Чабаталы үксез балачак
Шәмсетдин мулла һәм Әсмабикә абыстай гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килгән Суфиян авыр балачак елларын, ятимлек ачысын, гаделсезлекне үз башыннан кичерә. Тормыш сынаулары бер яшьлек чагыннан ук башлана: хезмәт сөючән, тырыш, күтәренке күңелле, авылда ике катлы йорт салып, җиләк-җимеш бакчасы үстергән әтисен 1925 елда көтелмәгән фаҗига якты дөньядан алып китә.
Авылдан шактый ерак урнашкан мәктәпкә барып арытабан уку мөмкинлеге булмау сәбәпле, дүртьеллык уку йортын тәмамлагач, туганнарын ачлыктан, ялангачлыктан саклап калыр өчен ул чабата үрергә алына. Әмма яңалыкка омтылу, кызыксынучанлык, тырышлык һәм укытучыларның үгетләве аны янәдән белем йортына алып килә. Бер елдан үз авылларында ачылган җидееллык мәктәптә укуын дәвам итә, әмма чабата үрү шөгылен ташламый. Тирә-якта “Суфиян чабатасы” дигән даны таралып өлгергән, нәзберек кызларның аягына да ятышлы, җиде юкәдән үрелгән чабаталар ныклыгы, матурлыгы һәм нәфислеге белән аерылып тора. Талантының чишмә башы шушы юкә чабатада булуы турында үзе дә шаяртырга ярата иде ул. Иҗат юлын публицистикадан башлаган Суфиян Поварисов, шигырь-поэмалар авторы, прозаик, драматург, әдәби тәнкыйтьче, университет укытучысы һәм галим буларак “үз шәхесен” җиде юкәдән тырышып, матурлап, җиренә җиткереп үрә.
Әмма боларның барысына ирешкәнче, аңа күп сынаулар үтәргә, җиде пот тоз ашарга туры килә. Репрессия елларында “кулак гаиләсе” тамгасы тагылганлыктан, алты баласы белән әнисе урамда кала. “Кулак баласы” дигән мөһер егетне озак еллар озатып бара, хәтта сугыштан соңгы елларда да кайбер киртәләр куя, кыенлыклар тудыра. Поварисовлар гаиләсе авыл өстендә, өйдән-өйгә чиратлап йөреп җан асрый. Районнан Себергә җибәрергә килгән кешенең үз вакытында Шәмсетдин мулла өендә аклардан качып исән калган кызылармеец булуы гына гаиләне Себергә озатылудан коткарып кала. Ике апасы – 17-18 яшьләрдә, өченчесе сугыштан соңгы елларда үпкә авыруыннан җан куялар, бер апасы урманда кышкы
буранда адашып үлә. Малайны авылдагы Гайшә әби кәҗәсенең сөте ачлыктан коткара, сәламәтлеген ныгыта. Авыр тормыш шартларында, буыннары да ныгып бетмәгән яшүсмер җиң сызганып колхоз эшенә тотына. Җиденче сыйныфтан соң бәхет эзләп, мохтаҗлыктан һәм кытлыктан качып, читкә чыгып китә, казах, үзбәк балаларына үз туган телләрен укыта. Уналты яше тулгач, паспорт алып, Себер якларына юллана, чатлама суыкларда да тимер юлга шпал салу эше аны куркытмый.
Дәһшәтле сугыш еллары
1941 елда башланган Бөек Ватан сугышы ул чордагы бер гаиләгә дә кагылмый калмый. Унсигез яше тулып килгән егет, Алкиндагы минометчылар әзерләү курсын үтеп, 1942 елның августында Кызыл Армия сафларына чакырыла. Иглин районында оешкан 469 нчы аерым миномет полкы составында Украинаны, Белоруссияне азат итүдә катнаша, Көнбатыш Европа илләре (Польша, Румыния, Венгрия, Чехословакия, Германия) җирләрен исә минометчылар расчеты командиры буларак уза. Данлыклы “Башкорт полкы” дип йөртелгән полкның беренче расчеты төзәүчесе (наводчик) була, эре калибрлы коралдан төз ату осталыгын күрсәтә, шуның өчен дә аны “миномётчы-снайпер” дип йөртә башлыйлар. “Поварисов минаны немецның үзенә генә түгел, черкинең күзенә дә төшерә”, – диләр аның хакында. Суфиян Поварисов 22 яшендә беренче расчет командиры булып билгеләнә, еш кына миномет артына үзенә басарга туры килә. Курск дугасыннан башланган хәрби хезмәтен Эльба елгасы ярындагы Дрезден шәһәрендә төгәлли, озак көтелгән Җиңү көнен шунда каршы ала. Сугышчан казанышлары өчен II нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы һәм III нче дәрәҗә Дан орденнары, күпсанлы медальләр белән бүләкләнә. Дошманның ут позицияләрен тар-мар иткәндә күрсәткән батырлыклары өчен аңа Югары Башкомандующий тарафыннан ике дистәдән артык рәхмәт игълан ителгән. Днепр елгасын кичкәндә күрсәткән каһарманлыгы Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә, тик документлар янгында калып, тиешле урынга барып җитмәү сәбәпле, бу награда бирелми кала. Сугыштан соң Венгриядә хезмәтен дәвам итеп, 1947 елда гына демобилизацияләнә. Сугыш яланында ике тапкыр каты яралана, контузия ала.
Белем алу – инә белән кое казу
Тыныч тормышка кайткач, Суфиян Поварисов Кыргызстан һәм Үзбәкстан мәктәпләрендә хәрби җитәкче булып эшли, хәрби әзерлек буенча ул эшләгән мәктәп беркайчан да беренчелекне бирми. Шул ук вакытта үзе дә Наманган өлкәсендәге Уйча мәктәбендә урта белем ала, унынчы сыйныфны тик бишлегә генә тәмамлап, 1951 елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетына укырга керә һәм 1955 елда әлеге уку йортын кызыл дипломга тәмамлый. Уку елларында әдәбият буенча шагыйрь Габдрахман Әпсәләмов, Сибгать Хәким, тел белеме өлкәсендә – Латыйф Җәләй, Вәли Хангилдин һ. б.ларның ярдәм-киңәшен тоеп, үз белемен камилләштерә. Ул булачак язучы-шагыйрьләр Барлас Камалов, Илдар Юзеев, Хисам Камалов, Марс Шабаев, Роберт Әхмәтҗановлар белән бер чорда белем эсти. Өченче курста укыганда якташы, адашы Суфиян Сафуановтан “иҗат түгәрәге дибегәсен” үз кулына ала Биш ел буена үзе укыган төркем старостасы булып тора. “Биюче Суфиян” дигән исеме дә шул вакытта тарала. “Ә инде мин – утыз яшьнең ишеген ачарга кул сузган кеше – институт сәхнәләрендә биеп йөрүне күз алдыма да китермәгән идем”, – ди ул үзенең “биюче” булып китүен искә төшереп.
Фронтовик укытучы
Педагогик хезмәт юлын Суфиян Поварисов Татарстан АССРының Актаныш районы Бурсык мәктәбендә директор вазифасында башлый (1955–1958), татар теле һәм әдәбиятыннан укыта. Яшь җитәкче, элеккеге фронтовик мәктәп тормышына гына түгел, ә авыл көнитмешенә дә яңа сулыш өрә: мәктәп янында 1 гектар җирне уратып алып, зур җимеш бакчасы утыртуга алына, төрле һөнәр кешеләрен танго, вальс, фокстрот биергә өйрәтә, иҗат түгәрәкләре оештыра, актуаль темага әсәрләр таба алмаганда, сәхнәләштерү өчен ике дистәгә якын пьеса иҗат итә. Кызганыч, әдипнең өйрәнчек чорда язылган пьесалары сакланмаган. Шул ук вакытта үзе дә режиссер, артист буларак чыгыш ясый.
Журналистикада чыныгу
Иҗатка тартылу, иҗади шәхесләр белән аралашу ихтыяҗы аны 1958 елда Уфага, “Кызыл таң” республика гәзитенә алып килә. Яшь журналист Суфиян Поварисов нефть-химия бүлегенә билгеләнә, республика заводлары, нефть-химия оешмалары, комбинатлары буйлап туктаусыз командировакаларга йөри, дистәләгән язмышлар белән очраша. Билгеле, дөньяны колачлап йөзәргә әзер, дәрт-дарманы ташып торган талантлы журналист бер тема чикләрендә генә калмый: төрле һөнәр кешеләре язмышы белән кызыксына, данлыклы якташлары турында материал җыя, күпсанлы мәкаләләр, очерклар язып бастыра. Илеш игенчеләре хакындагы язмаларын туплап, рус һәм башкорт телләрендә “Бәхет турында легенда” дигән китабын нәшер итә. Авыл хуҗалыгындагы проблемаларны күтәреп, аларны ун дәфтәргә бүлеп, уртак идея-эстетик концепциягә буйсындыра – авыл эшчәннәренең фикадарь хезмәтенә дан җырлый. Якташларына булган игътибары, аларны алдынгылар рәтендә күрү теләге язучы Әмир Гәрәев белән берлектә төзелгән “Баймак – Илеш” китабында ачык чагыла.
Авыл тормышын якыннан белгән, аның киләчәге өчен борчылган ялкынлы журналист “Авыл язмышы кем кулында?” исемле язмаларын да ахырда китап итеп бастыра. Авторга хас булганча, биредә дә документальлек белән публицистик аң-фикер үрелеп бара. Заман сулышын тоеп язылган “Нәрсә ул бәхет?”, “Әдәплелек”, “Акыл кайчан утыра?” кебек мәкаләләре гәзит укучыларны бәхәскә чакыра, матбугат тормышын җанландырып җибәрә.
Суфиян Поварисовның язганнары коры публицистик язма булып калмый, образлы, халыкчан тел белән, хис-тойгы кушылып, характерлы детальләр белән баетылып иҗат ителә, документальлек һәм художестволылыкның органик берләшүеннән туган әсәр дәрәҗәсенә күтәрелә. Мәсәлән, “Алтын Йолдызлы Ләйлә” документаль повесте нефтьче кыз, 33 яшендә Социалистик Хезмәт Герое исеме алган Ләйлә Мәрданшина хакындагы мәкалә, очерклардан үсеп чыккан. Кайбер башка проза һәм драма әсәрләренә дә очеркларына материал булган вакыйгалар алынган, алар иҗатчының документальлекне художество дәрәҗәсенә күтәрү осталыгын раслый.
Кеше язмышы өчен борчылу, ихласлык, кешелеклек кебек сыйфатлары төрмәгә утыртырга тиешле 18 яшьлек кызны үз күзәтү-тәрбиясенә алып, яхшы юлга бастыруында да чагыла. Бу хәл-вакыйга Суфиян аганың “Кызыл таң” гәзитендә эшләгән елларында була. Ахырда әлеге кыз бер композиторга кияүгә чыгып, Баку шәһәрендә яши башлый. Бу турыда чордашлары да аның кешелеклелек сыйфатларына сокланып язып чыкты.
Мөгаллимлек – гомерлек юлдашы
1960 елдан Суфиян Поварисов Башкорт дәүләт университетында укыта башлый, педагогик һәм фәнни эшчәнлеккә ныклап тотына. Гади ассистенттан башлап профессор дәрәҗәсенә кадәр юлны бер урында – татар филологиясе кафедрасында үтә. Яшь буын тел-әдәбият белгечләрен укытуга ярты гасыр гомерен багышлый, соңгы көннәренә кадәр бу югары уку йорты белән бәйләнешне өзми – шәрәфле профессор, консультант була.
Төпле белемле, тыныч холыклы укытучыны студентлар ярата, коллегалары хөрмәт итә. Оста телче галим күпләргә филология фәненә мәхәббәт тәрбияләүдә үрнәк булгандыр. Суфиян Поварисов мәктәбен үткән күпме яшьләр, якташлары остазлары мисалында мөгаллим, журналист һөнәрен үз иткәндер. Вуз укытучысының көндәлек мәшәкатьләреннән тыш, ул төрле конференцияләрдә, диссертацияләр яклау Советында, иҗтимагый оешмалар эшчәнлегендә катнашырга да вакыт таба.
Башкорт дәүләт педагогия институтында 1995 елда ачылган татар бүлеге студентларына да дистә елга якын лекцияләр укый, “үз профессорына” әверелә.
Фән тавында тапкан энҗе-мәрҗәннәр
С.Ш. Поварисов – 300 дән артык фәнни хезмәт авторы. Аның фәнни-тикшеренү эшчәнлеге татар теленең стилистикасын һәм грамматикасын, татар әдәби теленең тарихын, әсәрләрнең телен, язучылар стилен өйрәнүгә багышлана. М.З. Зәкиев, Г.Ф. Саттаров, М.В. Зәйнуллин, Ф.А. Ганиев, Р.Г. Сибәгәтов, С.Г. Сафуанов кебек академик-профессорлар аның фикердәше, фән юлында аркадашы булды.
Максатчан һәм тырыш хезмәт нәтиҗәсендә галим җиде саллы монография бастыра. “Тел – күңел көзгесе” (Казан,1982), “Сүз һәм сәнгатьле сөйләм” (Уфа, 1997), “Тел рухияте” (Уфа, 2008) һ. б. монографияләрендә сәнгати сүзнең – тел җәүһәрләренең эчке мөмкинлекләрен, образ тудырудагы көчен ачып сала, эстетик кыйммәтен ачыклый. Галим бар гомерен тел җәүһәрләрен җыюга багышлый, аларның матурлыгына гаҗәпләнә, шул соклануын укучылар белән уртаклаша. Кыргыз, үзбәк, уйгур, төрек, мадъяр телләрен өйрәнгән телче туган телнең матурлыгын, байлыгын, эчке серләрен тагын да нечкәрәк тоемлый. “Энҗеләр кайда ята?” дигән хезмәтендә дә ул 11 телне чагыштыра, бу телләрнең сүзлек хәзинәсенә игътибарын юнәлтә.
Суфиян Поварисовның фән белән кызыксынуы Казан дәүләт педагогия институтында уку елларында ук башлана. Студентларның фәнни конференциясендә укыган “Муса Җәлил иҗатында чагыштырулар һәм аларның әдәби әсәрнең идея-эчтәлеген ачудагы роле” дигән доклады “Совет мәктәбе” (1956, №1) журналында басылып чыгу бу юлда беренче уңыш була. Кандидатлык диссертациясен М.З. Зәкиев җитәкчелегендә “Татар телендәге чагыштырулар” (1966) темасына яклый. Фәнни-тикшеренүләрен тагын да киңәйтеп, тирәнәйтеп, “Система образных средств в художественной прозе Г. Ибрагимова” исемле докторлык диссертациясен яза. Бу хезмәтне 1990 елда Баку шәһәрендә яклауга тәкъдим итә.
Күрүебезчә, галимнең Г. Ибраһимов шәхесе һәм иҗаты белән кызыксынуы, әсәрләрен төрле аспектлардан чыгып өйрәнергә алынуы нәтиҗәле һәм бәрәкәтле булды. Бу уңайдан С. Ш. Поварисов “Г. Ибраһимов стиленең үзенчәлеге һәм аларны мәктәптә өйрәнү” (1974), “Г. Ибраһимов прозасының теле һәм стиле” (1978), “Г. Ибраһимов прозасында образлар системасы” (1980), “Роль Г. Ибрагимова в развитии татарского литературного языка” (2003), “Г. Ибраһимов поэтикасында фразеология” (2004), “Галимджан Ибрагимов и татарский литературный язык” (2009) һ.б. методик кулланмалар, монографияләр бастырып чыгарды. Галим Г. Ибраһимовны сурәтләу остасы буларак җентекле тикшерде, тел мөмкинлекләрен файдалану осталыгын ачыклады, тел һәм әдәбият галиме буларак эшчәнлегенә анализ бирде, әсәрләренең идея-эстетик кыйммәтен барлады. Фәндәге кызыксынулары киләчәктә язылачак трилогиягә дә оеткы булып ятты. Бу елларда Галимҗан Ибраһимов шәхесе белән рухлану, билгеле ки, Суфиян Поварисовның әдәби-эстетик карашларын да киңәйтә, иҗатына яңа сулыш өсти.
Әдәби иҗатны, язучының иҗат лабораториясен тирәнтен тоемлап, аңлап язылган әдәби-тәнкыйть мәкаләләре, рецензия-бәяләмәләре аны тел, әдәбият күренешләрен бүгенге филология фәне казанышларыннан чыгып бәяләүче галим буларак күрсәтте. Язучыларның индивидуаль стилен ачыклап язылган дистәләрчә мәкаләләрендә татар, башкорт әдипләренең ни дәрәҗәдә телне куллана белү осталыгы анализланды, тел үсешендәге кызыклы күренешләр барланды, үзенчәлекләре билгеләнде. Алар арасында шагыйрьләрдән – Кол Гали, Мөхәммәдъяр, Утыз Имәни, Г. Кандалый, М. Гафури, Г. Тукай, Дәрдмәнд, М. Җәлил, Һ. Такташ, С. Хәким, М. Кәрим, С. Кудаш, Р. Гарипов, Ә. Атнабаев, М. Нәзиров, М. Вафин, прозаиклардан – Г. Ибраһимов, Г. Бәширов, Г. Хөсәенов, Ә. Әминев, Җ. Киекбаев, И. Гыйззәтуллин, Д. Булатова, драматурглардан – Н. Исәнбәт, К. Тинчурин, Н. Асанбаев, С. Мифтахов, Н. Гаетбаев һ. б. ларның иҗатлары игътибар үзәгенә алынды. Драматург тәҗрибәсе аңа театр тәнкыйтьчесе буларак чыгыш ясарга да мөмкинлек бирде.
Шулай ук, тел-стильне өйрәнүнең фәнни-методик нигезләренә багышланган мәкаләләр, уку кулланмалары авторы буларак та абруй казанды.
Галимнең хезмәтләре үз чорындагы фәнни карашларга нигезләнеп, милли әдәбият материалларын әйләнешкә кертеп язылган. Соңгы елларда коры фәнни стильдән бигрәк, хисси фәнни-публицистик юнәлешне өстен күрде, танылып торган үз стилен барлыкка китерде. Ул язган хезмәтләр тел-әдәбият белгечләрендә генә түгел, киң катлам укучыларда да кызыксыну уятты.
Профессор С. Поварисов яшь галимнәр әзерләүгә дә зур өлеш кертте. Аның җитәкчелегендә Гәрәева Р.Р., Миргалеев Р.М., Камалова А.Ф., Кәримова З.С., Габбасова К.А.кандидатлык диссертацияләре якладылар. Студентларның, яшь галимнәрнең фәнни-тикшеренү мәкаләләрен туплап, “Сүз сәнгате” дигән җиде басма әзерләде, аларның күбесен үз исәбенә бастырып таратты, фәнгә мәхәббәт тәрбияләү юлында тынгысыз хезмәт итте.
Әдәбиятка гашыйк иҗатчы
Суфиян Поварисовның педагогик, фәнни эшчәнлеге әдәби иҗат белән дә тыгыз үрелеп бара. Журналистика мәктәбе үткән язучы каләме тагын да чарлана, тагын да үткенләнә төшә. Гомумән, бу чорда “Кызыл таң” гәзите журналистикадан фәнгә, мөгаллимлеккә һәм профессиональ язучылыкка күчкән шәхесләрне үстерүче мәктәп буларак таныла. Алар арасында Радик Сибәгәтов, Суфиян Поварисов, Илдар Низамов, Марсель Бакиров, Бәйнә Сәлимгәрәева, соңрак Муса Мөлеков, һ.б. телгә алырга мөмкин. Коллегаларын искә алып, “…мондый шәхесләргә яңа өлкдә уңышлы сикереш ясарга нәкъ менә журналистика мәктәбенең көчле йогынты ясаганлыгы шиксез”, – дип язып чыкты галим Марсель Бакиров.
Суфиян Поварисов 1976 елда Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлегенә кабул ителә. Төрле жанрларда актив иҗат иткән әдипкә 2011 елда Башкортстанның халык язучысы исеме бирелә. Республикада бу дәрәҗәле исемне алучылар арасында ул җиденче кеше була. Җидедәгән үргән чабатаның бу бавы да, гадәттәгечә, ныклы һәм уңышлы икәнлеген искәртергә кирәкмидер. Биредә әдипнең тәвәккәл булуын, чәмләнеп, ярышып иҗат итү маһирлыгын да ассызыклыйсы килә. “Син – докторлык диссертациясе, ә мин трилогия язам! Килештекме?” – дип, хезмәттәше белән бәхәскә кереп, бер түгел, ике трилогия яза.
Суфиян Поварисов әдәби иҗатка утыз яше тулып килгәндә алына. 1953 елда – “Бәхет” дигән беренче шигыре, 1958 елда – “Вәгъдә – иман” исемле беренче пьесасы, ә 1959 елда “Аңлаштылар” дигән тәүге хикәясе языла. “Алтмыш яшемдә дә мин Тукай булмам” дип хафага төшкән язучы иҗат гомерендә егерме томга җитәрлек әдәби әсәрләр тудыра, үзен әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә сынап карый. Соңгы көннәрендә дә М. Горький әсәрләрен тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. Зур иҗатка юлын бәхетнең хезмәттә икәнлегенә инанып башлаган әдип, хис-тойгыларга бай бихисап лирик шигырьләр, “Авылымның айлы кичләре” исемле билгеле җыр тексты һәм “Ак күбәләкләр”, “Ләйлә”, “Солдат йөрәге” поэмаларын укучыларга бүләк итә.
Суфиян Поварисовның тәүге повесте 1963 елда “Әҙәби Башҡортостан” (хәзерге “Агиҙел”) журналында басыла һәм ул язучыга проза өлкәсендә танылу алып килә. “Яратам сине, тормыш!” (1963) повесте озак еллар радио аша да яңгырый. Әсәрнең уңышы – тормышчан материалга, югарыда телгә алынган ятим кыз язмышына нигезләнгән булу белән аңлатыла, күрәсең. Повесть авторның каләмдәшләре тарафыннан да җылы кабул ителә, С. Агиш, Б. Бикбай, Н. Мусин, Г. Хөсәенов һ .б. лар язучының сюжет төзү осталыгына, образларының җанлылыгына, теленең сыгылмалылыгына басым ясыйлар.
Соңрак язылган “Сөмбел”, “Ышанам сиңа”, “Яшьлек еллары”, “Днепрны кичкәндә” повестьларын, “Ялгызлык”, “Аңлашу”, “Төерле коймак” хикәяләрен укучылар яратып кабул итә. Сиксәненче елларда язылган “Биш партизан” (1987) романында чынбарлыкта булган вакыйгалар тергезелгән. Авыл яшьләренең ХХ гасыр башындагы революцияләр дулкынына кушылуы, гражданнар сугышы еллары тасвирлана, “ат караклары һәм партизаннар” дип, тереләй җиргә күмелгән Шәмсия, Заһит, Шәйсолтан, Ярмөхәммәт, Сабирҗан кебек кыз-егетләрнең аяныч язмышы бәян ителә. Автор тарафыннан әсәр тукымасына “Биш партизан бәете” дә кертелә, романдагы фаҗигалелекне тагын да көчәйтә. Эпилог рәвешендә бирелгән соңгы сүз яшьләр истәлегенә яңа төзелгән колхозга “Биш партизан” исемен бирү белән тәмамлана.
Әсәрләрдән күренүенчә, С. Поварисовның баштагы чор иҗатында заманына хас булган социалистик реализм сыйфатлары, югары пафос өстенлек итсә, тора-бара язучы алардан котылып, традицион милли реализмның матур үрнәкләрен оста үзләштерә башлый. Язучы геройларның рухи халәтен, хис-кичерешләрен бирү остасы икәнлеген исбатлый.
Бөек Ватан сугышы темасы, Курск дугасындагы вакыйгалар, яудашларының каһарманлыгы Суфиян Поварисов иҗатында кызыл җеп булып сузылып килә, журналист язмаларыннан роман-эпопеяга кадәр үстерелә. Язучы хәтеренең яхшы булуын да вакыйгаларны тергезүдә, фактларны, детальләрне бирүдә ярдәм итүен ассызыклый. Тормышны якыннан белү, күзәтүчәнлек, фикер киңлеге, вакыйгаларны үз күңеле аша үткәрү – тарихи, документаль проза өлкәсендә эшләвенең янә бер уңышлы нәтиҗәсе. “Язмыш корбаннары” (1996), “Ут эчендәге мәхәббәт” (2005), “Канлы бәхет” (2008) романнары – Бөек Ватан сугышы елларындагы совет солдатларының батырлыгын, халыкның сынмас рухын, яшәү матурлыгын чагылдырган монументаль трилогия.
Трилогия үзәгенә алынган Сәлим Шаһиәхмәт улы Пирмөхәммәтов образының прототибы – автор үзе. Романда гади солдат образы белән янәшә Сталин яисә Гитлер исемнәре дә телгә алына, аларга бәйле вакыйгалар тәкъдим ителә, аларның характер сыйфатлары ачыла. Йөздән артык персонажны үзенә сыйдырган трилогия тулысы белән фронт вакыйгаларына, беренче расчетның хәрби хәрәкәтенә багышланса да, язучы эпик киңлеккә, характерларның сыгылмалылыгына ирешә алган.
“Төнге фәрештәләр”дә (2007) Советлар Союзы герое, хәрби очучы, 782 хәрби очыш ясаган Бәләбәй кызы Мәгубә Сыртланова образы гәүдәләндерелә. “Без фронттан кайтканда” (2010) романында демобилизацияләнгән солдатларның кичерешләре, рухи ныклыгы дезертир Мәхмүт язмышына капма-каршы куела. Әдип вакыйгаларны оештыруга киң колач белән алына, фәлсәфи гомумиләштерүләр ясый, геройларның эчке дөньясын бирүдә җете детальләр куллана. Әдәби нәфис тел, югары стиль исә таләпчән укучының эстетик зәвыгына хуш килердәй. Мәсәлән, очучы кызның төс-кыяфәтен бирү дә моңа ачык мисал: “Әхмәт-Хан солтан карашларына охшап торган карлыгач канатыдай кашлары, гөл чугыдай озын кара керфекләре, бит очларындагы алсулык, чиядәй сутлы иреннәр, матур танау аны чибәр, сөйкемле, картиналардагы гүзәл итеп күрсәтә. Ничек кенә бәяләргә тырышма, барыбер кара чибәрләр рәтенә керә Мәгубә. Зифа буй, гаскәри кыяфәт, коеп куйгандай гәүдә, башка күркәм сыйфатлары идеал егетләр өчен дә илаһият булырлык”.
“Утлы дуга кыңгыравы” (2014) романы сугышта чакта, атышлар тынып торган арада, язучы көннәре-сәгатьләре белән гәзит битләренә теркәлеп барган көндәлекләр нигезендә язылган. Дошманга каршы аяусыз көрәш, миномётчыларның Курск дугасындагы утлы бәрелешләрдәге батырлыгы, тапкырлыгы, төрле милләт кешеләре арасындагы дуслык, фронт командующийлары һәм сугышчыларның җиңүгә керткән өлеше, хәрби тактика һәм стратегия, җитди хаталар коры фактлар белән генә бирелмичә, язучы тарафыннан әдәби материалга оста күчерелгән. Романда төрле холыклы, төрле язмышлы геройлар – Сәлим, Әлфрит, Мәхмүт, мулла бабай, Фәүзия, Фаягөл һ. б. образлар, мәкаль-әйтемнәрнең, тапкыр сүзләрнең урынлы кулланылышы, әсәр ахырында “ике кыңгыраулы дуга” образының килеп керүе – вакыйгаларны милли җирлеккә күчерергә мөмкинлек биргән.
С. Поварисовның “Пәйгамбәр таңы”, “Күкнең җиденче катында”, “Оҗмахка бер адым” романнарыннан торган тарихи-биографик трилогиясе исә атаклы язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, тарихчы, әдәбият һәм тел галиме, публицист, методист, педагог, тәнкыйтьче, революционер Г. Ибраһимов исемен мәңгеләштерүдә зур адым булып тора. Трилогия 2002 елда Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясенә дә тәкъдим ителгән иде.
Язучы Таһир Таһиров билгеләвенчә, колачлы әсәр “татар-башкорт әдәбиятының гына түгел, бөтен төрки халыклар мәдәниятенең зур казанышы, авторның таң-хәйран калырлык уңышы” булырга хаклы. Китап Галимҗан Ибраһимов тормышының бер чорын тасвирлауга, аның шәхес буларак формалашу юлларын, хис-кичерешләрен гәүдәләндерүгә багышлана, иҗат эволюциясен бар нечкәлекләрендә китап укучыга җиткерә – шуның белән тарихи-биографик романнар сериясен дәвам итә. Әсәрнең беренче кисәге булган “Пәйгамбәр таңы” романы “Тулпар” журналында 1995–1996 елларда дөнья күрә. “Пәйгамбәр таңы”, “Күкнең җиденче катында”, “Оҗмахка бер адым” романнарыннан торган трилогия 1999–2000 елларда – Казанның “Матбугат йорты” нәшриятында, 2004–2006 елларда – Татарстан китап нәшриятында, башкорт телендә 2010 елда Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында басылып чыга.
Әсәрдә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр һәм киң панорамалы тарихи күренешләр уңышлы берләштерелгән, ягъни язучы, шәхес трагедиясен ачу белән бергә, гарасатлы чор картинасын сурәтләүгә ирешә. “Нәтиҗәдә, ХIХ йөз азагында Башкортстан татар авылларындагы рухи-әхлакый мохит тә, сыйнфый катлаулылык та, Оренбургның кадим мәдрәсәсендәге хәлләр дә тулы итеп күз алдына бастырыла”. Трилогиянең беренче кисәгендә Галимҗан Ибраһимовның балалык, үсмер еллары, шәхес булып формалашу алшартлары мул буяулар белән сурәтләнә. Икенче кисәктә Галимҗан Ибраһимовның 1906–1917 еллардагы киңкырлы эшчәнлеге яктыртыла. Утыз яшьлек ир затының, чор каһарманының төрле вакыйгалар яссылыгындагы эш-хәрәкәтләре, аң-акыл сөреше, алдану-сөрлегүләре, идея-эстетик карашларының чагылышы, колачлы эшчәнлеге, күңел зилзиләләре бирелә. Өченче китап Галимҗан Ибраһимовның иҗтимагый-сәяси тормышта актив катнашуын, шәхес культы елларындагы трагик язмышын, үзе инанып яшәгән идеология белән көрәш-алышын сурәтләүдән гыйбарәт. Ул “халык дошманы” дигән кара ягылганнан алып, төрмәдә һәлак булуына кадәрге вакыйгаларны үз эченә ала. Романда геройның эчке кичерешләренә, фәлсәфи уйлануларына күп урын бирелү, үз җәлладлары белән очрашу, сорау алу моментларының аерым күренешләрдә генә күрсәтелү сәбәбен әдәбият галиме Суфиян Сафуанов язучының “Галимҗан Ибраһимовның тоткынлыкта үткәргән көннәрен, аңардан сорау алу материалларын тиешенчә өйрәнү мөмкинлеге булмавы” белән аңлата.
Әдәбиятчы галим Әхәт Нигъмәтуллин билгеләвенчә, трилогиянең уңышы – “документаль материал”да, “телнең халыкчан рухын, фәнни нигезләрен тирән аңлап-белеп” эш итүендә, “сюжет-композициянең мавыктыргыч итеп корылуында”. Галим шулай ук Г. Ибраһимов образының трилогиядә йөзләгән персонаж арасында “үтә дә көчле ихтыярлы шәхес, талант иясе” буларак сурәтләнүен, моның аңа “мәңгелек һәйкәл салу белән бәрабәр” икәнен, трилогиянең татар һәм башкорт прозасында мөһим казаныш булуын ассызыклый.
Трилогиядә каршылыклы вакыйгалар иҗтимагый, хисси-психологик һәм фәлсәфи катламнар белән чиратлашып, бер-берсен алыштырып килә. Чор картинасын тудыруда язучы урыны-урыны белән җентекләп, барлык нечкәлекләренә кадәр ачыклап, тарихны үз фантазиясендә тергезеп, уратып-уратып сурәтли. Мәсәлән, Өммегөлсем белән танышу мизгеле исә хисле, шагыйрәнә сүз белән баетылган: “Кыз, мәгәр, бик тере, кыю, бер ни тиклем чая күренә. Зур зәңгәр күзләрен уйнатып карагач, Галимҗан тетрәнеп куйды хәтта, фән диңгезеннән капыл мәхәббәт дөньясына күчкәнлеген үзе дә сизми калды. Каһәр суккыры! Утыз алты яшьлек туң карт йөрәкне кыбырдатучы, ул йөрәктәге салкын бозны эретеп җибәрүче, ул йөрәккә тиз генә кереп оялаучы мәхәббәт уты бармы икән ни соң әле? Белмиме икән ни бу җил кызы аның йөрәгендә һаман әле фәкать “Пролетариат революциясе солдаты” каны кайнаганын?”
Романнардагы материалның күптармаклы, иҗтимагый-социаль проблеманың катлаулы, вакыт аралыгының киң алынуы язучыга тарихи вакыйгаларны, халкыбызның яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, тапкыр сүзен, дини фәлсәфәне осталарча үрүгә юл ача. Аларның синтезында автор һәм герой чикләре җуела, аларның фикри концепция уртаклыгы күзәтелә.
“Гәүһәр күгәрченнәре” (2014) дилогиясе – язучының соңгы иҗат иткән күләмле әсәре. Анда, язучының соңгы еллардагы роман-повестьларына хас булганча, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, киеренке күңел бәрелешләре, ташкын мәхәббәт тарихлары дулыкынландырырлык итеп бәян ителә.
Гомумән алганда, Суфиян Поварисовның чәчмә әсәрләрендә (хикәяләр, повестьлар, 10 роман) “Көнчыгыш поэзиясе традицияләренә барып тоташучы югары стильгә хас тасвирлау алымнары кулланыла. Синтаксик конструкцияләрнең катлаулы булуы, фразеологик берәмлекләрне, чагыштыру, метафораларны мул куллану, туган телнең бай мөмкинлекләрен иркен файдалану язучы стиленең калку үзенчәлеге булып тора”.
Төрле характердагы персонажларны иҗат итү, тормыштагы киеренке вакыйгаларның асылын тотып ала белү, сюжетны тыгыз итеп оештыру осталыгы Суфиян Поварисовны драматург буларак та танытты. Ул язган сәхнә әсәрләре 60-70 елларда Башкорт академия драма, Сибай дәүләт театрында, халык театрларында, драма түгәрәкләрендә күп тапкырлар куела. Берьюлы ике әсәрнең сәхнәдә уйналу вакыйгасын искә алсак, бу драматургның үз вакытында шактый зур уңышка ирешүен дәлилли. Беренче карашка шактый җитди күренгән автор каләменнән төшкән сәхнә әсәрләре арасында комедияләрнең күпчелекне тәшкил итүе драматургиядә озак еллар хезмәт куйган әдипләр өчен дә табышмак булып кала. “Кәрлә йолдыз” сатирик комедиясен сәхнәгә чыгару комиссиясе утырышында башкорт язучысы һәм галиме Кирәй Мәргән: “Суфиян хәлфә кеше, ул сатирик комедия язган дигәнгә ышанмаган идем, менә спектаклен карагач, аның чын сатирик икәнлеген белеп шатландым”, – дигән сүзләр әйтә.
“Яңа көй”, “Кояш чыккандай булды”, “Чибәр хатын”, “Зәмзәм суы”, “Яхшы сүз – җан азыгы”, “Телсез хатын, сукыр ир”, “Болытлы күңел”, “Урман тавыгы” һ. б. бер чаршаулы пьесалары, нигездә, 60 нчы елларда иҗат ителә һәм әдипнең сәхнә кануннарын үзләштерү, каләмен шомарту чоры булып тора. Яшь драматург идеология таләпләренә яраклашудан, конъюнктурадан котыла барып, “тормышчан характерлар тудыруга, котфиктларны көчәйтүгә, хәрәкәткә җитезлек бирүгә зур игътибар” юнәлтә башлый.
Сибай драма театрында сәхнәләштерелгән “Туй бүләге” (1969) драмасы – (режиссеры Фәтхлислам Галәветдинов) драматургның тәүге зур әсәрләреннән. Сатучылар тормышыннан алынган вакыйгалар, кияүгә чыгарга җыенган кызның туй көнендә гаебе ачылу белән куертыла, ул төп конфликтны тәшкил итә. Сугыш трагедиясенең килеп керүе бәрелешне тагын да киеренкеләтә. Кайбер ситуацияләрнең ясалмарак булуына карамастан, әсәр тамашачыларны көләргә дә, еларга да мәҗбүр итә. Әлеге пьеса Чиләбедә яңа ачылган башкорт халык театрында да куела.
“Кәрлә йолдыз” (1970) сатирик комедиясе драматург иҗатындагы иң уңышлы әсәр санала. Режиссер Вәли Галимов сәхнәгә куйган пьеса Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында уйнала. Заманы өчен шактый четерекле, вакытында автор язмышына да куркыныч белән янаган сюжет абитуриентларга бәйле вакыйгаларга нигезләнгән. Астрономия белән таныш булмаган, үз Кояш системасында әйләнгән ректор, доцент, өлкән укытучы, лесхоз директоры, трест җитәкчесе, студент-абитуриентлар, табыш алырга тырышучылар, Галактика закончалыкларыннан читләшәләр һәм комик хәлгә юлыгалар.
Җитмешенче елларда Суфиян Поварисов драматургиядән китеп, тулысынча проза әсәрләре язуга күчә, романчы һәм галим булып остара. “Язгы ташкын бер мәлдә генә шашынып алгандай, драматургия дөньясында давыллануым яшьлек мизгелемә туры килде”, – дип искә ала ул үзе бу елларны.
Сәхнә сәнгатенә гашыйк иҗатчының бу жанрдан китүен каләмдәшләре зур ачыну белән кабул итә. Әлегәчә күренмәгән сюжетларны табу, хәрәкәтләр динамикасын кору, персонажлар телен индивидуальләштерү, шуңа өстәп тирән фәлсәфи фикер әйтә алу осталыгы белән ул үзен драматург итеп танытып өлгергән була инде.
Шәхес
Кеше буларак та Суфиян Шәмсетдин улының үрнәк алырлык, сокланырлык яклары бихисап. Ул, гадәттә, кызу бәхәскә керми, фикерләр туры килмәгәндә дә чәчрәп үзенекен исбат итәргә ашыкмый, төрле интригалар коруга караганда, мәсьәләне дипломатик рухта тыныч кына хәл итүгә өстенлек бирә иде. Әдәби иҗатта драматургиядән, әсәрне “сәхнәгә чыгару өчен күп йөрергә кирәк”лекне сәбәп итеп, тулысынча прозага күчүе дә, кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләргә артык бирелеп, үзен ваклыйсы килмәүдә чагыла, күрәсең. Аның көнкүреш мәшәкатьләреннән ераграк торган инсан икәнлеген күпләр белә. Беренче корган гаиләсеннән ерагаю сәбәбен дә үзен тулысынча фәнгә, иҗатка багышлау теләгенең өстенлек алуы белән аңлата. Тормышны идеалистик кабул итү, хис-тойгыларга өстенлек бирү олыгайган көннәрендә дә көтелмәгән адымнар ясауга, иҗаттагы кайбер кыю экспериментларга этәрде.
Суфиян абый чын солдатларча нык, ихтыярлы һәм сабыр булды. Гомер юлында бер-бер артлы килгән югалту-сынауларны да, зур тетрәнүләрне дә батырларча горур кичерде. Ә күңеле, романтик булмышы эчтән мең тапкыр сызып, мең тапкыр сынгандыр бит...
Кыскасы, фән, мәгариф, журналистика һәм әдәби иҗат өлкәсендә Суфиян Поварисов кебек кабатланмас җәүһәр ташның булуы мәдәни мирасыбызны баета, төрле төсләр белән балкыта. Ул һәр эшләгән өлкәдә үз сүзен әйтә алды, үз йөзен, үз стилен, үз мәктәбен булдырды. Гомере буена укытучы булып калды, кешеләр белән мөнәсәбәттә дә педагогик алымнарны, фәһем бирерлек ситуацияләрне оста куллана белде. Табигате шундый иде. Күп укыды, һәрвакыт эзләнүдә булды. Язу өстәлендә ябылмыйча калган Максим Горький китабы әдипнең күз нурларын һаман саклыйдыр кебек.
Телнең эстетик зәвыгын, тәмен белеп иҗат иткән язучы эпик сөйләмне нәфис тел белән баету үрнәген күрсәтте, драматургиядә дә зур казанышларга иреште. Милли әдәбият традицияләре нигезендә классик романнар язып, сугыш һәм хезмәт каһарманнарының, яудашларының кабатланмас образын тудырды, тормышчан характерлар бирде, тарихилык принципларыннан читләшмичә, романтик пафос белән сугарылган гүзәл әсәрләр бүләк итте. Шундый ук матур тел белән хатлар язарга да ярата ул, хәтта сугыш вакытында да утыздан артык кешегә хат-хәбәр юлларга, якыннарын юатырга, хәл-әхвәл белешергә вакыт таба.
Чабаталы үсмер чорларны үтеп, Урта Азиядә хезмәт куеп, утлы сугыш елларында көнбатыш Европаны гизеп, кендек каны тамган туган якларына исән-сау әйләнеп кайта, кешелек һәм хезмәт бәхетен туган җирендә таба.
Суфиян Поварисовка 1992 елда Башкортстанның, ә 2004 елда Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, 1997 елда Русия Федерациясе югары белем бирү өлкәсенең атказанган хезмәткәре дигән мәртәбәле исемнәр бирелә. Язучыга 1998 елда Галимҗан Ибраһимов исемендәге әдәби премия тапшырыла, ә 2011 елда Башкортстанның халык язучысы дигән исемгә лаек була.
С.Ш. Поварисовның телче-галим буларак фәнни-методик эшчәнлеге, тюркология фәне үсешенә керткән өлеше хакында М.З. Зәкиев, Ф.Ә. Ганиев, М.В. Зәйнуллин, Ф.Б. Саньяров, А.Г. Шәйхулов, К.М. Миңнуллин, И.С. Насипов язган мәкаләләр игътибарга лаек.
Әдәби иҗаттагы казанышлары И.М. Низамов, Ә.З. Нигъмәтуллин, М.Г. Рәхимкулов, Г.Б. Хөсәенов һ. б. галимнәр тарафыннан анализлана. Күренекле драматурглар Н. Асанбаев, Н. Гаетбаев Суфиян Поварисов пьесаларының әдәби эшләнешенә, театр тормышына алып килгән яңалыгына югары бәя бирәләр. Моннан тыш, вакытлы матбугат битләрендә байтак язучыларның, яшь галимнәрнең Суфиян Поварисовның проза һәм драма әсәрләренә карата язылган рецензия, мәкаләләре басылган. Бигрәк тә аның Галимҗан Ибраһимов иҗатына багышланган трилогиясе зур кызыксыну уята.
С.Ш. Поварисов 2016 елның 3 июлендә Уфада вафат була, туган төбәге Илеш районы үзәгендә җирләнә. Якташлары әдипнең истәлеген бүген дә кадерләп саклый, аны мәңгеләштерү адымнарын ясый.
Альбина ХӘЛИУЛЛИНА,
филология фәннәре кандидаты,
УФһТУның татар теле һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире,
Русия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Чыганак: "Тулпар", 2024, № 5.