Барлык яңалыклар
Шәхес
17 июль 2025, 09:28

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Халык улы

Бүген, 17 июль, Русиядә Бердәм фольклор көне билгеләнә. Шул уңайдан Башкортстан татарларының халык авыз иҗатын җыю һәм өйрәнү эшен башлап җибәргән беренче галим Риф МӨХӘММӘТҖАНОВ турындагы язмабызны тәкъдим итәбез.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Халык улы
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Халык улы

Фән тарихында артык зур дәрәҗә-титулларга ирешмәсәләр дә, исемнәрен алтын хәрефләр белән халык күңеленә язып калдырган галимнәр дә, гомер эчендә дәүләт бүләкләренең һәммәсен алып бетереп, әрсезлеге, танышлыгы аркасында зур рәсми танылу яулаган, ләкин дөньядан китүе белән хезмәтләренең дә гыйльми-гамәли әһәмияте юкка чыккан фән эшлеклеләре дә еш очрый. Гомумән, галимнең гомер озынлыгы аның хезмәтләренең актив гыйльми кулланылышта йөрү дәвере белән билгеләнә дип әйтер идем мин. Нәкъ язучы-шагыйрьләрнеке кебек үк. Аларның да гомере әсәрләренең халык күңелендә яшәү дәвере белән билгеләнә бит. Тукай, Такташ, Туфаннарны шуңа үлемсез дип атыйбыз.

Күренекле фольклорчы-галим, җәмәгать эшлеклесе Риф ага Мөхәммәтҗановның исеме дә татар фольклористикасы тарихына, халкыбыз күңеленә алтын хәрефләр белән язылган. Аның хезмәтләре бүген дә меңнәрчә студентлар, халык авыз иҗаты белән кызыксынучылар тарафыннан җентекләп өйрәнелә, димәк, галим дә яши...

Риф Мирхәбибулла улының исеме, гыйльми язмалары, китаплары Башкортстанда яшәүче татарлар өчен аеруча газиз һәм якын, чөнки галим бар гомерен туган як халкының рухи мирасын барлау һәм тикшерүгә, аны саклап калуга, тирә-якта популярлаштыруга багышлады. Ул туган җиреннән, туган халкыннан беркайчан да аерылмады, аның кайгы-шатлыклары белән яшәде: татар еласа – елады, көлсә – көлде.

 

Риф Мирхәбибулла улы Мөхәммәтҗанов 1939 елның 2 июлендә Ярмәкәй районының ямьле Ык елгасы куенына яшеренеп утырган Аксак авылында дөньяга килә. (Бу авыл 1960 еллардагы кечкенә авылларны берләштерү кампаниясе вакытында юкка чыгарыла. – И.Ф.) Яшьтән үк моңлы, җыр-шигырьгә мөкиббән малай булып үсә. Үзе дә каләм тибрәтә башлый. Туган авылында сигезьеллык белем алгач, 1957 елда Ярмәкәй районының Иске Турай урта мәктәбен көмеш медаль белән тәмамлый. Әдәбиятка, туган телгә булган мәхәббәте аны Башкорт дәүләт университетына алып килә. Шунысы кызык: Риф Мөхәммәтҗанов бер ел буена филология факультетының башкорт-урыс бүлегендә укырга мәҗбүр була. Моның сәбәбен аның бертуган энесе, күренекле татар драматургы Ризван Хәмид түбәндәгечә тасвирлый.

“...Имтихан алучылар “собеседование” уздырганда – медале булгач, экзамен тотасы юк абыйның – абруйлы фольклорчы-галим Кирәй Мәргән килеп керә һәм Рифнең кулында ниндидер калын “амбар кенәгәсе” күреп, кызыксынып актара башлый. “Нәмәкәй был?” – дип сорый башкорт галиме. “Әти агроном минем, ул гомер буе табигать күренешләрен көндәлеккә теркәп барды, хәтеренә төшкән йолаларны, төрле җыруларны да җыя ул, мин үзем дә кайберләрен өстәп куйгалыйм”, – дип җаваплый Риф абый, ояла-ояла гына. “Нимәгә ҡыҙараһың быңа, егетем, изге нәмәнән оялмайҙар. Мин һине үҙ бүлегемә алам, ҡустым”, – димәсенме атаклы фольклорчы!

Шунысын да өстик: киләчәктә филология фәннәре докторы, Башкортстанның халык шагыйре, Язучылар берлеге рәисе дәрәҗәләренә ирешәчәк Равил Бикбаев  нәкъ шул елда Башкорт дәүләт университеты филология факультетының татар-урыс бүлегенә укырга кергән була. Ягъни, кызыклы парадокс килеп чыга: башкорт егете – татар бүлегендә, татар егете  башкорт бүлегендә белем ала. Беренче курс тәмамлангач, 1958 елда, бу “хата” төзәтелә – алар уку урыннары белән “алмашалар” һәм Риф ага 1962 елда БДУның татар-урыс бүлеген тәмамлый. Шулай булса да, ул 1962-1966 еллар дәвамында башкорт телендә нәшер ителүче “Совет Башҡортостаны” республика гәзитендә әдәби хезмәткәр вазыйфасын башкара, күпсанлы очерклар, мәкаләләр яза.

1966 елда сәләтле белгеч БДУның татар филологиясе кафедрасына эшкә чакырыла. Аңа “Татар халык иҗаты”, “Татар әдәбияты тарихы” фәннәре, махсус курслар буенча лекцияләр уку, студентларның гыйльми эшләренә җитәкчелек итү бурычы йөкләтелә. Риф ага яңа эшкә күңел биреп тотына һәм тиз арада хезмәттәшләре арасында зур абруй казана.

Риф Мөхәммәтҗановның фән өлкәсендәге иң зур казанышы – БДУның татар филологиясе кафедрасы каршында фольклор фонды оештыруыдыр, мөгаен. Ул – Башкортстан татарларының халык авыз иҗатын системалы рәвештә җыю һәм өйрәнү эшен башлап җибәргән беренче галим. Алтмышынчы еллар уртасыннан алып ул республиканың татарлар күпләп яшәгән районнарына утызга якын фольклор экспедициясе оештыра, 150дән артык авылны урап чыга. Билгеле, әлеге сәяхәтләрдә катнашкан студентлар өчен бу, беренче чиратта, һичнәрсә белән алыштыргысыз аралашу мәктәбе була. Чөнки чын фольклорчы үз фәнен яхшы белү өстенә, оста психолог та булырга тиеш. Авылларда кемнәрнең генә йортларына керергә туры килми! Гаилә низагларына да, эчкечеләргә дә, сугыш чукмарларына да, Сталин дәвереннән калган курку белән яшәүче, авызларыннан сүз тартып чыгара алмаслык “партизан”нарга да еш очрарга туры килә экспедиция әгъзаларына. Аларның күңеленә юл табу, хәтер чоңгылларыннан бәяләп бетергесез әһәмияткә ия рухи ядкарьләрне өскә тартып чыгару өчен зур тырышлык салырга туры килә аларга. Әйткәндәй, бүгенге көндә Риф Мирхәбибулла улы җитәкчелегендәге фольклор экспедицияләре вакытында җыеп алынып, БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы фондларында сакланучы ул материаллар безнең тарафтан электрон форматка күчерелде. Халыкның энҗе-мәрҗәннәре юкка чыкмасын, җилгә очмасын өчен кирәк бу гамәл.

Әлеге экспедицияләрдә җылган фольклор материаллары тиз арада фәнни әйләнешкә кереп китә. Мәсәлән, 1977-93нче елларда Казанда дөнья күргән “Татар халык иҗаты” унөчтомлыгының һәр китабында да Риф ага тарафыннан тупланган халык авыз иҗаты үрнәкләре урын ала. Ә инде “Йола һәм уен җырлары” томының нигезен, гомумән, ул җыйган материаллар тәшкил итә. Уйлап карасаң, гаҗәп бит: Казанда тулы бер институт шөгыльләнгән эшне, Риф ага тик үзенә һәм студентларына таянып кына да башкарып чыга алган! Әле бу лекция, практик дәресләр, йөз төрле җәмәгать вазыйфаларын исәпкә кертмичә генә! Югыйсә, ул 20 елдан артык кафедра профоргы, “Акчарлаклар” әдәби-иҗат түгәрәге җитәкчесе була, авылларга барып, гади халык алдында төрле темаларга лекцияләр белән чыгыш ясый. Нинди тырышлык, эшеңә бирелгәнлек кирәк моңа!

Риф ага Мөхәммәтҗановның фидакарь эшчәнлеге нәтиҗәсендә җыелган фольклор материаллары гомум җыентыкларда урнаштырылып кына калмый, яшь тикшеренүченең аларга карата фәнни күзәтүләре, тикшеренүләре монографик хезмәт булып формалаша. 1973 елда ул БДУдагы беренче “танышы”, филология фәннәре докторы, профессор Әхнәф Кирәев (әдәби тәхәллүсе – Кирәй Мәргән. – И.Ф.) җитәкчелегендә “Башкортстан Ык буе татарларының йола поэзиясе” темасына кандидатлык диссертациясен яклый. Анда кулланылган материалның күплеген, эзләнүләрнең күп тармаклы булуын хезмәтнең күләме үк күрсәтеп тора. Кандидатлык  диссертацияләренең уртача күләме 150-170 биттән артмаска тиеш дигән күрсәтмә булса да, аның хезмәте 228 бит тәшкил итә! Тикшеренүнең янә бер бик әһәмиятле ягын да истә тотарга кирәк: ул Татарстаннан читтә яшәүче татар халкының, аерым алганда, Башкортстанда яшәүче татарларның, милли фольклорын, аның төбәк үзенчәлекләрен, биредә яшәүче башка халыкларның авыз-тел тел иҗаты белән бәйләнешен чагыштырма планда, комплекслы һәм системалы рәвештә тикшергән беренче гыйльми хезмәт булып тора. Шуны да өстик, Башкортстанда яшәүче татарларның милли фольклорын фәнни тикшерү юнәлешендәге икенче кандидатлык диссертациясе безнең тарафтан язылды һәм легенда, риваять жанрларын тикшерүгә багышланды.

Риф Мирхәбибулла улының әлеге хезмәтләре киләчәктә студентлар өчен дәреслекләр, уку кулланмалары булып формалашты. Аның 1979, 1982 елларда дөнья күргән “Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты: туй поэзиясе” һәм “Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты: календарь поэзия” дип аталган  хезмәтләре, 1984 елда урыс телендә басылып чыгып, “Специфика татарских фольклорных жанров” дип аталган уку кулланмасы бүген дә студентлар, халык авыз иҗаты белән кызыксынучылар өчен әһәмиятле чыганаклар булып кала. Үз хезмәтләрендә галим Башкортстанда яшәүче татар халкының йола поэзиясен ике төргә бүлеп тикшереп, календарь һәм туй поэзиясенең жанрлар буенча ул чор өчен өр-яңа бүленешен тәкъдим итә,  аларны Казан ягы татарлары фольклоры белән тарихи-чагыштырма аспектта анализлап, уртак һәм аермалы якларын билгели, шул ук вакытта, Башкортстанда яшәүче татарларның һәм тел, һәм мәдәният, һәм фольклоры ягыннан гомумтатар халкының аерылгысыз өлешен тәшкил итүен ассызыклый. Бер үк вакытта ул уртак географик һәм рухи җирлектә гомер кичерүче башкорт, урыс, мордва, мари, чуваш һ.б. халыклар фольклоры белән параллельләр үткәрә, төрле халыкларның авыз-тел иҗатында үзара бәйләнешләрнең чагылышын тикшерә.

Риф ага татар халкының милли йолаларына бирелгән кеше иде. Аларны җыеп, өйрәнеп, ул онытылып барган күпсанлы йолаларга яңа сулыш өрде, фольклор коллективлары, халык ансамбльләре өчен кулланма әсбаплар төзеде. Башкортстан радиосының “Әллүки” тапшыруында Ык буе татарларының йола иҗатын шәрехләгән тапшырулар циклын тудырды. Кызганычка каршы, кыска хәтерле халык шул без. Риф ага тасвирлаган таңкучатлы, шәмчыраклы, самаклы татар туйлары инде тарихта гына калды, карга боткалары, тула өмәләре дә онытылу алдында тора. Хәтта үзебезнең төп милли бәйрәмебез – сабантуйларның да асыл мәгънәсен югалтып, аны югарыдан килгән күрсәтмәләр буенча гына, “отчет” өчен генә үткәрә башладык шул без. Югыйсә, заманында ул чәчүгә төшәр алдыннан уздырылып, язгы кыр эшләренең “генераль репетициясе” вазыйфасын үтәгән, төрле символик йолаларга, сынамышларга бай булган бит.

Риф Мирхәбибулла улының халык йолаларына гашыйклыгы турында шул да сөйли: ул лекцияләрендә нинди генә темага алынмасын, ахырда барыбер йола иҗатына кереп китә иде. Моның серен мин, еллар үтеп, университетта үзем “Татар халык иҗаты”н укыта башлагач кына аңладым. Баксаң, барлык фольклор жанрлары да тамырлары белән борынгы йолачылыкка, ыру-кабиләнең тормыш-көнкүрешенә, гореф-гадәтләренә килеп тоташа икән. Бу йолалар үзләре күптән югалсалар да, аларның калдыклары әкиятләр, легендалар, риваятьләр аша символлар рәвешендә безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Риф ага моны үзе тирән аңлаганлыктан, студентларына да төшендерергә тырышкан. Ә без, наданнар, көлә идек: “Русиядә нәрсә генә төзесәләр дә, Калашников автоматы килеп чыккан кебек, Риф Мөхәммәтҗанов, нинди генә темага лекция укымасын, барыбер йола турында сөйли”, – дип... Хәзер бик тыңлар идек тә аның лекцияләрен – инде соң... Терсәкне тешләп булмый.

Башкортстан татарларының йола поэзиясен тикшерү аның гыйльми эшчәнлегенең бер тармагы булса, икенчесен әдәбиятта фольклор традицияләренең күчемлелеген анализлау тәшкил итте. Әллә үзе дә шигырьләр язганга, ул поэзияне аеруча якын күрде. Классик әдипләребез Һади Такташ, Фатих Кәрим, Башкортстандагы татар шигъриятен әйдәп баручы Салават Рәхмәтулла иҗатына аның тарафыннан фольклорчы күзлегеннән җентекле анализ ясалды. Фольклордан килгән меңъеллык традицияләрнең күчемлелеген тикшерү аша, галим халкыбызның яшәү менталитетын, рухиятен ачуга иреште.

Гомумән алганда, Риф Мөхәммәтҗанов үзенең кыска гына тормышында дүрт монографик хезмәт һәм уку кулланмасы, 100дән артык фәнни мәкалә язып һәм бастырып калдыра. 2021 елда аның әлеге хезмәтләре безнең тарафтан бергә тупланып, “Башкортстан татарларының йола иҗаты” исеме астында Казанда, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты басмаханәсендә 1000 тираж белән басылып чыкты. Әлеге институт ярдәме белән экспедицияләр вакытында аның тарафыннан җыеп тупланган фольклор материалларының зур өлеше “Башкортстан татарлары фольклоры” сериясенең өч китабы буларак дөнья күрде. Шушы хезмәтләр белән Остазым алдындагы бурычымны үтәдем дип исәплим...

...Шәкерте буларак, хәтеремә шунысы уелып калган: Риф Мирхәбибулла улы имтиханнарны гаять таләпчән ала иде. Аның предметыннан “бишле” эләктерү – сирәкләр өлешенә тигән бәхет. Ләкин тышкы кырыслык битлеге астына, аның юмор-сатирага гаять бай күңеле яшерелгән иде. Ул, хәтта, үзенә кушамат тагылуга да үзе сәбәпче булган. Югары курс студентлары безгә түбәндәге тарихны сөйләделәр.

Җәйге сессия вакыты...

Риф Мөхәммәтҗановка имтихан тапшырырга читтән торып укучы ниндидер бер студент кыз килгән. Укытучыга авырлык төшмәсендер дипме инде, ни сәбәптәндер, зачет кенәгәсен үзе тутырырга булган бу. Предмет атамасын, имтихан датасын да язып куйган. Билге төшерәсе һәм имза куясы гына калган. Тик укытучының фамилиясен тар гына графага сыйдыра алмаган: “Мухаметзя” өлеше сыйган, “нов”ы төшеп калган.

Ярар, имтиханны “яхшы”га тапшырган бу. Билгесен куйдырырга дип, зачеткасын остазына сузган. Риф ага аның язганнарын җентекләп укыган да:

– И кызым, ни дип, интегеп, “Мухаметзя” дип язып тордың? “Муха”сы да җитәр иде, – дип көлеп җибәргән.

Шуннан соң галимгә студентлар арасында “Муха” кушаматы гомерлеккә тагылды. Яраткан “Муха”быз иде ул... Үзебезнең “Муха” иде...

“Кеше күңеле – мең катлы”, – диләр. Яраткан остазыбызның шигъри күңелле зат икәнлеген белсәк тә, аның оста каләмле шагыйрь дә булганлыгын үзе исән чакта белмәгәнбез шул. Юкса аның йөздән артык шигыре узган гасырның 60-70нче елларында республика вакытлы матбугатында дөнья күргән булган. Болары – басылганнары, ә беркайда да нәшер ителмәгәннәре, “күңел өчен” генә язылганнары күпме? Кайда, кем кулларында саклана? Бу сораулар җавапсыз кала... Югыйсә, аның поэтик осталыгын “Ярмәкәй чишмәләре” иҗат берләшмәсенең юбилеена багышланган кечкенә генә җыентыкта дөнья күргән берничә шигыреннән дә күрергә мөмкин.

Күренекле галим, педагог Риф Мирхәбибулла улы Мөхәммәтҗановның җәмәгатьчелек эшчәнлеге турында да сөйләп үтмәсәм, язмам тулы булмас иде. 1980нче еллар азагында илдә милли үзаң күтәрелеше башлангач, ул республика татар милли хәрәкәтендә әйдәп баручыларның берсе булды. Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгенең Гали мәҗлес әгъзасы итеп сайланды, “Алтын ай” милли агарту фондын җитәкләде. Аның “Телем, җирем, халкым” (соңыннан “Рәйхан”) телевизион тапшыруындагы чыгышлары татар теле, милли фольклор мәсьәләләренә багышланды, Башкортстан радиосында  да ул әлеге проблемалар буенча “Әллүки” дип аталган радиотапшырулар циклын оештырып,  үзе дә шунда еш чыгыш ясады. Бүгенге көндә Башкортстанда татар телендә дүрт республика басмасы дөнья күреп, өч югары уку йортында татар бүлекләре эшләп килә икән – монда Риф аганың да өлеше бар.

“Ходай яраткан кешеләрен тизрәк үз катына алырга тырыша”, – дигән ышану яши халыкта. Риф аганың да гомере бик кыска булды. 1996 елда, нибары 57 яшендә, хәерсез замананың аяусыз чире аны арабыздан алып китте. Ләкин ул салган иҗади очкын меңнәрчә шәкертләренең күңелендә әле дә яши, вакыт сынавын узган гыйльми хезмәтләре аның рухына мәңгелек һәйкәл булып тора. Юксынабыз без Сезне, Риф ага... Юксынабыз... Урыннарыгыз җәннәттә булсын!

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

Риф  МӨХӘММӘТҖАНОВ

* * *

Әнкәй ята бу урында..

Ничәнче кабат киләм?!

Әнкәй ята... Юрган булып

Өстенә үскән чирәм.

 

Ике бөртек чык тамчысы

Кояшта елт-елт килә.

Юк, чык түгел, бу бит әнкәй

Яшь катыш карап көлә.

 

Бик шатланган чакларында

Ул шулай көлә иде.

Әлдә, гүя элеккечә,

Каршылый әнкәй мине.

 

Ике бөртек чык тамчысы...

Әй, өзә үзәгемне.

Үзем сизми әйтәм кайчак:

Сөрт, әнкәй, күзләреңне!

 

МӘХӘББӘТ

Күзләреннән назлы нурлар

Түгеләп-түгеләм дип тора.

Иреннәре ирененә

Үреләм-үреләм дип тора.

Биткәйләре алсу янып

Оялам-оялам дип тора.

Чәчкәйләре чәчләренә

Уралам-уралам дип тора.

Телләреннән “сөям” сүзе

Коелам-коелам дип тора.

Тик егете каушап төшкән

Егылам-егылам дип тора.

Шәхси архив фотолары:

Хезмәттәше доцент Камил Дәүләтшин белән.

 

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Халык улы
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Халык улы
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Халык улы
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас