Иртәнге якта өй буенда үскән миләш агачына утырып сайраучы сандугач тавышыннан уянып киттем. Тик аның серле симфониясе белән хозурланып ятарга вакыт юк, сикереп тордым.
Минекеләр дә уянды һәм юлга әзерләнә башлады. Ашыгырга кирәк, чөнки безне Бишбүләк районы башлыгы Артур Мөхлис улы Зарипов көтә.
Бишбүләкнең табигате бик матур. Аңа без Сәгать бәйрәменә баргач гашыйк булып кайткан идек.
Юл буенда бары чуваш авыллары. Менә Ык елгасының чыккан урыны. Бу турыда язып билге куйсалар да, артык нык каралмаган, уратып алынган коймасының да буявы купкан.
Менә район үзәгенә барып кердек. Зур гына авыл. Хакимият бинасын эзләп киттек. Анда безне көтеп торганнар. Район башлыгы Артур Мөхлис улы янына кердек.
Ул тиз генә мәдәният бүлеге җитәкчесен чакыртты һәм икәүләп данлы Бишбүләк җире турында сөйләргә керештеләр. Бишбүләк районы турында бик саллы китап бүләк иттеләр, истәлеккә фотога төштек.
Рәхмәт әйтеп чыгарга ишеккә юнәлдек. Артур Мөхлис улы үзенең урынбасарына безгә Туган якны өйрәнү музеен күрсәтергә тәкъдим итте.
Музей искиткеч бай икән. Мин хәтта кулымда безнең эрага кадәр дүртенче гасырдан калган савромат кылычын да тотып карадым.
Музейдагы күпчелек экспонатлар чуваш халкына багышланган. Борынгы татар, башкорт киемнәре дә бар. Әйтергә кирәк, Бишбүләк җире күпмилләтле. Гимны да биш телдә башкарыла – урыс, чуваш, башкорт, мордва һәм татарча.
Кузгалырга гына җыенган идек, район китапханә мөдире үз биләмәләрен күрсәтергә чакырды. Киттек китапстанга. Анысы да бай һәм күптелле икән.
Кузгалып киткәндә: “Фатих Кәрим музеена керергә онытмагыз, анда сезне көтәләр”, – дип калдылар.
Аңлагансыздыр инде, икенче тукталышыбыз бар татар дөньясына билгеле Аетта булды.
Фатих Кәрим музее мөдире Рәйсә Камил кызы Хафизова безне бик җылы каршы алды. Җентекләп экспонатлар белән таныштырды. Без монда үзебез өчен бик күп нәрсәләр белдек. Моның өчен Рәйсә ханыма бик зур рәхмәт!
Без Дүсән авылына күренекле дипломат Кәрим Хәкимов музеена да керергә планлаштырган идек тә, тик ул эшләми, икенче бинага күченеп яталар икән. Бишбүләк районында без болай да озак тоткарландык, ике сәгать урынына биш сәгатькә якын булдык, шуңа ашыгырга кирәк. Исәбебез бүген Тозтүбәгә барып куну иде.
Менә Пономаревка районының данлыклы Нәүрүз авылы. Аны күрми китү мөмкин димени?!
Дустым Рәшит абый Минһаҗ ул авылның хакимият башлыгын бик мактаган һәм телефон номерын да биргән иде. Шалтыратып, үземнең кемлегемне әйттем.
Менә Рәмис Мөхәммәтнур улы Гыйзетдинов үзе дә килеп җитте. Яшь кенә икән. Иманлылыгы йөзенә үк чыккан. Хәл-әхвал сорашкач, үзе белән ияртеп алып китте. Хәләл кафега алып кереп сыйлап чыгарды.
Аш өстәле артыңда иманлы егет мең ярым татар яшәүче авылы турында сөйләде. Яшьләр дә күп икән, эшсезлек тә янамый, спортның көрәш төре нык алга киткән.
Рәмис энекәшкә карап: “Эх, минем туган авылым Мәтәүбашта да шундый җитәкче булсын иде”, – дип уйлап куйдым.
Нәүрүз авылы белән танышкач, юлыбызны дәвам иттек. Алдагы тукталыш Шарлык районының Мостафа авылы. Монда бөек әдип Муса Җәлил туган. Һәр татар өчен изге булып саналган җирнең урамнары буйлап йөрдек, халкы белән аралаштык. Мәктәпләре ике катлы, узган ел унике бала укыган, быел унау гына бара. Утырып еларлык бит.
Аннан музейларына юнәлдек. Безне аның мөдире Нәфисә Фатыйх кызы Гобәйдуллина каршы алды. Монда безнең тәү тапкыр керүебез. Нәфисә ханым безне серле Муса Җәлил дөньясына алып кереп китте. Музей мөдирен исебез китеп тыңладык.
Чираттагы тукталыш данлыклы Татар Каргалысында. Монда мәдәният сарае мөдире Наилә Әхмәтова белән китапханәче Зилә Хәбибуллина безнең килүебезне ике сәгатькә якын көтеп утырганнар, эш сәгатьләре беткәч тә кайтып китмәгәннәр. Хәтта уңайсыз булып китте.
Алар безгә авыл тарихын сөйләде, үзләре пешергән тәмле азыклар белән чәй эчерде.
Аннан Татар Каргалысы белән таныштык. Тарихи урыннарын карадык, футбол командалары белән таныштык, авыл халкы белән аралаштык.
Авылның тарихы бай, аны айлар буе да өйрәнеп бетәрлек түгел. Әмма вакыт галиҗәнаплары да чамалы, шуңа ашыгырга кирәк. Кояш баеганда рәхмәт әйтеп, киләсе очрашканга кадәр дип, Татар Каргалысыннан кузгалып киттек.
Төнлә генә Тоз Түбәгә (урысча атамасы Соль-Илецк) килеп җиттек. Кунакханәләр шыгрым тулы, чөнки ярты Башкортстан белән ярты Татарстан монда. Һәр икенче кеше татарча сөйләшә.
Кунакханәдә урын юк дип төшенкелеккә бирелмәдек, палаткалар шәһәрчегенә юнәлдек.
Иртәгә бик җаваплы көн – Казахстанга чыгасы.
Габдулла ВАФИН фотолары.