Барлык яңалыклар
Шәхес
28 сентябрь 2025, 20:21

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Мин өч урамга атаман идем…

Күңелне, җанны рәхәт итеп сагыш, моң биләп ала, башта әллә нинди аңламый торган фантастик уйлар туа: бик тә яшисе килә!

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Мин өч урамга атаман идем…
Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Мин өч урамга атаман идем…

Утыз алтынчы елның язы үтеп җәе килде.

Беркөнне кичләтеп безгә әтинең дусты Хирахау Мәҗит бабай килеп керде. Исәнләште:

 – Исән-имин яшисезме? Хәлләрегез ничек?

Сәке янына үтеп утырды. Янчыгын чыгарды. Урап, әти белән тәмәке кабыздылар. Мәҗит бабай сүз башлады:

– Лотфулла дус! Мин сиңа бик шәп уй белән кердем бит әле. Хәзерге заман теле белән әйтсәң, Мәҗит бабай: Маклер! Бер сыерны алып сата, икенчесен тагын ала, өй алып икенче өйгә алмаштыра, яңасын, бер ел чамасы яшәгәч, яисә кышлагач тагын сата. Базар көнне кесәсендә бер тәңкә дә акчасы юк – базарга чыгып китә. Мал-туар сатыша берәрсенә, үзе алып сата (бурычка инде!). Базар таралуга я бер сарык, я башмак җитәкләп өенә карап атлый. Бу җитәкләгән дүрт аяклы мал – аның базар көнне алыш-биреш белән тапкан табышы. Менә шундый кеше иде минем әтинең дусты Хирахау Мәҗите – Фәйзуллин.

Әти:

– Тыңлыйм сине, Мәҗит! Сөйлә шәп уеңны.

– Синнән ике өй өстә, тыкрыкның теге ягында минем Бәхтегани баҗаның йорты каршында урамда Бирузыфка урысыннан сатып алып кайткан йорт ята. Бер урыс кулагыннан калган йорт. Мин шуны үземә ярыйсы гына хакка сатып алдым. Шунда алып кайтып, урамга өеп куйдык. Ал  шул йортны – сиңа сатам. Бу йортың бәләкәй, гаиләң ярыйсы гына зур – балаларың дүртәүләр бит.

Әти сары мыегы астыннан елмая:

– Әй, Мәҗит! Кесәмдә тәмәкелек тә акчам юк, ә син йорт ал дисең.

– Кирәкми миңа синең кесәңдәге акчаң. Ал син бу йортны, миңа мәңгелек рәхмәттә яшәрсең. Миңа менә бу йортыңны бир, өстәвенә сыерыңны, вә һәм дә бер сарык бир. Бәрәне белән. Илләмә йорт шәп инде. Алтыга җиде метр. Әүҗән карагаеннан салынган. Башы тимер белән ябылган булган. Кемдер бер яңгырлы төндә сүтеп алып киткән. Таба алмаганнар. Ал, дус! Өстәүгә сыерың белән бер сарык бир дә – ал! Үкенмәссең!

Алды әти теге йортны. Ике көн өмә ясап, ике йорт аша урамда яткан бүрәнәләрне кул белән күтәреп, арбага салып ташып, теге өйне утырттылар. Башын салам белән яптылар…

Йорт бик зур, үзе биек. Өйалды тактадан ясалган, шуңардан ике якка ике ишек чыга. Урам якка өч тәрәзә, кояш баешы ягына тагын өч тәрәзә чыга – якты, иркен, бик рәхәт өй яшәү өчен. Бакча ягына чыккан ишек эчкә ачыла, бусагасы киң. Мин шул ишекне ачып, әнә шул киң бусагада кичләрен утырырга яратам. Безнең йорттан биш өй аша гына Төрек күле бар. Аның теге ягында авылның тугай-таллыгы башлана. Анда авыл «күл» дип йөреткән бик зур аклан кебек урын бар. Ул инде җәй буена түбән очта яшәгән авылдашларның казлары бәпкә үстерә торган урыннары. Кар эреп беткәч, ул «күл»не яшел үлән баса һәм ул ак, ала казлар һәм аларның кечкенә сап-сары бәпкәләре белән тула. Ә көз җиткәч «күл» ап-ак, ала казлар белән туп-тулы була. Шул казлар «күл» янындагы кечкенә калкулыкка тезелешеп менәләр дә, йөгереп һавага күтәрелеп «күл»гә очып төшәләр. Очканда үзләре шатланып каңгылдыйлар. Казлар шулай итеп үзләренең кыргый казлар булган чакларын исләренә төшерәләр икән…

Мин кичләрен яңа йортның «күл» ягына ачыла торган ишек бусагасында утырырга яратам. Бакчада дүрт тирәк агачы үсә. Ике тирәк минем куллар белән ике колачлы, калган икесе аш тәлинкәсе юанлыкта. Кичләрен шул тирәкләрдә, күрше Мөчтәкләрнең шомырт агачында (язын ап-ак чәчкәдә ул шомырт агачы!) сандугачлар сайрый. «Күл»нең аргы ягында авыл зираты агачлары башында кәккүк-кошлар моңая. Күңелне, җанны рәхәт итеп сагыш, моң биләп ала, башта әллә нинди аңламый торган фантастик уйлар туа: бик тә яшисе килә!

Озак-озак утырам мин онытылып бакчага чыга торган ишек бусагасында…

Утыра торгач, башта бер уй да калмый. Бөтен җанны сагыш-моң биләп ала. Шул бусагада утыргандагы кебек рәхәт мизгелне мин башкача бер җирдә дә, бер вакытта да кичерә алмадым…

Башта тик сандугачлар, кошлар, кәккүк тавышы, аларның моң-сагышы гына… Икенче елны (1937 ел) минем әтине район пожарныеның нәчәлниге итеп куйдылар. «Пожарный нәчәлниге» дигән исем йөртсә дә, колхозник иде, «труд»ка эшли иде. Тик шунысы әйбәт – пожарныйга күчеп яши башлагач, безгә утынпечән әзерлисе юк иде. Халык әйтмешли: «әзергә – Вәзир!» Без, әти-әни һәм дүрт бала пожарныйның сәкеле, ике тәрәзәле, таштан салынган бер бүлмәсендә яшәдек. Икенче бүлмә дежурный бабайлар бүлмәсе иде. Без күченеп яши башлагач, пожарныйның зур ишегалды безнең урам малайларының яртысының җыелып уный торган урынына әйләнде. Без ул пожарныйда тугыз ел яшәдек – 1946 елның җәенә кадәр. Шул пожарный ишегалдында тугыз ел качышлы, унике чыбыклы, шаралы, чижуклы, чебенле, лапталы уйнап, шаулап яшәгән малайлар идек без: Писер Мансур, Писер Зәки, Танау Фәрит, Бабач Равил; Ташкергәннәр: Мәҗит, Көчти Күте Равил, Халит, Талип, Наил, Капар Рәшит, Китек Рәшит, Риф-Хаҗи балак, аның энесе Рим-Эремчек, Көрпә Гариф, Көрпә Фәрит, Папай Нигъмәте, Дүлдин Хәйрүш, Мөчтәк Фәйзери, Хирахау Халите, Каран Биктимер, Хәзрәт Зөфәр, Какыш Гариф…

Болар «постоянный состав», шуларга Түбән Очның өч урамыннан вакытлыча килеп уеннарда катнашып, байтак вакытка юк булып торып, тагын «бар була торган» унлап малай бар иде.

Без 1946 елны үзебезнең йортка кайтып киткәч, пожарныйда уеннар бетте һәм уен үзәге безнең йорт каршындагы урамның бер өлешенә күчте. Чөнки миңа 13 яшь һәм барлык уеннарны өч урам өчен мин оештыра башладым. Буйга бәләкәй генә булсам да, мин өч урамга атаман идем…

 

Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас