Лариса Хашим кызы Абдуллина (кыз фамилиясе – Ситдыйкова) 1975 елның 28 июлендә Дәүләкән районының Мәкәш авылында дөньяга килгән. Башкорт һәм урыс телләрендә сигез китап авторы. Русия һәм Башкортстанның Язучылар, Журналистлар берлекләре әгъзасы. Русия Хөкүмәтенең киңкүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендәге, республиканың Шәехзадә Бабич, Шаһит Ходайбирдин исемендәге, Дәүләкән районының Әхияр Хәкимов исемендәге премияләре лауреаты, “Илһам чишмәләре” төбәкара әдәби фестиваленең Гран-прие һәм башка җиңүләр иясе. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Башкортстанның халык шагыйре.
Һөнәри эшчәнлеге матбугат белән тыгыз бәйле. Башкорт дәүләт университетын (хәзерге Уфа Фән һәм технологияләр университеты) тәмамлагач, “Йәшлек”, “Башкортостан” гәзитләре редакцияләрендә эшли. 2020 елдан “Акбузат” балалар журналының баш мөхәррире. Язучылык һәм журналистик эшчәнлеге белән беррәттән, актив җәмәгать эше алып бара. Махсус хәрби операция башлангач, “Акбузат” журналының махсус чыгарылышларын нәшер итеп, Донецк һәм Луганск халык республикаларына илтүне оештырды.
– Лариса Хашимовна, иң тәүдә Сезне алтын юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Гомер бәйрәмегез югары дәрәҗәдә билгеләнде – Сез “Башкортстанның халык шагыйре” исеменә лаек булдыгыз. Һәм Сез – бүген респупликада бу исемне йөртүчеләр арасында иң яше. Күңелегездә бу җәһәттән нинди уй-хисләр? Әниегез Сезне нинди сүзләр белән котлады?
– Минем өчен иң нык куанган кеше әнием булды! Һәркемгә үз баласы әллә кем кебек. Ләкин әниемә әдәбият та, журналистика да ят түгел. Ул – үзе берничә китап авторы, шуңа күрә шушы исем бирелү белән, бердән, нык шатланса, икенче яктан, нинди зур җаваплылык икәнен дә тирән аңлаучы. Ул белеме буенча финанс белгече булса да, гомере буена шигырьләрне яттан сөйләде, авыл сәхнәсендә оештырылган һәр чарага сценарийлар язды, үзе алып баручы булды. Авыл Советы секретаре буларак, ул үткәргән туйларны күрергә читтән киләләр иде. Һәр теркәлгән никах – үз бер тамаша. Эшен бирелеп башкарган әниемне авылда гына түгел, районда да барысы хөрмәт итә. Чөнки ул, әдәбиттагы яктылык таратучы геройлар сымак, кешеләргә изгелек кылып яшәде, яши! Әмма аның бер сыңар Мактау кәгазе генә дә юк. Мин кайчак Аллаһы Тәгалә аңа тиешле бүләкләрне миңа бирәдер дип уйлыйм. Чөнки бала өчен куаныч хәтта икеләтә шатлыклырак.
Шәхсән шушы исем бирелгәч, нәниләр белән эшләүче үземне Рәми Гарипов җитәкләп алган биш яшьлек кыз сыман хис иттем! Әле без аның белән Башкортстанның балалар бакчалары буйлап йөрибез! Хәзерге кечкенә буын башкорт балалары туган телен белеп үссә, Рәми ага рухы шат булыр дип уйлыйм!
– Тәүге китапларыгызның аталышы ук Сезнең нечкә хисле лирик шагыйрә булуыгыз турында сөйли: “Сине күргән язым”, “Назлы мәлем кабатланыр сымак”, «Җиләк тәме». Ә инде 2006, 2012 елларда басылган публицистик җыентыклар һәм 2020 елда дөнья күргән “Асабалар рухы” китабында үзәккә гражданлык рухы чыга. Махсус хәрби операция башлангач та Сез ул якларда булып кайттыгыз, бу темага беренчеләрдән булып әсәрләр иҗат иттегез. Хатын-кыз йөрәгендә назлы язлар һәм ил гаме, хис һәм акыл ничек бергә яраша ала?
– Мәхәббәт лирикасы – ул нечкә һәм югары илаһи күңел халәте. Граҗданлык лирикасы, минемчә, шагыйрьнең ил тойгылы, милләт вәкиле буларак, халыкчан уйлы булуын күрсәтә. Әллә Рәми Гарипов иҗаты белән сугарылып үскәнгә, аның шигырь юллары телгә килеп тик тора. Ул: “Ни мәгънә дөрес сүз әйтүдән, дөрес сүзең әгәр соңласа?” – ди. Ул – башкорт әдәбиятының иң лирик шагыйре! Әмма гражданлык лирикасы аны халыкчан иткән, милли тойгылы асылы укучыга якынайткан.
Дипломым буенча мин – журналист, һәм безне шигырь язарга түгел, ә мәгълүмат бирергә, сурәтләмә язарга, әңгәмә корырга өйрәттеләр. Совет журналистикасының тирәнлеген белгән, бәһаләгән укытучыларда белем алдык. В. Пугачев, В. Тулупов, Р. Галиев, Д. Гутман кебек укытучыларның һәр дәресе һөнәри осталык сәгатьләре иде. Валерий Вениаминовичның: “Лариса, это – журналистика. Стихи вообще можешь не писать, ә вот информацию, статью писать мы обязаны вас научить!” – дигәне әле дә хәтердә.
Бөек Ватан сугышы яугире, язучы, галим Мидхәт Гайнуллин безнең куратор булды. Публицистиканың әһәмияте турында без аңардан ишеттек. Шуңа күрә махсус хәрби операция биләмәсенә дә мин, үз күзем белән барып күрәм, язам, аңлатам, илем алдында һөнәри бурычымны үтим, дип юлландым. Әлбәттә, күргәннәр бер китаплык кына түгел... Еллар үткәч тә язылыр әле. Ул җирләрдәге хәлләрне, узган гасырның 80нче елларында туктап калган тормышны күреп, беренчедән, бала чагым, элекке СССР, аның күпмилләтле тату төбәкләре искә төште. Луганск, Донецк урыслары – әнә шул без бала чактан ишетеп, күреп үскән халык инде. Бер гасыр эчендә ике зур сугыш кичергән халыкның мәрхәмәтле, миһербанлы булуы тетрәндерә. Алар бүген дә балаларын 112нче Башкорт кавалерия дивизия яугирләре мисалында тәрбияли. Әлбәттә, анда Башкортстан батырларының даны таралган.
Шәҗәрә буенча әллә ничәмә буын картәтиләрем Русия дәүләтчелеген походларда, яуларда саклаган. Шуңа күрә миндә дә әнә шул яугирләрнең каны ага һәм, хатын, әни кеше буларак, мин дә балаларымның, варисларымның илле, дәүләтле булып үсүен телим. Махсус хәрби оперциядә катнашкан икетуган энем Олег Саматовка былтыр генерал званиесе бирелде. Салават Юлаевның әтисе Юлай Азналин белән бергә Польша походында катнашкан картәтиләрем белән горурланган кебек, энем белән дә чиксез горурланам! Башкорт халкының бөек “Урал батыр” эпосында да: “Тубыктан кан кичмичә, чын батыр булмассың”, – диелә. Илсөярлек тойгысы, миңа калса, башкорт халкының канында.
– Уфада үткән “Китап-Байрам” Халыкара ярминкәсендә балалар китаплары иң күп сатылган басмалардан булучан. “Акбузат” журналының баш мөхәррире, Башкортстан Язучылар берлегендә Балалар әдәбияты секциясен җитәкләүче буларак, бүген республикада балалар әдәбияты, матбугаты, алар өчен нәшер ителүче китаплар нинди дәрәҗәдә дип саныйсыз? Әйткәндәй, балалар әдәбиятын фәнни яктан өйрәнүче, алга этәрүче галимнәребез бармы?
– Балалар әдәбияты да, балалар журналистикасы да Башкортстанда бар, үсешкән. Ләкин балалар әдәбияты үсеше белән мин һич канәгать түгелмен. Язучылар нәниләр өчен яза белми. Заказ бирсәң, я үзләренең бала чагы турында язып алып килә, я үзләре бала чактагы балаларны сурәтли. Кызык түгел. “Акбузат”та алар теләгән өчен генә теләсә нәрсә бастырып утыра алмыйбыз. Җитмәсә, һәр “бөек” язучы әсәрен үзенең 18 яшьтәге фотосы белән бирергә тели. Ни өчен? Алар кемгә кирәк? Тагы кабатлап әйтәм инде: мин журналистика бүлегендә белем алдым. Матбугатта “максатлы аудитория” дигән төшенчә бар. Балалар басмасына язучы кечкенә гражданнарга әйтер сүзе булганда гына нәрсәдер тотып килергә тиеш, ә басылыр өчен генә түгел.
З. Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында балалар өчен әллә күпме китаплар чыга, сурәтләре искиткеч, әмма эчтәлек төрле булырга мөмкин. Кайчак 80 проценты бер-берсен кабатлаучы, кызык булмаган нәрсәләр дә очраштыра. Бер язучы хәтта миңа: “Өлкәннәр өчен китап чыгарып булмас. Балалар әдәбияты секциясен син җитәклисең икән, ичмасам, балалар өчен берәр нәрсә чыгарырга ярдәм ит әле!” – дип аптыратты. Сез нәрсә уйлыйсыз, өлкәннәр? Балалар өчен әсәр иң шәбе булырга тиеш! Ул бит сүз сәнгате үрнәген генә тәкъдим итми, ә мәгърифәтчелек, тәрбия бурычын да үти. Бүген балалар өчен кызыклы әсәр яза алмаган әдип үзенең әллә ничәмә томлыгын кем укыр дип уйлый икән?
Фәндә исә балалар әдәбияты буенча эшләүчеләр юк дәрәҗәсендә. Галимә Г. Бүләкованың мәкаләләре чыга иде, әмма аның да хәзер бу темага хезмәтләре күренми. Ләкин без аңа мөрәҗәгать итәргә дип торабыз. Әгәр белгеч бар икән, аның иҗади һәм һөнәри потенциалын файдаланырга кирәк.
Әйе, үсмерләр өчен язучылар бар. Бар гына да түгел, Русиядә үсмерләр өчен милли телләрдә иҗат иткән язучыларның иң шәбе – ул Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәмәтов. Аның әсәрләре зур-зур тиражлар белән дистәдән артык телдә нәшер ителде, спектакльләр булып сәхнәгә чыкты. Балалар белән очрашуда да “Кемне укысыз?” дигән сорауга “Айгиз Баймөхәмәтовны!” дигән җавап алам.
Былтыр Башкортстан Язучылар берлеге “Акбузат” журналы белән берлектә балалар әдәбияты өлкәсендә Ф. Тугызбаева исемендәге конкурс үткәргән иде. Конкурс яңа исемнәр дә ачты. Татар телендә язган Рәсимә апа Ильясованы Башкортстан татарлары балалар әдәбиятының лаеклы вәкиле, дип әйтер идем. Ул нәниләр өчен бик матур һәм заманча яза. Язганнарыннан нафталин исе килми. Бүгенге балага үзе турында язарга кирәк! Рәсимә апа шулай эшли дә. Миңа Башкортстан өчен хезмәт иткән татары да, урысы да, чувашы да, удмурты да, марие да кадерле, чөнки алар шушы республика мәнфәгатендә хезмәт итә. Мәхәббәт ул ике яклы була. Башкортстан аларны яраткан кебек, алар да Русиянең иң көчле төбәкләренең берсенең үсеше өчен фидакарьлек күрсәтер дип ышанам! Махсус хәрби операция зонасында шушы милләт вәкилләренең һәрберсен күрдем, алар хакында материаллар эшләдем, алар һәрберсенең Башкортстан өчен, Русия дәүләтчелеге өчен кан койганын тирән аңладым.
Яшь буын шагыйрәләреннән Айзилә Мортаева балалар өчен оста яза. Заһидә Мусинаның үсмерләр өчен язган фантастикасын иң уңышлы әсәре, дип исәплим. Рәзинә Урманшина заман проблемасын тотып ала белә. Ә инде шагыйрә Ләйсән Сәлимова – коеп куйган балалар прозаигы. “Акбузат” журналының җаваплы сәркатибе Миңлегөл Тайсина – соклангыч балалар язучысы. Ул кызлар үз сүзен әйтәчәк әле әдәбиятта! Бик матур башладылар.
– Лариса Хашимовна, глобальләшү, Интернет басымы шартларында туган телләр язмышын ничек күзаллыйсыз? Туган телләрне саклап калу, үстерү өчен нәрсәләр эшләргә кирәк дип уйлыйсыз?
– Дөресен әйткәндә, бүген Русия Презинденты “Башкорт телен өйрәнергә!” дигән указга кул куйса да, әгәр ул телдә аралашучы ата-ана, гаилә һәм тел мохите булмый икән, телне кулланучылар саны елдан-ел кимиячәк. Әйткәндәй, В. Путин: “Изучайте башкирский язык”, – диде бер әңгәмәсендә. Әйтте, ә өйрәнүчеләр саны артамы? Бу сорауны, иң беренче чиратта, үзе шушы милләттән булган кеше үз-үзенә, балаларына, оныкларына бирергә дә, җавап та эзләргә бурычлы.
Әйе, әгәр Русия төбәкләре милли республикалардан да тора икән, ул республиканы бар иткән халыкларның теле өйрәнелергә тиеш. Дәүләтчелекне бар иткән тел бит! Бу эшне кечкенә чактан, балалар бакчасыннан башлау мөһим. Туган телләребездә аралашыйк, чаралар оештырыйк, балалар белән сөйләшик! Ниндидер гаепләшү, яки башкаларның нәрсә эшләве белән кызыксынганчы һәрберебез үз тармагында туган телен үстерсен! Нәкъ әнә шундый максат белән республикабызның һәр районында булып, мәгариф идарәлекләре, балалар бакчалары вәкилләре, ата-аналар белән очрашып, киңәшмәләр үткәрдек. Безгә бүген, баланың үзеннән бигрәк, ата-анасы белән эшләргә кирәк, чөнки алар белем бирү тармагында зур урын били. Биш ел, мәсәлән, хәзер үтә дә китә, ә ул арада тоташ буын үсеп чыга. Аларның күңеленә нәрсә чәчәбез, шуны урабыз! С. Михалков әйтмешли: “Сегодня – дети, завтра – народ!” Бүген Русиянең эчендә эш күп – яудан кайткан яугирләрне ил сакчысы итеп танучы, илсөяр, телсөяр буын үстерү. Менә бу эшне инде безгә күмәкләп аткарырга кирәк!
Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА әңгәмәләште.
"Кызыл таң", 15 август, 2025.