Сибгат ага Хәкимнең олы улы Рөстәм Хәкимов шигъри тәрҗемә белән әйбәт кенә шөгыльләнә иде. Ул байтак татар шагыйрьләрен урысчага тәрҗемә итте. Рөстәм Кутуйларның кордашы һәм дусты иде. Без аның белән «Аккош күле» иҗат йортында бик еш күрешкәләдек.
Бер очрашканда миңа болай дип зарлана бу:
– Мансур, син инде бик яхшы беләсең – әтинең менә мондый шигыре бар бит:
«Кайда да йөрәктә, йөрәктә.
Төшләргә кереп гел йөдәтә.
Нигә соң,
Нигә соң бу Кырлай яклары?» Менә шушы шигырьдәге «йөдәтә» дигән сүзне урысча ничек аңлатырга соң? Татарча бит ул бик тә киң мәгънәле сүз – ул бик кадерле күренешнең еш кабатлануын һәм аз гына микъдарда туйдыра да башлавын аңлата. Ләкин урысның «надоедает» сүзе монда һич кенә дә туры килми!
Ул чагында мин дә әллә ни яңалык әйтә алмадым кебек. Сибгат аганың әлеге шигыре урысчага ни рәвешле тәрҗемә ителде микән?
Шуңа охшаш хәл минем белән тагын Ерак Көнчыгышта кабатланды.
Үткән гасырның җитмешенче еллары. Мин, Совет Армиясе офицеры, Кытай чиге буенда солдатлар белән хәрби ныгытмалар төзеп ятабыз. Көннәрдән бер көнне безнең батальонга хезмәт итәргә майор Макаров килеп төште. Ул инде гомерен хәрби хезмәткә багышлаган кеше, әле генә академия бетергән.
Безнең палаткаларда ике-өч көн яшәгәч, бер аулак урында миңа болай дип зарлана бу:
– Һич кенә дә чыдарлык түгел, эчтән нәрсәдер телгәли мине!
Шундыйрак сүзләр белән үз хәлен шактый озак аңлатырга тырышты бу.
Мин инде, әлбәттә, аның хәленә керергә тырыштым, бик игътибар белән тыңладым. Монда килүнең беренче атнасында минем белән дә шундый хәл булуын әйттем. Ләкин менә аның «җирсү» дигән күренеш икәнен әйтергә урысча сүзен һич кенә дә таба алмадым… Ул төшенчәнең урысча ничек әйтелүен хәзер дә белмим мин.
Фото: sptatar.com