Бүген рәхәтләнеп Казахстанның Актүбә шәһәре буйлап йөрдек, тарихи урыннарын карадык.
Казахлар килеп: “Сез Татарстаннанмы?” – дип сорыйлар. “Каян белдегез?” – дим аптырап. Елмаеп футболкаларыбызга ишарәлиләр.
Бар җирдә дустанә мөнәсәбәт. Монда килгәч тагы бер кат инандым – татар белән казах якын туган икән – тел бер, дин бер.
Базарларын да урап чыктык. Әйбер хаклары арзан. Яшәргә була. 95ле бензин безнең акчага 39 сум тирәсе, ак икмәк 20 сум.
Кафеларына да кердек, анда да бәяләр түбән.
Акча курслары да кызык. Безнең бер мең сумны аларның алты мең ярымына алыштырып була. Улым Ильяс: “Без бай, кесә тулы акча”, – дип көлә.
Актүбә нинди генә шәп булмасын, безгә китәргә кирәк. Чөнки гаиләбезне кичке җидедә Мәртүк районы Сабантуенда көтәләр. Актүбә белән хушлашу авыр булса да, без юлга чыгабыз. Ни өчен Сабантуй кичен диярсез, баксаң, көндез эссе булганга шулай итәләр икән.
Янә казах далалары. Һәм аның уртасында урнашкан Мәртүк авылы. Шактый зур икән. Сабантуй үтәсе паркны эзләп табабыз. Халык җыелып та өлгергән.
Күпчелеге казахлар, берничә урыс милләте вәкилләре дә бар һәм түбәтәй кигән татарлар. Милләттәшләребез бу районда артык күп түгел икән. Барлыгы алты йөз тирәсе. Ә Мәртүкнең үзендә бары егермеләп кенә гаилә. Шуңа да карамастан, гөрләтеп Сабантуй үткәрәләр. Шунысын да әйтим, мондагы татарларны бик яраталар һам хөрмәт итәләр.
Милләттәшләрем белән барып исәнләштек. Алар безне беләләр, алар безне көткәннәр. Ә бер абый улыма карап: “Бу байрак йөртүче егетегезмени?” – дип елмаеп куя.
Яныма килеп Мәртүкнең иң өлкән кешесе -– 92 яшьлек татар әбиенең мине күрәсе килүен әйттеләр. Бактың исә, ул да шушы Сабантуйга килгән икән.
Янына алып бардылар, түрдә янәш утырттылар. Йөз яшькә якынлашкан шушы әбинең Татарстаннан килгән язучыны бик нык күрәсе, үзе турында сөйлисе килгән икән. Сораулар бирә башладым. Тирә-якта көчле музыка. Бары кыз чагында Татарстаннан монда күчеп килүен генә аңлый алдым.
Бераздан Актүбә шәһәреннән Эльвира ханым Хәбибуллина җитәкчелегендә бер төркем халык килеп төште. Сабантуй гөрли. Кешеләрне бушка пылау белән сыйлыйлар. Көрәш, милли уеннар, җыр-моң.
Татарстаннан килгән кадерле кунакларыбыз дип дүртебезне дә сәхнәгә чыгарып бастырдылар һәм сүз бирделәр. Мин, әлбәттә, сүземне Татарстан һәм Башкортстан Республикалары халыклары әйтеп җибәргән ялкынлы кайнар сәлам белән башладым.
Минем үз гомеремдә әллә күпме интервью алганым булды, ә сәхнәдән төшүгә минем үземнән район гәзитләренең баш мөхәррире интервью алды. Казах гәзитенә.
Сабантуй бик озак дәвам итте. Актүбә татарлары да җыр-моңда Татарстан-Башкортстан халкыннан калышмыйлар икән.
Без кайтырга әзерләнә башладык. Ай-ваебызга карамый, дүртебезне дә ресторанга алып киттеләр. Өстәл артына Актүбәнең һәм Мәртүкнең иң абруйлы татарлары утырган. Безне иң түргә утырттылар.
“Татарстаннан килгән иң кадерле кунакларыбыз”, – дип сүз бирделәр. Тагын да калырга кыстыйлар. Ә безнең вакыт бик кысан. Бер абзый: “Монда ярты гына көн булып нәрсә язарсың соң, энем?” – ди борчылып.
Мин 57 яшькә җитүемә карамастан, Мәртүк хакында Актүбәгә килгәч кенә ишеткән идем, шуңа күрә: “Абый, җаным, иң мөһимен –Мәртүк бар ул, дип язармын. Шуннан Мәртүкне белмәгән бар татарлар Мәртүкнең барлыгын белерләр”, – дим.
Бәйрәм табыны җыр-моңга үрелеп ярты төнгә кадәр дәвам итте. Бераздан Актүбә татарлары кайтырга әзерләнә башлады. Аларны озаткач, безгә дә чират җитте. Авыл халкы белән кочаклашып саубуллаштык. Алар берничә сәгать эчендә якын туганнарыбызга әйләнде.
Машина эченә кереп утырдык. Әкрен генә кузгалып киттек. Казах далаларында яшәүче Мәртүк татарлары хәерле юл теләп артыбыздан кул болгап озатып калдылар. Күңелләр тулды, күзгә яшь килде. Шушы газиз туганнарымны тагын күрә алырмынмы? Моңа мин үзем дә ышанып бетмим.
Хәзер инде гаилә проектыбызны башкарып чыктык дияргә дә буладыр. Чөнки гел татарча гына сөйләшеп биш көндә Актаныштан Актүбәгә кадәр барып җиттек.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә. Татарча гына сөйләшеп меңнәрчә чакрым ара үтеп була. Без, вакытыбыз булса, һичшиксез, Актүбәдә генә тукталмыйча, Кыргызстан, Үзбәкстан аша Төркмәнстанга да барып җитә алыр идек. Чөнки татар теле бик үзенчәлекле тел.
Әмма, шул ук вакытта, икенче нәрсә безне борчуга салды. Үзем яшәгән Актаныштан башка бөтен җирдә татар теле сүнүгә таба бара –күпчелек яшьләр урысча гына сөйләшә. Ә монысы күпгасырлы, бай тарихлы татар халкын фаҗигагә алып килүе мөмкин. Бик мөмкин.
Габдулла ВАФИН фотолары.