"Вуз укытучысы образы асылдан үзгәреш кичерде. Ул элек аудиториядә кафедра артында басып торучы, кулдан язылган кәгазьләргә карап лекция укучы, фәндә конкрет бер тема-өлкәсе булган олпат белгеч буларак күзаллана иде. Мәсәлән, университетларда филология факультетлары ачылу ниндидер галим шәхесе белән бәйле булган, Мәскәү, Харьков, Казан лингвистик мәктәпләрен генә искә төшерик.
Ә хәзер институт, кафедра эшчәнлеге конкрет фәнни юнәлешкә бәйле түгел. Миңа, мәсәлән, фольклор да укытырга туры килде. Вуз укытучысы тар юнәлешле белгечтән киң эрудицияле оештыручыга әверелә. Хәтта ки элекке форматта лекция сөйләү әһәмиятен югалта бара, чөнки һәр сорауга җавапны Интернеттан табарга мөмкин. Укытучы мәгълүмат бирүчедән чиксез мәгълүмат диңгезендә юнәлеш бирүче, студентны билгеле бер халәттә тотучы, шул халәткә үстерүче ролен үти.
Әмма барыбер дә аудитория сәгатьләре бик мөһим. Академик грамматикадагы билгеле әйберләрне дә студентларга җиткерү ысуллары төрле. Мәсәлән, сүз төркемнәре темасын студентларга ничек тәкъдим итәргә? Ысуллар күп: тема бүлеп биреп, төркемнәрдә презентация эшләтергә; түгәрәкләп утырып тренинг, квест оештырырга; проект итеп башкарырга һәм башкалар. Бүген максатыбыз шул: студент лекцияне күчереп язу белән генә чикләнергә түгел, ул мотлак ниндидер тормыш дәресе дә алып чыгарга тиеш.
Бүгенге вуз укытучысының эш сәгате тәүлек әйләнәсенә дәвам итә. Төнге сәгать икедә дә кемдер вацап аша ниндидер мөһим хәбәр язарга мөмкин. Аңа җавап та бирергә әле. Гомумән, укытучы мобиль, һәр җәһәттән, шул исәптән – хокук ягыннан да, мәгълүматлы, аралашучан, өлгер булырга тиеш"...
Нурия Усман кызы белән байтак темаларга әңгәмәләштек: диссертация яклау четереклекләре, бүгенге яшьләр, мәгарифтәге үзгәрешләр, туган телнең уңышка ирешүдә комачау булу-булмавы турында һәм башкалар, һәм башкалар.
Әңгәмәне тулы килеш "Тулпар" журналының 4нче саныннан укырга мөмкин булачак. Журнал август уртасында басылып чыгар, дип көтелә.
***
Белешмә: Нурия Усман кызы Хәлиуллина 1975 елның 29 июлендә Кушнаренко районының Каратәкә авылында дөньяга килгән. Кушнаренко педагогия училищесын, БДУның татар-урыс бүлеген тәмалаган. Бүгенге көндә М. Акмулла исемендәге БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, доцент, филология фәннәре кандидаты.