Барлык яңалыклар
Шәхес
24 октябрь 2025, 21:47

Кеше башына бер китап

Танылган язучы Айдар Зәкиевның яңа табадан төшкән китабын тәкъдим итү чарасы узды.

Кеше башына бер китап
Кеше башына бер китап

23 октябрь  Бүздәк район китапханәсендә Айдар Зәкиевның “Без югалткан көннәр” дип аталган  китабын тәкъдим итү чарасы узды. Китап  Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында көн күргән иде.

Чарада Уфадан барган шагыйрьләр Мөнир Вафин, Эльверт Хаматша, Руслан Сөләйманов, Халисә Мөхәммәдиева, “Диләфрүз” гәзитенең баш мөхәррире Эльмира Ибраһимова катнашты.

Мөнир Вафин: “Төбәкләрне шәхесләр билгеле итә. Пушкин булмаса, Болдиноны белмәс идек, Тукай булмаса Кырлайны, ә менә Каран авылын Айдар Зәкиев таныта. Килер бер көн – ул бик зур язучы булып танылачак. Иманым камил”, – дип чыгыш ясады. Үзенең туган ягы Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылына Бүздәк аша кайтып йөрүен әйтеп, бүздәклеләрне якташлар дип санавын белдерде.

Руслан Сөләйманов, Эльверт Хаматша һәм Халисә Мөхәммәдиевалар Айдар Зәкиев иҗатының үзенчәлекләре турында бәян итте. Эльмира Ибраһимова авторның беренче язмалары “Өмет” гәзитендә күренә башлавын сөйләде. Чыгышларда язучы иҗатына югары бәя бирелде.

Бүздәк  хакимиятенең мәдәният бүлеге башлыгы Зәлидә Илмәтова райондашларының Айдар Зәкиев белән горурлануын әйтте.

Бүздәк Фәрит Габдрәхим, Фәния Чанышева, Факиһа Тугызбаева кебек шагыйрьләрне биргән төбәк. Җыр сәнгатендә Филүс Каһиров исемен атау да җитә. Ә татар радиосының “Алтын тавышы” дип аталган Тәлгат Хаматшин да нәкъ шушы төбәктән. Кичәдә ул Айдар Зәкиев китабыннан өзекләр укып ишеттерде.

Чарада Айдарның укытучысы Сания Шәрипова, Каран мәктәбенең укытучысы Зөлфия Мансурова һәм башкалар чыгыш ясады. Чыгышлар  җыр-моң белән үрелеп барды. Линат Гәрәев, Люция Гарифуллина башкаруында җырлар, Данис Мофазалов, Радмир Ризвановның дәртле биюләре бәйрәмгә ямь өстәде.

Бәйрәмне  журналист Зәлия Ахунова алып барды. Сценарий авторы, оештыручысы Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятының   татар нәфис әдәбият басмалары мөхәррире Дилбәр Әхтәмова.

Чарада  нәшрият китап сәүдәсе оештырды. Халык чират торып якташ язучыларының җыентыгын сатып алды. Нәкъ совет чорында колбасага чират торган кебек  китап җитмәс дип куркып: “Кеше башына берәрне генә сатыгыз!” – дип борчылучылар да булды.

 

Мөнир ВАФИН фотолары.

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас