Барлык яңалыклар
Шәхес
23 август 2025, 16:06

Сергей Марченкодан мастер-класс

"Безнең проект МХО вакыйгаларындагы туган якларыннан күп чакрым ераклыктагы россиялеләр хакында."

Сергей Марченкодан мастер-класс
Сергей Марченкодан мастер-класс

Безнең полотнолардагы геройларның күзләренә карасыннар һәм бу кешеләрнең фикерләрен «күрсеннәр», аларның тавышларын «ишетсеннәр» һәм аларны хупларга теләсеннәр өчен булдырылган, — дип билгеләде Сергей Марченко.

Аның күчмә экспозициясендә хәрбиләр: фронтовик шагыйрь Сергей Лобанов, язучы Захар Прилепинның һәлак булган машина йөртүчесе Александр «злой» Шубин портретлары тәкъдим ителгән. Юрий Сивачев күргәзмәдә Башкортстаннан МХО катнашучылары – җырчы Әлфир Заманов, актер Илнур Сәфәров, артистлар Фларид һәм Фидан Биргалиннар сурәтләнгән картиналарны күрсәтте.

Ведомствоның мәдәният департаментының мәдәни программалар бүлеге башлыгы Ольга Фаллер билгеләп үткәнчә, бу рәссамнар тарихи хакыйкатьне саклау, илнең барлык геройлары истәлеген мәңгеләштерү өчен эшлиләр.

Сергей Марченконың мастер-классын тын калып карадык, гаҗәпләндергеч, бер каләм ярдәмендәкешенең портретын булдыру. Булдыру гына да түгел, җан өрү,  портреттагы күзләрдә кешенең сагышына  кадәр күренә, искиткеч.

Фото: Юлай Каримов

Автор: Айгуль Рамазанова
Читайте нас