Барлык яңалыклар
Шәхес
15 июль 2025, 23:27

Габдулла ВАФИН. Сәяхәтнең икенче көне

Кичәге шәплекнең тамчысы да калмаган. Арулар бетмәгән. “Әлләче?” – дигән яман уй башыма килде.

Габдулла ВАФИН. Сәяхәтнең икенче көне
Габдулла ВАФИН. Сәяхәтнең икенче көне

Кояш белән бергә тордым. Хәл юк. Кичәге шәплекнең тамчысы да калмаган. Арулар бетмәгән. “Әлләче?” – дигән яман уй башыма килде. Беркем дә бит  мәҗбүр итмәде, хөкүмәт тә бер тиен дә бирмәде. Җитмәсә, Актанышның беренче мәктәбендә очрашу вакытында бер сабый борчылып: “Ай-һай, абый, татарча гына сөйләшеп Актүбә түгел, күрше Башкортстанга да барып җитә алмассыз шул”, – дигән иде.

Шул ук секундта яман уйларымны башымнан кудым. Башлаган эшемне ташларга мин ихтыяр көчсезмени?!

Шулай да, гаиләм белән киңәшләшкәннән соң, сәфәргә чыкмаска булабыз. Бүгенгә. Ә хәл җыеп алгач, Аллаһ боерса, иртәгә юлыбызны дәвам итәрбез.

Мин тумышым белән Бәләбәй районы кешесе булсам да, проектым “Актаныштан Актүбәгә...” дип атала, шулай булгач, үзем үткән Илеш, Дүртөйле, Чакмагыш, Бүздәк районнары белән бергә Бәләбәйне дә язарга тиеш булам.

Әйе, үземнең кендек каны тамган төбәкне читтә калдыру дөрес булмас. Шуңа да көннең икенче яртысында район үзәгенә киттек.

Татар халкы өчен дин һәрчак беренче урында булган, ул милләтебезне саклап килгән, руханиларыбызның сүзенә халык колак салган. Мин дә районыбызның имам-хатыйбы Илдар хәзрәттән фатыйха алып чыгарга булдым. Ул, һәрвакыттагыча, ачык йөз белән каршы алды.

Дин кардәшемә үземнең проект турында сөйләдем, ә Илдар хәзрәт безгә изге сәфәр теләде һәм Бәләбәйнең Тарихи мәчетенә багышланган саллы китап бүләк итте.

Икенче эш итеп, безнең төбәктә туып үскән легендар очучы, Бөек Ватан сугышы каһарманы Мәгубә Сыртланова һәм үземнең икетуган абыем – Дан орденының тулы кавалеры Әһлиулла Вәлишин бюстларына барып баш идек.

Бәләбәйдәге  бердәнбер исән Бөек Ватан сугышы ветераны Габдерәүф Гәрәевның барып хәлен белмәү дә яхшы эш булмас. (Җитмәсә, ул минем өчтуган абыем да бит әле).

99 яшьлек ветеран,  җилле көн булуга карамастан, тышта майкачан гына нәрсәдер эшләп йөри иде, безне күргәч йөгереп килде.

“Ә, туганнарым килгән икән", – дип елмаеп җибәрде һәм кочаклап алды. Өенә үтәбез. Ялгыз яшәвенә карамастан, бөтен җирдә идеаль тәртип. Хәлләребезне сорый. Проектыбыз турында сөйләп алам. “Изге эш башкарасыз, оланнар”, – дип безне мактап ала ветеран.

Туган авылым Мәтәүбашка кайткач, урам буйлап кызлары белән кияүләренә китеп баручы Геннадий абый белән Тамара апа Зәйнуллиннар белән исәнләшеп китәбез. Бик шәп, кырмыскадай эшчән кешеләр. Үзләре, мари милләтеннән булуларына карамастан, милләттәшләребезнең үзләрен сатып җибәрер дәрәҗәдә бик шәп итеп татарча сөйләшәләр. Ни дигәндә, безнең якларда элек-электән татар теле бу тирәдә яшәүче барлык халыклар өчен аралашу теле булган.

Мари белән татар да, татар белән чуваш та, чуваш белән мари да үзара татарча сөйләшкән. Тик, кызганыч, соңгы арада  мари, чуваш яшьләре татарча түгел, үзләренчә дә яхшы белми. Ә өлкән яшьтәге чувашлар белән марилар үзара татарча гына җиффәрә. Үз оныклары белән вата-җимерә булса да урысча сөйләшергә азапланучы татар әбиләре алардан үрнәк алсын иде.

Сәяхәтнең икенче көненә менә шулай милли хистә нокта куярга булдым.

 

Габдулла ВАФИН фотолары.

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас