кенә районнарга, шәһәрләргә барып та үткәрелә иде.
Мин татар телендә дә язгач, татар телендәгеләр күбрәк минем өскә төшә торган иде. Әйтергә кирәк, ике телле язучыларны бер телдә генә язучы кайбер каләмдәшләребез кимсетебрәк тә карадылар, төрле наградалар, исемнәр алганда икенче планга күчереп булаштылар.
Уйлап карасаң, ике төрлелек әдәбиятны баета гына ала. Күп милләтле республикабыз өчен бик кирәкле әйбер, һәр милләт үз телендә укысын, әдәбиятны өйрәнсен, тәрбия алсын. Дөрес, шуны аңлап, безнең китап нәшриятында әсәрләр татар телендә дә чыга башлады. Әдәбият сөючеләр моны шатланып каршы алды. Республикада күп телдә гәзит, журналларның да басылуы куандыра, әлбәттә.
Башкортстан күпмилләтле республика. Барысына да тигез караш булырга тиеш. Шуны искә алып, Хөкүмәттә эшләүче җаваплы иптәшләр һәм ул чактагы Язучылар берлегенең рәисе, талантлы язучы Динис Бүләков бер кыек астында татар телендә язучыларның да бүлеген булдырырга карар итте. Мине әдәбият һәм мәдәният мәсьәләләрен алып баручы Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Мәмбәтов чакырып алды да: “Сезнең тәҗрибәгез бар, ике телне дә яхшы беләсез, татар бүлегенә рәис итеп куярга уйлыйбыз”, – дип, җаваплы эш йөкләтте. Моны Язучылар берлеге идарәсендә дә хупладылар. Шулай итеп, күптән кирәкле өр-яңа юнәлешкә фатиха бирелде.
Бик җиңелдән булмады ул. Кайбер ике телле зур абзыйлар шикләнебрәк, милләтчелектә гаепләрләр, дип куркыбрак та карадылар. Шулай да шактый актив йөрүче татар телле язучыларны туплап алдык. Татар телендә язылган җыентыкларны, әсәрләрне аерым утырышларга куеп тикшерү, нәшриятка тәкъдим итү чаралары башланды. Утырышлар Уфада гына түгел, башка шәһәрләрдә һәм районнарда оештырылды. Артистларны да катнаштырып, матур әдәби кичәләр үткәрдек. Ул әдәби чыгышларны әле дә искә алып, еш кына сөйләп куялар, язучыларның укучылар белән очрашуын, аралашуын сагынып көтәләр.
Ул вакыттагы активистларның күпләре бакыйлыкта. Алар урынына яшьләр килә тора. Бу бик табигый хәл. Язучы кешеләр өчен яза, кешеләр белән аралашып яши, яңадан-яңа темалар таба. Тик соңгы вакытта бик сирәгәйде андый эшләр. Пропаганда бюросы да юк, күп районнарда, шәһәрләрдә язучылар сирәк була. Моны әдәбият сөючеләр еш әйтә.
Татар әдәбияты бүлегендә байтак эшләр эшләнде. Яңадан-яңа әйбәт китаплар чыкты, яңа исемнәр ачылды.
Без татар бүлеген үз телебезне, әдәбиятыбызны саклап калу өчен оештырдык. Һәр кешенең үз телен, туган телен онытмавын гаиләдә дә, мәктәптә дә, урамда да изге итеп куярга кирәк. Ике теллелек тә әйбәт, өч теллелек, дүрт теллелек тә булсын, бу безнең яшәүне матурлаячак кына. Күпмилләтле республикабыз өчен бу зарури. Сүземне тәмамлап, шуны әйтәсем килә: үз телебездәге әдәбиятны иң беренче чиратта укыйк, өйрәник, кадерлик”.
Равил ШАММАС.