Әле җомга көнне генә ул яныбызда булып, һәрвакыттагыча елмаеп, алдагы атнага планнары белән бүлешкән иде. Ял көннәрендә туган авылы Әбдрәшиткә кайтып, көзге эшләрне төгәлләп килергә ниятләве турында сөйләгән иде. Ә шимбә көне безгә, аяз көнне яшен суккандай, куркыныч хәбәр алып килде. Искәндәр абыебыз вафат... Йөрәк...
Күрәсең, аның кебек саф күңелле, җиңел аяклы, эшчән, олыны – олы, кечене кече итә белгән кешеләргә Күкләр катында да мохтаҗлык зурдыр. Аллаһ тәгалә аны шуның өчен үз янына чакыргандыр, дип уйлыйсы гына кала. Юкса аның җирдәге эшләре дә бетмәгән иде әле.
1954 елның 9 февралендә Башкортстанның Әлшәй районы Әбдрәшит авылында дөньяга тәү тапкыр аваз салган Искәндәр Якуп улының бөтен тормыш юлы республика матбугаты белән бәйле булды. Хәер, матбугаты белән генәме икән? З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшрияты чыгарган күпсанлы әдәби җыентыкларның бизәлешен соңгы көннәренәчә ул хәстәрләде, 1990 нчы елларда “Башкорт энциклопедиясе” гыйльми нәшриятының бизәлеш мөхәррире булды. Китапка тартылуы аның тамырларына баксаң, тиз аңлашыла: бөтен төрки дөньяда танылу яулаган новатор-шагыйрь Шамил АНАКның һәм филология фәннәре докторы Әмир МӘХМҮДОВның туганнан туган нәсел варисы иде бит ул. Шуңа да әдәби тоемлау, яхшы әсәрне яманыннан аеру сәләте аңа тумыштан салынган иде.
1994 елда “Тулпар” дөньяга аваз салгач, Искәндәр абый республикадагы беренче татар журналына ярдәм кулын сузды, бүгенгә кадәр чыккан йөзләрчә проза әсәрен үзенең сыйфатлы иллюстрацияләре белән баетты. Вакыты ничек кенә тыгыз булмасын, туксанынчы елларда ул үзенең төп эшенә дә, “Тулпар”га ярдәм итәргә дә өлгерә иде.
Һәм, ниһаять, 2009 елда ул тулаем журналыбызга эшкә күчте. Шуннан соң узган 16 елны “Тулпар” бизәлешенең “алтын дәвере” дип атарга да мөмкин. Без, ниһаять, бизәлеш, компьютер дизайны мәсьәләләрендә читтән ярдәм сораудан туктадык, тулы “суверенитет”ка ия булдык. Чөнки ул әсәрләрне нечкә тоемлап рәсем төшерү белән бергә, компьютер, яңа технологияләр белән дә “син” дип сөйләшә иде. Хәзер инде киресенчә күршеләр безгә ярдәм сорап килә башлады... Моның өчен Искәндәр абыебызга чиксез рәхмәтлебез...
Искәндәр абый үрнәкле гаилә башлыгы булды. Хатыны Маргарита ханым, улы Артур һәм кызы Лиана өчен көчен дә, җанын да аямады. Шушы аяусыз көннәрдә “Тулпар” редакциясе һәм укучылары исеменнән аларның авыр кайгысын уртаклашабыз.
Ул китте... Яраткан Искәндәр абыебыз китте... Аның белән бергә “Тулпар” тарихындагы тулы бер эпоха китте...
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Мөнир ВАФИН фотосы.